Логотип Казан Утлары
Парчалар

КИЧКЕ АВАЗ

 

 

Җиргә эңгер-меңгер төшеп килгәндә бер шау ишетелде. Таныш та пыш ул Таныш аваз Аңа барысы да сыйган, үткән көннәр, киләчәк гомерләр. уйлар һәм язмышлар — бөтен җиһан Янгыр тавышы иде ул. Гөне буе яуды, икенче көнне дә туктамады яңгыр. Кич җитте Көн оу< колактан китмәгән шушы гөжелдәү төнлә йокларга яткач та. караңгылык эчендә бер көчәеп, бер әкренәеп, һаман ишетелә иде әлс Иртә белән — тагын... Яңгыр ява да ява Томанлы пәрдә артыннан меңләгән хатирәләр, > | ю кайчан онытылган вакыйгалар күтәрелә башлый. \ земдә дә ниндидер гөрелте артканнан-арта бара кебек. Чү! Тавышлар көчәя Җир тетри Су... Давыл... Янар таулар... Гажәп ил — күпме барсаң да, һаман чиксезлеккә алып чыга торган фикрият иле. Аның болыннары буйлап кайчак шул кадәрле ераклык тарга барып җитәсең — яшәү дә, үлем дә, монда килә алмыйча, үз ♦ чикләрендә туктап кала. Мәңгелекнең бер кисәге булып, йолдызлардан төшкән балкыш эчендә теләгәнчә йөзәсең дә йөзәсең Гажәп ил —фикрият иле. Мин дөнья турында уйлыйм икән, димәк, үзем турында уйлыйм Мин « үзем турында сөйлим икән, димәк, дөнья турында сөйлим Син нинди булсаң, дөнья да шулайдыр ул Бала булсаң, \л сиңа < балаларча карый, карт булсаң — картларча йөзен чыта Шат булган * да—ул да шат, моңсу булганда - ул да моңсу һәм күпме күзәтсәң * дә. уйнаганга — уенлы ул, җырлаганга — җырлы, гашыйкларга гый с; шыклы; яшәгәндә яшьни торган, син юкка чыкканда синең белән юкка » да чыга торган хикмәтле дөньядыр бу Миң уртада хәрәкәтсез торам, тик дөнья гына хәрәкәттә кебек Ке . шелекнең иң сәер алдануларының берсенә охшаган бу мен еллар буе ё на Җир тирәли Кояш һәм йолдызлар әйләнеп йөри дип саналган Чы 7 иында — киресенчә икән. Мин учак ягып, аңа карап утырырга яратам Утта кешене җәлеп итә, аны үзенә тарта торган бер төрле магик көч бар Аңа карыйсың да, чыбык-чабык «йотып», ашыкмыйча «сөйлә шә<өйләшә» янган учак белән синең яшәвең арасында ниндидер ур таклыклар эзли башлыйсың. Учак янында ялгызлык та сизелми Янәшәңдә тагын бер җан иясе — ут бар Кеше уттан яралган дип, борынгылар, бәлки, юкка әйтмәгәннәрдер Чин дә —учак. Миңа да, башка тереклек ияләренә дә кояштан «ут эленгән» Учакны болгатып куясың һәм төнге күккә күз төшереп аласың «Әнә—күктә дә миллиардлаган учаклар дөрли, диясең эченнән Галәм янудан тора. Бөтен яшәсшнен янудан торуы бер дә гажәп тү гел». Ут янмый, ә нидер сөйли сыман Учакка карагач, күзаллау колачы узгәрә: бәләкәй генә әйберләр дә чиксез зураеп күренә Ут эчендә уйна тан көчле гарасатлар, бураннар, кешеләр, хәтта ниндидер вакыйгалар да шәйләнә кебек. Учак фантастик китап битләрен бер бер артлы ача тора. Ут эчендә вакыйгалар кайный Йөзләгән, меңләгән кешеләр Кем нәрдер йөри, болгана, кемнәрдер туктап калган Аларнын битендә кызыл шәүлә булып ялкын уйный Кешеләр янып кара ноктага әве реләләр һәм берәм-берәм юкка чыгалар Учак яна Мин дә янам Төн ярканатлары канат җәю белән Көн кануннары күздән гаин бу Адәм баласы Көннең ак китабын куеп, әүвәлге заманнардан ук язылып килгән шомлы, маҗаралы Төн китабын ала. Андагы һәр сурәт, һәр рәсем — канда яши. Кеше күңелендәге караңгылыкка дару бармы дөньяда? Явызлык, .мәкер, ялганны, угрыларны тыя торган көч кая ул? Төн барысын да эшли. Әмма Көн барысын да ача. фаш итә Тик ифрат якты һәм кырыс булырга тиеш Көн кануннары — җиде Төн уртасына ярып кереп, адәм баласының тирә-ягын яп-якты итәргә тиеш. Хәтеремдә бик бәләкәй чакта мине бер уй борчый иде. Дөньяда «Мин» мин генә микән, әллә бүтәннәр дә үзләрен «Мин» дип йөртә микән? Бүтәннәрнең сөйләшүенә колак салдым. Кем генә булмасын—«Мин» икән. «Мин»нәр бик күп икән. Кеше дигәнең, күрәсең, гомер буе моның шулай икәнен тулысы белән аңлап бетерә алмыйча азаплана торгандыр. Югыйсә, ничек итеп бүтән кешегә үзеңә теләмәгәнне теләргә мөмкин? * * Яхшылык, яманлык.. Адәм баласы чишә алмаган иң борынгы табышмактыр ул. Чишелеш исә авыр түгел сыман: сиңа эшләргә ярамаганны, бүтәнгә эшләмә Кул белән дә эшләмә, тел белән дә эшләмә, кыяфәт бе лән дә эшләмә, кием белән дә эшләмә. Үз-үзенә начарлык эшләгән кеше юк... Алма чәчәгеннән өзелеп төшкән ак күңел., дим мин Нинди җилләргә очып, нинди зилзиләләрдә бөтерелеп, нинди эсселәрдә көеп уңдын соң син? Тик сүнгән саен нурың яктырак сыман Әнә. барыр юлга сөттәй ак нур төшкән Еш кына мин синең шәүләңне еракта к\ргән күк булам Шул якка карап барам. Бар иде бит җиһанда алма чәчәгеннән өзелеп төшкәндәй ак күнел. дим мин Бар иде бит Берәүдән дә көнләшергә ярамый — мизгелләр искәртә торсын. Мизгел тиз үтә. Гомер озын. һәркемнең иңендә шактый авыр йөк Кеше үз язмышын, борынгы батыр Атлант күк гөмбәзен күтәргән сыман, күтәреп тора Бу йөк кая гына барсаң да. дөя өркәче шикелле, үзеңнән калмый. Син яшәгән ша ташларга да. син яшәгән алтын сарайларга да ияреп керә. Алтын сарайларда да шатлык белән кайгы төи артыннан туган шикелле берсе артыннан берсе килә тора. Анда да күк гөмбәзе иңнәрдә утыра. Тик. Андый вакытта сизелми генә ул Күк җимерелгәндә генә анын бөтен авырлыгы искә төшә. Мизгелләр әйтә торсын... Каян килеп кая барасың, кеше?! Адашканга бер генә юл бар кире кайту Үткәннәреңә, үскән җи реңә, туган бишегеңә кире кайту ♦ Туган йортың янында үскән йөз яшьлек тополь сине сагынып һаман « яшь коя Абынуың тиз, яңадан аякка басуы гына авыр Егылганыңны да бел ян яшәвең бар. Адашырга җиңел, юл табарга авыр Адашканда да дөрес юлдан j барам дип уйлавың бар Каян килеп кая барасың, кеше? Адашканга бер генә юл — кире кайтып үзеңнең каян килгәнеңне искә төшерү ♦ < Көчленең көчен күргәч, көтмәгәндә кимчелекле ягын да күреп, ап * гырашка кала торган идем Ул — көчнең дәвамы икән Көчсезнең йомшаклыгын белгәч, сизмәгән җирдән куәтен, дәһшәтен - күреп исем китә иде Бу — көчсезлекнең дәвамы икән Кимчелексез шәхесне күпме эзләсәм дә, таба алмадым Чынлап та Г тимер кимчелеге — йомшак булмауда, мамык кимчелеге -каты 63.1 мауда түгелме соң? Тормыш үзе исә бер катылык сораса, бер нечкәлек сорый Анда бер салмаклык кирәк булса, бер кызулык кирәк, әле акыл, әле наз кирәк J кеше атлы үсемлек, җирнең тарту көчен җиңгәндә фәкать бер якка гына каерылып үсәргә ярата Янгыр ява, ә мин тәрәзәдән тышка карыйм Тәрәзә рамындагы бер тамчы бик кечкенә иде —зурайды, түгәрәкләнде Динары, җиргә төшеп, челпәрәмә килде. Бар иде тамчы, юк инде тамчы Әгәр ул тамчы син булсаң? Гөлгә бер көнлек чәчәгенең тажлары да мәңге коелмас кебек тое ладыр. Кеше дә дөньяга мәңге яшәргә дип килә Шулай яши Искәрмәстән җиргә тама... Тагын кич. Кичке шәфәкъ! Син дә сүнәргә итәсең, дим мин Күңелдә уйнаган мең гөслә чыңы астында кояш офыктан нңеп бара Көн саен дөньяны ике тапкыр ялкын чорный Иртә һәм ки i ике шәфәкъ кызуында мин үземнең яшәвемне бөтен көчем белән сизәм Иртә һәм кич Исәнме белән сау бул Исәнмесез — үтәсе юллар Сау булыгыз үтелгәннәре! Тормышның бөтен гүзәллеге — аның белән күрешкәндә Бөтен ма турлыгы - аның белән аерылышканда Кеше шәфәкъләр кызуында яши Моңы белән, шатлыгы белән тере бу кеше! Чиксезлсккә. мәңге яшәүгә тәне белән ирешә алмый кеше, ә моңы белән, шатлыгы белән - үзенең җырында, биюендә, сәнгатендә - ире шә. Тойгылар акылга караганда борынгырак бит Шуннан киләдер бу Ерак галәмнәр1 Яктылык тизлегенең дә еллары белән исәпләнә торган хикмәти ара1 Минем өчен мәңгегә калырлык бер генә чынбарлык яши шушы мәлдә Минем күккә карап моңсу елмаюым. Инде мин мәңгелек турында уйламыйм Мин мәңгелектә Моңы белән, шатлыгы белән бөек бу кеше! Әнә — тагын... Тагын мин кичке эңгердә бер шау ишеттем Исем китеп шул авазны тыңлыйм Таныш аваз ул Аңа барысы да сыйган. Әкрен генә, уйчан гына, ниндидер бик тирән мәгънәле серләр сөйләгәндәй яңгыр ява