Логотип Казан Утлары
Романнан өзек

МЕҢ ЕЛЛЫК ТӨН

 

арихчылар Урта гасырларны кайвакытта мең еллык төн дип атыйлар. Бу чорда наданлык, кыргыйлык, явызлык, мәкер хөкем сөргән. Туктаусыз сугышлар, авыр табигать шартлары, хәерчелек түбән катлау кешеләренең меңләгән гомерләрен алып китә Әмма шушы авыр шартларда да мәхәббәт, намус һәм тугрылык яши. Гаделлек. ирек өчен көрәшчеләр күтәрелеп чыга XII гасырдагы инглиз тормышыннан язылган роман шул турыда сөйли. у вакыйгаларга инде ун еллап вакыт үтте. Локслей замогы меңнәрчә флаглар, утлар белән бизәлеп, гадәттәге шыксызлы- гын югалтты, ялтырап, яктырып китте Шат күңелле барон Джон Локслей бердәнбер кызы Элеонораны кияүгә бирә. Унбиш яше тулып узган чибәр кызга күбәүләр күз ата башлаган һәм картаеп бар ган атасыннан, бөкре энесеннән дә куәтлерәк берәр кешенең аны үз канаты астына алуы бик кирәк иде. Гентингтон графы яшь барон Уильям Фиңусның замогы күрше калкулыкта тора, биләмәләре дә Локслейлар жире белән янәшә, ә үзе аларга ерак кардәш туры килә, байлыгы һәм дәрәҗәсе белән дә тиң. Шулар Элеонораның язмышын хәл итәргә җитә калды. Кызыннан «Яратасыңмы?» дип сорарга ата кешенең хәтта башына да килмәде. Элеонора үзе берни дә әйтмәде, гадәттәгедән ныграк агарынып китте дә тагы да азрак сүзлегә әйләнде. Тик кыздагы үзгәрешләрне берәү дә сизмәде. Замокта күңелле шау-шу башланган иде. Яна парны котларга килгән бай киемле кунаклар күңел ача. Күрше-тирәдәге һәм читтәге барлык замокларның горур бароннары, затлы графлары үзләренең якыннары, хезмәтчеләре һәм сакчылары белән килгәннәр. Тынычлык белән дуслык үпкәләү-дошманлашуга әйләнмәсен дип, һәркайсының байлыгына, дәрәҗәсенә карап урын бирергә, мәҗлес өстәленә утыртырга кирәк— урыны үзеннән затлырактан югары да, кайтышрак та булмасын. Рыиарьларның күбесе үз дәрәҗәләрен дорфалык, тәкәбберлек белән раслаганда, бу бик кыен һәм. җаваплы эш иде. Туйның икенче көнендә мәҗлестән сон ял иткән кунаклар шаулашып. иярләгән атлары янына чыктылар Гентигтон графы барон Фииус яшь кәләшен үзенең биләмәләренә алып китәргә җыена, кунакларнын бер өлеше тантананы дәвам итү өчен алар белән бергә барырга тиеш Б Элеонора тынычрак атка менеп атланган иде инде Аның күзләре ишег алдына җыелган кешеләр арасыннан кемнедер эзли,’әмма таба алмый Сиздерми генә сеңелесен күзәтеп торган бөкре Эгбертнып йөзендә мәкерле елмаю. Менә ул сеңелесенә таба килде һәм мыскыллы пышыл дады: . — Гугоның кара күзләре матур, сеңелкәй Иреңнең соры күзләренә * сокланырга сиңа комачауламасын дим мин Гугоны —Сүзен тәмамла- = мыйча тынып калды да тагын да әкренрәк итеп өстәде — Кичә кичен ® чин дә бакчада йөри идем... алмагач астында. g Элеонора аңа бер җавап та кайтармады, ап-ак булып агарынды ч гына. Моны сэр Уильям күреп алды. Үзенең сугышчан атыннан ана м иелә төшеп = — Хәлең начармы әллә, кадерле хатыным? — дип сорады. — Юк. рәхмәт сиңа, — диде Элеонора, иренә ягымлы гына баш иеп ф Энесенә әйләнеп тә карамыйча тураеп утырды, ышанычлы кул белән ж тезгенне тартты. Ишегалды күңелле шау-шу, мөгез быргыларның тавышына күмелде * Бу тавышлар замок астындагы зинданга да килеп җитте, аларга җавап х итеп авыр чылбырлар зыңлап куйды. Локслейлар йортына хас кием кигән кара күзле яшүсмер үзенә бик ошаган иптәшенең кулыннан то- „ тып, идәнгә җәелгән саламнан торгызмаска тырышты — Гуг,— дип ялына иде ул күз яшьләре белән,— алла хакы өчен 2 кыймылдама, бугазыңны кисәрсең! я Әмма тегесе акылдан язган кеше кебек бәргәләнә, ике кеше көчкә л күтәрерлек авыр богауның пычактай үткен кырлары аның җилкәләре * нә, муенына батып керә, идәнгә кан ага иде Ишегалдындагы күңелле авазларга, быргылар кычкыртуына чылбыр тавышлары кушылды һәм туйчылар артыннан асылмалы күпер шапылдап ябылды Элеонора Локслей — Гентингтон графинясы туган замогын калдырып китте. Гуго саламга башын салды. Ул инде бәргәләнүдән туктаган иде, <1мма күзләрендә хәтәр ут яна — Үтерәм мин аны! Басынкы Ульрих аның кулларын тотып — Алай димә. Гуг. алла хакы өчен. Ул безнең хуҗабыз бит — Хуҗабыз? —дип кайнарланды Гуго һәм яңадан сикереп тормак чы булды. Ульрих күз яшьләренә буылып, туганының яралы җилкәсенә кулын салды. — Карак ул! — диде Гуго,—ул безне урлап китте, әти-әниебезнен кайда икәнен дә белмибез хәзер! Ул безне үзенең колы итте! Аның ни хакы бар? Мин җәядәй аннан яхшырак атам. Ә син доганы безнең ка пелланга караганда да әйбәтрәк укыйсын. Ә хәзер хәзер аны алып киттеләр. Ә мин хәтта... Үтерәм мин аны! — Хода хакына, Гуг,— дип ялвара Ульрих,— хуҗабикәнең энесе бит ул. Син нишләргә уйлыйсың, ул кайгыга калыр Гуго башын иде, көчсезләнгән йодрыклары ачылды Энесе дөрес әй гә иде. Юк, ул аны кайгыга салырга теләми Ул арада зиннәтле киемнәр, яхшы кораллар белән бизәнгән тунчы лар, далага төшеп, тар юлдан, елганың түбән агымындагы биек ярда утырган замокка юнәлделәр. Ачудан ни эшләргә белмәгән караңгы йөзле барон Эгберт Локслей бушап калган замокның ишегалдында йөренә Табигатьнең мәгънәсез шәфкатьсезлеге аркасында ул үзе матурлык, сәламәтлек, көчтән мәх рүм һәм моңа ия булган барлык жан ияләре аның җен ачуын чыгара. Кичәге туй ыгы-зыгысы вакытында ул эчтәге ачуын кандырырга җай тапты, ләкин бу да аңа җиңеллек китермәде. Хәзер ул үзенең туганы һә.м дусты булган яшь монах белән ишегалдында йөри. Аңар күңелсез, күзләрендә зәһәр ачу, нинди дә булса явызлык эшләп күңел ачарга тети. Монах Рудольф кинәт: — Сак бул! — дип кычкырды һәм сэр Эгбертны, кулыннан тотып, читкә алып атты, үзе дә җитез генә читкә сикерде. Замок стенасындагы чылбырга бәйләнгән аю кинәт бөкрегә ташланган иде Аюның кәкре тырнаклары Локслейны чак кына эләктерми калды, шулай да монахның җиңен аерып төшерергә өлгерде. Шул аю хәзер оясы янында утыра һәм башын селки-селки ырылдап, тырнакларындагы чүпрәк кисәген теткәли иде Ачудан күзләре кып-кызыл. Бу җанвар кайчандыр юаш холыклы иде, әмма яшь баронның начар шуклыклары аны да явызландырды, хәзер ул чын ерткыч зәһәрлеге белән теләсә кемгә ташланырга әзер тора. т — Браун кызу йөгерә, ә сикерә беләме икән? — диде аюга карап торган монах. Аның тавышы шундый тыныч ишетелде, әйтерсең лә аю әле генә аның җиңен ертып җилкәдән терсәгенә хәтле кулын тырнап алмаган. — Хәзер беләбез аны,— диде бөкре, куркудан ул әле дә ап-ак иде. Тыштан булса да сынатмаска, батыр туганыннан калышмаска тели иде ул.— Әй, тәрәзәдән ит кисәге төшерегез! Тиз булыгыз!! Ләкин аю баш очында селкенеп торган кәҗә ботына күз дә салмады — тамагы тук иде. — Аны үртәп торырга берәр тере җан булса икән,— диде монах Рудольф. — Мөмкин.— Эгбертның күзләре ялтырап китте, боерыгын көтеп торган хезмәтчеләренә берәм-берәм карап алды.— Өстән... өстән... монах малайны төшерерсең. — Әй, Улл, син кинжал белән Браунны үртәп торырсың. Сиңа табан сикерсен. Тырнагына эләкмә, юкса... көләргә дә өлгерми калырбыз,— дип сүзен бетерде Эгберт, эчкерсез бер кыяфәт белән. Үзе сиздермичә генә тирә-юньдәгеләрнең йөзен күзәтте, ләкин барысының да башы түбән иелгән иде. Юаш холкы, укый-яза белүе өчен Ульрихны монах малай дип йөртәләр иде. Замокның капелланы белән бергә борынгы китаплар укудан да зуррак шатлыгы юк иде аның. Капелланга ул гыйбадәт вакытында да булыша иде. Узып барышлый бөкренең сүзен ишеткән Ульрих аптырап як-ягына каранды Туганы, кыю һәм көчле Гуго монда юк иде. Бүген иртә белән аларны зинданнан чыгардылар. Күкрәгендәге, иңбашларындагы яраларына да карамастан, Гуго шунда ук иң кыргый айгырны өйрәтергә алып чыгып китте Эгберт Гугоның качуыннан курыкмый иде, энесе Ульрих замокта калды бит. Хезмәтчеләр хуҗаларына каршы килергә кыймадылар Бер минут та үтмәгәндер, бауга бәйләнгән «монах» малай аюның баш очында һавада тирбәлеп тора иде инде. — Кинжал белән када, кинжал белән,— дип көлә-көлә кычкырды бөкре. Аю җитез генә арт аякларына утырып, алгы тәпиен югарыга сузган иде инде. — Кадамыйм! — дип, «монах» малай көтелмәгән бер тынычлык белән кулларын ачык күкрәгенә кушырды.— Теләсәң үтер, ләкин синен күңелеңне ачар өчен берни дә эшләмәм! — Түбәнрәк төшерегез!—диде Эгберт гыжлап чыккан сәер тавыш белән.— Түбәнрәк, кабәхәтләр, юкса үзегез дә шул бауда биерсез! Тып-тын булып калды. Хәтта аю да, башын кыек салып, нәрсә бул- fjiiMH акларга теләгәндәй, кечкенә хәйләкәр күзләрен йом галап куйды җнргә төшерелгән күпердән ишетелгән ат тоягы тавышына берәү дә игътибар итмәде Лк күбеккә баткан кара ат ишегалдына килеп керде Күзләрен кап басып, бөтен гәүдәсе белән калтырап торса да. атның лайдакка буйсынуы күренә иде. «Палач» кушаматлы бу ат сыртына атланырга теләгән күпме кешене җиргә салып таптады Үткер богау тешләреннән җәрәхәтләнгән Гугоны шушы атка атландырып, китеп барган сецелесеннән тагын бер кат үч алырга теләгән иде Эгберт Сене лесе изге күңелле, чибәр, ә ул үзе явыз һәм бөкре Шуның өчен ул сенелесен күрә алмый иде. Ат һәм җайдак капкада туктап калды Гугоның үткен күзләре ба рында күреп алды Ул барын да аңлады Камчы белән каты итеп сугуга «Палач» үрә торды. Тагын бер сукты һәм ярсыган ат туп-туры аюга сикерде Аның кыргый тавышы хәтта аюны да куркытты, явыз ырылдап, аю үзенең оясына ташланды, ә Гуго, атын туктатып, кулын югары күтәрде. — Бауны ташла! Ул шул кадәр кискен итеп әйтте, аптырап калган хезмәтчеләр, бау ны ычкындырып, тәрәзәдән читкә сикерделәр Гугоның көчле куллары энесен кочып алды Тагын бер сугуга «Палач», арт аякларында әйләнеп, капкадан чы гып чапты, күпер төбендәге сакчылар яныннан үтеп, кырга, урманга, нреккс илтүче юлга төште. Ат авызыннан чәчрәгән ак күбекләр бөкренең чуар киеменә һәм руханиның кара суганына кунды - Мин сине аюга бирәм. кабәхәт, — дип. Эгберт сакчыга ташлан ды - Ник чыгардың аны? Ә сез ник аны тотып калмадыгыз,—дип. хә рәкатсез калган хезмәтчеләренә борылды - Мин мин сезне — бөк ренең калтыранган ирен читләре күбекләнде, аяк-кулы тартышып, ишегалды ташыма ауды. Шау-шуны ишетеп йөгереп килгән карт барон Локслей өянәге куз талган улын алып киткән хезмәтчеләрнең аркаларын гына күреп кал ды. Кулларын күкрәгенә кушырып, күзләрен тыйнак кына җиргә төбә гэн монах Рудольф та алар артыннан атлый иде Русчадан Л. ИХСАНОВА гәрҗемасе