Логотип Казан Утлары
Шигърият

"ОРФЕЙ" ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘСЕ (ЧАЛЛЫ)

Инна Лимонова Дөнья ярып и кычкырды әтәч! — Чыгып бастым чыклы болдырга: Сәламләргә кирәк яңа таңны һәм кояшны каршы алырга Алсуланып янып көн кабына Офыкларда, ерак-еракта, Таудан төшкән ак томаннар гүя Эреп юкка чыга... Таң ата... Уяначак хәзер тымызык күл . Якты дулкын тибрәп уйнаклар, Шыбырдашыр җемҗем чыклар коеп Таң җилендә яшел куаклар. Кычкыр, әтәч! Бар дөньяга кычкыр! Таң сәламен дөнья ишетсен — Уят җирне, уят — йокламасын! — Бу мәлеңдә шагыйрь кебек син ЗӨЛФӘТ тәрҗемәсе Евгений Кувайцев Дәү әнием хатирәсе Ерак еллар яңарып Уза хәтер түреннән. Кайткан гүя терелеп Дәү әнием гүреннән. ...Назландым күпме тапкыр Эңгер төшкәч, кич булып, Тулган ай яктысында Мин, алдыңа утырып. Тоям әле хәзер дә Кулларыңның җылысын. Сөйлисең күк син һаман Айлы кичләр тылсымын Авыл тын. Кешнәп куя Болында атлар гына. Өй алдында җай гына Гәп кора картлар гына. Парлылар җитәкләшеп Килә чишмә янына. Чишмәдә йөзеп йөри Ак чабактай ай гына. ...Дәү әнием карый күк Ерак еллар түреннән. Күптән иңгән кабере. Үлән баскан, күмелгән Нинди гаҗәп: барсы да Кабатлана яңадан Айлы кичләр тылсымын Улыма мин аңлатам. Улым тыңлый хикәят. Эңгер төшкәч кич булып. Тулган ай яктысында Тез өстемә утырып. ГОСМАН САДӘ тәрҗемәсе Юрий Малхов Кояш батты, кошлар йоклый инде. Ә мин һаман янам утларда,— Кешелеккә төбәп әйткән сүзем Ирек бирми миңа йокларга. Сүз артында яткан чынбарлыкның Хикмәтләрен телим эзләргә. Хакыйкатьнең үзе булып шулчак Дөнья тула минем күзләргә. Таң алдыннан сүнә якты йолдыз,— Нуры кала җиргә коелып: Буразнада нәни орлык шыта Нурларында шуның коенып. Мәңгелеккә мин сакларга телим Җиргә төшкән йолдыз яктысын. Сүзләрем дә тормыш киңлегендә Тулган орлык булып яктырсын... РАШАТ НИЗАМИЕВ тәрҗемәсе Николай Алешков кошлар булып очып чыгар аннан үткәннәрдә калган серләрем. Исертте дә мине, чәчәк койды бал исләре килгән юкәләр. Өр-яңадан туар көнемдер бу, онытылыр бөтен үпкәләр. У яналсам тагын яратылып, тыныч кына, җылы кочакта, тәрәзәдән чаган-яшел болыт бер үрелсен иде шул чакта. Авылымда өйнең кыегы да белә миңа ниләр кирәген. Көтәсеңме мине, туган йортым? Синдә калган бала чагым бар — Айның төсе бәлки бакчаларда август элгән алсу алмалар?. ХӘЙДӘР гержемәсе Рина Асылбаева РӘШИТ ӘХМӘТҖАНОВ гар^емәсе Павел Юлаев Юатучы Ачы җилләр арасында, Безнең кибет каршында Яши нәзек билле каен, Күрә каен барсын да. Ир-атларның кайберләре, Таралганчы өйләргә. Сарылалар ак каенга. Аһ-зарларын сөйләргә. Елыйлар кочып каенны: — Хәлебезгә кер! — диләр, һәм бер очтан хатыннарын. Аракыны тиргиләр. Аекларны да кемне дә Юатып була ла ул. Ләкин кая китсен үзе? Кая китә ала ул?! Ялгыз... ятим.. Кешеләрнең Көтә бер җылы сүзен: Хәлләрең ничек, каенкай? Боекмыйсыңмы үзең? РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН >»ржвмосе Чакырмасын кичке күләгәләр аерылырга туган җиремнән, мин оныткан хатирәләрне дә саклаган ул вакыт җиленнән Бер ак болыт күгемнән Китми дә китми — Җиргә дә таммый, аны Җилләр дә тетми Серләре бар шикелле Нурлана һаман. Төнлә шулай шатлыклы Төш күрә сыман. Әй, ак болыт, ак болыт, Сереңне белдем! Куйныңнан кояш чыккач, Үзең дә көлдең