Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Нәҗип Мадьяров

Чаллы

Нигез итеп Ватан ышанычын, Бердәмлеккә туплап халыкны, Кама буе, синең мәгърурлыкка һәйкәл булып шәһәр калыкты. Үсә, гөрли, биеклеккә үрли, һәрбер «КамАЗ» — аның адымы Чаллы шулай кешеләрне данлый, Ә кешеләр данлый Чаллыны. Ике агым Авазларын ерак ишеттереп. Ике агым бизи Чаллыны. Берсе аның мәшһүр Кама булса. Икенчесе «КамАЗ» агымы. Тыныч кына ага кебек Кама. Юк, биредә тыныч түгел ул. Ил сокланыр аренага илтә Турбиналар аша үзен ул. Миллионнарча энҗе-утка, әнә, Әверелдерә һәрбер тамчысын. Шуңа Чаллы нурда коена бүген, Киләчәккә төшереп яктысын. Турбиналар җырлап әйләнәләр, Әйләнәләр көчле ток биреп Нәрсә кирәк тагын? Шәһәремне Балкыталар якты ут биреп. Турбинага охшаш гомерем дә, Әверелдерә хисен җырларга. Берни көтмим, дуслар күңелен бераз Күмә алсам якты нурларга Ике агым1 Ике гигант агым! Берсе юлын чикли Иделдә Икенчесе, кара, алаймы соң? Җәелеп ага бөтен илемә Июнь Сиңа тагын килеп кердек, июнь. Изүләрне ачып. Агылып керә җылы мәрхәмәтең Күңелләргә ташып. Басып алды болын, аланнарны Чәчәк патшалыгы. Бер-бер артлы кабатланып тора Хуш ис атналыгы Күк йөзләрен чагылдырып балкый, Сулар көмеш кенә. Балаларның коенуларына Түзсен инеш кенә. Күтәрелә арыш дәрьясында Серкә бураннары. Күз тиярлек анда кыр юллары — Иген урамнары. Яңгыр белән аралашып кояш Нурны мул яудыра. Яшел төсен аклап, һаман өскә Дөнья үрли тора. Ул гынамы? Сөенеч мәйданына Ни кирәген белә. Җырлап-биеп, гармуннарын сузып Сабан туе килә. Бары да хак. Өр-яңача балкый Суың, җирең, күгең. Максатларга кыю омтылыр чак: Сиңа кердек, июнь! Хәниф Хөснуллин Тукайның яңа ватаны 1 атларга атланган малайларны карап, конлишеп тора идем Г Туж«й Әйләнә, карусель әйләнә, Агач ат чаба да чаба ул. Син аңа тиеннәр бир генә, Җайдагын үзе дә таба ул. Таба ул җайдагын агач ат, Олылар атлана, кечеләр. Юк ләкин сыңар бер тиене — Нишләсен Габдулла ишеләр. Габдулла кебекләр нишләсен, Ничә яз, ничә җәй җәйләнә... Ата юк, ана юк — ятим ул. Әйләнә, карусель әйләнә. Балалык карамый түбәнгә, Хыялы биектә аллана. Юыртсаң, кешнәсәң, ярый ул Таяк та ат кебек җанлана. Җанлана таяк та ат кебек, Уенны акчага бәйләмә... Дәвере кызганыч, баласы — Әйләнә, карусель әйләнә. Яңалык, шәһәрдә яңалык. Нигә дип бу кадәр чират бар? Балалар чәүкә күк шаулаша, Ни өчен тартыша ир-атлар? Ни кызык, ни мәзәк, ни сәбәп Шәһәрне бу чаклы гөр иткән? Олысын кузгаткан, кечесен, Беразга юлларын бер иткән? Яңалык, шәһәрдә яңалык, Яңалык кайчан да бар бит ул: Шәһәрдә — беренче машина! Әйләнә һаман да карусель. Автомобиль китә торган җиргә барып. никадәр котеп торсак та. безгә нәүбәт бирмәделәр Гасыр башындагы исталеклардан Берләрен утырта машина, Үзенчә юата ир-атны: «Озаклап күрсәгез — шул җиткән, Барыбер саклагыз чиратны». Нәүбәт юк, тик усал гайбәт бар, Вакытың уздырма, Габдулла. Утыртмый тәкәббер машина, Атлансаң, хыял да ат була. Утыртмый машина. И дөнья, Кешене урама хәйләңә. Көннәре өметсез, дәвере — Әйләнә, карусель әйләнә. Яңа төс, яңа көч елларда, Үткәннең эзе дә калмаган. Кешеләр үзгәрткән заманны, һәм заман кешене аңлаган. Эзе дә калмаган үткәннең? — Түгел лә, мең кабат түгел лә: Тукайның мәңгелек сүзләре Ялкынлап тормыймы күңелдә?! Шагыйрьме, әгәр ул белмәсә Кемнәргә нәрсәләр кирәген? Юл ярып, караңгы көннәрдә Ут итеп кабызган йөрәген. Еракта — әйләнгән карусель, Ул күргән беренче машина. Калдырып өметсез көннәрне, Кешелек яктыга ашыга. Ә халкы — ата да, ана да — Төзәтә элекке хатаны. Тукайча таныла дөньяга Тукайның өряңа ватаны. ...Ул үзе бу җирдә тумаган. Бу якта тормаган бер көн дә... Бу кырлар, авыллар, бу шәһәр Тукайның шигыре иркендә. Агач ат ятсынган шагыйрьне, Төзәтә замана хатаны: «КамАЗ»лар җиткерә, «КамАЗ»лар Тукайның өр-яңа ватаны!