Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИЯТ-ТАБИГАТЬ САГЫНДА

 

Әйләнә-тирә мохитны саклау — кешелек алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Табигатькә мөнәсәбәт мәсьәләсе бигрәк тә хәзерге чорда кискенләшә төште. Бу проблема тирәсендә барган бәхәсләр, төрле карашлар бәрелеше бүгенге шартларда идеологик һәм политик төсмер ала Буржуаз галимнәр фән-техника казанышлары, нинди социаль-иҗтимагый шартларда кулланылуга карамастан, кеше тормышында, культурада табигыйлекне җимерә, юкка чыгара дип расласа, алдынгы, демократик фикер ияләре, прогрессив фән әһелләре исә табигатьне саклау эшен табигать белән җәмгыятьнең үзара йогынтысы турындагы, диалектикматериалистик тәгълимат җирлегендә оештырырга кирәк дип исәплиләр, шул позициядән чыгыл эш итәләр Совет әдәбияты да шушы проблемага, кеше һәм табигать арасында булган катлаулы мөнәсәбәтләрне өйрәнүгә зур игътибар бирә Социалистик төзелешләр чоры язучысы табигатькә яңача мөнәсәбәт турында уйламыйча мөмкин түгел иде, әлбәттә. Яңа әдәбият алдына кешене стихияләр колы, табигатьнең хезмәтчесе яисә аның корбаны итеп түгел, ә табигатьнең чынчыннан хуҗасы, дусты һәм юлдашы итеп, аны яңа. фәнни нигездә үзгәртеп коручы итеп сурәтләү бурычы килеп басты. Күпмилләтле совет әдәбияты «табигать һәм кеше» проблемасын сәнгатьчә үзләштерү юлында М Горький, М. Пришвин, П. Тычина, Н. Заболоцкий кебек күренекле әдипләрнең эстетик ачышларына таяна, алар традициясен яңа шартларда дәвам иттерә Бу өлкәдә һәр әдәбиятның үз тәҗрибәсе, үз казанышы бар Аңлашыла ки, проблема үзе дә, аны сәнгатьчә чагылдыру алымнары да катлаулы һәм күптөрле Беренче чиратта, бу — жанр спецификасы, аның мөмкинлекләре белән билгеләнә «Табигать һәм кеше» темасына кагылышлы проблемаларны киң планда, аның фәлсәфи һәм экономик, социаль һәм әхлакый-психологик аспектлары белән, зур күләмле әсәрләрдә генә бирергә мөмкин. Әмма поэзиянең дә, шул исәптән лириканың да, бу өлкәдә үзенә генә хас мөмкинлекләре, ачышлары, эстетик казанышлары бар Безнең максат — соңгы еллар татар поэзиясендә «табигать һәм кеше» темасын үзәккә алып язылган аерым шигырьләргә күзәтү ясау, бу проблеманы поэзиядә чагылдыруның кайбер тенденцияләрен билгеләүдән гыйбарәт «Аккош күле тыныч...» Бөек Октябрьга кадәрге татар поэзиясендә чын мәгънәсендә табигать лирикасының матур үрнәкләре Г. Тукай, Дәрдмәнд, С Рәмиев, шулай ук 3 Ярмәки, М. Уи- масый, Н. Думавыйлар тарафыннан иҗат ителә. Төрле буын татар совет шагыйрьләре аларның ачышларына таяна, ул традицияләрне тагын да баета, үстерә. Яңа чор поэзиясендә табигать сурәтен тудыруның юнәлешләре, сызыклары 20 нче һәм. бигрәк т®. 30—40 нчы елларда—һ. Такташ. X, Туфан, М. Җәлил, Ә Фәйзи кебек шагыйрьләр иҗатында ачыклана. Табигать образларына яңа эчтәлек, яңа функция биреп сурәтләү барыннан да >лек һ. Такташта башлана. Шагыйрь иҗатында «саф» табигать лирикасы күп түгел, булганы да шигырь структурасының аерым элементы, кисәге буларак кына килеп керә, әмма аңа карап чын сәнгатьчә эшләнгән табигать рәсеме булуын югалтмый. Бер үк вакытта табигать күренешләре, кош-корт сурәтләре, хайван образлары конкрет бер вакыйганы җанландыру өчен дә, кешенең эчке дөньясын, уй-кичерешлерен тулырак, сиземлерәк итеп чагылдыру максатында да кулланыла. X. Туфан шигърияткә Урал һәм Себеркең үзенчәлекле табигатен алып кере, табигать сурәтләре аша чор рухын, чор идеалларын чагылдырырга омтыла, табигать күренешләренә төрле стилистик һәм мәгънәви функцияләр йөкли. Ә Шулай да 20 иче еллар поэзиясендә табигать лирикасы зур урын тотмый әле, • Мәңгелек темаларны, шул исәптән пейзаж лирикасын үстерүдә поэзия мәгълүм авырлыклар кичерә», «табигать күрке — җырчы сандугачны «корыч, индустриаль саи- дугач»ка алыштыруга чакыруларның нигезендә дә табигать күренешләрен берьяклы, искелек калдыгы дип бәяләү ятты. Бу тенденцияләр 30 нчы еллар поэзиясендә дә узен сиздерә» 1 ♦ Вульгар социологизм тәнкыйте йогынтысы нәтиҗәсендә табигать лирикасына < интим лирика үрнәкләре итеп кенә карау таралса да, табигать күренешләрен үзәккә 2 «лып язылган шигырьләр торган саен күбрәк басыла, табигатьне тасвирлауның төрле f формаларын эзләү тагын да активлаша төшә Әйтик, X. Туфан табигать белән кеше * ерасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр турында уйланса. М. Җәлил табигать матурлыгын д ңырлый, кеше белән табигать арасында иплелек, гармония эзли. Ә Фәйзи исә таби- < сеть күренешләрен рәсемдәге төгәллек белән сурәтләргә омтыла. Бөек Ватан сугышы чорында пейзаж лирикасы тагын да җанлана тешә М. Җә- < лил, Ф Кәрим, Ә Фәйзи, С. Баттал, Н Дәүли, Г Хуҗи, Н Арсланов, Ә Юныс. Ә Исках, С. Хәким һәм башка шагыйрьләр иҗатында табигать сурәтләренең функциясе J үзгәрә, тыныч, күркәм табигать сугыш күренешләренә контраст итеп куела, совет г солдатының рухи дөньясын ачу өчен файдаланыла. Туган як табигате шагыйрьләрнең £ иң яратып сурәтләнгән темасына өйләнә Сугыштан соңгы елларда да туган җир, аның гүзәл табигате поэзиядә төп темаларның берсе булып кала. Шагыйрьләр, бердән, туган якның аерым төбәкләренә * багышлап шигырь язалар, туган табигатьнең гүзәллеген шигырь юлларына күчерәләр, я икенчедән, иеше белән табигать арасында гармония эзлиләр, аерым шәхес язмышы j белен галәм тормышы арасында якынлыкны аңларга тырышалар, табигатьне кеше- х нең юлдашы, якын дусты һәм киңәшчесе итеп сурәтлиләр Бу елларда, бигрәк тә * X Туфан иҗатында, кеше белән табигать арасындагы бәрелешне тасвирлау тради- __ циясе дә дәвам иттерелә Гомумән, 50—60 нчы еллар татар поэзиясе пейзаж лири- Z «асы традицияләрен яңартуда зур сикереш ясый, табигать темасын сурәтләүдә милли < поззиянең моңарчы күрелмәгән мөмкинлекләрен ача. Татар поэзиясендә табигать лирикасының үсеш тарихына кыскача экскурс ясау шуны күрсәтә: 60 нчы елларга кадәр «табигать һәм кеше» темасы нигездә традицион планда, элегрәк билгеләнгән юнәлештә ачыла, ягъни поэзиядә, бердән, сугыш- ген соңгы тыныч тормышны данлау, туган як, туган табигать гүзәллеген җырлау, икенчедән, табигать белән тартышта җиңеп чыккан кешене олылау темасы төп урынны алып тора. Бу, үз чиратында, шул чорның атмосферасы, хәл ителә торган социаль-эиономик проблемаларның характеры белән билгеләнә XX съезд хәл иткән чаралар халык хуҗалыгы үсешендә зур борылыш ясарга мөмкинлек бирде Хуҗалык уңышлары язучыларга рухланып иҗат итү өчен этәргеч булды Ул елларда бөек төзелешләр темасын сәнгатьчә үзләштерүдә татар шагыйрьләре шактый бай тәҗрибә туплады Төзелешнең үзен һәм фонын, атмосферасын бирү хезмәт процессының рухи тормышыбызны үзгәртүе турында уйланулар поэзиядә төп Урын алды. Әйтик, X. Туфанның «Талантлы син. Кеше туганым». «Вахтадан кайта егетләр», Ә Давыдовның «Себер трактында квартал» циклы, X Камалоеның «Әлмәт эскизлары», шулай ук Г. Афзал, 3. Нури, Ш Галиев, Ә Маликов һем башка шагыйрьләрнең әсәрләре хезмәт поэзиясенең матур үрнәкләре булып яңгырады 50 нче еллардан башлап татар поэзиясенә нефтьчеләр темасы кечле агым булып иилеп керде Бу темага С. Хәкимнең «Вышкалар күченә». «Нефть чыккан җирде» "Буровой мастер». «Баулы юлында» шигырьләре. «Үрләр аша» поэмасы кебек есер- пәр язылды Илебезнең фен, техника, экономика өлкәсендәге уңышлары белән рухланып кисәт иткән шагыйрьләр табигать байлыкларыннан файдалану, табигатьне үзгәртеп К0РУ процессында туган катлаулы һәм каршылыклы проблемаларга әләге игътибар биреп җиткермиләр «Аккош күле тыныч» — кеше һем табигать темасын сәнгатьче үзләштерүдәге ул чор тенденциясен шулай дип билгеләп булыр иде. Аккош күле- көң тынычлыгы (ө ул елларда бу турыда язмаган шагыйрь сирек булгандыр) — _ ’ Талгат Галиуллин Социалистик реализм юлыккан Казан. Татарстан китап нәшрияты. ЮТ *> бит И. «К. У., М», 161 табигатьтә иплелек, тынычлык, гармония билгесе Борчылырга, хәвефләнергә урын юи һәрхәлдә, шагыйрьләргә шулай тоела һәм табигатьне саклау темасы поэзиядә бетен кискенлегендә куелмый әле «Аккошларым киткән...» X. Туфан 1970 елда язылган «Кармәт истәлекләре»ндә болай ди Нечкәрер әле бер хисләрең. Сиңа да аң керер, техника. Синең дә бәгырең-йерәгең Әверелер әле бер лирикка. Чыннан да, ул елларда гына түгел, 50 нче еллар азагы — 60 нчы еллар башында ук инде хәл үзгәрде «Табигатькә һөҗүм итү», «табигатьне буйсындыру» кебек лозунг лар, табигатьне үзгәртеп кору процессында туган четерекле мәсьәләләрне җиңел генә хәл итү идеяләре кими төшеп, җиргә, аның эчке байлыкларына хуҗаларча караш бермә-бер артты, әйләнә-тирә мохитны, табигатьне саклау дәүләткуләм эшкә әверелде. Бу юнәлештә бигрәк тә КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының «Табигатьне саклауны көчәйтү һәм табигать ресурсларыннан файдалануны яхшырту турындапгы (1972) карары хәлиткеч роль уйнады. Әлеге карар кабул ителү поэтик фикер үсешендә, аның төп юнәлешен билгеләүдә дә борылыш моменты булды Табигать һәм кеше проблемасы, фәнни-техник революция тудырган каршылыклар, җир-су, атмосфераны саклау мәсьәләләре бигрәк тә рус поэзиясендә киң чагылыш тапты. Н. Асеев. А. Прокофьев, Б. Пастернак, Л. Мартынов, Н Рыленков, А Твардовский, Я. Смеляков, Вл Солоухин һәм башка шагыйрьләрнең 60 нчы еллар башында чыккан шигырь китаплары туган җирне кадерли белергә кирәклеген искә төшерә, табигать матурлыгын тою хисен югалтмаска, заманча, цивилизацияле, әмма җансыз, йөрәксез булудан сакланырга өнди, кешенең рухи дөньясы белән табигать тормышы арасында булган мөнәсәбәтләр турында уйланырга чакыра. Ул елларда татар поэзиясендә дә «табигать һәм кеше» темасына игътибар сизелеп артты. Дөрес, 60 нчы еллар поэзиясендә проблема күбрәк традицион планда куела: шагыйрьләрнең максаты — туган илгә, туган җиргә, аның бетмәс-төкәнмәс матурлыгына соклану хисе уяту, табигый матурлыкның гүзәллеген җырлау; туган якның урман-сулары. болын-басулары, тау астыннан бәреп чыккан чишмәләре, авылның сабан туйлары, ат, арба, тарантаслары, сары чебешле ишегаллары — барысы да кадерле, барысы да изге, дип искә төшерү Әмма бу — поэзиядә инде күп мәртәбәләр җырланган хис-кичерешләрне кабаг- лау гына түгел Туган як табигатен данлау, авылны, туган йортны сагыну, табигать кочагына ашкыну кебек традицион мотивлар туган авылның, әйләнә-тирә мохитның киләчәк язмышы турында уйланулар белән бергә кушыла Фәнни-техник революция тудырган катлаулы һәм каршылыклы процессларга җавап буларак, поэзиядә ата-баба йортына, нигезгә, сабыйлыкка кайту мотивлары тагын да ешрак һәм көчлерәк яңгырый башлады. Нигезем... Шул изге нигезне Син. шагыйрь, үлгәч тә кил эзләп, — дип яза С Хәким «Васыятьләр» (1969) поэмасында. Шагыйрьнең сугышка кадәо иҗат ителгән -Яратам мин...» шигырендә үк үзәккә алынган бу хисләр еллар үтү белән тагын да тирәнрәк чагылыш таба. С. Хәкимнең «Туган як», «Туган җир». «Бу кырлар, бу үзәннәрдә .», «Башка берни дә кирәкми...», «Кырларда давыл», «Кайда да йөрәктә». «Үрләреңне менгәч», «Туган җиргә рәхмәт» кебек төрле елларда язылган шм- гыоьләренә нечкә лиризм һәм кичерешләр драматизмы хас. «Сабый чаклар Тагын сезгә килдем...» — Г Рәхимнең «Елагыз» (1974) шигыреннән алынган бу сүзләр соңгы елларда бу темага язылган шигырьләрнең күбесенә эпиграф була алыр иде Шулай итеп, шагыйрьләрнең сәнгатьчә фикеоләвенә таби- гать дөньясы халык тормышы белән, көрәштә һәм хезмәттә тудырылган тарих белән бәйләнештә килеп керә Бу уңайдан шуны да искәртеп үтик Иске, патриархаль авылны сагыну, бернинди цивилизация кулы тимәгән табигать кочагына, авыл тынлыгына ашкыну, туган як табигатен узгәрешсез калган «идиллия» итеп куз алдына китерү кайбер шагыйрьләрдә модага әйләнде; алар тормышның тәмен, ямен шәһәрдән качуда, авылга ♦ күчеп яшәүдә генә күрәләр. Бу, үз чиратында, «фәнни-техник революция һәм авыл» < темасына, авылның шәһәр белән мөнәсәбәтенә кагылышлы проблемаларны бөтен 5 тирәнлегендә, диалектикасында аңламаудан килә иде. — Безнең шагыйрьләр рус поэзиясендә киң урын алган мондый хис-кичерешләрне * тасвирлау белән артык мавыкмасалар да. авыл идиллиясенә табыну Р Гәрәйнең 1974 л елда язылган «Барысы да шул ук...» шигырендә үзен сиздереп алган иде. «Без аунап < үскән үзәннәр, без йөргән болынпнар барысы да шул ук, ди шагыйрьнең лирик ~ герое һәм: «Рәхәт соң җанга»,— дип хозурлана Р Гәрәйнең 1979 елда дөнья күргән < ■Үзеңә чакыр мине» китабында да мондый мотивлар күбрәк урын ала сыман Андагы аерым шигырьләр туган як табигатенә чын-чыннан гимн булып яңгырый, шагыйрь- “ иең иң изге хисләрен белдерә Шулай да, шагыйрь авыл тормышында, пейзажында ? барган каршылыклы күренеш-процессларга да игътибар итсен иде. дигән теләк туа. £ Тагын бер мисал китерик Аерым шигырьләрдә менә мондый мотив, ситуация еш = кабатлана: автор яисә аның лирик герое күптән инде авылдан киткән, шәһәрдә, зур тезелеш барган җирләрдә төпләнеп калган. Шулай кирәк, тормыш шулай куша Бу ♦ темага, мәсәлән, Р. Мингалимов матур гына шигырьләр язды («Авылдашка хат», х «Туган як кырларына» һ. б.). Киттек тә без читкә, яшәп калдык, — Кунакка да кайтмый кайсыбыз. < Нефть чыгарабыз, йорт салабыз, Җыр язабыз — бәхет ясыйбыз. < Эмма алга таба фикер үсешендә логика, эзлеклелек югала төшә. Авылны ташлап х киткән эчен лирик герой үзен гаепле сизә («качак кебек сизәм үземне»), кире кайтуның торган саен кыенлаша баруы турында язып, аклану сүзләре әйтә башлый. Бу очракта авторның фикере ачыграк булырга тиеш иде «Кеше һәм табигать» темасына язылган әсәрләр рәтендә табигатьне, әйләнә-тирә мохитны саклау мәсьәләләрен үзәккә алган шигырь-поэмалар аерым бер урын алып тора, Шагыйрьләр саксызлык, ваемсызлык аркасында елга-күлләрнең пычрануы, саегуы, урманнарның сирәгәюе атмосфера һавасының бозылуы турында борчылып язалар, табигатьне яратырга, кош-корт, хайван-җәнлекләргә. бөтен тереклек дөньясына мәрхәмәтле булырга өндиләр Ярдәмем кирәксә, аваз сал. Аваз сал, табигать туганым! — Дип язган иде М. Шабаев «Ай Ыкка төшкән дә шаяра» (1968) шигырендә Әйе. табигать шагыйрьләргә үзенең борчулы авазын салды һәм шигърият табигать сагына басты, моны үзенең изге бурычы итеп кабул итте М. Шабаев 60 нчы еллар башында ук табигатьне саклау темасын күтәреп чыккан иде. «..Чишмәсез, Каен, Миләшсез бу дөнья дөньямыни?» — ди ул «Чишмә» шигырендә Шагыйрьнең «Җикән камыш» (1972) китабы тулысы белән диярлек табигатьне саклау темасын үзәккә алып язылган Бу мәсьәләләр үзенең бөтен кискенлеге һәм драматизмы белән X Туфан иҗатында да чагылыш тапты. «Кармәт истәлекләре» (1970) циклына кергән шигырьләрендә, мәсәлән, шагыйрь, авылда булган яңалык-үзгәрешләргә куану белән бергә, игътибарны куаклык-әрәмәлекнең, чирәмле сукмакюлларның азая баруы кебек күңелне борчый торган күренешләргә дә юнәлтә. Табигать язмышы турындагы уйланулар И Юзеевның «Карурман» поэмасында да '•л урынны ала Кеше серләр эзли күк йөзеннән, Җир астыннан, диңгез гәбеннән Йолдызларга оча; атомнарның Кара урманына күмелә Яңа матурлыкны иҗат итә Булмаганны таба»,— ди шагыйрь,— «Әмма табигатьсез яши алмый». «Техницизм» белен мавыгучы геройга бабасы васыять итеп еч сүз әйтә: «Сандугачлар.. Чишме. Карурман...» И Юзеевның 70 нче елларда язылган «Моң турында баллада». «Бакчачы турында баллада»ларында. «Өзелмәс кыллар» поэмасында һәм күпләгән шигырьләрендә дә табигатьне саклау темасы, цивилизация белән табигать арасындагы каршылыктан туган проблемалар калкытып куела. Кешеләрнең табигатьтән ераклашуы, аның көен-моңын, тавыш-музыкасын тыңлаудан читләшә, бизә башлавы турында уйлана шагыйрь. Юк, әле соң түгел, ди ул. Шуңа күрә шагыйрь сүзе табигатьне киләчәк буыннарга саклап калу өчен тагын да активрак, көчлерәк яңгырарга тиеш Гомумән, 60 нчы еллар башыннан алып бүгенге көнгә кадәр кешенең табигатькә мөнәсәбәте мәсьәләләре поэзиядә төп темаларның берсе булып кала килә; ул елларда табигатьне саклау, аңа игътибарлы булу кирәклеге турында язмаган бер генә шагыйрь дә юктыр. С. Хәким, Н. Арсланов, М. Садри, Ә. Баянов, Ш. Галиев, С. Сөләй- маноөа, Роберт Әхмәтҗанов, Р. Файзуллин Г Рәхим, Р. Харис, Р Мингалимов кебек төрле буын шагыйрьләре Җирне, табигатьне, тереклекне яклап чыгалар, замандашларының намусына, вөҗданына эндәшәләр •Кеше һәм табигать» проблемаларының куелышында идея-тематик аспектларның, идеяэмоциональ интонациянең үзгәрүен, бу мәсьәләләргә карата шагыйрьләрнең карашы үзгәрүен «аккош күле» образын яисә темасын үзәккә алып язылган әсәрләр бик ачык күрсәтә. Элеккерәк елларда аккошның, аккош күленең гүзәллеген, матурлыгын җырлаган, аны табигатьтә чисталык һәм изгелек символы итеп кабул иткән шагыйрьләр хәзер инде бу иминлек, тынычлыкның бозылуына борчыла башлыйлар. Кемнәр килеп рәнҗеткәннәр икән, Аккошларым киткән бу күлдән. Аккошларым киткән... Ә моңнары, Ә моңнары китми күңелдән, — дип яза, мәсәлән, Р. Гәрәй «Аккошларым киткән» шигырендә. «КамАЗда ат...» Әлегәчә карап үтелгән шигырьләрдә «табигать һәм кеше» темасы нигездә лирикпублицистик планда куела, өндәү, чакырулар рәвешендә бирелә. Бүгенге поэзия декларатив лозунглар, кешедә билгеле бер хис тудыру максатында әйтелгән лирик- эмоциональ чакырулар белән генә чикләнми, әлбәттә. Шигърият уйлана, эзлөнв, проблеманы социаль-әхлакый планда да, рухи-эмоциональ планда да аңларга омтыл». Табигатьне, мохитны иҗади үзгәртеп коруга юнәлтелгән хезмәтнең нигезендә акыл белән эш итү, табигать дөньясының язмышы өчен җаваплылык хисе тою ятарга тиеш. Әйтик, техник прогрессның авылга үтеп керүе, нефть вышкалары төзү, юллар салу шактый зур мәйданнарда уңдырышлы җирләрне юкка чыгара, урманнарны кисәргә мәҗбүр итә. Әмма, Ә Маликов язганча, «Нефть скважиналары, шуннан ташып чыккан кыйммәтле җир мае ничәмә йөз мең гектар урманнарны төтенгә, промышленность чималына әйләнүдән саклап калган Ил масштабында фикер йөрткән кеше моны яхшы аңларга тиеш» *. Мин КамАЗда берничә тапкыр булдым, дип искә ала С. Хәким. «Бер яктан, шат: гигантлар салына, икенче яктан, борчу да арта. Шул мәһабәт корыч кою заводлары, тимерчелек цехлары, РИЗлар арасында кысылып калган Мәләкәс инешен дә югалтасы килми»2 . Әйе. ничек итеп авылның яшеллеген шәһәр тормышының уңайлыклары белән бергә кушарга? И. Юзеев «Өзелмәс кыллар» поэмасында язганча, «Табигатьнең һәм без иҗат иткән машинаның камил аһәңе табылырмы?..» Әлбәттә, техник-экономик мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләү әдәбият бурычы түгел. Язучының максаты — табигатьне һәм авыл тормышын үзгәртеп кору белән ■ «Социалистик Татарстан» газетасы. 1979 ел. 8 апрель саны. 1 С Хәким «Халык язмышы — шагыйрь язмышы». Казан. 1979. 328 бнт бейле каршылыклы тенденцияләрнең кеше күңелендә, психологиясендә, гомумән, «иың яшәешендә чагылышын бирү Әйтергә кирәк, яңалыкның искелек белән тартышын, кеше һәм табигать арасында булган менәсәбәтләрне диалектик планда куел язылган әсәрләр татар поэзиясендә әлегә күп түгел. Бу очракта да сүзне элегрәк язылган шигырьләрдән аерым аяганда С. Хәкимнең «КамАЗ көндәлеген (1972) дип исемләнгән лирик циклыннан башларга туры килә. КамАЗ турында роман һәм повестьлар, поэма һәм драма әсәрләре, күпләгән шигырь һәм очерклар иҗат ителде «...лирика РИЗлар, КамАЗларны сыйдырды.— дип язган иде С. Хәким.— Шигырьнең сулышы киңәйде, активлыгы артты, фән һәм техника революциясенең сулышын тормыш лирикага өрде» С Хәкимнең КамАЗ темасына багышланган үз шигырьләре һәм «Дәверләр капкасы» (1974) поэмасы шундый әсәрләрнең матур үрнәге булды Сибгат Хәким иҗатында «кеше һәм табигать» темасы илебезнең үсеш этаплары белән билгеләнә, анда совет әдәбиятындагы гомуми тенденцияләр чагыла Иҗатының беренче чорында, шулай ук 40— 50 нче елларда язылган әсәрләрендә «шәһәр һәм авыл» яисә «фәнни-техник прогресс һәм табигать» проблемалары аерым, мөстәкыйль тема буларак үстерелә С. Хәким бер очракта техник прогрессның тормышыбызга үтеп керүе, аның казанышлары турында яза. нефть эшендә яисә КамАЗ төзелешендә чыныккан көчле характерлы кешеләргә дан җырлый, икенче очракта исә шагыйрьгә әйләнә-тирә мохитны, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау проблемалары тынгылык бирми. Ләкин төп проблема шушы процесста туган каршылыклар, фикерләр бәрелеше рәвешендә куелмый әле КамАЗга багышланган әсәрләре исә С. Хәкимнең иҗади үсешендә яңа этап булды Шагыйрь зур шәһәр, мәһабәт йортлар фонына көтелмәгән обраэ-параллель куя Сүтеләчәк йорт өстендә С Тын ай тора. Айга тотынып. Зарын сөйләп Тургай тора. М Рыльскийның беренче бишьеллыклар чорында язылган «Карлыгачлар» дигән шигыре искә тешә Телефон чыбыкларына кунган карлыгачларда шагыйрь гадәти һәм шул ук вакытта киләчәкне характерлый торган образ күрә С Хәкимдә дә — шундый үк «ситуация» Әмма бөтенләй икенче иҗтимагый-тарихи контекст, башка идея-тема- гик ассоциацияләр Сүтеләчәк йорт, үзенең моң-зарын сөйләүче тургай, шәһәр урамында үсеп утырган яшь юкә — болар барысы да үткәнне, авылны, табигыйлекне белдерүче символлар С Хәким турыдан-туры нәтиҗә ясарга да. барысын да укучыга аңлатырга, хөкем чыгарырга да ашыкмый. Максат — элекке белән хәзерге арасындагы конфликтны калкытып кую, искене үзгәртеп кору белән бәйләнгән каршылыклы процессның кеше күңелендә чагылышын бирү Шагыйрьнең сүз сөреше, хис-фикер логикасы КамАЗны бернинди «икеләнүсез* кабул итү. машина чорының җиңүен тану юнәлешендә дәвам итәр сыман Ләкин автор алга таба хискичерешләрне тагын да «катлауландыра» ике феноменны (КамАЗ һәм ат) янәшә куя, «бөрештерә» Ат темасы, ат образы С. Хәкимнең фронт лирикасында да сугыштан соңгы елларда язылган шигырьләрендә дә еш очрый Атка, хайваннарга карата хуҗаларча мөивсвбәт кирәклеген беренче мәртәбә С. Хәким «Җылы сүз» (1956) шигырендә ейтеп чыга: «Оныталар, энем, кайчагында бер җылы сүз кирәк атка до» Хәзерге авылда атларга игътибар җитеп бетми, ди С. Хәким «Болында, елга буенда» (1962) шигырендә, чөнки машина чоры, тракторлар заманы, колхозда тол коч — техника Әмма шигырьдә үзәккә алынган бу хәл конфликт буларак калкытып куелмый әле КамАЗга багышланган шигырьләрдә генә ат образы үзенчәлекле, оригиналь трак ■оека ала Зур индустриаль шәһәрдә, КамАЗда ат Бу факт, бу күренешнең үзендә үк инде никадәр драматизм Шагыйрь КамАЗда гади бер атны сагына, кызгана Әмма Чорын яклап урә торган ул1 Кем дә әйтмәс: улә торган ул. «Дәверләр капкасы» поэмасында бу проблемалар тагын да киңрәк, фәлсәфирәк планда куела. Әсәргә заманча яңгыраш биргән, аның лирик героен заман проблема- лары белән яшәүче шәхес иткән сыйфатларның берсе, безнеңчә,— яңа белән иске арасындагы тартышның кискенлеген, драматизмын бирә алуында. Бөек төзелеш белән, анда эшләүче замандашлар белән горурланып, «заманга тиң сүзгә-җырга сусап», Чаллыга килгән шагыйрьне борчылулы уйлар биләп ала: «бар нигезләр кубарылды», «Үз уйларым белән мин бәхәстә»,— ди шайгырь. Автор уенда — «алачыклар... алан, чыклар», тугайларда уйнап йөргән атлар, корыч заводлары арасыннан «озын тимер кебек өзгәләнеп» аккан Шилнә елгасы. Әмма С. Хәким чор диалектикасын, тормыш закончалыкларын яхшы аңлый. Аның өчен КамАЗ — «Масштабы чорның, бөтен эше, бөтен рухы чорның, омтылышы». С. Хәкимнең КамАЗга багышланган шигырьләрендә һәм поэмасында -күтәрелгән проблемалар башка шагыйрьләрдә дә киң чагылыш тапты. Аларда да бөек төзелешнең колачы, масштабы, анда эшләгән кешеләрнең рухи дөньясы тасвирлана, төзелешнең тарихи һәм сәяси әһәмияте күрсәтелә, шул ук вакытта шәһәр тирәсендәге табигатьнең, авылларның язмышы турында уйланулар үзәккә алына. Әмма шагыйрьләр еш кына фәнни-техник прогресс чорында табигатьнең язмышы турындагы уйлануларын инде күп мәртәбәләр кабатланган чаралар (әйтик, шул ук аг, тургай, торна образлары) ярдәмендә белдерәләр, андый әсәрләрдә. Т. Галиуллин үзенең бер мәкаләсендә күрсәтеп үткәнчә, «...ат белән КамАЗлар арасында каршылык күренми, яңа белән иске арасындагы тартышның драматизмы» ачылмый («Казан утлары». 1978, 7 нче сан). М. Шабаевның элегрәк язылган «Тургайлар» (1971) шигырен алыйк. Менә шагыйрь тургай җырына уяна. Тургай җыры... Кайдан инде бу! Төзелеш шавы, чыңы... Элпә соңгы. Әллә соңгы тургай инде бу! Ләкин төсмерләнеп килгән конфликт-ситуациянең кискенлеге алдагы юлларда йомшый төшә, юкка чыга: Тургай җыры уяттымы диеп, Кояш белән торсам, ашкынып — Тургай җырларыннан аһәңлерәк Кызлар җырын тыңлый ак болыт! Тагын бер мисал. Элек торналар «сөеп-сөелеп» йөргән урыннарда», «бала кошлар канат җәйгән болыннарда», төзүчеләр килеп, «Чаллы җирен үзгәртергә керештеләр»,— дип яза М. Садри «Камазчыларга ода» шигырендә. Элек «бик бәхетле ак торналар биегән җир»дә «яшь. гайрәтле батырлар» яңа тормыш төзиләр. Ә торналар туган җирләрен калдырып китәргә мәҗбүр. Әсәр шундый юллар белән тәмамКемеш һәйкәл куяр идем торналарга — Бәхет теләп, биюләрен бер карарга! Ни әйтергә тели шагыйрь? Торналарның китүе, чыннан да, бөтенләйгәме? Аларның биюләрен бер карау өчен дә көмеш һәйкәл куяргамы? Бу очракта авторның фикере, позициясе конкретрак, тирәнрәк булырга тиеш иде түгелме? Йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: «табигать һәм кеше» темасын үзләштерү татар поэзиясенең идея-тематик офыгын киңәйтте, шигъриятне яңа образлар, сурәтләү алымнары белән баетты, шагыйрьләрнең фикерләү ысулына яңа төсмерләр алып килде. Әмма шулай да фәнни-техник революция чоры тудырган катлаулы проблемаларны, әйләнә-тирә мохитны, табигатьне саклау мәсьәләләрен күтәреп чыккан әсәрләр язу шагыйрьләребезнең алдагы бурычы булып кала.