Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕРЕКЛЕК АГАЧЫ

Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә —декоратив сәнгатьнең яңа бизәкләре гачны сырлап нәкыш төшерү — татар халкы арасында борын-борыннан киң таралган һөнәр Аның үзенчәлекле серләре, гасырлар тирәнлегеннән килүче ныклы традицияләре, остадан остага күчеп, бүгене сәнгатькәрләр иҗатында дәвам итә һәм үсеш ала Республикабыз рәссамнары нәкыш сәнгатенең гадәти кысаларын киңәйтергә омтылалар, заманча биналарның интерьерын төзүдә, монументаль-декоратив композицияләр иҗат итүдә яңадан-яңа мөмкинлекләр табалар Агачны кырып бизәк төшерү сәнгатенә мөрәҗәгать итү, үз чиратында, рәссамнарыбыз иҗатына халык иҗаты мотивлары һәм образларының килеп керүен дә көчәйтә Җәмәгать биналары интерьерында агач нәкышыннан киңрәк файдалана башлау 70 нче елларда төзү-бизәү эшләрендә табигый материалга игътибар арту белән бәйләнгән. Бүгенге декораторрәссамнар агач эшкәртүнең традицион алымнарына — яссы рельефны һәм өчкырлы уентылы нәкыш сәнгатенә йөз тоталар. Алар өчен нигездә юкә яисә зирек, ә сирәгрәк очракларда — нарат һәм каен төп материал булып хезмәт итә. Шушы рәвешле иҗат ителгән паннолар гадәттә бердәм композициягә буйсындырылган аерым кисәкләрдән төзелә Борынгы сәнгать традицияләренә, осталар туплаган тәҗрибәгә таяну Ә Фәтхет- динов һәм Р. Круглякова кебек рәссамнарны яңа иҗади ачышларга рухландыр». Аларның әсәрләре Чаллыдагы һәм Түбән Камадагы күл кенә җәмәгать биналарының интерьерына ямь биреп тора Чаллы һәм Түбән Кама калаларында уку йортларын һәм культура учаклары биналарын бизәү эшенә аеруча зур игътибар бирелә Нигездә типовой проектлар буенча салынган бу йортларга монументаль-декоратив сәнгать әсәрләре ярдәмендә башкалардан матур булып аерылып тору мөмкинлеге тудырыла Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә исә монументаль-декоратив сәнгать әсәрләре интерьерны художестволы оештыруның бердәнбер чарасы булып тора. Чаллыда булган һәркем заманча төзелгән «Энергетик» Культура сараена игътибар итми калмый Ә аның тамаша залына керү белән, балконнарны бизәп торучы декоратив панно үзенә җәлеп итә. Рәссам Р. Круглякова башкарган бу хезмәт — агачка сырлап бизәк ясау традицияләренә таянуның матур бер үрнәге. Балконнарның өчпочмаклы рәвеше панноның аерым кисәкләрен яктылык контрасты белән дә ассы- зыкларга мөмкинлек бирә. Өчкырлы уентылы нәкыш квадрат формасындагы тиң үлчәмле блокларга төшерелгән. Ритмик кабатланып килүче бизәкнең үзәген түгәрәк розетка хасил итә. Аның тирәсенә арадаш бизәкләр булып ваграк орнамент чалымнары тупланган. Нәкышның геометрик рәсеме интерьерның туры почмаклы архитектур формалары белән, аларның ритмы белән ярашып килә. Халык нәкыш сәнгатендә чәчәк-үсемлек рәсемнәре һәм геометрик фигураларның даими бизәк булуы мәгълүм Р Круглякова иҗатында капка баганаларын, тәрәзә А композицияләр тәшкил итәргә дә мөмкиннәр. 2 Рәссам халык иҗаты хәзинәсеннән белеп, кадерләп файдалана, аның аерым төр- 5 ларенә яңа сыйфатлар өстәргә омтыла. Аерым алганда, ул туку сәнгатенә хас бизәк •* формаларындагы контрастлылык принцибын һәм композицион чишелешләрне уңыш- лы куллануга ирешә. Р. Круглякова һәр мотивның күпсанлы үзенчәлекле вариантла- “ рыи иҗат итә. Иске мотивлар яңалары белән аралашып килә. алар, халык сәнгатен- £ двге кебек үк, гомумиләштерелгән төстә, ерактанрак карауга исәпләп төзелгән. Ритм j? тогәллеге, композицион ачыклык һәм бөтенлек, халыкчан бизәк формаларыннан . иҗади файдалану һәм масштаблылык интерьерның архитектур таләпләре үзенчәлек- леренә туры килерлек, аңа тантаналы төс бирерлек итеп сайланган. Композицион J бурычлар системасын хәл итүгә әсәрнең бөтен ритмик һәм пластик төзелеше буй- ш сындырылган. Җиңелчә генә шомартып ялтыратылган агачның табигый төсе, күрер күзгә гади генә булып тоелган үзенчәлекле пластика залдагы гомуми җиһазланыш п белой ачык контраст төзел, интерьерның гадәти архитектурасына ямь бирә Агачка уеп ясалган композицияләрне интерьерда файдалануның башка алымы— ~ «ларны аерым декоратив паннолар рәвешендә стенаның төрле урыннарына элеп кую ™ Шул рәвешле, агач нәкышлы паннолар белән интерьер арасындагы сәнгатьчә багла- ■- кышларның яңа мөмкинлекләре ачыла. Бу багланышлар сюжет композицияләре, орнамент үзенчәлекләре һәм халык иҗаты чалымнарын оста файдалану ярдәмендә көчәйтелә. Халык иҗатына нигезләнгән сюжетлар бигрәк тә балалар учреждениеләре урнашкан биналар өчен бизәүдә киң кулланыла. Агачтан уеп эшләнгән «Шүрәле» исемле панно, мәсәлән, Түбән Кама шәһәрендәге 21 иче балалар бакчасының җанлы почмагын бизәп тора (рәссам Ә. Фәтхетдинов эше. 1974 ел). Үлчәмнәре белән артык зур булмаган бу әсәр күз биеклегендә генә урнаштырылган һәм ачык төстәге стена җирлегендә аерылып тора. Төп өлешен табигать моментлары (яшеллек, су һ. б.) алып юрган интерьерга панно үэеннән-үзе кушылып китә, аны тулыландырып җибәрә. Сюжет композициясенең үзәгендә — милли әкият герое Шүрәле образы. Ләкин, «алык екиятләрендәгечә усал һәм хәйләкәр ' җан иясе булудан бигрәк, ул биредә яхшы күңелле, юаш, хәтта бераз беркатлырак та •урман сарыгып итеп сурәтләнә Бары бер генә деталь — озын бармаклар гына Шүрәленең хәтәр шуклыгы турында искә төшерел тора. Шүрәле сурәте сырлап ясалган бизәкле композицияләр белән уратып алынган. Урман пейзажын хәтерләтүче бу бизәкләр уртасында — төп персонажның харак йөзлекләрен, такта белән тышланган өй почмакларын бизәү өчен кулланыла торган формалар яңа төсмерләре белән ачылып киткәндәй була. Күп нурлы түгәрәкләр балкышлар һәм ярымбалкышлар — бик борынгы заманнарда ук, Идел болгарлары саигатендә формалашкан, төбендә кояшка, утка табыну белән бәйле борынгы символика яткан формалар. Алар безнең халыкта күп очракта мөстәкыйль файдаланылсалар да, турыпочмаклы яисә квадрат яссылыкларга төшерелеп, артык зур булмаган герлы сыйфатлары ачылып китәрлек җанлы, төгәл сызыклар озын сакал белән кушы лып бор бөтен тәшкил итүче кул-аяклар... Гомумиләштерелгән эре формалар ерак '«нрак карауга исәп тотып кулланылган Паннога кертелгән мәче башлы ябалак сурәте композиция кисәкләрен сюжетлы итеп бергә бәйли. Мәче башлы ябалак сурәтен ясау халык сәнгатендә шулай ук киң '•ропган форма, ул башлыча чигешләрдә, тукып эшләнгән әйберләрдә, агачка сыр nan бизәк төшерүдә еш очрый. Урман кошлары патшасы халыкның шигъри иҗатында акыллылык һәм хөрлек мәгънәсен гәүдәләндерә Фольклор әсәрләрендәге кебек үк. ул гомуми төстә, контурлар белән генә сурәтләнгән Шүрәле образын тасвирлаганда исә, материал һәм техника мөмкинлекләрен исәпкә алып, нечкәрәк төсмерләргә игътибар бирелә төшә Композициондекоратив максатларны күздә тотып, чәчәк-үсемлек формалары, нигездә, шартлы бизәк итеп файдаланыла Рәссам техника һәм материал белән иркен эш итә, агачның табигый сыйфатларына зур эстетик мәгънә йөкли. Агачны сырлап эшләнгән бик үзенчәлекле композиция Чаллыдагы 5-08 нче балалар бакчасының музыка бүлмәсен дә бизәп тора. Биредә рәссам Р Круглякова традицион сәнгать формасын иҗади куллана Әсәрнең сюжет композициясе уңдырышлылык, тормышның яңаручы мәгънәсен аңлатучы «тереклек агачы» һәм аның ике ягындагы икешәр пар кош рәвешендә төзелгән. Бу борынгы форманың символик мәгънәсе бик күп халыклар өчен уртак булса да, Р Круглякова тәкъдим иткән композицион сурәттә ул милли тамырларга барып тоташа. Билгеле булганча, «тереклек агачы» һәм пар кошлар болгар сәнгатендә үк кйң таралган, татар халык чигүендә (алтын укалы калфакларда, сөлге очларында), агачка, металлга бизәк төшерүләрдә сакланып килгән. Композиция гомумиләштерелгән символик мәгънәдә, шартлы формада бирелгән булса да, реалистик сурәтләргә нигезләнгән Традицион форманы рәссам үз ачышлары белән баета алган. Ул композицион төзелеш принцибына да иҗади якын килгән Борынгы мотивтан тышкы композицион схема гына сакланып калган «Агач» өстән дә, астан да бизәк белән төгәлләнгән кәүсә рәвешендә тасвирланган. Ботаклар куе яф. рак һәм эре җимешләр белән бизәлгән. Кәүсә өслегендә ритмик төстә кабатланып килүче кыр күбәләкләре игътибарны җәлеп итә. «Агач» ябалдашы астында ике рәт итеп гомумиләштерелгән күгәрчен сурәтләре урнаштырылган. Традицион кош мотивы рәссам иҗатында шулай ук яңа мәгънәсе белән ачыла: әсәрнең темасын билгеләүдә катнашучы бу кошлар кешенең күңел күгенә омтылучы музыкаль аһәңнәрне Рәссам иҗатының үзенчәлеген татар халык сәнгатеннән аермалырак булган нәкыш төшерү техникасында да күрергә мөмкин. Композициядә күләмлелеккә, фактура- лылыкка ирешергә омтылу сизелә. Ләкин бу әсәр, телгә алынган барлык матур сыйфатларына да карамастан, интерьерның гомуми структурасыннан беркадәр аерылып тора Ул үзенең тәэсир көчен саклаган хәлдә бүтән архитектур җирлеккә дә күчерелә алыр иде Биредә интерьерның архитектуркомпоэицион үзенчәлекләрен һем аның компонентларын исәпкә алуның никадәр мөһим булуын тагын бер кат искә төшерәсең Әйе, әсәрдә иҗади файдаланыла торган традицион форма заманча архитектурага аваздаш булсын дисәң, бик күп таләпләрне үтәү зарури гәүдәләндерәләр Бүгенге интерьер, аның таләпләре агачны сырлап эшләнгән сәнгать күренешләренең яңа жанрлары тууга сәбәпче була Агачнәкышына нигезләнгән төрле конструкцияләрме бергә ябыштырыл стенаны тоташтан каплау, мәсәлән — әнә шундый яңа ңилләр исүнең бер нәтиҗәсе Идәннән түшәмгә кадәр ябыштырылган рельеф куллану рәссамнар алдына әлегә кадәр чишәргә туры килмәгән бурычлар да куя Җәмәгать биналарының эчке бизәлешендә идея эчтәлеген арттырырга омтылу сюжетлы тематик әсәрләр иҗат ителүгә җирлек әзерли Бу яктан алганда. Чаллыдагы 3-13 нче мәктәп ашханәсенең интерьеры игътибарга лаек (рәссамнар Л Владыкин, П Ядрыш- иикое, 1975 ел). Унбиш квадрат метрлы панно бер як стенаны идәннән түшәмгә кадәо биләп, ашханә залын композицион берләштереп тора Бизәкләр төрлелеге, нәкыш чалымнары интерьерга ачык һәм мәгънәле төс бирә Паннода тасвирланган сюжет нигезенә халык арасында киң таралган Сак белән Сок турындагы борынгы риваять мотивлары салынган Билгеле булганча, ул риваятьтә әти-еииләре каргагач, имештер, кошка әверелеп нигезләреннән аерылган тыңлаусыз балалар турында сүз бара Рәссамнарның традицион композиция алымнарына таянулары күренеп тора контрастлылык принцибына, орнаменталь җирлеккә мөрәҗәгать итү. халык иҗатында киң таралган роза, гөлҗимеш, төнбоек кебек чәчәкләргә өстенлек бирү дә әнә шуннан кило Алар шулай ук халык иҗатына якын образларны, аерым алганда тавис кошын сурәтләгәндә традицион формаларны баетырга омтылалар Шулай итеп, халыкчан традицияләргә һәм бер үк вакытта профессиональ сәнгать казанышларына таянучы рәссамнарыбыз иҗатында үзенең асылы белән халыкчан, заманча образлар мәйданга килә Халык иҗатында орнамент мотивлары еш кына очракларда билгеле бер символика белән бәйләнгән булса, бүгенге рәссамнар әсәрләрендә ул бизәкләр яңа мәгънә, яңа эчтәлек белән байый — тормыш матурлыгын, табигать хозурлыгын гәүдә- пвидврә Татарстан монументаль сәнгать әһелләренең югарыда карап үтелгән әсәрләре агачны сырлап бизәк төшерүдә халыкчан традицияләрнең үзләштерелүен бу юнәлештә •ңа тенденцияләр билгеләнүен һәм художество чаралары үсешен күзәтергә мөмкинлек бирә Агач нәкышлы паннолар иҗат итү тәҗрибәсе аларны интерьер белән бәйләү принципларын (пространстеоны яссы һәм оптик сурәтләү) һәм архитектурада урнаштыруның төрле композицион алымнарын (пластик акцент ябыштырылган рельеф белән тулысынча каплау) ачык күрсәтә Архитектура белән рельефның бергә куш» лып, бербетен тәшкил итүендә фольклор традицияләренә халык сәнгате мотивларына таяну да зур роль уйный Рәссамнарыбыз иҗатында халыкчан бизәкләрдән, аеруча чечәк-үсемлек нәкыш лары хәзинәсеннән, аларның бай символикасыннан файдалану зур урын тота Халык орнаментлары белән эш итүдә һәр рәссамның үз алымы күзгә ташлана Ә Фәтхег диноа белән Р Круглякова, мәсәлән, табигатьнең, әйләнә-тирә мохитның чынбарлыктагы формаларыннан гомумиләштерелгәнрәк. шартлырак формаларга таба йез тоталар һем бу юлда халык сәнгатенең традицион алымнарына таяналар Сәнгатьчә формага жегәр. кискенрәк контраст кертергә омтылу бизәкләрнең төгәллегенә һәм җетеләнүенә китерә Агачны сырлап эшләнгән әсәрләрдә яссы чишелешләрдән качу тенденциясе ачыг- сизелә бара Рәссамнарыбыз тирән рельефтан файдаланырга, зуррак пластиклык тудырырга тырышалар Шул ук вакытта сурәтләр реализмын көчәйтү, композицияләрнең мәгънәсен баету һәм тирәнәйтү юнәлешендә нәтиҗәле эзләнүләр алып барыла Халык сәнгате казанышларын иҗади үзләштереп, Татарстан рәссамнары зур әһәмияткә ия булган әсәрләр иҗат итәләр Ул әсәрләрнең Чаллы кебек яңа калаларда заманча биналарны бизәү өчен кулланылуы, бер яктан, халкыбызның сәнгать традицияләре уңышлы дәвам ителүе һәм үстерелүе, икенче яктан, аларың яңа төсмерләр белән баеп, эамаидашларыбыэның зәвыгын үстерүдә катнашуы, тормышыбызмы бизәве хакында сейли Бу «тереклек агачы» тамырлары белән халык сәнгате юзинесене, ябалдашы белән киләчәгебез күгенә тоташкан.