Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘБРАР ШӘМИННЫҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ

Әбрар Шәмин матур-матур хикәяләре һәм повестьлары белән әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Ул Татарстанның Апае районы Олы Кайбыч авылында 1912 елның 20 июнендә туа. Ярлы крестьян улы Әбрар бик яшьли авыл кулакларына ялланып эшли башлый, авыр хезмәтнең ни икәнен үз җилкәсендә бик иртә татый Октябрь революциясе алып килгән азатлыкның кемнәр өчен булуын бик тиз аңлап ала һәм шул чор яшьләренә хас ашкыну белән яңа тормышны яклаучылар сафына баса. Тирәнрәк белем алу, илгә-көнгә файдалырак кеше булу теләге аны авылдан Свердловск шәһәренә алып килә. Биредә барган төзелешләрнең берсенә җир казучы булып урнаша. Эштән бушаган арада бар вакытын төпле белем алу өчен файдалана. 1931 елдан Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр, юстиция органнарында халык тикшерүчесе, халык судьясы, Үзбәкстан ССРның Верховный суды коллегиясе члены булып эшли 1941 елны КПСС сафларына член булып керә Үз тормышын яшьтән үк ил язмышы белән бәйләгән Әбрар Шәмин гади солдаттан Совет Армиясе полковнигы дәрәҗәсенә күтәрелә Аның әдәбияттагы беренче тәҗрибәләре 1938—1939 елларда башлана Беренче хикәяләрен ул үзбәк телендә бастыра Ә 1939 елда үзбәк телендә «Батыр» исемле хикәяләр китабы басылып чыга. Бөек Ватан сугышы елларында Ә Шәминның әдәбият белән шөгыльләнү өчен вакыты булмый диярлек. Аның чын иҗат юлы Казанга кайткач, тыныч төзелеш елларында башлана. Язучы берничә хикәяләр җыентыгы бастырып чыгара. «Ике язмыш», «Яңа язлар» дигән повестьлар яза. Иң яхшы әсәрләре тупланган «Күңел күзе» дигән күләмле китабы дөнья күрә. Лирик бизәкләргә бай тормышчан хикәяләрендә, повестьларында язучы туган илебезне дошманнардан уяу саклаучы яшьләребез, олы төзелешләр каһарманнары һәм иген кырларында эшләүче уңган игенчеләрнең романтик тормышларын, уй-той- гыларын үзенә бер матурлык белән сурәтләде Зур тормыш юлы узган язучы үзенең күңелендә йөрткән бик күп яңа әсәрләрен кәгазь битләренә күчерә алмый калды. Яшьтән үк бик киеренке тормыш белән яшәү, сугыш елларында кичергән авырлыклар аның исәнлеген какшатты, гомере вакытсыз өзелде Әбрар Шәмин әсәрләре халкыбызның рухи хәзинәсенә матур бер җыр булып кушылды