Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧИШМӘ ҖЫРЫ

Җырчы Ренат Ибраһимовның иҗат портретына штрихлар үл уртасында адашып калган кәрван турында шундый бер риваять сөйлиләр . Имеш, тәүлекләр буе бер тамчы суга тилмергән кешеләр һәм дөяләр хәлдән таеп бетәләр. Аларның кояш һәм ком бураны көйдерепяш зурлыгындагы, тирә-юньгә салкынча һава сирпеп торган су тамчысы тамарга Шул чак дөя куып килүче яшь егет алга чыгып баскан Өметләрен өзгән кешеләргә, хәлдән тайган дөяләргә карап үзәге өзелгәч дә, җырлап җибәргән егет. Юлчылар аның ни турында җырлавын да аңлап бетерерлек хәлдә булмаганнар инде. Тик яшь егетнең көчле тавышын алар су эчкәндәй рәхәтләнеп тыңлаганнар Тыңлаган саен тәннәренә көч-дәрт керә барган Җыр тавышына ком катлаулары астыннан чишмә булып салкын су бәреп чыккан. Ә егет җырлаган да җырлаган. Кешеләр, сусауларын басып, малларын да эчергәч, егетне исләренә төшереп, аңа рәхмәт әйтмәкче булганнар. Ул басып торган урында инде көмештәй чишмә генә челтерәп агып тора икән. Сабый чакта ук ишетелгән бу риваять бик озак вакытка Ренат Ибраһимовның күңелен сихерләп ала Үзенең тирәнлеге һәм таныш булмаган серле яктысы белән аның йөрәгенә җылы бирел торгандай була ул. Терек чишмәседәй халык җырларын ул Казаннан ерак түгел бер авылда торучы әбисе янына кунакка кайткач, яшьтәш малайлары белән әрәмәдә яшьләрнең әйләнбәйлән уенын карап торганда ишетә. Йолдызлары җе ашып югалучы учак чаткылары, тирә-якны чорнап алган караңгы төн һәм тайлык. Риваять кебек үк серле һәм җанлы булып җыр ага Кызлар-егетләр җырлыйлар да бииләр Аларның кайгылары да, шатлыклары да шул җыруенда чагыладыр кебек. Җыр риваятьтән тормышка, тормыштан риваятькә әверелгәндәй тоела Авазлардан матур төсләр һәм сурәтләр туа. төсләр яңгырый башлагандай була. Ул чакта Ренат дөньяны иҗат көзгесендә чагылдыру ысулларының бик күп төрле икәнлеген Ч СӘНГАТЬ кыздырып бетергән күзләренә һаман шул бер манзара күренә икән, ди. Күктән ко тора икән. Бу татлы газап бик җәфалый юлчыларны мелдәп күренгән кап-кара күк, шушы күккә белми еле Скрябинның «тесле музыка» серләрен ачу алдында торганлыгын да Чур- леиисның яңгырап торган төс-буяулары да, Блокның күз алдында төсле таплар пәйда булып, шулар «сөйләше башлагач» шигырь я’лрга тотынуын да белми әле ул Олы день я музыка белән төсләр йомгагы кебегрәк кабул ителә Кулы пумала, буяуга сузыла, ә колагы әллә нинди серле көйләр ишеткәндәй була. Авазлар бер көчәя, бер тына — риваятьтәге чишмә тавышы тынгы бирми Тылсымлы тавышлар аны дулкынландыра башлый, үзенә тарта. Күңел сихри тавышлы кырчыларны сайлый башлый Марк Бернес. Георг Отс. Меслим Могамаев. Әтисе скрипкада, я булмаса мандолинада үзе уйнал үзе җырлый... Аннары — музыка мәктәбендәге бер-ике укытучы тавышы Әмма үз тавышын чишмә булып чылтырасын иде ул! Соңыннан, күл еллар узгач кына, ул риваятьтәге мәгънәнең тирәнлегенә төшенер Ренат Ул хәтта тавышны рәсемгә дә төшерергә мөмкин икәнлеген аңлар Марк Бернес тавышы—ул тезелешеп очып барган торналарга охшый, ә Георг Отс тавышы «Арлекин» фаҗигасен искә төшерә икән Ә кешеләргә аның үз тавышы нинди булып тоелыр! Ренат Ибраһимов тавышы Бала чакта аның бу хакта уйлаганы булмады җаны теләгәндә җырлый — күкрәгенә шатлык тулганда, я булмаса сәбәпсез сагыш-моң бас са, яки дуслары бик сораса Хәзергә әле ул дөньяны иҗади чагылдыруның матдирак күзгә күренеп торырдай ысулын гына белә өй эче буяулар, натюрмортлар, төрледән герле рәсемнәр белән тула Шуңа күрә музыка мәктәбеннән соң Ренат сәнгать мәк гәбен дә тәмамлый Хыялында — кояш нурына чумып, күзне чагылдырып торган шәһәрләр һәм кешеләр. Аңың натюрмортлары йомшак гәрәбә сыман ачык төсләре белән аерылып торалар Саргылт тап, яшькелт лимон төсе белән кушылып, ниндидер ут яктысыннан җанланып киткәндәй була Төсләрнең бу гаммасында күләмле әйберләр дә һәрбер штрих һәрбер сызык та ике-өч күләмле булып тоела башлый Ренат музыка белән сынлы сәнгать арасында кала Мәктәп кичәләрендә вокаль- инструменгаль ансамбльгә кушылып җырлый, ә буш вакытларында, аеруча ял көннәрендә, этюднигын алып, Идел буена, кояш әле ал төсләре белән офыкны буяган җирләргә ашыга Кояш чыгышларын ясый ул Алсу булып та чыга аның кояшлары, кызгылт булып га, алтынга манчылып та Теләсә нинди сәнгатьтә табигать серенә тешенү. аңа мөмкин кадәр якынрак килү әһәмиятле Ренат кар өемнәре һәм бураннар, күз күрмәгән давыллар, язгы бөреләр ачылуын ясый Табигать стихиясен аңларга тырыша ул һәм кешенең рухи дөньясын бик җете, гайре табигый төсләр белән яза Ике музадан берсенә — рәсем сәнгатенә торган саен күбрәк игътибар бирә бара Ренат, рәссам булырга карар кыла Урта мәктәпне тәмамлагач, бизәүче рәссам булып зшли һем Казан тезүче инженерлар институты архитектура бүлегенең хәзерлек курсына йөри. Язмышына туганы композитор Рафаэль Билалов катнашмаган булса, кем беле, кайсы юлдан киткән булыр иде әле ул «Ренат, син җырларга тиешсең!»—ди Рафаэль Җыр җиңеп чыга Ренат Ибраһимов консерваториягә документларын имтиханнар башланырга торганда гына биреп калырга өлгерә ...Консерватория Ишек төбендә дулкынланган абитуриентлар пышылдаша Кабул итү комиссиясе членнарының йеэлөре кырыс Әмма Ибраһимов диген егет композитор Свиридовның беек инглиз шагыйре Роберт Берне сүзләренә язылган «Робби»сын җырлап җибәргәч, сынаучыларның йөзләренә җылылык йөгерә Җәүдәт Фәйзинең «Урман кыэыян башкаруга аудиториядә битараф кеше калмый инде Шул чак Ренат беренче тапкыр уз тавышының мөмкинлекләре барлыгына ышаныч тойгандай була Аннары консерваториядә уку еллары Бик җаваплы һәм бәхетле җиде ел Киеренке хезмәт һәм эзләнү чоры Ул чордагы процессны скульптор эше белән чагыштырып булыр иде Скульптор да бит әзерләнгән материалның сыйфатын тикшерә- тикшөре. беришен юкка чыгарып ташлый, икенчесенең балчыгына нидер куша, аның үзлелеген арттыра яки барысын да яңадан башлый Ренатның вокал белән ничек шөгыльләнгәнен класс педагогы Светлана Нәҗип кызы Җиһанова. җыр сәнгатенең тәҗрибәле остасы Җиһанованың үзен укытып чыгарган Валентина Андреевна Васько иарап, тикшереп торалар Үзенең уңышлары эчен яшь җырчы аларга рәхмәт хисе саклый. Аларга иң күп мәшәкатьне тудыручы да, бәлки ул булгандыр әле. Ренат гадәти кысаларга гына сыя алмый, режимны да тулысынча үтәп бетерми ул, кайвакыт лекцияләр дә калдыргалый — иҗатка булган тыелгысыз омтылыш комачаулый: һәр- кайда өлгерәсе, һәммәсен беләсе килә. Әмма нәкъ менә шушы тиктормаслыгы, эшкә гаять сәләтле һәм талантлы булуы аркасында аның күп кимчелекләре арткы планга күчә. Күп кенә күренекле җырчылар әзерләп чыгарган консерватория 1972 елны дүртенче курс студенты Ренат Ибраһимовны М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына стажировка үтәргә тәкъдим итә. Шушы елны консерваториянең әле беркемгә билгеле булмаган студенты үз көчен «Кармен» һәм «Евгений Онегин» операларында эпизодик рольләрне сынап карый. Ә бер елдан ул С. Бабаевның «Бөркет каласы»нда тел рольне башкара. Бу опера консерватория студентларының диплом эше була һәм җырчылар ярминкәсендә — тәмамлап чыгучыларны эшкә билгеләгәндә — эстрада җырлары башкаруы белән дә инде танылып өлгергән Ренат Иб- раһимовка бик күп кызыклы тәкъдимнәр әйтәләр. Ул үз театрын сайлый. Театрда биш ел эшләү дәверендә җырчы төрле характердагы күп образлар тудыра. Доницеттиның «Мәхәббәт ширбәтепндә Белькоре, «Фауст«та Валентин. «Бөркет калае ы »н да Рубен, «Кармен»да Эскамильо һәм, ниһаять, Евгений Онегин Моңа иҗат максатыңа тайпылмыйча омтылганда гына, зур киеренкелек белән эшләп, вокаль диапазоныңны даими киңәйткәндә генә ирешергә мөмкин. Артист тудырган һәр образ — сәхнә героеның эчке дөньясына, характеры нюансларына, язмышлар йомгагына мавыктыргыч сәяхәт ясау ул. Төрле дәверләр, цивилизацияләр, кеше язмышлары һәм табигатьләре буйлап сәяхәт итү дисәң дә урынлы булыр иде. Җырчының иҗади үсеше өчен берни белән дә алыштыргысыз терек чишмәсе дә ул. Башкаручы үзе дә тоеп бетермәгән, бик тирән яшеренеп ята торган мөмкинлекләрне ачканы, үстергәне, системалы һәм фидакарь эшләргә өйрәткәне өчен ярата операны Ренат һ әм әгәр опера системалы эшләргә, билгеле бер вокаль системага, дәверләр тирәнлегенә үтәргә өйрәтсә, җанга киңлекне, күңелгә бушануны җыр китерә. Әле консерваториядә укыган чагында ук Ренат үз көчен җыр ярышларында сынап карый Ул республика күләмендәге берничә җыр конкурсында катнаша һәм җиңеп чыга. Минскида 1973 елда булып узган Бөтенсоюз совет җыры конкурсы лауреаты була. Мәскәүдә узган эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурс лауреаты исеме яшь җырчыга солдат киеме кигәч кенә килеп җитә, сәхнәдән ул туп-туры хәрби хезмәткә китеп бара. Ә хезмәт срогы бетәргә берничә көн генә калганда Ренатка үзенең вокаль мөмкинлекләрен сынап карарга тагын бер мөмкинлек туа. Ул солдат гимнастеркасы белән итекләрен тиз генә сәхнә киемнәренә алыштыра да. Лученокның Виктор Хара истәлегенә багышлап язылган җыры белән «Кызыл канәфер» халыкара конкурсында катнаша. Ренат анда беренче премияне һәм лауреат исемен апа. Ренат Ибраһимовны Мәскәүдә бик еш очратырга мөмкин: ул Бөтенсоюз радиосында һәм Үзәк телевидениеда — үз кеше. Анда ул үзен киң таныткан программаларын яздыра, тапшыруларда катнаша. Ибраһимов башкаруында рус һәм татар халык көйләре, опералардан арияләрне һәм камера әсәрләрен үз эченә алган пластинка күз ачып йомганчы таралып бетә Төрле елларда Ренат Ибраһимовның соло концерт - лары Кремльнең Съездлар Сараенда һәм Дәүләт Концерт залында, спорт сарайларында булып узды. Җырчы еш кына Ю. Силантьев, Б. Карамышев. Г. Гаранян һәм Н Некрасов җитәкли торган оркестрлар белән чыгышлар ясый. Бөек Оңтябрьның 60 еллык юбилее елында Ренат Ибраһимов Ю. Силантьев оркестры белән удар комсомол төзелешләре буйлап иҗади сәяхәттә булды, БАМ төзүчеләре алдында чыгышлар ясады, аның җырлавын Курск магнит аномалиясе эшчеләре тыңлады. Яшь җырчы башкаруында совет җырларын Болгариядә һәм ГДРда, Австралияда һәм Польшада, Италияда һәм Кубада. Америка Кушма Штатларында тыңладылар Җырны киң диапазонлы матур баритон тавыш белән, эмоциональ тирәнлекләр, психологик нюанслар белән башкаруы Р. Ибраһимовның үзенә бер осталыкка ия булуы турында сөйли. Аның репертуарындагы М. Фрадкин һәм В Мигуля, М. Ножкин һәм Д. Тухманов, А Пахмутова, Р Паулс һәм А. Бабаджанян, татар композиторлары С Сәйдәшев, Н. Җиһанов, Р Яхин, Р Еникеев, Ф. Әхмәтов һәм Р Билалов әсәрләре тыңлеучы күңелендә бик озакка яңгырап калалар. Ренат Ибраһимояның концерт программалары халык «чырларын да үз эчен» ала «Ай былбылым, ай былбылым!» — Каяндыр әрәмәлектән сандугач сайраәы ишетелә.. Куе, бер тондагы авазларга иртәнге чык, инештән саркыган дым кунган ке- бегрәк Ул авазлар канатларын талгын җилпеп иркен киңлекләрне әйләнәләр дә сандугач сайравы булып әйләнеп кайталар сыман «Ай былбылым»—Ренат Ибраһимовның иң яраткан җырларыннан берсе Ул аны халыкчан рухы, моңы, күз белән күрел булырдай киңлеге, рельефлыгы эчен ярата, һәр авазында, сүзендә, паузасында ул җырчы алдында күләмле булып килеп баса Консерваториядә укыган чагынд; әле Ренат бер тапкыр В П Соловьев-Седойиың «Җыр—ул музыка сәнгатенең чишмәсе дә. тау түбәсе дә» дигән сүзләренә юлыга Камера һәм опера сәнгате биекг йен яулаучы яшь егетне бу фикер уйга да калдыра. шул ук вакытта куандыра да: ул бит бала чактан бик күп халык кәйләрен отып калган һәм үзенә юлдаш иткән Әмма ничек итеп ул гап-гади җыр, халык җыры, әйтик, әбисе әйткән такмаклар музыка иҗатының тау түбәсе була алсын ди’ Әле күп вакытлар узып, бары тик зур иҗат концертын әзерли башлагач кына Ренат композиторның нәрсә әйтергә теләгәнлеген аңлар Концерт программасы тиз генә тумый. Башта җырлар туплана, җырчының талантын танучылар ишәя, концерт сорап, үтенечләр кил» башлый, һәм. әлбәттә, аудитория белән турыдаитуры очрашу, аның пульсын тою, җыр тудырган чаткыларны, шатлыклы йәзләрне күрәсе килү теләге күкрәккә сыймаган чак була.. Репертуарны ул күп герле итеп теэи Анда борынгы романслар һәм опералардан ариялар да, татар һәм рус халык җырлары да. совет композиторлары җырлары һәм хәзерге заман чит ил шлягерлары да кер» Җырчы чын күңеленнән җырлаганда, хәтта иң катлаулы драматик әсәрнең дә тыңлаучы йерәгенә юл таба алачагын белә Ренат Шуңа күрә ул, аудитория нинди генә булмасын, аңа халык җырларын до. шулай ук махсус әзерлек таләп итә торган катлаулы әсәрләр дә тәкъдим итә. Халык авыз иҗаты актерның һәрвакыт игътибар үзәгендә Халык иҗатыннан үзенең җыр сәнгатенә яңа куәтле импульс килгәнлеген тоеп яши Ренат Р. Ибраһимов татар шагыйрьләре һәм композиторлары әсәрләре, Г Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты галимнәре үткәрә торган экспедицияләрнең нәтиҗәләре белән бик якыннан танышып бара Онытылган җыр һәм кәйләрне ул шулай ук ггстрольләр вакытында да җыел йери Иске татар китапларында, архив язмаларында, фольклорчылар тикшерүләрендә Ренат инде онытылган текстларның һәм җырларның кейларен ген» түгел, ә бәлки онытылган һәм вакыт тәэсирендә милли культурадан бәтенләй тәшел калган халык музыка коралларының ясалу ысулларын да зэли Аның фикеренме 70 и» якын музыке коралыннан файдаланган татар халкы һәм җырчы чын күңеленнән ышана алар халыкка кире кайтырга, үзләренең икенче тормышларын башларга тиеш Онытылган никадәр авазларны, койләрне яңадан яңгыратырга мемкин булыр иде ул кораллар белән! Никадәр генә мәшгуль булмасын, борынгы музыка коралларын яңадан торгызу буенча Ренат Ибраһимов тирән тикшеренү дә алып бара Тагар халык җырларын башкарганда, җырчы үзен» ярдомг» татар гесләләрен. тальян гармунын, курай, кубыз кебек уен коралларын чакыра Ә рус халык җырларын ул гармун, балалайка һәм геслә башкаруында да җырлый һер җыр, Ренат фикеренме, үзенчәлекле музыкале тескә ия булырга тиеш Бары тик якты музыкаль бизәк булгенда гына ул табигый, гүзәл яңгырый Зур ижади эзләнүләре нәтиҗәсе буларак, җырчы халыкта да танылып елгер» 1977 елда аңа Татарстан АССРның атказанган артисты дигән исем бирелә 1978 ел Р Ибраһимоека тагын бер шатлыклы вакыйга бүләк итә — ул республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була Җырчы бу премиясен денья балаларын яклау фондына күчер» Яңа концерт программалары, туктаусыз эзләнү һем һәрвакыт репертуарын яңартып тору аңа янә бер үрнә яуларга мемкинлек бирә хәзер Ренат Ибраһимов — РСФСРның халык артисты Җырчы даими яңарышта, даими эзләнүдә Ул үзәнең концерт прогрвммасын аңа җырлар белән гәнә баетып калмый, ә бәлки конструкциясен дә үзгәртә мәсәлән, ике бүлек урынына ул еч. яртышар сәгатьле блоклар әзерли Алврның һәркайсының үэе- нең шартлы исеме дә бар Әйтик, әйдәүче җыр (фольклор, халык җырлары) фикер- җыр (камера бүлеге) һәм халәт-җыр (эстрада җырлары). Концерт программасының шундый күптөрлелеге аудитория таләпләренең күптөрлелегенә җавап бирә һәм шул ук вакытта җырчы иҗатының төрле якларын ачыл бирә ала. Уйландыра торган җырлар белән аудиториягә мөрәҗәгать иткәннән соң концерт якты, кояшлы авазлар симфониясенә күмелә—хәзерге заманның иң матур көйләре яңгырый башлый. Җырчының үз фикеренчә, концертның өченче өлешендә төсле музыка җайланмасы куллану да яхшы булыр иде. Ренат Ибраһимов өчен концерт — ул үзара аралашу, баетылу процессы. Аудитория— җырчы өчен гади тыңлаучылар төркеме генә түгел, ә халык күңеленең көзгесе дә. Авазлар, төсләр, ритмнар күңелгә сеңдереп барыла. Ул җырчының канына, йөрәгенә сава һәм иҗади бушануны сорап, җыр булып кире халыкка әйләнеп кайта Ул җырның сурәтен эзли, сурәт күренә торган авазлар да һәм төсләр дә булырга мөмкин.. Иң мөһиме үз заманыңның кабатланмас тәэсирләрен халыкка җиткерергә Ренатның бер матур хыялы бар Ул — заманыбызның иң кояшлы түбәләрен, илебезнең иң зур җиңүләрен, үз тормышының иң шатлыклы мизгелләрен күккә ашып баручы спиральләр рәвешендә ясарга тели. Ләкин мондый тойгылар Ренатның күңелендә күп җыелган һәм аларны сурәтләү гади эш түгел шул Әнә балалар бакчасында кара күзле, шат күңелле малай йөгереп йөри Менә хәзер аны алырга дип әтисе килеп җитәр, һәм алар, «зурлар кебек кулны артка куеп», шәһәр урамнары буйлап кайтып китәрләр. Әтисе бакча капкасыннан менә-менә килеп керер дә Ренат шатлыгыннан сикереп куяр, әтисе аның мәктәпкә киеп барачак костюмына яңа каеш сатып алган икән Бер-ике айдан Ренат та беренче класска укырга барачак бит... Музыка мәктәбендә сольфеджио дәресе Кинәт ишек ачылып китә, һәм шатлыгы йөзенә чыккан завуч: «Репродуктор янына!» — дип эндәшә. Ә репродуктордан Леви- ганның куәтле тавышы яңгырый. «Космоста беренче кеше — Юрий Гагарин!» Бу исем Ренат өчен иң югары биеклекләрнең берсе булып кала, һәм ул әнә шундый биеклекләргә омтылырга кирәк, дигән максатны үзалдына куя. Аларның беркадәренә ул инде менде дә. Спиральнең аскы бөтерелмәләрендә калганнары бар, ә ирешергә тиешлеләре өстә әле. Аларга ирешү өчен һәрвакыт эзләнүдә. җиңүләргә ирешү юлында булырга кирәк. Ә иң әһәмиятлесе армый-талмый иҗат итү. Фикерләреңне әйтү өчен буяулар һәм көйләр генә җитмәсә, ярдәмгә шигырь юлларын чакырырга мөмкин. Ренат Ибраһимов үзенең беренче шигырен Николай Рубцов поэзиясе тәэсирендә яза. Поездның ниндидер бер тукталышында ул аны киосктан сатып ала, һәм гастрольдәге артист үзенә бөтенләй таныш булмаган яңа шигъри образлар иленә чума Соңыннан күп кенә шигъри юллары аның ил буйлап гастрольләре вакытында туа. БАМда вакытта ул. мәсәлән. «Эзләр», «Сиңа», «Хушлашу» дигән шигырьләр яза һәм алар матбугатта басылып чыга. Еш кына шигырьләр көе белән бергә күңелгә киләләр Шул рәвешле «Кызыл кавалерия». «Бишек җыры», «Язмышым тегермәне» дигән җырлар туа. Халык иҗаты һәм заман — Ренат Ибраһимовның иҗатын даими рәвештә сугарып, тукландырып торучы, аны күп яклы, җанлы һәм яңарып тора торган итүче ике чишмә Шуңа күрә дә бу иҗат заманыбызның үзенә охшаган. Шигырьләрендә дә Ренат чишмәләр турында язарга ярата Нинди чишмәләр соң елар7 Эссе чүл уртасында һәлакәткә дучар ителгән кәрванны коткаручы чишмә турындадыр бәлки7 Зур талантлар иҗатын туендырып торучы халык чишмәсе турындадыр, иҗат чишмәләре турындадыр