Логотип Казан Утлары
Повесть

ИСӘНМЕ, КӘШФИ АБЫЙ! 

 

Утызынчы елларда сәхнәдә концерт булса, трактор турында җыр җырламый калмыйлар иде Бигрәк тә мәктәп балалары Тракторның тәгәрмәче, тәгәрмәче Алга таба, алга таба әйләнә Колхозчылар, сак булыгыз, сак булыгыз. Сезгә кулак, сезгә кулак бәйләнә. Сәхнәдә генә түгел, трактор халык теленә дә шулай куәт иясе булып килеп керде Крестьян агай телен шартлатып «Трактор, трактор — сука бабай, ерак тор!» дип әйткәләп куюны гадәт итте Кай сыдыр бер язны — утыз дүртенче елмы икән,— басу түренә җир селкетеп «ХТЗ» тракторы килеп туктады Лныл хал кы. эшен ташлап, шунда чапты Трактор тирәсендә кара комбинезон кигән, куллары-битләре мазутка буялган таза өч егет кайнаша иде Язгы дымга бүртенеп яткан җир нстенә янган керосин исе тарал ган. трактор эшләгәнгә йомшак җир өсте дерелдәп утыра иде Колхоз җитәкчеләре әлеге кара егетләр белән байтак сөйләштеләр, тагылма сукаларны көйләшкәндә үзләре дә майланып беттеләр, әмма тимер тарткычларын чыкырдатып, җиргә дүрт сөрәнен батырып кузгалып киткән бу гыйфрит артыннан бөтен кеше сокланып карап калды Халык кичкә кадәр таралмады — җир һаман актарыла, күперә, буразналар ишәя бара иде Тракторны туктатмадылар, колхоз идарәсен караучы Маһибәдәр түти төенчекләр белән кайнар аш. ипи. сөт күтәреп килде, кара егетләр чиратлап, кара җир өстенә утырып, майлы куллары белән кайнар сарык итен сыпырттылар. сөяк кимерделәр, калын күмәч теле мен умырып сөт ашадылар. Болар серле, сүзсез егетләр иде, боларны МТСлы күрше авылдан, диделәр, боларга кичкә бик яхшы фатир та барга, фатирларына ит. бал. күмәч кебек ризыклар җибәртергә, мунча яктырырга кирәк иде Халык басудан караңгы төшкәндә генә таралды. Сөрелгән басу уртасыннан яланаяк атлап, иң соңыннан кайтып китүче яшүсмер Кәшфи иде - — Ике кулың белән рәхәтләнеп ит ашыйсың, бал-май эчендә йөзә- ген килсә, әнә шундый ак эшкә өйрәнергә кирәк. — диде Габделбарый агай Кәшфигә Кара эшне аны мәнди анасы да эшли Малай инде болай да тормыш юлын хәл иткән иде Кәшфн ата анасына үтә кадерле бердәнбер бала иде. аны Ташлы- гауга тракторчылар курсына бик зурлап озаттылар Колхоз идарәсенең карары буенча, әгәр Кәшфи әйбәт укып барса, аның өчен әнисенә аена ун хезмәт көне Кәшфинен үзенә өч тәңкә акча түләнеп барачак иде Бер-ике ай буе Ташлытаудан хат хәбәр генә килеп торды «Зәнәтиеләр бик авыр инде кәлиивалларны өйрәнеп ббттек. хәзер карбюратор белән магнето өйрәнә башлыйбыз » «Фатирда торабыз бәрәңге пешерә торган чуенның эче кечерәеп бетте, әти килгәндә икенче чуен алып килсен > Өч айдан ял көнгә дип. Кәшфи үче дә кайтты Күрше-тирә аларның чиста зур өйләренә җыелып, идәнгә утырды Көзнең яңгырлы, карангы киче иде. Жылы өйдә әңгәмә куерды Хәер, бер Кәшфн генә туктаусыз сөйләде ■ — Цилиндрның поршене аска төшкән вакытта шундагы паз ачылып китә дә. шуңа баетылган ягулык килеп керә Ул инде газсыман бөркелеп килеп кер.» Шуңа свичәдән очкын эләгүгә, теге гөлт итеп кабына ла. киңәеп поршенны этә башлый Теге поршен кәлинналга тоташкан Кәлинвалны әйләндереп куюы була - икенче цилиндрның пазы ачыла Аннан карбюратор аркылы тагын газ сыман май бөркелә \на тагын ут кабына Крестьян агайлар аңларга тырышып, авыз ачып утыралар Кәшфн кыза - Ә узган ел имтихан вакытында, беләсезме ничек булган’ Кә- миссия председателе сорый икән Мәтәскә егетеннән - безнен күрше Сәрвәр тәтәнең туганнары ул. сез аны беләсез.- шуннан сорый икән — Әгәренки, дн икән председатель.—әгәренки,—дип әйтә икән,— трактор пулный хут барганда аның магнетосы өзелеп төшсә,— дип әй тә ди. аны тракторның кайсы тәгәрмәче таптар’ Кәшфи бәхетле чырай белән әңгәмәдәшләренә карый Әмма берәү дә җавап бирә алмый Кәшфи отыры шатлана Мич буенда утырган әтн әнисенек дә шатлыгы бәхете эчләренә сыймый Кәшфи агай эне өстендә тилгән булып кагына — Белмисезме? Белмисез шул Мәтәскәнең Гаптерне дә менә шу ның белән янган инде Ул әйткән арт тәгәрмәче таптый, дигән Кәшфн тирән мәгънәле, мыскыллы елмаю белән агайларга өстән карый Берәү дә каршы килми. Кәшфи үзе һөҗүмгә күчә — \рт тәгәрмәчеме? \ртмы? Берәү дә дәшми. Кәшфи аның саен бәхетле һәм ул, мең сумлык отышлы билетны чыгарып салгандай, тантана белән әйтә Магнето төшеп калгач, трактор бара аламыни, наданнар' Лып туктый бит У 1! Кәшфн. авылны тер селкетеп, бер тәүлектән сон китеп барды Егет ыр. малайлар арасында кәлнннал. карбюратор, эсвичә. магнето, радиа тор дигән мәгънәле ■ үтләр Кәшфи истәлеге буларак -тып калынлы I! Мен.» май аеның кояшлы бер көнендә Ташлытау МТСыннан Гәр Xv Iэрга билгеләнсен HATH тракторына утырып тылга Кәшфи кайтып төште Трактор, дөнья селкетеп, урамнан узды да. Габделбарый агай •ның тавык үләне баскан капка төбенә килеп, кинәт туктап калды Әтәчләр куркыныч команда бирделәр, тавык халкы кыраклап бәрәнг- бакчасына тайды, этләр баскыч астыннан гына торып гайрәт чәчеп алдылар Кәшфинен әти-әнисе ишегалдында йөгерештеләр. Габделбарый агай хәтта, түр тәрәзәне ачып, тәрәзә төбенә патефон китереп куйды Андыйның рәтен белә торган кеше шул! Трактор двигателенең лепелдәгәненә пластинкадан җыр кушылды Әрләнсен лә дошман. Шатлансыннар дуслар Өзелеп чыккан безнең жырлардан Кәшфи НАТИның рулен тоткан килеш горур кыяфәттә утырды Төшмәде Әле трактор тирәсендә бала-чага гына иде Бераздан олылар җыелды Шактый кеше җыелгач кына. Кәшфи тракторын сүндерде һәм өстә утырган килеш сөйләп китте. — Юк. крәчин мае гына җитми Аңа әле аптул (автол) да кирәк Крәчин маен аптул белән бутыйсың (бөтен халык әсәренеп, куркынып, күрше чулак Абдулга карап алды, ул да трактор каршында тора иде). Шул аптул кушкач кына ягулык була ул Ни өчен дисәң, аның өчен чөнки, крәчин үзе генә булганда, цилиндрның поршеннары бер-берсе- нә ышкылып ашалып бетәрләр иде, и һәм дә зазор ясалып, трактор бөтенләй эштән чыгар иде Ни өчен дисәң, аның өчен чөнки аптулны кушып яндырганда (халык яңадан дерт итеп, чулак Хбдулга карап ала) экономия дә була и һәм дә трактор поршеннарына да йомшакка килә Ни өчен дисәң, аның өчен чөнки. Трактор көн-төн эшләде. Басу түрендә берөзлексез гөрелте торды. Колхозда март-апрель айларында бик күп атлар кырылган ел иде ул. Язга бик ябык чыктылар да ташу вакытында күтәрәмгә калдылар «Ат күтәрү» дигән яңа мәшәкать барлыкка килде Яткан атны торгызып, корсак астына ызма1 тыгып күтәртеп асып куялар Әмма, ачлыктан йөгенгән атны ызма гына коткара алмый иде Шулай атлар кырылды. Ташлытау юлындагы бер коры елгага ат үләксәсе ташыдылар Үләт зираты дип аталган ул урында апрель аеның күген козгын, карга бас ты. Авыл халкы шомга төште. Козгын тавышлары җилсез көнне авылга ишетелеп, җанны өшетә иде. Трактор боларны оныттырды. Кәшфи көндезге сменада эшләгән көннәрдә кичләрен алар капка төбендә кечкенә генә җыен була иде. Габделбарый абзый андый кичләрне бәхетенә чыдый алмыйча тәрәзәсен ача. патефонын бора һәм пластинка куя тәрәзәдән кичке урамга моң сибелә. Ә Кәшфи сөйли Әллә ниләр сөйли — Узган ел Ташлытау басуында беләсезме нинди хәл булды? Бер тракторны, тракторисы-ние белән җир йотты Халык дерт итә. чулак Абдул йөткереп ала. тәмәке төрә башлый, ә Кәшфи сөйли бирә — Аның өчен чөнки., ул җир куышына туры килгән. Трактор авыр — ул бит әллә ничә тонна, ә теге урынга җир яралганнан бирле андый авырлыкны спытайть итәргә туры килмәгән И һәм шунда баткан теге егет НАТИ белән Аста күл икән. Ж.ир асты күле Казаннан килеп тикшерделәр учуныйлар. Аның өчен чөнки тракторны МТС чутыннан списәйт итәргә кирәк. Аңа акте кирәк Ә актегә МТС бухал- геры кул куймый. Аның өчен чөнки, ул җавап бирә Егет әтиәнисенә бер генә малай булган. Анысына бухалтер бәйләнми Агай-эне шым калып тыңлый — Ә узган ел зәб сукасында ничек булды5 Симет елгасының ярын күргәнегез бармы? Төнге сменада эшләгәндә Мәтәскә Гаптери нинди сырамга калды Руль тоткан килеш йоклаган бу. И һәм нәрсә булды Ызма ыңгырчак ы.чмасы. Брезенттан ясалган 7 8 см киплегенл»ге тасма дип уйлыйсыз? Анык өчен чөнки кеше шул хәтле ияләнә трактор та вышина, инде ул двигатель тавышына рәхәтләнеп йоклый ала И һәм Мәтәскә Гаптери йоклап китә Каграз бер кыз янында куна калып, сме пага чыгар алдыннан төне буе йокламаган була бу \ның өчен чөнки йокламасаң. трактор тавышы гел оета гына Вәт шул Симез ярына килеп җиткәндә генә уянып китсә — текә ярга ярты метр Гаптери ♦ сикерә җиргә Трактор оча Гаптери әле һаман аңына килә алмый. . аның өчен чөнки трактор юк и һәм Гаптери бер үзе Ярдәмчесе килеп § җитә вагоннан чыгып Гаптеринец авыз ачык, ди. үзе берни дә әйтә 5 алмый, ди. - Шактый торгач, теленә килгән бу Көлә, ди Куркудан И һәм 5 әйтә ди — Вәт текә.— ди икән И һәм шуннан сон Гаптеринец үз исеме бетте. Аны хәзер бөтен МТСта Гаптери дип түгел. «Вәт текә» дип ? йөртәләр « Кәшфи ул елны җәй буе шулай аудитория тотты Хвылда укымыш- = -1Ы бердәнбер егет аучы Җәгъфәрнең олы улы Гадел бар иде. ул җәйне Гадел авылга кайтып, берәүне дә шаккатыра алмады Чөнки үзеиен тракторы белән Кәшфи барлыкка килгән, дөньяда трактор һәм Кәшфи * генә бар иде Әллә нинди институтта укып йөргән, авыл урамыннан = велосипедның рулен тотмыйча уза торган, әтисе белән печән чабарга урманга кергәндә чалбарының арт кесәсенә (авыл халкы аһ’ Чалба л рыныц артында кесә бар') блокнот белән авторучка (үзе яза икән!) у кыстырып йөри торган, авылга кайтканда бер кулына чемодан, икенче >- кулына китап тотып, әкрен генә атлап, укый укый урамга килеп керә * торган, ә кайвакыт, әйберләрен салып кайтырга ат туры килгәндә. у авылныи йомшак хәтфә чирәмле тыкрыгына кул аяк белән тәгәрмәч т ясап, гәүдәне мәтәлдереп кайтып кереп, халыкны шаккатыра торган £ Гадел бер тиенгә дә тормаган пүчтәк нәрсәгә әйләнде дә калды Авыл у да трактор һәм Кәшфи генә бар иде. Трактор эшли иде Трактор ва кыйга иде Трактор хәтта эшләмәгәндә дә вакыйга иде Андый көннәр дә булды. Мәсәлән, бер көнне трактор ындыр артында гына сүнде дә туктады Кәшфи сменасы иде Сүнгән трактор янына халык җыелды Кәшфи үзенең ярдәмчесе белән, майга батып, тегесен сүтеп карады, монысын сүтте Колхоз председателе тыз-быз килде, нервланды, ашлык сугу вакыты иде. тракторны молотилкага көйләү өчен кырдан әвеслек К9 күчерү моменты иде Кәшфи дәшмәде, көне буе актарынды Халык га таралмады Үч иткәндәй, әбәдкә дә кайтмыйча көтеп утыручылар булды Габделбарый агай кызыл ашъяулык белән төргән бер савыт аш та алып килеп карады, әмма Кәшфи эндәшмәде Кызыл ашъяулык ны майлы кулы белән этеп кенә җибәрде Председатель кибеткә барып. «Пушки» дигән иң кыйммәтле папирос алып килде Кәшфнгә тәкъдим итеп карады, әмма Кәшфи аны да майлы кулы белән читкә этәрде Көтү кайтыр алдыннан гына HATH төчкереп җибәрде Кәшфи йөгеренде тракторның бер алдына, биш артына төште HATH аның саен ышанычлырак гөрелди иде Габделбарый агай йөгереп килен җитте кулында һаман теге ашъяулыкка төрелгән савыт белән аш иде Кәшфи йөгерен йнрешли. елмаеп, әтисенең ашъяулыгын кире какты һәм председатель янына барып. «Пушки» пачкасыннан берне алды Әтисе бәхетле иде әтисе барында Кәшфинең дә мондый хәрәкәте әлегә беренче тапкыр иде HATH өстенә менеп атлангач. Кәшфи кечкенә генә нотык тотты - Менә 40 ат көчле шушы машина бүген көне буе тик торды Ни өченме дисез? Аның өчен чөнки . машина ул бик нәзберек. Сез карз магыз. шту ул кара майлы тимердән тора дип П һәм авыр, тупас дип Ул аның өчен чөнки гел кеше организмы кебек Менә аның карбю раторыннлн ягулык килә торган каналы бар Диаметры бер миллиметр И һәм шунда бер арпа кылчыгы кергән. Ничәмә ничә тонна авырлыгындагы, кырык ат көчле шушы куәт иясен әнә шул бер кылчык көне буе эшләтмичә тотып торды Аның өчен чөнки., кеше организмы да шулай: күзеңә арпа кылчыгы керсен әле. Эшчеме син? Синнән ул көнне тулык бармы? Трактор гөрселдәп төнге сменага чыгып китте, Кәшфи ул кичне капка төбендә шәһәр алган полководец ролендә чыгыш ясады — Шул арпа кылчыгын тапмасаммы? һи-и-и.. Ничә ат көче ул, белдегезме? Тракторның холкы — нәкъ кеше холкы Әнә Мәтәскә Гап- тери. Быел ХТЗда эшли Подшипникларын каты тарткан. Белем җитмәгәч. Кабыза алмый. Алдан әйләндергән вакытта руль кирегә сугып нишләтте? Сул кулын шартлатып сындырды. Главный инженер әйтә; подшипникларын шулкадәр каты тарттырган ди, әгәр кулына тимичә, башына суккан булса, малаеңа ясин укытасы булыр иде, ди. Аның өчен чөнки тракторны яратып тотарга кирәк Адәм баласы кебек итеп. Хәер, авыл халкы болай да инде кара тимер корсаклы, бакыр бавырлы, пыяла йөрәкле бу машинага тере адәм баласы итеп карый иде 111 Кәшфи белән Ахиярга повестка нәкъ бер көнне килде Ххияр чит якларда ФЗӨ тәмамлап, берничә ел кайдадыр шахталарда эшләп, ике айлык ял алып, туган йортына бер хәбәрсез кайтып төшкән иде. Ул ва кытлыча хәрби учетка басып кайтканның икенче көнендә сугыш баш ланды йортта буй җиткән сеңлесе Айзәрә, олыгайган бәхетсез үги ана яшәп яталар иде. Кәшфи расчет алырга МТСка китте. МТС ишегалдындагы гудок торбасы әллә каян күренеп тора Бу торба иртәнге сигезгә, көндезге уникегә, бергә, кичке алтыга гудок бирә иде. МТС мастерскоенда эшләүчеләр моңа инде ияләнгәннәр, көйләнгәннәр иде. Әмма райкомның яңа секретаре моңа чик куйды колхозчыларны бозасыз, колхозчы сәгатьләп эшли алмый, авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү гудокка корыла алмый, диде. Бичара гудок! Ике-өч ай буе дәшмичә ятим булып утырды да. егерме икенче июнь көнне төш вакытында өзелеп- өзелеп ярты сәгатьләр чамасы елады Аның тавышы Гәр Хуторга да ишетелде, һәм Гәр Хуторның унике йортлы халкы гудокка кушылып яшь түкте. йөрәккә якын МТС коридоры. Шыгырдавыклы яссы идәннәр. Бөтен җирдән автол, солидол, керосин исе килә. МТС кассиры Кәшфигә шактый акча тоттырды. Кәшфи санамады Әллә йөз илле сум ук инде? Аны, тракторист булганы өчен, бронь биреп, менә бер ел инде хәрби хезмәттән азат итеп торалар иде Кәшфи бу халәттән риза иде, броньне юкка-барга, килде-киттегә генә бирмиләр Димәк, ул — кирәкле кеше Әгәр инде маршал Тимошенко үзе рөхсәт иткән икән, Гәр Хутор егете Кәшфи Габделбарыев әлегә үзенең корыч айгыры белән илгә икмәк җитештереп торсын, Ватан чикләрен без әлегә аннан башка да саклый алабыз, дигән икән, димәк, Кәшфи монда кирәк. Ә менә бүген аңа әйттеләр син — тегендә кирәк. Тракторист — ноль бөтен йөздән җитмеш биш процент танкист инде ул. һәм ул кичне Кәшфи бер ычкынып алды. Бичараның үз гомерендә портвейннан башканы авызына да алганы юк иде Кайтты, акчасын әтнәнисенә бирде дә күз алларында бер кара унлыкны кире алды. — Монысы — гүләйткә,—диде. Кызу-кызу өеннән чыгып китте. Әтисе дә, әнисе дә, күз яше агызып, юл хәстәрен күрәләр, ризык әзер лиләр иде. Ахияр, ни йомыш беләндер. Ташлытауга киткән булып чыкты Ике «Перцовка»ны чалбар кесәсенә тыккан килеш Кәшфи унбер йортны да йөреп чыкты Утырып эчәрлек бер кеше тапмады Кызу-кызу урам буй лап йөренгәләде дә, авыл уртасындагы кое бурасы өстенә утырып, бер ♦ яртының яртысын авызыннан гына эчеп куйды. Әтисе гомер буе әйтә с килде югыйсә: шешә авызыннан эчкән кеше харап була, ул бик каты з исерә, дип сөйли иде. Әмма Кәшфигә күңелле булып китте Шунда 5 утырган җиреннән генә үрелеп учлап үлән умырып алды да. шуны чәй- = ни-чәйни, теге шешәнең калганын да хәл итте. Тагы да күңелле булып = китте. Ә көтү кайтканда Кәшфи урамнан җырлап узды 2 Эчмибез без аракыны. 5 Без эчәбез «перцовка», ? Без эчмибез урык-сурык, Н Без эчәбез бер сутка. Читтән карап торган кеше моны гомер буе шулай. Габделбарый а агай сүзләре белән әйткәндә, «гүләйт сындырып» йөргән кеше дип бе “ лер иде Капка төбенә җиткәндә Кәшфи әти-әнисен таң калдырып та гын бер җыр ярып салды Алыйк әле. басыйк әле Америка туласын; J" Алыйк әле сөйгән ярын, Бер утырып еласын. j re Чит авыл кешесе моны, һичшиксез, кызларның башын әйләндереп х йөргән, тәҗрибәле бер мут егет дип белер иде Әмма, Кәшфннең көчле ® градуслы эчемлекне уз гомерендә беренче эчүе булган кебек, әлегә кадәр бер генә кызның кулын тотып та караганы юк иде Әлегә ул үзе дә «Америка туласы» иде. Кичеи ул урамны тагын бер әйләнде, теге «Перцовка»нын икенчесен ул, Ахияр белән эчәрмен дип, кесәсендә йөртә иде, Ахияр һаман кайтмады «Перцовка» җылынып бетте. Кәшфи тагын кое бурасына утырды Кычкырып җырлады Без үзебез Уф-фаныкы. Уф-фада тормасак та, Үк-кеиеч-чси калдырмадык. Бик матур булмасак та. Аннан кычкырып елады Кайтышлый чулак Абдул белән сөйләшеп бәхәскә керде Бернинди начар уе юк иде. болай гына чулак Абдулнын күлмәк җиңеннән тотты — Аның өчен чөнки.. Аның өчен чөнки,—дип кабаланганда, чулак \бдул аның кулына сугып та җибәрде. — Минем күлмәк җиңенә ябышырга яшен баш әле. - диде Абдул, кыза төшеп — Ә?—диде беркатлы Кәшфи.— Ә? — Кәҗә б мә! — диде Абдул да Шунда Кәшфи. чайкалып китеп, чулак Абдулның күлмәк якасына кбарып ябышты Монда да начар фикере юк иде Тегесе исә таза кулы белән (ә чулак кешенең таза кулында ике кулның көче була) Кәшфигә салып ук җибәрде Кәшфи. бичара, сөрлегеп китеп, чирәмгә барып та төште һәм. бәхетсезлегенә каршы, сыер тәлинкәсенә яңагы белән чум ды Шул ягудан торып маташмады Кычкырып елап җибәрде — Подшипникны мин эретмәдем. Минем сменадан соц бит ул! Аныц өчен чөнки Миннән соц бит Аның өчен чөнки.. Танышка Кәшфинец әти-әнисе йөгереп килде Чулак Абдул дер-дер килә иде. Габделбарый абзый малайның бүгенге хикмәтләре шулай булып бетәчәген белә иде. Лбдулга әйбер-кара әйтмәде, әмма Кәшфи нец әнисе Шәмсениса түти җикеренде. — Ул — тракторист! Районга барып әйтсә, нишләрсең? Ул бит юк- бар кеше түгел! Кара эшче дип белдеңме әллә син аны? \к эштә эшләгән хөкүмәт кешесенә ничек кулың бара? Сабый бит әле ул! Кәшфи үкереп елый иде. — Аныц өчен чөнки... И һәм дә... Көтүдән кайтышлый койма буйларында кычыткан умыргалап йөргән бер сыер Кәшфинец сөяп куйган «Перцовка»сын аударды. Кызылга буялган үләнне күзен алартып, ямьсез итеп «поф» килеп бер иснәде дә, аунап яткан Кәшфигә таба борылып: — Өм-м-м! —дип мөгрәп куйды. Сыер телендә бу инде, бер дә шиксез — Юк. эчмим м' Яратмыйм-м! — дигән сүз булгандыр .. Шул көнгә нәкъ бер ел тулганда Горький шәһәрендәге госпиталь дән Габделбарый абзый белән Шәмсениса түтигә бер хат килде, ма лайның балтыр сөягенә снаряд кыйпылчыгы эләккән, гипста ята икән Кәшфи үзенең ничек яралануын, снаряд кыйпылчыгы бәреп еккач, ор ганизмының һәр өлкәсе ниләр кичергәнен, нәрсә уйлаганын, госпиталь дә операция вакытында ниләр булганын озын итеп, бик зур төгәллек белән хат язган иде. Анда, мәсәлән, мондый җөмләләр бар иде. «Шуннан соц носилкадан төшерделәр и һәм дә сразы операция өстәленә салдылар Аңарчы ике санитар кыз (берсе безнең яктан икән, егерме икенче елгы, Сәрия исемле, үз теләге белән сугышка килгән, әтисе колхозда агротехник икән) чалбарны телеп алдылар, миңа бик оят булды Дөрес, бөтенесе кан иде, аның өчен чөнки снаряд сколкысының баш бармак бите хәтлесе эләккән, менә шулай ялангач көе өстәлгә салдылар Аннан наркоз бирделәр и һәм дә мин аңны җуйдым Аныц өчен чөнки. .» Хат ахырында бер җыр да бар иде Уфа яна. Уфа яна. Төтенгә күмелмиме? Янам гыйшык утларында. Төтене күренмиме? Шәмсениса түти бу хатны өйләренә килгән бер кешегә укып елый һәм һәрвакыт бер төзәтмә кертә иде: — И, бала. бала.. «Янам хәсрәт утларында» димәкче булган инде ул. Дару белән башы миңгерәүләнеп беткән инде аның... IV Ахияр сугышны элемтә отделениесенец командиры буларак тәмам лады. Сугыш кырларында ул күтәреп йөгергән катушкалар. кышкы салкын төннәрдә чыбыкның өзелгән урынын эзләп шуышулар. Сине ашыктыралар, элемтә ротасының командиры взвод командирын кыз дыра, взводныкы — отделение командирын.. Актык чутта аларнын бөтен киеренкелеген бер-ике солдат, яисә бер сержант хәл итә. Ахияр әнй туларның берсе булды Киеренке, мең мәшәкатьле эшне күп вакыт ут астында, былчырак ярып, катканактан шуышып, мәетләр, яралылар арасыннан үрмәләп башкарасың. Ахияр берсендә катушка кигән көе баш күтәрә алмыйча ятты Фрицның прицелына эләккән иде. Пуля ■ ык тык итен Ахияр ышыкланган, саперлардан җирдә аунап калган бер киштәгә тия иде. ул киштәнең юанлыгы башны да каплап бетерми иде Ә задание - ашыгыч - әле генә алга күчеп оборона тоткан рота белән КП арасында элемтә урнаштырырга кирәк иде Үткен күзле фрицны дөньяның иң әшәке сүзләре белән сүгеп Ххияр биш минут, ун минут ятты Нибары егерме метр араны йөгереп узарга да иңкүлеккә тәгәрәргә кирәк иде Ун минут элемтәсез тору ротаны һәлак итүе мөмкин ♦ иде һәм Ахияр түзә алмады, кинәт кенә сикереп торды да. бөтен гәүдәсен турайтып, эре-эре адымнар белән торып йөгерде Үзенчә планы | бар иде: пуля башка яки йөрәккә тимәсә. теләсә нинди яра белән дә 5 ул катушканы сүтеп, чыбыкны илтеп җиткерәчәк Пуля разрывной тү- - гел иде, киштәгә эләккәннәреннән ул моны чамалады Егерме метр i араны ул бәлки дүрт-биш секундта узгандыр, әмма бу секундлар, бу -■ ара ана бөтен бер гомер булып тоелды Язмыштан узмыш юк' Ике пуля бер бер артлы чак -чок итеп аркадагы катушканыц тимер тәлнн- ? кәсенә бәрде Соңгысы бик каты бәрде һәм Ахияр, янга чайкалып ки- ? теп, мәтәлеп барып төште Әмма ул инде үзәнгә мәтәлгән иде Тагын = дүрт-биш минуттан Ххняр инде, трубканың рычагын кысып, тынына . буыла-буыла кычкырып ята иде. — Сокол! Сокол! Я - Ястреб! Как слышите? Как слышите? Прием “ Теге яктан тыныч таныш ишетелде = — Я — Сокол. Слышу тебя хорошо Старик все видел Выражает * свое удовольствие Прием Элемтәче әнә шундый мизгелдә бөтен михнәтен онытып тора s Ахияр сугышны Венада тәмамлады Венаның сихри паркларында сугышның эзе дә юк иде Үтелгән озын солдат юлын искә төшермәгән J дә, монда үзеңне бөтенләй икенче үлчәүдә, икенче масштабта сизәсең. > җир оҗмахы шушында кебек тоела Кырык бишенче ел. Вена мае Вена июне кебек шатлыклы матур көннәр бу тормышта башкача бул мае кебек тоела иде Үги ана бик нык картайган, бетеренгән Айзәрә күрше район кешесенә кияүгә чыккан иде. Үги ана улы кайт канга шатланды, үзенең хәсрәтен сөйләп, эчен бушатты Бер серен заманында Ахиярнең әтисенә Гарәфи агайга сөйләми калган икән Моннан бик күп еллар элек ул. кайнанасы белән килешә алмыйча, дөнья күчереп ызгышып, имчәк баласын ташлап киткән булган икән Бала авыру, хәлсез һәм бик елак булган, яшь килен, бу бала барыбер яшәми инде, дип кайнанасына шуны калдырып үч алган Шул китүдән эзләр югалган, ул яклар белән элемтә өзелгән Әмма менә хәзер, су гыш бетәсе елны гына. Ташлытау базарына килгән кешеләр аркылы теге ерак яктан Гау ягыннан бер хәбәр ишетелгән Факия җиңгинең баласы исән ди һәм айның ундүртенче кичәседәй көләч йөзле, сылу бер кыз булып үсеп җиткән Факия җиңги шул хәбәрне ишеткәч, төн йокысын югалткан, ун елга картайган һәм апрель аенда йортын, мал туарып күршеләргә ышандырып, яшьлек хатасы эшләнгән Тау ягы авылына чыгып киткән Күз яшей түгеп, кешеләр алдында үзенең гае бен сөйли сөйли кызын озак эзләгән Кыз аннан күптән киткән һәм Паратск шәһәрендә гегү ар^лендә эшли, тулай торакта яши икән Факия җиңги анда барып чыккан, көне буе артель, тулай тораклардан эзләп йөри торгач, ниһаять, кызы белән күрешкән \ны кочаклап, озак елаган, йөрәге тоткан, дежур сестраны чакырганнар, дарулар биргән нәр Әмма, күпме генә еламасын Факия җиңги, кыз аңа «әни» дип дәшмәгән һәм чәй эчергәч — Сез ипчәдәге поезд белән китәсез? дип сораган Кәшфн моннан ярты ел элек үк кайткан, теге ярасыннан соң әле тагын бер яраланган — ни хикмәт — пуля шул ук аякның шул ук уры ныннан пт умырып узган икән Моны сөйләгәндә икесе дә көлештеләр Кәшфи бу хәлне үзенчә ацлатмакчы булып карады — \ныц өчен чнн п болан ул. старшина Бер эләккән урынга пуля и һәм дә снаряд сколкысы Әмма юньләп аңлата алмады. Венадан ук кайткан солдат күчтәнәче башына киткән иде Кәшфи — һаман шул Кәшфи икән Сугышка беренче тапкыр кергәндә боларнын колоннасын фашист авиациясе бомбага тоткан Кәшфи шунда җир һәм кү^нец ут белән тоташканын күреп, ниндидер мизгел дә куркудан аңын югалтып алган һәм нәзер әйтеп ташлаган бу сугыштан исән-сау кайтсам, сыерны суеп, бөтен авыл халкына аш уз- дыртыр идем, дигән. Кайткач, бу нәзерен әти-әнисенә сөйләгән. Габделбарый абзый каршы торган ничек инде карап торган сыерыңны тик торганда суясың? Сыер хәтле сыер бит ул1 Әнә узган кыш чулак Абдулның бура хәтле сыеры зыянлады Нинди авыр елда ач калдылар Ә монда — тап-таза сыерны' Шәмсениса түти, диндар кеше, ул вакытта каты торды, бозавы кала, берике елга түзәрбез. баланы нәзере тотарга мөмкин, диде Кәш фи һаман да бала иде әле һәм сыерны корбан аена туры китереп суйдылар Корбан чалганда Шәмсениса түтинең таләбе буенча Габделбарый агай абзар артында ярым кычкырын азан әйтте Шәһәрдә йөкче булып эшләгәндә, яшьлегендә, аз-маз Күл буе мәчетенә ййргәләгән иде. шул вакытта ишеткәләгән азанны ватып җимереп хәтерендә яңартты кулларын колакларына күтәрде дә кыйблага карады — Сөбхан алла, сөбхан алла әшһәде ән-лә илаһе илля-аллаһ! Вә әшһәде эн-лә Мөхәммәде рәсулулла а-һ! Чулак Абдул белән ике мужик нәкъ шул вакытта абзар артындагы саламга Акбашны гөрселдәтеп ектылар Акбашның соңгы тавышы Габделбарый абзыйның соңгы авазы белән бер булып яңгырады — Ым-му-а-аһ! Габделбарый абзый азанын тәмамлаганда елый иде. — Хәййә галь-әс-сала-аһ! Хәййә галь әл-фәла-а аһ! Ул көнне бөтен Гәр Хутор Кәшфине мактап, ике чиләк сөт бирә торган Акбаш белән Габделбарый абзый һәм Шәмсениса түтине кызганып. туйганчы ит ашады Шәмсениса түти бөтен авыл хатыннарына ул кичне китап сөйләде. Кәшфи дә керә-чыга моны тыңлап йөрде. Бу тантаналы хәлләрнең барысы да Кәшфи исән кайту хөрмәтенә иде. Кәшфи кич буе урамда капкадан-капкага йөрде. — Сыер — трактор түгел ул Әле теге елны Мәтәскә Гаптери трак торып да текә ярдан очыртты. II һәм шуның белән сырамга калды Аның өчен чөнки сыер — була да. бетә дә ул Ә трактор и һәм дә техника бик кыйммәт әйбер ул.. Ахиярны военкоматка учетка керергә барган җиреннән үк туп-ту- ры райкомның гомуми бүлегенә җибәрделәр. Бүлек мөдире — тәмәке тарта торган гимнастеркалы хатын-кыз берничә вак-төяк сорау бирде дә. ярды да салды — Связист мени сез? Связист мени? ВКП(б) члены дамы? Белеме гез ФЗӨ? Менә нәрсә, иптәш связист. Анкета тутырыгыз Юк. юк. нинди ул Соликамск ягына җибәрү сезне Анда үзләренең пермякләре җитәрлек. Шту сез. Хәзер мин сезне беренче янына алып керәм. Хәзер РИК председателенә генә чылтыратыйм әле. Шту сез—Соли кам- скига... һәм ул трубкага үрелде — Сеңелем Фәхриев белән тоташтыр әле Иптәш Фәхриев! Бер бүлмә кирәк Ничек кирәк? Очень просто. 8— 10 метрлы Бар бит синен - Нәдершиннан бушаган? Әйдә, мухлевать итмә эле, пожалуйста Кадр — синеке Әйе, туп-туры синеке Килештек, хәзер ук кереп чыга алсаң, әйбәт булыр иде Килештек . Икенче көнне иртәнге сәгать җидедә \хияр уз гомерендә беренче мәртәбә өстәл янына килеп йомшак урындыкка утырды һәм кабинет почмагындагы озынча биек көзгегә карады Көзгедә куе кара чәчле. ♦ кин җилкәле таза бер начальник күренде Ул начальникның күкрәген дә орден һәм өч медаль чыңгылдап тавыш биреп алдылар Начальник- з иың өстәлендә йомры агач трубкалы биек телефон аппараты бар иде < Нәкъ шул секундта ул аппарат җыйнак кына зеңгелдәп алды һәм = Лхияр, каушап китеп, трубканы колагына терәде — Начальник районного узла связи Гарафиев слушает Прием I Фу, чорт! Нинди көлке хәлдә калды бит Гомуми бүлек мөдире Таҗиева икән. Елмайганы сизелде — Как меня слышите? Прием.-дип шаяртты Ахияр шунда аңлады Таҗиева — фронтовичка һәм. һичшиксез. - элемтәче икән ф Шулай яңа тыныч тормыш башланды Мең тугыз йөз илле бишенче елның 30 мартында партия райкомы £ иың киңәйтелгән бюро утырышы булды Бюрога райондагы барлык ? подразделениеләрнен (Таҗиева шулай дип доклад ясады) җитәкче » ләре чакырылган иде Монда банк управляющие, сәламәтлек саклау ; мөдире, заготзерно, крахмал заводы директорлары, юл төзү бүлеге х мөдире, райпо председателе, ашханә мөдире, прокурор. 1удья. медучн 7 чище директоры һәм башкалар бар иде Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә- моннан биш көн элек булган Үзәк Комитет һәм Министрлар Советы карары нигезендә авыл хуҗа лыгын кадрлар белән тәэмин итү, колхозларның материаль техник ба засын ныгыту мәсьәләләре. диде беренче секретарь - Рөхсәт итегез бу мәсьәлә буенча башта миңа сөйләргә Мин бер сәгать вакыт алыр мын,—диде һәм колхозлардагы терлек азыклары җитештерү, иген уңышы алу, ит-сөт продуктлары җитештерү турында диаграммалар. |рафик сызымнар буенча сәгать буе доклад ясады Пнз гектардан куп мс уңыш алу, үзкыйммәт, рентабельлелек мәсьәләләрен утырышлар залындагы иптәшләрдән күбесенең беренче ишетүе иде Фикер алышу ларда Беренче секретарь җай белән сүзне колхозларны җитәкче кадр лар белән беркетү мәсьәләләренә борып җибәрде Сөйләшү, сораулар чыгышлар башланды Карагыз инде ул «Яна юл» колхозын,- диде банк управляю щие Ул Гыйннятовадан нинди рентабельней көтә алабыз’ Колхозчы бит аннан пәридән курыккан кебек курка хәзер Тәмам деспотка aft ләнгән бит Ул сипа иген уңышын күтәрү турында уйлап та карамын аның бөтен максаты аның алдында кеше калтырап торсын Ә калты pan торган кеше производствода беркайчан да юньле нәтиҗә бирми Син аның шомарганын шуннан гына бел колхоз җыелышында поста новлепиене чип чиста буш кәгазьне кулына тотып укый бит ул Управляющий шуны сөйләп, урынына утырмакчы гына иле. Беренче ана реплика ташлады Я, әтәч булып кычкырдың, таңын да аттыр инде. диде Управляющий бер секундка аптырабрак торды да. сүзне*! мәгънә сеп тиз төшенгәнен.) шатланып, елмайды. Ә. иптәш секретарь, мин анда быел җәй буе уполномоченный булдым. Ул хуҗалык таркалган, беткән. Аны, минемчә, заготскотның ярдәмче хуҗалыгы итәсе, и шуның белән эш бетте. Беренче мәгънәле, әмма усал елмайды. — Ә нигә хуҗалыкны бетерергә? Минемчә, Гыйниятованы азат итеп, аның урынына сезне тәкъдим итәргә... Банк управляющие башта агарынды, аннан битенә кызыл тимгелләр чыкты. Утыра алмыйча торды. — Нинди тәкъдимнәр булыр,—диде Беренче, бюро членнарына карап.— Ә впрочем, тәкъдимнәр — соңыннан. Әйе, банк управляющие «Яна юл» колхозын хәтерли Беренче тапкыр ул анда июнь аенда барып төшкән иде. Авыл халкы аны «полнай- муч» дип йөртте. Алар белән районда сөйләшкәндә мәсьәлә гел «партбилетны чыгарып салу» тирәсенә барып терәлә. Әйе, управляющийны бер тол хатынга квартирга урнаштырды председатель Сәкинә. — Зөбәйдә,— диде,— бу иптәш — район вәкиле, әйбәт кара, теге- сенбусын жәлләмә.. Мин продукты җибәрермен. Зөбәйдә, бичара, амбардан, «полнаймуч» өчен алып кайткан юк-бар ризыкка үзеннән дә әллә ниләр өстәде, һәм Сәкинәнең сүзен закон дип белеп (тегесен-бусын жәлләмә!) — аптырагач, урынны да бергә җәйде Әмма ятар алдыннан гына управляющий кырт кисте: — Мин,— диде,— Зөбәйдә, сине аңлыйм, но мин район вәкиле һәм мине тегенди-мондый юлга кертергә маташма Зөбәйдә, җиңел сулап, урынны күчерде Иртәгесен ул фермасына торып йөгерде, уполномоченныйга бәрәңге кыздырып, аш җылытып, чәй кайнатып калдырды Сәгать сигезләрдә генә уполномоченный җәйге утарга килде яхшы йоклаган, яхшы ашаган. ял иткән кешегә охшаган иде Тегеләй итте, болай итте, савым белән кызыксынды, нидер язгалады — Бу сыерың күпме сөт бирә?—дип сорады уполномоченный, зур бер кара сыер янына блокнот белән килеп туктап — Бу — бер грамм да бирми. — Ничек бер грамм да? — Ә менә шулай. Ул — кысыр. Уполномоченный өч тонналы йөк машинасы кадәр зурлыктагы үгезгә карап алды Зөбәйдәгә сорау катыш карады Зөбәйдә һаман әле. күтәрелеп карамаган көе генә, фляга юа иде. — Ә бу? — диде уполномоченный. Зөбәйдә, шалтыратып, фляга капкачын япты — Ул — район вәкиле, аңа ярамый,— диде — Аны әле күптән түгел генә племсовхоздан җибәрделәр Пленумда банк управляющие шуларны хәтерләп куйды. Сүзне прокурор алды 25—26 яшьләр, һәйбәт мундирдан, күкрәгендә ромбик. — Партия райкомы бюросыннан мине райондагы иң артта калган колхозга җибәрүләрен сорыйм,— диде прокурор Егет шәһәрнеке иде. бераз шигәеп караучылар булды Сәламәтлек саклау бүлеге мөдире — затлы күзлекле, ак йөзле интеллигент, илле яшьләр чамасындагы кеше — Әгәр партия райкомы шулай кирәк таба икән, мин, коммунист буларак, теләсә кайсы хуҗалыкка барырга әзермен Авыл хуҗалыгын беләм дип әйтә алмыйм, әмма институт тәмамлап, монда килгәндә мин әле авыруларны да белеп бетерми идем,— диде Моның тәкъдимен хупладылар, әмма рәвешенә караганда бу ак йөзле нечкә кешегә бер дә хуҗалык тапшырырлык сыман түгел иде Мәсьәләне конкретлаштыра башларга вакыт җиткән иде Авыр шыгырдап, урыныннан Ахияр торды — Мин барысын да аңладым, иптәш секретарь.— диде ул — Бодай гына, әзерлексез генә чыгарып җибәрмәсләр бит? — Өч атналык ашыгыч курслар ачыла.— диде Беренче Авыл ху җалыгы институты базасында. Аннан берәр алдынгы колхозда ике ай стажировка узасыз. ф — Алайса, «Яна юл» га мине җибәрегез — туган ягым Үз авылым Гәр Хутор да шуларга кушыласы икән, дип ишеттем Беренче конкрет тәкъдим конкрет рәвештә кабул ителде Банк < управляющие җиңел сулап куйды Аннан прокурор егет, юл бүлеге мө = дире, райфо мөдирен конкрет колхозларга тәкъдим иттеләр — Сезне бик почетлы исемегез белән котларга рөхсәт жтегез,— диде 2 Беренче — Партия Үзәк Комитеты авыл хуҗалыгына 30 меңләп кадр _ җибәрү турында карар кабул итте Сез — утызмеңчеләр. Рәхмәт сезгә, ? иптәшләр Менә коммунистлык шунда күренә дә инде яхшы атка бар 5 кешенең дә утырасы килә, яман аттан читтәрәк йөрисең Коммунистлык = иң беренче чиратта ин авыр мине үз өстенә алып башка тарга жи ф ңеллек тудыру дигән сүз. Рәхмәт, сезгә, иптәшләр Илле бишенче елның көзендә Ахияр стажировканы тәмамлап кайт - ты. Озак көттермичә райком инструкторы аны «Яна юл»га алып китте = Арган, йончыган, сугыш имгәтүләреннән әле дә төзәлә алмыйча чак чак 2 бара торган эреле-ваклы дүрт авыллы ике колхозны берләштереп, исе ’ мен «Яна юл» калдырдылар һәм үзәген Колан Кырга күчерделәр Бер ' ләшү җыелышына Гәр Хуторлар ла килгән иде Колхозчылар бу бер ләшүгә каршы килмәделәр Колхозның бу көе бара алмаячагын, нәрсә у дә булса эшләргә тиешлеген барысы да аңлыйлар иде Дөрес. Гәр Ху ' торлар бераз шигәеп калдылар алар, сугыш вакытында да зур ачлык ’ күрмәгәннәр, хәзер дә хуҗалыклары таза гына Кәшфи ел саен МТСтан • үз колхозларына билгеләнә һәм бөтен басуны бер трактор белән хәл * итеп бара икән Кәшфинең фидакарь хезмәте турында соңгы елда рай он, республика газеталарында берничә тапкыр язып чыктылар Ахияр моны күзәтеп бара иде /Кыелыш беткәч, Кәшфи анык белән кнлеп күреште — Өйләндеңме әле, юкмы? Ничә ел күрешмәгәнгә?’ дип сүз баш лады ул — Председатель кешегә өйләнми йөрү килешми Хатын-кыз белән и һәм дә кызлар белән эш итүе кыен булыр Кәшфинең хатыны бик уңган булып чыккан бер малай, әллә ника дәр кыз үстерәләр икән — Пичек алай? дип гаҗәпсенде Ахияр - Елына бердән дә артык туры килә түгелме сон? Кәшфи җитди рәвештә аңлатып китте — Аның өчен, шулай ул, туган сугыш вакытында илебез н һәм дә җир шары күпме кеше югалтты Табигать шуны чөнки тигезли - Табигать тигезләр инде, ә менә сез ничек өлгерәсез? Аның өчен болай. туган ике тапкыр игезәк бала тапты хатын II һәм дә кеше рәтеннән өч бала менә сиңа җиде Әйдә тусыннар, ашарга икмәк күп Узган ел бөтен МТСта ин күп икмәк алган кеше ми i булдым Анын өчен йомшак парга күчереп исәпләнгәндә минем күр сәткеч Аннан шунысы да бар. картлар әйтә бит әле ходай иман бир сен дә кибән бирсен, дип һәр бала дөньяга үз ризыгы белән туа Әле менә соңгы кызым Рәхимә туган көнне генә алыйк Шул көнне МТСта идем үзем Һ һәм кулга премия тоттыралар Дүрт йөз сум Кайтсам - кыз туган Үз бәхете белән Әле хатын тагын берне алып кайтам, ди Балалар бик таза «н һәм дә* бнк акыллы булып үсеп киләләр икән Ахияр аңа кызыгып карап куйды үзе гаилә бәхетенә нрешә алма ran кеше бәхетле ата анага һәрвакыт кызыгып карый Ахияр да өйләнгән иде Элемтә бүлегендә инженер булып эшләүче шәһәр кызы — Сольмага өйләнгән иде. Әйбәт кенә яшиләр һәм бер малай да үстерәләр иде. Әмма райком бюросыннан кайткан көнне гаиләдә бик ямьсез сөйләшү булды — Син теләсәң нишлә, мин авылга баручы түгел, нигә мин малаем ны бәхетсез итәргә тиеш? — дип Сольма каршы чыкты. — Суң бит мин дә авылда туып үстем?! — Син дә, сугыш булмаса, шунда изелеп калган булыр идең инде. Бу сугыш бик күп кешене күтәрде... Мондый дәрәҗәдәге бәхәсне дәвам итеп торудан файда юк иде Ахияр курсларга начар кәеф белән китте. Курсларны тәмамлап кайткач, беренче кичне үк аш янында Ахияр, улы Рамилнең йомшак муеныннан кочаклап, сорады — Улым, авылга күчәбезме? — диде. Малай әтисенең тез арасыннан чыгып китәргә бер талпынды, чыга сы итмәде, әнисенә күтәрелеп карады. Аннан, әнисенең карашы белән очрашкач, акрын гына, башын түбән иеп кенә әйтте. —Дәү әти белән дәү әниләлгә балам Шәһәл мәктәбенә укылга келәм,— диде. Аннан аяк арасыннан шуып чыгып китте, аш янына утырмады Ахияр ашның тәмен тапмады: әллә кайнавы җитмәгән, әллә тозы чыкмаган иде. Хатын-кызны белмәссең. Гадәттә, ирләрдән акыллырак, перспективаны ирләргә караганда тизрәк билгеләүчән булалар хатыннар. Әмма, хатын-кыз кайвакытта шул дәрәҗәдә кирегә эшләп куя — гаҗәпкә каласың. Бер караганда ул ирен уздырып, үзенең өстендәге актык пальтосын салып, каенсеңлесенә бүләк итә ала икенче караганда шул каен- сеңлесенә өч тиенлек трамвай талонын биргәнен күреп иренә бәйләнә һәм ямьсез тавыш чыгара. Ник алай? Сәбәп нәрсәдә? Моны башка кеше түгел, хатын-кыз үзе дә белми Әйе, ашның тозы, чыннан да, чыгып җитмәгән икән... VI Кәшфи олы малае белән байтак борчу күрде Өметләр зур иде, нә селне дәвам итәргә тиешле бердәнбер ир бала шул. Малай я укы.мады, я армиягә барып, кеше балалары сыман солдат була алмады, я юньле һөнәр өйрәнмәде Кәшфинең нәселне лаеклы дәвам итәр дигән өмете аңарда иде. Тавис тракторга кызыкмады. Сөйләшү ягына исә гел эредән булды Ора алмаган олы күсәк күтәрер дигәндәй, Тавис, әтисенең дәрәҗәсенә аркаланып, гел зур эшләр турында сөйләште: менә быел йорт салам («салабыз» түгел), мунча бурыйм, сыерны алыштырам, фәлән-төгән дип кенә сипте Чынлыкта исә боларны Кәшфи эшли иде. Малай ат җигеп, төрле эштә йөрде. Күбрәк фермага фураж ташыды. Гәр Хутор бригадасында сарыклар һәм таналар тотыла иде. Бер кыз белән дә йөрмәде, шулай да бер көнне җилләнеп кайткан җиреннән кинәт кенә өйләнү турында сүз кузгатты. Әти-әнисе аптырап калдылар Нинди өйләнү? Япь-яшь көе? Дөнья күрмәгән көе? Әле бит идән тулы бала-чага. Өйнең кайсы почмагына таба атлыйм дисәң дә, үрмәләп йөргән балага сөртенәсең Әле икесе идәндә оек башы белән гел юеш эз сызып йөриләр. Әмма Тавис кызган иде. Сүз китте. Тавис каядыр ашыгыч кына ба рып килде, чулак Абдулларга кереп чыкты ахырысы — бераз өстәп алган иде. Сүз тагы да ямьсезләнде, малай кычкыра ук башлады. Олы кыз Рәсимә дә өйдә иде, абыйсы ятсыз сүзләр сибә башлагач, торып, өйдән үк чыгып китте. Малай тәмам туарылды. — Сез....—диде ул исерек күзләре белән әле әтисе, әле әнисенә та ба карап, — сез Үзегез гомер буе бала үрчетеп (ул ямьсез сүз әйтте), рәхәтләнеп яшисез, ә мина калгач, рөхсәт юкмы** Демократия шул бу ламы? Шулмы? Икегез дә путчист сез, белдегезме шуны5 Реваншистлар' Малай дулап чыгып китте, ата-ана телсез калды Бу нигездә мондый ♦ ямьсез тавышның беренме чыгуы иде. Ә төн уртасында Кәшфи белән £ \сия капка тавышына сискәнеп сикереп тордылар Тавис шаулый иде. ? Габделбарый абзый белән Шәмсениса түти почмак якта шыпырт ятты- * лар „ ө — Сез! — дип кычкырды ул ишегалдыннан ук — Сез! Менә мин а сезне кадаклап куйыйм әле! Сезне кадаклап биклим дә. үзем кыз алып 2 кайтам! Бүген кич үк! ш һәм ул ишеккә килеп, йорт ишеген шап итеп ачты да, куркынып х калган ата анасын күргәч, гөрселдәтеп ишекне япты һәм зың-зын нтеп 3 ишеккә кадак кага башлады Чүкеч белән тышкы яктан суккан саен са- “ ры чыршы ишек тә, таза ишек янагы да. озын кадак та сыкрый һәм ♦ итеп елый сыман идеа Почмак якта Шәмсениса түти берөзлексез догасын укыды. Тавис исә, ишекне кадаклап бетерүгә, юкка чыкты Төн узганчы Тавис шулай әллә ничә гаиләне, әллә ничә кешене дер £ селкетеп алды < Кичке тугызда ул инде үзләреннән унбиш чакрым ераклыктагы н Өч иле авылында иде. Анда чулак Абдулнын туганнан туган кызы — * юаш, эшчән укытучы кыз Люция бар Абдул әйтүе буенча. Тавис мон- г нан бер атна чамасы элек, узышлый гына кергән булып, аларда ат « ашатып чыккан һәм кызны шунда күреп ошаткан иде Кайтты, Абдул- * га сөйләде Кәшфиләр бу турыда берни белмиләр иде әле. Чулак Абдул т әйтте — Кич мәктәптән кайтканын гына саклап гор син аның, атын таза бит, бер чөңгерсәң, кайтып җитәсең, — диде Тавис шулай эшләде дә. Кич иде, мул карлы кышкы җылымса бер кнч иде. Капка тирәләре көрәлгән, стена итеп өелгән карга тәрәзәләрдән мул яктылык төшә, тыкрыклар, йорт артлары дөм караңгылыкка чумган Люция китап дәфтәрләрен кочаклап, шыгыршыгыр атлап, өенә кайтып бара. Кайтып житәргә ике генә өй кала, караңгы тыкрыкта нәрсәдер шыгырдап алды \тмы, чаналы атмы? Шул арада тыкрыктан — Люция! —дигән ипле, әдәпле тавыш ишетелде Бернидән дә шикләнмичә, кыз шунда кереп китте Китте һәм люцерна түшәлгән чанага ничек барып төшкәнен, таныш булмаган егетнең атка ничек чөңгергәнен сизми дә калды Урам баганасындагы фонарь көлтәсен үзе нә йоткан күк йөзе кинәт кенә артка таба шуа башлады Кычкырырга тыны буылды, әлегә бер ни дә эшли алмады Тик колак кына ишетә иде чана шыгырдый һәм-дугага чек-чек нтеп. боҗра бәрелә, димәк, ат юыртып бара Китап дәфтәрләр чәчелеп калды Алтынчы класста бүген генә яздырган диктант Чирек йомгагына бу диктантта алган билгеләр нигез буласы иде. Ә дуга боҗрасы һаман чек чек бәрә, тоцкъ-тонкъ итеп ат эче селкенә, димәк, һаман юырта. Бераздан кыз тын алды, тн рән нтеп бер сулады да кычкырды — Туктат атыңны! Туктат! Син нинди жулик' Туктат, диләр сиңа! Әмма егет туктатырга җыенмый иде Ул арада ат үзе акрынайды, як якга кара стена барлыкка килде Урман юлына кергәннәр икән Тук-та-а-а-т! Кыз кычкырып елый башлады Урман кайтаваз белән жавап бирде. Егет атны туктатты. Кызның өстеннән кулын алды. Инде торырга, йөгерергә мөмкин иде. Өчиле урманы авылдан нәкъ ике чакрымда Ләкин ая.ларыны i хәле юк иде. Ь.. арада егет телгә килде: — Мин Тавис. Гәр Хутордан. Абдул абзыйны '"пәсеңме? Мин — күршеләре Бер көнне сездә булдым ич мин! И :де ыдынмы? Таныдың ич инде! — Жулик син. белдеңме шуны! Надан тәре! Адәм актыгы син! Мин — югары белемле укытучыга, комсомолкага, син наданның ничек кыюлыгы җитте? Бор атыңны хәзер! Бор, дим. бо-о-о-о-р! Кайтаваз яңгырады: — О-о-о-р! Егетнең надан булып күренәсе килми иде. Тәмәкесен кабызды да сөйләп китте: — Ни бит. Люция, халык бар бит. Хәзер инде сине кайтарып куйсаң да. үзең кайтсаң да — даның чыкты. Кияүгә барып кайткан, дигән данны күтәрәсең киләмени синең? Аннан соң атны ул якка боручы да түгел инде без. Без атны бер генә якка таба куабыз Барыбер даның чыкты инде синең... Халык әйтә: капка керсә, катын була. ди. Төн караңгы, урман эче куркыныч, егет таза куллы, Люция ябык кына, кош сөякле генә җыйнак бер кыз иде. Нишләргә? Нишләргә? Кыз ялына башлады: .•— Тавис! Зинһар дим, зинһар! — Нәрсә сорый иде ул егеттән, моны үзе дә белмәде.— Зинһа-а а-p!— Кыз котырынып елый иде. Урман җавап бирде: — А-а-а-р... Тагын боҗра тавышы, тагын тоңкылдап ат эче селкенүе, тагын эчпошыргыч итеп чана шыгырдавы. . Ике кайнана янына шулай итеп килен төште. Алар кайтканда ишекнең кадагы алынган иде. Алкәннәр моңа шатланмадылар Ут яктысында күрделәр: бу — тирә-юньгә матурлыгы белән дан тоткан Люция. Чулак Абдулларга нәсел тиешле кыз иде. Болар, әлбәттә, пар килмәгәннәр. монда нәрсә дә булса булган, бу — ризалык белән эшләнмәгән. шуңа күрә әнә кызның күзләре шешенеп беткән иде Кыз берни әйтмәде, чәйгә утырмады, аны йокларга каен сеңелләре янына салдылар йортта ул көнне каенсеңелләрдән башка берәү дә йокламады Люция. бичара, төне буе үксеп яшь түкте... Кемдер урта бүлмәгә утырып, заочно гына никах укыды Ахырысы. Шәмсениса түти кемгәдер кунакка килгән очраклы бер хатынны өстерәп алып кайткан иде. Теге хатын гарәпчә-татарчаны бергә кушып урды гына Моңа, әлбәттә, беренче чиратта Шәмсениса түтинең эче пошты. Халтураны тумыштан яратмый иде. Ә «узгынчы абыстай» ура бирде. Әти-әнисеннән намаз, дога рәтен ишетеп үскән Кәшфи дә сизде: бучи калдырып сөрүче иде. — Әлхәмдел-иллаһи колһуаллаһы самадэл-ләм ялиде я әрхәмәр рахимин. Әшһәде ән-лә илаһе илла аллаһе вә лә куәте вә лә фис-сама- ти вә ләм юләде аллаһыммә саллигалә тигез матур торсыннар, инна лиләйһи я аллаһы... Моның буш сүзләр икәнен Кәшфи белә иде. ләкин, нихәл итәсең, теге хатын һаман тезә бирде. Габделбарый абзый исә өенә бер керде — биш чыкты. Гомере буе эшне ип белән, җай. план белән алып барырга яраткан карт бераз гына югалып калган иде. Керә-чыга йөргәндә ул ике-өч тапкыр кабатлап: — Хәерле булсын Хәмидәнең никахы,— диде. Аның эче поша, йөрәге сикерә иде. Никах гөненнән соң Тавис урам буйлап киләп сарып йөрде. Ике-өч тапкыр өенә кереп, почмак якта шалтыр-шолтыр килеп, шешә эзләде, тапты, эчте — тагын урамга чыкты. Урам кечкенә, кар баскан, анда кеше юк иде. Бердәнбер күзгә күренгән нәрсә —урам уртасындагы кое Тавис шуның янына килде, дөбер-шатыр китереп су алды, ул суны урамга түкте, тагын алды. Нәрсәдер эшлисе килә, әмма тамашачы юк t Аннан ул яшел тавыш белән җырлап җибәрде Ана карап, урамга барыбер берәү дә чыкмады Матур, акыллы, эшчән кыз баланың кайчан гаилә бәхете тапканы ♦ бар сон? Люния шулай торып калды. Колан Кырдагы сигезьеллык мәк « тәптә тегеннән җыештырып, моннан җыештырып, ана сәгатьләр тап ? тылар Шунда квартира алып, ял көнгә Гәр Хуторга кайтып йөрде 2 Күпмедер вакыттан соң, яратмаган иреннән бала табарга җыена баш 5 лады Кәшфи ашыгыч рәвештә йорт өлгертте. Агач мәсьәләсендә тот = карлык булмады, районный иң алдынгы механизаторы буларак, ана * райпланнан сораганча агач бирделәр, трактор белән ул агачларны үзе “ тарттырды Агач белән генә өй салып булмый шифер, калай, пакля, х буяу, пыяла, тимер-томыр*, кадак, тагын әллә ниләр кирәк булды Бо 3 ларның барысын райпода председатель булып эшләүче. Шәмсениса “ түти ягыннан туган тиешле Нәбиев хәл итте Тавис ике көннен берендә ♦ ат җигеп районда, склад тирәсендә йөрде Нәбиев, ни сорасаң, шуны ® юнәтеште, бер дә аралашмыйча яшәгән туганнар булсалар да. искит “ кеч зур игътибар күрсәтте 5 — Ну, абый җаным,—диде Тавис, өйне салып бетерсәм, ин тү- f реидә ин кадерле кунак син булачаксың Иң түрендә, ин кадерлесе. г. Килен төшкәнгә сигез ай дигәндә авыл читендә верандалы, урыс ь капкалы мәһабәт йорт өлгерде Тавис, авызына тәмәке кыстырган хәл £ дә, йорт тирәсендә йөгереп йөрде, кибеткә барып кайткалады, морҗа- j чыга балчык изде, өй тирәсеннән йомычка җыйды — Минем бу йортка кергән расхут инде. - диде ул. эш бетереп. ® мичкә ягып, осталарны һәм морҗачыны сыйлаган көнне кулына стакан г тотып — Мона кергән расхут инде — Әтисенә карап алып Дөрес, сүз иеп дөресе кирәк, әти дә ярдәм итте Кәшфи дәшмәде Бу йортка Кәшфинен саклык кенәгәсендәге нәкъ дүрт мен акчасы кереп китте Әле бүген «осталарны сыйлыйсы бар» дип тә малай йөз тәикәне буып алып киткән иде. югыйсә — Мона кергән расхут инде. Иорт. шулай итеп, «безнеке» түгел, «мннекеэнә әйләнде Егет кеше читкә китеп эшләп кайтсын, ил-җир күрсен, армиядә булсын икән! Чит җирләрдә тулай торакларда яшәсен, коллективта бераз эшкәртелсен, шомарсын икән! Тавис, йортка чыккач, бөтенләй үзгәрде «Мин» көчәйде, шул ана тынычлык бирмәде Сигез классы белән югары белемле хатынына акыл өйрәтә башлады — Сезнең ул институтыгызда нәрсә бирәләр сон? Менә мин унга алты метрлы йорт салып чыктым Синен институт акчасы белән аны салып буламы?! Бәйрәм, ял көннәрендә кичен Тавис авылның* китапханәсе дә клубы да булган йортына килеп уртага басып, концерт бирә иде Коннерты төрле халык сүзләрен кыстырып сүгенү, үзеннән яшьрәкләргә бәйләнү Кәшфи. бичара, үз гомерендә беркемгә бернинди авыр сүз әйтмәде. Әтисе Габделбарый абзый да шулай булды Чөнки алар дөнья күр гән, коллектив күргән кешеләр Тавис моны яхшы аңлый Әмма, нр кеше буласы килә һәм ул ир кеше булыр өчен әлеге клубка юнәлә — На , майть' Фәлән иттем мин! Унга алты нарат бүрәнәле өйне кайсыгыз салганы бар1 һәр ял көнне кичен шулай Грамматиканы әйбәт белгән яшьләр көләләр Тавис сүзләрне килеш, заман, родларда дөрес кулланмый, гра моталы кеше алдында сүгенгән саен хур була бара иде »• 87 Малай борчуыннан Кәшфинең тешләре какшады Хәзер ул еш кына Ташлытауга теш врачына йөри иде. Малай хатыныннан көнләште. Ил-җир күрмәгән ир. гадәттә, хатынын каһәрли торган була. Дөнья, i кешеләр күрмәгән ир, гадәттә, хатынына кул күтәрә, үзенең ирлеген , шулай раслый. Тавис та шул юлга басмакчы булды Кыз тугач, бер | кыланып алды: — Бер малай да тапмагач, син миңа нәрсәгә?—дигән булып бер көнне тавыш чыгарып карады Әнисе кичке сауган сөтне китергән иде Әнисе барында Тавис (бераз салып кайткан иде) бик каты кызды: — Мин хатыннан куркып торучылардан түгел,—диде ул, әнисе каршында тәмәке кабызып.— Мин нәрсә? Унга алты нарат бүрәнәле өй салып монда! Институт нәрсә бирә ул бүгенге катлаулы халыкара обстановкада? Тавис ишек алды белән веранда арасында ду килеп йөри, керә-чыга, әнисе шигәеп, аның җиңенә ябыша. — Улым, дим, улым! Чү, салгансың икән, ят та йокла, ник алай адәм мәсхәрәсе ясыйсың? Балагыз бар, менә дигән йортыгыз бар! Тавис аның саен кызды: — Миңа нәрсә! Чыктым-киттем, пока беләкләрем таза, йортны кубарам да сатам. Моңа бүген үк, сигез меңне күз дә йоммыйча бирәләр. Чыктымкиттем, шахтага бардым да урнаштым. Институт дигәч тә... Тавис кызу-кызу гына верандага кереп китә, анда Люция бала карый, үзе ашка токмач кисә. Тавис артыннан әнисе торып йөгерә, бервакыт веранда шыгыр-шогыр килә, верандадан тавыш ишетелә: — Тавис, дим, Тавис! Улым! Адәм хуры итмә! Тукта дим! һай, нинди каргышлар гына төште икән безнең нәселгә! Тукта, дим, тукта! Люция алсу борынлы, йомшак чәчле гүзәлкәен карап, токмач кисә: алсу борын коляска өстенә элгән яшел, сары пластмасса шарларны берөзлексез шудыра, елмая. Әтисен күрми Ул шуның белән бәхетле... Алсу борынның исеме дә Алсу, кызчык әле берни дә белми, ул туып, дүрт ай торгач, дәү дәү әти белән дәү дәү әнисенең бер атна эчендә бер-бер артлы дөнья куйганнарын да, әтисенең нинди кеше икәнен дә, соңгы бер елда дәү әнисенең чәчләре агарып, муены җыерчыкланганын да, дәү әтисенең берөзлексез теш суыртканын да ул әле белми. Ул әнә шуларны белмәгәнгә күрә елмая һәм яшел, сары пластмасса шарларны берөзлексез шудыра. Үзе көлә: «ыггы, ыггы», ди... Шудыр, Алсу, шудыр, синең акыллы, бәхетсез әниең барыбер бу йортта калмаячак инде.. VII Октябрь урталарында Кәшфине Мәскәүгә механизаторларның бөтенсоюз киңәшмәсенә җибәрделәр Киңәшмә бик зур һәм абруйлы иде Кәшфи анда барганчы ике алгы тешен куйдырмакчы булган иде — өлгермәде. Башкаладагы җыелыш бик зурдан иде. Килгән кешеләргә искиткеч зур игътибар күрсәттеләр Кәшфи монда кара куллы тракторчылар гына булыр дип уйлаган иде. Җыелыш барышында, болар алдына чыгып, космонавт та, композитор да, бер академик та сөйләде Барысы да игенче хезмәтенең изгелеге, Кәшфи һөнәренең мактаулы икәнлеге турында сөйләделәр Җыелышның беренче көнендә алар хөрмәтенә зур концерт бирелде. Башкаланы карап, гостиницага җәяү кайттылар Чалт аяз салкын күктә чекрәеп йолдызлар яна, салкын кырыс җил зур йортлар арасында исәргә үзенә жай тапмыйча, өстән, баш өстеннән бәрә сыман иде. Башкала чиста, урамнар аяк тавышына зыңгылдап тора Гостиницага кайтып, сонгы хәбәрләрне тыңлаганда Кәшфи сискәнеп китте, һава хәлен тапшыручы диктор «Волга — Вятка краенда кн нәт суытты, салкынлык төнлә 20 градуска җитәчәк, мондый т\бән тем пература фәлән елдан бирле күзәтелгәне юк иде», дип әллә ниләр әйтеп бетерде Кәшфинец йөрәге туктады капка төбенә алып кантын туктаткан тракторының радиаторыннан суны агызмаган иде ул. Әйе, < ул аны карарга өлгерә алмады Кәшфинец йокысы качты Техника харап булды болай булгач, ә з син монда алдынгылар исәбеннән утырган бул Икенче көнне аларны группаларга бүлеп, халык хуҗалыгы каза = кышлары күргәзмәсенә алып киттеләр Кәшфи группасына авыл хуҗа = лыгы министры урынбасары җитәкчелек итә иде Группа белән радио, 2 телевидение һәм газета корреспондентлары да йөрде Арадан берсе Кәшфидән интервью алмакчы иде—Кәшфи үтенечен әйтте дә салды 5 тракторым харап була, бездә суыткан, диде Бу сүзне министр ярдәм 3 чесе дә ишетте һәм әһәмият бирде. = — Авылыгызда телефон бармы5 — диде « — Авылда, юк, потомушто телефон линиясе, төп линия авыл кы - рыеңнан уза, диде Кәшфи - Ә колхоз идарәсендә бар Бездә юк х — Еракмы? * — Ерак түгел, потомушто төп линия бер өч йөз метрлар булыр,— х диде J Корреспондентлар рәхәтләнеп елмаеп тыңладылар, Кәшфи сабын • баладай дулкынлана, ашыга, каушый иде £ — Потомушто. болай ул Телефон булса, аны хатынга гына әйтәм у мин. .Минем хатын тракторның рәтен белә. Үз баласыдай карый ул аны х Потомушто, трактор кеше кебек нәзберек ул ...Кинәт кенә, нәкъ иртәнге 8 дә чылтыраган телефонга Таҗнева ® сискәнеп куйды Әле кереп утырган иде генә югыйсә Беренче телефон у ничек булса, көне буе шулай була Моны телефонлы кабинетта утыр ган кешеләр генә белә — Әйе. тыңлыйм, исәнмесез. — Мәскәүдән, элемтә министры Исәнмесез. — Ә? Кем дисез? Шаярмыйча гына — Мәскәүдән Элемтә министры Таҗнева тын ала алмыйча торды Дөп дөп йөрәге тибә, трубкада ерак дулкыннар ысылдый иде. — Сез элемтә бүлеге начальнигымы? — Әйе, мин элемтә бүлеге начальнигы, Таҗнева Тыңлыйм сезне — Сез армия узган кеше түгелме5 — Әйе, мин элемтә гаскәрләре кече сержанты Фронтны уздым — Иптәш кече сержант1 Приказны тыңлагыз Генерал сөйли Сезнең районда Гәр Хутор дигән населенный пункт бар .Шул пункттан 375 метр төньяктарак магистраль линия уза Шул пунктта яшәүче ике орденлы механизатор Габделбарыевнын өенә точка куясыз Срок 12 сәгать Кичен үзем тнкшерәм Сораулар бармы5 — Аңлашылды — Хушыгыз Таҗиена — «Яна юл» идарәсенә — Ахиярга — Саумысез, иптәш Гарәфиев Әйе, мин Таҗнева Нәрсә сез анда, понимаете ли, кеше азындырасыз? Беләсезме, сезнен передовигыгыз нәрсә таләп итә анда5 һәм ул хәлне сөйләп бирде Ахняр игътибар белән тыңлады Тынлап бетергәч, әйтте i — Ялгышасыз, иптәш Таҗнева. Габделбарнев үзе өчен бер энә дә сорый торган кеше түгел Монда бер бер хикмәт бардыр Әмма без бит хәзер приказ үтәргә тиештер? Районнан килеп төшкән элемтәчеләр бригадасы багана урыннарын күрсәтеп чыкты, һәм магистраль линия белән Гәр Хутор арасында ал- тыҗиде җирдә ут яктылар. Җир туңын шулай гына җебетеп була иде Тракторлар бүрәнә тарттырды, берәүләр аны чистартып каезлады, автокран яна баганаларны казылып яткан чокыр урыннарына җайлады, өч егет тимерчыбыкларны сүтеп, кыр буйлап суздылар. Кыр тулы ирләр иде, кызык өчен килүчеләр дә булды. Аучы Җәгъфәр хатынына бер казан ит пешерергә кушылды, кладовщик машина белән алар йортыннан әллә ничә әйләнде. Көзнең кыска көнен караңгы алганда Кәшфи өенең түрендә —тегү машинасы куелган зур өстәлдә—кара телефон аппараты тора, һәм бу аппарат әллә кая тоташкан булуы белән үзенә ниндидер серлелек, куркыныч серлелек җыйган иде. Тажиева ашыгыч рәвештә район үзәгенә китеп барды. Ахияр исә Кәшфи өендә утырып калды. Телефонисткалар белән әллә ничә тапкыр сөйләшеп тикшерелгән булса да, Таҗиева, кайтып керүгә, Кәшфи өенә чылтыратты. Трубкада Ахияр иде. Шаярышып сөйләшеп алдылар: — Ало, как меня слышите? Прием — Слышу вас Хорошо. Я — Сокол. Прием — Ну, ярый, иптәш Гарәфиев, рәхмәт сезгә. Выручать иттегез. — Нигә рәхмәт? Кәшфи — безнеке. — Ярый, хушыгыз. Мин бер-ике сәгать утырам әле. Таҗиева контрольдә калды. Озак көтте. Телефонистка кызларга да аеруча игътибарлы булырга кушылды, һәм менә кичке унда Казаннан звонок: Мәскәү! Таҗиева параллель тоташты һәм тагын йөрәк тибешен ишетә баш лады Мәскәүдән гаҗәеп якын, үз тавыш белән бер кыз дәште: — Алоэ! Гәр Хутордан Габделбарыев квартирасын, пожалуйста. Абонент әйтеп бетерелгәнче үк инде шнурны шул каналга тоташтырганнар иде Таҗиева тын да алмыйча параллельдә утырды. Теге башта да. бу башта да ниләрдер кыдыр-кыдыр килде, теге мөлаем кыз кемгәдер— Кәшфигәдерме, әллә Гәр Хутордагы аның хатыны Асиягамы, дәште: — Говорите... Таҗиева һаман тын алмаган иде әле. Линиядә тагын кыдырдау Тамак кырган тавыш һәм, ниһаять. Кәшфи! — Алю, алю! Асия, синме? — Әлү, әлү. Мин, мин, Кәшфи. — Алю, Асия! Радиаторда су калган минем. — Мин аны шул көнне үк агыздым. — Шулай мыни? Ярый хуш Аның өчен чөнки — трактор ул.. Ярый хуш. — Кончили? — Теге ягымлы тавыштан соң линия тынып калды. Кәшфи күргәзмәдән медаль алып кайтты. Бер атна узганда, СССР элемтә министрлыгыннан Таҗиева исеменә рәхмәт кәгазе килеп төште. Ахияр Гәр Хуторга соң килде. Унике өйнең берсендә генә — урманга терәп салынган Тавис өендә генә ут бар иде. Ахияр бернинди шакусыз- нисез чоланга узды, аннан зур өйнең беренче ягына керде. Люция савыт-саба юып йөри Тавис күренми иде. — Сеңлем, нихәл, теге титарай кайда?— диде Ахияр. Люция, шешенгән күзләрен Ахиярдан яшереп, йортның эчке ягына ишарә ясады Ахияр түргә узды, ишек янындагы включательне чама белән эзләп тапты Болын кадәр өйнең түшәменә көндезге яктылык белән озын трубкалар куелган иде Түрдә—никельле, сыгылмалы зур караватта — Тавис йоклап ята. Ахияр башта аптырабрак калды, кара ват башына терәп, зур ястык салынган Зур ястык астында зур мамык түшәк Панцир уртадан иңгән. Тавис шулай итеп утырып йоклый икән Ахияр тупас кына ана дәште — Тавис, тор әле. сөйләшәсе бар,— диде Люция керде — Ахияр абый, маташмагыз, файдасы юк,— диде.— Нарат яфрак ♦ ярырга мөмкин, әмма каен ылыс бирмәячәк. Мин барысын да хәл иттем инде. Отпуск алган көнне үк китәм Борылып чыгып китәр алдыннан тагын әйтте — Моның белән сөйләштең ни, сөйләшмәдең ни Безнең авылда § андый кешене мунча ташы дип йөриләр әйткәндә аңламый, сукканда э еламый. 2 Тавис, әлбәттә, йокламый, тынлап ята иде. ш — Тор әле, сөйләшәсе бар Тавис күзен ачты Ахиярны танымый торган булды — Тор әле. Чыгыйк әле. Син нәрсә, әллә ннде ятып йоклау дигән = нәрсәне дә оныттыңмы? Әнә шул утырып йоклау харап итә инде сине. ♦ Башыңдагы кан, беләсеңме, кая җыела? Әнә шуңа күрә бөтен эшен дә ® шул төш белән эшләнә инде синең.. Тавис торды, йокыдан айныган булды, киерелде Эш буенча пред ч седательнең аңа бер дәгъвасы да юк иде һәр ходай бирмеш көнне Та- ~ вис иртүк атын җигә дә, фермага китә Эшкә карусыз, бригадир аның х теге-бу эшне өзгәнен, каршы килгәнен белми. ь Чоландагы эскәмиягә чыгып утыргач. Тавис тәмәке кабызды п — Юкка килгәнсез,— диде ул Ахиярга — Хатынга мин хуҗа. Сез * анысына председатель түгел. — Тукта әле... * — Туктыйсы-нитәсе юк. Мин озын сүзле кеше түгел. Мнн көненә у ике генә тапкыр сөйләшәм драстуй, досвидәния Минеке шуның белән бетте,—Ул урыныннан сикереп торды, утлы тәмәкесен ачу белән идәнгә ыргытты — Нигә ун чакрым җирне бергә кайтканнар алар беркөнне хезмәт укытучысы белән? Урман эчен ник бергә чыгалар алар? Үзегез уйлап карагыз! Ник сөт машинасына утырмаганнар алар, ә? Имеш, машина газы килешми! Тегеннән аерылмас өчен әйткән ул аны. Мин анын йөрәген кисәм әле ул хезмәт укытучысының, йортына ут тәртәм мнн аның. Керосин сибеп Мнн аның йөрәген кисәм әле Хиросима ясыйм әле мнн аларга Ахияр бернигә ирешә алмыйча кайтып китте Чыгып китәр алдын нан гына йөрәк ачысы белән әйтте: — Егет кеше ул армияләрдә булып, хәрби хезмәтне күреп кайтсын икән,— диде Кәшфиләрнец дә өендә ут яна иде. Малай ике нигезне дә дер сел кетеп алган ахры, дип уйлады Ахияр Люция шул атнада ук кайтып китте Колхоз машинасына утырып килгән әнисе әйберләрне төяп бетергәч, бәләкәй Алсуны алдына алып, кабинага кереп утырды. Люция кузовка урнашты Тавис исерек иде, чоланга сөялеп тәмәке тартты Машина кузгалыр алдыннан, әби кеше Тависка карап — Ишегалдына бәбкә үләне үссен иде,— дип нәрсәдер укынды Моны Тавис та. шофер да аңламадылар Урамга чыкканда әби кеше искергән зур урыс капкага сеңеп торган сыек гәүдәле берәүне шәйләп алды Йөзен чытып шоферга борылды — Әнә теге юньсез генә харап итте баламны,—диде — Ирем ягыннан нәсел Дөнья мәгънәсезе Юньле булса, гомере буе колхозга кермичә ялгыз хуҗалык булып яшәмәс иде ул. Әле дә керми бит Әнә шул юньсез генә харап итте баламны. Әнә, басып тора бит нократ заманыннан калган иске капкасына сыланып. Чулак Абдул, машина узганда, капкасыннан эчкә кереп китте — Әйдә ярар инде,—диде әби кеше.—Туасы жан булгандыр — Аннан бәләкәй Алсуны күкрәгенә кысыбрак утырды. Алсу бәхетле, шат иде. ни әйтсәң дә, машина кабинасында әле беренче баруы бит... Шофер егет дәшми, тыңлый гына. Ул әле яшь, кияүдән аерылып кайтуның кыз бала өчен нинди фаҗига икәнен белми. Әби кеше исә бара-бара да, авыр сулап куя — Үз сөягебез үзебездән артмас әле. Тик инде ишетер колакка гы на бер дә матур түгел шул. Бигрәк тә рәтсез кешегә тап булды шул. Бигрәк тә бәхетсез бала булды шул. Торып калсалар да ярыйсы иде инде. Тегесе лишнәйрәк кыланды шул... «Лншнәйрәк»нең бөтен тирәнлеген кодагый үзе генә белә Кыз белән кияүнең беренче кышлары, беренче айлары иде. Дөньяда бер ямьсез, хәвефле салкын буран чыкты. Буран бәбкә-киштәЛәрне йолыкты, лапасны, йорт түбәсен алып китмәкче булып котырынды Кодагый, кызын уйлап, болай да йокысыз ята иде. Шул вакыт капка шыгырда гандай булды Ялгыз хатын сискәнеп китте кемдер койма өстеннән кергән сыман дөпелдәп ишек алдына төште. Кодагый ут кабыза алмыйча матавыкланды. Ул арада ишек кактылар. — Кем ул? Кайсыгыз ул? — диде кодагый, куркудан тамагы чатнаганны җиңә алмыйча — Кем бар анда? Салкын буран бер аваз алып килде: — Бу—мин, әби, курыкма Тавис мин. Әби кешенең эченә җылы керде, аягына киез итекләрен киеп, ишекне барып ачты: — һай, аллам, Лутсия исән-саудыр бит?— Әби кеше карлы-буран- лы кияүгә ялварулы караш ташлады — Ул-бу булмагандыр бит? Тавис бүрегеннән-туныннан сырышкан карны какты. — Юк,—диде ул артык туры карамыйча — Ташлытаудан кайтышы- мые Кибет алдына туктап, таныш-белеш белән тегене-моны сөйләшеп торган арада атым югалды. Үзебезнең якка китмәгән, ул яктан кайткан тракторчыларны очраттым Берәр тыкрыкка кереп катып калмагае дип куркам Ат түләсе булса — тагын колхозга. Болай да халыкара хәл катлаулы. Әбисе, калын сукно шәлен бөркәнеп, фонарь кабызды. Тавис чишенеп диванга ятты — Син инде, әби, тышта бик салкын, кырга чыкма Тыкрык-фәлән- нәрне генә карап кайт Батып ятып, тез буыннарын өшетмәсен, дим Ат түләргә монда Шундый расхутлы елны, йорт җиткерәсе бар бит Еллар да тыныч түгел. Әле аның йортын җиткерерсең, ә сугыш башланып куйса Кара ул Вьетнамда ниләр бара Мин бераз хәл алыйм, аһ иттем. Мин кешедән куркып яшәүче түгел бирәчәгем юк. алачагым бар Шакмаклы яшел сукно шәлен бөркәнгән әби төнге икедә шакыраеп катып, ут янып торган өенә кайтып керде. Өйалды ишекләре ачык иде Өенә керде һәм шаккатты өй асты ачылган. Тавис диванда түгел, идән дә тәгәрәп ята. Кодагый әби, әле анышып бетермәстән, чыра кабызып, өй астына төшеп китте Шунда гына аңлады нигез балчыгына күмеп асраган ике шешә эчемлеге бар иде. Яз көне бакча сукалаганда, җәй көне печән китерткәндә гел кирәк була торган ике шешә бар иде. Ә хәзер Нигез актарылган — әйтерсең, күсе йөргән һәм ике шешәнең берсе калмаган. Ярый әле, ак түгел, кызыл гына иде Кодагый әби иртән мал караганда, Тавис чыгып сызды. Атны тиз тапты Ул аны авыл читендәге бер йортның лапасына кертеп, ышыкка куйган, ашарына люцерна салган икән. Хуҗаларыннан үтенгән: — Мин,—дигән,— Гәр Хутордан, күрәсе кешеләрем бар. бер узышлый угын кертермен, атны куеп торыйм,—дигән Килен китеп, бер атналар чамасы вакыт үткәч, авылның юкә чәчәге исенә батып, бал сулап йокыдан торган бер иртәсендә Гәр Хутор халкы «Дружба» пычкысының тавышына сискәнеп уянды «Дружба» гавышы авылда сабантуйга кадәр, халык утын әзерләгәндә генә ише- ♦ телә иде. Берәү дә шикләнмәде: Тавис бу Чөнки кичә генә ул район- Ё нан суд торып кайтты Кичә бер тапкыр «Дружба» янгырап алган иде 2 инде. Судта мал-мөлкәт, йорт-жирнен яртысын Люция белән Алсуга < бүлеп бирергә дип карар чыгарылган иде Тавис өйдәнөйгә йөреп § сөйләде — Мина нәрсә?— диде ул өй саен кереп.— Бүлдем-бирдем, чыктым- * киттем. «Дружба»м исән булсын Пычкымны асам да. Тайшет ягына м китәм дә барам Хатын кыз шулай ул Бармагыңны бирсәң, кулыңны х тартып алыр Мин бу йортка күпме расхут тоттым? Аны миннән башка 3 кем белсен? Ашаган белми, тураган белә, ди әнә чулак Абдул. Минем = теге чүпрәкбашның туганы Минем бу йортка тыккан акчамы' һи-и-и ♦ Осталарны бер кушкачмы? Кирәкнең кыйбаты юк аның. а Бу нотыкны Гәр Хуторның тугыз өендә аерым-аерым тыңладылар » Унынчы өй —Тависның үзенеке,, унберенче — әтиләренеке, уникенче — 5 чулак Абдулныкы. Тавис анда бу нотыкны бераз үзгәртеп, ике жөм- -с ләсей кыскартып сөйләде. Аннан, пычкысын асып, әти-әни йортына кил- * ле Әтисе эштә иде, туган нигездә ул коры гына сөйләште дә, әнисенә әйтте: Ф — Давай, кайда, нәрсә турыйсы бар? Пычкы эш сорый Давай, да * вай Ачу килгән чак — кулымда пычак Кышлык әрдәнә ясап биримме5 п Анда берәр стакан бырага калмаганмы? Бар карап чык әле һи-и-и * Теге хезмәт укытучысынмы? Йөрәген кисәм мин анын шушы пычкы ® белән. Әйткәнне диярсең, бирган булса, буду, фәлән итим Әнисе кызганды, бер стакан «бырага» бирде Кәшфидән яшереп кенә, урыксурык үткән-сүткәнгә, Тависка дип кенә ясаштыргалап тора иде Тавис җебеде, сүгенде. Әнисе сыер савып йөргән арада пычкысын кабызды да ишек алды буйлап йөрде Аннан кисәрлек турарлык әйбер тапмагач, ачу белән жир кисә башлады Күзен алартып бөкрәя дә, котчыккыч газ биреп, пычкының чылбырын җиргә батыра, якын-тирәгә балчык, к, бәбкә үләне оча Әнисе сыер савып чыкканчы шулай кыланды, ишегалдын бозып бетерде. Ә бүген! йокыдан торган халык күрде: Тавис ишегалдында быж- быж йөри иде. Күрделәр пычкысын җилкәсеннән салмаган көе ул чулак Абдуллардан озын баскыч алып чыгып китте. Аннан моторлы пыч кының котырынган тавышы ишетелде пычкы бер явызланып, бер юашланып, йомшап кала иде Кәшфи дә сискәнеп торды бу тавыш аңа теш докторының мәкерле, явыз машинасын хәтерләтте. Анда да шулай нәнием, нәнием, дигән була да доктор, ысылдап торган бер кәкрүшкә- не авызыңа тыга Аннан түз... Эж-ж! Эж-ж!— итеп бәгыреңне телгәли дә, монысы 1ына җитмәде бугай дип. шалтыр-шолтыр китереп коштабактан тагы да нечкәрәк, тагы да зәһәррәк борау эзли Кәшфи уянды, сикереп торды, чыгып йөгерде Чалбарын урам буйлап йөгергәндә төймәләп бетерде Яланаякка элгән галошларның берсе өстән ярык икән, урамда төшеп калып үзәгенә үтте. Бер алды Кәшфи галошны йөгереп барган хуттан кире чигенеп, ике алды Өч Аннан дүртенче тапкырында инде алып тормады Ул килеп кергәндә Тавис клуб кадәр яна йортнын бер стенасын кыл уртадан өзеп чыккан иде инде Кәшфи. йөгереп килеп, улына ябышты, пычкысын тартып алды, сүндерде Күз яшенә тыгылып, гыжылдап әйтте — Нәрсә эшлисең син, улым? Башында миен бармы синең?! Аның өчен чөнки бу йортка минем нәкъ дүрт мең ярым тәңкә... Аннан чирәмгә лып итеп утырды да күзләрен яшьләндерде. Тавис тыныч кына сигарет кабызды. — Мин хөкүмәт карарын үтим. Миңа кичә судта әйттеләр. Йорт- җнрнең яртысы — теге чүпрәкбашка, диделәр. Син борчылма Мин ирекле савит гражданы, мин хөкүмәт карарын уважать итәргә тиешме, юкмы? Вәт менә мин шуны үтим. Үз өемне дә кисәргә хокукым булмагач, демократия кайда соң? һәм Тавис моторлы пычкысының нечкә тросын «дыр-р-р» итеп тартып җибәрде Пычкы тагын ишегалдын селкетә башлады. Гәрәбәдәй нарат бүрәнәле өйнең икенче ягына баскыч сөяп, пычкы күтәреп менеп киткән улына Кәшфи инде бер әйбер дә әйтмәде. Барысы да бүленгән, аерылган, беткән иде инде. Ул, утырган җиреннән торып, билен язып маташканда авыр сулап карап куйды: ун метр озынлыктагы мәһабәт йортны өстәге калай түбә генә тоташтырып тора иде. — Иманын фәлән итим.. Хәзер чулак Абдулдан тимер кайчысы алып чыгам да түбәсен дә кисәм. Аннан Колан Кырга барып теге хезмәт укытучысының йөрәген кисәм. Шуның йөрәген кисмәсәм, дөньяларда да тормыйм. Нигә яшь совет семьясын боза ул? Чыктым-кит- тем Тайшет якларына. Кеше үтергән өчен чуртым да юк хәзер. Йөрәген кисәм мин аның. Кулы пычкы тота белгән кешегә өтермәдә дә шул эш. йөрәген кисәм мин аның... Менә эш бетте: уртак малны эт жыймас, дигәннәр... Кәшфи берсүзсез ишегалды уртасында басып торды. VIII Тавис «Дружба» пычкысы белән йортын кискән көннәрдә Кәшфи- нең гаиләсе кителә башлады. Олы кызы йорттан инде күптән чыгып киткән, анысы (иң акыллы; иң әдәпле бала) пединститут бетереп, Колан Кырда мәктәптә эшли, ялга гына кайтып йөри иде. Икенче кыз исә трестта штукатур булып эшли һәм байтак акча ала, әти-әнисенә гел ярдәм итеп килә Анысы кияүне дә тиз тапты — Чүпрәле районыннан чыккан мишәр, Казанда таксист булып эшли, имеш, акчаны көрәп ала. Бүген шуларның туе иде. Таксист кияү кешенең төрлесен күргән, шуңа күрә теге көнне Тависның йорт турап йөрүенә гажәпсенмәде, туй барышына бу хәл йогынты ясамады. Туйның мул узуы өченче кызны әсәртте. Өченче кыз мутрак, үткенрәк иде, туй көнне ук хәл итте апасы белән җизнәсенә ияреп шәһәргә китәргә Гәр Хуторда кияү табып булмаячак. Сугыш вакыты мыни— көн тәртибенә тагын кияү мәсьәләсе куелды. Хәзер югары белем алу да хәтәр. Ә-нә Рәсимә апа ике-өч фәнне укыта ала, аңа тиң егет авылда гына түгел, Колан Кырда да юк, ул күз алдында утырып кала инде. Әнә ул йөгерә-йөгерә туй уздырышып, оештырып йөри, биш ел шәһәрдә студент тормышын кичергән кеше буларак, ул өстәлгә нәрсәне ни вакытта чыгарасын белә. Әмма, аңа ни шатлык? Аңа нәрсәгә бу? Китәргә! Авылда бер көнгә дә калмаска! Өченче кыз шулай карар кылды. Аның күңеле кузгалды. Җитмәсә, җизни кеше, Чүпрәле мишәре, ишектән кереп-чыгып йөргәндә — көпә-көндез! — ике тапкыр моның калын чәч толымын очраклы рәвештә генә учына алып селекте дә, толым астына кулын тыгып муеныннан сөеп китте. Балдыз шул ярты сәгать эчендә савыт-саба юганда бер аш тәлинкәсе һәм ике хрусталь рюмканы төшереп ватты. Туй кешеләренең бакчага чыгып, хәл алган вакытлары иле, йортта кызлар гына йөри, алар кичке зур табынны әзерлиләр иде. шуңа күрә савыт-саба ватылганга да, рәтсез Тависның керепчыгып эчкәләп, сүз озайтып, болагайланып йөрүенә дә игътибар бирүче булмады. Кичкә зур мәҗлес көтелә — вәссәлам! Кичке мәҗлес исә балдызны бөтенләй кешелектән чыгарды- ишегалдындагы таш са райдан салкын катык алырга дип чыкканда веранда ишеге янында ул кинәт кенә җизни белән очрашты һәм каушап калды Чүпрәле җизни ♦ исә каушап калучылардан түгел икән, чолан ишегенең яңагына үрел g де дә нәрсәнедер чыртлатты. һәм шул мизгелдә ишегалдын яктыртып? торган лампочка сүнде, балдыз әллә ничек кенә мишәр җизнинең ку * этле беләкләре арасына килеп керде, һәм аңына килгәнче, мишәр җиз = ни аның авызын томалап суырып үпте. Аннан, гөлт итеп ут янганда, з җизни юк иде инде, һәм өйдән җыр тавышы ишетелде ш Сандугач җибәргән идем . ? Тыңларга сүзегезне . Балдыз бер мәлгә аңсыз торды: электр яктылыгы аның миен бута ~ ды, шул яктылыкта аның естенә телевизор антеннасы авып төшкән ♦ сыман булды, зур урыс капка уптым-илаһн урыныннан кузгалып, ве = рандага таба килде, ә веранда йорттан аерылып, бәрәңге бакчасына i таба йөзеп китте. Өй эчендә исә бу хәлләрдән бөтенләй бихәбәр кунак ч лар гөр килеп җырлыйлар иде: - _ . < Гүрегездә сайрап торган. Күрмәгән үзегезне. Урлап, хыянәтчел рәвештә һәм секунд эчендә башкарылган бу эш— мыеклы җизнинең үбүе — балдызны эштән чыгарды. Ул әле кичә генә п мондый хәл буласын белми иде. Ул әле кичә генә, бакча башында * сыерга эт эчәгесе җыеп йөргәндә, йөрәк тетрәткеч бер хәлгә шаһит ® булган иде күкрәге яраланган бер күгәрчен бакча киртәсе буендагы карт әрекмәнгә ышыкланып басып тора. Очып китә алмый. Кызыл кырыйлы мәрҗән күзләре белән мөлдерәтеп карый Ә каршысында егерь Минһаҗның бозау кадәр зурлыктагы овчаркасы басып тора Телен чыгарган. Эче селкенеп тора, еш-еш сулый Эт күгәрченгә караган, күгәрчен — эткә. Болар инде байтак шулай торганнар булса кирәк, этнең авызыннан селәгәй ага Күгәрчен дә тыныч түгел, йөрә генең лепелдәп типкәне беленә — әрекмән дерелди Кызый каушап калды һәм эт эчәгесен кочаклаган килеш абзарга таба йөгерде Эт эчә гесен тиз генә утлыкка салды да, күгәрченне алырга дип, бакча ба шына төште, йөгереп килде Ул килгәндә исә озын телле эт тә. күз ләре кызыл каймалы күгәрчен дә юк иде инде. Балдыз, кннәт кенә, үзен шул күгәрчен хәлендә итеп тойды Ул күзен ачканда янында беркем юк, чоланның шома баганасына арка белән терәлеп тик тора иде ...Балдыз апа белән җизнигә ияреп үк китте Җизни — шәһәрдә байтак элемтәле егет, бөтен сөйләшкәне — «белгән малай», «үзебезнең малай» Ул, балдызны эшкә урнаштырып, тулай торактан урын да алып бирде Бераздан алар туган йортка апасы белән бергә кайтып йөри баш ладылар Кайталар — менә дигән итеп киенгәннәр, ялт та йолт китереп өй җыештырып алалар, печән-утын әзерләшәләр, варенье кайнаталар, кер юалар Өйдә нибары дүрт кыз хәзер, аларның да икесе инде га җәп ямьсезләнеп, озынаеп, авызлары зураеп, аяклары торнадай сузылып килгән вакытлары иде — бу инде, бер дә шиксез, тулыланып. матурланып түгәрәкләнеп китәр алдыннан булган бер халәт һәм инде шулай өч «торна» үстереп галәмгә очырган Кәшфи моның нәрсә белән бетәчәген чамалап йөри иде. Шәһәрдәге ике кыз исә кайттылар да сөйләделәр, кайттылар да сөйләделәр. Бигрәк тә өченчесе, үткенрәге — сөйләде. — Анда,— диде,— эш бик җиңел, ак халат киеп кнопкага басып кына утырам, көненә җиде сәгать эшлим, көндезге смена гына, ике көн ял итәм. ике йөз тәңкәгә хәтле акча алам... Сыер савучы кызлар моны тынлап хәйраннар калалар: алар көн- төн эштә, җәй юк, кыш юк, кнопкага алар да баса, әмма кнопкадан тыш әле алар әллә никадәр авыр йөк күтәрә Кичкә таба бик нык арыйлар, күпме генә эшләсәләр дә, йөз егермедән узмый һәм атнага ике көн ял да эләкми иде. Ләкин юкка гына баш ваталар: Кәшфинең үткен өченче кызы да (кызлар- күп булгач, Кәшфи үзе генә түгел, күршеләр дә исемнәрен хәтерләмиләр, чама белән өченче, дүртенче дип номерлап сөйләшәләр) һич тә ак халат киеп кнопкага басмый Һәм бер генә сменада эшләми, ике йөз тәңкәне әлегә ала алмый иде Өченче — үткен кыз бик Һәйбәтләп кенә мехкомбинатта тире юу цехында өч сменага күчә-күчә эшли, тулай торакка кайтыр алдыннан душта юынып чыга һәм әлегә, өйрәнчек буларак, җитмеш ике тәңкәдән дә ары ала алганы юк. Авыр эштән арып, буыннары талып йокыга киткәндә ул, саташып, кайвакытта колхоз басуына кайта һәм төшендә кнопкага гына басып эшләтә торган комбайн белән шикәр чөгендере җыйдыра Кояшлы көн, имеш, чөгендер тау кадәр өелә, аннан ул комбайнын туктата да шул тау өстенә менә, һәм шунда аның күкрәгенә куәтле беләкле, кара мыеклы үҗәт мишәр җизни төртеп җибәрә дә, ул чөгендер тавы өстенә егыла. Кайвакыт ул чөгендер та вы да булмый, ә ап-ак мамык тавы була, һәм мишәр җизни төртеп җибәргәч, ул, мамык тавына чумып, озак-озак чокырга төшә, ә теге әрсез җизни һаман моның белән. Үзе һаман көлә имеш Менә тагын калын карабодай басулы, кукурузлы саргылт-яшел баллы көз җитте, кышка әзерләнү кебек киеренке, эчке яшерен шатлыклы бер халәт килде Иген быел бик уңган, көннәр әйбәт тора иде Кәшфи сентябрь башында үзенең комбайнын паркка кертеп куйды да авыр сулады идарәнең карары буенча аны иртәгәсе көннән механика мастерскоеның мөдире итеп билгеләгәннәр иде. Моңсу да. канәгатьле дә һәм канәгатьсез дә бер көз иде бу. Көз әллә ничек кенә шунда кисәк килде, якты зәңгәр күк, сары камыллы кырлар, карачкыл куе яшел кукуруз басулары, анда-санда җир тыр машып дерелдәп эшләп йөргән «Беларусь»лар. салкынга борылырга әзер торган җылы җилләр белән килде Кәшфи, мастерскоена ияләнә алмыйча, иза чикте. Чыкты да карады тышка, чыкты да карады: кырда булган бөтен техника хәрәкәттә иде, тракторлар, кукуруз комбайн нары Кәшфидән башка да йөриләр иде. Моңсу көннәрдә, болай да күңел үзенә урын тапмыйча йөргәндә, моторлы пычкысын асып, әллә каян гына Тавис кайтып төште. Кай тып төште—йортта тынычлык китте. Кышка дип кыяр-помидор тозлап йөргән көннәр, Кәшфинең дә туганнан бирле дип әйтерлек беренче мәртәбә өенә үз вакытында кайтып кичләрен телевизор карап, газет-журнал укып яши башлаган көннәре иде Тавис кайтты—тавыш кайтты. Таккан кулына әллә ниткән бер сәгать Төшергән аны кул аркасына ук. Гел шуны күрсәтеп йөри Вакыт сораган кешеләргә юньләп әйтә дә алмый Сәгатьнең цифрлары юк. Тависның хикмәтле сәгать тагып фырт йөрүенә чулак Абдул үзенчә хөкем чыгарды — Җегет — җилле,—диде ул, Тавис урам уртасыннан сәгатен ка рый-карый. тәмәке суырып узып барганда, капкасына сөялгән килеш калып. — Җегет— җилле, чикмән — билле, чыбыркы — чуклы, лы. Менә шул инде ул... ’ ♦ Тавис кайтты — әнисен кыен хәлгә куйды. Чулак Абдул трактор белән утын китерткән икән, хатыны йөгереп ? Кәшфиләргә керде. < — Җыеп куйган запасыгыз юкмы, бүген кич ук Колан Кырдан s алып кайтып түләр идек,—диде. Кәшфиләрдә гомернең-гомер буена Э запас була иде. он бурасы эченнән алып берне биреп чыгардылар * Дөбер-шатыр килеп, трактор узып киткәч, чулак Абдул хатыны 5 Кәшфиләргә кереп елады = — И ходаем, адәм мәсхәрәләре генә булдым, шешәсенең бөкесе У дә рәтле, эчендә кое суы,—диде. — Адәм мәсхәрәләре генә булдым Кызмача Тавис, пычкысын кабызып сүндереп, ишек алдында ма тавыклана иде һаман сүз чыгармак була, әтисе-әнисе исә сүздән ка- “ чалар. Чөнки бер эшсез йөргән улына әнисе кайткан көннәрдә әйтеп = караган иде: — И, улым, кеше балалары читтә эшләп, күпме акча белән кайта лар, синең нинди ярдәмен бар сон атаңа? Тавис бу сорауга әзер булып чыкты £ — Сезгә акча бирергә мин капиталистмыни? Мин — ирекле граж- 5 даннн. * Бераздан әнисе эшсез йөргән улына эче пошып: — Ичмаса бәрәңге сабагын чабар идең. Әтиең бик тузды, бик кар ® тайды бит, - диде. Тавис монысына да әзер икән. — Гел эшләп торырга сез мине трактор дин белдегезмени? Әнә тимер эшләсен,— диде Тавистан бөтен әйберне яшерделәр: әнисе запаска дигән егерме литрлы шешәне башта печәнлеккә яшереп карады. Печән өйгән булып, өйгән печәнне рәтләгән булып, Тавис аны барыбер тапты — Бәт-тәч, монда нәрсә бар соң? — дип ул, сәнәк белән рәхәтлә- нәрәхәтләнә шешәгә төртте — Тукта әле, чабата башы чыкты әле, дигәндәй Монда нәрсә бар соң? Печән рәтлим дисәң, бер матавык чыга да тора Бер эш эшлим дисәң, бер нәрсә чыга да тора Чисти империализм булды бу безнең йорт Әнисе шешәне икенче тапкыр абзар артына чыгарды Әле авылда беркем дә йокыдан тормаган иде. Салкынча, кыраулы, бәрәңге саба гы исле бер якты иртә иде Кая куярга бу афәтне! Буразналарны күмеп, эт эчәгесе катыш бәрәңге сабагы яткан икән, Асия җиңги мәшә катьле . нәрсәне бакча башына өстерәде Иң түргә менгереп буразна арасына сузып салды да өстенә бәрәңге сабагы аударды, эт эчәгесен гартын сузды, шуның өстенә борды Читкә китеп карап торды, этем дә табарлык түгел иде Тавис ул көнне ыгы-зыгы килеп урамда йөрде, аннан бик дәртләнеп кайтты да әнисеннән бер генә стакан ачы бал сорады Асия җиңгинең мнч астындагы куышта бер банка ике-өч стакан запасы һәр вакыт була иде. һәм ул, олы запастан игътибарны читкә юнәлтү өчен, монысын аеруча басым ясап, күрсәтеп, болгата болгата куышлыктан алды. — Менә, бөтен булганы шушы инде, улым,— диде Тавис бер стакан эчте дә авыз тирәсен сөртте — Миңа,— диде,— бүльше кирәк түгел, без хәзер чулак Лбдулның дуңгызын суябыз. • Асия җиңги авыр сулап алды. Тавис, ашыгыч рәвештә верандадан узышлый, шүрлеккә куелган кайрак, чөйдән бер бәйләм сүс бау алып чыгып китте Кәшфи, мотоциклына утырып, Колан Кырдан кайтканда, чулак Абдуллар тирәсендә ыгы зыгы иде. Дөнья, тормыш тәҗрибәсе белән Кәшфи сизде унике йортлык Гәр Хуторның берәр җирендә ыгы-зыгы булса, ул инде, һичшиксез, Кәшфиләр гаиләсенә бер чите белән кагылмый калмый иде Шуңа күрә Кәшфи тиз генә мотоциклын сүндерде дә, өстен-башын кагып, чулак Абдулларга таба йөгерде. Кәшфи килгәнче, монда инде бөтен авылның малай-шалае җыелган иде Метр ярымлы дуңгызны такта капкачны ачып аранга чыгардылар. Аран — трактор кабиналарыннан, иске түбәләрдән бушаган калай-тимер кисәкләре белән уратып алынган иде Диван кадәр дуңгыз чыкты, кояшка күтәрелеп карамакчы булды, әмма, * бичараның табигать биргән инстинкты тартты, ахры, ул, мыркъ-мыркъ килде дә, кояшка битарафлык күрсәтеп, калай стеналарга ышкына-ышкына аран буйлап әйләнә башлады. Тавис белән чулак Абдул аран эчендә, калай стена буена чүгәләп, тыныч кына тәмәке суыралар, әңгәмә коралар иде. Мин инде, ни, Абдул абый. Тукта, дидем, миннән калмасын дидем, барып та карадым Мин әйтәм, кеше сүзе кеше үтерә бит ничек мин шуны өстемә алып ир булып йөрим, дим Тегесе сөйләшми дә. Әби генә сөйләште И, ди, кияү дип әйтсәм дә инде сине, ди, менә болай бит ул, ди. Дөньяны, ди, җил бозар,— кешене сүз бозар Авыл халкы үзен, ди, көзгедән карый, күршесен лупадан ди. Син аны уйлап кына кара әле. Абдул абый, гап-гади авыл хатыны — лупа дигән сүзне белә, үзен көзгедән карый, күршесен — лупадан, ә инде, ди, укытучыны, ди. микроскоптан карый ди Менә, билләһи, шулай ди. Дула, микроскоп дип кенә сөйләшә. Менә, билләһи, шулай ди. Лупа, микроскоп дип кенә сөйләшә. Ә үзенә инде алтмыш яшьләр булыр Билләһи Мин тегене сөйләштерәм. Халыкара хәлләргә алып керәм. Чөнки милитаристларның бик котырынган чорында яшибез. Колагыңны зирәк тотмасаңмы? һи-и-и Менә шушыннан килде төште чит ил шпионы, алды китте сине. Аннан сиңа җәза, газап, допрос. «Яна юл> колхозы ничә гектар арпа чәчә? Ничә баш сыер бар? Эштү син! Болар бит барысы да әһәмиятле капиталист өчен. Алар бит дивальвация, инфляция белән башлары әйләнеп . Ул сиңа кука-кула эчеп кенә булмый. Организмны харап итеп... Диван кадәр дуңгыз әле һаман әйләнә иде Тавис торды, тәмәкесен тирескә басты. Багана башына аркылы кадалган озын пычакка карап алды. Тирән итеп сулап алды. — Я, ярар, Абдул абый Гомер буе дус яшәдек, син уйлама, ышту мин синең тумачаны хатын итеп алдым да аннан аерып ташладым, дип. Мин бит — ир кеше И минем үз праваларым бар. Синең белән минем арага су кермй. Без бит ирләр. Дуслар булып калыйк .. Бичара дуңгыз һаман бугазын дөңгердәтеп, эфирга тавыш дулкыны чәчә, калай стенага ышкылып әйләнә-тулгана йөри иде. Тавис дуңгыз янына килде, аны тоткан сыман итеп, муенын кашымакчы булды Әмма дуңгыз алагаемга арт сикертеп чабып китте дә акырып җибәрде һәм аран эчендә бер әйләнә ясады моны көтмәгән чулак Абдул каушап калды һәм, ялгышып, дуңгызның юл өстенә төште. Дуңгыз исә, муены кашылу рәхәтеннән булса кирәк, үзенең центнерлы гәүдәсенә хут биргән иде һәм юл өстендә очраган какча гәүдәле чулак Абдулны ул тузганак башын өргән кебек кенә мәтәлчек аттырды Абдулнын аяклары күккә күтәрелгәнне күреп. Тавис кычкырып җибәрде һәм аңа ярдәмгә ашыкты. Ләкин дуңгыз инде темпка кергән иде, икенче әйләнә ясаганда ул, моны теләмәгән көе, калын гәүдәсе белән ялгыш бәрелеп Тависны да очыртты һәм Тавис, сөрлегеп китеп, чулак Абдулның брезент ботинкасының башына ачык авызы белән . килеп ябышты Дуңгыз аның саен кызды Икеме-өчме тапкыр чулак Абдул белән Тависның өстеннән таптап узды. Ниндидер без мизгелдә ♦ Тавис торды һәм стенага сыенды Чулак Абдул әле һаман тора алмыйча ята иде. Тавис куркынып кычкырды: — Тор, дим, фәлән итим! Тор дим! Чулак тәре, тор дим! Фин су- < гышына бармас өчен кулыңны имгәткән чулак дезертир бит син! Тор, = дим! Дуңгыз котырынган, һаман әйләнә иде. 3 Яңадан куышу, яңадан егылу, аунау китте. Тавис һаман кыч £ кырды: — Бауны, дим! Бау белән аягын! Танавын боргычла, дим! Ах... Ы фәлән Чулак тәре! Гыжылдаган Тавис, яткан җиреннән үрмәләп, дуңгызның арт ая гына ябышты һәм байтак вакыт әйләнә буйлап шуышып йөрде Ул ” арада чулак Абдул да сүс бауны дуңгызның танавына элдертә алды = һәм дуңгыз гөрселдәп тиресле җиргә ауды, тыпырчына башлады. Котчыккыч тавыш, гырлау, сүгенү, тирес, салам, шалтыраган калай, та ~ гын әллә ниткән хәрәкәтләр, авазлар арасында кайсы дуңгыз, кайсы * Абдул яки кайсы Тавис икәнен аерып булмаслык бер халәт иде. Хә- ь ер, монысы алай ук әһәмиятле дә түгел Шунда чулак Абдул сикереп £ торып, баганага кадалган пычакны алды һәм дуңгызга селтәнде. Әм- х ма дуңгыз зур куәт белән алгы санын күтәреп алды да Абдулны бә- pen екты, Абдул, пычагын ялтыратып, дуңгыз борынын боргычлап £ тоткан Тавис алдыннан чыгып очты. Әллә дуңгыз акырды, әллә Та ? вис.. Тагын бер бәрелеш, һәм монысында инде пычак үзенекен эшләде. Койма буенда карап торган бала-чага читкә сибелде, дөньяны дөн гердәгән тавыш дулкыны басты, аранга кан сиптерә иде Кәшфи бу хәлне карап тора алмады, кайтып китте Ике-өч сәгатьтән соң, Асия җиңги, эче пошып, Абдулларга килде. Ишегалдын көйгән йон, көйгән кыл исе баскан, хуҗа хатын табада бавыр кыздырган, өстәлдә бер шешә тора иде Асия җиңги имәнеп китте өстәл янында утырган Тависның борыны ике күз турысыннан кечкенә мендәр кадәр чүпрәк белән капланган, аннан кан саркып чыккан, маңгае шешкән, ике кулы кан иде Шулай да кулында стакан. Асия җиңги куркудан кычкырып җибәрде һәм Кәшфине алырга йөгерде. Кәшфи озак көттермәде мотоциклы белән килде дә. Тависны утыртып, район үзәгенә — больницага чапты Тавис больницада бер атна ятып кайтты. Аның борынын ике җирдән теккәннәр, бите тартылган, ямьсезләнеп калган иде Кайткан көнне урамда гел дулады — Фәлән итим! йөрәген кисәм мин аның Шунда бнт бер милли метр гына, калган күзгә. Ни тамаша, шулай ярыймыни йөрәген кисәм әле мин аның. Чулак дисәң чулак шул Чүть мине суймады, дуңгыз урынына. Шулай дулаганда тыкрыктан чулак Абдул килеп чыкты Кулында бозау эчерә торган чиләк иде Тавис болай кинәт очрашуга әзер тү гел иде, тәмәкесен ташлап үкчәсе белән басты да кычкырды — Исәмме се-ес, Габдулла абый — Ә-ә, кайттың мыни? Син икәнсең әле Чулак Абдул туктап торасы итмәде Аннары Тавис урамнан җырлап узды. Торги була, торги була Торги була кызларга; Торгидан калган кызларны Кисмәк тә юк тозларга Ул көнне Тавис көне буе печәнлек, утын әрдәнәсе тирәсендә йөрде, ләкин нәтиҗәсе чыкмады. Аннан чалгы алып бәрәңге сабагы чабарга чыкты Сабак бик калын иде, Тавис аны рәттән чапмады әле бер төшен, әле икенче төшен кыргалап йөрде, йөри торгач бәхет бас ты үзен, чалгы борыны «зың» итеп эт эчәгесе астындагы шешәгә ба рып бәрелде Тавис шатлыклы дулады — Ну, безнең бу хуҗалыкны да әйтерием инде. Бер эш эшлим дисән — матавык чыга Кара инде бу безобразиене, кара инде моны. Юк, булмады, әти дә үз урынында нык тора алмады Җыен чүпрәк- баш үстереп. Кыз баладан кем игелек күргән? Ватан сакчылары үстерәсе урында Шешәнең язмышы ул көнне хәл ителде Тависның кәеф әйбәт иде. Ул моторлы пычкысын сүтәргә кереште. Үзе гел борын астыннан гына шыңшыды Ай-ли, Майтапны, Башлар күрде байтакны. Икенче көнне Тавис, моторлы пычкысын чулак Абдулга сатып, авылдан китәргә әзерләнде. Әйтте. — Сез не думайте, минем анда барысы да бар Хатый да, квартирам да бар Минеме? һи-и-и Любей урынга бишкуллап алалар Капчык, ашау әйберләре инде әзер иде, Тавис нигәдер тагын бер кич кунарга булды Ул көнне болытлар Гәр Хутор өстенә төшәм-тө шәм дип мөлдерәп йөрделәр, шулай да яңгыр яумады. Ял көне иде, Асия җиңги таба ризыгы пешерде, Кәшфи дә, ихтимал, үз гомерендә беренче тапкырдыр, ял көне итеп, эшкә бармады Кызлар, нигәдер, кайтмый калганнар иде, шуңа күрә йортта ниндидер бер ятимлек, моңсулык хөкем сөрде. Кәшфи, капка төбенә чыгып, әллә ничә тапкыр тыңлап керде кырдан тракторның тигез гөрелдәгәне ишетелә. Трактор Кәшфидән башка эшли. Аның күңеле тулды йортка кереп китте. Ләкин бераздан тагын йөгереп чыкты. Колагына ниндидер сәер тавыш ишетелде Чыкса — авыл өстеннән җай гына канат сирпеп торналар китеп бара иде һай, көзнең шул моңсу көннәре' Торналар, бәгырьләрне өзеп, күк астын моңга күмделәр — Тор-рыл-лыйкъ! Торыл-лыйк! Кәшфи күккә карады Аның да гомере әнә шул торналар кебек китеп бара сыман тоелды Менә аны комбайннан алдылар, мастерской хуҗасы иттеләр — Синең тәҗрибәм анда кирәк,— диде Ахияр — Кыр шартларында эшләргә яшьләр дә бетмәгән Бу инде син картайдың, туздың, дигән сүз булгандыр Әйе, дөнья Кәшфине байтак туздырды Күрәсең, аз гына туктап алырга, капремонт ясарга кирәктер Подшипникларны тартырга, поршеньнарны юарга, цилиндрларның зазорларын тикшереп чыгарга кирәктер Ә торналар безнең якны авыр җыр белән калдырып китәләр — Тор-рыл-лыйк! Тор-рыл-лыйк! Шулай моңланып тора иде Кәшфи Кинәт күк йөзендә гөрселдәгән тавыш ишетелде. Түбән генә очып барган торналар чылбыры кисәк бөгелеп таркалды Торналар арасында ыгы-зыгы башланды, нәкъ шул мизгелдә бер торна авыр кагылып буталды да. авыл читенә, очын яшен суккан карт каенга таба мәтәлә-кадала төшә башлады Унике йортның уникесеннән дә халык чыгып урамга, ындыр артына чабыш ты, кычкырыштылар, шауладылар Бераздан барысы да торна төшкән якка таба йөгерештеләр. Алар арасында Кәшфн дә бар иде Халык җыелганда карт каеннан читтәрәк, алабута, билчән, тигәнәк баскан чокырда зәңгәр көмеш йоннарын очырып, иләмсез бер җан иясе ты пырчынып ята. озын аякларын, канатларын бәргәли, бөгәрләнә, тартыша иде Бу - горна икән ♦ Халык бер сүз дә дәшмәде Барысы да Кәшфигә карадылар. Кәш- фи мондый игътибарга ияләнгән иде Авыл халкы кыен минутта ана ? гомер буе кинәштабышка килде. Кәшфн әллә ничә срок район советы < депутаты булды, райком әгъзасы булды, гел дәрәжәдә йөрде. Монда § да халык аннан җавап көтте кебек, әмма беркем дә берни дә сора э мады. Кәшфн, гажәпләнеп, як-ягына борылып карады һәм тынсыз 2 калды кое бурасы янында тәмәке тартып торган Тавислык җилкәсен- ш дә ау мылтыгы иде | Торналар тагын бер сызыкка тезелделәр дә юл алдылар. Тик бер 3 генә торна аларга иярмәде йөрәк өзгеч тавыш белән авыл өстеннән = бер әйләнде, биш әйләнде Авыл кара кайгыга батты Бераздан бо- ♦ лытлар да сирәгәйде, күк аязды. Халык та таралды. Теге ялгыз тор- а на исә. болытлар таралгач, күк гөмбәзенә үк күтәрелде һәм авыл өс- “ тендә бөтерелде Инде анын тавышы бик җете колаклы кешегә генә ишетелә иде. х Иртәгесен иртүк Тавис юлга чыгып китте Капчыкка салып алып * кайткан торнага әнисе күтәрелеп тә карый алмады. Тавис чыгып киткәч тә Кәшфн абзар артына зур чокыр казып торнаны күмде. £ Авыр, бик ацыр иде ана.. £ Ф IX ® ж Дуңгыз итен сатарга чулак Абдул карчыгы белән бергә барды Шәһәр базарында халык мал таный гел майдан гына торган ит арасыннан моны тиз искәреп алдылар. Төш вакытында чулак Абдулнын куен кесәсен» дүрт йөз сиксән сум акча эһ тә итмичә кереп урнашты Төштән coin ы поезд белән кайтып та киттеләр Мондый зур акча Абдулин яшәртеп җибәргән иде, һәм ул ялт кына бер унлыкны чыгарып, шоферлар арасында йөрде Зур кузовлы йөк машинасының кабинасында урын булмады шофер янында кызмача иптәше дә бар иде. Унлыкка шул кызыкты, шоферны шул күндерде. Өстән карлы яңгыр явып тора иде, авылга биш алты чакрым гына калгач, машина батты Көрәкләр белән казып, агач ботаклары салып, алга-артка биреп ка радылар машина тнрәнгәрәк утыра гына барды Шофер бер өзлексез сүгенде Синең ун тәнкәй аркасында монда Я. нәрсә катып торасын, ка зы арт ягын тәгәрмәчнең. Чулак \бду.| зур газап белән карлы балчыкны казыды, пычракка батты, юешләнде Тәгәрмәч выжылдап әйләнгән саен аның битенә башына пычрак сипте. Шофер һаман сүгенде. - һи и и, фәлән Ун тәнкә бнрәм дигән була бит Менә нишлим мин ул ун тәнкән белән синен? Ярарые ул ике унлык булса. Абдул ике унлыкка риза булгач кына, машина баткан җиреннән чыкты. Кузовка менгәндә Абдулны хатыны танымады моның кадәр балчыкка морҗачының да буялганы юк иде Хәер, Абдул да хатынын чак таныды бичара, гунудан зәңгәрләнгән, битендә ак йоннар кабар ган иде Алар сп.т-ын өйләренә кайтып керделәр. Аһ-ваһ итеп мич яктылар, җылын и .■ г. ып йокыга да яттылар Әмма икесенә дә бик нык салкын бәргән нде Иртәгәсен чәй куярга Абдул үзе торды Ыңгыр-шыңгыр килеп йөрде, тагын килеп ятты. Өстәл өсте тулы акча — унлыклар, бишлекләр. егерме бишлекләр иде. Тик аларга карап шатланып кына булмады. Кышның кырык градуслы салкын бер көнендә Абдулның карчыгы дөнья куйды. Кәшфи өй саен кереп, кеше җыеп йөрде, зиратның бер почмагын кардан көрәп ут яктылар, җирнең туңын эреттеләр. Чулак Абдул салкын өендә ялгыз калды. Асия җиңги, Кәшфи, кызлары кыш буе аны карадылар Чулак Абдул аларга рәхмәт тә әйтмәде, үз хәленнән зарланмады да. Хәзер аңа үзенең үткән юлы турында бераз гына уйланырга мөмкинлек бар иде Чулак Абдул үз гомерендә бер кемгә дә зарар салмады. Ул тынычлап үлә ала иде. Чулак Абдулдан беркем дә файда да күрмәде. Теге вакытта Тавис кына юкка рәнҗетте аны: фин сугышыннан качар өчен кулыңны чулаклатып, диде. Дөрес түгел. Абдулның кулы утызынчы елны ук имгәнгән иде. Урманнан утын алып кайтканда аты таудан дулап китеп, аны йөкле чана астына кысты. Кулы шунда шартлап сынган иде. Ул вакытта узды да китте, ә менә утыз тугызынчы елны комиссия торып йөргәндә хәбәр таралды. Абдул чулак икән, бер кулы мылтык тотарга ярамый икән, диделәр. Шуннан «Абдул» исеме янына аергыч сыйфат өстәлде: «чулак Абдул». Шулай, бер гаепсез яшәп дөньядан китә Абдул. Әмма җир йөзендә аның бер үкенече бар: нәселе калмый. Балалары булмады. Икесе дә сәламәт кебек иде — бала үстерә алмадылар. Чулак Абдул — районда бердәнбер аерым хуҗалык тотучы иде. Ташлы-тау районының статистик мәгълүматларына һәр вакыт цифр мәшәкате өстәгән кеше Чулак Абдул булды. Башка районнарда эш асат: районда күмәкләштерелгән хуҗалыклар саны, процентларда — 100, районда аерым хуҗалыклар саны, процентларда —0. Ташлытауда исә гомернең гомер буе күмәкләшкән хуҗалыкларның саны процентларда 99,99 булып килде. Ит, бәрәңге заданиеләрен аерым хуҗалыклар күбрәк түли иде. Башкалар итне кырык килограмм түләгәндә, чулак Абдул алтмышны түләп килде. Гомере буе бакча сукалату, утын-печән китертү өчен транспорт, ат эзләде — колхоз, әлбәттә, беренче чиратта колхозчыны карый иде. Олыгайгач, чулак Абдул колхоз идарәсенә тегене-моны сорап баргалый башлады. Ахияр гел әйтә килде: — Абдулла абый, яз гариза, кер колхозга. Беренче утырышта ук кабул итәбез, җыелышка да куеп тормыйбыз. Абдул сәбәп тапты: — Мин бит инде картайган, колхозга миннән нинди файда? — Безгә синнән файда кирәкми. Файдаң тияр вакытта керә белмәгәнсең, колхоз хәзер сиңа терәлеп калмаган — Соң, шулай булгач? — Шулай булгачмы? Үзең өчен кирәк. Минем өчен, кешеләр өчен кирәк Ничек инде син берүзең ак карга булып яшисең? Менә син миннән өй түбәсен ябу өчен шифер сорыйсың, йөз табак шифер бирү — колхоз өчен диңгездән бер тамчы Мин аны бирә алам. Әмма нинди кул белән резолюция салыйм? Колхоз байлыгын ничек итеп читкә чыгарыйм? Син бит — чит кеше Шул ук вакытта, кеше буларак, минем сиңа ярдәм дә итәсем килә. Караучың юк, түбәгез тузган. — Ие. ие, йорт тузды. — Менә алайса, син миңа ярдәм ит. Син хәзер утырып, колхозга алуны сорап гариза яз, ә бер-ике көннән мин синең шифер сораган гаризаңа рәхәтләнеп резолюция салам «Яна юл» колхозы-члены фәлән фәләневкә йөз табак шифер бирергә» дип язам да, рәхәтләнеп кулымны куям. Чулак Лбдул нәрсәдер уйлагандай итә, уйлап карамакчы булып кайтып китә, әмма гариза язмый. Бераздан ул утын китертергә трактор сорап килә, Ахияр белән ике арада тагын шундыйрак сүз булып ала Ахияр аца тагын шул ук киңәшне бирә, тегесе тагын кайтып китә. Бераздан Ахияр ана, кызганып, барыбер ярдәм кулы суза. Ара-тнрә Кәшфн дә трактор белән ♦ ярдәм итә. Ахияр моны күрмәмешкә, ишетмәмешкә салыша Дөрес. с кайбер очракларда колхозчылар кычкырынгалап куялар — Аерым хуҗалыкка нигә колхоз техникасын бирәсез? — Колхознын иң авыр вакытында кайда булган ул? Сугыш вакы = тында басу түренә кул чанасы белән без тирес чыгарганда чулак \б = дул тире иләп акча сугып ятты. Ул вакытта ник безнең белән булма £ ган ул? иАхияр барысын да аңлый Әйе, шулай, нигә хәзер генә идарәгә ки- * лә ул? Адәм баласының һәрберсендә күпмедер дәрәҗәдә эгоизм бар 3 Яхшы кеше кем? Үзендәге әнә шул эгоизмны җиңгән, буйсындыра = алган кеше Чулак Лбдул үзендәге эгоизмны җиңә алмаган Ул ♦ кызганыч кеше Ул — безнең җәмгыять мораленә кадәр күтәрелергә в үзендә көч тапмаган Бәлки ул, гомере буе үзенең шул сыйфатыннан “ рухи газап кичереп, сыкранып, җәфаланып яшәгәндер? Ахияр, бала вакытыннан ук, дөньяның көтелмәгән сюрпризларын х күп күргән кеше, чулак Абдулны кызганды, идарәдән, парткомнан яшергәләп, гел ана вак төяк ярдәм күрсәтеп яшәде ...Апрельнең каткак, кояшлы бер көне башланганда идарәгә ат ат ланган Кәшфн килеп туктады Кәшфинең үз гомерендә, ихтимал, ат х ка беренче атлануыдыр Ахияр, сәерсенеп, аның каршына чыкты * — Ни өчен дисәң,—дип сүз башлады Кәшфн. аттан төшеп җи ’ тәрҗитмәс,— аның өчен чөнки бүген төнлә Абдулла абзыйны борып t куйдык. Асия белән төне буе шунда утырдык И һәм дә мин бүген * эшкә чыга алмыйм, миңа рөхсәт кирәк — Анысы вак мәсьәлә,— диде Ахияр авыр сулап. Үз авылының, болай да кеше саны бик чикләнгән бер авылның, яхшымы начармы бер кешесе җир куенына керүе әйбәт хәл түгел иде. Кәшфичә әйтсәң, ни өчен дисәң, аның өчен чөнки авылда бер нигез кимү дигән сүз бу Гәр Хутор ничә дистә еллар буенча инде унике хуҗалык булып то тынып тора, унөченче хуҗалык Тависныкы иде, ул тиз бетте, әмма, унике бик төпле сан булып озак утырды Авылның кителә башланы инде бу Кәшфн бүреген салып, маңгай тирен учы белән сөртте Төштән соң көн кинәт кенә җылынып китте, көньяктан тыгыз җнл »1сә башлады, каурый болытлар күк гөмбәзенә үк күтәрелделәр дә каядыр киттеләр чын яз килде Бозлы суларны актарып, үзенең га знгы белән урам гөрләвекләрен вата җимерә Ахияр килеп туктады Кәшфн язгы кояшка рәхәтләнеп капкасына сөялеп тора иде, Ахияр кнл гәнгә балаларча сөенде Икәүләп койма кырыендагы эскәмиягә утыр дылар, эскәмия тактасы җылы бәреп тора иде. — Нихәл, картаеп буламы’ диде Ахияр Кәшфн җанланып китте — Була, кордаш, була. диде ул, алдагы нке көмеш тешен күрсә теп. — Була Аның өчен чөнки балалар ярдәм нтә Менә мин сигез бала үстердем Илебезгә сигез кадр Бала — безнең тормышның нәти җәсе Мин үземне, гомер буе эшләгәч, әйбәт кеше чутына кертеп йөри идем Мин бер генә показательне алганмын Тагын берсе бар икән адәм баласы өчен Эш кенә түгел н һәм дә балалар кем булып чыга лар. менә ул да кирәк икән г S3 — Ну, синец калганнары әйбәт булды инде. Күпчелек дип әйтәм. — Күпчелек . Күпчелек... Менә сигез балан — йөз процент дип исәплик. Алар төрлесе төрле хәлдә, белемнәре, эшләгән, укыган урыннары төрлечә. Семья бәхетләре төрлечә. Шуңа күрә мин кеше нормасын уртача алам, аның өчен чөнки йомшакка сөрү нормасына күчереп исәплибез бит җирне. Сигез балаң—йөз процент Бер балаң — 12,5 процентны тәшкил итә. Алабыз Тависны — минус. — Ну, әйтәм бит инде, шул бер минус синең. — Юк шул. Ә өченче кызны кая куясын? — Ник, нәрсә булган? Мехкомбинатта эшли дип үзең сөйләп тордың бит әле кыш көне генә. — Эшләвен эшли ул. Әйбәт эшли. Премияләр ала — Соң, шулай булгач? — Ә син аның ирсез бала тапканын беләсеңме соң әле? — Беренче ишетәм. Ну, кыз балада була инде ул. Димәк, кемнедер яраткан, ә тегесе яратмаган — алдаган. Элекке заман түгел бит, яслесе, бакчасы бар — Әтисе кем диген. — Үзе беләдер инде. Кәшфи авыр сулап куйды — Икенче кызның кияве. Җизнәсе. Белдеңме? Ахияр сызгырып куйды. — Ой-йой-йой... Ә тегеләр ничек яши соң? — Ничек яшәсен? Ике бертуган — сөйләшмиләр, йөрешмиләр. Берсе кайтканда икенчесе кайтмый хәзер. — Юк, кызыңны ачуланма Яраткандыр. Ярату берни белән дә исәпләшми Җизнәсеме, кодасымы. — Ә шулай да, мин аны да унике бөтен уннан биш процент белән чигерәм. Аның өчен чөнки, безне кан-яшь елатты ул. — Я, синең аннары да байтак кала әле. — Юк шул, мин нольгә чыгам. — Нигә алай? — Аның өчен чөнки... алты бала очырдым Тагын икесе очарга тора Бу җирдә кем кала? Нигә берсе дә иген икми? Нигә барысы да шәһәргә китү ягын карый? Мин аларны һиндстан сыерлары дип атыйм Ахияр сигарет кабызды — Анысы ни тагын? — Ә менә миңа Мәскәүдә гостиницада кунганда бер иптәш сөйләде Ул селекционер, һиндстанда эшләп кайткан Сыерны савалар, савалар да, ди, картаеп сөте беткәч, чыгарып җибәрәләр, ди. Дүрт ягын кыйбла Аның өчен чөнки сыер итен ашау тыела икән, диннәре буенча Шуннан сыер нишли? Юл буеннан утлап, акрын гына алга бара. Ни өчен юл буеннан? Аның өчен чөнки урманда юлбарыстыр, арысландыр бар Ә бу, знай, атлый бирә юл буйлап Олы юлга чыга Чүтки, анда кеше, машина Кешегә ияләнелгән Шуларга юанып бара да бара бу. Олы юл кая алып килә? Зур бер шәһәргә И һәм дә сыер шунда яшәп кала Чирәмсез, ризыксыз җиргә килеп яши Ахияр көлде. — Минекеләр дә шулай инде,—диде ул.— Әнә кабат китеп, утырып калдылар. Тик малай гына кайтып йөри. Анысы механик булып колхозга төпләнәм дип хыяллана. Но мин әлегә ышанмыйм — Менә, менә! Синең икеме! Димәк, 50 процент уңай нәтиҗә бирә сең син! Ә мин— нольдә. Аның өчен чөнки Кәшфи сүзен тәмамлый алмады. Зәңгәр күк түбәсеннән йөрәкне селкетеп тарихның, җирнең үзе кебек борынгы, серле тын аваз ише телде Ахияр да, Кәшфи дә күккә текәлделәр Өч җирдән өч өчпочмак булып, көньякка таба торналар оча иде. Кинәт күңел тулып китте Ахиярның да, Кәшфинен дә тамак төпләренә нидер утыргандай итте. Күзләргә беренче язгы җил кагылды, һәм күзләр дымланды Торналар нәкъ Гәр Хутор өстеннән очалар иде Ачык күккә озак карап торудан күзләр арыды, талчыкты. Хәрәкәт гел бер төрле, тавыш бик тонык иде. Әмма шул вакыт кырыйдагы сызыкның берсе кителде һәм соры бер нокта сызыктан аерылды Мондый хәл- ♦ не, гомумән, үз гомерләрендә бик күл торналар, кыр казлары каршы g алган, озатып җибәргән Кәшфинен дә, Ахиярның да беренче күрүе нде. з Соры нокта зурайды, апа канатлар, муен чыкты, ул әйләнә ясыйясый < Гәр Хутор өстенә төшә башлады. Менә бервакыт аның озын нәзек = аяклары, тимер кашык кебек башы аермачык күренде, бөтен авыл өстен н дерелдәтеп моңлы аваз ишетелде 2 — Тор-тор-тор-рыл-лыйк! Тор-рыл-лыйк! д Торна зурайды, зурайды, менә ул авыл читендәге яшен сугудан = башы көйгән каен турысында әйләнә башлады. Ә иптәшләре, берни дә S булмагандай, көньякка таба юлны дәвам иттеләр, бу торна исә һаман шул урында әйләнде, ул шулкадәр түбән төште, урыннарыннан сикереп ♦ торган Кәшфи белән Ахиярга аның һава ярып канат кагуы да ише- а телде, хәзер инде аның тавышы да, ничектер кызганыч һәм рәнҗүле “ булып яңгырады. < — Тор-рыл-лыйк! Торр-рыл-лыйк! Урам тулы кеше икән, бары да шул якка карыйлар Көйгән башлы х каен турысында байтак әйләнгәч, торна күккә салмак кына күтәрелде и һәм бик биеккә менгәч, авыл өстеннән бер әйләнә сызды да, инде күз- « дән югалып килгән өчпочмаклы сызыкка таба юл алды — Ата торна бу,— диде Кәшфи, тамагын калтыратып.— Ата торна •? Тавышыннан таныйм Менә нинди тугрылык, агайне. Узган ел нәкъ * шушы урында бер торна төшеп үлгән иде Димәк, ул аның тормыш ип- ? тәше булган Менә бит ничек. Нәкъ шул турыда төшеп үлде ул Кәшфи боларны читкә карап әйтте Чөнки, үз гомерендә беренче тапкыр ялган сөйли иде. — Я. ярар.— диде Ахияр, сүзне читкә борып — Әйдә, утыр әле машинага Алдагы дүшәмбедә — нәкъ өч көннән — Сельхозтехника дан киләләр безгә. Әйдә, синең хуҗалыкны карыйк әле Алар машина янына килгәндә, күк түбәсеннән ялгыз торна тавышы ишетелеп калды Зәңгәр күк җиле ашыга ашыга Гәр Хутор өстенә язны куа нде X Саран хатыннын чәе кебек сыек болытлар һаман читкә агылдылар Җиргә, басуга, урманга, болынга бөртек яңгыр төшмәде, машина эзлә рендә туфрак тирәнәйде дә тирәнәйде Кайнар һава күзәнәкләрне кип терде, машина узган саен тузан болыты күтәрелде, ул болыт урамга тартылып үскән тупыл, шомырт яфракларына кунды Кош-корт каурый ларына сырышты, форточка җәтмәсе аша өйгә керде, өсте ачык калган ризыкка төшеп, ашаганда тешне чыкырдатты Ишелеп уңган игенне җыеп алу өчен менә дигән шартлар иде, әмма кешеләрнең холкы бозылды Моны беренче чиратта Ахияр сизде, үзе үк әллә ничә тапкыр, юкка гына кызып китеп, комбайнерларга җикеренеп ташлады, кырда үзенә урын тапмады Быел колхозда эшләү өчен кеше көче җитмәгәнлеге сизелде Ахияр, уз гомерендә беренче мәртәбә, район оешмаларына, ялынычын бел лерде мөмкин булса, студентлар җибәрегез, диде Ана. август аенда студентлар булмас, фәнни тикшеренү институты хезмәткәрләрен кай тарабыз, дип җавап бирделәр. Әмма, председатель алардан баш тартты тар чалбар киеп, керфек, ирен буяп көшел өстендә көрәк тотып эшләгән яшь хатыннарны колхоз узган елда бер күргән иде Бер ай эшләп, расчет ясап китеп барганда, буяулы керфекләрнең күбесе бер сум егерме тиен, ике сум ун тиен хезмәт хакы алды. Берничәсе исә, гомумән, колхозга әҗәтле булды, эшләгәне ашаганын каплый алмады Ахияр вакланып тормады: «әйдә, ярар, чурт с ним» дигән, барысын да гафу итә торган, киң күңелле бөек бер закончалыкка буйсынды да вакланып тормады ул. Колхоз экономикасының язмышын моңа кадәр озын керфекле, бизәнгән матур хатыннар хәл иткәне юк иде әле Шулай да колхоздан ник китә бу халык? Ахияр шул сорауга җавап эзли, баш вата Җитмәсә, нәкъ шул сорауга җавап эзләп, башкаладан килгән корреспондент хатынны районнан аның янына җибәргәннәр Чалбар кигән, иңенә аппарат аскан, кара күзлек пыялалары чынаяк тәлинкәсе зурлыгында. Сигарет тартучы бу хатын Ахиярдан шул сорауга җавап көтте. ' Алар күл буенда, балыкчылар шалашы янында балык шулпасы пешкәнне көтеп сөйләшеп утырдылар. Әллә язып барды теге хатын, әллә тынлап кына утырды — Ахияр аңа игътибар итмәде. Ут янында тыныч кына әңгәмә барды. — Менә Кәшфине алыйк. Сугышка бергә чыгып киттек. Гомере буе техника янында булды. Бөтен район буенча беренче урында Аннан республика буенча беренче урынга чыкты Өч ордены бар: Ленин ордены, Хезмәт Кызыл байрагы, Почет билгесе. Күпме-күпме медале, грамотасы бар Сигез бала үстерде. Ник кенә берсе авылда калсын Ни бары берсе авылда, әмма ул да авыл хуҗалыгы буенча түгел, укытучы. Инде олыгаеп килә. — Ә сезнең үз балаларыгыз? — Минеке катлаулы. Без хатын белән аерым яшибез. Хатын авылны яратмады Сәбәбе дә бар Балалар шәһәрдә үстеләр. Хәер, мин үзем дә аларны авылга няләндерергә алай көч куймадым Шуңа да карамастан, олы улым сельхозда укый. Механизатор-инженер булырга җыена Менә ничә ел инде җәен миндә тора, колхозда эшли. Үзенә кышлык акча туплый Миннән бер тиен алмый Үҗәт Үз көнемне үзем күрәм, ди. Быел менә автобус йөртә. Терлекчеләрне. Менә аның төпләнүе бар. Кара күзлекле хатын сигарет кабызды. — Ә шулай да, яшьләрнең авылдан китүенә төп сәбәп нәрсә? — Колхоздан ник китәләр? Клуб ачу, ана пианино алу. танцы оештыру белән генә яшьләрне тотып булмый. Болар—тормышның бизәкләре генә. Яшьләр китүнең сәбәпләре тирәндәрәк. Иң беренчесе — колхозчыны нәкъ шәһәрдәге кебек ике көн ял итә торган итеп көйләргә кирәк. Хәзергә бу мөмкин түгел. Аннан соң ел буена даими эш кирәк Комбайнер, көтүче кебекләр кышка эшсез калалар Димәк, кыр эшләре бетүгә ниндидер цехлар ачарга, ниндидер производство көйләп җибәрергә кирәк. Боларын инде күп өлкәләрдә хәл итеп киләләр — Әйе, шулай, ләкин алардан да яшьләр китә. Бәлки, яшьләргә, армиядән кайткан, өйләнгәннәренә туп-туры квартир ачкычы тоттырыр гадыр? — Алай эшләп карадык Кадерен белмиләр. Мин үзем яшьләрнең эш сорап килгәннәренә өмет белән карыйм. Башта ук квартир сорап килгәннәре, гадәттә, төпләнмиләр, бераздан китеп баралар. Казганып, кыенлык белән урнашкан, көйләнгән гаилә төплерәк була Квартир биргәләп карадык — китәсе кеше барыбер китә - Димәк, тагын нидер бар? — Әйе, бер галим дә әйтмәгән сәбәпләре бар Бу турыда әле бер журналистның да язганы юк. Кара күзлек җанланып китте, магнитофонын көйләде, микрофонны алгарак сузды — Бу — эфир өчен түгел Минем өчен генә,— диде. — Ярый, миңа барыбер Авылны кешесе-ние белән саклап калу өчен ♦ ин әһәмиятле чара — аны яхшы асфальт юл белән шәһәргә тоташтыру Билләһи, дип әйтәм, авылга асфальт юл керсә, халык китми генә ту- з гел, шәһәр халкы да авылга кайтып йорт сала башлаячак. — Бу —бик кызык. S — Аннан һәр авылда кафе, бар яисә ресторан булдырырга кирәк 3 Әйтик, эссе көнне шәһәр егете паркка кереп агач күләгәсендә пиво эчеп * утыра ала Су керә, пляжда ята Ә безнекеләр? Кайда, ничек ял итә J алалар? Шәһәрдә эш авыррак, әмма, ялы — ял төсле. Авылда, ихтимал = эш жиңелрәк, ә ял — ял түгел. Димәк, кешенең яшәү урынын эш кенә 3 билгеләми, бәлки эштән калган вакытын уздыру сыйфаты да билгели х — Бу — бик, бик кызык. ♦ — Тагын бер мәсьәлә. Авылдан яшьләр ник китә? Без бит инде шул ® турыда сөйләшәбез. Ә сәбәпләр күп. Менә ин гади мәсьәлә—кышлык - ка утын әзерләү мәсьәләсен генә алыйк. Хәзер колхозчы мул итеп, бай ч итеп яшәргә ярата һәрберсендә культура сарае кадәр алты почмаклы £ йорт. Мунча. Ике-өч бүлмәле Элек крестьянга кыш чыгар өчен биш j алты кубометр утын җитә иде, хәзер кимендә утыз куб утын кирәк Аны ь урманда әзерлисе, аннан ташыйсы, кисәсе, ярасы һәм әрдәнәгә өясе п бар. Бик таза гаилә өчен бу — кимендә бер айлык авыр эш. Әмма утыз | куб утынны сиңа урманнан болай гына бирмиләр әле башта син , урманда ботак яндыру, агач утырту, сирәкләү кебек эштә йөрергә тиеш * сең. Анысына бер ай Шулай ук авыр эш. Кул, күкрәк эше. > — Болар минем өчен өр-яңа мәсьәләләр — Менә яшьләр өчен дә шулай ул Яшь егет күреп үсә утын-печән ди-ди, моның әти-әнисе дөньяны, майны-июньне күрмиләр, кеше күр миләр, матурлык күрмиләр Яшь егет исә мондый конвейерга риза түгел һәм ул әнә шул мәсьәләләр хәл ителгән җиргә китә Китте — йортын батарея җылыта, анын өчен түләү — ноль-ноль фәлән тиен Бюд жетта сизелми дә. — Кызык, бик кызык бу — Тагын Ике егет үсә, күршеләр, дуслар. Икесе дә унынчыны тәмамлыйлар Армиядә булып кайталар Кайткач болай берсенең әти әнисе пенсионер, йортка кеше кирәк — малайны СПТУга димлиләр, яки колхозда шофер итеп калдыралар Икенчесенең ә^и-әни таза, йорт та әлегә бер күч егеткыз бар — анысы шәһәргә китә, шулай ук шофер булып урнаша Менә берничә айдан болар очрашалар авылдагы егет майлы комбинезон кигән, тузанга баткан; я ул кирза итек кия дә урам уртасындагы колеяга кереп утырып буксовать иткән машинасының көпчәкләренә чылбыр урап иза чигә. Шәһәрдәге иптәше исә ак күлмәгенең җиңен сызганган, модалы сәгать таккан, ял көне итеп болынга балыкка төшеп бара Тунеядецмы ул? Юк, менә дигән эшлекле егет, ул бүген просто ял итә. Ә тегеңә мондый ял эләкмәячәк Ял алса да. ул утын-печән әзерләп җәфаланачак. Шуннан инде бу егет тә уйлап куя нигә әле болай җыкланырга? Икенче көнне ул минем янга килә — Ахияр абый, колхоздан китәм, паспорт алырга справка бирегез,— ди һәм мин инде шул вакытта көчсез, коралсыз — Менә бит. без болар турында бөтенләй уйламыйбыз да — Әле шунысы да бар шәһәрдәге теге егет, бәлки әле вагонда, баракта, тулай торакта яшидер Әмма, авыл яшьләре алдында ул «өч бүлмәле квартирда торам» дип кенә сиптерә Анда, ди, газга дүрт ти ен түлисен., әзер мунчага керсәң — уналты тиен. Чабынып чыгасың — кружка белән пиво. Анадан яңадан тугандай буласың инде... — Менә ничек... — '••нары, һәр колхозның үзендә больницасы, сельпосы, ательесы, телеграфы, аптекасы, пекарнясы, төрле-төрле парикмахерская, салоннары булырга тиеш. Әнә шунда күпме-күпме кызлар — урта, югары белемле кызлар эшли ала. Ә кызлар күп булган җирдә егетләр кала. Баланс ясала. Калган егетләргә шулай ук мастерскойлар, фотоателье, цехлар, кичке мәктәпләр, консультпунктлар кирәк Без исә киләчәкне уйлап бетермибез без быел югары уңыш, мул иген, мул ит, күп сөт алу турында уйлыйбыз да, перспективаны онытабыз. Менә сугыштан соңгы елларны гына алыйк. Ни белән шөгыльләндек соң? Авылдан эшче көчләрен читкә озату белән мәшгуль булдык Алар китте, чөнки перспектива күрмиләр иде. Алар шәһәр читләренә барып, йортлар салып урнаштылар. Анда да авылча итеп яшәргә — бәрәңге бакчасы тотарга, сыер асрарга тырыштылар йорт салырга урын булмагач, алар законның үзен эшкә җиктеләр Участковый милиционер кичтән уза урам башыннан — чүплек, иске чиләк, ләгән ташлаган урын, әрекмән баскан. Иртәгесен шуннан уза — үз күзенә үзе ышанмый — чүплек урынында агач йорт, калай морҗаның торбасыннан форточка аркылы урамга төтен чыга, хуҗа хатын мич янында бала имезеп утыра. Закон бар морҗасыннан төтен чыккан йорттан балалы хатынны куып җибәрә алмыйсың. Ә мужик кулында эш уйный, әнә теге чүплекне койма белән әйләндереп йөри, абзар сыман бер урын ясаган, анда сыеры күшәп тора. Менә шулай итеп колхозлар бушый торды, ә шәһәр тирәсендә «Минутка», «Нахаловка» дигән үзешчән поселоклар үсеп чыкты. — Ләкин бит заводка, фабрикага да кеше кирәк иде — Юк шул. Әлеге мужикларның күбесе заводка кермәде Ул моңа, беренчедән, мораль әзер түгел иде, икенчедән, аның квалификациясе юк иде, өченчедән, аңа үзенең йортын салып бетерергә, хуҗалыкны торгызыр! а кирәк иде. Хәзер ул инде көн саен түләүсез эшкә әйтеп йөри торган бригадирдан азат, финагенттан азат, агентларны ул хәзер төшендә дә күрми. — Ә нәрсә хисабына яши соң ул эшләмичә? — Эшлимәчә? Шаярмагыз! Ул елларда колхоздан-шәһәргә иң отборный эшчеләр китте. Андыйларны эзләп табасы бар әле бүген! Алар шундук эшкә урнаштылар Ләкин заводка түгел, ә иркенрәк эшкә. Әйтик, төзелешкә (эшкә чыкмый калып, үз хуҗалыгыңны карап алырга була, атна уртасында), алар бер тәүлек дежурда торып өч тәүлек ял итә торган эш эзләделәр һәм таптылар: вахтер, каравылчы, истопник. Балта тота белә — ЖЭКка урнаша. Хатынын да шундыйрак эшкә кертә: буфетта, кибеттә, ашханәдә җыештыручы Өенә дә кайтып йөри, ашау-эчүгә дә якын. Авылда ипи юк, ә монда ашханәдән кайткан калдык ипи кисәге белән йөзләгән баш үрдәк, тавык асрый, сыер тота ул — Димәк, базарга ит чыгара, бу инде начар түгел. — Начар түгел иде. Әгәр колхозның менә дигән таза куллардан бушап калганын исәпкә алмасаң. Түгел иде.. Ләкин, шәһәр тирәләрендәге дүрт аяклы терлекләрне бетерттеләр. — Әйе, шундый бер хата булды шул. — Шундый хата. Бүген генә түгел, тагын ун-егерме еллар төзәтеп бетерә алмаслык. Корреспондент хатын авыр сулады. — Хәзер боларны кире кайтарып була бит инде, иптәш Гарәфиев. — Юк, бик күбесен булмый. — Ни өчен? — Аның өчен чөнки, дип аңлата әнә безнең алдынгы механизатор Габделбарыен,— Зулмый Ник булмый? Чөнки, сыер асрап, сарык асрап үз хуҗалыг-.нда хезмәт итә торган буынны без югалттык диярлек. Бигрәк тә яш,ләр терлек асраудан бизеп бара. Хәзер аларны моңа ия- ләндерү бик кыен. Чөнки ул — яна буын Ул буынга сыер кирәк түгел, ана кибеттәге шешәле кефир, сөт, банкалы каймак кирәк. Каян килә ул —монысында эше юк аның. Ул буынга сарык кирәк түгел, әмма ♦ мотоцикл утыргычына тегәргә сарык тиресе, өстенә кияргә сг1рык ти- g. ресеннән тун кирәк Боларнын каян килгәне аны бөтенләй кызыксынз дырмый < — Сез политэкономия буенча белгечкә ошыйсыз = — Мин генә түгел. Колхоз председателе булып эшләгән бик күп- э ләр шулай уйлый. 2 — Шәһәр тирәләрендәге бистәләрнең, сез әйткәнчә. «Нахаловка»- ш* ларнын икенче буыны нишли сон? 5 — Проблемалар анда да җитәрлек. Мин моны беләм, чөнки безнең ? колхоздан кырык җиде—илле дүртенче елларда киткән кешеләрнең 5 бик күбесе шундый поселокларда Картлар — беренче пополнение — ф хәзер пенсиядә. Беренче тыгын йортларын сүтеп, алар соңыннан кир- а печ сарайлар салдылар Мунчалар, душлар, теплицалар булдырдылар « Әмма байлыкка омтылып, теге елларда без күргәнне балалар күрмәсен дип, бер нәрсәне искә алмадылар. х Корреспондент хатын микрофонын Ахиярга якынрак китерде. ® — Беренчедән, шәһәр шартларына килеп эләккән бала чагага эш калмады Уйлап карагыз, сыер-сарык, дуңгыз асрау бетте. Печән £ җыясы юк, көтүгә чыгасы, көтү куасы, көтү каршы аласы юк Кышка s печән хәзерләү дигән зур хезмәттән алар читтә Ул балалар иген, җир. * урман, болын, ферма эшен күрмичә үстеләр. Әтиләр тормышны көйләп * җибәргәч, «без күргәнне болар күрмәсен», дип аларга мотоцикл, тран- ® зистор, магнитофон, японская куртка, океан артыннан килгән джинсы 1 чалбар алып бирделәр Инде нишләргә? Поселокларда культура сарайлары, стадионнар юк, яшьләрнең исә вакыт күп Яшьлек энергиясенә «выход» кирәк. Әнә ул «выход» — поселокларда яшьләр арасына хулиганлык үтеп керә. Менә уйлап карагыз илленче еллар башында без шәһәр тирәсе поселокларына менә дигән эшче кеше бирдек Менә дигән әнә шул качественный материал, урыныннан күчереп утырткач, нинди җимеш бирде? — Сез артык гомумиләштерәсез. — Мин киләчәктә шәһәрне кем туйдырыр дип борчылам һәм мин шул борчуыма сезнең дә - журналистлар, язучылар, галимнәрнең дә катнашуын көтәм Югыйсә, без ияләнгән: партия барысын да күрә, ба рысын да хәл итә. Берәр уңышка ирешсәк, без ул унышта үз өлешебез ме күрергә ашыгабыз Ә инде авыр мәсьәләгә килеп терәлсәк, партия хәл итәр, дибез Ләкин бит партия ул — сез, мин, Габделбарыев. без иеп сыер савучыбыз Катерина, безнең райком секретаре Байгнльдеев ләрдән тора Минемчә, бу мәсьәләдә тынычланып яту — киләчәк бу ыннар турында кайгыртмау дигән сүз Менә мин төннәр буе авыл ура мындагы йортларны санап ятам әһә, бу йорт бер ике елдан бетә. Әһә, бу йортның гомере күп булса ун ел Чөнки малай чыгып китте дә шәһәргә урнашты, йортта пенсионер әтн-әни генә калды Монда өчен че буын көтелми Бетәсе хуҗалык нинди? Өченче буын көтелмәгән ху җалык Корреспондент, блокнотын ачып, фломастер белән зур итеп язып куйды «Өченче буын» ...Алар белән генә кайта. Тагын икесе шулар кул астында ук эшләү че махсус урта белемле егетләр. Тавис болар янында яшькә өлкән, ил-җир күргән кеше буларак сөйли. — һи-и,— ди ул, теш арасыннан черт итеп бер төкереп алгач, дөньяны күрдек инде Бервакыт җәяүләп барып көнендә Иске Кишетне әйләнеп кайттым (Иске Кишет болардан сигез чакрым ераклыкта, әм ма кияүләр аны белми). Белдегезме шуны? Хәзер генә ул яшьләр ир кәләнде. . Халыкара хәл буенча көн саен тегендә, мин эшләгән җирдә, иртән мине тыңлыйлар Эшкә тотынганчы Конвейерлар, стартерлар грейдерларны кабызганчы Давай, диләр мина, син күп беләсең, безгә аңлат. Нейтрон бомбасын эшлиләрме тегендә, океан артында, или юк мы? А как же, мин әйтәм, шыпырт кына эшләп яталар аны Җир ас тында эшлиләр Потомушты, космонавтлар күрә аны Америка өстен нән узганда. Хәзер шундый приборлар бар, мин әйтәм, космонавт 300 километр биеклектән шул бинокле белән карап, клеверга кунган бал кортының аягындагы төкне саный ала, дим Милитаристларга каршы шулай көрәшмәсәң булмый. Алар нәрсәгә кирәк безгә, җыен девальвация, инфляция, демаркация жуликлары Әнә безнең сверхзвуковой лайнерлар... Сез дә йөргән буласыз инде аспирантуралар яклап, диссертацияләрдә укып Кулыгыздан бүтән эш килмәгәч. Чулак Абдул әй тәдерие әнә эш юктан эш тапкан, ыштаныннан бет баккан, дип Тавис нотыгын тәмамлый алмады. Күк түбәсендә бөтен тирә-юньне елатырлык моң ишетелде Барысы да күккә карадылар җирдә калган кешеләргә моң төшерә-төшерә өстә торналар китеп бара икән Бөтен халык — колхоз басуындагысы да, бакчалардагысы да - билләрен турайтты, күккә төбәлделәр. Китеп баручы көзге торналарның кычкыруы язгы торналар тавышына караганда да сагышлырак була Кинәт кенә җирне сагыш басты. Уен-көлке бетте. Ул арада тигез төркемнән бер торна аерылды да Гәр Хутор өстендә әйләнеп йөри башлады Авылда, кырда кешеләр кычкырыштылар. — Теге хатынсыз калган торна! — Күрдегезме? Теге торна! — Кайда, кайсы торна? — Теге хатынсыз калган торна! ♦ — Әнә, әнә, тагын теге каен янына төшә ул! g «Хатынсыз калган торна» исә кыйгач-кыйгач һава ярып, куәтле үт- 5 кен канатларын сызгыртып, авыл башына түбән үк төште һәм башы * корыган ялгыз каен өстендә кычкыра-кычкыра әйләнеп йөрде Аның ё канат җиле басудагы, бакчадагы бөтен кешенең битенә бәрелгәндәй Э булды Байтак шулай әйләнгәч, ул рәнҗүле бер аваз салды да, көньяк- * ка таба күтәрелеп, бераздан юк та булды Төштән соң басуда, бакчаларда уен-көлке ишетелмәде Тавис та S сөйләшүеннән туктады, әтисенең мотоциклын чыгарып, шуны кабызды У да, Колан Кырга барып кайтам дип, чыгып китте. Китәр алдыннан, бакчадагы кияүләргә мыскыллы караш ташлап, әнисенә әйтте — Бу дисседентларны тәмле ашатам дип, тавык-мазар суя күрмә £ тагын,— диде.— Белгән аларны Барысы да марихуанистлар, хиббилар s алар. Аларга тавык түгел, алабута күмәче дә ашатмас идем әле мин 5 Баҗайлар берни ишетми, уйный-көлә бәрәңге кертәләр иде. Баҗайлар, кызлар бәрәңгене кертеп бетергәч, ду-чат килеп юынды5 лар, ашадылар-эчтеләр һәм кәрзин, кәстрүл алып урманга гөмбәгә ке- pen киттеләр. Рәсимә, әнисе белән бергә таба ризыгы пешерү өчен, йортта, мич янында матавыкланып калды х Кичен эштән арып-талып бәхетле Кәшфи дә кайткач, йортка ямь £ өстәлде Баҗайлар хатыннары белән дүрт чират мунча чабынып чык- ® тылар. Теге, үз «Волга>лары белән йөри торганнары, холодильникны т ачып, аннан тирләгән кара шешәле сыра, «Волга» багажнигын актарып кипкән балык-фәләннәр тотып ук кереп киттеләр Йортта бәхет. Мичтә шулпа өстәгән өчпочмак чыжлый, кияүләр, ыгы-зыгы килеп, рюмкалар тезәләр, телевизор шаулап сөйли иде Тик Тавис кына кайтып җитмәде. Әти-әнисенең моңа эче пошты, әмма ап- ак майкалы, таза беләккүкрәкле баҗайлар ашап-эчеп утырганда Та вис юклыгын сизмәделәр Кәшфи шыпырт кына урамга чыкты Авыл авыр эштән соң тынып калган, урман артындагы таш юлдан узган йөк машиналарының гына үкереп үргә менгәне ишетелеп ала иде. Бераздан арган кияүләр, кызлар, веранда, олы як, кече як. кухня якларга таралып йокыга талдылар Тик Кәшфи белән Асия гына, өсләренә җылы киемнәр киеп, капка төбендә төн уздырдылар ...Иртәгесен аларның капкасын егерь Минһаҗ какты Кәшфнләр болай да йокламый иде инде. — Анда,—диде Минһаҗ, туры карамыйча гына,— теге каен төбен дәге билчәнлектә синең мотоцикл ята Торна каены янында, дим Мин янына бармадым, кешесе дә шунда ята төсле ...Тавис, бичара, олы юлдан күтәрелгәндә торна каенына таба ки сәгрәк борылган икән Башы белән катканакка туры килгән Гәүдәсе мотоциклыннан дүрт-бнш метр ераклыкта ята Милиция һәм врачлар килмичә кагылмаска булдылар Ашыгудан барыбер файда юк иде Аның гәүдәсен район больницасына алып киттеләр Организмында байтак алкоголь табылуы турындагы справканы Кәшфи берәүгә дә күрсәтмәде Больницадан йөк машинасы кузовында алар кайтып төш 97 кәндә баҗайлар тирән кабер казып, мул итеп ләхет алып куйганнар иде. — Нигә ашыктыгыз? — диде Кәшфи караңгы, авыр чырай белән,- Бер көн булса да кунсын иде өйдә. Каберне аны күмәсе көнне генә казыйлар Аның өчен чөнки... Әмма баҗайларның дүшәмбе иртән эш урыннарында буласы бар иде XIII Көзге эшләр тәмамлануга Кәшфине яңадан мастерской хуҗасы итеп куйдылар. Кәшфи ат җигеп яңадан колхоз үзәгенә йөри башлады Асия өйдә ялгыз иде. Узган ел кыш ул җигеп йөргән җирән яшь айгырны, әллә нәрсәсе нә генә үҗәтләнеп, ветфельдшер печеп ташлаган Баштарак, фельд шерның бу планын белеп, Кәшфи сүз катып караган иде,-фельдшер аны үзенең галимлеге белән әйләндереп салды — Синең тракторыңа мин катышмыйм бит, ник тыгыласың? — диде.— Үз нәселе белән буталгач, нәрсә буласын беләсеңме? Хайван бит ул, синең белән мин түгел,— диде Җитмәсә, Кәшфинен йөрәген бозып (ат печүчеләр, гомумән, шәфкатьсез, рәхимсезрәк булалар), болай дип калды: — Син үз семьяңны гына бел. Әнә бит, ни хикмәт буталып беттеләр Ул бала үскәч, кемгә нәрсә дип эндәшә инде? Җизнәсе — әти. Анасының апасы — үги әни. Фу! Ат печәргә ярамый, имеш Әнә син ү> өеңне кара. Кәшфи рәнҗеп аңа борылды да сүзсез кайтып китте. Теге явыз исә, нәкъ Тависны күмгән көнне килгән дә. җирәнне хәл итеп тә куйган Кәшфигә борчу өстенә бор булды бу. Кичен эштән кайта, атны капкасына бәйли дә өенә керә Асия белеп тора: ат илтергә барганда, Кәшфи көн саен үзенең әлегә «больничный»да яткан җирәненә кайнар ризык алып бара. Я була ул кайнар кысыр аш, я кайнар ипи. я төелгән бәрәңге боламыгы. Арбасына шуны утырта да ат абзарына китә, һәр көнне кич Җирән, хәлсез кешнәп, аны каршы ала. Кәшфи җигеп йөри торган яшь ала бия моны аңламый, җиккәндә — аны, ашатасы булганда — Җирәнне, шуңа күрә ул арбадагы ризык исенә борыны кытыкланып ачу белән пошкыра, Кәшфигә ямьсез итеп карап ала Шулай атна-унбиш көн «диетада» утыргач, Җирәннең тавышы кө рәйде, тиресе матурлана башлады, гайрәт керде үзенә Кәшфи дә бераз терелеп китте, хәсрәте җиңеләйгәндәй хис итте. Ничектер, бөтен күңелен шушы Җирәнгә бәйләде, шул терелсә, хәсрәте таралыр сыман тоелды. Ә бер көнне ул кулына ипи телемнәре салган сумка тотып, ала бияне җитәкләп, ат абзары эченнән коридор буйлап узганда, Җирәннең башыннан сөйим дип тукталган иде, аптырап калды; Җирән аны бөтенләй күрмәде һәм җир җимерелгәндәй кешнәп алды, ала бия дә җавап бирде. Җирән арата аркылы башын алга сузды, өске иренен җыерып, кып-кызыл теш казнасын һәм эре сары тешләрен күрсәтеп, борын тишекләрен ямьсез киңәйтеп катып калды һәм авыр тирән итеп мышнады. Ала бияне бүлмәсенә керткәч, тагарагына ипи салырга дип Кәшфи килгәндә дә Җирән шул хәлдә тора иде. Кәшфине ул, ахырысы, күрмәде дә, сизмәде дә. Кәшфи өенә йөгерде. Шатлыгына чик-чама юк иде. — Кара әле, Асия,— диде ул кабаланып - Теге көнне фельдшерны салмыш булган дигәннәр иде. Аның өчен чөнки.. Җирән кешнәде бүген, ала бияне күргәч. Менә шатлык! Вәт сиңа шатлык! Кешнәгәч, терелде инде ул! Ызначит харап итмәгәннәр! Син иртәгә солы боткасы пешер әле, яме? Бер чиләк итеп! Геркулестан, яме’ Кирәк булса, тагын алып кайтырмын Асия җиңги үзе көлә, үзе җылый иде. Кыш бертөрле генә, тыныч кына узды Кышлыкка сыер суйганнар ♦ иде, Асия җиңги кыш буе ит турагычы әйләндерде Кәшфинең тешлә- Ё ре коелып бетте Кияүләре-кызлары бик кыстап караса да. шәһәргә з бармады, теш врачына йөрмәде. Асия җиңги кыш буе ялгыз торды, < Кәшфи иртән китә, кич кайта иде: ял көне дигәнне дә онытты, ул мастер- = стерскойга бармасд кышкы ремонт туктап калачак сыман сөйләште, a Асия җиңги берүзе зур-зур ике яклы өйдә йөренде, аптырагач, сан 2 дыкларын актарып, аннан Кәшфинең гомер буе алган почет грамота- - ларын, мактау кәгазьләрен, Авыл хуҗалыгы күргәзмәсеннән алган = грамоталарын берәм-берәм стенага кнопка белән беркетте, нарат бү- 3 рәнәле стена шулай итеп зур стендка әйләнде дә куйды. Асия җиңги = моны эшләгәндә аерым бер тәртип саклады. Кәшфинең иң беренче ♦ грамотасы сугышка кадәр үк алынган икән. Кәшфи хатынының бу х шөгыленә әйбер әйтмәде, көн саен киңәя, зурая барган бу күргәзмә “ янына кичләрен үзе дә килеп басып тора һәм узган гомерен искә төшерә иде - Күңеле бик йомшаган вакытларда ул шкаф өстеннән иске патефон у ала, (кияүләре-кызлары күпме генә көлмәсен, Кәшфи моны саклады) сандык төбеннән бик кадерле, йөрәккә бик якын нке-өч пластинка чы- тара һәм шуларны уйната Менә алар — әтисе, әнисе исән вакытта * Кәшфинең бик кадерле, бер генә малай булып үскән, тракторга укыган * еллары Менә пластинка уртасындагы кәгазь печать Ногинский за- * вод. Яшьтән таный!, якын сүз бу Җырлары ни тора. Галия Кайбиц ® кая җырлый Мансур Мозаффаров музыкасы, Муса Җәлил сүзләре «Җиләк җыйганда» Кәшфи кеше исемнәреннән һәрвакыт зур мәгънә эзли: Гәр Хуторда Галия, Мозаффар, Җәлил, Муса кебек исемнәр бө тенләй юк Кешенең исеме аның киләчәк юлын, гомеренең мәгънәсен билгели, дип уйлый иде Кәшфи Беренче туган балага Асия үзенең сугышта үлгән абыйсы истәлегенә Хәйрулла куймакчы булган иде. Кәшфи теше-тырнагы белән каршы торды ул вакытта Хәйрулла исемле кеше не пластинкага Кичек язасың? Әнә бит сәнгатьне, әдәбиятны нинди исемле кешеләр тудыра, һәм Кәшфи, үзсүзләнеп, малайга Тавис исеме куштырды ул вакытта. Тавис — ниндидер серлелеккә, эчке мәгънәгә ия. Гәр Хуторда гына түгел, бөтен районында башка мондый исем юк Бу малай берәр хикмәт чыгарыр, дип горурланып йөргән иде Кәшфи Пластинкаларның кәгазе инде тузып, майланып беткән Ләкин Кәшфи аларны барыбер таный Менә монысы «Кәләү Гайшә». Аны Фәйзулла Туишен уйный Ә монысы — Кәшфинең әтисе яраткан «Бригадир җыры» Әтисе, тәрәзә ачып, урамга гел шуны яңгырата нде Әрләнсен лә дошман, шатлансыннар дуслар Ә менә монысын кем җырлый икән? Бу - утыз сигезенче елгы пластинка. Бәрхет тавыш, ирләр тавышы Кәгазе тузган Сандугачлар ояда, Оялары пыяла. Сандугачлар күк сайрашып Торыйк, дуслар, деньяда. Кәшфи яшүсмер вакытта бу җырны күп тыңлады Бу җырдан ул ике нәрсәне аңлый алмады сандугачның оясы пыяладан була алмый Пыяла ояда булгач ул, димәк, тоткынлыкта. Ә тоткынлыкта сандугач сайрамый Мәгънәсез сүзләр бу. Аннан сон, Кәшфи үз гомерендә сандугачтай сайрашып яши алмады. Ул гел эштә, гел кырда тракторда булды Яраткан хатыны Асия белән дә сайраша алмады бугай ул Заманы ул түгел иде. Кәшф ■ ашыгып эштән кайтты, Асия пешергән токмачлы ашны тирләгәнче ашады, ятты да йоклады, ятты да йоклады Ярты гомере төнге сменада узды, сайрашырга вакыт калмый иде. Тик Асия гына моннан зарланмады, салмак кына, билгеле бер ритм белән генә, зарланусыз гына ике елга бер тапкыр бала табып торды. Бала тапкан саен юаная, калыная барды, аның саен холкы әйбәтләнә, мөла- емләнә барды. Ул яктан Кәшфи бик тә бәхетле булды Оялары пыяла, имеш.. Кыш буе эшкә йөрде Кәшфи, кыш буе ремонтчылар янында кайнашты. Трактор астыннан үрмәләп кем чыга дисәң —ул, кара майга баткан кем дисәң —ул. Тик көлгәндә аның тешләре генә элеккеге кебек агарып ялтырамый инде, чөнки алар — юк. Протез куйдырыр өчен үлчәүләр алдырырга дип, шулай да районга барып кайтты бер мәртәбә. Әмма йөрәге урыныннан кузгалып кайтты. Атасыз-анасыз балаларны тәрбияли торган йорт барын ул күптән ишетеп йөри иде, бу юлы тәки шунда кергән Кергән, сорашкан. Олы яшьтәге тешсез бу абыйны балалар чорнап алган. Шунда Кәшфи алты яшьлек бер малайның йомшак муенына үзенең автол-солидолга бүртеп каткан кулын куйган. Тегесе дә әйбер әйтмәгән. — Исемең ничек? — дип сораган Кәшфи. — Фәльгат,— дигән сакау малай, түбән карап. Тәрбияче апа озата чыккач, сөйләгән: Фәргатьнең әти-әнисе үз машиналарына утырып Кара диңгезгә киткәннәр икән. Авариягә очрап һәлак булганнар Бу хәсрәттән дәү әнисе дә китеп барган. Малай дөм ятим калган. Кәшфи ул көнне кич үзенә урын тапмады. Берөзлексез сөйләнде. — Исемең ничек? — дип сорыйм. Аның өчен чөнки танышканда шулай кирәк. «Фәльгать», ди бит бу йомшак колак. «Фәльгать», ди. Белдеңме шуны? Ул әйтми бит, ышту «белмим» дип. ул әйтми бит ышту «Тәлгать» или «Рәфкать» дип. Ул бит дөп-дөресен әйтә: «Фәльгать», ди ул, җаныкаем... Асия җиңги инде барысын да аңлаган иде Кәшфи, теш куйдырам инде, болай булмый, дигән сыман ыңгыр-шыңгыр килеп йөрде дә яңадан район үзәгенә барып кайтты. Анысында бераз басылыбрак кайтты. Кичке аш вакытында сөйләп утырды. — Барып кердем. Аңарчы продмагка кереп бер кила печенье алдым Аның өчен чөнки... бала янына кергәндә и һәм дә олылар янына күчтәнәчсез ярамый Фәргать бик сөенде, йөгереп килеп тез башымны кабып уйный. Чү, ди, тәрбиячесе, чү, ди, авызыңа инфекция керә, ди. Тегесе һаман каба. Мин әйтәм, трактористта инфекция була алмый, дим. аның өчен, дим, чөнки керосин барысын да үтерә, дим И рәхәтләнде Фәргать, и рәхәтләнде. Тәрбиячеләре әйтә, дүкәминтләреңне тутыр, ди, үзең бик заслуженный кеше икәнсең, Минздравка җибәрәбез, ди, бөтен дүкәминтне Ул тегеләй, килдең дә алдың гына түгел икән. Адәм баласы бит ул Безнең илдә адәм баласыннан да кадерле ни бар Шаярма син... Июнь айларына кадәр хәл итәрбез, ди. Анда синең дә имза кирәк икән. Менә мин санаторийда вакытта нишләр инде ул бала? Сиңа анда баргалап йөрергә туры килер. Март ахырында Кәшфине Львов өлкәсендәге бальнеологик санаторийга җибәрделәр. — Мин баруын барам,—диде ул Ахиярга.— Әмма ләкин бер шарт белән — сабанга чыкканда мине тракторга утыртасың Кышын яңадан кайтырмын мастерскойга Ахияр риза булган сыман итте, көлде. Асия җиңги аның кесәсенә егерме унлык санап салды. Колхоз ида рәсе биргән ун унлыкны Кәшфи Асиягә кайтарып бирде ♦ — Аның өчен чөнки... Мина акча нәрсәгә? Хатын-кыз белән чуал маган кешегә акча нәрсәгә аңа? Миңа бит син булгач, бу дөньяда бу- з тән беркем дә кирәкми — һәм ул иелеп чемодан тутырып маташкан * хатынның артына шаяртып сугып алды һәм читкә атылды. Бер кинода $ күргәне бар иде: үҗәтләнгән филне ябык кына бер индус этеп карын 3 Тегесе карап тора Озын борынын селки. Нигәдер шул фильм искә * төште, югыйсә эш күп, бик күп. юл кирәк-ярагын карыйсы бар иде. ш Бер «отделение» бала үстергән Асия җиңги йортта шулай ялгыз | калды 2 Аннан көн санау, сәгать санау китте Асиянең бөтен баш ватканы “ шул булды Бу олы йорт кемнәр өчен соң? һәм Кәшфи-белән Асия ♦ үзләре кемнәр өчен? Бу ни бу? Дөньяда нинди үзгәреш булды, ниләр л, хатын үлеп ике атна дигәндә икенче хатынны эһ тә итмичә алып кайттым Эзләп тә йөрмәдем. Ә аларда булмый икән ул. Тилмереп яшәмәсен. Кешегә дә газап китермәсен, үзенә дә Өйгә кергәч, Кәшфи аш янына утырды һәм тәмләп санаторий хәлләрен сөйли башлады Тик шуны сизделәр Кәшфигә сөйләшү хәзер көннән-көн авырая бара иде Санаторийда да аның ике урт теше төшкән икән. Күңеле йомшап китеп ул урыныннан торды да өстәлнең теге ягында утырган Рәсимә янына чыкты һәм аркасыннан сөйде. - Тегендә палатадагы иптәшләргә гел сине мактадым, кызым, диде Әйттем: өч телдән укыта ала, үзе чибәр, үзе эшкә булган, дидем Кызым, чыннан да бик бәхетле син, әти-әниең исән, йортыбыз бо- 1ын кадәр, байлыгыбыз зур, колхозда минем дәрәҗәм бар, мәктәптә сине яраталар Шуларны сөйләдем Рәсимә әдәп белән генә кашыгын куйды, авыз-иреннәрен кәгазь < алфетка белән сөртте дә, тирән итеп, сагыш белән бер сулыш алды: И, әти, ни шатлыгы бар соң миңа ал арның? —диде Кәшфи дә, Асия да аңламыйча аңа карап куйдылар Рәсимә тагын авыр сулады да: — Ярар инде, дүрт туй үткәрергә булыштым, тиздән дөнья түгәрәкләнә,— диде. — Юк, кызым, алай димә. Аның өчен. Анын өчен чөнки Чөнки. Кәшфи ни әйтергә икәнен үзе дә белми иде Әйе, бу —беркем дә юата, шатландыра алмый торган бер халәт, һәм моның нинди халәт икәнен утызга якынлашкан кыз бала үзе генә белә иде ф S XIV $ Дөньяда кеше ике төрле авырудан врачка кермичә кала алмый: | шуның берсе — теш авыруы. Теш врачының ишеге төбендә утырганда 2 кеше дер-дер килә Теге куркыныч ак машиналар тезелеп киткән ка- ы- бинеттан җаныңны өшетә торган мәкерле тавыш ишетелә Юк, монда < үз теләгең белән пичек кермәк кирәк? Качарга моннан, хәзер үк по- ,® ездга утырып, кайтып китәргә, аннан беренче очраган трактор арбасы- = на утырып, авыл басуы аша туган колхозыңа кайтырга, баллы куәт ф исен ишеп-ишеп йөрткән җәйге җилгә күкрәкне ачып киң суларга, үзең- а нең туган җиреңнең бөтен каткагын, чокырын, ташын, ызанын тәы гәрмәчләр аша сизеп кайтырга, кайтырга да, үз авылыңның чирәмле “ тыкрыгыннан яланаяк атлап, инешкә төшәргә, шунда бер юынып алыр- х га Нигә бу ысылдавык машина? Кемгә кирәк бу? Качарга! Кәшфи коридорда карап утырды озын, майлы чәч үстергән, баш бармагыннан озын тырнак тырпаеп торган, ямаулы зәңгәр киндер чал- X бар, тишек ботинка кигән, алтын йөзекле бер егет ишек янындагы урын- У дыкка чүмәшкән Кәшфи күреп тора — тунеядец бу Ике кул аркасына * татуировка белән язган «Они, бедные, устали, нм нужен отдых* Кэш- х фи шул вакытта уйлап куйды ну, кер әле син теге ак машинага Күр- ® сәтәләр эле, «отдых» бирәләр әле сиңа Кәшфи аның белән бер рәткә туры килде Пычрак тырнаклы егетне ысылдап торган ак машина бө геп салды, тәмам изде. Кәшфи әле уколдан яңагы кабарган көе. берни тоймыйча утыра иде, тегене күзәтте Вәт, бит, дип уйлады ул, бу эшлексез гидайны ата-анасы кеше итә алмаган Мәктәп җиңә алмаган Производствода эшләми бу сыек күренеп тора, производствода эш ләгән кешенең бармагында озын тырнак була алмый Бу егет — сту дент та түгел. Студентның чәче андый алама булмый, Рәсимә сөйләве буенча, Кәшфи аны гына белә студентларга «военка» дигән бөек фән керә, бу фән андыйларны, күпмедер дәрәҗәдә рәткә салып, стройга бастыра Озын тырнак ыңгырашты, кан төкерде, тагын ыңгырашты Моны әти әнисе, мәктәп буйсындыра алмаган Моның белән милиция җәфаланган, ах иткән. Ә менә ак халатлы, үтә күренмәле аксыл-алсу куллы яшь кыз әлеге сыекны бөгеп салды, сыекның маңгаеннан борчак кадәр тир бәреп чыкты. Яшәсен теш врачлары! — дип уйлап куйды Кәшфи һәм Тависны исенә төшерде Тешләре ягыннан, мәрхүм, әнисенә тарт кан. һәрберсе ак, таза ахакъ иде шул Тавис стоматологның кем нкә нен белмичә дөньядан китте Бәлки, аңа менә бу ак машина астына кереп, «орчык эрләгәнен» бераз гына карап утырырга кирәк булгандыр Тәрбия өстәледер бу! Кәшфинең бу юлы врачтан бәхете булмады Ихтимал, кияүләр сү зен тыңлыйсы булгандыр Таксист кияү әйтте бер көн сабыр ит, минем бүген эш көне, минем бер белгән малай бар, больницада завгаром эш ли, шуның аркылы үзем доцентка күрсәттерәм. диде Кәшфи рнза булмады — Сәламәтлек мәсьәләсенә танышлык катнашырга тиеш түгел,— днде Кандидат кияү әйтте: — Бу атнада ученый советта минем отчет, бик тыгыз вакытым, алдагы атна башында кил, үзем профессорга күрсәтәм,— диде. Кәшфи каршы килде: — Теш суырырга профессор кирәк түгел, аңа оста мастер гына кирәк,— диде. Менә хәзер генә, ак урындыкка кереп, чытырдатып ябышып утыргач кына, уйлап алды: ихтимал, кияүләр сүзен тыңлыйсы булгандыр: врачны күрүгә үк ошатмады Кәшфи. Иң беренче эш итеп аның авызына бармагын тыкты. Бармактан тәмәке исе килә иде. Кырык бишләр чамасындагы врачның башы уртадан ялтырап тора, озын хәлсез чәчләр башны ян-яктан гына әйләндереп алган Урындык тирәсендә әй- ләнгәләп йөргәндә куәтле корсагы белән юка, җиңел Кәшфине берөзлексез әткәләп, авыш-тәвеш китерде. — һу-у-у, синең монда! — диде ул, корыч орчыгын көйли-көйли.— Монда хәлләр бар. Я, я, нәрсәгә калтырыйсың, мин бит әле бораулап кына карамакчы булам Әле бик начар чыкса, менә бу икесен суыртып алырга туры килер — Ул металл таягы белән рәхимсез рәвештә Кәш- финең теш төпләренә сукты, Кәшфинең күз алдыннан миләүшә төсендәге ялкын көлтәсе узды, һәм ул ыңгырашып урындыкка ябышты. Әллә каян, әллә кем сөйли иде, ул моны аңламады. Кәшфине врач урындыгыннан күтәреп, җитәкләп чыгардылар. Коридорда куркынган Рәсимә басып тора иде. Ул такси алып, әтисен кандидат кияү квартирына алып кайтты да, үзе поездга әзерләнә башлады. Аның иртәгесен дәресләре бар иде Кәшфи, шулай итеп, «алдагы атна башланганчы» калды. Хәер, бүген җомга, тагын ике генә көн көтәсе иде. Дүшәмбе көнне кандидат кияү телефоннан белеште фәлән-фәләне- вич бүген поликлиникада буламы, әллә кафедрадамы, дип сорады. Ыхым-ыхым килеп, озак сөйләште, елмаюлар, көлүләр, ярым-йорты мәгънәле җөмләләр булды. Шулай да Кәшфине машинасына утыртып каядыр алып китте. Кәшфи өчен кафедра, поликлиника дигән сүзләрнең аермасы юк, ул яңадан ак урындыкка утырасын гына күз алдына китерде. Ак халат кигән ике егет кандидат кияү белән коридорда бик җылы күрештеләр, сигарет кабыздылар — Абзыйның кәефе юк соңгы атнада,—диде берсе,—Менә көйләп йөрибез инде. Холостякның холостяк шул, өендә бернинди уют юк. Ул арада егетләрнең берсе Кәшфине ак ишекле бүлмәгә алып кереп тә китте. Ишек янындагы ак урындыкка утыртты да, башланган әңгәмәне дәвам итәргә дип, бәхетле чырай белән коридорга чыгып китте. Кәшфи кабинетны карады. Берәү дә юк, язу өстәле, телефон, ак машинка. Ширма артында профессор тавышы — Так, так. Ә менә болай иткәч, авыртамы? Юк Ә менә болай? Яхшы, ярый. Ә болай? Бу тешләр сызламыймы? Ә бу тешләр? Ысылдаган, выжылдаган тавыштан башка гына дәвалау ысуллары бар икән, дип уйлап алды Кәшфи һәм авылча кызыксынып, сикереп торды да, ширма артына башын тыкты. Тыкты . һәм телсез калды. Күпмедер секундка теш сызлавы онытылып торды. Тәрәзәгә каршы ак халатлы, таза гәүдәле күзлекле профессор, ә аңа ян белән басканы күзеңнең явын алырлык чибәр, яшь кыз иде Яшь кыз билгә кадәр чишенгән һәм профессор аның авызын ачтырып, тешләрен карый, әйләндерә, аркасына, җилкәсенә баса, матур күкрәкләренә астан кулын куеп, ниндидер авыру эзли иде. Кәшфинең баш тыкканын алар күрмәделәр Ширма артыннан чыккан профессор кулын юды, озаклап сөлгегә сөртенде, үзе дулкынланып сөйләде. — Сезнен анда бер генә чокыр бар Иртәгә шушы сәгатькә килер сез. Металл пломба куярбыз, курыкмагыз, берни дә сизмәссез. Ә. гомумән, тешләрне карап торырга кирәк. Теш начарланса, ин беренче чиратта, ашказаны, аннан йөрәк эштән чыгуы мөмкин Хатын-кыз өчен ♦ тешләрне тикшертеп тору бигрәк тә әһәмиятле. Килеп дөрес эшләгәнсез.. з Профессор Кәшфине өстәл янына чакырды, ширма артында теге < кыз киенә, шерт-шерт китереп нәрсәләрдер эләктерә, каптыра иде. = Өстәл янына утырганчы Кәшфи, эш тәртибен белгән кыяфәттә, пид- з жагын салды, күлмәк сәдәфләрен ычкындыра башлады 2 Профессор елмайды. Аның кәефе шәп иде « — Юк, юк, мәшәкатьләнмәгез, диде ул, Кәшфинен карточкасын = карап. — Тракторист? Механизатор! Почетлы профессия Безне, интел- 3 лнгенцияне, икмәк, сөт-май белән тәэмин итүче кеше. А как же? Сез- “ гә — безнең бөтен осталык Так. Менә болай утырыгыз Аһа Киңрәк ♦ ачыгыз Так, так. Ничего Куркыныч берни дә юк Берсен суыртырбыз. = Юк, авыртканын белми калырсыз Бу — сезнең дошманга әйләнгән " Шуны алдыргач, анадан яңадан туган күк булырсыз. Нигә алай бнк ч каты кырылды? На нервной почве шулай кырыла Борчу күп күрдегез * ме? Балалар белән? Все может быть Ә протез куярга кирәк Давай у без болай килешик сез итрәгә дә миңа килә аласызмы? Килештек. ь Димәк, иртәгә үлчәү алабыз. Хуш, туганкай! п Кәшфи чыкканда, ак халатлы теге егетләр кандидат кияүгә нәрсә- * дер сөйлиләр, көлешәләр иде. Ахрысы, анекдот — Юк, сез уйлап карагыз әле Таныш булмаган чибәр хатын бара * Теге әйтә иптәшенә вәт, ди, тегеләй-болай иткән булып кына, моны у эләктерергә, ди. Шул арада теге хатын — ишетеп бара икән болар га таба борыла да — Тегеләй-болайга гына минем үз ирем дә бар инде,—ди. Бәхетле көлешү, төтенгә бәхетле тончыгып, бәхетле ютәлләү Кәшфине шундук киендерделәр һәй әйтә куйдылар — Абзыйның кәеф яхшымы? Пациентлар матур кешеләр бүген, дип мәгънәле елмайдылар «Пациент» сүзенең мәгънәсен ацламаса да, бу чибәр егетләргә кушылып, Кәшфи дә елмайды Егетләр игътибар иттеләр механизатор абзыйның авызында им өчен бер теш тә күренмәде Профессор вәгъдәсендә торды үлчәүләр алды, протез куярга сроклар билгеләнде. ’ Ташлытау поездына Кәшфине озатырга биш кыз, дүрт кияү килгән иде XV Ахияр беренче сүзне райком секретаре Байгильдеевка бирде. — Хөрмәтле иптәшләр, диде беренче секретарь бераз гына дул кынланган кыяфәттә,— хөрмәтле дуслар, ерактан кайткан ветераннар, туганнар! Бүген без гажәп кызыклы бер тантананың шаһитлары бул дык Ихтимал, республикада мондый тантананың беренчесен сез оеш тыргансыздыр Бүген мин президиумда уйлап утырдым Сезнен куль тура сараегызга шыплап тулган авыл хезмәт ияләренең шатлыклы чыраена карап утырдым Илле ел эчендә нинди авыр, мәшәкатьле, данлы юл үткәнсез сез Гажәп бит! Күпме язмыш сездә, күпме тарих’ Күр гәнсездер. сугыш вакытын, сугыштан соңгы авыр елларнч сөйләгәндә. җыр декламация белән җанландырып, инсценировкалар күрсәткәндә, күпме кешенең күзендә яшь иде Бу блт б-эт п р й ■•'«чың язмышы! Бө тен колхозның тарихы! Мин шуны уйлап утырдым, иптәшләр, мин сез нең коллективта инде унберенче елымны эшлим Бу якларга килгәндә, монда мине кабул итмәсләр, эшләве, уртак тел табуы авыр булыр дигән идем. Мин бит бөтенләй икенче яктан, Тау ягыннан, озак тора ал мае кебек идем. Әмма, мин сезне яраттым. Сезнең колхозны бигрәк тә. Инде сез бүген, хезмәт ветераннары, колхозның җитәкче иптәшләре, алдынгы эшчеләре, бәйрәм табынына җыелдыгыз. Бу өстәл янындагы кешеләрнең күңеле көр булсын, тәннәрендә сихәт артсын, колхозыгыз киләчәктә дә эзмә-эз алга барсын өчен тост тәкъдим итәм, иптәшләр.. Урман итәгендәге инеш буена яңа такта өстәлләр, эскәмияләргә әзерләйгән аш мәҗлесе шулай башланып китте. «П» хәрефе итеп куелган өстәлнең түрендә район кунаклары янында Кәшфн ялгызы утыра иде. Асия җиңги, кияүләр-кызлар кайтыр дип, мәҗлескә килмәде Ахиярның хатыны Сольма да бу тантанага кайтмады. Мәҗлес җанлана төште, колхозның үзешчән сәнгать көчләре чирәм ле квадратка чыгып бастылар. Июньнең иң кояшлы, баллы куәт, мәт рүшкә чәчәге, бөтнек үләненең кайнар исе борынга бәрелгән бер сәга те Колхозның Поник бригадасыннан килгән кунакларның руслар бу луын исәпкә алып, концертны ике телдә алып бардылар, һәркем эчен дәгесен сөйләгән, җырлаган сыман иде. Ахияр, зур гәүдәсенә ниндидер җиңеллек биреп, яр буендагы казаннардан кызлар белән бергә ризык ташыды: тәлинкә белән кайнар итне, ак чәчләренең юлын ачып, тыйнак утырган Катерина алдына китерде, аннан йөгереп килеп Байгильдеев каршындагы «Боржоми»ның бөкесен ачты, Кәшфинең рюмкаларын тикшереп чыкты. Кәшфи елмаеп утыра, рюмкасы тулы иде. — Ва-ва, ывву,— диде ул елмаеп, эченә төртеп күрсәтеп. Ахияр аңлады. Кәшфн шушы көннәрдә генә теш казнасы куйдырырга тиеш, һәм ул бөтен булганын алдырып бетергән, ә инде, «вавва-ывву» дигәне, «аш- казанымда гастрит, миңа эчәргә ярамый һәм дә миңа тост әйттереп маташмагыз тагын» дигән сүзе иде. Катеринаның кызы — шушы авыл мәктәбендә укытучы, бодай са ламы кебек калын ике толымлы, зур, тирән зәңгәр су күзле Оля уртага чыгып басты. Зифа буйлы, йомшак бәрхет карашлы бу кыз тыныч кына укытып йөри, фермада агитатор булып эшли, үзенең сылулыгы белән, Рәсимә кебек үк, ялгыз олаеп бара иде. Су буендагы зирекләргә баян чыңы белән бергә моң бәрелде . Бежит река, в тумане тая, Бежит она. меня маня. Ах, кавалеров мне вполне хватает. Но нет любви хорошей у меня Кәшфн моңаеп аны тыңлый, үзенең йөрәге ачытып куя: Асия күрсен иде бүгенге матурлыкны. Гомере буе хезмәт кенә итте бит ул! Гомере буе кара майлы комбинезон юды бит ул! Кияүләргә чуртым булыр идеме? Кәшфи күз алдына китерде: Асия белән Фәргать хәзер күмәч белән сөт ашап сөйләшеп утыралардыр. Кичә генә урамнан елап кергәч, Асия аннан сораштырып утырган иде. — Кай төшеңә суктылар, улым? — дип сорады аннан Асия җиңги, күмәч турап алдына сөт куйганда. Фәргать эчен тотып елый иде. — Йат җиреңә типмәгәннәрдер бит? — Асия җиңги куркынып, малайга иелде. Малай башын күтәрде. — й-й-уукъ,—диде ул яшьләрен сөртеп.— Анда типсәләр, үләсең ис! Оля һаман җырлый икән Кәшфи игътибар итте Катерина күз ләрен кулъяулык белән сөрткәләп утыра иде ..Быел жәй, әллә ничек кенә шунда, моңлы, сагышлы булды Кәш фи кызык хәзер: келт иттеме, күзенә яшь килә. Яз көне Ахияр белән төчкерешеп алдылар Язгы сабанга чыкканда Кәшфигә трактор бир мәделәр. 4 — Сәламәтлегең шәп түгел, язгы кыраулы төннәрдә төнге смена с да ничек эшләрсең? — диде Ахияр. Шул мастерскойда эшләп ятсаң ? җитмәгәнмени Кәшфи каршы сүз әйтмәде, тамак төбенә яшь тыгылды да идарә § дән үпкәләп кайтып китте Ә авыл басуына гөрләп ике трактор килеп кергән нртәне Кәшфи * бөтенләй нәүмиз калды « — Аның өчен чөнки.. диде ул. Асиянең алъяпкыч итәгенә ^үзлә- = рен сөртеп,— и һәм дә яшьләр үсеп җитте Мин олайганмын Бирсен g нәр миңа трактор, бирсеннәр миңа мең гектар жир. әйтсеннәр миңа, иптәш Габделбариев, дисеннәр, менә шушы мен гектарны бер атнада 4 эшкәртеп чык, дисеннәр... Мин төн йокламыйм, көн йокламыйм и һәм ® дә шуны сөреп чыгам, гөл балчыгы ясыйм Ул көнне Кәшфи үзенә урын тапмады Мастерскойга узышлый гына кергән Ахияр дә хәлне аңлады Кәш п фигә икенче көнне үк трактор бирделәр Мастерскойда һәрвакыт аның 5 урынына кала торган яшь егет — егерь Минһаж малае бар иде х X ...Менә концертның чираттагы номерын әйттеләр Рәсимә Габдел » бариева җырлый, диделәр Күрше колхоз председателенең тостыннан ® сон ашык-пошык ризык капкалаган вакыт иде Чирәм уртасына бая х нист белән Рәсимә чыгып басты Культура сараеның реквизитыннан — озын, каюлы атлас күлмәк кигән, башына килешле калфак утырткан, буйлы, сагышлы күзле мөлаем бер кыз Кәшфи тын да ала алмады Янындагы Байгнльдеевка төртте, елмайды — Вуву, ыввы Байгильдеев — фамилиясеннән үк кем икәнен чамалаган иде - шулай ук елмайды. — Молодец, абзый, чибәр кыз үстергәнсең, — диде — Выввы, ваввы Рәсимә дә үзенекен җырлады Ука белән чиккән кызыл саржа жи летлы баянчыга карап ул. бөтен урманны яңгыратып, ачы гавыш бе лән җырлады Нй артында шомыртым лай. Яннарында кушкасн шул. Яннарында кушкаен Үтенә тип яр тябалмый Ялгыз яши башкаем. Байгильдеев барысын да аялады Бу сылу кыз көзге чәчәк Бу укыган, зифа буй үстергән, рухи яктан үзен бай итеп хәзерләгән, хәзер ул. чыннан да. үзенә тиң таба алмый Ансат кына язалар имеш, бер береңне яратсаң, белем аермасы сизелми дип Рәсимә, мәсәлән, Лев Толстойны, Бернард Шоуны. Эрнест Хемингуэйны укыган Ул Штраус ның «Зәңгәр Дунаен», Ранельныц «Болеро»сын ярата Ә авылның Рәсимә тирәсендә’чуалган токарь егет телевизордан хоккей һәм футбол гына карый Шәһәргә баргач, ул егет иң беренче эш итеп циркка би лет ала (егет эшчән, әдәпле, колхозның менә дигән специалисты егерь Минһаҗ малае), ә Рәсимәнең. Качалов театрына кереп. Остров ский, Чехов яки Гоголь әсәрен карыйсы килә. Бу егет белән менә дигән тормыш корып булыр иде, әмма рухи уртаклылык? Гаилә кору турында ансат кына язган кешеләр әнә шунысын исәпкә алмыйлар. Рәсимә — ялгыз, анын буе-сыны, зифалыгы әрәм була. Әнә сеңелләре ун класс, СПТУ. ГПТУ тәмамладылар да менә дигән егетләргә кияүгә чыктылар Кайсы кандидат, кайсы цех начальнигы, дөньяны җимертеп яшиләр . Ә бит сеңелләре Глинканы да, Штраусны да белмиләр, мәҗлескә җыелсалар, авыз күтәреп, рәхәтләнеп — җыенысы бергә — шәрран ярып җырлыйлар Ишек алдында йөримен, Карлар яуса көримен. Ә Рәсимә алай булдыра алмый. Егерь Минһаҗ малае да әйбәт кеше. Тик уртак тел генә табып булмый. Шуның өстенә юаш. Мәктәп коллективындагы тәҗрибәле хатыннар Рәсимәгә әйттеләр: — Егет кеше артыңнан йөргәндә усал булсын, ир булгач, юаш булсын,— диделәр. Моны алар кат-кат әйттеләр, күрәсең, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып сөйлиләр. Имеш, яратсаң, уртак тел табып була. Ә Рәсимә әйтә уртак тел тапсаң, яратып була. ди. Теге, Тавис көнләшкән хезмәт укытучысы да начар егет түгел Берәр тапкыр озатып та куйды ул Рәсимәне. Эшләр ярыйсы гына бара иде кебек. Ләкин беркөнне хезмәт укытучысы әйтеп куйды: — Поледельник — иң авыр көн минем, алты сәгать,— диде. — Ничек? — дип кычкырды Рәсимә үзен-үзе белмичә,—нәрсә дидең? Егет аның гаҗәпләнүен үзенчә аңлады: — Ие, ие,— диде ул,— поледельниктә алты сәгать минем Завуч шу лай куйган... Рәсимә ул көнне кич мендәренә капланып елады. Филолог кызга ул көнне зур җәрәхәт ясалды. Алар бүтән инде очрашмадылар. Мәҗлес кызды, кичке караңгылык төшкәндә генә учаклар өстеннән алып чәйнекләр китерделәр. Уртага тәңкәле күлмәк, тәңкәле баш киеме кигән бер чибәр кыз чыгып басты. Байгильдеев борылып Кәшфидән сорады — Бу кем кызы була? Кәшфи, балаларча елмаеп, аңа аңлатты. — Вуву, ыввы,— диде. Татар теленә тәрҗемә иткәндә бу «мәктәптә химия укытучысы — крәшен кызы Лиза» дигән мәгънәне бирергә тиеш иде, секретарь «аңладым, рәхмәт» дигән сыман ияк какты. Крәшен кызы — чибәр генә. Гармунчысы да күрәсең, шулай ук культура сарае хезмәткәре, уртада үзен кыю тотты. — Колхозыбызның хезмәт ветераннары, кунаклары хөрмәтенә без Лиза Евдокимова белән берлектә бер җыр әзерләдек Лиза җырлый, ә мин бүгенге көндә кешеләр арасында бик сирәк очрый торган Михаил Вараксин гармунында аның җырлавына ярдәм итәм, русча әйтсәк, «сопровождаю». Лизаның тавышы көмеш икән. Ул тирән итеп, күкрәк күтәреп сулыш алды да башлап китте. Бнеккәй генә таунын, ай. башларындай. Салганнар лай, ай, кәнүшнәй ләй.. Бергә чакта, ай, күрешеп калыйк. Күрешеп булмый, ай, нарушнай лай Мәжлес тулысымча җыр карамагында, шуның тәэсирендә иде. крашен кызын бер җыр белән генә ычкындырмадылар Мәҗлес күңеле өчен, алкышлардан соң, ул тагы бер көйгә җырлады Көенең исемен гармунчы әйтеп тормады Биекләй генә таунык башларында ф Бибкәй Пауаллары бау ишә. Беэнен крәшеи калкын елатмасаң. с Татар беткәнмени сица. ладиша-а-а Гөр-р килеп кул чаптылар, шатландылар, көлештеләр = ...Чыклы, салкынча июнь урманында гармун тавышы тынды Учак- з ларда очкыннар, кисәүләр уйнады Күрешүләр, кочаклашу-үбешүләр, 2 вәгъдәләр, планнар ашыгыч ноталарда башкарылды, машиналар газ ы* бирде Кәшфи инде гадәти киемнәрен кигән кызы янына килеп басты һәм 3 машина ягына күрсәтте. Ахияр Байгильдеевны озатып йөри иде. Рәси- = мә аңлады: кунаклар белән төн уздырасы килә әтисенең. Ул арада ♦ райком машинасы газ бирде, һәм Ахияр да болар янына килеп басты. а Рәсимә инициативаны үз кулына алды — Ахияр абый! Безнең әни тавык тутырып калды, гөбәдия пешерәм, диде. Әти белән мине аласыз да, безгә киттек,— дип Ахияр ма- х шииасының ишеген үк ачты. Рамил баранкага тотынган, «Волга» гө- * релдәп эшләп утыра, «Маяк»тан концерт бирәләр Ахияр да тиз риза булды Кәшфине түргә — рульдәге улы Рамил янына кертеп утыртты £ да үзе артка чумды. ж — Әйдә, улым, Гәр Хуторга таба дуй,—диде. Инде кошлары уяна башлаган урман артта калды Машина фар?- х лары үлән өстеннән күтәрелгән урман туфрагын ялый ялый агачлар ® арасыннан чыгу юлын эзләделәр Тәнне, рухны рәхәтлек хисе, бөтенлек баскан һәм шуның өчен кемгәдер, нәрсәгәдер зур рәхмәт әйтәсе, канәгатьлекне белдерәсе килә иде Асия җиңгинең гөлт итеп торган зур тәрәзәләрен ерактан ук күреп алдылар. Ут, хәтта, ишек алды фонаренда да балкып тора иде. Хәер, яктырып та килә икән инде, Гәр Хутор урамында машина эченә чык баскан салкынча тузан нее бәреп керде, авыл читендәге башы корыган каен ботагында чыр-быр килеп карга чәүкә уянышып ята иде Өйгә, чыннан да, гөбәдия исе чыккан икән Я инде бу ирләрне. Яктыра башлаган, көн туган бер мизгелдә ашар ia-эчәргә утырдылар — Був-ву! Бавву! — диде Кәшфи борчылып Ахияр ана карады Асия кайнар шулпа китереп йөри иде, Кәшфигә ярдәм итте — Ии, не, ник ди, Байгильдеевны да чакырмадык, анын. ди, безнең өйдә булганы бар, ди — Ә, юк инде,— диде Ахияр,— аның иртүк шәһәргә китәсе бар Аннары райком секретаре булган җирдә туарылып сөйләшеп булмый — Туарылмакчымынн әле син? —диде Асия жинги — Туарылып нншләмәкче буласың? — Ә менә колхозның ветераны, республиканың алдынгы механиза торы Габделбарневны кыздырмакчы булам — Гомере буе тырышып эшләгән өченме? — Юк Сигез бала үстереп, авыл хуҗалыгына бер кеше дә бирмә гәне өчен ут итәргә кирәк аны Ачулану гына аз — Ывиу! Ывву! — Ие. ие Үзеңнеке ничек сон. Ахияр дус, ди. Кәшфи Үзең кемне бирдең соң, гомер буе колхоз өчен чабулап үз урыныңа кемне калды расың, ди ул безнең Кәшфи — Мин берне калдырырмын күк, Асия. Менә Рамил авыл хуҗалы 1Ы институтын тәмамлагач, шушы колхозга кайтам, ди. — By! By! — Кәшфи әйтә, өрлек кадәр гәүдәң белән, ди, йөз ун килолы гәүдәңне өстерәп йөреп, колхозга нибары бер кеше бирәсеңме, ди. Алайса, ди, мине гаеп итмә, минем авырлыгым нибары илле ике кила ди, комбинезоным-нием белән, ди. Әле ди, мине түгел, сине кыйнарга кирәк, ди. Әйдә, шулпа суынганчы утырышыгыз Кызым! Егетне өйгә чакыр. — Вы-ва, ув-ва,—дип әтәләнде Кәшфи, өстәлдәге ризыкка кулы белән төртеп күрсәтә-күрсәтә. Барысы да аңлаган сыман иттеләр Тәрҗемә эшен үз өстенә тагын Асия алды. — Кәшфи шул инде безнең: ашау вакыты җитсә, кара кайгылар га батам, дип әйтә ул сезгә. Тагын ашарга утырасы бар инде дип кө ненә өч тапкыр кайгырам, ди ул, тешләре беткәннән бирле. Капка төбендә туктап калган машина янында гөлдер-гөлдер Рамил белән Рәсимә сөйләшә иде. Рәсимә егетне кыю гына тотып өйгә алып керде. Укытучы дисәң, укытучы шул, егет белән дә класс җитәкчесе булып сөйләшә. — Менә син монда утыр, әтиең янына Әтиеңнең бу ягына Әтиләрне саклап утырыйк. Алар бүген берсен-берсе кыйнамакчы булалар Эчми эчкән кешедән барысы да була аның. Кәшфи киң елмайды — Сезнең арада тотып кыйнарлык бер генә кеше бар — диде Асия җиңги.— Ул — Ахияр. Нинди чибәр хатыны белән тормыш кора алмады бит! — Асия җиңги күз яшьләрен сөртеп алды — Монда булган бөтен тол хатын, бөтен кызкыркынны үзенең тасма теленә каратты да — малаең барында әйтим инде — шул кура җиләгедәй хатынны монда кайтармады бит — Үзе кайтмады шул,— диде Ахияр, тәмләп шулпа ашый-ашый.— Миннән эш калмады. — Калмады, калмады Үзең гаепле. Гел колхоз, гел колхоз. Гел эш артыннан чаптың. Теге, бичара, шуны күтәрә алмады — Юк, аның сәбәпләре булды. — һи-и-и. Әйтерием инде сәбәпләрен. Яшьләр бар, яшьләр.. Юк, белеп сөйләми Асия. Хатын-кыз буларак кына сөйли Рамил тәлинкәсен ялтыратып куйды, салфетка белән авызын сөртте. — Рәхмәт, Асия апа, мондый тәмле шулпа ашаганым юк иде әле,— диде — Мин бакча яктан бер әйләнеп кайтыйм Кояш чыкканын карап. Только сез әтигә әйбер әйтмәгез. Мин аны беләм: шушы колхоз өчен, шушы җир, халык өчен үләргә әзер ул. Без — әни, сеңел, мин — икенче планда. И. по-моему, дөрес эшли. Бөтен кеше дә шулай булсын иде әле: Кәшфи абый н минем әти кебек. — Минем малай философиядән бишкә биргән быел экзаменын,— диде Ахияр, зур кулын Кәшфннең аркасына салып Кәшфи гел авызын ерды. Башта Ахиярның, аннан Рамилнең кулын кысты. Рамил белән бергә Рәсимә дә чыгып бара иде — Әнә син шундый, киң күңелле булганга да кайтмады инде ул Сәлимә. Сиңа кем түзеп торсын. Колхоз дип кенә булмый ул, дип өстәп куйды Асия. Ахияр каршы килмәде дөньяда хатын-кыз белән бәхәскә кереп бе рәр ирнең ул бәхәстә җиңеп чыкканы бармы соң? — Ягез, ягез. ашап-эчеп утырыгыз ииде,— дип кыстады Асия җиң г и.—Шешәсен дә күрсәтер өчен куймаган — Мин бер рюмка сухойны эчәрмен кебек Тик менә йөрәк кенә сизмәсен. Ул сизсә, мине ега да ташлый инде. — Увыва, увыва,— дип. Кәшфи тәрәзә аша ишегалдына күрсәтте — Ни, ди ул, ни ди Әнә ди, абзарга чыгып кара, быел урман буен ♦ да җир сөргәндә поши баласы табып алып кайтканые ул Шуны үсте- рә карап Көзгә урманга җибәрмәкче була Кояш чыккан ди, тегеңә з сөт бирер вакыт җиткән, ди Кәшфи шат һәм бәхетле иде = Кузгалыштылар — Чирек сәгать кенә йөреп керегез инде, самовар яңарттым,— диде 2 \сня җиңги. ш Башланган «Рислинг» өстәлдә шулай ятим утырып калды Поши = баласын карарга дип, абзарга таба юнәлделәр Асия җиңги дә веран 3 дада таралып йоклап яткан Фәргатьнең өстен рәтләде, бер чебен аның = авыз тирәсенә кунып җәфалый икән, тастымал тотып, шактый вакыт ♦ шуны ишеккә таба куалап йөрде. = Авыл башында җиңел машиналар тавышы ишетелде. Ирләр әле “ абзарда, коры такта идәндә басып торган кара ялтыравыклы, ахак күз- $ ле, озын торыклы, чиста гәрәбә тояклы, чыгынкы маңгайлы юеш бо- - рын янында әйләнгәләп йөриләр, бу мәхлукка якын килергә, муенын у сыпырырга тырышалар иде Машина тавышлары капка төбенә үк килеп җитте. Асия җиңги йө- « гереп чыкты Сыер саварга да вакыт җиткән иде Ирләр дә капка төг - бенә чыктылар Капка тирәсенә җайлап-җайлап, койма буйлап дүрт машина те- х зелде. Икесе «Волга», берсе «Жигули», берсе «Москвич» Эчләреннән ® кызлар-кияүләр коелды. Япон курткаларына төрелеп, йокыга изелгән өч-дүрт пычтык баланы чирәмгә бастырдылар — Кара, кара болариы, диде олы кияү, таксида эшләүчесе. Зәңгәр, яңа «Москвич» шуныкы икән.— Нишләп төн йокламыйсыз? Кол хоз бәйрәме кайчан башлана? Без әле бер-ике сәгать йоклап ала алыр бызмы? — Соңга калдыгыз, егетләр,—диде Ахияр,—без әле шуннан тара ла алмыйбыз. — Ничек? — диде кандидат кияү,— ничек? Ник сез безгә бит ял көн дип язган идегез? — Үзгәртергә туры килде,—диде Ахияр, шәһәр кешеләре алдында аклангансыман.— Мероприятиене күчереп аркайларга туры килде Ир тәгә район буенча комбайиерлар слеты Бер группа безнең колхозга килә. Бүген шуңа әзерлек көне — Менә сиңа мә. диде кияүнең иң кечесе Менә бензин ягып йөр инде. Мин бит синең шикелле автол, соляр якмыйм, диде ул Кәшфигә упкәләүле карап — Мин А И-93 ягам Ун литры ике сум да ноль-ноль тиен аның Ну кызык иттегез.. — Үл-ләм! Үл-ләм! Бу нинди зат? — Верандадан олыдан кече — икенче кыз тавышы ишетелде.- - Кем ямьсезе бу, монда йоклап ята? Хатын-кыз шунда йөгереште, бераздан Асия җиңгинең үксеп-үксеп елаган тавышы ишетелде Кызларның кайсыдыр берсе, аеруча каты кычкыра иде — Штубы илтеп биргән булыгыз! Кара син аларны! Әллә нинди килмешәктән туган баланы нигезгә кертергә Чисти тилергәннәр икәү генә калгач. Аны, сөйләгәннәрне Ышаимаганыек... Асня җиңги кычкырып ук елый баш 1вды Кәшфи йортка таба йөгерде. Ахияр бу мәшәкать, ыгы зыгыга катнашмыйча гына Рамил янын да, үз машиналары тирәсендә торды Әлеге ыгы-зыгының мәгънәсен аңламый иде ул. Ул арада теге мут кияү — балдызын бәхетсез иткән үткен кияү - абзар ишеген ачып шау кубарды, дөбер-шатыр килеп юеш борынның муеныннан кочаклады да, абына-сөртенә ишегалдына чыкты. Үзе шау килде. — Егетләр! Егетләр! Менә безнең бабай молодец! Без кайтышка нинди закуска әзерләп куйган! Баҗай! Син шампурларыңны ала кайт тыңмы! Давай, кичке якка таба... Порттан Кәшфи белән Асия йөгереп чыкты. Кәшфи үзенең җыйнак, җиңел сөякле гәүдәсе белән поши баласын таза кияүдән аерды — Ыввував! — дип яман кычкырды ул Үткен кияү аны аңламады. — Ничего, ничего,— диде ул, юеш борынның арт санын сыпырга- лап — Калганын колхоз базарына алып барып сатабыз аның. Нәрсә, килосын биш сумнан эчеңне төртеп тишәме әллә? Баҗайларның иң яше багажниктан бер бәйләм шампур алып маташа иде. Кайткан кешеләрдән бу ыгы-зыгыга икесе катнашмады. Моның берсе иң төпчек кыз — нәзек торна аяклы, зур авызлы әлегә матурланып җитмәгән төпчек кыз Тәслимә иде, ул янәшәсендә сүзсез торган юка, сыек бер егетнең аркасыннан төрткәләп маташа иде. — Бар инде, бар инде. Күреш. Әнә монысы — әти. Тешләре төш кән, әлегә сөйләшә алмый. Әнә тегесе — әни. Бар инде! «Исәнме, Кәшфи абый» диген. Мин, диген, әлегә Тәслимәнең танышы, диген. Бар инде, җебеп торма. Ну, безнең танышлык инде, диген... «Исәнме, Кәшфи абый», диген... Юка. сыек малай, җайсыз гына атлап, Кәшфигә таба китте. Өйдә чырыйлап елаган бала тавышы ишетелде: бу — Фәргать тавышы иде. Шул тавыш барысын да сискәндерде. Өйгә, үзен-үзе белмәстән, Ахияр атылды Кинәт кенә айнып киткәндәй, машина яныннан ыргылып өйгә шулай ук Рамил кузгалды Рәсимә верандадан йөгереп чыгып, шампур белән матавыкланган кияү янына килде һәм үзен-үзе белмәстән, аның төк баскан яңагына киерелеп сукты. Рамил дә ишегалдына йөгереп чыкты һәм Юешборынның муенын кочаклап торган икенче бер кияүне читкә этеп, бакча капкасын ачты да, Юешборынны шунда чыгарып ук җибәрде, бакчаның арт киртәсе юк һәм ул урманга барып тоташа иде Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: зур капкага сөялеп, ишегалдына дүрт кияү, дүрт кыз һәм алар артына Тәслимә белән сыек егет басты, чолан баскычында Кәшфи, Ахияр, Рамил тоташ стена булып бер-бер- сен кочаклаштылар. Алар артында, әле йокыдан айнып бетмичә елап шешенгән Фәргатьне кочаклап, Асия җиңги тора иде. Унбер йортлы авылның көтүе чыга икән, урман кырыенда быргы тавышы ишетелде. - Вы-вы-ы! Вы-вы-ы-ы! Асия җиңги Фәргатьне җитәкләп, сыер саварга абзарга кереп китте. Сыек егет исә, кыяр-кыймас кына атлап, Кәшфи янына килде дә үзенең сөякчел-таркау кулын сузды: Исәнме, Кәшфи абый,— диде — Мин — әлегә Тәслимәнең танышы. Ну. инде безнең танышлык..

1982