Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕМ УЛ САБИР ШӘРИПОВ?

Моннан унике ел элек, ерак Алма-Ата шәһәренә юлга чыкканда, мин бу кеше турында бик аз беле идем. Кулымда аның 1943 елда Тегеранда тешкән фоторәсеме, гарәп «хәрефләре белән кулдан язылган китап һәм езек-әзек мәгълүматлар гына иде Боларны миңа Сабир Шәрипоәның Әгерҗедә һәм шул районның Барҗы авылында яшәүче туганнары биреп торды Аларның сөйләүләре буенча, бу кеше үз башыннан күп вакыйгалар кичергән, олы-олы эшләр башкарган һәм кайдадыр, кемнәр өчендер бик таныш, күренекле шәхес булырга тиеш Әмма анык кына билгеле түгел — кем соң ул Сабир Шәрипов? Менә хәзер — беренче мәртәбә бу исемне ишетүемә һәм ерак Алма-Атага барып кайтуыма байтак кына гомер үткәннән соң — «кем ул Сабир Шәрипов’» дигән сорауга күп санда җаваплар телгә килә: — Иң элек ул — безнең данлы якташыбыз. Сабир Шәрипов Әгерҗе районының Барҗы авылында туып үскән. Быел — 1982 елның июль аенда аның тууына 100 ел тула. — Сабир Шәрипов — Казагыстанда Совет властен урнаштыру өчен көрәшкән иң зур революционерларның берсе. 20-30 елларда анда җитәкче урыннарда эшләгән — Сабир Шәрипов — казакъча, русча һәм татарча күп әдәби әсәрләр язган. Ул казакъ совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе, Алма-Атада басылган том-том китапларның авторы; — Сабир Шәрипов — утызынчы елларда Иранда Совет республикасы вәкиле, андагы зур акционерлык җәмгыятенең директоры; — Сабир Шәрипов — яшь Совет экономикасын аякка бастыру өчен бик күп кач куйган шәхес. Ул — егерменче елларда Каспий буендагы «Эмбанефть» трестының башлыгы, күп кенә яңа нефть чыганаклары ачкан җитәкче һәм үзе дә фәнни китаплар язган кеше. Аның «Нефть» исемле фәнни хезмәте аерым китап булып та чыккан. — Сабир Шәрипов — Каэагыстан компартиясе Үзәк Комитеты каршындагы марксизм-ленинизм институтында гыйльми хезмәткәр булып эшләп, казакъ халкының тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертүче, зур-эур мәкаләләр бастырган галим Аның хакындагы сүзләрне әле тагын да дәвам итеп булыр иде Чөнки бу кешенең тормышы, чыннан да, бик бай Бу кеше, чыннан да, кечле шәхес, күпкырлы шәхес булган Язмышының аерым урыннары легендага да охшап китә хәтта Ләкин башта әле аның балачагына, үсү елларына күз салыйк Кайбер әңгәмәләрдә һәм. кайчагында, хәтта әдәби ят-сәнгать әсәрләрендә дә көчле, зур шәхесләрнең барлыкка килүен ниндидер гадәттән тыш очрак итебрәк күзаллау сизелеп куя Янәсе, алар менә шушы гади тормыштан түгел, ә ниндидер бүтәнрәк шартлардан килеп чыгалар Янәсе, кечле шәхесләрне югары культурага ия булган социаль катламнар гына тудыра ала... Мондый фикерләр, минемчә, гади тормышның үзендәге потенциаль көчне, мөмкинлекләрне санга сукмаудан туа Сабир Шәрипов — минем өчен авылдаш кеше Хәзер мин аның легендар шәхес булуын, әкияткә тиң эшләр эшләгәнен белем Ләкин, барыбер, мин бу язмышны гади тормыш җимеше дип. шуның үсешенең бер нәтиҗәсе дип карыйм Сабир Шәрипов гомере ул — гадәттән тыш хәл түгел Аның кече дә шунда һәм икенче яктан, без бүген зур шәхесләр тормышын нәкъ менә шуның эчен — гади кешеләр белен алар арасында уртак җепләр табу, замандашларыбызны шул җепләргә таянып матур итеп тәрбияләү эчен әйрәнебез дә Сокланып калу эчен генә түгел! М Сабир Шәриповның туган авылы Барҗы табигатьнең бик матур урынына урн.тшко Бу авылның язларын диңгез кебек киңәюче, җәелүче Иж суы бар, Камага да җиде- сигез генә чакрым Төрле-төрле киеккә бай урман да янәшәдә генә Күлләре дә күп аның, шулай ук җаның теләгәндә менеп китәрлек таулары да бар . Билгеле ярль- гаиләдә туган Сабир бу гүзәл табигать эчендә бик рәхәт чигеп йөри алмаган. аңт кечкенәдән үк дөнья арбасына җигелергә — ә инде унөч яшендә, түгәрәк ятим калгач, бу авыр «арбапны үзенә генә тарта башларга туры килгән. Шулай да, сокландыргыч табигать Сабирның матур күңелле кеше булып формалашуында зур рол-. уйнагандыр, дип ышанасым килә минем Барыбер, дөньясы нинди генә авыр булса да, үз туган җиренең матурлыгы күзенә күренмичә, күңелен сөендермичә калмагандыр аның. Галимҗан Ибраһимовның «Көтүчеләр» хикәясендәге яшь малай сыман ул да: « — Йа хода, дөньяң нинди матур! Ник соң без генә шулай бэхетсез'Ь-— дип бер генә мәртәбә инәлеп дәшмәгәндер тормышка. Соңыннан, ерак җирләргә барып чыгып, зур язучыга әйләнеп киткән икән — без нең як табигатенең тәэсире биредә шулай ук аз булмагандыр Югыйсә, туганнар,, сөйләве буенча, бик күп җирләр, илләр күргәннән соң туган авылына кай:кан ул соклана-соклана елга-су буйларын карап, урманнарга чыгып, тауларга менеп йөрмәс иде! Үзен һәм бик күп авылдашларын тудырып үстергән табигатьне — онытылмас яшел бишеген сагынганга күрә шулай йөргәндер Сабир Шәрипов Югарыда искә алынган гарәп хәрефләре белән язылган китапта Сабир Шәрипов балалык елларын бик истә калырдай итеп тасвирлый. Мәсәлән, мәдрәсәдә укып йөрүе турында ул мондый юллар яза: «Монда бит утыз ел укыйлар Барысы да мулла булмакчы. Ә бер авылга бер генә мулла кирәк Миңа чират кайчан җитәр'» Шушындый уйлар һәм авылдагы үтә ярлы тормыш аны читкә алып чыгып китә Уналты яшендә Сабир, бер юлаучының чанасына утырып. Алабуга ягына кузгала Ләкин бу юл үтә озын һәм бик урау булып чыга — ул Сабирны күз күрмәгән, колак ишетмәгәе ерак Павлодарга ук китереп ташлый Менә шушы яклар инде яшь Сабирның киләчәктә кем булуын хәл итә Сабир биредә ул еллар өчен гадәти булган яшәү авырлыгын да күрә һәм, шуның белән бергә авыл малаеның күзе дә ачыла башлый. Нахак бәла ягылып төрмәгә утыртылган Са бирны шунда эшләүче Ольшанский дигән чиновник үзенә тәрбиягә ала. ул аларда тора башлый. Аннары Ольшанский Сабирны шул шәһәрдәге авыл хуҗалыгы мәктәбенә урнаштыра Биредә ул биш ел укый һәм шул елларда патша министрын үтерүдә гаепләнеп Павлодарга сөргенгә сөрелгән студентлар белән таныша Алар Сабирны әкрен-әкрен дөнья хәлләре белән таныштыра башлыйлар, сүз тыңлаучан һәм төпле егеткә бүтән серләрен дә ачалар Шулай игеп, аның күңеленә беренче рееспюииэн идеяләр килеп кагыла... Аннан соң Сабир Шәрипов казакъ авылларында укытучылык итеп йөри һәм т.-.гын Павлодар төрмәсенә эләгә. Бу юлы инде нахакка түгел, ә сәяси ышанычсызльиы өчен Төрмәдән соң Сабир төрле шәһәрләрдә эшләп йөри, әмма Атбасардагы чор аның тормышын аңлау өчен аеруча мөһим Биредә ул революцион фикерле иктеплитент лар һәм эшче сыйныф вәкилләре белән таныша, алар арасына керә. Листовкалар, тыелган китаплар. Халык өчен кичәләр үткәрәләр концертлар театрлар куалар Әмма, зур дәрт белән янып йөри башлаган Сабирда тиздән үпкә авыруы ачыла Аңа кымыз белән дәвалану өчен, далага китәргә туры килә Бу елларда казакъ арасында писарь-тылмач булып эшләп йөреп. Сабир Шәрипов гади халыкның тормыш-нл\нкүреше белән бик якыннан таныша һәм, әлбәттә, хәленнән килгән кадәр ярлыларга булыша. Казакъ халкының Бөек Октябрь социалистик революциясенә килү юлында 1916 ел аерым бер урын алып тора Бу елны бөтен казакъ җирен диярлек зур баш күтәрү — кораллы восстание биләп ала Баш күгәрүчеләр патша гаскәрләренә каршы озак вакыт һәм нык каршылык күрсәтәләр, аларның бер өлеше хәтта Октябрь революция сенә кадәр корал ташламый. Башка революционерлар белән бергә Сабир Шәрипов та бу кораллы чыгышны оештыруга һәм әзерләүгә зур өлеш кертә Февраль революциясе көннәрендә Сабир Шарипов Күкчәтауда була биредә дә ул көрәшнең алгы сызыгында, митингларда халыкка казакъча да, русча да татарча да ялкынланып сейли, большевиклар партиясенең тел максатларын үтемле итеп аңлата Октябрь революциясе җиңгәннән соң Сабир Шәрипов яңа тормышны ныгыту керешенә башы-аягы белән чума ул кызыл гвардия отрядлары төзи байларның малларын ярлыларга елешә, төрле курслар, мәктәпләр оештыра Ә инде Мәскәү һәм Петроград эшчеләренең ачыгуы турында хәбәрләр алынгач, ул бетен көчен биреп икмәк табу һәм аны үзәккә озатуны оештыра Сабир Шәрипов гражданнар сугышы елларында куп мәртәбәләр Колчак тылында разведкада була Аннан кайткач ул В В Куйбышев һәм башка җитәкчеләр белән очраша Сабир Шәриповның бу эшләре турында атаклы революционер һәм язучы Сәкен Сайфуллин үзенең «Тар юл« исемле мемуарлар китабында «Сабир Шәрипов белән булган хәлләр легендага охшаган».— дип яза. Сүз уңаеннан әйтел үтик алар Сабир белән бик якын дус булалар Сабир Шәриповның бу еллары турында сөйләгәндә аның кыюлыгына, тәвәккәллегенә сокланмыйча мөмкин түгел Берсен генә әйтеп үтик, башкала эшчеләре ачыга башлагач, теләсә нинди юл белән икмәк табу бурычы килеп баса Моңарчы зур гына постларда эшләгән Сабир тәвәккәлләп шушы эшкә үзе алына һәм кырык тартмачыныкы сыман кием киенеп, берничә атта Колчак тылына — икмәкле якларга кител бара Ул анда үзен татар бае итеп таныта һәм танышлары аркылы товар алып, акча булдырыл, «Колчак армиясенә» дип бодай җыя башлый Бу эше уңышлы килеп чыга аның. Ул меңләгән пот ашлык җыя һәм таныш-белешләре аркылы ачыгучы шәһәрләргә икмВк озата Менә шушындый кыю эшләре бер генә булмый Сабир Шәриповның Ә бервакытны документсыз йөрүче бу революционерны. Колчак агенты дип уйлап, үэебезнекеләр үк чак кына атмыйча калалар Очраклы рәвештә килеп чыккан бер танышы гына коткара аны нахак үлемнән Еллар тынычлана тешкәч, Сабир Шәрипов — яңадан җаваплы урыннарда Башта Атбасар өязе Хезмәт комитеты председателе, аннан Акмулла губернасының Башкарма комитет председателе Шул ук вакытта ул Каэагьңстан партия Үзәк Комитетының һәм Казагыстан хөкүмәтенең члены да була Ә 1924 елда Сабир Шәрипов ВКП(б) Үзәк Комитеты тарафыннан «Эмбанефти» трестына башлык ител җибәрелә һәм биредә дистә елдан артык эшли 1933-34 елларда Сабир Шәрипов Иранда Советлар республикасының сәүдә вәкиле булып тора Менә болар — минем данлы авылдашымның юрмыш юлы баскычлары андагы иң төп борылмалар һәм биеклекләр Ә мондый кыска язмаларга кереп бетә алмаган, ләкин кеше язмышы өчен үте мөһим башка вакыйгалар күпме әле! Алдаейтел үтелгәнчә. Сабир Шәриповның едәби мирасы да зур Ул — казакъ совет вдәбиятына нигез салучы язучыларның берсе Аның әсәрләре Казагыстанда бик еш басылып тора Мәсәлән, 1959 елда АлмаАтада аның ике томлык әсәрләр җыелмасы (повесть һәм хикәяләре) басылган Соңгы елларда да аның әсәрләре төрле-төрле исемнәр белән денья күрделәр Шулай ук Сабир Шәриповның Иран тормышыннан алып язылган «Рузи Иран» һәм «Ләйлә» диген әсәрләре дә бар Гомумән, Сабир Шәриповның исеме Казагыстан халкы өчен зур хөрмәтле Аның ресе ме дәүләт музеенда тора, иҗаты урта мәктәп дәресләрендә һәм югары уку йортларында өйрәнелә Сабир Шәриповның тормышына һәм иҗатына багышланган фәнни хезмәтләр языла, диссертацияләр яклана Якташыбыз тормышын һәм иҗатын ныклап ейрәнүче галимнәрнең берсе — Казагыстан дәүләт университетында эшләүче филоло гия фәннәре докторы Турсунбәк ага Какишев икән Сабир Шәриповның име томлык әсәрләренә кереш сүз язган кеше. «Дәвер сурәтләре» исемле монографиясендә бу иҗатка зур урын биргән галим Бер хезмәтендә ул «Казакъ совет әдәбиятының ни. гезен салуда катнашкан Сабир Шәриповның иҗатын халыкка җиткезү безнең интернациональ бурычыбыз булырга тиеш» — дип яза Суз уңаеннан әйтеп үтик бу галим соңгы елларда дә шушы бурычны үтәү буенча күп эшләр башкара Узган ел ул безнең республикабызда һәм Сабир Шәриповның ту ган ягында, Әгерҗе районында булды, куп кенә кешеләр белән очрашты, яңа мәгълүматлар алды Казагыстан китап нәшрияты безнең якташыбыз турында «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә махсус китап та бастырып чыгарды «Сабир Шерилов» дигән бу китапның авторы — Ермәк Өтебаев. Бүген Казагыстан матбугатында, радио-телевидение тапшыруларында Сабир Шөрипов исеме еш күренә һәм ишетелә, Казагыстан Фәннәр академиясендә Сабир Шәриповның рус телендә язылган «Сәлия» исемле романы саклана Әлегә кадәр табылмаган башка күл кулъязмалары булганлыгын да искә алсак — якташыбызның әдәби мирасы зурлыгы тагын да тулырак күз алдына килер 1980 елда Алма-Ата шәһәрендә Сабир Шәриповка һәйкәл ачылган Моңа, әлбәттә без — аның якташлары—чын күңелдән сөенәбез! Быел Сабир Шәриповның тууына 100 ел тула Бу еллар эчендә, әлбәттә, тормышыбыз бик нык һәм күп яктан үзгәрде. Сабир Шарипов һәм аның кебек ялкынлы йөрәкле революционерларга карата булган халык рәхмәте дә — әнә шул үзгәрешләр кебек үк күп һәм шулар кебек үк тирән Алар — бүгенге матур тормыш өчен көрәшне башлаучылар иде Аларның исеме дә, эшләре дә онытылмаячак!