Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИТАП —ЧОРЫБЫЗ КӨЗГЕСЕ

Китапка карата һәр заманның үз таләпләре була. «Китап кайсы җәмгыятьтә туса, шул җәмгыятьнең рәвешен ала»,— дип әйтеп калдырган бөек фикер иясе А И. Герцен Дөнья барышы моны тулысынча раслады Китап безнең тормыштагы югары дәрәҗәсенә килеп җиткәнче үз тарихында бик күп язмышларга очраган, гаять катлеулы юл үткән. «Диннең явыз дошманы», «халыкны котыртучы» кебек гаепләүләр ишетергә дә. учакларда янарга да, җиргә күмелүләрне. суга батыруларны, «мәңгелеккә» зинданнарга ябылуларны күрергә дә туры килгән аңа. Әмма ул утта да янып, суда да батып бетмәгән — зиндан ишекләрен дә ачып чыккан, яшәвен дәвам иткән, үскән, үрчегән һәм, ниһаять, үзен дөньяга китергән халыкка хезмәт итүгә ныклап керешкән .. Китап басу эшендә яңа эра безнең илдә Совет власте урнашу елларыннан башланды Коммунистлар партиясе, Октябрьның даһи юлбашчысы 8. И Ленин матбугатны үстерүгә, китап басуны яңача оештыруга үтә олы, үтә изге бурычларның берсе итеп карадылар Шуның нәтиҗәсе рәвешендә, иҗат үсеше, аның бер чагылышы булган китап басу эше чын мәгънәсендә яңа баскычка күтәрелде Китап хәзер безнең көндәлек тормышыбызга шул кадәр ныклап кереп урнашты, ул совет кешесенең иң якын киңәшчесенә әверелде Ул — яңалыкка өйрәтә, ул—аң-белем бирә торган аерылмас дус, ул — безнең яшәвебез өчен иң кирәкле рухи азык чыганагы. Укучы бала мәктәпкә барамы, аңа китап кирәк. Галим кеше үзе китап язса да, аны китап кына галим итә Белгеч яңалык эзлиме — китапсыз берни эшләп булмый. Эшчеме, колхозчымы — аның кулыннан китап төшми. Кыскасы, ул — кешелекнең акыл мирасын үзенә туплаган бик тә кадерле хәзинә, кыйммәтле байлык. Совет кешесе китаптан үткәндәгесен дә. бүгенгесен дә өйрәнә, шуның белән киләчәккә дә хәзерләнә Ягъни безнең илдә китап кешелекнең иң олы идеалларына — социалистик җәмгыять алдына куелган бөек максатларга хезмәт итә. Миңа илебез башкаласы Мәскәүдә үткәрелгән беренче, икенче һәм өченче бөтендөнья китап күргәзмәләренә барып кайту мөмкинлеге туды Бу күргәзмәләрдә бик күп илләрнең дөнья күләмендә танылган нәшриятлары, китап фирмалары үз продукцияләре белән катнаштылар Шунда китапка карата мөнәсәбәтнең кайсы илдә ничек булуын күрдек, китап басу эшенең үсеш тенденцияләре белән таныштык. Мәсәлән, 1977 елда үткәрелгән беренче күргәзмәдә аерым илләр, бигрәк тә шәхси фирмалар чыгарган китапларның артык гадилеге күзгә бәрелеп тора иде. Йомшак тышлык, тыйнак бизәкләр, форматлары да кулда яки кесәдә йөртүгәрәк исәпләнгән Күрәсең, фән-техника прогрессы шулай куша, тормыш ритмы тизлекне, җитезлекне, әйберләрнең стандартлылыгын таләп итә. Полиграфия һәм нәшриятлар шушы таләпне беренче планга куеп эш иткәннәр булса кирәк. Янәсе, бүгенге заман кешесенә информация, белем чыганаклары "болай да күп, барысы белән дә танышып барырга, өлгерергә кирәк, шуның өчен китап тиз укылырга тиеш һәм заманы үтү белән, бәлки әле куллану сферасыннан төшеп тә калыр Әлеге фирмалар шулай уйлый төсле иде К Ләкин 1979 елдагы икенче һем 1981 елдагы еченче күргәзмәне карагач, кител донья сы барышында башкачарак үзгәрешләр туа башлавы сизелде Ягъни китап организмында, китап структурасында, фәнтехника прогрессы таләпләрен һичшиксез искә алган хәлдә, аның гомер-гомергә сакланып килә торган үз традмциаләренә. үзенчәлекләренә ныграк игътибар ителә башлады Икенче тӘрле әйткәндә, газета, радио, телевидение кебек информация чыганак- ♦ гары күбрәк оператив бурычларны хәл итәләр Без иртән радио тыңлап яки газета _ укып, день» барышы турында яңа хәбәрләр алабыз Алар аша донья сулышын тоеп X торабыз, шатланасына шатланабыз, борчыласына борчылабыз Кендәлек тормышы- ~ бызиың кеэгесе кебек алар. i Ә китапның бурычы башкачарак Ул кендәлек яки айлык вакыйгаларны укучы- д яарга җиткереп тору бурычын гына куймый. Китап —безнең җәмгыять очен чорыбыз J кезгесе кебегрәк ул. Гадие генә дә түгел, үэенчәлеклесе. тылсымлысы Анда бетен ~ культура үсешенең дәрәҗәсе чагыла. Аңа вакытлы әйбер, замана бизәге дип кенә т карарга һич мәмкии түгел. Шуңа күрә китап эчтәлеге белән дә. формасы, кыяфәте — белән дә озак гомергә, күп буыннарга җитәрлек һәм гасырларга калырлык итеп * эшләнергә тиеш. Бигрәк тә еченче бетенденья күргәзмәсендә катнашканнан соң, J алдынгы нәшриятларда китап басу эшенең шушы юнәлешне алганлыгын күрдек Сүз до юк, китап үз укучысына дип языла һәм аңа адресланып эшләнә Хәзәр күп нәшриятлар китапларны темасы, эчтәлеге буенча, бер-берсено якынайтып, тугай- э лаштырып, серияләп эшлиләр. Производство кешесенә белешмә китабы кирәк икән. X димәк, ул аңа куллану эчен уңайлы булырга тиеш. Ул үзенең китабын башка китап- “ лар арасыннан тышкы кыяфәтенә карап ук бик тиз эзләп алырлык булсын. ► Яки фән ачышлары турында китапларны бер герлерәк итеп эшләү кирәкме? Әл- д беттә, шулай кирәк Хәтта матур әдәбият елиәсендо дә китап сеючоләргә. укучылар- ~ га эш җиңеләеп бара Шигырь китапханәсе, роман-повесть басмалары, шулай ук , тышкы рәвешләре белән үк башкалардан аерылып торалар = Шулар остенә. китапның тагын бер искиткеч олы вазифасы барлыгын онытып ә буламы соң1 Иҗатның һәр тәре сынлы сәнгатьме ул, театр яки музыка сәнгатеме, ’ графика, скульптура, архитектура яки фоторәсем сәнгатеме — аларның һеркайсы < китапка кереп берләшә һәркайсы дип әйтерлек китапның формалашуында, барлык- - ка килү процессында катнаша, китапка кереп киләчәк эчен мәңгеләшә, бәяләп бе В И. Ленин Боек Октябрь социалистик революциясе җиңүнең беренче кемнәреннән үк ил язмышын хол итү, революция казанышларын саклап калу эчен яалык- ка икмәк һем мылтык кебек үк яңача эчтәлекле матбугат булдыру кирәклеген кайгырткан Илнең экономик хәле нинди генә авыр булмасын, ашыгыч эшләр рәтендә дәүләт нәшриятлары оештырылган, китап басу эше җайга салынган Шул чорда басылып чыккан китапларны бүген кулга алып карасаң, аларны дулкынланмыйча гына укый алмыйсың Каян кәгазен, катыргысын таба алганнар! Хәрефләрен ничек койганнар! Кытлык дип тормаганнар —тышлаганнар, телләгәннәр Язу танучы һәр кешегә үтемле итеп эшләгәннәр Ә эчтәлекләре нинди! Ил сулышы, киләчәк турында кайгырту. халыкка мерәҗәгать-ендәү — һәммәсе бәр Өстәвенә элеккеге китаплардан аермалы буларак, һәммәсе гади 1919 елда Казанда беренче китаплар булып В И Ленинның «Социализм һәм сугыш« «Коммунистларның урта хәлле крестьяннарга мерәҗәгато дигән хезмәтләре татар теленде басылып чыккан Тәрҗемә әсәрләренең үзләрендә хәзерге әдәби тел дәрәҗәсе белән чагыштырганда аерма бәр әлбәттә Ә чорына, заманасына күрә хезмәт кешесе очеи һәр сүзе аңлаешлы Күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм публицист Галимҗан Иброһимое— дәүләт нәшриятын оештыруга үзенең бик күп энергиясен, талантын биргән кешеләр- иең берсе Шул чорда беренче китапларның ничек день «га килүен сурәтләп, ул 1921 елны басылып чыккан «Әдәби ярдәм меҗмугосы.нда (җыентыкта) болей дип яза: «һәммә язучылар әсәрләрен бу мәҗмуга эчен буш бирделәр Хәреф җыючы тергесез хәзинәгә әаеролә Безнең ил нәшриятларының бүгенге эшләре белән танышканда китап басу куль турасы үсешенә карап чыннан да сокланасың, китапның инде үзенең дә хикмәтле бер олы сәнгать булып үсеп елгоргәнлогоно ышанасың иптәшләр, үзләренең дә ярым ач хәлдә яшәүләренә карамастан, мәҗмугабызның күбрәк өлешен «Җомга өмәсе» ясап җыйдылар. Татар социаль Советлар җөмһүриятенең дәүләт нәшрияты кәгазь белән, полиграф шөгьбәсе мәтбага көче белән ярдәм итте Шулай итеп, бу мәҗмуга үзенең бөтен тудымы белән Казанның яэучы-басу хезмәтчеләре һәм оешмалары тарафыннан ачлык белән һәлак булып барган эшче, крестьян кардәшләребезне коткару юлында кулдан килгән кадәрле ярдәмгә тырышуларының җимеше булып чыкты». Бу мисалларга аңлатма биреп тору кирәкми, минемчә. Гомумән, безнең китап тарих өчен гаҗәеп тә үзенчәлекле булып чыкты. Баштагы чорда «Совет власте озак яши алмас, аның белән бергә китаплары да юкка чыгар», дип юраучылар, безнең китаптан үч алырга көтеп торучылар да булды Капитал илләре хәтта совет китапларын үткәрмәү өчен чикләрен «гомерлеккә» бикләп куярга маташып карадылар. Совет идеяләре турында язылган китап укучыларны иң зур җинаятьче дип исәпләп, аларга иң каты җәза бирүне төп законнарына кертеп маташтылар. Ләкин Җир шарының әйләнешен туктатып, күктәге якты нур балкышын җәза бирү юлы белән генә сүндереп буламыни! Совет иле үзенең кәч-куәтен арттырган саен аның китапларының абруе да, йогынтысы да үсте. Без хәзер җир шарында ел саен 50 миллиард данә чамасы китап чыгып килә дибез икән, шуның өчтән бере безнең ил китаплары бит! Бәясе белән — иң арзанлысы, эчтәлеге белән — иң кыйммәтлесе! Шул кадәр ташкынны, яңалык бөркелешен туктатырга, томаларга, сүндерергә һәм сүрелдерергә мөмкинме соң?! Бүген бөтендөнья китап күргәзмәләрендә йөргәндә, киресенчә, иң алдынгы дип исәпләнгән илләрнең китап фирмалары вәкилләренең совет павильоннарыннан күзләрен ала алмыйча йотылып-йотылып карауларын, безнең нәшриятларның эш тәҗрибәсен кызыгып өйрәнүләрен ачык күрдек Бүген шулай. Ә киләчәге нинди китапның?! Партия съездлары үтәме, пленум яки конференцияләр буламы, идеология эшен оештыруда партиянең иң якын ярдәмчеләре төсендә совет журналистларының олы бурычы телгә алына. Партиянең XXVI съезды халык хуҗалыгының барлык тармакларында, шул исәптән нәшрият һәм полиграфия эшчәнлегендә нәтиҗәлелекне тагын да күтәрергә, сыйфатны бик нык яхшыртырга чакырды. Партия Үзәк Комитеты «Идеология, политик-тәрбия эшен тагын да яхшырту турында» махсус карар кабул итте Бу карарда куелган бурычларның бик җаваплы өлеше матбугат хезмәткәрләре җилкәсенә төшә. «Жанрларны төрлеләндерергә, стильгә, телгә аеруча игътибар бирергә, күп сүзлелекне, казенщинаны бетерергә.— диелә карарда,— чыгышларның оператив, ышандырырлык һәм аңлаешлы булуы турында кайгыртырга Күпчелек семьяларның кимендә өч газета алуын, даими рәвештә телевидение тапшыруларын каравын һәм радио тыңлавын исәпкә алып, матбугат басмаларының бер-берсен кабатламавына ирешергә» Бу карарларның һәм чакыруларның мәгънәсе безне, китап бастыру өлкәсендә эшләүчеләрне, аеруча уйландырырлык Совет китабының язмышы, киләчәге, җәмгыять алдындагы миссиясе хакында сүз бара дип кабул итәбез без бу сүзләрне Китап дөньясындагы хәлләр турында болай зурдан кубып, тәфсилләп сөйләвемнең үзенә күрә бер максаты бар Татарстан китап нәшриятының эшен әнә шул бөтендөнья, бөтен ил китап океанына, китап дәрьясына килеп кушыла торган бер инеш яисә бер кушымта кебек итеп карарга кирәк безгә Ул инешнең дә мул сулы, саф сулы булуын, кешеләргә рәхәт һәм ләззәт бирә алырлык көче барлыгын күрәсе һәм шуны кайбер мисаллар аша булса да күрсәтәсе килә. Былтыр Мәскәүдә узган өченче бөтендөнья күргәзмәсендә безнең нәшрият рус һәм татар телендә чыгарган СССР Конституциясе, кечкенә форматлы итеп эшләнгән Татарстан АССР Конституциясе. «Трудящиеся В И. Ленину». «Цвети, мой Татарстан», Муса Җәлилнең «Красная ромашка» дигән җыентыгы. «Татарская кулинария», «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» томнары, «Әлифба». «Рус теле» дәреслекләре, кечкенә форматлы итеп чыгарылган Габдулла Тукай. Муса Җәлил, Галиәсгар Камал. Һади Такташ. Хәсән Туфан. Фатих Кәрим, Сибгат Хәким китаплары, «Советский Татарстан», «Сабантуй» альбомнары һәм башка байтак китаплар экспорт рәвешендә күрсәтелде. Аларның күбесе тамашачыларда зур кызыксыну тудырды. Күргәзмә нәтиҗәләрен гомумиләштерү һәм йомгаклау документларында киләчәктә милли нәшриятларның бу юнәлештәге эшләрен тагын дә көчәйтү кирәклеге күрсәтелде. Шуңа кура 1982 ел безнең «чей унберенче бишьеллыкның икенче елы булып кы- иа түгел, а 1983 елда утечек дүртенче ботеиденья китап күргәзмәсен» хәзерләнә башлау елы, эш сыйфатын һем культурасын тагын да яхшырту елы тосендә дә башланып китте Хәзер инде безнең гадәткә керде яңа кон туа. кем белән берге яңа китап туа Безнең нәшрият узган ел 350 ге якын исемдә китап Йвм брошюра чыгарды Ел тәү- ♦ легеиең һәр кененә бер китап туры килә дияргә мемким Аларның уртача тиражы _ 20 мең данәдән күбрәк, Димәк, һәр яңа китап шул кадәр кешенең, сатып алучының. - укучының кулына барып керә диген сүз. Эчтәлеге белән танышып чыкканнан соң, J укучы аны тагын берәрсенә бирүен яки китапханә аша китапның кулдан-кулгә йорерж гә чыгып китүен күз алдына бастыра башласаң — меңнәр янына тагын меңнәр килеп естәлә. Китапка карата җаваплылык тагын да үсә Безнең нәшрият үзенең яшәү дәверендә рус, татар һә» чуваш телләремдә 3 30 меңгә якын исемдә 350 миллион данә чамасы китап һәм брошюра чыгарган 3 тАларны ничә кеше укып чыкты икән?» дип уйлап карарга момкин Бүген инде кам- - берләрен, хәтта күпләрен китапханәләрдә дә табып булмавын, аларның тузып бетүем исәпкә алсаң, безнең китапларның илебездә культура революциясен тормышка ашы- * руда ничек катнашуларын бераз чамалау кыен түгел. Бездә тормышның һем белемнең байтак тармакларына карый торган китаплар чыгарыла. Алар арасында фәнни коммунизмга нигез салучыларның, марксизм-ленинизм классикларының, шулай ук партия һәм Совет дәүләте җитәкчеләренең хезмәт - ләре до һәм тагын партия-оештыру, идеология мәсьәләләренә багышланганнары да, “ фән-техника. экономика, производство-хезмәт казанышлары танылган кешеләрнең - алдынгы тәҗрибәсе хакында язылганнары да бар Безнең нәшрият алтмыш елдай “ артык яшәү чорында марксизм-ленинизм классиклары хезмәтләреннән 400 ден артыграк исемдә татарча китап чыгарды Аларның тиражы 3 миллион данәгә якын 7 8 И Ленин әсәрләренең 45 томлык дүртенче басмасын татарчага тәрҗемә итеп s чыгаруны тәгәлләү республикабызның культура тормышында зур вакыйга булды. Бу эштә нәшриятка иҗат кәшеләре аеруча ярдәм иттеләр Галимҗан Ибраһимов - үз вакытында бәен юлбашчыбыз Әсәрләренең тәрҗемә ителгән беренче томына ке- “ реш мәкале язып, тәрҗемәчеләр, редакторлар алдына менә мондый бурычлар куй ган иде «Үзенең тарихы буенча ике катлаулы җәбер астында изелгән татар эшче- крәстьян халкы алдында бу кәтинәнең ишекләре ачык булырга—татар телендә Ленинның һич булмаса. иң алда торган мәсьәләләр турындагы фикерләре, әсәрләре ленинизмның иң теп материаллары тәрҗемә кылынып таралырга, һәрбер тагар эшчесенең, крестьянның, хезмәт кешесенең кулында, естәленда, китапханәсендә булырга, аңа юлбашчылык итәргә тиешлеге, әлбәттә магьлүм» һәм ивиь адип әйткәнчә булды да: марксизмленинизм классикларының әсәрләре чыннан да хезмәт кешесенең иң кадерле китабына әверелде 1982 ел китапларына иң бәрәнчеләрдән булып Л И Брежневның «Истәлекләр» дигән хезмәте юл ачты Узган ел безнең республика хезмәт ияләре Л И Брежнев ның «Кече җир» «Яңарыш» һәм «Чирәм җир» дигән әсәрләрен дә татарча аерым китап итеп чыгаруны бик җылы каршыладылар Л И Брежневның «Ленинизм юлыннан» дигән күп томлы әсәрләренең җиде китабы шулай ук халыкка җиткерелде Лектор, пропагандист кебек партия хезмәткәрләренең де иң якын булышчысы китап. Шуңа күрә нәшрият үз планнарында массә-политик әдәбият тематикасын елдан ел киңәйтергә, укучылар телогене ’уры китерергә тырыша Быел юлбашчыбыз В И. Ленинның «Коммунистик әхлак турында» һәм »В И Ленин, КПСС күп милләтле Совет дәүләте турында» дип исемләнгән әсәрләр документлар җыентыклары донья күрәчәк «Правда» и Татария дигән китап безнең республика тормышының үзәк матбугатта ничек чагылып боруын сурәтли Укучыларның, хезмәт ивләреиең үтенечен исәпкә алып, ниһаять үзебезнең танылган якташларыбыз Советлар Союзы Геро- лары турында оч томлы тулы Җыентык эшләнә һәм быел аның беренче томы донья күрер Илебез халкы олы бәйрәмгә — СССР тезелүгә 60 ел тулуны тантана игеп үткә- рергә хәзерләнә Бу уңайдан боз рус телендә «Чудесный сплав». татар телендә «Без яшибез Совет илендә» дигән җыентыклар эшлибез Аларның беренчесендә тугандаш халыкларның бердәмлеге, ленинчыл милли политиканың казанышлары, тату гаиләдә яшәүнең яме сурәтләнсә, икенчесендә илебезнең милли әдәбиятларыннан шигъри үрнәкләр бирелә. Якын киләчәк эчен нәшриятның тагын бер зур планы бар. Галимнәр һәм журналистлар шактый еллардан бирле күп томлы «Татарская лениниана» дигән серия булдыру турында сүз алып баралар Ул чынга ашып килә. Тиздән, Казан университеты сходкасына 100 ел тулуга багышлап, бу сериянең беренче китапларын редакцияләү башлана. Укучылар даһи юлбашчының Казанда яшәү чорына караган әһәмиятле материаллар белән танышырлар. Иҗат кешесе өчен хәзер мөмкинлекләр бик киң. Күпме газета-журнал, радиотелевидение... Әмма иҗат кешесе, һәм бигрәк тә язучы, нәшриятка бик еш мөрәҗәгать итә, үзенең яңа әсәрләрен китап итеп күрергә тели. Шулай итеп, язучы һәм китап чыгаручы бер максатта берләшә. Чорыбыз таләбеннән чыгып, нәшрият иҗат оешмалары белән якын элемтәдә эшләргә тырыша. Иҗат оешмаларында еллык эшкә йомгак ясаганда, иҗат процессының, бигрәк тә әдәби хәрәкәтнең уңышлары һәм кимчелекләре хакында сөйләшү вакытында нәшрият эшчәнлегенә дә бәя бирелә Кайсы әсәрнең нинди китап булып дөньяга чыгарга тиешлеге гадәттә шул сөйләшү вакытында ук формалаша башлый. Безнең нәшрият татар әдәбияты классиклары әсәрләрен пропагандалауда, дөнья һәм илебез халыклары әдәбиятлары әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп халыкка җиткерүдә шактый нәтиҗәле эшләп килә. Республикада алтмыш елдан артыграк вакыт эчендә рус әдәбияты классикларының һәм рус совет язучыларының әсәрләре 10 миллион данә чамасы тираж белән меңнән артык исемдә китап булып чыкты Хәзер инде без бөек рус әдәбияты классикларыннан бер яки берничә әсәре татарчага тәрҗемә ителмәгән кеше юк дип иркенләп әйтә алабыз. Хәтта бөтендөнья әдәбиятының ил күләмендә иң популяр булып танылган классикларының да күбесенең әдәби үрнәкләрен татарча укырга мөмкин. Бу факт бер үк вакытта милли әдәбиятыбызның дәрәҗәсен дә билгели Шуңа күрә киләчәктә тәрҗемә иҗатының сыйфатын яхшыртуга һәм аның колачын киңәйтүгә игътибар арта гына барачак. Унберенче бишьеллыкта совет әдәбиятының иң яхшы җәүһәрләрен русча һәм татарча бастырып чыгару белән бергә, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Г. Камал. М. Гафури, Ш. Камал, һ. Такташ, К. Нәҗми, Ә Фәйзи, Г Баширов, Г. Ахунов. Р. Төх- фәтуллин әсәрләренең күп томлыклары дөнья күрәчәк. Күренекле татар шагыйрьләренең сайленма әсәрләре «Шигырь китапханәсе» сериясе белән чыгып килә. Бу сериядән 20 гә якын том укучылар кулына тапшырылды. Рус телендә шулай ук «Библиотека татарского романа», «Волжские просторы» серияләрендә татар әдәбиятының күренекле әсәрләре киң массага җиткерелә. «Мәктәп китапханәсе» сериясе белән русча һәм татарча китаплар чыгару арта. Яшь авторларның беренче китаплары, әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть китаплары елдан ел күбрәк күренүе шулай ук әдәби иҗат процессының көчәя баруы хакында сөйли. Моңарчы без нәни баланың беренче китабы «Әлифба» дип әйтергә күнеккән идек Ләкин тормыш барышы бу фикергә дә «төзәтмә» кертә бара. Дөрес, «Әлифба» балага мәктәптә беренче хәрефләрне танырга өйрәтүе белән арада иң якыны, гомеренә хәтерендә саклана торганы булып калыр калуын Әмма бүгенге нәни балалар бик яшьли кулларына китап ала һәм шактый гына «сайлана» да башладылар. Аларга хәзер тәти уенчыклар ничек кирәк булса, матур китаплар да шул кадәр үк кирәк. Әле ниндиләре кирәк! «Укы» да «укы» дип бәгыреңә төшеп теләкләренә ирешү генә түгел, «анысын укыма, монысын укы» дип китапны тою, төсмерләү галәмәтләрен күрсәтүдән дә тайчанып тормыйлар алар Безнең нәшрият кече һәм үсмер яшьтәге балаларга атап ел саен алтмышка якын исемдә китап чыгара. Әмма аларның ни дәрәҗәдә үтемле булуларын өйрәнеп карагач, шундыйрак нәтиҗә туа: безнең китаплардан иң күп укылганнары — үсмерләргә багышланганнары Алар тышкы кыяфәткә бераз талымсызрак. Аларга күңелне яуларлык яки хыялны кузгатырлык китаплар гына булсын Ә кече яшьтәгеләр өчен башкача; художество эшләнеше, тышкы рәвеше һәм иллюстрациясе игътибарны тартырлык, күңелгә охшарлык булганда гына бала эчтәлеккә үтә башлый. Буалар өчен китап бастырып чыгарганда нәшриятка мкм үзгәлекләрен. талеп- .ар«и иск» алырга туры киле. Ләкин безгә бу елкада аеруча күп эшл-се бар але те*м»ииань1 киңәйтү, художество эшләнешен, полиграфиядә башкарылу сыйфатым яхшырту — беренче дәрәҗәле мөһим >ш Мәктәпләрдә укучыларны дәреслекләр белен бушлай тәэмин итү тормышка ашкач дәреслекләрне бастырып чыгару сыйфатына да таләп бик нык үсте, һәм ул шулай булырга тиеш тә китапка мөнәсәбәт. ана изге итеп карау кайда тәрбияләнә’ Мәктәптә. билгеле Мәктәптә укыганда бала китапның кадерен, кыйммәтен балларга Авторларның һәм бастырып чыгаручыларның уртак куанычы итеп әйтергә кирәк татар мәктәпләре өчен басылган берничә дәреслек соңгы еллерда бөтенсоюз һем бөтенроесия күләмендәге конкурсларда дипломнар балан бүләкләнде Моннан җиде- сигез ел элек бары 10 лап кына дәреслек тесле итеп һем офсет ысулы белән басыла торган булса, тәзер алариың саны 40 тан артты Укытучыларга ярдәмлек китаплары уку программасына өстәмә материаллар бирү до елдан ел күбәя бара Шушы уңайден аерым фәннәр буенча сүзлекләр чыгаруны аерып әйтәсе киле быел, ниһаять, мәктәпләр ечен орфография сүзлеге куллануга керәчәк Г Ибраһимов •сәмәндәге тел. әдәбият һәм тарих институты галимнәре белән берлектә әч томлы • Татар теленең аңлатмалы сүзлегенк чыгару тегел ленде Шул ук институт ярдәме белен унике томлык татар халык аваз иҗаты җыентыгын чыгару дәвам ите, алты томлык "Татар әдәбияты тарихын» рус телендә бастырып чыгару зшанә керешәлде Якын елларда татар теленең фразеологик сүзлеген эшләп чыгару безнең культура тормышыбызда шулай ук әһәмиятле урын алыр Безнең Казанда гына да ел саен йөзләгән яңа китап чыгып тора дибез икән — бу язучылар, иҗат итүчеләр күплеген дә. шулай ук язганны, иҗат иткәнне китап ител тизрәк дөньяга чыгаручылар сафының зурлыгын да аңлата Менә нәшрият редакторларының бүген нинди >ш белән мәшгуль булуларын гына карыйк Әйтм, берәве язучының әле генә машинкадан чыккан кулъязмасын укырга керешкән булса, икенче берәүләре китап кулъязмасын редакцияләп утыра еченче берләре корректураны карый яки бит-бит ител типографиядә бөкләнгән басма табакларны укый 'ашлаганнар Озын коридор буйлап калын ишекле бүлмәләр тезелеп киткән Бер карыйсың — тып-тын да кебек Күңел салыбрак икенче карыйсың — машинкалар тыкылдый пышылдап уку. карандаш, ручка тавышы, ютта көрсенү яки тирәм сулыш алып кую тавышлары да ишетелеп куя Күпме хәрәкәт, күпме энергия, күңел кече, хис-кичерешләр, шатлык-куанычлар, борчылулар монда! Ул типографиядәге хәрә кәтне әйткән дә юк. Нәшриятка кен да кулъязма артыннан кулъязма, хат артыннан хат гарнэе-утеиеч кереп тора Автор зур әмет һем тәмле хыялы белән ишек ача Язучыларның олысы- кечесе. яше-карты үзенең иҗат планнарын тизрәк нәшриятка җиткерергә ашыга. Бетен иҗатын, гомерен халыкка багышлаган Габдулла Тукайның ген йокысы күрмичә язган шигырьләрен китап ител бастырырга нәшер таба алмыйча йөрүен. алтымнан да кыйммәт торган кулъязмаларын юк кына бөягә бирел җибәрүем искә ■ешерә башласаң бүгенге иҗат кеченең нинди ирек алуым әйтеп те. бәяләп тә бетереп булмый. Инде дә килеп, иҗат итү һем тормыш шартларын алыйк Кәримовлармың акм Харитоновларның тәбәнәк бинага урнашкан элекке типографияләре яныма Бауман урамындагы бүгенге мәһабәт Матбугат йортым, аның Полиграфия комбинатын, тагын Казанка буендагы Пресса йортын һәм аның типография комплексларын янәшә куел, чагыштырып карагыз әле! Вакыт арасы да күпме гене, е никадәр үсеш! Алдагы гасырлар өчен зур мирас эшләячәк никадәр мөмкинлек! Мондый мөмкинлектә мондый бөтенлектә хезмәт, иҗат илһамсыз була алмый, әлбәтте Китап укучылар бик хаклы рәвештә нәшрияттан әйбәт китаплар гына чыгаруны сорыйлар, шуны кетәләр Ә Татарстан китап нәшрияты коллективы уз чиратымда укучыларның еметен аклау әчем барысын да эшләргә әзер тора