Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЫЕРЫ БАРНЫҢ СЫЕ БАР

Тормышта шундый хәлләр дә була: әйтик, терлекнең буыннанбуынга сакланып килә торган сыйфатлары тора-бара аның өчен бер кимчелеккә әйләнеп китә. Мәсәлән, холмогор сыерының суыкка чыдам булуы, азык талымламавы, төрле авыруларга бирешмәве аңа еш кына бәхетсезлек китерә: бу токымның таза, талымсыз булуына исәп тотып, аңа җүнле тәрбия күрсәтми башлыйлар. Шул сәбәпле бу сыерлар нәселдәге яхшы сыйфатларын күрсәтә алмыйлар, сөтләре кими, сыеклана. Әмма, шуңа да карамастан, холмогор сыерының дәрәҗәсе төшми, ил буенча ул сан ягыннан бары тик симменталь, аклы-каралы һәм кызыл дала токымнарыннан гына калышса калышыр. Бу токымның кайларга хәтле таралуын гына күз алдына китерсәк тә, Архангельск өлкәсенең Холмогоры дигән авылында халык селекциясе тарафыннан чыгарылган бу атаклы ала сыерлардан башка эш барып чыкмавын яхшы аңларбыз Холмогор сыерын салкын Мурманск һәм Норильск төбәкләрендә дә, күлле Карелиядә, ерак Камчаткада да, элек-электән сөтле Вологда якларында да асрыйлар. Татарстанда исә 413 мең баш сыерның 159 меңе холмогор сыерлары, калганнары — аклы-каралы, швиц һәм бестужев токымнары. Әнә шул холмогор сыерлары бирә торган искиткеч тәмле май. чит ил базарларында Дания. Швеция, Финляндия фермерларыныкы белән ярышып, Вологда ягына дан-шөһрәт китермәде микән әле? Илнең урта җирендәге өлкәләрен, Идел буе республикаларын инде әйтеп тә торасы юк. Монда җәен дә, кышын да уртача һава теләгән малыңны рәхәтләнеп асра, үрчет, гөбердәтеп сөтен сау. базарына, кибетенә, заводына илт. Әнә шуңа күрәдер, холмогор сыерын Рәсәйнең егерме алты өлкәсендә һәм республикаларында асрыйлар. Паспортындагы сыйфатламасы буенча холмогор сыеры елына өч мең ике йөз—дүрт мең ике йөз килограмм чамасы сөт бирергә, май- лылыгы өч бөтен уннан сигез—уннан тугыз процент булырга тиеш. Чынлыкта исә. бонитировка мәгълүматлары буенча, җитмеш тугызынчы елда аннан ике мең алты йөз кырык биш килограмм гына сөт савып алганнар. майлылыгы 3,5 процент булган. Кыскартылган аарианты -Соаатская Россия. гаэатасының 1981 алгы 15 январь санында басылды Холмогор сыерының әнә шулай паспорттагы сыйфатламасын расламавы әлбәттә, бу токымның дәрәҗәсен төшерә, аны асрарга элеккеге кебек үк атлыгып тормыйлар. Хәзер Россия фермаларында ике миллион ярым холмогор терлеге бар, шуның бер миллион да йөз кырык меңе — сыерлар. Моннан ун ел элек холмогор терлеге барлык көтүнең унбиш процентын тәшкил иткән булса, хәзер җиде ярым процент кына калган. Җаны теләгән — елан ите ашаган, ди. Тик шунысы гына начар: теге яки бу токымны сайлаган чакта күп кешеләр гади бер хакыйкатьне оныталар гомумән начар терлек юк ул, терлек хуҗасының үзенең генә тырыш яки ялкау булуы мөмкин. Малны үзең өчен файдага да, зыянга да асрап була. Бу уңайдан Мәскәү терлекчеләренең эше шактый гыйбрәтле. Соңгы унбиш ел эчендә Мәскәү өлкәсенең колхоз һәм совхозлары үрчетү өчен голланд, айршир, голштинофриз һәм джерси токымнарыннан тугыз меңләп тана кайтарталар. Чыгымнары белән дә исәпләшеп тормыйлар. нәселле терлек өчен алтын түлиләр, ә менә көткән нәтиҗәгә ирешә алмыйлар. Дөрес анысы, унынчы бишьеллык урталарында өлкә авыл хуҗалыгы идарәсенә караган колхоз һәм совхозлар бер миллион да дүрт йөз унбер мең тонна сөт савып алалар (1971 елда бер миллион да туксан алты мең тонна гына була). Ләкин сөт сыерларны ишәй- тү исәбенә генә арта, сыер башына исә нибары дүрт килограмм гына арта. Әгәр үзебезнең холмогор сыеры өчен шулкадәр көч куеп, мал түгеп, аның сөтен нәселендәге чамасына якынайтырга тырышсак, ничек булыр иде икән? Гадәттә галимнәр мондый вакытта төрле чарасын эзләп карый торган булалар иде, биредә исә башка, яңарак токымлы терлекләр белән генә кызыксыналар. Соңгы ун ел эчендә алар аклы- каралы токым турында ике йөз сиксән җиде китап бастырып чыгарганнар, журнал һәм җыентыкларда бер мең дә туксан ике мәкалә бастырганнар. Ә холмогор сыерын онытканнар, һәрхәлдә аның турында нибары кырык сигез китап, йөз туксан өч кенә мәкалә басылып чыккан. Шулай итеп, атаклы холмогор сыерының инде асрарлык кыйммәте калмаган, аны башка токымлы терлекләр белән алмаштырырга вакыт микәнни? Холмогор токымын моннан ике йөз еллар элек салкын Архангельск якларында, крестьян хуҗалыгында бер-ике генә баш сыер асраган заманда китереп чыгарганнар. Ул якларда азык бик мул бул- маса да, мал-туарны кадерләп караганнар. Безнең колхозсовхоз фермаларында исә хәл бөтенләй башка. Сыерларны машина белән, «елочка», «карусель»ләр белән генә савалар, куәтле сөт фабрикалары эшләп тора, бөтен эш кнопка-автоматларга гына корылган, сыерны инде элеккечә сөеп-сыйпап азапланмыйлар. Колхоз һәм совхозлар тормышына специальләшү, хезмәт бүленеше дигән нәрсәләр килеп керде. Бозауларны берәү, таналарны икенче, кысыр сыерларны өченчеләр карый, савымчылар, эшкә ак халаттан гына килеп, сыерларның имчәкләренә саугыч машиналарны тоташтыралар. Кем белгән бит: хәзерге фән казанышлары заманында, бәлки, чыннан да, холмогор сыеры инде мондый яңа шартларга ярап бетми торгандыр, аннан әкренләп котыла башларга кирәктер? Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек главкы башлыгының урынбасары Анатолий Ильич Кузнецов минем әнә шундый соравыма болай дип җавап бирде: — Сыерның сөте — телендә. Ашатырга кирәк аны. Бөтен бәла — азык җитмәүдә,— диде. Чыннан да, фермаларда азык бик үк мул түгел. Хәзер илдә басуларның өчтән бер өлешендә мал азыгы үстерелә. Моннан тыш, көлсу туфраклы зонадагы өлкә һәм республикаларда унбиш миллион гектарлап табигый болын һәм көтүлек бар. Кызганычка каршы, ул болын- нарның 3,7 миллион гектарын куак, әрәмәлекләр басып киткән. Чәчеп үстерелә торган җирләрдән дә терлек азыгы күп чыкмый, азык берәмлеге гектарына уртача егерме центнердан артмый. Аннан да бигрәк, булган азыкта да аксым аз. Фермаларда печән дә аз, тамыразыклао 1 җитешми... Шулай да игенчеләр тырышмыйлар дигән сылтау астында зоотехни- ♦ ка культурасының түбәнлеге, селекция мәсьәләләренә салкын карау, & терлекчелектә эшләүче меңләгән кеше — савымчылар, терлек карау- 2 чылар, көтүчеләр, селекционер галимнәрнең эшенә җитәкчелек итүдә- а» ге кимчелекләр яшеренеп ятмый микән? Терлекнең алдында азык 5 өелеп ятканда алдынгы булу әлләни кыен эш түгелдер. Бездә терлек - азыгы шулай гел зарланырлык дәрәҗәдә аз микән соң? ВАСХНИЛның = Вицепрезиденты академик Л. К. Эрнстның исәпләвен китерик: «Опти- fb маль структуралы рацион белән терлеккә елына утыз дүрт центнер - азык ашатканда бер сыердан ике мең сигез йөз килограмм чамасы сөт 3 савып алырга мөмкин, ләкин унынчы бишьеллыкның дүрт елында са- “ вым ике мең дүрт йөз илле җиде килограмм гына булды» һәр сыер башына өч центнер ярымшар сөт кайда югалып кала ф икән соң? Миллионлаган баш исәбеннән кушып караганда дәрья кадәр . булыр иде бит бу! Бер караганда бик аңлаешлы, гади кебек тоелса да, бу сорауга ан- сат кына җавап биреп булмый — биредә хуҗалык мәсьәләләре, оеш- Г тыру, техник, зоотехник һәм фәнни мәсьәләләр барысы бер төенгә •- килеп төйнәлгәннәр, шуларны дөрес хәл иткәндә генә эш алга китәчәк. Көлсу туфраклы зона буенча ВАСХНИЛның фәнни һәм производ- ство бүлекчәләренең эше турындагы калын бер гыйльми китапта кы- J зыклы гына, беркадәр өмет уята торган бер бит күземә чалынды. Бак- £ тың исә, «ВАСХНИЛ галимнәре җитәкчелегендә специальләшкән ферма < һәм комплекслар өчен сөт җитештерүнең перспективалы технологиясе * эшкәртелә» икән. Конкрет адресы да әйтелгән; тәмле майлары белән атаклы Вологда ягы. Сөтчелек һәм болын-көтүлек хуҗалыгының төньяккөнбатыш фәнни тикшеренү институты. Биредә «тәҗрибә хуҗалыгы комплексларында, дымлы азык кушылмалары кулланып, сыерларны тукландыру технологиясе эшкәртелә Моның нәтиҗәсендә һәр сыердан дүрт мең сигез йөз килограмм сөт савып алынырга тиеш». Хәзер — ике мең ярым килограмм, киләчәктә — биш мең чамасы. Әйтәсе дә юк, өмет бик зурдан! Шулай булгач, кызыксынып, карыйсы- курәсе иде аны! Институт Вологда шәһәреннән әллә ни ерак түгел, утыз минутлык юл. Шулай итеп, мин галимнәр янына киттем. Борын-борыннан авыл халкы әйтә килә: герлек токымының начары юк, хуҗаларның гына уңганы яки уңмаганы була, ди. Вологда галимнәре янына баргач, мин халык әйткән мондый сүзләрне дә бераз төзәтергә кирәк икәнлегенә ышандым: бер үк хуҗада сыерның сөтне потлап саудыра торганы да, литрлап кына бирә торганы да була икән. Махсус бүлек, лаборатория һәм секторларыннан тыш, институтның Куркино, Остахово, «Знамя коммунизма» дигән өч тәҗрибә хуҗалыгы бар. Бу хуҗалыкларда галимнәр үзләренең фикер һәм гипотезаларын тикшереп сыныйлар, терлекчелекне интенсивлаштыруның отышлы, күп файда китерешле юлларын эзлиләр, мал-туарны ашату, механизация һәм селекция белән дә шөгыльләнәләр. Илдә холмогор токымын үрчетә торган ике селекция үзәгенең берсе — әнә шул институтта. Куркино фермасына баргач, институтның директоры авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Виктор Николаевич Никитин миңа искиткеч бер сыер көтүе күрсәтте. Күргәзмәгә хәзерләгән кебек, экстерьерлары, күпме сөт бирүләре, машина белән савуга җайлашулары буенча сайлап алынган аклы-каралы токым сыерлары бу. Кыскасы, бөтен ягы уйлап, тиешенчә эшләнгән, карап торырга сокланырлык маллар. Терлекләрнең азык базасы нык, гектарыннан утыз бишәр центнер азык берәмлеге . алалар, сыерларны кыш көне абзарда асрыйлар, бәйләп тотмыйлар, ишек алдына иркенгә чыгарып йөртәләр. Шунда ук утлыкларга печән, салам салынган, өстәвенә саламга төрле микротәм-том кушылган. Җәй көне көтүне сөт сауган урын тирәсендә утлауда йөртәләр, утлаулары да акыл-хәйлә белән уйлап эшләнгән — минем андый нәрсәне күргәнем юк иде әле — әйләнә-тирәли егерме ике радиаль загон ясалган, һәр загонда хайваннарны ике тәүлек кенә тоталар да күршедәгесенә күчерәләр, тегесен тап-такыр чабып, ашлама сибеп чыгалар, «яңгыр яудыралар». Көтү башка затоннарда утлап йөргән арада биредә яңадан үлән үсеп җитә. Көтүдәге һәр сыердан дүрт мең дә өч йөзәр килограмм сөт савып алалар! Шулкадәр азык тоту, хезмәт кую һәм чыгымнар булуга карамастан, хуҗалыкка сөт артык кыйммәткә төшми. Табыш та китерә, һәр йөз гектар җиргә сиксән дүрт баш терлек асрыйлар, шул исәптән утыз дүрт башы — сыер, унтугызы — дуңгыз. Табышны ун меңләп саныйлар, азык аз тотыла, бер центнер сөткә 2,9 кеше-сәгать китә. Бу саннар белән мактансаң да ярый. Күрше «Знамя коммунизма» хуҗалыгындагы икенче сыер көтүен киләчәктә бик өметле дип саныйлар. Бу хуҗалыкта мең сыерга исәпләп, хәзерге заманча промышленность комплексы салынган, эче цех структурасынча бүленгән: савым сыерлар, бозаулату бүлеме, сөт ташлаган сыерлар бүлеме — мал-туарны аерымаерым асрыйлар. Курки- нодагы кебек үк зур фәнни ярдәм күрсәтелә. Ә сыерлары нинди? Галимнәргә генә түгел, гади зоотехникларга да мондый көтү тоту оят! 1979 елда һәр сыердан ике мең дүрт йөз егерме икешәр килограмм сөт савып алганнар. Ничек, азмы бу, әллә күпме? Кызганычка каршы, бик аз. Чагыштырып карау өчен мондый саннар китерик. 1968 елда бөтен Вологда өлкәсе һәр сыердан ике мең биш йөз егермешәр килограмм сөт сауган, узган бишьеллыкның дүрт елында Россия Федерациясе колхоз һәм совхозларының уртача күрсәткечләре — ике мең дүрт йөз илле җиде килограмм. Башка өлкә һәм республикаларда бармак белән генә санарлык әлеге көчле комплекс ни сәбәпле шулай да продукция бирә соң? Турысын гына әйткәндә, эшкә тиешле башыннан ке- решмәгәннәр. Иң элек башка эшләпә, аннары гына өскә күлмәк кия башлаганнар. Ике миллион ярым акча тотып, зур комплекс төзегәннәр, сыерлар кайтартканнар, яхшы, саф токымлыларын сайлап алганнар, тик әнә шуннан соң гына аларны ничек тукландыру, кешеләр өчен торыр урын турында уйлый башлаганнар. Сөт фабрикасын җитмеш алтынчы елда ук эшләтә башласалар да, көтүлеге әле сиксәненче елда да әзер түгел. Хуҗалыкның җирләре Куркинодагы белән чагыштырганда азыкны бер ярым тапкыр кимрәк бирә — егерме дүрт центнер гына. Вологдага барыр алдыннан мин китапханәгә кереп, Төньяк-көнбатыш фәнни тикшеренү институтының гыйльми хезмәтләрен караштырдым, галимнәрнең эшләре һәм уй-фикерләре белән кызыксындым. «Знамя коммунизма» комплексын өлгерткән елны басылган тугызынчы чыгарманың илле җиденче битендә мондый юллар күземә чалынды: «Терлекче мал-туарның файдалы сыйфатын үстереп, яхшырак токым тудыра ала, әмма хайваннарны тиешенчә тукландырмаганда... бу максат бөтенләй чынга ашарлык түгел». Тагын: «Терлекләрне тукландыру һәм асрау шартларын яхшыртмаганда... азрак сөтле токымны күбрәк сөтле токым белән алыштырганда да яхшы нәтиҗәгә ирешеп булмый». Институт директоры В. Н. Никитин белән сөйләшкәндә, әлбәттә, гыйльми китапларны актарып утырмадык,— мин әлеге фккерләрне күңелемә салып куйдым, директор инде аларны биш бармагы кебек белә,— шулай да әңгәмә вакытында сүз уңаеннан мондый шигырь сыман юлларны телгә алгалап киттек: «Юк икән сөтең, җиленең — мәгънәсе бармы сине сыер диюнең!» Мин түзмәдем: ни өчен Вологда галимнәре «сөтсез, җиленсез» сыерлар үрчетәләр? Үз-үзләренә каршы килеп, тиешенчә ашатмыйча. 4500 әр килограмм сөт бирә торган сыер көтүе булдырмакчылармы алар? — дип сорадым. — Үрчетү, баш исәбе мәсьәләсен без хәл итмибез шул. Комплекска исәпләнгән кадәр сыер асрарга кирәк. Ә ул мәсьәләне районның ♦ мыл хуҗалыгы идарәсе хәл итә,— диде директор. а. «Знамя коммунизма»да терлекләрнең баш исәбен пландагы чама- 2 сында саклыйлар, ә менә башка күрсәткечләре алдан исәпләнгәнгә * якын да килми. Дүрт ел инде — аз вакыт түгел, бу комплекска проект 5 графигы белән эшләргә вакыт. План буенча һәр сыер дүрт меңәр ки- х лограмм сөт бирергә тиеш булса да, нибары ике мең дүрт йөз кило- = грамм гына савып алалар. Аз продукция хуҗалыкны бөлдерә генә, күп £ азык тотыла, хезмәт җитештерүчәнлеге исә нормадан ике-өч тапкыр ~ кимрәк. 2 — Пландагы күрсәткечләргә ирешеп булмагач, ниндидер чарасына - керешергә кирәк. Баш исәбен киметә төшкәндә, һәр сыердан савымны - дүрт мең килограммга җиткереп, пландагыга ирешеп булмыймы? — ф дип сорадым мин директордан. — Алай ярамый, җаваплылык мәсьәләсе башка,— диде Никитин.— с Сетне арттыруга караганда баш исәбен арттыру җиңелрәк. Баш санын - киметү — югарыдагылардан узып, үзеңчә эш итү, гаеп дигән сүз, са- Г аымны үтәп җиткермәү — җитешсезлек кенә. Тырышуын бик тырышкан * идек тә, булдыра алмадык, дисең. Монысын кичерәләр, ә менә гаепне гафу итмиләр. Шуңа күрә, сөте булмаса да, баш исәбе бар. Хуҗалыкка моның күпме зыянга төшүен акчага әйләндереп яки j башка экономик күрсәткечләр белән исәпләп күрсәтергә дә мөмкин. Ә менә бу сөт фабрикасының яхшы нәрсә икәнлеген эш белән раслап .- күрсәтәсе урында, бу рәвешле хурлыкка калуын ничек аңларга? Өстәг аенә, селекционер-галимнәр күпме югалта! Терлекләрнең токымын яхшырту эше белән шөгыльләнүче галимнәрнең ваемы баш исәбендә түгел, хәтта бүгенге савымда да түгел, бәлки бик яхшы көтү булдыру, терлекнең генофондын арттыру, аны камилләштерүдә. Төньяк-көнбатыш фәнни тикшеренү институтына барган чакта мин болай дип тә уйлаган идем: галимнәр, бәлки, кыюлыклары җитеп, үзләренең тәҗрибә хуҗалыкларының һәрберсендә аерым токымлы сыерлар асрый башларлар. Мәсәлән, Куркинода аклы-каралы дигән токым, «Знамя коммунизма»да холмогор сыерлары, Остаховода ярославка токымын гына асрарлар, һәм шуннан инде бу көтүләр нәселдән килә торган иң яхшы сыйфатларын күрсәтерләр. Әмма галимнәрнең кыюлыклары җитмәгән. «Знамя коммунизма»» комплексында, кайсы токымның күбрәк сөт бирүен белү өчен, айршир, аклы-каралы, ярославка, Кострома, холмогор сыерларын барысын бергә асрыйлар. Хәзер инде аклы-каралы токымны гына калдырырга уйлыйлар. Селекция үзәге хезмәткәрләре холмогор токымын яхшырту эше белән калган тугыз хуҗалыкта шөгыльләнергә тиешләр,— ул хуҗалыкларның иң якыны исә институттан алты йөз километр ераклыкта. Институтка якынрак фермаларда яхшырак, яңарак нәселле холмогор көтүләрен күреп булмагач, мин Вологда өлкәсенең икенче ягына, Великий Устюг шәһәренә юл тоттым. Биредә алты районда бик күптәннән холмогор сыерлары асрыйлар икән. Кайсына барырга? Сыер башына мең ярым килограмм сөт савып ала торган начар хуҗалыккамы, әллә яхшырак тәҗрибә белән танышып булырдай алдынгыларынамы? Партиянең Великий Устюг шәһәр комитетында беренче секретарь Николам Николаевич Трудов алдынгырак хуҗалыкны күрергә киңәш итте, шуннан инде мин «Строитель коммунизма» дигән совхозны сайладым. Тень як-кенбатыш фәнни тикшеренү институтының бер хуҗалыгы икән ул. 129 Биредә бик җентекле, нечкә бер эш белән шөгыльләнәләр: елына биш, җиде мең килограмм сөт бирә торган яхшы сыерлар булдырырга тырышалар икән. Биредәге көтүне районда иң яхшы дип булмый — елгачыларның «Северодвинец» дигән совхозларында һәр сыердан дүрт мең килограммнан артыграк сөт савалар икән. Әмма яхшы нәселле сыерлар үрчетү эшендә бүгенге нәтиҗәдән бигрәк алдагысы әһәмиятлерәк «Строитель коммунизма» совхозы иген игә, яшелчә, бәрәңге үстерә, сөт җитештерә, ләкин нәсел эше белән иң соңгы чиратта шөгыльләнә, һәрхәлдә миндә шундыйрак фикер калды. Дөрес анысы, хуҗалыкта көтүдә селекция эше башкару планы бар. Әмма план ничек тә соң, фермаларда хәл ничек? Җитмеш алтынчы елда, Төньяк-көнбатыш фәнни тикшеренү институты хезмәткәрләре хуҗалык өчен көтүне яхшырту программасы эшләп биргәч, совхоз институтка биш мең сумлап акча түләгән, өч йөз илле өч сыер өч мең килограммнан күбрәк, илле җиде сыер — кимрәк сөт биргән. 1979 елда сыерлар саны алты йөзгә арткан, өч мең килограмм сөт саудыра торганы — ике йөз туксан дүрт, калганнары кимрәк саудырган. Совхоз өч мең килограмм савымлы сыерларның бозаулары белән үзенең көтүен яңарта тора, калганнарын нәселле терлек буларак читкә сата. Шулай да, дөресен әйтеп сөйләшкәндә, аналары бер тапкыр да өч мең килограмм сөт бирмәгән бозаулар асыл товар була ала микән? Яхшы хуҗа андый бозауларны симертеп иткә тапшырса, биредә аларны савым сыерлар көтүенә озаталар. Бәһәсен, нәселле терлек исәбеннән, кыйммәтрәк түләтәләр. Совхоз директоры Николай Кириллович Алексеевның кабинетында өч күчмә Кызыл байрак бар. Бәхәсләшмибез,— ирешкән уңышлары өчен тапшырганнардыр, ләкин шундый бер сорау туа: совхозны ниндидер эш нәтиҗәләре өчен мактыйлар икән, нигә төп күрсәткечләрнең берсе булган нәселле терлекнең сыйфатын таләп итмиләр. Мин гафу үтенгән булып, шул хакта Алексеевтан сорадым: — Нигә яхшы сыерлар асрарга мәҗбүр итмиләр? — дидем. — Бездән аның башкасын мәҗбүр иттерәләр,— диде директор һәм диспетчерлыктан агымдагы боерыклар китабын китерергә кушты. Анда иң күренекле урынга Великий Устюг район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы А. Казариновның мондый усал гына телефонограммасы теркәлгән иде: «Былтыргы һәм 1 августка ясалган отчетларны чагыштырганда сыерларның баш исәбе кимү сәбәпле, һәртөрле чыгымны, шул исәптән мәҗбүри рәвештә дәүләткә тапшыруны һәм хуҗалыкта мал суюны тыям, һәр сыер өчен персональ җавапка тартылачаксыз. Белгечләрне телеграмма белән таныштырып, кул куйдырырга». Мондый усал боерыкны үтәми хәлең юк. Совхоз фермаларында отчет өчен иллеләп сыер тоталар. Алар ашаган азыкны игенгә әйләндерсәң, көн саен ярты тонна концентрат китә дигән сүз. Ә хуҗалыкта азык ягы мул түгел, тиешенчә ашатмау аркасында мал-туар үзенең токымына хас генофондын югалта. Селекционер галимнәр совхозга 1980 елда фермаларда биш мең килограммнан артык сөт бирә торган сыерларны егерме проценттан иллегә хәтле арттырырга тәкъдим иткәннәр, асылда исә андый терлек өч процент кына калган. Яхшы нәселле дип начар тана сыерлар сату ул сөтле көтүне бетерү дигән сүз. Совхоз яхшы бозауларны үзенә алып калып, көтүне ничек тә сакларга тырыша әле, ә башка хуҗалыклар хәтта нәселле яхшы үгез дә юнәтә алмыйлар. Великий Устюг төбәгендә йөздән артык нәсел үгезенең, уртача характеристикалары буенча, аналары дүрт мең дә бер йөз бер килограмм сөт биргән, майлылыгы 3,85 процент. Нәселле терлек үрчетү, аны сайлап алу кебек махсус мәсьәләләрдә кәгазь һәм каләм осталарының фикере зур авторитет түгел. Шуңа күрә, зур хезмәт, тырышлык куеп, Куркинодагы бер дигән савым сыер көтүен булдырган, Төньяк-көнба- гыш фәнни тикшеренү институты директоры мәрхүм Алексей Степанович Емельянов сүзләрен китереп китәм. «Биш мең килограмм сөт бирә торган сыерлар үрчетү өчен җиде-тугыз мең килограмм савымлы сыерлардан туган нәсел үгезләре булдырырга кирәк»,— ди ул соңгы гыйльми хезмәтләренең берсендә. ♦ Великий Устюг Нәселле терлек берләшмәсенең баш зоотехнигы Таи- - сия Петровна Дмитриева белән шушы күңелсез хәл турында сөйләшкән- •= де мин: х — Нигә шундый начар үгезләр тотасыз соң? Алардан ни өмет? — “ дип сорагач, Дмитриева авыр гына сулап: — Ә яхшыларын каян аласың? Әйтегез, дөнья читенә хәтле булса да = барып алабыз. Андый мал юнәтү елдан-ел кыенлаша бара,— дип җа- i аап бирде. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китик: Великий Устюг районы соңгы ? вакытта сөт буенча 1970 елгы дәрәҗәне уза алмый, бөтен Вологда өл- g кәсе исә савым сыер көтүләренең продуктлыгы буенча . 1968 елгы дәрәҗәгә җитәргә тырыша. ф Минем Вологда якларына беренче генә килүем түгел. Бу килүем- х дә өлкәдәге сыер фермалары белән танышып чыккач, шундый тәэсио . калды: әйтерсең, мал-туарны атаклы оста терлекчеләр карамый, бәлки ~ үз һөнәрен оныткан, начар эшләве өчен уңайсызлана белми торган ва- Z емсыз, ялкау кешеләр шөгыльләнә. Эшләр тагын да шулай барса, дүрт- ' биш мең килограмм сөт бирә торган холмогор көтүләре турында хыяллану түгел, суыкка чыдамлы бу токымны «Кызыл китап»ка теркәргә “ туры килмәгәе! - Зоотехник культура түбән, фәнни ярдәм аз булганда, хуҗалык мәсь- ~ әләләрендә ялгыш күрсәтмәләр биреп торганда бернинди ферманың - да эше алга бармый. Бигрәк тә терлекчелекне промышленность нигеу зөнә күчергәндә, терлекләрне эре комплексларда асраганда югалтулар аеруча зур. Комплекс эрерәк булган саен эштәге пөхтәлек, төгәллек тә зуррак булырга тиеш. Хәзерге сөт фабрикалары барыбер сыерларны элеккечә, крестьян йортындагы кебек үк яхшы итеп карарга кирәклегеннән коткармый. Кызганычка каршы, җәмәгать терлекчелеген промышленность нигезенә күчерү практикасы моның киресен күрсәтә — күп хуҗалар, белгечләр комплексны мал карау мәшәкатеннән котылу чарасы итеп күрәләр. Великий Устюгтан туп-туры Архангельск өлкәсенә дә сугылып китәргә җай чыкты. Холмогор сыерлары үзләренең туган якларында ничек яшиләр икән? Машина белән тар гына тайга урманын һәм кечерәк бер ямь-яшел уйсулыкны узгач, Котлас районының Карл Маркс исемендәге колхозына килеп җиттек. Күрешеп-исәнләшкәч, юл хәлләре, гөмбә, ау һәм башка шундый вак-төяк турында сөйләшеп утырганда кызыклы гына бер кәгазь — колхоз идарәсе беркетмәсеннән бер күчермә белән таныштык. «Колхозның дәүләткә өч миллион сумнан артык бурычы барлыгын искә алып, Котлас авыл хуҗалыгы идарәсенең техник советыннан Карл Маркс исемендәге колхозда сигез йөз баш сыер асрарлык комплекс төземәү мәсьәләсен каравын үтенәбез»,— диелгән документта. Идарә утырышында бригадир В А Щекин, баш агроном Г. Н. Оверчук, баш экономист А. С. Кучина, тракторчы В. Д. Поповлар сүз алып сөйләгәннәр һәм барысы бер тавыштан «кыйммәтле сөт фабрикалары кирәк түгел» дигән нәтиҗәгә килгәннәр Архангельск өлкәсенең Карл Маркс исемендәге колхозында әнә нинди принципиаль кешеләр бар икән! Бу төзелеш инде байтак баскычларны: район, өлкә, башкала инстанцияләрен узган, проект, карар һәм башка күрсәтмәләргә кертелгән, ә болар «кирәк түгел» диләр Заман таләпләренә җавап бирерлек сөт фабрикасы төзү мәсьәләсе инде моннан ун ел элек үк кузгатылган, «Росгипросельстройпның баш институтында ул комплексларны урнаштыру буенча махсус схемада каралган, РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгы «эшкә ашыруга» кабул иткән. Исәп-хисап яклары экспертлар кулы аша узган, тиешле җитәкчеләр аны хуплаганнар, колхозга бурычка ике миллион ярым акча биргәннәр. Карл Маркс исемендәге колхозның идарә членнары сөт хуҗалыгын индустрияләштерү, сыерларны машиналар белән җиһазланган якты, яхшы биналарда асрау кебек кызыктыргыч адымнан ни сәбәпле баш тарталар соң? Иң элек — азык кытлыгы. Хуҗалык үзе төньяк җирдә саналып, дәүләткә ашлык сатмаса да һәм сыер башына биш гектардан артык басу һәм болын-көтүлек җире туры килсә дә, терлекләр ачлы-тук- лы яши. Сөт мәсьәләсен инде әйтәсе дә юк. Узган бишьеллык азагында һәр сыердан ике мең сигез йөз егермешәр килограмм сөт сауган булсалар, хәзерге көндә ике мең дә илле килограмм чамасы көтәләр. Алг дагы көндә хәлләрнең яхшырасына өмет күренми. Колхозның көтүе начар, бер мең бер йөз илле баш сыерның дүрт йөз илледән артыгы иң күп савымлы сигезенче бозау чиген узган инде. Ә утыз сыерны бөтенләй саумыйлар, аларны изге терлек урынына гына асрыйлар. Проектта көтүлек булдыру мәсьәләсе каралган, бик күп мелиорация эшләре башкарасы бар, ә азык базасын икенче чиратта гына булдырырга планлаштырганнар. Колхозчылар комплексның чиратлап, ике йөз башлап төзелүен телиләр, әмма проектта алай каралмаган, эшне бөтенләе- тоташы белән башлаганнар, күрәсең. Объектта нибары ике-өч кенә кеше эшләгәч, комплексны кайчан төзеп бетерерләрдер? Мондый хәлдә колхозга шундый зур комплекс, чыннан да, нигә кирәк, соңыннан оятын кая куеп бетерерсең?! Әле Сөтчелек һәм болын-көтүлек хуҗалыгы буенча төньяк-көнба- тыш фәнни тикшеренү институтында һәм селекционерлар, отчетта әйтелгәнчә, елына дүрт мең сигез йөз килограмм савымлы сыер көтүе булдыра торган «Строитель коммунизма» совхозында чагында ук фермаларның хәлләре турында уйлаганда берәр саксыз сүз ычкындырып галимнәрнең хәтерен калдырудан курыккан идем. Заманында инглиз язучысы Джонатан Свифт галимнәрнең кояш нуры аерып алуларыннан көлеп язган булган. Ә хәзер һәрбер мәктәп баласы да кояш энергиясенең кадерле икәнен белә, шуңа нигезләнеп, үсемлекләр фотосинтезы дигән махсус бер фән тармагы барлыкка килде. Фән өчен ирешеп булмастай нәрсә юк. Бәлки, галимнәр генетиканың бөтен серләренә төшенгәннәрдер, начар терлектән яхшы сыер үрчетү хикмәтләрен беләләрдер? Архангельск өлкәсендәге Карл Маркс колхозы — гадәттәге гади бер хуҗалык, ул дәүләткә ит, сөт тапшырып торырга тиешле. Нигә бу колхозның фермаларында сөтсез сыерлар асрыйлар икән соң? Крестьян халкы борын-борыннан әйтә килгән бит: «Сигез сыер асраганчы симез сыер асра»,— дигән. Кайбер урыннарда сыерны җир ашлый торган тиресе өчен генә асраганнар, имеш. Төньякта терлек азыгы мул түгел, крестьян кырдагы уңыштан бигрәк, абзардагы сыерына өмет баглаган. Изге бер нәрсәгә табынган кебек, аны бик кадерләп караган. Отчеттагы сан өчен генә күп терлек асрауны бернинди акыллы фикер белән дә аклап булмый. Халык мәкальләрен җыючы Владимир Иванович Даль «Корова на дворе, харч на столе», дигән мәкальне әнә шул төньяк җирләрендә язып алмаган микән? Безнең татар халкы да гомер-гомергә мал асраган һәм сыерны мактап: «сыеры барның сые бар»,— дигән. Шушы күңелсез хәл турында сөйләшеп утырганда колхоз председателе Геннадий Николаевич Петров: — Миңа нишләргә кала соң инде? — дип киңәш сорады.— Сыер көтүгә бер эләккәч, котылып кара син аннан! Тешсез булса да. бер генә имчәгеннән сөт бирсә дә, рөхсәтсез бракка чыгарып булмый аны Колхоз яраксыз сыерларны базарга чыгарып сатмый, закон рөхсәт итсә дә кагыйдә буенча — юк, иткә тапшырыйм дисәң, өлкәдән рөхсәтең бул- маса, бойняга якын да китермиләр. Өлкәдәге башлыклар синең көтүеңдәге сыерларыңның ниндилегенә әһәмият итми, бары тик баш исәбен генә белә. Сан өчен манекен ясатып куйдырсаң да була. ♦ Азык базасы, яхшы көтү булдырмыйча сөт фабрикасы төзеп, күпме р колхоз, совхозның авызы пеште, ә шулай да бу хатаны һаман әле ка- ~ баглыйлар Ил буенча промышленность комплексларының кырык про- =£ центында өч мең килограммнан артык сөт савып алалар. «Ленсовет» комплексында 1975 елда эшли башлаганнан бирле өч мең тугыз йөз = килограммнан ким сөт саумыйлар. Владимир Ильич исемендәге сөт Е фабрикасында савымны биш мең дүрт йөз утыз алты килограммга < җиткергәннәр Катлаулы, кыйммәтле комплексларның калган алтмыш ’ процентында савым өч мең килограммнан да ким Россия Федерациясенең колхоз, совхозларында һәм башка пред- z приятиеләрендә промышленностька нигезләнгән 985 сөт фабрикасы эшли. Аларда алты йөз сиксән өч мең баш сыер, ягъни савым көтүенең ♦ 4.16 проценты асрала. Исәпләп карыйк: бер сыерлык урынның бәясе = мең ярымнан ике мең сумга кадәр төшә Димәк, сөт комплексларын _ булдыруга әллә ничә миллиард акча тотылган дигән сүз. Ә килере әле г 63, бу куәтле фабрикалар продуктлылык ягыннан гади фермалардан - чак-чак кына алда баралар. Россиянең колхоз һәм совхозларындагы промышленность комплекс- л ларындагы сыерларның баш исәбе унберенче бишьеллыкта бермә-бер “ артырга тиеш. Хуҗалыкларда иң беренче, иң кирәкле шартлар тудыр- ~ мыйча — яхшы азык базасы, сөтле сыерлар, тәҗрибәле оста терлекче1 ләр булдырмыйча, болай баш исәбен арттырудан гына зур файда өмет у итеп булыр микән? Тик бәла бүгенге көндә савымның кимлегендә, гади фермалар һәм промышленность комплексларының продуктивлылыгы түбән булуында гына да түгел. Малның нәсел сыйфатына әһәмият җитмәү, баш исәбен генә арттырырга тырышу һәм көтүләрнең сыйфаты турында аз кайгырту терлекләрнең нәселен яхшырту эшенә зур зарар китерә. Кызганычка каршы, хәтта нәселле терлек хуҗалыкларының күбесендә дә эшкә алдан күреп эш итә белә торган акыллы селекционер-галим түгел бәлки «бүгенгесе кадерле» дип, иртәгә булачакны күрми торган прак тик-рационалистлар юнәлеш бирә. Дөрес анысы, терлекчелектәге нәсеп эше буенча Бөтен Россия фәнни-производство берләшмәсенең генеральный директоры Владимир Викторович Чистяков минем белән сөйләшкән чакта, эшләр яхшыга таба бара. диде. Яңа селекция үзәкләре барлыкка килгән, Мәскәү янындагы Лесные Поляны дигән совхозда Бөтен Россия күләмендәге нәселле терлек институты эшли башлаган, көтүләрдә саф токымлы сыерлар артканнанарта бара икән Чыннан да, уйлап карасаң, моңарчы булмаган һәм булдырып булмастай эшләр эшләнгән. Совет илендә дөньяда беренче тапкыр нәсел орлыгы саклый торган махсус генетик банкалар ясалган Ул банкаларда сыек азот эчендә йөз сиксән өч градус салкында иң яхшы үгезләрдән алынган йөз илле миллион доза орлык саклана. Аерым галимнәр генә түгел, бәлки колхоз, совхозларда сыер көтүләре белән эш итүче зоо- техникпрактиклар киң масштабта селекциянең «иң яхшыга — иң яхшысы» дигән төп кагыйдәсен гамәлгә ашыра алалар Бер кеше гомере эчендә әнә ничаклы юл үтелгән Талантлы совет биологы Илья Иванович Иванов утызынчы елларда терлекләрне ясалма рәвештә буазландыру ысулын таба (хәзер инде бу ысул бөтен дөнья күләмендә гамәлгә кергән). 1947 елда И. И. Иванов шәкерте һәм фикердәше академик Виктор Константинович Милованов лабораториясендә галимнәр мондый бер хикмәтле нәрсә ачалар: әгәр нәсел орлыгын туңдырып, сыек азотта сакласаң, иң яхшы нәсел үгезләренең орлыгын запаска әзерләп, аны берничә ел үткәч, әлеге үгез һәм сыерларның бозаулары ата-аналарының яхшы сыйфатларын тагын бер тапкыр раслап күрсәткәч кенә файдаланырга мөмкин. Моның белән зоо- техник-практиклар алдында моңарчы булмаган зур бер мөмкинлек — сөт буенча гына түгел, бәлки гәүдә-сан төзелеше, машина белән савуга җайлашканлыгы, буенча, хәзерге промышленность комплексларындагы шартларга чыдамлыгы буенча да ниндилеген алдан ук күз алдына китереп, яхшы сыерлар үрчетү мөмкинлеге туа. Инде утыз еллап вакыт узды, ә ферма һәм сөт фабрикаларында нинди сыерлар бар соң хәзер? Сөте белән сөендерерлекләре күп түгел. Хәтта нәселле терлек үрчетүче хуҗалыклар да, мал-туарның сыйфатын яхшыртасы урында, баш исәбен генә кайгырталар. Хак эш һәр- кайда үзенә юл ярып чыга, диләр диюен. Ярса, тизрәк ярсын иде инде. Эшләнгән кадәресен, эшләнергә тиешлесе белән чагыштырып караганда, хәтта нәселле терлек хуҗалыкларында да селекция эшен яхшырту, промышленность нигезендәге комплексларда, гади фермаларда асрарлык яхшы савым көтүләре булдыру өчен җитәрлек чаралар күрелми. Бу кимчелекләрне азык кытлыгы белән генә акларга тырышу дөрес булмас. Мул азыкта начар сыерлар асраганчы җитәр-җитмәс азыкта яхшы сыер тоту хәерлерәктер! Россия Федерациясендә дәүләт һәм колхозлар карамагында йөз дә унике нәселле терлек заводы, йөз дә сиксән алты нәселле терлек совхозы бар. Моның өстенә, ике мең өч йөз кырык дүрт колхоз, совхоз һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиесенең үзләрендә нәселле терлек фермалары бар. Шулай да Вологда өлкәсендәге, план төзеп, терлекләргә агымдагы контроль бонитировка ясап кына селекция эшен төгәлләгән «Строитель коммунизма» совхозы бу яктан бердәнбер түгел. Нәселле терлек совхозларының кырык процентында савым сыерлары машина белән савар өчен сайланмаганнар. Нәселле терлек фермаларындагы үгезләрнең дүрттән бере генә токым сыйфатын яхшырта. Савым сыерларын яхшырту мөмкинлеге теоретик яктан күп тапкыр артса да, практик нәтиҗәләрдә үзгәреш бик аз әле. Сөт бөтен кешегә кирәк. Бигрәк тә яңа промышленность үзәкләре, калалар, поселоклар үсеп чыккан төшләрдә сөт-майга ихтыяҗ зур. Безнең Татарстан — шундый олы эшләр кайнаган төбәкләрнең берсе. Бөгелмә, Алабуга шәһәрләре белән беррәттән, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай. Актүбә, Шөгерләр илгә нефть бирүче яшь калалар булып үсеп киттеләр. Шөгер, Баулы, Ромашкиноларда беренче нефть фонтаннары бәреп чыкканнан соң узган кырык еллап вакыт — әллә ни зур ара түгел. Промыселлар җир астыннан ел саен йөз миллион тонналап байлык алалар, Татарстан нефтьчеләре бу төбәктә беренче буларак ике миллиард тонна «кара алтын» чыгардылар. Нефтьне җир асты катламнарыннан эшчеләр, инженерлар, галимнәр чыгара, аларның гаиләләре бар. Элек иген игеп, мал-туар асрап, үз тамагын үзе туйдырган авыл халкы яшәгән төбәктә хәзер ярты миллионлап кеше арткан, хәзер шул кадәр халыкны ашату бурычы дәүләт өстенә төшкән дигән сүз. 1960 елда Түбән Кама нефть-химия комплексы салыначак урынга беренче казык кагыла. Хәзер анда 140 мең кеше яши. 1969 елда КамАЗ автогиганты, яңа Чаллы төзелә башлый, һәм ун ел эчендә ул 350 мең кешеле шәһәргә әйләнә. Шулай итеп, Кама аръягы төбәгендә тагын күпме халык арта. Яңа калалар башка төзелешләрдән яки промыселлардан күчеп килүчеләр исәбенә генә артмый. Мондый очракта авылның күп кенә эшчән- нәре шәһәр кешесе б-улып китә. Аларны кем туйдырыр соң?.. Конкрет экономик һәм социаль шартлар, киң күләмдә һәм кызу темплар барган төзелешләр, промышленностьның яңа тармаклары авыл хуҗалыгын бик яхшы итеп җиһазланган промышленность җирлегенә кү- ♦ черергә кирәклеген күрсәтте. Соңгы елларда колхоз, совхозларда, ь бигрәк тә шәһәр һәм эшче поселокларына якын җирләрдә утыз зур - комплекс төзелде. Аларда егерме биш мең баш сыер савалар Зур эш — башкарылган. Әмма комплекс җитештерү — мәсьәләнең бер ягы гына и әле ул. Хезмәтнең бөтен хикмәтен белеп эшләргә өйрәнү — икенче х нәрсә. Монда мал-туар караудагы буын-буыннан килгән байтак кына = иске гадәтләрдән ваз кичәргә туры килә. Сөт күп булсын өчен, терлек- S- челекне интенсивлаштыруга бәйле бик күп яңа кагыйдәләрне өйрәнергә ~ кирәк иде. Кызганычка каршы, сөт комплексларының беренче еллардагы эше моның киресен күрсәтә. Унынчы бишьеллыкның соңгы елында, респуб- « пика буенча уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда, бер сыердан * савып алган сөт колхоз фермаларында өч килограммга, совхозларда а унбиш килограммга кими. Иң күп сөтне Чаллы янындагы «Гигант» сов- о хозы бирә, ләкин анда да һәр сыердан елга нибары 3062 килограмм = гына савалар. Терлекчелекнең рәтен белүче зоотехник-белгечләр, әлГ бәттә, мондый «уңыш» өчен мактамыйлар. Совхозның ике мең баш < сыеры булып, автомобиль төзүчеләр өчен ел саен алтмыш мең центнер сөт биреп барса да, савым шул чама гына булганда, хуҗалык сөт- челектән табыш күрми Хәер, шулай булмый хәле дә юк, комплекста ш бер сыер урынының бәясе ике мең сум тора. Бу чыгым, һәр сыер дүрт £ мең ярым килограмм сөт биргәндә генә үзен аклый. Йомгак ясап, тагын берничә санга тукталып китик. Статистика күру сәткәнчә, соңгы елларда безнең республиканың колхоз-совхозларында сыер көтүләрен арттыру буенча байтак эш башкарылган. 1976 елда республиканың колхоз һәм совхозларында 377,6 мең баш сыер булган, хәзер — 413 мең баш. Бу көтүләрдә иң күбе — холмогор токымы, калганнары — бестужев һәм башка токымнар. Азыкның җитәрлек булмавы, көтүлек җир сайлаудагы җитешсезлекләр. гомумән, эшнең бөтен нечкәлекләрен белеп җиткермәү аркасында иң яхшы нәселле сыерлар да сөтне елдан-ел киметә баралар 1970 елда һәр сыердан 2748 килограмм савым алынган, ун елдан соң, савым 2388 килограммга төшкән Хуҗалыклар сөт җитештерүдән ел саен зарар гына күрәләр Нәтиҗәдә, сөт җитештерүнең сөенеченнән бигрәк көенече күбрәк килеп чыга Нишләргә соң, бу зыяннан ничек котылырга? Дөрес, республикада сөт җитештерү арта бара, әмма бу — сыерларның баш саны ишәюе хисабына гына ирешелгән уңыш. Эшнең бөтен ягын төптән уйлап, осталык бәрабәренә ирешелгән җиңүнең борын- борыннан макталып килгәнен онытырга ярамый. — Яхшы савым сыер көтүе булдырырга, мал-туарны яхшырта төшәргә яки яңа токым китереп чь.гарырга теләүче селекционер галим идеаль эш шартларын ничек итеп күз алдына китерә? Мәскәү янындагы Лесные Чоляныда нәселле терлек эше буенча фәнни тикшеренү институтында эшләүче, холмогор токымы буенча селекция үзәгенең җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Мария Макаровна Сенаторова белән минем әңгәмәм әнә шундый, бер караганда бүгенге хәлләрдә эшкә ашырып булмастай табигый бер сорау дан башланып китте. _ Иң элек профессиональ фәнни хезмәт күрсәтелсен иде — селекционер үз алдына иң зур максатлар куеп эшли алсын иде: әйтик, ун мең килограмм сөт савып алу, сөтнең куелыгы дүрт бөтен дә уннан биш процент; терлекләрнең баш исәбен, рацион һәм азык җитештерүне дә үзе хәл итсен иде. — Дүрт ярым процент куелык күбрәк булмасмы соң? — Күп түгел. Шулай булганда гына очраклылыктан котылырга мөмкин. Мәсәлән, химиклар төп компонентларны, технологик регламент, һәртөрле катализатор, эреткечләрне үзләре билгелиләр. Ә нигә селек- ционер-зоотехниклар шулай эшләмәскә тиеш? — Хәзер шулай түгелмени? — дип сорадым мин. — Алай түгел шул,— диде Мария Макаровна.— Башта ит, сөт, аннары гына нәселле терлекне планлаштыралар. Безнең төп нигез «Лесные Поляныидагы нәселле терлек заводы. Бик яхшы хуҗалык ул, алтын куллы кешеләр эшли анда, сигез Хезмәт Герое гына бар. Уртача савым — дүрт мең дә дүрт йөз килограмм. Ул заводта дүрт йөз утыз җиде сыер биш мең килограмм сөт бирә. Иң әһәмиятлесе — яхшы үгезләр үстерү; аларны бала караган кебек карарга кирәк. Беләсезме, бозауга алты йөз килограмм сөт эчерергә кирәк, ярты кружка да ким булмасын. Ә район сөт сорый, иртүк директорга шалтыраталар: «Сөтне кая куясың, нишләтәсең?» — диләр. Директор да җансыз кеше түгел бит, бирешергә мәҗбүр була, бозаулар өлешенә керә. Әнә шулай, бүген берничә литр сөтне кысып, иртәгә үсеп җитәчәк көтүне харап итәбез, нәселле сыерлар төркеме елына ике йөзләп үгез бозау бирә, тик шуның яртысын гына колхозларга сатарлык итеп үстерә алабыз. Шул минутта Великий Устюгтагы Таисия Петровна Дмитриеваның уфтанып: «Эх, яхшы үгез бирсәләр, җир читенә хәтле дә барып алыр идек!» — дигәне искә төште. Институт конторалары белән нәселле терлек заводы янәшә генә, тәрәзәләре яшел аллея аша бер-берсерә күренеп тора. Селекциянең бик күп сер-хикмәтләрен белүче оста терлекчеләр эшләгән шул заводка иң элек ит, сөт планлаштыралар, аннары асыл затлы терлек үстерү программасы китереп куялар! Галимнәр — бик талымлы, нәзберек халык, теге хәл, бу хәл белән исәпләшмәстән, таләпне иң зурдан куялар. Дөресен генә әйткәндә, мин Мария Макаровна Сенаторова сөйләгәннәр чын түгелдер дип, ышанып та бетмәгән идем. Мәгәр бөтенесе дә рас булып чыкты. Әлеге завод бик атаклылардан саналса да,— ул безнең илдәге иң беренче совхозлардан, анда Владимир Дмитриевич Бонч-Бруевич директор булып эшләгән,— селекционерларның бердәнбер таләбен дә үтәми — терлекләрне тиешенчә тукландыра алмый, азык җитми. Унберенче бишьеллыкта савым сыерларны тагын өч йөз башка арттырырга планлаштырганнар, ә азык табу мәсьәләсен зирәк экономистларның берсе дә күз алдына китереп карамаган. 1985 елда бер мең дә сигез йөз тонна печән кирәк булачак, план буенча исә мең ике йөз тонна гына күздә тотыла. Силос тугыз мең дүрт йөз илле тонна кирәк булса, планда ике мең тонна кимрәк куелган. Эшнең башында ук ярым буш утлыкларга исәп тотканда генофонд, көтүнең генетик куәте дигән нәрсәне ничек яхшыртмак кирәк?! Мин, заводны яклап: — Аларның баш исәбен арттыру буенча программалары зур. Таләп- чәнлекне бераз киметә төшегез! — дигән идем, Мария Макаровна үз сүзен куәтләп: — Күпме киметергә мөмкин, киметүнең дә чамасы-чиге бар бит,— диде.— һәммәсе дә баш исәбен генә кайгырта. Россия Федерациясенең колхоз һәм совхозларында уналты миллион алты йөз кырык мең баш сыер елына утыз дүрт миллион тонна сөт бирә. Моны башкачарак та эшләп була бит: сөтлерәк сыерларны азрак асрарга мөмкин. Миллионлаган сөтсез сыерларга күпме азык тотыла! Шулар өчен миллионнарча гектар җиргә азык чәчәргә, ферма, комплекслар төзергә, меңләгән савымчы, терлекче тотарга кирәк. Сөтнең куелыгын да онытмыйк. Моннан ун-унбиш ел элек өч бөтен уннан сигез, уннан тугыз процент куелык норма булып санала иде, хәзер стандарт — өч бөтен уннан алты процент. • — Болай итеп галимнәр генә исәпли, практиклар башкача исәп йөртәләр. Алар көтүне ишәйтәләр,— дип каршы төшкән булдым мин — Нигә теоретиклар гына? Ленинның аграр мәсьәләләр буенча хезмәтләрен укып карагыз... Мәскәү янындагы Лесные Поляныдан кайткач, мин Ленин томнарын актарып, менә мондый сүзләр укыдым: «...средстволар җитешмәгәндә, терлек азыгы җитешмәгәндә, терлекнең сыйфаты начар биналар һ б. начар булганда терлекне бик тырышып караутәрбияләү дә хезмәтне файдасызга әрәм итү белән бер» . Бу фикерләр, безнең гасырның башында ук язылган булсалар да. бүгенге көндә дә актуаль яңгырый. Шулай да өметсезлеккә бирелмик. Климент Аркадьевич Тимирязев, студентларга үсемлекләрдәге фотосинтез турында лекция сөйләргә килгәч, Свифт көлке итеп язган эш белән шөгыльләнәм, дигән «Бар ашаган азыгыбыз ул... кояш нурлары консервысы» дип әйткән сүзләре дә бар. Ленинградлылар аклы-каралы токымны чит илдән кайтарткан голштинофризлар белән кушып яхшыртырга тырышалар Горький өлкәсендә чыдамлы Ярославль токымын аклы-каралы токым белән кушалар Эссе Молдавия, Казагыстанга һәм Идел буе зоналарына төньяктан холмогор сыерлары кайтартканнар, көтүләрдә инде Даниядән кайтарткан токым белән кушканнан туган таналар утлап йөри. Өметне өзмик, килер бер көн — тырыш селекционерлар шундый асыл токымлы сыерлар китереп чыгарырлар — шулар тәннәренә кояш энергиясен сеңдереп, аннан сөт, каймак, май ясарлар. Ул көн килер. Ә хәзергә савым сыер көтүләре белән ныгытып эшләргә, тере җан ияләрен үзебезнең мөмкинлекләргә җайлаштырып азапланмаска, бәлки үзләрен вакытында туйганчы ашатырга, эчертергә, яхшыларын сайлап савым көтүләренә җыярга кирәк. Ул чагында инде холмогор сыерларын да теге дип, бу дип яманларга туры килмәс. Салкынга чыдам азыкка талымсыз булса да, авыруларга бирешмәсә дә. тиешенчә тәр- бияләмәсәң-карамасаң, нинди генә токым да сөенеч урынына көенеч кенә китерер