Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨСЛӘР ҺӘМ КЕШЕЛӘР

Гаффарның яңа китабы дөнья күрде Аида егерме «икая тупланган Яшь язучы укучыга егерме очрашу вәгъдә итә Ә Гаффар күренешнең күзга кинәт кенә чалынмый торган якларын, хасиятләрен сурәтның нечкә нәкышләрен күрергә теләүче. тәпченеп, кайтыл-кайтыбрак карау чыларга исәп тота Ул ашыккан җиреңнән туктатыл, әйләнә-тирәнә тормышның күп герле бизәкләренә күз салырга, уйланырга чакыра «Ак каен дегете» «Кояшның салкын чагы», «Пәрәвезле квзның бер чите» «Ләкләк». «Бер йотым су» — бу исемнәр очраклы сайланмаган алар автор прозасының тышкы билгеләре Җыентык язучының иң яхшы хикәяләреннән берсе — «Әҗәт» белән ачыла Дәрес, бу яңа хикәя түгел — моннан элегрәк җыентыкка да кертелгән иде ул Әмма эсер яңадан эшкәртелгән, яхшыртылган, шигъри сурәтләр, буяулар куертылган Андагы козгын сурәте үзе генә дә ни тора! Мәрьям әбинең тешенә килеп кергән ач козгын, әлбәттә фаҗигале тәннең бе ренче хәбәрчесе буларак төсмерләнә ■Каурыйлары тузгып беткән шул козгын каралтыдан каралтыга, баганадан баганага тупылдап тупылга күчә-күчә кирпеч морҗасына килеп кунды Ә карчык яшел чирәмле ишегалдында тавык-чебеш ашатып йәри, имеш Козгын, кан баскан ач күзләре белән ялварып, аннан ашарга теләнде Суга чылаткан арыш ипие кисеге ыргыткач алмады — агы кирәк, диде Аннары тавыш тынсыз гына кузгалды да телсез караңгылык упкынына кереп кэгалды» Бу шомлы сурәт ни эчен кирәк булган’ Шунысын онытмыйк — хикәядә сугыштс үлеп калган улы хәсрәтен кичерүче Мәрьям әби тормышының соңгы бер йене тас вирлана Әлеге шомлы сурәттә моңа ишарә бар. Әмма шуннан артыгы юк Әсәрдә ачы үлем хәсрәтеннән тыш. кешеләр алдында йез аклыгын саклый белү, изгелек, сафлыкның бер буыннан икенчесенә түгел- ми-чәчелми күчә баруы идеяләре дә ачык билгеләнгән Бәлки ене шулар бу хикәягә ниндидер яңа сафлык, күтәренкелек, оптимизм ести торганнардыр' Мәрьям әби ияге юлда — кешеләргә икмәк күтәреп Әхәт Гаффар Ь«Р о Хеввежф *■ 1»к. Татарстан китап иашравты. IW»' барганда үлә Әйләнә-тирәдә яз шатлыгы, табт.гать уяну матурлыгы, шат күңвлле яшьләр Яшь язучының геройлары гомерләренең иң кискен мизгелләре янына бүгенге хәлләрен янәшә куел карап үз веҗданнары каршында сыналалар Күп очракта Ватан сугышы кеннәре иске төшерелә Карт артист Хәмзә Уразаев өчен дә шулай («Җан тынычлыгы») Башкалар ечен тырышып йөреп, авылга сирәк килә торган театрны куре алмыйча калган шофер егет аңа бик кызганыч булып тоела Фронтта вакытта концерттан соң кайтып барганда ерганакка төшеп, машиналары баткач аларга бер татар егете булышкан икән «Әлло кайта бу туган ягына, әллә юн. татар молын кабат ишстәмс-юкмы дип, шул егеткә берничә җыр жырлап күрсәткәннәр, хәтта биегәннәр иде Ул чегында Урезаее «деньядә шул егетнеке кебек шатлыктан яшьләнгән күзләр күрер ечен генә булса да яшәрлек икеи» дип, үз һонвре белән шокер генә горурланган һәм ул күзләрнең дымсу зәңгәрлеген гомере буе хәтерендә йәртә иде» һем менә шуңа охшаш вакыйга яңадан, тыныч шартларда кабатлана Бүгенге кон- нең фидакарь хезмәте — ул да батырлык түгелмени! Карт артист безгә бик мелеем һәм сейиемле булып тоела «Хәмзә Уразаевның колак сеяге тирәсендәге ярчык бимазалавын иснә алмаганда бетен тәне, җаны тыныч иде Беренче бүлектән соң пәрдә ябылгач, аның йорәген кайнарлатып, залда кул чабу ишетелде Әйтерсең ле су остоннои нидәндер ереккон кыр үрдәкләре котүе күтәрелде дә ерак-еракларга очып китте» Кинет туган алкышлар һем деррәү ор- кеп күтәрелгән кыр үрдәкләре —Ә Г>ф- фәрның кечкенә генә, ләкин тәэсирле ачышы! Ә Гаффар прозасын «тесле проза» дип атыйсы килә «Иңкүлеккә сет күбегедәй ак томан иңгән Табигатьне кезләрен генә була торган тынлык баскан Ара-тнро очкыннар чәчеп, учакта коры ботаклар чатный Әсфән рюкзактагы җето кызыл баланнар арасыннан иң йомшагын сайлап каба да. әчкелтем тәмнән йоэеи чыта Хәдичәнең алга сузылган уч тобенә. ойлои- бейлон атынып, алтыису-кызгылт ерәңге ■фрагы куна» («Кояшның салкын чагы») Ә Хикәяне укыганда, гүя үзен дә шул көзге табигать кочагына, аның яменә-төсләре- нә сокланган шул ике кешенең берсе хәлендә каласың Әмма кайсысы? Кайсысы булса да ярыймы? Юк икән. Берсен сайламый булмый Көзге күктән казлар, торналар агыла "Әсфәнне ау дәрте биләп алды Мушкадан казлар якынаеп, дәвәеп күренә Алар томшыклары һәм канатлары белән иркәләнә, сөйләшә кебек тоелдь Кешеләр шикелле сөешәләрдер әле Кем белә'1 Матурлар,— дип сокланды Әсфән — Горурлар! Әсфән мылтыгын Хәдичә белән ике арага төшерде; — Кул бармый Җәя Бу нинди әкәмәтең тагы дигән төсле, тегесе Әсфәнгә текәлде ■ һәм Хәдичә каз- <ы атып төшерә -Кыр казы, җирдә тыпырчынган иптәшен чакырамакыра әйләнгә- ләде дә, ыңгырашуга охшашлы тавышлар белән очып китте — Менә ничек аталар аны, Әсфән! Мылтыгың шәп ата!» Соңгы фразада кәпрәю катыш тантана ишетелә Язучы каләменең бер-ике хәрәкәте белән образдан симпатия пәрдәсе алып ташлана Табигатьне сөю билгесе тагын бер тапкыр кешенең әхлак сыйфатларын үлчәү чарасы рәвешендә кулланыла. «Әсфән эскерт турысына җиткәч, казның инде суына башлаган гәүдәсенә иелде — Гафу ит, кыр казы. «Мылтыгың шәп ата, мылтыгың шәп ата».. Әсфән борылды да читкә, әле генә каз очып киткән, инде җирне әз җылыткан кояш ягына атлады «Кояшның да. кешеләр- ның дә салкын чагы бар» Хикәя катлаулы сурәт белән тәмамлана •Әсфән, тынычланырга теләп, болыт тауларына карады Алар Хәдичәнең йөзе кебек ачык, якты Аның болытларга кагыласы килде Ләкин алар ерак иде» Олы җанлы классикларыбыз Галимҗан Ибраһимов. Гомәр Бәширов, Әмирхан Еникиларның пейзаж традицияләре яшь язучы иҗатында эшкәртелеп, яңа форма, яңа рәвешләргә керә Шулай да Ә Гаффарның үзе тапкан ачышлары да аз түгел. Яңага омтылу, үэеңчә әйтергә тырышу — бүгенге көндә Ә Гаффарның иң үзенчәлекле язучылык сыйфаты шуңа кайтып калмыймы икән’ һәм яшь авторга оригиналь булам дип әдәбиятыбызның таза җирлегеннән. нигезләреннән аерылып китү куркынычы янамыймы? Әнә шундый сораулар да туа. Чыннан да, Ә. Гаффар прозабызда хикәяләренең яңа төрен башлап җибәрде Алар моңа кадәр язылган татар хикәяләренең берсенә дә охшамаганнар. Аерма нәрсәдә соң? Бәлки төп фикер, идеянең без күреп гадәтләнгән хикәяләрдәгегә караганда тирәнгәрәк яшерелгән булуындадыр? Әгәр шулай икән, укучыдан бер нәрсә— әсәрләрнең образлылыгына игътибарлырак булу сорала. «Ак каен дегете», ■•Төш». «Бер йотым су» кебек хикәяләрдә чыннан да образ-сурәтләрнең күп акцентлы булулары ачык сизелеп тора Ә. Гаффар образлы сурәтне чишү, аңлауны укучыга, аның зәеыгы-культурасына, интеллектуаль мөмкинлекләренә калдыра, шуларга исәп тота Бу очракта, әлбәттә, укучы элекке гадәти алымнардан читләштерелә Димәк. Ә Гаффар хикәяләре иҗади кабул итүне сорый Ә Гаффар яңалыкка сусауга һәм тормыш күренешләрен үзенчәлекле сәнгать чаралары аша бирергә омтыла, характерлары бераз сәерлерәк була аның. Ир уртасы кеше, авыл механизаторы Шәймәрдән Касыймханов («Ак каен дегете») көзге эшләр тәмамлангач, күңеле җилкенеп. шәһәргә музыка тыңларга. «Луи Армстронгны ишетергә» дип чыгып китә. Әгәр Шәймәрдән яшьтән көнбатыш музыкасы тыңлап, яратып үскән булса бер хәл иде Җырмузыка белән болай алыш-би- реше дә юк сыман. Тик. әгәр дә Шәймәрдәннең күңелендә өзлексез яңгыраган бу көйнең сугыш елларында башыннан үткәннәрне хәтерләтүен искә алсак, аның кыланышлары гаҗәп тоелыр микән?.. Ә Гаффар хикәяләренең үзәгедә бүгенге көн мәсьәләләре тора Язучы кешеләрнең әхлак сыйфатларын сынардай күп төрле хәлләргә мөрәҗәгать итә Колхоз председателе Исрафил Бакиров үз малаен — тракторчы Заурны сабан туе мәйданын бозган өчен иптәшләр судына бирә («Көрәшчеләр»), күчеп киткән авыл урынында караеп калган, онытылган, иске җил тегермәнен председатель Каюм төзәттерергә була («Тегермән»), Әнә шундый көнкүрештә сирәгрәк очраган гаҗәбрәк тоелган күренешләр бик күп бу җыентыкта. Язучы тормышның иң четрекле. иң катлаулы яклары хакында фикер йөртергә тырыша. Туган якка мәхәббәт, табигатьнең гүзәллегенә соклану, шул матурлыкны сакларга чакыру, кешелек һәм кеше тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт, башкалар хәленә керү һем enep өчен кайгыра белү — Ә Гаффар хикәяләре шул тенденцияләр белен сугарылган Мещанлыкның терпе формаларына ул кискен каршы чыга Ә Гаффар — шигърияткә бай проза тарафдары Күрәсең аның прозасын бәялә геидә беренче чиратта сәнгатьнең образ- лылыкка, художестволы сурәткә нигезләнүен истә тотарга кирәктер Кайвакыт «Шартлылыкка нигезләнгән проза яши аламы?» — дип сорыйлар Бу турыда бәхәсләшәләр Безнеңчә Ә Гаффар әсәрләре шартлылыкның татар прозасында яшәргә хокукы да, җирлеге дә бар икәнлеген исбат итә Бу хәл яшь язучының прозада үз юлын, үз йөзен эзләнүләре белән дә нык бәйләнгән Ә Гаффарның әлеге юнәлештә уңышлары аз түгел Әгәр Мөхәммәт Мәһдиев, Әхсән Баянов кебек талантлы каләм ияләренең дә эзләнүләрен кушсак, шартлы проза дип аталган юнәлешнең прозада шактый тамыр җибәрүен күрергә була Сүз дә юк, бу алым белән эш иткәндә -ама тойгысын саклый белү аеруча мөһим Фәкать башкаларга охшамау өчен генә яңа юллар эзләү, әлбәттә, үсеш перспективаларын чикләргә яисә ялгыш юлга каерырга да мөмкин Мәсәлән бу җыентыктагы берничә хикәяне кыскартырга да яңадан карап чыгарга да мәмкин булыр иде «Уен», «Инде мәңгегә* кебек хикәяләрне бигрәк тә Артык вак детальсурәтпәр, күпсүзлелек ул хикәяләрнең тәэсир көчен киметә Сүзнең үтемле җөмләләрнең ачык, рельефлы булуына омтылучы Ә Гаффар әлбәттә, мондый кимчелекләрдән котыла ала