Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛАР ТУГРЫЛЫГЫ

Себерлеләрнең Татарстан нефтьчеләреннән шактый алга атлауларына, ярышта беренчелеккә ирешәчәкләренә һичкем шикләнми иде. 1977 елның беренче яртысында Нижневартовск бораулаучылары искиткеч уңышларга ирештеләр. Тизләтелгән яңа ысулга таянып, алар атаклы Ромашкино катламнарын үзләштергән ярышташларына караганда ике тапкыр зуррак күрсәткечләр бирде. Самотлорның планнан тыш җитештерелгән нефте генә дә Татарстандагы уртакул бер предприятиенең ел буе чыгарган ягулыгы кадәр булды. Хезмәт нәтиҗәләрен раслаучы саннар теләсә кемне сокландырырлык иде. Өстәвенә, күрсәткечләр, бөтен шартын җиренә җиткереп, бик әйбәт итеп тиешле формасына китерелде Чөнки соңгы сүзне әйтергә җыенганда материалларның ничек формалаштырылуына да игътибар ителә. Татарстан кунаклары килеп төшкәндә, себерлеләр үзләрен җиңүчеләр дип үк хис итәләр, эш рәсми төстә бер җыелып алуга гына терәлеп калган кебек иде. Менә алар, социалистик ярыш нәтиҗәләренә йомгак ясау өчен түгәрәк өстәл тирәсенә утырыштылар, һәм шунда бар нәрсә дә... кирегә тәгәри башлады. Татарстан нефтьчеләре үзләре дә моны һич көтмәгәннәр иде, киресенчә, алар Себердөге фидакарь дусларын котларга әзерләнделәр. «Хыянәтче» — себерлеләрнеа уз арасыннан чыкты. Иң элек шәһәрнең санитария врачы Елена Давыдовна Книсс: — Безнең «Нижневартовскнефтегаз» оешмасына керүче предприятиеләрдә һәм алар карамагындагы мәйданнарда санитариянең элементар кагыйдәләре бозыла,— дип әйтеп салды. Хуҗалар аптырашып бер-берсенә карангаларга тотындылар. Бу карашларда; «Дәлилләрең кайда?» дигән кебегрәк сорау да бар иде. Елена Давыдовна үз сүзләрен расларлык шактый мисал китергәч кенә, аның белән килештеләр. Нефтьчеләр шапшаклыкның гына ярыш нәтиҗәләрей әллә ни үзгәртә алмаячагына нык ышаналар иде. Әмма врачның сүзен тагын берәү куәтләде. Монысы шәһәрне янгыннан саклау оешмасыннан икән. Ул: — Нефтьчеләребез янгынчыларның хәрбиләштерелгән часте тарафыннан куелган ике таләпне үтәмәделәр,— дип кырт кисте. Бу дәгъва да, хата тиз арада төзәтеләчәк, дигән вәгъдә биргәч, шактый шома гына узачак иде әле. Шул чак халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты председателе урынбасары Виктор Дмитриевич Филатов сүз сорады Ул әйбәт кенә башлап алып китте дә шәһәрне матурлау, уңайлыландыруда нефтьчеләр өстене төшкән бурычның үтәлеп җитмәгәнен, яман якларын санарга тотынды. Янәсе, юллар, ишегаллары, тротуарлар ташландык хәлдә калган Бәхәсләшә торгач, шәһәр буйлап йөреп кайтырга булдылар. Кайбер урамнардан үткәндә, хуҗалар Татарстаннан килгән кунакларның күзенә туры карарга кыймыйлар иде. Хәзер инде җиңүченең кем икәнен раслар өчен ипләп кенә сөйләшергә, агын С аның. Идел 6ei булып чыкты. Суз бирә башлаган Ромашкино промыселларында исә андый автоматик механизмнар юк иде әле Татарстан нефтьчеләре Себер ятмаларын үзләштерүчеләргә бу мәсьәләдә көнләшеп карадылар Хәтеремдә «Татнефть» берләшмәсенең баш инженеры Валерий Исаакояич Грейфер белән бергә Казаннан Бөгелмәгә кайтып барабыз Төн иде инде. Самолеттан факеллар тезмәсе күренә Якында гына Миңлебай газ эшкәртү заводы булса да, без бораулаучылар ачкан< һәр чыганакны вакытында үзләштереп өлгерә алмый азапландык Мин үзем дә сизмәстән: — Самотлорда ул газны кая куеп бетерерләр инде? — дип сорадым.— Анда бит әле газ эшкәртү заводлары бөтенләй юк... Валерий Исааковичның Самотлордан кайтып кына төшкән көннәре икән — И-их1 — дип уфтанды ул.— Анда бит бөтенләй башка шартлар! Әгәр бездә Ромашкино җире кебек тагын бер чыганак табылса, без аның байлыгын шундый матур итеп үзләштерер идек ки, газны әрәмгә яндыручы бер генә факел да кабынмас иде!.. Чыннан да, Ромашкино чыганагыңа автомеханик механизмнар аз-азлап, акрынлап кына керә барды. Эшчеләр дә белемнәрен хезмәттән аерылмыйча гына күтәрделәр Яңа техниканы өйрәнергә алынучылар арасында «Җәлилнефть» кешеләре дә бар иде Хәзер генә Себердән килгән Геннадий Иванович Шаболкии җәлилчеләр кулындагы автоматик җайланмаларның һич «холыксызланмыйча» җай гына эшләп ятуына сокланып та, көнләшеп тә карый. Ул операторларга, гвп-гадн эшчеләргә төрле со- рулар бирә башлады. Җаваплар гел төптөгәл. Өченче разрядлы бер оператор үз карамагындагы приборның җитешсеэлекләрен һәм алардан котылу юлларын да санап чыкты хәтта. Шаболкин иптәшләрен дә операторны тыңларга чакырды. Соңыннан әйтте: — Безнең Самотлорда техника мондагыга караганда әйбәтрәк, яңарак, җайлырак, әлбәттә,— диде.— Тик без аның кадерен белеп җиткермибез. Эшчеләрнең квалификациясен күтәрмөсәк, безгә бернинди автоматлар да ярдем итмәячәк. Җәлилчеләр безне бу мәсьәләдә нык оттылар Себергә кайткач та Г. Шаболкин нефтьче кадрларның әзерлеген күтәрү турында зур сүз кузгаткан. Җәлилдә күргәннәрен( шәһәр газетасына да язып чыккан «Җәлилнефтьякә килүләренең икенче көннәрендә себерлеләр скважиналарның җир асты җайланмаларын ремонтлау объектлары белән танышып йөрделәр. Алар ремонт эшләренең торышы, ничек оештырылуы белән нык кызыксыналар Хәзер Самотлорда да нефтьне чыгару катлаулана, механикалаштырылган авыр ысулга күчү бара. Татарстанда исә бу өлкәдә дө бай тәҗрибә тупланган. Килүчеләр арасыннан скважиналарның җир асты ремонты цех начальнигы Николай Федорович Любимов нәкъ өнә шул тәҗрибәдән мөмкин кадәр күбрәк өйрәнеп китәргә тиеш иде Николай Любимов, әле студент чагында ук, Җәлил поселогында практика үткән икән Дөрес, егет ул елларда Самотлорда эшләячәген дә, Себер нефтенең язмышы шушы җир асты ремонтының нинди дәрәҗәдә алып барылышына бәйләнеп калачагын да уйлап тормаган. Бу килүендә исә Любимов цехның бетен структурасын күздән кичереп чыгарга теләде. Ул хезмәтнең ничек оештырылуын да, мораль һәм материал кызыксындыру чараларын да, хәтта эшчеләрнең кайда ничек туклануларын да — барысын да белергә тырышты. Вакыты тар иде аның. Мин ихтыярсыэдан аны күзәтергә тотындым: бер көн эчендә боларның бөтенесен тикшереп чыгарга ничек өлгерер соң ул? Күзөтем, карыйм. Любимов, кечкенә генә яңалык сизеп алса да, сораулар яудырырга тотына. Кемнән нинди җавап ишеткәнен куен дәфтәрене терки бара Җе- лил поселогындагы цех җитәкчесе Владимир Винокуровның кабинетында сөйләшкәндә, ремонтчы бригадалардагы ял көннәрен күчме графикка кейленүен ишетеп алды ул. Яңа сораулар яудырырга тотынды. Җаваплардан тагын да әһәмиятлерәк тәҗрибәле яклар ачыла иде. Любимов, торбалар саклана торган урынга җиткәнче, эшнең оештырылуы һәм агышы белән бик канегать булып йөрде Кинет ул: — Нигә соң бу торбаларны аркылы-торкылы саласыз? — дип, беренче тапкыр чыраен сытты.— Бөгелеп бетәчеклөр бит! Яхшы хуҗа бервакытта да болай яткырмас иде fAaciep Әмир Кадыйров бригадасында аны куркынычсызлык техникасы чараларының тиешле дәрәҗәдә куелмавы борчуга салды Самотлордагы контрольнең ничек жайга салынуын аңлатып бирде Бу очрашуда да кунакларның һәркайсы эш урынындагы уэ вазифасына караган мвсьәләләр белән танышып йөрде «Нижневартовск» идарәсе начальнигының урынбасары Ванцет Солтанов, әйтик, җәлилчеләрнең җитәкчелек системасындагы отышлы ♦ алымнарына игътибар итте; промком председателе урынбасары К Ногииов исә со- 2 циалистик ярыш күрсәткечләренең ни дәрәҗәдә яктыртылып баруын тикшерде «Са- 2 мотлор» ял итү базасы директоры Валентина Глазырина Җәлилдәге дәвалану учреж- П дениеләреннән чыгып тормады, аны мондагы гаҗәеп шартлар сокландырган иде. £ Ахырда ул: — Көнләшүемнән үләм инде!—дип, күңелендәгене ачыктан-ачык әйтеп салырга л мәҗбүр булды. Делегация җитәкчесе Ванцет Солтанов аны тынычландырырга ашыкты: — Сез «Самотлорвда да шундый ук җиһазлар булдырырга тырышыгыз! — диде 4 — И-и, бездә кайдан табасың аны/ Бинасы да андый түгел бит безнең! Врамла- ♦ ры да юк- я Бу көннерг.ән соң нибары ярты еллап вакыт үткәндер, профкомның киңәйтелгән “ бер утырышында врач Тамара Ивановна Гориславская сүз сорады Көн тәр -5ендө - медицинага кагылышлы сораулар юк иде Шунлыктан барысы да врачка сеерсанеб- а- рәк карап алдылар Аның сүзе әллә ни озын да түгел икән — Иптәшләр! Без ял базасын өр-яңа баштан ремонтлап чыктык,— диде — Меиө е- дигән җиһазлар кайтарттык, квалификацияле белгечләр чакырып китердек дәвала- - нырга теләгән эшчеләрегезне генә күргән юк Нин җибәрмисез? «Самотлор» базасында профилактик дәвалауны ял көннәрендә үткәрәләр Бу яңа- ~ лык нефтьчеләрне, эштл-< һич аермыйча, стенок рдия, йөрәк һәм кан тамыры чирләре, гипертония һөм башка бик күп җитди авырулардан саклап кала башлады Җиһазлар һәм врач..ар мәсьәләсе хәл ителгәч, ял базасын киңәйтергә, аның бер бүлекчесен шәһәр эчендә дә булдырырга мөмкин иде. Кадрлар алтын беясенде йөртелгәндә, кешеләрнең сәламәтлеген саклау эшендә бернинди киртә де тормаска тиеш, дип карадылар Бусы инде — җәлилчеләрне дә мавыктырырлык тәҗрибә Кадрларны саклау ечен анда да әллә нинди чаралар уйлап чыгаралар Себерлеләр. Җәлилдәге нефтьчеләрнең ике катлы коттеджларын күреп, сокланып туя алмады Бәтен уңайлыклары булган андый коттеджлар беренче булып хезмәт ветераннарына бирелдп Акрынлап бик җыйнак, заманча бизәлгән ике катлы йортлардан аерым шәһәрчек барлыкка килде Хезмәт кешесенә күрсәтелгән игътибарның, кайгыртучанлыкның бик күркәм үрнәге иде бу. Самотлорда исе торак мәсьәләсен хәл итү шактый кыен әле Җолилчелер үрнәгендә, үз көчләре белән йортлар салырга ашыксалар, кадрларны Себерде саклап калдыру, мөгаен, уңай якка чишелер иде Ярыш нәтиҗәләрен чыгарырга килгәч, себерлеләр Җәлил поселогының чисталыгына, җайлылыгына югары бәя бирделәр Шунда яшәүчеләрнең үзләрендә яңа йортларны кадерләп саклау, чисталык ечен керешү гадәте тәрбияләнгән булуны сизү вларны бигрәк тә шатландырды Поселок урамнарына автомашиналар, хәтта мотоцикллар белән кереп йөрү дә тыелган Транспорт ечен читтә махсус тукталыш мәйданы ясалган. Берсендә, әлеге тәртипне бозып, поселок Советы председателе «Москвичам белен урам аша уза. Автоинспекция вәкиле машинаның номерын язып кала Кешеләр председательгә нинди җәзалар бирелүен белмиләр белүен, әмма шул кеннен бирле ул да. «Москвичами тиешле урында калдырып, урам буйлап җәяү генә үтә Кунаклар Җелил поселогындагы культура һем көнкүреш хезмәте күрсәтү учреждениеләре белән дә бик телеп таныштылар Күпсанлы үзешчән сәнгать түгәрәкләре. спорт секцияләре, герой шагыйрь Муса Җәлил музее, нефтьчеләрнең хезмәт даны бүлмәсе — болар барысы да яшьләрне заман рухына җавап бирерлек итеп тәрбияләү ечен оештырылганнар Тнкшерү-танышулар ахырына якынлаша идә инде «Җәлилнефть» идарәсе началь145 нигы Шәфәгать Тәхәветдине» янына җыелып, үткән елда ирешелгәннәргә нәтиҗә чыгарырга һәм алдагысына яңа килешү төзергә генә калды Себерлеләр арасында иң тынгысыз күренгән Николай Любимо» начальникка да мең герле сорау әзерләп өлгергән: үзгәртеп корулар нәрсәдән башланды? Оештыру чараларыннан иң әһәмият- лесе кайсы булып чыкты? Җир асты ремонтын башкаручы цех ничек ныгытылды? Болар барысы да нинди нәтиҗәләргә китерде? Нинди ялгышлар булды? Кыскасы, тавык чүпләп бетермәслек күп һәм җитди сораулар иде алар Әмма Шәфәгать Фәх- разович һәр җавапны өздереп әйтте дә Зирде: — Җир асты ремонтын башкаручы цехның эшен тамырдан үзгәртергә кирәк булды, чөнки мондагы җитешсезлекләр аркасында без тәүлек саен тонна ярым ягулыкны әрәм итә идек. Цехка зур ярдәм күрсәтелде, хәзер безнең бу коллективка һичнинди дәгъвабыз да юк! — диде. Башка сораулар бирүче табылмады. Инде барысы да ачык иде. Ярыш нәтиҗәләрен генә йомгаклап куярга кирәк Сүз саннар белән исәпләп күрсәтүчеләргә күчкәч, җәлилчеләрнең кайбер процентлары шактый югары икәнлеге беленде. Аларның йөзендә җиңүчеләрдә генә була торган горурлык нурлары балкый иде. Ярышташларның күп өлкәдә алда икәнлеген күрү себерлеләрнең дә кәефен күтәргән. Алар инде үзләренең җиңелүләрен аңлап торалар кебек Әмма мин, бу коллективларның икесенә дә бертигез мөнәсәбәттәге нейтраль кеше буларак, түзеп кала алмадым, исләренә төшердем: — Ленин исемендәге «Нижневартовскнефть» идарәсе 1979 елдагы уңышлары өчен КПСС Үзәк Комитетының, СССР Министрлар Советының, ВЦСПСның һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнде бит,— дидем.— Бу бүләк ВДНХның Бөтенсоюз Мактау тактасына да теркәлдек Кунаклар, тыйнаклык саклау йөзеннән, үзләренең бу җиңүләрен телгә алмый торганнар икән. Безнең нефтьчеләр исләреннән чыгарып җибәргәннәр. Минем әйтеп куюым бик урынлы булды. Җәлилчеләр. ир-егетләргә хас киң күңеллелек белән: — Беренчелек даны «Нижневартовскнефть»кә бирелсен! — дигән сүзне үзләре үк әйтте. Үз якларына кайткач. Себер нефтьчеләре Җәлилдә күргәннәрен шәһәр газетасына да язып-язып чыктылар. Николай Любимов мәкаләсе «Ремонтчыларның мөмкинлеге» дип атала иде Анда ул, үзе өчен яңалык санаган һәр тарафка тукталып, җәлил- челәрнең җир асты ремонтында ирешкән уңышларын тасвирлады. Мәкалә азагында исә бу бай тәҗрибәнең кайбер якларын «Нижневартовскнефть» идарәсендә дә үзләштерә башлаулары хәбәр ителгән иде. Идарәдә, ярыш нәтиҗәләрен истә тотып, чыннан да, җитди эшләр башланып китте. Үзгәрешләрнең күбесе җир асты ремонтын алып баручылар коллективында иде Хезмәтне фәнни оештыру лабораториясе тәкъдиме буенча ремонтчылар бригадасында көнлек эшне фотога төшерделәр Фотосурәтләрие анализлау ремонт эшләрендәге сайсызлыкны, әрәм-шәрәм, техника һәм вакытны җилгә очырулар фаш ителде. алардан тизрәк котылу юлларын эзли башладылар. Цех начальниклары, зур белгечләр. бүлекләрнең һәм производствога хезмәт күрсәтү базасының җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрелде. Җир асты ремонтчыларының эшен яхшырту өчен комплекслы чаралар уздыру планы төзелде Бу яңалык башка коллективларның хезмәтенә дә бәйле иде. Шунлыктан ремонт бригадаларының атналык эшен планлаштырганда, ярдәмче коллективларның да. техник хезмәт күрсәтүче белгечләрнең дә катнашы күздә тотылды. Атналык эшне алдан планлаштырып кую бригадаларның вакытны әрәм-шәрәм итүеннән коткарды Әле шуңа өстәп, көндәлек «оперативвкалар да оештырылды, бола- рында һәр бригаданың тәүлек эчендә башкарыла торган бурычы ачыклана, аларга кирәкле техника билгеләнә иде Нәтиҗәдә ремонтлауның срогы кыскарды, сыйфаты яхшырды. ..Нижневартовскнефть» идарәсе җир асты ремонтчыларына игътибарны арттыр' аннанарттыра барды Техниканың да әйбәте иң элек аларга бирелә иде, өр-яңа ике автобус та аларга бүлеп куелды. Октябрь бәйрәме алдыннан өлгертелгән егерме биш квартирага да алар кереп урнашты Монда себерлеләр җәлилчеләрдән дә арттырып җибәрә алды бугай һәм аны предприятиеләрнең, оешмаларның уртак хәзинәсенә әйләндерә барырга кирәк...» Себер нефтьчеләренең мастерлар командировкасына куйган таләпләре — бу карарны тормышка ашыру юлында бик матур үрнәк. Җәлилчеләр янына килгән мастерлар нинди хәзинә алып киттеләр соң? Советның председателе Валентин Иванович Григорьев скважинага кирәкле сальникларны әзерләгәндә материалны механик ысул белән кисүне бик ошатты. Цехта бу җайланманы күргәч, үзләрендә аны кулдан кисеп азаплану аңа хәтта көлке тоела башлады. — Кара инде, ә?1 — диде ул, иптәшләренә мөрәҗәгать итеп.— Бездә бит бу эшнең күләме дә артыграк, димәк, механикалаштырудан файданы да күбрәк алырга мөмкин Бер ай да үтмәде, җәлилчеләр җайланмасы Нижневартовскида да эшли башлады, сальникларны тизрәк тә, җиңелрәк тә ясарга тотындылар. Өлкән инженер Г. А. Кононенко да, өлкән мастер Ю. И. Соловьев та, нефть әзерләү цехының резервуарлар паркы начальнигы А. С. Комиссаров та үз эшләрендә Җәлилдә күргәннәреннән файдаланалар. Биредә без Җәлил һәм Нижневартовск нефтьчеләренең ике сәфәренә генә тукталдык әле. Алар арасында уңай тәҗрибә уртаклашу өзлексез дәвам итә. Социалистик ярышның ярты еллык нәтиҗәсен чыгару-йомгаклау өчен генә дә алар бер-бер- сенә егермешәр тапкыр баралар, һәр сәфәр исә яңа ачышларга — димәк, производствода яңа отышларга китерә. Нижневартовск нефтьчеләре унынчы бишьеллыкта планнан тыш унөч миллион тонна ягулык бирделәр. Бу «Җәлилнефть» идарәсенең ел буе җитештергән нефтеннән күбрәк. Тик себерлеләр ярышташларын зур саннар белән шаккаттырырга теләмиләр. Киресенчә, алар Татарстанда инде хәл ителгән кыенлыкларны җиңү ысулларын тирәннәнрәк өйрәнү ягында торалар. Татарстан нефтьчеләре исә унберенче бишьеллык куйган зур планнарны уңышлы үтәүдә Самотлор егетләре үрнәген алда тотып эшлиләр. Безнең карашыбызча. Себер нефтьчеләренең хезмәт ысулында Татарстан өчен әһәмиятле яклар шактый күп. Әйтик, нефтьне җыю, әзерләү, озату циклы өчен салынган комплекслы туплау пунктларын эре блоклы төзелешкә нигезләү зур игътибарга лаек. Төркемләнгән скважиналарны ремонтлау, тоз утыруга каршы көрәш чаралары, хезмәтне автоматлаштыру һәм механикалаштыру һәм башка бик күп яңалыклар Татарстандагы нефть предприятиеләре өчен матур үрнәк була ала. Ашыгыч рәвештә генә санап үтелгән әнә шул фактлар Себер нефтьчеләрен чагыштырмача кыска вакыт эчендә илебезнең нефть индустриясе флагманына әйләндерде дә инде. Үткән елның октябрь аенда «Нижневартовскнефть» коллективы оештырылганга ун ел тулды. Монда чыгарылган нефтьнең күләмен күрсәтүче саннар үзләренең зурлыгы белән теләсә кемне сокландыра алырлык. Беренче елда Самотлор чыганакларыннан ун миллион тонна нефть алынган иде. Бишенче елда инде монда ел саен йөз миллион тонна ягулык җитештерелә башлады. Унынчы бишьеллыкта «Нижневар- товскнефть» дүрт йөз миллион тонна чамасы кара алтын бирде. «Җәлилнефть» идарәсе исә бишьеллыкта аны нибары алтмыш өч миллион тонна гына җитештерә алды. Аерма зур бит Мондый коллективларның үзара ярышуы акланамы соң? Себерлеләр «көчсез көрәшче» белән ярышудан туймаслармы? Җәлил- челәрне Себер байлыгы куркытмасмы? Ун ел элек башланып киткән бу ярыш хәзер мәгънәсез бер формализмга әйләнеп калмаганмы? һич юк! Себерлеләр Татарстандагы дусларына зур хөрмәт белән карыйлар, алар- ны үзләренең остазларыннан саныйлар. Алар зур-эур җиңүләргә җәлилчеләр ярдәмендә генә ирешүләрен тирәннән аңлыйлар. «Җәлилнефтьптә себерлеләрнең байлыгына көнләшеп карау юкмы соң? Бу кадәр күп нефть җитештерә торган идарә белән ярышып торуның ни кызыгы бар, дип, дуслык элемтәләрен өзәргә чамаламыйлармы? «Нижневартовскнефть» идарәсенең үсеш темплары, чыннан да, искиткеч бит1 Алар ун ел эчендә Бөтенсоюз социалистик ярышында егерме мәртәбә беренчелекне алдылар. Кайбер елларда алар җиңүче исеменә квартал саен ирешә килделәр. КПСС Үзәк Комитетының, СССР Министрлар Советының, ВЦСПСның һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагы аларга биш мәртәбә тапшырылды. Бу тантаналар вакытында Себер нефтьчеләре ор- даннар һем медальләр белән бүләкләнә торды. А. Суэдальцеа, И Слиәин кебек иң ■шы операторларына Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде Ә «Җәлилиефть» идарәсе кайбер кварталларда үзенең «Татнефть» берләшмәсе эчендә гене дә бүләкле урыннардан колак каккалады. Бер караганда, мондый тигезсезлек коллективларны бер-берсеннән читләштерә кебек иде. Әмма алар һаман да иң тугры дуслар булып кала бирәләр Алар эчен коры саннар түгел, хезмәткә мөнәсәбәт, тырышлык, йөкләмәләрне үтәүдә намуслылык меһим. Бу идарәнең ярыш килешүендә бер-береңә ярдәм итү, тәҗрибә уртаклашуның дәрәҗәсе аерым бер пункт булып тора Кем кемгә күбрәк ярдәм итә алган! Кайсы коллективның уңай тәҗрибәсе уртак кулланышка күчкән! Монда хәтта ил күләмендә зур масштабта алып барыла торган социалистик ярыш өчен дә үрнәк булырлык күркәм сыйфат бар Саннардан, продукция җитештерүнең гомуми күләменнән чыгып кына нәтиҗә ясау авыр түгел ул. Шул ук ярыш ялкынын кешеләрдә, коллективларда матур гадәтләр тәрбияләүгә дә юнәлтү бер дә зарарлы булмас иде, безнеңчә Коллективларның үзара тулысынча аңлашып, көчсезләрнең кечлерәкке таянып, куәтлерәгенең ярдәмгә омтылып хезмәт итүен оештыру кешеләрдә зшкә иҗади караш тәрбияләячәк Социалистик ярыш килешүе тезегәндә коллективлар бер-берсе алдында вәгъдә бирәләр, йөкләмәләр алалар Ярышка нәтиҗә ясаганда инде шул вәгъдәгә кемнең тугрырак калуын, алдан бирелгән сүзне кемнең җиренә җиткеребрәк үтәсен тикшерергә кирәк Җәлилчеләр, бу яктан караганда, һәрвакыт оталар Алар себерлелергә ихлас күңелдән ярдәм итәргә әзер, уңай тәҗрибәләрен бик теләп уртаклашалар «Нижнееартовскнефть» идарәсендә дә моны тирәннән аңлыйлар һәм һич тә бурычлы булып каласылары килми Алда әйтеп үткен идек инде: нефтьне судан һем тозлардан чистарту ысулларына алар Җәлилдән әйрәиеп кайттылар. Ә хәзер себер- леләр нефте чисталык ягыннан иң яхшы сыйфатларга ия КЛССның XXVI съезды ачылу хермәтенә алар җитештергән нефтьнең туксан алты проценты иң шәп сыйфат белән тапшырылды Монда инде нефтьчеләрнең теләсә кайсы коллективын көнләштерерлек тәҗрибә туплана Геннадий Иванович Шаболкин миңа шатланып әйтеп өлгерде инде — Иң элек, әлбәттә, җәлилче дуслар белен уртаклашачакбыз,— диде. Шикләнергә туры да килми. Хезмәттәге дуслыкны бары тик шундый мөнәсәбәтләр генә ныгыта ала.