Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘХӘББӘТНЕҢ ИСӘНЛЕГЕНӘ!

 

Тайга чәчәге Бер нәгъләт, бер рәхмәт укып Бу болытлы дөньяга, Тайгадан бара идем мин Учаклар яга-яга. Очраштык.. Наратлар өши, Бу һаман алсу, тере... Куандым, табылган сыман Җанымның бердәнбере Минем йөрәкнең хәлләрен, Әйтерсең, күптән белә: «Мин — Сөю1 Минем мәңге дә Сүнәсем юк1»,— дип көлә. Кузгалгач, кире киләм дә Яңадан карыйм аңа: Ал ямьнәр өстәп дөньяга, Ул чәчәк аткан яңа. «Яшим мин, күрәм әле, ди, Күрәм сөйгән ярыңны, Башыңны җуеп, ярыңны Эзләп табуларыңны. Утырачаксың әлө, ди, Кол булып тәхетеңдә. Минем дә төсем чагылыр Синең ул бәхетеңдә». 1966 Әй түгәрәк икән дөнья, түгәрәк, Түгәрәкләр йөриләр гел тәгәрәп. Уела уй: аһ, бары тик бер мәлгә Шатлыкларны җирдә түгәрәкләргә! Кулга тотам кайгыларның исәнен, Ватмак булам аның тик бер кисәген. Ватылмый... ул дөнья кебек түгәрәк, Дисәм... кояш күктә йөри тәгәрәп. 1976 Дөньяга таралдык Кылганнар кадалып эндәште: «Бар мәллә җаныңда яралар?» Бар иде... Бар инде яралар,— Дөньяда яңгырар җыр алар. Камыллар: «кал инде», диделәр, Камышлар ымлады киткәндә. «Анамдыр... кызгана торгандыр.. Тауларны күрәдер җилкәмдә». Бер талда идек без, таралдык. Ачтык та авылның капкасын, Кычкырдык:— Әйдәгез, дөньяны Безнең дә мәхәббәт якласын! Әле дә хәтерли торгандыр Кандызның караңгы урманы — Аяклар канатып, ерактан Җанымда китердем мин аны, Гасырлар төбеннән... көленнән... Китердем бабамнар Сөюен. Йолдыздай атылдым түбәннән, Көтмәдем, әй, кузгал, диюен. Киләчәк! Күзеңә нур итеп Күчер син сөюнең яңасын. И гомер, йолдызга менмәсен, Син, җирдә ут булып янасың. Моны бит күптәннән раслады, Раслады Баулымда батырлар. Түбәннән девоннан менгәнне. Айдан да исән-сау кайтырлар. Дөньяга таралдык, ачтык та Сөюнең мәңгелек капкасын. Әйдәгез, кешеләр, дөньяны Безнең дә мәхәббәт якласын! Чәчрәр чаткы Төннәр буе Дөрлидөрли учак янар Тамчы тамар — Ут эченнән Барыбер ул яфрак табар Мллай чак имгырсяим* Чәчрәр чаткы, дигән идек,— Яндык инде, яндык инде, Гомер буе янып торыр Учак булып калдык инде. Тамчы тамар, дигән идек, Тамды инде, тамды инде Аның тапкан яфракларын Утлар элеп алды инде Еллар, айлар... көннәр уза тора; Күктә — кояш, җирдә җан яна. Яна, яна. Алар яктысында Җансызлар да, әнә, җанлана Яшәү — бәхет! Тик ирнемдә кипте «Китмә, яшьлек!» дигән бер догам Җирдә җылы артык булмас әле,— Мин дә җанны ягып калдырам! Әйткәннәрең булсын туры сүз генә — Туры сүзеңне төртеп әйт күземә. Тик ул кипкән чыбык сыман булмасын — Мине күзләп һәм сагалап тормасын. Килмәсен ул елан кебек шуышып,— Елан белән йөрисем юк куышып. Еланнарның чыкканы бар каршыма,— Мин аларның баса беләм башына! 1977 Кояш батканда Тауларым калды, талларым калды, Тик җил өзгәләл китте шәлләрен. Ә көнбагышлар кояш артыннан Йөгерделәр бит... аңлыйм хәлләрен Китүчеләрнең гомере хәзер Таулар артында балкыйдыр инде Көннәр буена арыш урдым да Үлеп арыдым Калдыр син ми е!— Кояшым, мине калдыр кырларда, Басуда калдыр мин — тургаеңны. Кичермәс монда сыңар яфрак та Таулар артында баюларымны. Кайда ява җәйнең яңгырлары? — Тауларымның чәче агарган. Ярты күкне биләп болыт узды,— Тамчы тамып калды аңардан. Күрендең дә, син дә киттең шулай, Бер тамчы нур тамды... күзләргә. Дөнья бакса хәзер шул күзләргә — Килеп керер сары көзләргә: Кошлар китәр очып, ә чәчәкләр һуштан язып авар... кар явар... Ә мин тизрәк күзләремне йомдым, Матурлансын өчен дөньялар. 1978 Яндым-көйдем, бәргәләндем. Миңа ташлар бәрелделәр. Җәрәхәтләр алды тәнем... Матурлар — бик кадерлеләр. Җәрәхәтләр эзен тәннән Көмеш сулар юмас, юмас. Бәлки инде хәзер җирдә Миңа охшап беркем тумас?! Ни кирәкнең син барын да табасың. Син табасың... Минекеләр кая соң? Күпме танышлыгым бар бит таш белән, Таш сыннарга җан өрәлми интегәм. 1979 Тал югалды Кайчан чыгып йөгергән ул Минем моңсу күңелдән: Тауларгамы, ярларгамы, Суларгамы күмелгән? Минеке ул, Илнеке ул — Киткәненә карама! Ничә кабат яфрак япты Йөрәктәге ярама. Таң сызыла... Талсыз гына, Ялгыз гына мин яшим. Тауларгамы, ярларгамы, Суларгамы эндәшим? Канатсызлар, имеш, күктә оча, Канатлылар ята түбәндә. Мин үзем дә, имеш, җир өстенә Туган илсез туган бер бәндә. Уянганчы ничек үлмәгәнмен Шушы төшне төнлә күргәндә?! Язмышымнан язлар китеп бара. Мин дә агам Идел суында. Дулкыннарда батам, тагын калкам, Тик калкавыч түгел мин монда. Яшәү — бөек заман! Аны, әнкәй, Мин аралар өчен карадан — Баткан җирдән шулай кинәт кенә Калкып чыгып балкыйм яңадан Уйларымда, дисең, ташкын ага, Ташкын ага... курка башладым. Туган илгә дигән гомереңне Ташка бәйләп ташлаганнарын Төштә күрдем дисең... Юк, борчылма. Күтәреләм көннәр күгенә. һәм кош булып очам... Җыр багышлыйм Мәхәббәтнең исәнлегенә! Йөзебездә ай нурлары күрдегез дә, Теләдегез нәкъ шуны ук үзегез дә Тагын бер кат текәлебрәк бактыгыз: һәм барыбер бер кара тап — миң таптыгыз. Балачак Кырлар буйлап куды безне ачлык Качыппосып шунда арыш удык. Тамак туйгач, офыкларга кадәр Аллы-гөлле күбәләкләр кудык Кошлар исә безне алмадылар Җылы якка очып киткән чакта. Кул җылытып калдык җыйнаулашып Яңгыр астындагы бер учакта. Камылларны сыйпап узды кояш. «Без дә монда!» — дидек.— ишетмәде Кайтсак, табан бозга ябышканчы Сугыш бикләп торды ишекләрне Өйгә кереп йокыларга талгач, Ап-ак шикәр күрдем мин төшемдә. Өлешемне ашамакчы идем Суга манчып авыл инешендә. Йокылардан иртән уянганчы, Ачлык аны миннән ник урлады?! ..Шул иртәдән бирле дүрт ягымнан Кычкыралар кебек: «Ярлы, ярлы...» Юк, төшемдә түгел, мин өнемдә, Бөтен байгурадан бай көнемдә — Үлемнәрдән качып килермен — Балачакка шикәр бирермен! 1980 Ак әремнәр кемне әрләсен Болгар җирләренә барыйм дисәң — Җитмеш чакрым юлда карурман. Сак белән Сок сиңа кычкыралар: «Без генәме әллә аерылган, Без генәме әллә аерылган...» Болгар җирләренә җитим дисәң, Кара урманнарны узасың... Ярларына аккаеннар үскән Елгаларга килеп егылганчы Тарих ташларыдай тузасың. ...Күгәргәннәр ташлар. Тотып карыйм Бөек Болгар хәрабәләрен. Авылларын күрәм, шәһәрләрен... Күз яшьләрем белән юар идем Тузанланган тәрәзәләрен... Җимерелгән алар. Таш калканнар — Ныгытмалар гына кайчакта Пышылдыйлар төсле: «Бабаларың — Җылындылар безнең учакта, Янып үлде безнең кочакта...» Таш өстендә үскән ак әремнәр Монда бүген кемне әрләсен! Тарихымның утлы сүзләреннән, Замананың нурлы күзләреннән Эзлик әйдә яшәү мәгънәсен.