Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Афзал Нигъмәтулин Вятка елгасы буенда урман хуҗалыгы техникумы белән данлыклы Лубьян поселогы бар Мин шунда 1957 елда туганмын. Миңа бер яшь тулганда әти-әниләрем Мамадыш районының Түбән Шәндер авылына күчеп килгән. Сигезенче класстан соң Арча педагогия училищесын тәмамладым. Хәзер Казан дәүләт педагогия институтының бишенче курс студенты. Шигърияткә мәхәббәтем кечкенәдән үк килә. Минем бәхеткә. Шәүкәт абый Галиев- нең шифалы шигырьләре безнең балачакка да туры килде Үземнең шигырьләремдә барыбызны да борчыган дөньяви проблема ларга да кагылырга тырышам Кул гына чыдасын Кояш байый, кич җитә. Гаиләбез ял итә: Әти чумган гәзиткә, Әни юа тәлинкә. Кырын ятып, Айрат та Гитарасын «сайрата». Кыллары чыңлап тора, Тәрәзә зыңлап тора! Чыдасын тик кыл гына, Чыдасын тик кул гына... Гаиләбез ял итә. Әти чумган гәзиткә, Әни юа тәлинкә... Минем әни бик эшчән, Кулы бушамый эштән. Әле кибеткә китә, Дәү әнигә сөт илтә... Сыер сава, көтү куа, Идән юа, керен уа. Әнигә эш мул гына... Чыдасын тик кул гына! Әнием самавыры Әнинең самавыры — Сабырның да сабыры Кайный башласа башлый, Ярсып ташыса ташый — Әти күк тузып китми, Өйдән үк чыгып китми! Телевизорга үпкә Мультик — ул 6и1 Кызык булырга тиеш, Озак булырга тиеш Тик андагы абыйлар Белмиләр шул бу хакта. Мультфильм бетеп куя Иң-иң-иң кызык чакта. Башланып китә ул я һичбер кызык юк чакта — Мин торганда почмакта! «Тавышлы» мультфильм Абый фотоаппараты Корылган гына иде Абый үзе бер эш белән Борылган гына иде,— Фотоаппаратны элеп, Эләгәсен дә белеп!— Чыгып чаптым урамга. Урамда матур анда! Кызганмадым тасманы Тешердем мин Әсманы. Әнә Вил тоткан шөреп. Мөдәррис ясый мылтык Мин гел кызык төшереп, Ясарга булдым «мультик! < Эшкәртиәчтен тасманы Күрерсез сез Әсманы. Күрерсез агач мылтык — Әнә шул булыр «мультик■ Нәрсә, тавышы юкмы? Тавышына кызыкма. Абыем эшне белер. Тавышы шунда булыр!