Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘ ФИДАКАРЕ

Касыйм Шамилнең тууына 90 с « ктябрь революциясеннән соң башланган яңа тормышка күчү дәверендә халык массаларын тәрбияләүдә татар артистларының, шул җөмләдән Касыйм Шамилнең дә роле зур булды К Шамил 1892 елның 30 августында Татарстанның Октябрь районы Иске Әлмәт авылында туа. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, 1905 ел башында ул «ЛЛәрҗани» мәдрәсәсендә укый башлый. Ләкин шәкертләр хәрәкәтенә катнашкан өчен аны укудан куалар Шуннан соң инде Касыймның тормыш мәктәбе башлана Йомышчы малай булу, сәүдәгәрләрдә ялланып эшләү дисеңме — барысы да аның башыннан уза Бер көнне, үзе белән мәдрәсәдән куылган бер иптәше: «Бүген приказчиклар клубында татарча спектакль була, әйдә барып карыйбыз»,— дип. Касыймны өнди. Тормышта һәр нәрсә белән гирән кызыксынган Касыймның, бу спектакльне карагач, күңеле күтәрелә, аңарда театрга тирән мәхәббәт уяна Театрга мәхәббәте һаман арта барса да, бу елларны татар профессионал театры булмаганлыктан, ул артист булып китә алмый әле Шулай да егетнең күңеле тынмый Приказчиклар клубында күргән беренче спектакль ул биргән кызыксыну көчәйгәннән-көчәя «Мәрҗани» шәкертләре «Мәдрәсә попечителе» исемле бер тәрҗемә пьесаны да сәхнәгә куялар Вакыйга монНан тора. Бер мәдрәсә попечителенең Хәдичә исемле үсеп буйга җиткән кызы була. Ә ул кыз шул мәдрәсәдә укый торган яна Фикерле бер шәкерткә гашыйк Иске фикерле бай бу эшне сизел ала да кызны карт байга көчләп бирергә тели Егет белән кыз моңа риза булмыйлар качып кител үзләренә яңа тормыш төзи башлыйлар Ә бай исә шәкертләр арасында көлкегә кала Касыймга бу әсәрдә Хәдичә ролем уйнау тапшырыла һәм ул үз ролен матур гына башкарыл Шулай итеп һәвәскәрләр белән уйнап азмы-күпме чыныккан Касыйм 1909 елны «Сәйяр» группасында суфлер булып эшли башлый Бу турыда Н Сакаев бер истәлегендә: «Касыйм Шамил шул елны группага катнашып суфлерлык вазифасын үти башлады. Әгәр дә сүзен әйтергә өпгермәсә. сүз урынына кашын сикертеп җибәрә иде».— дип яза 1912—1913 еллар сезонын тәмамлагач «Сәйяр» труппасы белән гастрольгә киткән К. Шамил авыру сәбәпле Троицк шәһәрендә кала Шул вакыт аңа Оренбургтан С. ГыйззәтуллинаВолжскаядан үз труппасына чакырып хат килә Больницадан чыгу белән К Шамил шунда китә Алар Уфа. Оренбург һәм бик куп башка шәһәрләрдә 'астрольдә булалар Шулай итеп Касыйм ага татар театрының ике корифее белен эшләп зур тәҗрибә ала О К Шамилнең «Сәйяр» белән «Нур» труппаларында эшләгән вакытындагы барлык рольләренә дә тукталып булмый. Аларның бары берсен — Кулигин образын («Гроза» А. Н Островский) гына алыйк. К Шамилнең Кулигины — ул чын мәгънәсендә «ал ы и арасыннан чыккан зур талант иясе, оста Ул үзенең эшенә мөкиббән киткән, хыялга бай һәм кешелекле кеше Дикойлар, Кабанихалар яшәгән караңгылык патшалыгында да Кулигин шикелле саф күңелле кеше, талант иясе бар икән әле дип уйлана шикелле автор белән бергә артист та. Бөек Октябрьдан соң татар совет театрын төзү эшенә керешеп. К Шамил 1918 елны Казанда (Елга аръягында) беренче эшче театры оештыра Ныклы нигезгә корылган бу труппа хәзергә кадәр эшләп килә һәм Татарстанның көчле халык театры булып санала. К. Шамил күп еллар буе аларга өзлексез ярдәм ител килә 1919 елны төзелгән «Аң» труппасы эшенә дә К. Шамил актив булыша, труппа 6е- лән гастрольгә чыга. «Казанда татар хәрби комиссариаты хозурындагы «Аң» труппасы Мамадышка килеп «Тәкъдирнең шаяруы» белән »Галиябану»ны куйды Табигый бу пьесада тамашачыларның үз тормышлары, үзләреннән үткән вакыйгалар тәкърарлан- гаилыктан, салкын кан белән утыра алмадылар Бәдри ролен уйнаучы Шамил иптәш шул кадәр тип биреп уйнады. Ул чын мәгънәсе белән кире, бер катлы Бәдри агай иде»,—дип яза «Кызыл көч» газетасы (1920 ел. 13 октябрь саны) Бу спектакльләр Мамадыш. Алабуга, Бондюг. Кукмара һәм башка җирләрдә куела 1933 елда Елга аръягы районында фабэавуч мәктәбендә К. Шамил балалар труппасы төзи. Ә 1925 елны инде татар дәүләт театры каршында ул ук оештырган балалар труппасы эшкә башлый Бу труппаның репертуарында «Тычканга үлем, мәчегә көлке», «Бездә һәм аларда», «Октябрь чәчәкләре» кебек тәрбияви әһәмияте булган льесалар куела. Казанда беренче татар дәүләт театрын төзүдә дә К. Шамилнең булышлыгы тиде ул труппаның режиссеры һәм артисты була Сәхнәдә К. Шамил өчен зур яки кечкенә роль юи Аңа сәнгатьчә эшләнгән сәхнә образы тудыру гына бар Ә бу тик чын осталарга гына хас сыйфат Өлкән артист үз гомерендә 300 дән артык сәхнә образлары иҗат итте Боларның күбесе онытылмас - тай образлар Аның Шәйхулласы (М Әмир .Тормыш җыры») — тынгысыз колхоз аксакалы, туган колхозына ярдәм итәргә патриотик тойгы белән алынган чын совет кешесе Ә суфие (М. Әблиев. «Шәмсекамәр») дини әхлаклык кабыгына яшеренгән бозык җанлы кеше, староста Әхтәрне (Т Гыйззәт. «Ташкыннар») надан һәм түрәләр остоленнән төшкән калдыкны җыеп йөрүче куштан бәндә булып гәүдәләнә Җ Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе М Җәлил исемендәге татар дәү лот олара һәм балет театрында куелганда К. Шамил Кәрим бай ролен башкарды Анда бик күп ария, дуэт һәм башка музыкаль номерлар бар Әмма К Шамил үзенең уены белән бөтен спектакльгә тон бирә иде К Шамил чын мәгънәсендә ярминкәләрдә йөргән, күпне күргән, тәтәйләрне дә кулдан ычкындырмаган, шомарып беткән бер мут татар сәүдәгәре образын бик оста иҗат итте — тамашачы яның уенын йотлыгып карый иде К. Шамил иҗатының үзенчәлеге нәрсәдә соң’—дигән сорауга кыска гына итеп ••Аның иҗаты үзенең халыкчанпыгы белән аерылып тора».— дияргә мөмкин Беренче буын тотар артистлары халык арасыннан чыктылар Алар халыкны, аның тойгысын, әдәбиятын, иҗатын һәм башка бик күп сыйфатларын яхшы белә иделәр Әнә шуңа күрә К Шамил башкарган образларның һәркайсы тулы канлы һәм тамашачы күңелендә озак сакланырлар