Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАБИГАТЬ ИСЕМЕМНӘН

Урман шавы, чишмә чылтыравы, кошлар җыры аша Табигать безнең белән аңлашу юлын эзлидер кебек. Әнә шулай, адәм баласына тереклек, хәрәкәт, мәхәббәт дигән мәңгелек төшенчәләрнең тирән асылы ачыла башлый... Табигать кешенең рухын ныгыта, күңелен нечкәртә. Миһербанлы әниебез кебек, ул безне яшел бишегендә тибрәтеп үстерә, бага, тәрбияли. Менә шуңа күрә аны күз карасыдай саклау, төрле кыерсытулардан яклау безнең изге бурычыбыз гына түгел, намус эшебез дә. Билгеле булганча, тормышыбызның тизләтелгән хәрәкәте, фәнни-техник революция нәтиҗәләре табигать дөньясында уңай һәм тискәре үзгәрешләр килеп чыгуына сәбәпче булды. Бу үзгәрешләр, үз чиратында, әйләнә- тирә мохитне саклау дигән проблеманы бөтен җитдилеге белән безнең алдыбызга китереп бастырдылар. Табигатьнең борчулы авазы язучыларыбыз иҗатына да хәвефле тон өстәде. Бер мәсьәләнең берничә чишелеше булган кебек, әдәбиятыбызда табигатьне саклау темасына ике төрле юлдан килү күзгә ташлана. Гомәр Бәширов, Марс Шабаев, Нәби Дәүли, Габдулла Шәрәфи, Әхсән Баянов, Габделхәй Сабитов, Фаил Шәфигуллин әсәрләрендә дә бу тема кешенең туган җиренә, туган табигатькә мөнәсәбәтендә, аның иминлеген яклап аваз салуында чагылыш таба. Гарәфи Хәсәнов, Мәрди Рафиков, Касыйм Тәхау,' Аяз Хәсәнов кебек «саф табигать язучыларыьның әсәрләрендә исә табигать сурәте бераз үзгәрәк яссылыкта ачыла. Аларның әсәрләре беренче карашка натуралист язмаларын да хәтерләтәләр. Анда табигатьнең теге яки бу күренеше игътибар үзәгенә алына һәм тәфсилләп хикәяләнә. Үсемлекләр, кошлар, хайваннар дөньясын тасвирлау аша укучыда табигатькә мәхәббәт хисе, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү кебек игелекле максат белән иҗат итәләр әлеге авторлар. Әйтергә кирәк, Гарәфи Хәсәнов әсәрләре арада аерым урын алып тора. Татар балалар әдәбиятын үстерүгә сизелерлек өлеш керткән бу тыйнак әдип ярты гасырга якын инде бер үк темага — табигать темасына тугрылыгын саклап килә. Аның хикәя һәм повестьларын бер дә икеләнмичә «Табигатьнең сайланма әсәрләре» дип атарга мөмкин булыр иде. Аларны балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтеп алалар, яратып укыйлар. Чөнки ул табигать дөньясының игътибарыбыздан читтәрәк торган өлешен мавыктыргыч итеп сурәтли, геройлар язмышына үзенең йөрәк җылысын куша. Узган ел дөнья күргән «Җир — ул уртак йортыбыз» исемле китабында Гарәфи Хөсәновның ярты гасырга якын чор эчендә иҗат ителгән хикәя һәм повестьлары тупланган. «Яр башында болан» дигән хикәядән башлап «Җирем-суым» диеп исемләнгән өч китаплы повестька кадәр язучы табигать гүзәллеген җете буяулар белән сурәтләп, күз алдыбызга китереп бастыра. Әсәрләрнең китапка урнашу тәртибе дә кызыклы һәм көтелмәгән янәшәлеккә нигеэләнҮән. Әдәбиятыбыз аксакалы Гомәр ага Бәширов бу китапта кереш мәкаләсендә билгеләп үткәнчә, «җанлы табигать һәм аның җансызы — берберсен тулыландырып, берсе икенчесендә яшәргә тиеш». Табигатьтә буйсынучылар һәм буйсындыручылар юк1 Бары дус, тату һәм бердәм тереклек кенә яши. Бу—яшәешнең төп формуласы булырга тиеш! Шушы фикер язучының барлык әсәрләрен бер ноктага туплый. Гарәфи Хэсэйов уз геройларының — үсемлекләр, кошлар, бөҗәкләр, җәнлекләрнең гаҗәеп тормышын эчке бер җылылык белән сурәтли. Без һәрдаим язучының үткен кузен һәм йомшак күңелен тоеп торабыз. Ул дөньяны самими һәм садә итеп күрергә гадәтләнгән, табигатьтәге бар тереклекне якын фикердәше һәм кардәше итеп таный. Табигатьне җәберләүчеләргә кискен нәфрәт хисен белдерә, тәртипсез малайның корбаны булган чуар тараканнар фаҗигасен ул сөекле кешесен югалткандай авыр кичерә («Чуар таракан фаҗигасе» исемле хикәя). Вәхшилек белән бер тамырдан шыткан золым аның бәгырен үткен пычактай телгәли. «Тимәгез аңа, рәнҗетмәгез!» дип әрнеп кычкыра кебек язучының җаны! Җан авазы укучыны да битараф калдырмый, аны да уйландыра, кылган гамәлләренә күңел күзе белән карарга чакыра... У Кендәлек тормышыбыз катлаулы вакыйгаларга, меиәсәбәтләргә бай булган кебек, табигать та алардан мәхрүм түгел. Алыйк «Куркак куян һәм усал селәүсен» хикәясен генә. Үзен эзәрлекләп килгән селәүсеннең үткен тырнагыннан качып, киң күңелле боланнар янына элдертә кылый! Тупас кеч оттыра, усал селәүсен боланнар меге- зеииән кеч-хәл белән генә котыла... Куянның зирәклеге укучыда соклану тудыра, хикәяне бер сулыштан укырлык итә. Яшәешнең нигезе игелектә, бер-береңә ярдәм кулы сузуда, явызлыкка үз вакытында киртә куюда дигән фикер үткәрә язучы. Табигатьнең йез аклыгын, намусын һәм хокукларын яклауны үзенә бурыч ител алган язучы иҗаты туган ягыбыз гүзәллегенә мәдхия буларак кабул ителә Җыйнак парчалардан үрелгән «Уи^ке матур» повесте тулаем ел фасыллары турында сейләүгә корылса да, ил-кенебезнең чибәрлеген, табигатебезнең байлыгын сурәтләве белен күңелебезгә тирән уелып кала. Әкият чалымнары да кереп киткән бу әсәрендә язучы табигатьтә барган үзгәреш-яңарышларның асылын аңларга, үсемлекләр, кошлар, бәҗәкләр, җәнлекләр өчен гомуми булган уртак сыйфатларны ачарга омтыла, ел фасыллары алышынуның тәртипле агышын күзәтеп, бу илаһи халәткә чын күңеленнән соклана. Өч китаптан торган «Җирем-суым» повестенда да табигать темасы тамырга үстерелә. Агулы елан, геберле бака, йомран, керәшә, ләтчә, шәүлегән, абага чәчәге, нарат, ромашка, имән, зирек, бүдәнә һәм табигатьнең башка тәр җан ияләре тормышыннан алып язылган җыйнак хикәяләрдә Гарәфи Хәсәнов фәнни дереслеккә һәм тегәллеккә ирешү принцибын беренче урынга куя Шуңа күрә, табигатьнең беренчел «мини эициклопедиясепн хәтерләткән бу әсәр танып-белү офыгыбызны чиксез киңәйтә, күңел хәзинәбезгә рухи байлык ести. Гаҗәеп серләр, искитәрлек могҗизалар иленә сәяхәт «кече кардәшләребеэ»гә ихтирамыбызны арттыра Ихтирам итмәслек тә түгел шул алар! Баксаң, кошлар арасында да »телләр», «диалект»лар бар икән Мәсәлән, шәһәрдә яшәүче каргаларның авылдагы ишләре белән «сейлешкәндә» кыенлык кичерүен, вларга тылмач булып, авыл белен шәһәр арасында очып йергән каргалар хезмәт итүен белә идекме әле без! Әнә ничек гармониягә омтыла икән табигать. Кеше кулы, кеше сизгерлеге җитешмәгән җирдә дә ул үзе эшли, күпсанлы эшсеярлеренә куша. Гарәфи Хәсәнов табигатьнең «җанлы китабын» тирәнтеи аңлап «укый», үзенчәлекләрен яхшы белеп иҗат итә Җанлы һәм җансыз табигать күренешләрен сизгер йерәге аша үткәреп, дәвамлы күзәтүтикшеренүләре белән чагыштырып тешерә ул хис-тойгыларын ак кәгазь битенә Шуңа аның әсәрләре җанлы, табигый агышлы Ул—нәфасат деньясы таләпләренә бик сизгер язучы. Аңа фактик материал һәм әдәби материал диген шактый четерекле мәсьәләне чишәргә туры килгән Фактик материалга гына нигезләү язучыны натурализм чикләнгәнлегенә китерер иде Әсәрләре белән тәүге тапкыр танышканда, чыннан да, натуралист язмалары түгелме соң бу дигән шебһәле уйларга бирелергә дә мемкин, Икенче тапкыр, җентекләп укысаң үзеңнең ялгышуыңны аңлыйсың. Дулкынландыргыч хикәяләр, сәнгать әсәрләре икән ләбаса... Табигатьнең җанын ачкан, холык-фигылен сурәтләгән, аның үзенчәлекле образын тудырган хикәяләр икән. Язучы әдәби материалның тамырын фактик материал туфрагыннан аермыйча, катлаулы теманы уңышлы хәл ите, тойгыларыбызны уятырлык әдәби картиналар тудыра. Гарәфи Хәсәнов әсәрләре бай тел белән язылган. Сүзләрнең саллысы, фикергә тәңгәл килердәйләре генә сайланган Балаларга атап язуын истә тотып, «кыскалыкта—осталык» дигән принциптан тайпылмый яза Кыскасы, теле йогерек, ташлар эрасыннан челтерәп аккан салкын чишмә кебек уйнак Кеянтәдәй сыгылмалы, кәйле һәм шул ук вакытта купшы бизәкләрдән, тече тәгъбирләрдән, ялган пафостан азат Кошларның «сейләшү-аңлашулары» бу әсәрләрнең табигый яңгырашын кәчәйтә, стилен җанландыра Мәкаль һем әйтемнәрне канатлы сүзләрне, җырларны үз урынында белеп файдалану да фикернең үткенлеген тирәнәйтә, сүзнең үтемлелегенә куәт бирә Яшәеш матурлыгын уртак йортыбыз — җир язмышының иминлеген кайгырту белән сугарылган бу игелекле иҗат укучыны да тирән уйландыра, аны тереклек язмышына битараф калдырмый