Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАКТАШ ХАТЛАРЫ

Журналга тәкъдим ителә торган бу хатларны күпләр, хәтта шагыйрьнең иҗатын һәм тормышын өйрәнүче галимнәр дә югалган дип исәплиләр иде Ләкин шагыйрь кулъязмаларын югалтып та, яндырып та, гильотинада кистереп тә булмый, күрәсең Алар, төрле чикләрне үтеп, барыбер әдәбиятка кайталар. Такташ хатларының да язмышы шундый. 80 еллык юбилеен бәйрәм иткән көннәрдә Такташның унбер хаты яңадан Казанга әйләнеп кайтты. Аларны шагыйрьнең олы улы Рафаэль Такташ Татарстан Дәүләт музееның әдәбият бүлегенә тапшырды «Әнинең соңгы ире үлгәннән соң, аның язу өстәле тартмасыннан табылды», — диде ул. Музейга алынган хатлар 1929 елны Такташның беренче хатыны Гөлчэһрә Хәм- зинага язылганнар. 1926 елның 8 маенда язылган бер хат кына шул елларда Мәскәүдә яшәүче Мәхмүд Максудка җибәрелгән. Хатны Гөлчәһрә Хәмзина тапшырырга тиеш булган, күрәсең. Ниндидер сәбәпләр аркасында ул тапшырылмый кала. Журналга тәкъдим ителә торган хатлар — шагыйрьнең шәхси хатлары. Ләкин алардагы фикерләр, хисләр шәхси мәнфәгатьләр белән чикләнми. Хатларның күбесендә шул елларда әдәбиятта барган көрәш рухы чагыла Аларда Такташның әсәрләрендә күтәрелгән әхлак мәсьәләләре, хатын-кыз һәм аның җәмгыятьтәге урыны һ. б. проблемалар куела. Хатлар шагыйрь тормышының катлаулы чорында — мораль һәм материаль яктан иң авыр көннәрендә язылган. Аларда авыр, каршылыклы хисләр, тирән кичерешләр теркәлгән. Хатлардан укучы күз алдына ышанучан һәм бераз шикләнүчән, «бик якын җылылык хисләре белән янучы», тормыш ваклыкларыннан интегүче нечкә күңелле шагыйрь образы килеп баса. Такташ үзенең эчке кичерешләрендә дә, бөтен иҗатындагы кебек үк, олы җанлы һәм кешелекле шәхес булып кала. Хатлар — шагыйрьнең интим хисләрен саклаучы документлар Ләкин, безнең уебызча, вакыт үтү белән олы шәхесләрнең интим хисләре дә, куен дәфтәренә генә язылган фикерләре дә иҗтимагый яңгыраш ала Шагыйрь хатлары... Шагыйрь мәхәббәте. Ул аның иҗаты кебек үк олы һәм саф. Хатларның бүгенге яшьләр өчен тәрбияви әһәмияте дә зур. Хатларны матбугатта чыгару Такташның иҗатын туплау һәм өйрәнү өлкәсендә, шагыйрьнең фәнни биографиясен эшләү юлында бер адым булыр. Озак еллар өй шартларында, өстәл тартмасында саклану нәтиҗәсендә хатлар нык таушалган, урыны-урыны белән танымаслык хәлгә килгән. Аларны хәзерге орфографиягә күчереп, басылырлык хәлгә китерү өчен күп көч куярга туры килде. Кайбер хатларның даталары аларның эчтәлегеннән чыгып куелды. Кайбер искәрмәләр азакта бирелә Кыскартылган урыннар күп нокта белән билгеләнде Д