Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тимербай абый  һәм Мәхмүд әкә!

 

2 Сезгә дуслык сәламе җибәрәм Без монда Иделнең бозы китүне, беренче пароходларны көтеп, урамнарда ара-тирә җәйге кыска күлмәкләр кигән кызларны ка- раштыргалап, дөнья көтәбез Мәскәү миңа һәрвакыт авыр тәэсир итә. Бу юлы да Мәскәүдән кайту белән, исключительно Мәскәүнең начар тәэсиреннән генә, берәр атна авырып яттым. Хәзер бер төрле хис итәм, 17 майларга колхозларга китәм. Хатның яртысына җитеп килгәндә генә Мәскәүдә «Яңалиф» белән язылмаган хатларны укымыйсыз дигән нәрсә искә килде. Мин әле рәтле яза белмәгәнгә, зинһар, бу хатымны гына укыгыз. Киләчәк хатларымны, әлбәттә, яңа хәреф белән язармын. Сезгә тиешле хикәяләремне төзәтеп ятам. Егерменче майларга алырсыз. Ә сездән хәзер бер үтенечем бар. Пожалуйста, миңа тиешле акчаның калган 20 сумын майның беренче яртысына кертегез. Гөлчәһрәгә3 доверенность җибәрәм. Ул алыр. Булмаса, безработный кешенең акча ягы беләсез ничек булырга тиешле. Зинһар, унбишеннән калдырмый бирегез. Казанда хәбәрләр күп, кунакка килегез. Сезгә дуслык сәламе белән, күңелегез булсын эчен фамилиямне яңа хәреф белән куям. Такташ 8, V 1926 ♦ 3 Сееклем Галя! Сиңа озын бер хат һәм рәсемемне җибәргән идем, алгансыңмы-юкмы, бел- £ мим. Ченки озын хатымны иске адресың белән җибәргән идем Хәнифә * хатларыңх ны китерсә дә, адресыңны оныткан иде. Бәлки ул хатны алмагачсыңдыр. Ул тәэсир- Э ле генә хат иде. Үзебез исәннәр. Рафаэль дә, әни дә — һәммәбез дә синнән озын “ бер хат язып җибәрүеңне көтәбез. Исәнлегең ничек? Акча ягың? * Минем бик әйбәт түгел. Сиңа шигыремне җибәрәм, ■ карарсың Гафу ит, озын язарга вакытым юк. Чөнки бу хатны сәгать 4 тә редакциядә ге- '' нә язам. Баш бик арган Я, сау бул, Галя. Такташ 19, II. 1928 ' к Ф Галя! Сиңа 15 сум акча җибәрдем. Үзебез бер төрле торабыз Бала исән Үземнең а настроение бик начар Ялгызлык, юксыну, әллә нәрсә. Торасың, эшлисең — әллә нәрсә Ә бит дөньяга яшәр өчен килгәнбез — ә яшәвебез әллә нинди юлсызлык, кы- - зыксызлык белән бара Аерылып торуның да чиге булыр микән' Соңгы вакытларда •' зшләгән дә юк. . Эшләргә дәрт тә юк. Сине сагынам Тыныч, пошлый, әллә нинди ' ачулы-авыру сагыну белән сагынам. Соңгы көннәрдә бигрәк ялгыз. Кемне дә күрә- а се килми. Сөйләшәсе, шулай ук үземне үзем дә күрәсем килми Әллә нәрсә йөрәктә _. Сау калам. < Такташ 4. I, 1929 ~ Й Сөеклем! Сиңа хат язарга утырдым Авыр үпкә, авыртулы якынлык хисләре белән язылган хатларың мине борчыйлар Мин сиңа язган хатларымда әллә ышандырырлык итеп яэмаганмынмы, әллә син үзең шулай иманыңны минем сүзләргә югалттыңмы? Ни булса да, бала турында язган сүзләремә до, үз турымда язган сүзләргә дә ышанмыйсың төсле Рафуш алло кайчан терелде инде Терелде генә түгел, шаярып, дөнья җимереп үсә Син Аны өзелеп сагынсаң да, аның син исендә юк. Йөри, шаяра, уйный Бүген дә менә ике хатыңны алдым Алар берсеннән-берсе уздырырга теләт мине тиргиләр Ниндидер ышанусыз хисләр белән тулы ул хатлар Мин телем белен алдасам да. каләмем минем алдарга өйрәнмәгән Мин алдап бер юл шигырь дә язганым юк Менә шул мәңге алдаусыз каләмем белән сиңа язам Рафушның исәнлегенә дә, минем сиңа булган алдаусыз якынлый хисләремә дә ышан Биш ел синең белән үткән сансыз минутлар, мине сиңа өзелмәслек бәйләгән Аларны син дә, мин дә өзәлмәбездер Бит минем дә сиңа ышанмаска бик күп сәбәпләрем бар Ләкин мин аларга карамын, сиңа ышанам Синең алдавыңны әйтергә курыкмавыңны белеп ышанам Казан син киткәнче ничек булса, шулай 18 ендә минем «Югалган матурлык» куела. Менә шул нәрсә йөрәкне бик дулкынлата. Нәрсә булып чыгар? Нишләрләр' Ә впрочем, барыбер Мин ул нәрсәне курыкмый яздым Аңар булган тәнкыйтьне дә шулай бодрый, куркусыз каршы алам 13 гыйнварда Габдрахман Сәгьди* хәсрәтле ренең минем хакта доклады булды. Ләкин докладын куркып ясады, буталды. Гомәр Гали, Кутуйлар бик нык тәнкыйть иттеләр Кыскасы, бик нык теште. Доклады вакытында зал гел көлеп барды. Ул бик нык җиңелде Башка язар хәбәрләр юк бугай Син киткәннән алып әле серьезный эшли башлаганым юк Эшкә һаман кайтып булмый Йөрәктә ниндидер яшерен дулкынлану Впрочем, таныш дулкынлану Эшләр, язар алдыннан булган хисләрнең уянулары алар. Синең хакта һамен уйлыйм. Әллә ниләр уйлыйм Син бит үзең дә күп вакытта кара уйлар уйларга повод бирәсең. Әмма, Галя, мин әле сине бер вакытта да җиңә алганым юк. Бер генә минутка да бөтенләең белән үземнеке итә алганым юк.. Ә сине бәлки миңа үземнеке итәргә дә кирәк түгелдер, хакым да юктыр Ә кайчакларда «син минеке генә» дигәнгә шулай ышанасы килә. Юк, Галя, мин сиңа бәлки бүгенге уйлар чуалуы белән яза торганмындыр, бәлки? Мин сиңа һаман бер генә минутка да, аңлыйсыңмы, биш елда бер генә минутка да ышана алганым юк, син үзең дә ышандырырга теләгәнең юк бугай. Шуның өчен дә башка килгән кара уйларны куарга, ул турыда уйламаска, бөтенләй, бөтенләй уйламаска да, шуның белән тынычланырга уйлыйм. Ә син миңа ышанырга тиешле идең. Әйе, мин сине ышандыра алырлык якынлык хисләре курсәтәм. Чынлап җылаганда күз яшьләре ихтыярсыз чыгалар Син саф хисләремнең чынлап агуларын, саф килеш синең юлларыңа түгелүләрен күп күрдең. Ә син ул хисләрне миңа күргәзгәнең бармы? Алар бәлки миңа хыянәтсез булсаң да, булмаганнардыр Миндә инде кызык бер нәрсә башланды Син китү белән хыялымда эшләнгән синең рәсемең урыныңны ала. Ул рәсем синең үз төсеңнән күп матур. Аңлыйсыңмы, минем хыялымда яшәгән Галя, ул — усал түгел Ул мин теләгән минутларда мине ярата, чәчләремнән сөя. Ул хрусталь кебек саф Тормыштагы Галя кебек юк нәрсәләр өчен ачуланмый да, тиргәми дә. Ташлап та китми, һаман минем хыялымда елмая. Матур, хыянәтсез, йөрәкне дулкынлатып елмая ул. Син те-тласаң да, ул ташламас Син башкаларга алмаштырсаң да. ул алмаштырмас. Чөнки ул рәсемне мин үземнең хыял көчем белән тудырдым. Чөнки ул Галя минем иҗат кулымның һәрбер хәрәкәтенә буйсына. Ул Галя бары минеке генә Аны беркем дә күрми дә, беркем дә белми дә Үлгәндә дә ул минем белән үләчәк «Югалган матурлык» 8 та мин аның шәүләсен генә бирдем.. Сау бул... Һади 16, I. 1929 Мин синең ирония белән тулы хатыңны алдым Настроение авыррак бер вакытта туры килгәнгәме, дөресен язам. Ертып ташлыйсым килде. Син, гомумән, әллә нәрсә Ә впрочем, барсы да к черту. «Югалган матурлык» уйналды. Казанның «политический грамотный» кешеләре контрреволюция таптылар * Бүген гәэиттә шундый рецензия дә чыкты. Ләкин бу идиотизм да беренчелек белән танылган «сәяси сакаллар» тарафыннан гына. Культурный, акны карадан аера ала белгән, дөрестән дә сәяси аңлы кешеләр тарафыннан яхшы каршы алынды. Тик уйнаудагы начарлыклар гына пьесаның матур якларын караңгыладылар. Байкина үзенең уены белән бер нәрсәгә ярамады Пьесага 10 февральдә дискуссия булачак Сүгенәсе Дон Кихотлар сүгенерләр Үземдә, йөрәктә булган бөтен нәрсәләрне., дә әйтергә җыенам. Бар да к черту Мин үземнең бөтен йөрәк каннарымны нҗадыма бирдем. Омтылышларымның яктылыгы исеменә генә, киләчәктә тагын да көчемне шатлана-шат- лана шул юлга бирүем намына гына минем әсәрләремә бераз уважение кирәк иде Минем бу сүзләр массага каратылмый. Масса мине аңлый. Бирергә теләгән нәрсәм аларның йөрәгенә керә Аларның минем җырларымны тәкърарлап йөрүләре генә дә миндә ул омтылышларны саклап килә. Синең элек язган хатың артык авыр уйлар, миңа ышанмау хисләре белән тулган иде. Мин җавап та биреп тормадым. Теләсәң ышан, теләмәсәң ышанма, Галя. Минем бгштв сине алдау уйларыннан башка да хаос Ә мин — йөрәктән сәйли торган кеше Минем тормышымда хатын-кыз мәсьәләсе артык зур урын ала алмый Синең үзеңә дә ышанмыйм мин Бел, ышанмыйм Син үзең бу мәсьәләдә миннән күбрәк алдарга тырышасың бугай Син үзеңнең самолюбияңне саклау өчен генә мине башка хатын-кызлардан сакларга тырышасың бугай Дөрес бу, Га ля ♦ Син үзең дә синең миңа никадәр кыйммәт булуыңны беләсең Аны мин һәр 3 адымымда күргәзеп килдем Уйлар караңгы, гел, к черту, к черту к черту дигән сүзне генә тәкрар игә Әйе. н барсы, барсы к черту к а Бу хат кичә язылган иде Настроение авыр вакытта Болей кайвакытта шундый < уйлар булуны сиңа белдерү өчен генә бу хатны җибәрәм. Галям Бүген сиңа бер генә нәрсә җибәрергә уйласам да, кулымда бер тиен акчам юк * Таба да алмадым Татар театрыннан ала алганым юк Габидулла барып төшкәч, 3 сиңа бер нәрсә дә җибәрә алмавым авыр тәэсир итәр Син. сөеклем, бик бала таби- I гатьлерәк. Белсә идең, ничек авыр Ачуланма, үпкәләмә, бәгърем Хәл шулай, сиңа < кыйммәтле булса, йөрәгемне кисеп җибәрергә аямас идем Кичер, Галям Сиңа акча — 15 сум — жалуния исәбенә алып җибәргән идем Бүгенме, иртәгә- -о ме — алырсың. Калганын Габидулла сөйләр Хат яз. Кетәм Сагындым инде Бик сагындым үзеңне. Ә беләсең, ничек авыр Сине үбеп Һади 7, II, 1929 Сөеклем Галв! Мин синең кая икәнеңне белмим. Бәлки син больницададыр инде Белсә идең “ миңа никадәр авыр. Йөрәгем ни кадәр өзелә, сөеклем Ләкин син мине тыңламый- »- сың. Син үзеңчә итәсең. Хатым авыр минутларыңа туры килүдән куркып артык уй- лыйм үзеңне. Ләкин ни булса да бел, һәр минутта, һәр секундта шулай йөрәгемне < өзәсең. Сине сагынам. $1лгызлыгымны уйлаган саен сине сагынам Ә мин бит бик ~ ялгыз хәзер Их, Галя, бар да труслар. Мин үземнең идеямда дөрес. Галя Бүгенге д миңа каршы булган бунт — куркаклар бунты Алар мине пессимизмда гаеплиләр, q ленин алар үзләре куркаклар Алар бу проблеманың дөрес икәнен белсәләр до. принциплар беләнме. яки хәл итәргә куркуданмы, күтәрмиләр, күтәрергә куркалар Киләчәктә бу мәсьәлә хәл ителәчәк Ләкин хәзер, хәзер минем пьесамдагы Галиянең нагрузкасы булмаган хатын-кызлар да шундый хәлдә ■ балалары, я үзләрә аксыйлар Бүгенге хатын-кызга бирелгән сәяси ирек, ирләр белән бертигез булу хокукы белен, хатын-кызның био-сризиологический яклары карышалар Мин хатын- кыз ана гына булырга тиеш димим Шулай ук мин аны (ана булуны Род искәрмәсе) икенче планга да куярга теләмим Ләкин аны хәл итәргә кирәк Миңа каршы чыгучылар югарыдагы принциплар естенә үзләренең наданлыклары, Дон-Кихотлыклары белен дә бик нык аксыйлар Казанда пьеса турында дискуссия булып үтте Сүгүчеләргә каршы миңа да туры сүзләр әйтергә туры килде Хәзәр бөтон Казанда, гөзит битләремдә, шунда сөйләнгән сүзләромно күпертеп, контрреволюция табып, шау килеп йөриләр Ә мин нәрсә диген идем: «Сөз хухой оптимистлар, һәрбер ташланган лозунгы гамәлгә ашты инде дип йорүчелөр Лозунг—эшләнгән эш түгел, эшләнүгә тиешле эш ди'он сүз ул Безнең бик күп лозунгларыбыз әле йолдызлар естендо очып йөриләр Ә сеэ, алар гамәлгә ашты инде дип, авызларыгызны күбекләндерәсез Хатын-кыз мең еллар буенча ана гына булып килде, ун ел эчендә ул ана да. җәмәгать эшчесе де булып Җитеште дип әйтү — наданлык .«—дидем Шуннан контрреволюция чыгардылар Соң, дәрес түгелме болар?. Мин үземне бүгенге идеалларга бетен йөрәк каннарым белән тоташкан коммунист итеп саныйм Язган нәрсәмне йерәк каны белән язам Язучы социальный заказны гезитләрдән, кемнәрнеңдер кушуы буенча алмыйча, турыдан-туры массадан, үзеннән алырга, үзе эшләп, үзенчә «зарга тиеш Моның эчен гакыл яшенә җиткән булырга, бүгенге идеалларны үз иткән булырга тиеш Мин үземне шулай уйлыйм. Шулай язарга тырышам... Җигәр, ардым. Сине дә арытканмындыр. Моннан элек җибәрелгән хатларыма җавап алганым юк Әллә укуы авыр булган, авыр сүзләр язган идем бугай, кичер. Синнән жылы сүзләр, шатлыклы хәбәрләр көтәм. Бел, синең исәнлегең — минем бердән бер юанычым Рафаэль сау. һәммәбез исәннәр. Үзең хат язмасаң, кемнәндер яздыр. Көтәм. Сау бул, сөеклем Галя. Һади 10, II, 1929 Хагыңны алдым. Алты хатка каршы. Син тизрәк кайт инде. Мин Шелангада " дача алдым. Бик матур җир. Өч айлап Иделдә су кереп, ял итеп бик тыныч гомер уздырырга мөмкин. Без — әби12, бала белән 19-20 майда дачага чыгарбыз. Син озакка калма. Мөмкин кадәр тизрәк кайтырга тырыш. Инде агачлар яфрак яралар Бөтен җир гаҗәп матур. Ике зачетыңның берсен көзгә калдырып булса да кайт. Без монда бер төрле яшибез. Минем кәеф һаман рәтләнеп беткәне юк. Бераз салкын тидердем. Баш бик авырта. Матур сүзләр язарга күңел бармый. Әллә нәрсә булды күңелгә. Теге вакыттагыдан соң гаилә тормышы, бигрәк тә синең белән тормыш, матур тормыш төзүгә бөтенләй дәрт бетте. Аңлыйсыңмы? Бөтенләй, бөтен нәрсә безразлично булып китте. Икебез өчен дә күңелле бер нәрсә тудыруга яки эшләүгә ышаныч та сүнде, дәрт тә бетте. Әллә ни булды да — рухан да, тән белән дә, сине бары миңа гына, үземне сиңа гына бәйләнгән дип уйлый идем. Шул нәрсә дәрт бирә иде Синең яратуыңны, битемдә синең җылы сулышларыңны сизү көч кертә иде. Икебезнең дә әйләнәбезне матурлауга дәрт уята иде. Ул сулышларыңның башкаларга тагын да матуррак, тагын да көчлерәк бирелүен сизгәч, мин синнән киттем. Сиңа тын-» бирелеп килгән хисләремне никадәр югары хисләр булуын исәпләми, кем теләсә, шуңар бирдем. Бәясез рәвештә җилләргә тараттым. Күкрәгемдә калганнарына да салкын боз кебек салкын кырау төште. Мин сиңа хәзер ничек карыйм?—Белмим, Галя. Ләкин борынгы җылылык, синең өчен дә нинди дә бер шатлык тудыруга омтылу бетте. Йөрәкне газаплый торган давыллы көнләү хисләре дә салкын кан белән уйлауга, яки бөтенләй уйламауга әйләнде. Бу — рухымдагы соңгы ачык бер җимерелү. Бала исән. Ләкин гел урамда йөрүе сәбәпле, сирәк күрәм. Һади Такташ. 15, V, 1929. Сыркыдыга бармассың инде?1. Дустым Галя! Көрәшемдә, ялгыз минутларымда син генә мине аңлыйсың дигән уй юата. Тик ул уй да тотыныр әйбер, юатыр хисләр булмаганнан гына. Мин — революция художнигы. Мин бүгенге миллионнарның йөрәк тибүен ачыграк ишетәм Миңа каршы кешеләр — үзләренең булулары белән революция әдәбиятына бәхетсезлек китергән кешеләр.. Ул кызыл, җансыз, алдаулы хамелеоннарны, яки тупас, талантсыз иҗат итүче типларны еллар күмәр. Минем алдаусыз хисләрем һаман, һаман шулай калыр. Менә шуның өчен бөтен тупас бәйләнүләрне күтәрергә тырышам Киләсе югары еллар мине яклар. Казандагы бүгенге минем эш мәйданым талантсыз кешеләр белән тулы Алар бөтен пычраклыклары белән минем юлыма киртә салырга телиләр Минем әдәби гомеремне Есенин дарына илтеп терәргә телиләр. Ләкин алар минем революция шагыйре булуымны оныттылар. Алар минем әдәби гомеремнең соңгы сулышлары бик зур каршылык көче бәрабәренә генә биреләчәкләрен аңламыйлар Мин киләчәкнең һәм бүгенгенең йөрәгенә үземнең иң җылы хисләрем белән тоташкан Миллионнарның йөрәкләренә каным белән сызып язган җырларымны Д БАҺАВЕТДИНОВА. М ЭХМЭТЖАНОН ф ТАКТАШ ХАТЛАРЫ ф Гөлчәһрә! .Син гомумән хатларыңны сирәгәйттең. Язган хатларың да ниндидер жуткий настроение бирә Бездә рухани яктан бер-беребездән ерагаю дигән нәрсә дә резкий черталар белән күзгә күренә башлады. Нәрсә диергә дә, ничек аңларга да белмим. Казанга ишетелгән хәбәрләргә караганда, синең мәсьәлә бик спорный мәсьәлә булып тора, диләр. Белмим, ничек бетәр Ләкин ни булса да артык тынычсызланам. Мондый кабахәт сәяси гаепләр ташларлык материаллар бирүең эчемне пошыра. Тизрәк үтсен һәм очы күренсен иде... Комиссиядә синең мәсьәләң каралып бетмәгән булса һәм минем партиясез булуым синең суллыгыңа — леаичылыкка бәйләнүгә сәбәп итеп алынса, син комиссиягә минем 23 нче елда ук солтангалиевчыларга каршы «Фахиш Казан» 13 дигән нәрсәмне язуымны белдер Ул шигырь солтангалиевчы уңнар тарафыннан русчага тәрҗемә ителеп, ЦКга да кертелгән иде. Шул ук «Эшче» 14 дә Ханәф Наумның15 мәкаләсе бар иде. Мине солтангалиевчыларның эзәрлекләүләре турында материаллар бирә алам. (Әгәр кирәк булса, хат яз.) Инде хат язмавыңа киләм. Ни өчен язмыйсың? Әллә... «связьны өзәргә булдыңмы»? Әллә минем белән эчке тормышыңны бүлешергә теләмәүдәнме? Аларны ачык язарга кирәк. Мин хәтта партиядә калу(ыңа)-калмавыңа сәбәп булам икән, аерылырга да хәзер Ләкин минем сәяси хаталарым бик күп зур партиецларның хаталарыннан кимрәк Мин аларның күбесеннән выдержанныерак коммунист булып барам Творчествода выдержанностьлыкны алып бару бик зур көч сорый (онытма). Кайчан каникул булыр7 Миңа бик авыр Матди ягым да бик начар. Килгәч, документлар белән күрсәтермен. Хәзер тынычсызларга теләмим. Бер-ике шигырь яздым. Тагын язам. Рафаэль исән. Авырганы юк. Тагын. Ник хат язмыйсың? Сәламәтлегеңне дә белмим Башың-йөрәгең аркылы нинди уйлар үтүне дә белмим. Ә беләсем бик килә. Бит ни булса да, безнең бик күп нәрсәләр бергә бәйләнгән. Измайлов кебек типларның сиңа каршы чыгуларының сәбәпләрен ничек аңларга? Бит Измайлов синең хакта бер дә алай начар карашта түгел иде... Заһид 16 нәрсә дип чыкты? Башта томан, җавап табалмыйм Тиз генә хат яз. Нәһар шул көннәрдә Мәскәүгә барырга җыена. Ул сиңа хат язган иде Җавап бирерсеңме — белмим Иртәгә вексель түләп аласым бар. Бүген 8 сум жалуния алдым, Синең акча ягың ничек? Ичмаса акча ягың гына ничек? Бик күп язасы нәрсәләр булса да, кайткач сөйләшергә калдырам. Хәнифәне кире педтехникумга урнаштырдым17 Тик стипендия бирми маташалар Бик тиз хат яз. Ичмаса исәнлегеңне белдер Сау бул Ачу килә. Һади 15. XII. 1929 Гөлчәһрә! Каләм алып тагын да язарга утырдым Нәрсә язарга? Бер вакытны син миңа: «По измене сообщу», — дип язган идең Син аны эшләмәдең. Шулай эшләгәндә син дөрестән дә үзеңнең бик матур ягыңны ачкан булыр идең. Без. ирләр, хатыннары- бызкың икенче ирләргә булган мөнәсәбәтендәге серләрне инстинкт белән бик тиз сизәбез Балабыз исән Ул минем нинди содержаниедә хат язуымны белми, янымда уйнап утыра Такташ 20, XII, 1929 Гөлчәһрә! Мин сиңа ике озын хат язып җибәрдем Бәлки синең рухыңның төшкән шакы- * тында ул хатларны җибәрмәү я'шырак булган булыр иде Бәлки, бу мәсьәләне син = каникулга кайткан вакытта күтәрү яхшырак булган булыр иде Ләкин һәр очраган j кешенең синең хакта... сөйләп һәм бөтен уйларымны чуалтып, синең алар телен ә 2 яңадан-яңа хәбәрләр бирүең мине хат язарга мәҗбүр итте Мин бу соңгы хатым белән сине ачыктан-вчык сөйләшергә чакырырга телим = Мин синең ирең булып саналып килдем Бит. бер нәрсәнең дөрес булуына ышанган 3 вакытта гына гакыллы бер карарга килергә мөмкин Шөбһә-шии дәрәҗәле кешеләр- “ нең дә аякларын бәйли Бер төрле адым атларга комачаулый Мин сине биш ел яраттым Биш ел иң якын иптәшең булуым исеменә синнән ачык булуыңны, мине - томанлы, газаплы шөбһәләрдән коткаруыңны сорыйм Син әгәр бу хатны нинди хисләр белән тзуымны белсә идең, син бер нәрсәне х дә миннән яшермәс идең Бу хатны сиңа көнләүче ирең түгеп — иптәшең, синең белән бер бүлмәдә торган ■акыты белән сиңа үзенең тормышын бирергә әзер булган иптәшең яза Синең ' йөрәгеңдә хәзергә кадәр уянмаган батырлыгыңны уятырга теләп язам һәм мин Q синең ачык рәвештә барсына да җавап бирергә курыкмассың дип ышанам Син хәзер = ачык сөйләүдән бер нәрсә дә югалтмыйсың Киресенчә, син минем өчен иң зур ях- “ шылык эшләгән булырсың Ачык сөйләүнең беренче минуты гына аяыр булыр Ә co- т- ңыннан мин бер төрле карарга килә алырмын Бәлки безнең гаиләнең корылышын “ аерылып торуларны күзгә алып, сине гафу итәрмен. Синең белән тормышымны дә- - вам иттерергә көчем җитәр Бит мин консерватор түгел Инде аерылырга дип карар ~ итсәм дә син ирегеңне чикләүче иреңнән генә котылырсың Ант итәм сиңа авыр л булырлык бер генә эш тә, бер генә хәрәкәт тә ясамам Мин бу хатны күз яшьләрем белән синдә ачыклык, искренность уяту өчен язам Хәзергә кадәр сиңа бу хакта ачык булырга бер нәрсә комачаулап килде Син мине кызганып, газапларга теләмәс өчен ачык булырга куркып килдең Шул хисләр белән булган булса бел. миңа бу килеш авыррак Бер адым атлый алмыйм, бер эшемне эшли алмыйм. Мин сине кечле. кешецең гаебен күзенә ачык әйтә апа юрган бер кеше дип белем Тик сине үзенең гаебен ачык әйтә ала торган кеше итеп күргәнем юк Син моны да эшли алырсың Мин синең мине яратмавыңны, икенче кешеләргә миннән күбрәк хисләреңне бирүеңне белеп килдем Нәрсә ялганларга Бит бер вакытта да миңа ярату хис ияреңне биреп килмәдең Сине миңа бәйли торган ул хисләр булмагач, мине кызгану бергә ир-хатын булып торуга гадәтләнү хисләре генә дәресен әйтергә сиңа комачаулый алмас Тормышыбызның шулай баруы синең ечен дә матурлык хәзерләми Син университетны бетергәндә бу мәсьәләдә тагын да ачыграк була аласың Син әле икенче гаилә тезеп тә бәхетле була алырсың Ә минем турыда уйлама Минем бу мәсьәләне хәл итүгә салкын канлылыгым җитә Без бу мәсьәләне икебез ике якта булган хәлдә хәл итәргә тиешлебез Барысын да ачык аз Неужели син дәресен яза алмыйсың һәр җемләң, һәрбер сүзеңне мин җанландырырга тырышырмын һәр сүзеңнән мин дересме дерес ту- телмелегеи сорармын Мин бетен барлыгым, бөтен хисләрем, бөтен кешелегем белән дөрес җавап бирүеңне сорыйм. Син бу нәрсәне мине тынычландыру өчен, миңа бер карарга килүгә мөмкинлек бирү өчен эшләргә тиешлесең Бел, мин тыныч каршылармын Мин ялган җавап көтмим. Мин җавапның ялган булуын теләмим. Неужели син, минем шушы саф йөрәгемнән сораган нәрсә(гә) дөрес җавап бирмәссең? Һади. (XII, 1929.) ИСКӘРМӘЛӘР ' Тимербай абый - Мәскәүдә СССР халыклары үзәк нәшрияты хезмәткәре ’Махмуд әкә — татар совет язучысы Махмуд Максуд (1900—1962) Хат язылган вакытта шул Ук нәшриятта эшләгән • Гелчәһра — Һади Такташның хатыны Гөлчәһрә Хафиз кызы Хамзина (1908 1957) 1920 1930 елларда Мәскәү университетының юрнднк факультетында укый Шагыйрь аңа 1925 елда өйләнә 1930 елның март-апрель айларында аерылышалар. • Хәнифә — шагыйрьнең бертуган сеңелссе Хәнифә Такташева (1908 елда туган) Бүгенге көндә Казанда яши • «Болай гади җыр гына» шигыренең бер варианты Ул беренче мәртәбә «Кызыл Татар стан>ның 1928 елгы 19 февраль санында басылган • Рафуш - шагыйрьнең улы Рафаэль (1926 елда туган), бүгенге көндә Ташкен! шәһәрендә яши. сәнгать фәннәре докторы ' Әдәбият тарихчысы Габдрахман Сәгъди ' «Югалган матурлык» — һ. Такташның шул исемдәге драмасы ’ Вульгар социологизм позициясендә торган бер төркем тәнкыйтьчеләр Такташ драмасына каты тәнкыйть уты яудыралар Шунлыктан ул бнк тнз арада сәхнәдән төшерелә Габидулла--шагыйрьнең бертуган энесе Габидулла Такташев (1903—1943) Ул бу вакытта Мәскәүдәге Н К Крупская исемендәге Коммунистик тәрбия академиясендә укый " Шеланга — Идел буендагы прнстань һәм авыл. Югары Ослап районына карый ■ Әби шагыйрь, улы Рафаэльне тәрбияләп тору өчен, йортында бер рус карчыгы тоткан 11 Сүз шагыйрьнең «Казан» исемле шигыре хакында бара Ул беренче мәртәбә 1924 елның Ю апрелендә «Эшче» газетасында басылган " «Эшче» — 1918 елның 20 сентябреннән Казанда чыга башлаган большевистик юнәлештәге газета 1918 елның октябренда Мэскәүгә күчерелеп. 1932 елга хәтле шунда чыгып килгән Ханәф Наум — матбугат тирәсендә чуалган вульгар тәнкыйтьче ‘•Заһид—һ Такташның якын дусты Заһид Мостафин. Мәскәү университеты студенты Шагыйрь семьясына дошман кешеләрнең уйдырма хатлары нигезендә Хәнифә Такташенә 1924 елның сентябрендә, «дворян кызы» дип. педтехникумнан чыгарыла һ Такташ мәсьәләне ачыклап, сеңелесен кире педтехникумга урнаштыра