Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАРЫЙ ТАРХАНОВНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ

Барый Шиһап улы Тарханов 1892 елның октябрь аенда Сембер шәһәрендә •ак сәүдәгәр гаиләсендә туа Биредә беренче татар спектакле 1907 елның җәендә куела. Сәхнәгә куелган әсәр "Наданнар һәм галимнәр» дигән пьеса була. Икенче спектакль 1908 елның җәендә куела. Бу вакыт «Сәйяр» труппасы килеп, «Оят яки күз яше» дигән драманы уйный. Драма Сембер губернасында булган вакыйгадан алынып язылганга, шәһәр халкына бик мәгълүм була Кадимчеләр ни кадәр куйдырмаска йөрсәләр дә, Кариев һәм Мортазин кебек артистларның мондый эшләрдә халык белән аңлашуда аерым осталыклары булу аркасында, спектакль куела. Б. Тархановка «Сәйярпның шушы спектаклендә катнашырга туры килә Шуннан соң Сембернең үз һәвәскәрләре дә активлашып китә. 1912 елда шәһәргә тагын «Сәйяр» килә һәм «Ачлык кушты»ны, ә 1913 елны "Яшә, Зөбәйдә—яшим мин«не куя. Шулай итеп бу чорда Сембердә театр эшләре уңышлы гына бара. 1914 елның җәендә «Нур» труппасы да килеп чыга. Б Тарханов бу труппа белән Оренбургка даими эшләргә китә. Ә 1917 елгы февраль революциясеннән соң Тарханов Сембердә «Ирек» труппасы оештыра, соңрак бу труппаның исеме «Кызыл йолдызпга алмаштырыла Гражданнар сугышы елларында Сембер шәһәрендә Бэкер Балоусов. Сибгат Гафуров һәм драматург Фәтхи Бурнаш җитәкчелегендә һәвәскәр труппа тезелеп, ул шәһәр хезмәт ияләренә, сукно фабрикасы эшчеләренә, кызыл гаскәрләргә концзрт- спектакльлөр куя башлый. «Сембер сәхнәсе электән үк әкренләп эшләп килсә дә февраль революциясе соңында артист Барый Тарханов кул астында һәвәскәрләр хәзерләнеп ике атнага бәр мәртәбә генә театр вэ әдәбият кичәләро гсап килделәр Бу ел гаири рус милләтләр эше бүлегенең мөселманнар сзкциясе хозурында татарларга махсус «Театральная секция» ачылып, җирле артистлардан гыйбарәт бер труппа төзелде Уйнаучыларга яхшы вазифа түләнелә Яңадан-яңа пьесалар куеп киләләр Халык күп була».— дип яза «Яшь көч» газетасы үзенең 1919 ел. 16 июнь санында. Гражданнар сугышы беткәннән соң, Б Тарханов Казанга Татар дәүләт театрына чакырыла. Биредә аның таланты чын мәгънәсендә чәчәк ата башлый Ул Гоголь <ең «Ревизориында Осип, М. Фәйзинең «Галиябану»ында Бэдри. ф Шиллзрның «Мәкер һәм мәхәббәтендә Миллер, «Юлбасарлариында Моор Ф Бурнашның «Таһир-Зоһ- рәпсендә вәзир, X Хаҗибәкевнең «Аршин мал алан»ында Рөстәмбәк. Г. Камалның «Банкротында Сираҗетдин һәм башка рольләрне иҗэт итә 1924—1925 елларда Б Тарханов Буа шәһәр театрында эшли, театрның яңа бинасын салдыра 1926—1930 елларда Б Тарханов Ф Бурнашның «Камали картында Камали карт «Адашкан кыэ»ында мужик, «Хөсәен мирэа»да Гаскәр драматург Геның «Триби»енда Цвингали, «Җинаятьче гаиләсе««дә Коррадо К Тинчуринның «Каза* сөлгесе-идә мәзин Һ б рольләрне иҗат итә 1930 елның язында Б Тарханов Троицк шәһәренә урындагы труппа белән җитәкчелек итү очан чакырыла Аңа кадәр Троицкида профессиональ татар театры булмый һәвәскәрләр труппасы гына эшләп кило Б Тарханов килу белән бу труппа бердәм һәм оешкан профессиональ театр булып нитә Б Тарханов белән күп кенә артистлар да бирэге <ипэ Б Б. Тархановның Троицк театрында уйнаган рольләреннән: К Тинчуринның «Җил. кәнсезләрьендә Мисбах хаҗи, «Зәңгәр шәл»ендә Шәйхи бабай, «Ил күчкәндәисендә Әсад карт рольләрен күрсәтергә кирәк. 1931 елның җәендә артист Свердловск шәһәренә күчә һәм татар-башкорт театрында эшли башлый. Бу урында бер нәрсәгә игътибар итеп үтәргә кирәк Г Камал үзенең кайбер пьесаларын Г. Кариевка атап язса, Ф. Бурнаш та байтак пьесаларын Б. Тархановка атап, ягъни аның иҗат мөмкинлекләрен искә алып язган: «Адашкан кызяда мужик, «Хөсәен мирзаяда дивана Гаскәр әнә шундый рольләр. Әлбәттә, бу дуслык аларны зур иҗади уңышка ирештерә. «Камали карт роле — Тархановның үзенә карап тегелгән кием шикелле матуря,— дип яза Г. Кутуй заманында. Б. Тарханов иҗатында берничә теманы күзәтергә була. Көлке образлар (Карим бай, Мисбах хаҗи, мәзин һ. 6. шундыйлар) белән рәттән, драматик образларны иҗат итүдә дә артист зур осталык күрсәтә. Моңа Гаскәр, Цвингали, Коррадо, Моор һ. б. образлар ныклы дәлил. Күрәсез, артистның иҗат диапазоны бик киң булган. Рольләрне югары сәнгатьле итеп башкару өчен артист бик күп сыйфатларга ия булырга тиеш. Б. Тархановның килеш-килбәт|е, сәхнә күркәмлеге булу, көр тавыш һам ачык дикциясе — болар барысы да аңа иҗатта ярдәм иткәннәр. Б. Тарханов олы артист буларак, табигать биргән күркәмлеген, кешелеклеген, үзенең иң саф хисләрен сәхнәгә алып менә. Аның онытылмаслык образлары әнә шулай туганнар