Логотип Казан Утлары
Очерк

ЧАПТАР ТУКТАМЫЙ

 

Акылны чыккайда инеш күпереннән узасың Аннан үр баш пена Созәк чокыр буйлап бормалы юлдан менәсе Бераз киткәч, машина тагын уйсулыкка тешә башлый Аста, чы<лы чирәмгә коелган талир тәңкәләрне хәтерләтэп, күлг.зр ялтырый. Үзән уртасында ак тасмадай Зоя сузылгач Тасма<ың бер очы гүя тау астыннан килеп чыга, икенче башы гаҗәэл матур урманга тоташа Елга шул яшеллек дәрьясында югала сыман Әнвәр, йен саен инеш буендагы тын авылда < чыгыл, әлеге үргә күтәрелә, һәркеино шушы матурлык белән очраша Иртәнге сәгатьләр Урман артындагы таулар остандә таң сызыла Анда ниндидер сихри зат әйтерсең лә биниһая зур үчак яккан да. аның ялкыны очынып-очыиыл ген пәрдәсен куа, аннары тау астыннан /рләгән кояш нурлары белән кушылып югарыга сузыла, бетен деиьяны яктырта Таңны каршылаучы иеше бәхетле була Безнең ата-бабайлардан калган сүз бу Кон саен, айлар, еллар буе һәр иртәдә кояшны аяк осте кетеп алу кыендыр, әлбәттә Кешегә ял да кирәк ич Күз кабакларың күтәрелмәгәндә, җиһан гүзәллеге дә иү. ренмәс булыр Әмма хезмәтнең үз кагыйдәсе бар, ул тогеллек ярата Әнвәр күңеле белән шуны сизә һәм ару-талуларын онытып, һәр иртәдә юлга җыена Ул тагын, күпер чыгып, тауга күтәрелде Барыр юлы ерак та түгел Фабриканың торбалары Каш урманы остеннән күренеп үк тора Алар Зоя аръягы калкулыкларын- да утыралар Япан кырда шул корылмаларны торгызганда Әнвәргә байтак борчылырга туры килде Аңа кадәр Апае инкубаторында эшли идә ул. Колхозлар очен һәм халыкка чзби- лар чыгаралар Эш җайлы Инкубатордан бары да канәгать Шулчакны Әнвәриз партия райкомына чакырдылар Әнвәр ниндидер җитди сойләшү сизенде, үзен алда т ук шуңа әзерләде Инкубаторга кагылышлы җитди әңгеме, хәтта кырыс сүзлер де котте Әмма секретарьның кәефе бетенләй башкача иде бик молаем каршылады, түр. ден урын күрсәтте, үзе дә Әнвәр янына ук утырды. — Эшегез белән таныш. Коллективны туплый беләсез,— дип башлады ул.—Оештыру сәләтегез бар Әнвер сагаеп калды Ул әле бернәрсә дә аңламый, ни җавап бирергә черсә турында сорарга да белми иде. Ә секретарь дәвам иттэрдэ — Безгә нәкъ шундый кеше кирәк Бу эшегезне калдырып торырга туры килер Ясалма орлыкландыру станциясе корырга керешебез Сез — директор! кылны чыккайда инеш күпереннән узасың Аннан үр баш пена Созәк чокыр буйлап бормалы юлдан менәсе Бераз киткәч, машина тагын уйсулыкка тешә башлый Аста, чы<лы чирәмгә коелган талир тәңкәләрне хәтерләтэп, күлг.зр ялтырый. Үзән уртасында ак тасмадай Зоя сузылгач Тасма<ың бер очы гүя тау астыннан килеп чыга, икенче башы гаҗәэл матур урманга тоташа Елга шул яшеллек дәрьясында югала сыман Әнвәр, йен саен инеш буендагы тын авылда < чыгыл, әлеге үргә күтәрелә, һәркеино шушы матурлык белән очраша Иртәнге сәгатьләр Урман артындагы таулар остандә таң сызыла Анда ниндидер сихри зат әйтерсең лә биниһая зур Әнвәр бу кадәресен үк көтмәгән иде. Аның әле инкубатор-кошчылык станции- сендә дә эур эшләре бар, станцияне киңәйтергә хыялланалар иде. Секретарь да аның икеләнүен сизде. — Риза түгелме әллә? Безнең бөтен ышаныч сездә иде бит... Кеше ачыктан-ачык сөйләшә икән, димәк, синнән дә шуны көтә: җавабыңны кистереп әйт! Әнвәрнең ветеринария буенча белеме бар. Шуны исәпкә алганнардыр. Хуҗалык эшендәге уңышларын күзәтеп торганнардыр. Әлегә тикле бер урында да сөртенгәне булмады ич аның. Секретарь һаман үз фикерен куәтли бара. — Сүз хуҗалыкта өр-яңа тармак оештыру турында бара,— диде ул «яңа» сүзенә басым ясап.— Районда бары тик яхшы нәселле терлекләр генә булдырырга уйлыйбыз. — Ул Әнвәргә тагын сынап карады.— Хәзерге эшегезне бик яратуыгызны да беләбез. Аңа әйләнеп тә кайтырга була. Башта яңа станцияне генә корып бирегез. Каралтыларын күтәреп, коллективын туплап... Әзер хуҗалыкка җитәкче табылыр. Кыр уртасында станция эшчеләре өчен йортлар, нәсел үгезләренә абзарлар, лаборатория һәм машина гаражлары күтәрелә башлады Төзелеш һәм станция өчен кадрлар туплауда, колхозлар белән элемтә урнаштыруда күпме хафалануын Әнеәр үзе генә белә. Тора-бара исә ул станциядәге хезмәтне ярата да башлады. Тезелеш мәшәкатьләреннән арынгач, ул бөтен сәләтен төп максатка—колхозларда нәселле терлекләр үрчетүне юлга салуга, һәр сыерны бозаулатуны тәэмин итүгә бирде Кеше күңеле шундый инде: эше уң булса, җаны рәхәтләнә. Бу хис аны уйландыра, хыялга баета, яңалыкка омтылдыра. Җитәкчедәге күтәренке кәеф коллективка да күчә, аны да яңа уңышка илтә. Ирешелгәннәрне ныгыта алмаучы, гел бүгенге кен белән генә яшәүче кешеләр иртәме-соңмы үзен дә, коллективын да кыен хәлдә калдыра Хуҗалык җитәкчеләре белән уздырылган бер киңәшмәдә Әнвәр моңа тагын бер кат инанды. Сүз терлекчелек продуктлары җитештерү турында бара иде. Колхозларда тавык фермаларының бетерелгән чагы. Йомырка әзерләү бөтенлое белән кошчылык фабрикасына тапшырылган. Дәүләт планының үтәлеше дә шул коллективка йөкләнгән. Ләкин план өзелә дә өзелә. Күрсәткечләр көннән-кен кими бара Берәүләр колхоз фермаларын бетерүне хата санады: алар, аз булса да, йомырка бирәләр иде бит әле, янәсе. Икенчеләре хәзерләүчеләрне гаепләде: ялкауландылар, янәсе, шәхси хуҗалыклардан йомырка җыюны кирәгенчә оештырмыйлар... Әнвәр өчен бу сөйләүчеләр гаҗәп түгел. Кемнедер гаепләве җиңел. Кошчылыктагы тагы мең төрле чишелмәгән кыенлыкны аңласалар икән!.. Башкаларны гаепләргә генә күнеккән кешеләр, тәртәнең бер ягына үзләре җигелеп карасалар, бәлки, файдалы бер киңәш тә бирерләр иде. Фабрика директорын тиргиләр дә тиргиләр, тегесе акланмый да: «Булдыра алмыйм, сәламәтлегем начар»,— дип тик тора. Аңа ни әй- тәсең, намуслы кеше үзе дә борчыла, ләкин хәлне үзгәртә алмый. Чамасы юк. Ачыктан-ачык әйтеп тора: миңа ышанмагыз, башка директор табыгыз, ди. Әнвәр аның хәлен яхшы аңлый иде аңлавын. Шулай да кабат райкомга чакырылгач, сүз нәкъ шул фабрика хакында барыр дигән уй аның башына да килмәде. Бу юлы аңа өздереп әйттеләр: «Иптәш Ибраһимов, сезне Апае кошчылык фабрикасына директорлыкка тәкъдим итәбез. Кирәкле ярдәмне сорарсыз, хәлне бергвлвп төзәтербез...» Машина уйсу җиргә төште. Фабрика торбалары күздән югалдылар. Ачык тәрәте- дән кабинага үзән җиле тулды, Зөягә якынлашканда, йөзгә гел саф җил килеп 6»- релә. Тирә-як тын торганда, җил талгын була, тынычсыз көннәрдә, мэнда кистереп үк ала. Ничек кенә иссә дә, Әнвәр аны сихәт итеп тоя. Фабрикага якынлашканда, жилгә ияреп, кыздырылган үлән исе дә таралган була. Димәк, витаминлы он агрегаты эшли Бу хуш ис, кетәклекләрне җилләткәндә, тавыкларны җилкендерә сыман, аларга да саф һава кирәк бит. Ансыз бер җан иясе дә яши алмый. Әнвәр бу хакта кошчылык фабрикасын кабул иткәннең икенче иртәсенде үк уйлана башлады. Килгән көнне фабрика белән танышкан иде Белгечләр белән төп кетәклеккә керделәр. Ындыр табагыдай эур бина, ә һавасы тынчу. Тавыклар җир идәндә тибенгеләп йөриләр, шунда ук йомырка да салалар. Күңелсезләр, пычраклар. Күрше кетәклекне ачтылар. Анда да шул ук хәл. Йомырканы күбрәк алу турында түгел, гади кошчылар үзләре дэ кайгырта башладылар Бер җыелышта ишегалдындагы «чүп оясы» турында борчулы сүз кузгалды. Аңа директорның үзенең дә эче пошып йори иде. Фабрика проектында тамыразыклар саклагыч та каралган булган. Проект буенча зур чокыр казыганнар, стеналар да беркетелгән, түбәсенә кадәр менеп җитә алмаганнар. Ишегалдында калган чокырга чүп-чар ташлый башлаганнар. Директор шул «чүп оясы» турында белгечләр белән махсус киңәште, уеның переслеген беләсе килде. Үзе ул саклагычны чистартып, түбәләрен ябып, тагын бер кетәклек итеп үзгәртергә теләгән иде. Бу фикергә каршы килүчеләр дә булды. Алар- ның дәлилләре дә җитәрлек- тавык яктылык һәм саф һава ярата, аны тынчу урынга, чокырга урнаштыру гамәлгә сыймый. Бу яктан алар хаклы иде. Ләкин өстәмә яктылык бирергә, һава алмаштыру өчен җилләткечләр куярга була 1ИЧ. Иң әһәмиятлесе — кош асрарга мәйдан киңәя, тавыкларның баш санын арттыру мөмкинлеге туа. Төп кетәклекләргә берничә катлы читлекләр куйгач, тавыклар саны да, йомырка алу да артыр иде. Ә бусы — тагын бер, көтелмәгән өстәмә Киңәшеп, «чокырны» үзгәртеп корырга булдылар. Төзелешкә фабрика эшчаларе чыкты. Стенаны биегәйттеләр, түбә яптылар. Элекке чүп чокырына батареялы читлекләр, җилләткечләр куйдылар. Яңа урынга егерме меңләп тавык сыйды. Хезмәтенә тугрылыклы кеше ирешелгәннәр белән беркайчан да тынычлана алмый. Эшнең киләчәге турында уйламый башлау, ни булган белән ризалашып яшәү кеше тормышын мәгънәсез итә. Алда тагын да матурракны күрергә тырышу исә үзеннән-үзе яңа мәсьәләләр тудырып кына тора. Бервакыт Әнвәр инкубацион йомырка турында уйлап гаҗизләнде. Фабрика үзендә ун миллионлаган йомырка җитештерә. Әмма барысы да табын өчен генә ярый торган диетик йомыркалар. Алардан, кем әйтмешли, өшкерсәң дә чеби чыгара алмыйсың. Ә чебилек йомырканы Бөгелмә, Буа якларыннан ташыйлар. Анысын күп мәшәкатьләр белән юллап табасы, юл азапларын җиңеп кайтарасы бар. Юлда йомырканың бер өлеше чатный, хуҗалыкка зыян килә Фабрика зурайгач, инкубацион йомырка мәсьәләсе җитдиләнгәннән җитдиләнә барды. Икенчедән, көтелмәгән яңа хәл килеп чыкты. Таң атканчы ук, фабрика капкасы янына кәрзинле хатыннар килеп утыра Директорны көтәләр. Үтенечләре гел бер ук төрле: «Зинһар, бер-ике дистә чеби бир». Колхозларның тавык фермалары бетерелде, аларның үзләрен йомырка белән тәэмин итәргә кирәк иде. Инде китереп авыл тормышы, крестьян холкы белән санашып тормыйча, инкубационкошчылык станцияләрен дә ябарга фәрман булган Иң җиңел нәрсә — вату, ябу, туздыру. Станцияләрне туктаттылар — шәхси хуҗалыклар чебешсез калды, апалар, зинһарлап, фабрика капкасына киләләр. Хәлләрен аңлап була, ләкин булышуы кыек Фабриканың чеби чыгару цехын да киңәйттеләр, әмма инкубацион йомырка табуы авыр. Нишләргә? Әнвәр инкубацион йомырканы да фабрикада ук җитештерү турында уйлана башлады. Шул фикерен бер киңәшмәдә белгечләргә дә әйтте. Бәхәс чыгасын да сизә иде ул. — Беренче чиратта ике мең баш тавык тотарбыз. — Әтәчле ферма оештырабыз алайса.— диде кемдер, үзалдына сөйләнгәндәй. — Ферма ук булмасын, цех дип атыйк. — Трест нәрсә әйтер бит әле? Чынында Әнвәр үзе дә шуннан шикләнә иде. Ул юлда килгәндә үк яңа эш кузгатуының кирәклелеген дәлилләү турында кат-кат уйлаган иде. Әмма үзе махсус цех ачарга рөхсәт бирмәячәкләрен, «Кайдан аласыз — шуннан кайтара бирегез, мөгез чыгармагыз!— дип әйтәчәкләрен сизенә иде. Өстәмә акча сорау турында башыңа да китермә—бирмиләр. Чөнки һәр нәрсәнең чамасы бар. Әнвәрнең бөтен өмете фабриканың үзендә өстәмә мәйдан табып, янга калдырылган акчадан файдалану «Де Аннары күз күрер әле! Бу эштә авырлыкның иң зур өлеше үз җилкәсенә төшәчәген директор чамалый иде. Гауга чыкса да, җавабын ул үзе бирергә тиеш булачак. Озак та үтмәде, трестта кискен сөйләшү башланды, җавап таләп иттеләр. Бу вакытта «яшерен цехта» әтәчләр кычкыра, тавыклар дәртләнеп-дәртләнеп кыткылдый иде инде. Аннан алынган беренче йомыркалар инкубаторга да салынды. Кошчылар «әтәчле ферманың» отышлы булуын үз күзләре белән күрделәр. Директор җавап тотканда, алар аның янына басарга әзер торалар иде. Динары ерактагы фабрикаларга иикубацион йомырка эзләп бармас булдылар Узләренә китә, жәтта артып кала Фабрика чеби чыгару буенча колхозлар ссрааыи да утәргә алынды, шәхси хуҗалыклар ихтыяҗы да канәгатьләндерелде Арткан йомырканы күрше фабрикаларга сатарга тотындылар Өстәмә табыш килә башлады Трестта да яхшыны яхшы, дими булдыра алмадылар Тик андый башлангычлар, тәвәккәллекләр эзсез калмады һәркайсы Әнвәр маңгаена бер сыр булып теште, дулкынлы чәченә, сентябрьдә ук ауган кырпак кебек аклык кунды Җиңүдән соң яралар' батырлык билгесе булып кына кала Коммунист Әнвәр Иб- раһимов та тынгысыз батыр хезмәттә үткән кеннәрен бәхеттән саным Эшчеләр аның ачык күңелен тиз аңладылар һәм гел киңәш тотучан булдылар Уртак кеч уртак максатка юиәлтелде Фабрика бишьеллык дәвамында йомырка җитештерүне ике тапкырга арттырды Фабрикада теләсә нинди бурычка алынырлык бердәм коллектив тупланды Апае кошчылары Бәтенроссия социалистик ярышында да җиңеп чыктылар Россия Федерациясенең күчмә Кызыл байрагын яуладылар Чаптар ат туктау белмәгән кебек үк, уңган җитәкче дә уйсыз яши алмый Әнвәр Ибраһимов һәр көн авыл чыгып, таңга карап ур менгәндә, аның күңеленә уйларның иң яктылары килә, киләчәккә тагын да киң колачлырак планнар туа