Логотип Казан Утлары
Бәләкәй повесть

ҮКЕНЕЧКӘ КАЛМАСЫН

Табигатьтә шчнбый ш/.W.i пар Жил тынгач та чфрак тирбәлә • мнл Сабитив йокысыннан куркынып уянды Бер мәл исен жыя алмый торды хәтта Канда сон әле ул? Ни булды апа? Аннары гына төшенде һәммәсе аташулы төш икән ләбаса' Фу. каһәр1 Ул ун кулының сырты белән маңгаена бәреп |ыккан гирне сөртте, көрсенүле итеп, тирән сулап -уйды Хркасына авыр йөк асып, әллә ничә чак рымны йөгереп узгандай, йөрәге ярсып тибә иде Күзләрен зур ачып, түшәмгә текәгән килеш, әле генә күргән төшен хәтерләргә тырышып ятты йокы- ы тәмам ачылган иде. Янәшәсендә изрәп йоклау чы хатыны Йолдызга кызыгып та куйды бугай Гөшендә у I у ieneii тау итәгеннән югарыга таба күтәрелеп барганын күрде. Зөя буендагы Кыз тавы да төсле. Идел янындагы Тәтеш тавына ла охшаган Кинәт Камил ачыргаланып кычкырып җибәрде каршысы на тоташ таш нере шаулап төшә иде эреле-ваклы ташлар тоташ агым булып шуыша. Тайпылып өлгермәсә. сытып-изеп узачак.. Язмышны мизгелләр хәл кылды Сабитов, жан ачысы белән талпынып, бер читкә сикерде Таш агымы аңа сыланып узып китте, әмма зыян-заурәт салмады Камил исән калды. Төш шунда бетсә-өзелсә, артык тинтерәтмәс гә иде. Юк шул. янә i.ihui.iT өстәлде. Тау астында аның күптәнге хезмәттәше, район мәгариф бүлеге мөдире Самат Хсылгәрәев басып тора икән бит Ташларпын ты сытуы мөмкин' Шушы фажиганы абайлап алуга. Камил бар көченә кычкырмакчы булды. Самат Харисович! Китегез, бер читкә тайпылыгыз! Самат Хари 1вич' Китегез, бетәсез. Юк. кычкыра алмады, тавышы чыкмады Күпме өзгәләнеп тә ярдәм л •' алмагач. Камил күзләрен чытырдатып йомды, үз-үзенә хисап бир М.1СТӘН, чәчләрен учлады Уянып киткәндә, тырнак очлары, әйтерсең, ике учына батып кергә" . ыман иде Самат Хсылгәрәевнең йөрәк авыруыннан кинәт улеп китүе, гаилә- сидән матәм тетрәнуе Камил Сабитовны район үзәге Хкгаштагы Кыскартып басыла беренче урта мәктәп директорын сугып миңгерәткән кебек итте. Дус иделәр, киңәшләшеп эшләделәр. Кордашларча бер берсен ярты сүздән аңлашалар иде. Менә шул кеше-кордаш һәм җитәкче иптәш хәзер юк инде.. Сагынып сөйләргә генә калды Аны җирләгәннән con өч-дүрт көн үтүгә. Камилне партия райкомына чакырттылар Беренче секре гарь янына. Район советы башкарма комитеты рәисе дә шунда иде * Хәл-әхвәл сорашуга, үгезне мөгезеннән алдылар _ Камил Әхмәтович,- диде райком секретаре гадәтенчә тыныч з тавыш белән, басынкы гына ител - Ник чакырганыбызны төшенәсе) > дер дип белом — Секретарь саран гына елмаеп куйды Ни гаҗәптер. * бу елмаю алың йөзен яктыртып җибәрү белән бергә җитдилеген дә * күрсәтә төште - Рононы кабул итәргә туры килер сезгә Районда \на - голий Васильевич Луначарскийның варисы булырга ± Район мӘ1ариф бүлеген җитәкләү дигән фикер, партия райкомы = бусагасын атлап кергәндә, уена килеп тә карамаган иде Камилнең, i әмма ул җитәкчеләрнең бу тәкъдименә хәйран калмады Мәгәр риза * лашырга да ашыкмады. ♦ Сөләйман Шәйхиевич, - диде ул секретарьга, сүзләрнең иң кирәклесен сайларга тырышып Мондый ышаныч белдерүегезгә, дөре- о сен әйтим, сөендем. Сезгә дә рәхмәт, Вильдан ага Сабитов райбаш * карма рәисенә карап баш иеп куйды - Шулай да бик үтенеп сорыйм. : мине мәктәптән аермасагыз икән Тырыша тырыша эшне көйләп бара ч идек кебек — Анысын беләбез, - дип гөлдердәде Вильдан Сабирович Күз ал * дында бит. Белем тәрбия бирүегез менә дигән Укучыларга механнза 3 гор белгечлеге биреп чыгаруыгыз да әйбәт1 Быел гына да райүзәк т колхозы хәзерлекле тугыз егет алды 1 Сөләйман Гафуров район советы башкарма комитеты председателе х нең һәркемгә мәгълүм нәрсәләрне кабатлап торуын өнәп җиткермәде “ булса кирәк, чырай сытып куйды шикелле, ләкин аның сүзен бүлдермә те. Андый чакта бик ипле ул, җай белә, рәт белә Вильдан Сабирович, сүзенә нокта куйгач, ялгап киткән кебек кенә әйтте — Бүгенгә хәтле, Камил Әхмәтович. бер урта мәктәптә эшне көйлә деге.з. Хәзер райком сезнен иңнәргә районның бөтен мәктәпләрендә дә эшне тиешле югарылыкка күтәрү бурычын сала,— диде һәммәсен уйладык, үлчәп карадык шикелле, ризалыгыгызны көтәбез. Гафуров урыныннан горды, бүлмә буйлап йөренеп алды Шул чак телефон чыңлады Секретарь трубканы күтәрде — Исәнмесез, исәнмесез! Сезнең белән бик сөйләшәсем бар, иптәш Ишгуганов. Тик, зинһар, гафу итегез, ун-унбиш минуттан, үзем шал тыратырмын! — «Гигант»танмыни? Вильдан сорамый калмады —Терелгән алайса’ Сөләйман урынына килеп утырды һәм, үзалдына сөйләнгәнгә охша тып, әйтә куйды — Авырырга түгел, арырга да рөхсәт юк Сиксәненче ел җәе бу Иртәгә август керә Шул сүз һәммәсен айлатадыр Урып-җыю, ашлык сату һәм Гафуров, бер тын сүзен бүлеп торды да. тавышын күтәрә төшеп Камилгә төбәп сөйләп китте - .һәм мәктәпләрдә яңа уку елына соңгы хәстәрлекләрне күрү. •Йеме, Камил Әхмәтович? Камил җилкәсен генә җыерып куйды, сүз әйтмәде Секретарь исә баягы фикерен түгәрәкләп Мәктәпләрдә эш муеннан әле, диде Төпкә җигелеп гартү бик таманга гына булыр Бюро фикеренә җавабыгыз нинди инде, ип гәш Сабитов? — Уйларга, уйлашырга кирәк әле, Сөләйман Шәйхиевич. Бүтән кандидатура хакында исәп йөртмәдегезме? Сөләйман көмеш җепләр белән аралаша башлаган чем-кара куе чәчләрен сул кулы белән артка сыпырып куйды да торып басты Аның кояшта янган тулы түгәрәк йөзендә интеллигентлык нуры яктыра Ул нур аның мөлаемлыгыннан, килешле елмаюыннан, хәтта тавыш тембрының үзенчәлегеннән сизелеп тора шикелле иде. Үз фикерләрен ул һичничек көчләп такмыйча бәян итә, ышандыру көченә ия булган логикага таянып аңлата. Ләкин бу юлы Камил сүзләренә каршы берни дә сөйләп китмәде, сорауга сорау белән җавап кайтарды: — Сез, мәсәлән, кем кандидатурасын тәкъдим итәр идегез? — Минме? — Камил да урындыгыннан күтәрелде.— Минем ихтыярымда булса, Нурислам Габделбәровны куяр идем мөдир итеп... Райком секретаре моңа да бик җайлап җавап бирде. — Бу хакта да сүз булды,— диде һич сер итмичә.— Әйбәт педагог, сезнең уң кулыгыз. Дүртенче ел директор урынбасары, әйеме? Камил өчен Вильдан Сабиров җавап кайтарасы булды — Әйе, өч ел эшләде. — Шулай да..— Сөләйман Гафуров сүзен өзеп торды.— Шулай да район мәгариф бүлегенә җитәкчелек итү эшенә иртәрәк әле. Ә менә сезнең урынга директор була алачак. Аңладыгызмы? Уйлашыр өчен ничә сәгать вакыт кирәгер сезгә? Секретарь мәсьәләне шулай кырт кисеп куйгач, Камил ни дияргә дә кыенсынды. — Сәгать дип Алай ансат кына түгел бит миңа, Сөләйман Шәйхиевич... Гафуров тимерне кызуында сугарга ярата иде. — Озын-озак сатулашыр чак түгел, иптәш Сабитов. Командир сафтан чыкканда, күп сүзгә урын була алмын. — Ул кадәресе фронт шартларында бит аның, Сөләйман Шәйхие- вич — Камил һаман әңгәмәнең бүтән юнәлеш алуына өмет баглый иде бугай. — Монда да фронт, иптәш Сабитов.— Гафуров тавышында әлегәчә сизелми торган кырыслык чагылып китте — Монда да фронт: белем фронты, коммунистик тәрбия, идеология фронты. Сез моны миннән һич тә ким белмисез.. — Әтиең булса — Әхмәт абыйны әйтәм — бик тиз тәвәккәлләр иде. Райбашкарма рәисе ерактан суктырып үгетләргә керешмәкче иде ахры, Сөләйман Шәйхиевич сүзне кыска тотты: — Иртәгә мин колхозлардан йөреп кайтуга райкомга килсәгез икән, Камил Әхмәтович. Сәгать унга. Килештекме? Вильдан Сабиров та секретарь бүлмәсеннән Камил белән бергә чыкты. Кабинетта әйтеп өлгермәгәнен коридорда сөйли барды. Камилнең әтисен Ватан сугышы елларыннан белә. Япь-яшь солдат көенчә Сталинград янында политругы Әхмәт Сабитов булган ротага эләккән ул. Политрукның һәлак булганын үз күзләре белән күргән... Камил төшенә Самат Асылгәрәевнең керүе кичәге әнә шул сөйләшүләр тәэсиреннән булгандыр, мөгаен. Иртәнге чәй янында сүз гадәттәгедән узмады Йолдыз һәрвакытта- гыча ирен дә, быел унынчы класска барачак улы Ниязны да кыстый- кыстый ашатгыэчерде Өстәл яныннан торуга, Нияз мәктәпкә ашыкты. Ул кабинет җиһазлары, парталар ремонтлау өчен укучылардан төзелгән группада эшли иде. Камил дә эшкә чыгып китәргә җыена башлады, ләкин аны күзгә күренмәс ниндидер бер җеп җибәрми тартып торды Ул җеп — хатынының өзеп әйтеп бетермәгән сүзе, биреп җиткермәгән киңәше. Кичә эштәй соц райкомда әйтелгән тәкъдим турында суз чыккач. Йолдызның кәефе китте кара тутлы ябык йөзенә ризасызлык галәмә те калыкты, юеш карлыгандай елтыр кара күзләре кысыла төште, кын гач кашлар борын өстендә бергә кушылгандай булды, юка иреннәре үпкәләгән сабыйларныкы кебек бүлтәйде. Әмма, ничек кенә булмасын, бу иртәдә сөйләшәсен сөйләшеп бетерергә кирәк иде * — Мин дә китәм, йолдыз,— диде Камил кичтән бүленеп калган _ сүзне ялгарга теләп — Сәгать унга райкомга! Син үз фикереңне тәки z әле әйтмәдең... ? — Тыңламаган кешегә сөйләү мәгънәсезлек икәнен акладым инде 2 мин.— йолдыз шулай дип өзде дә куйды. Аның муен тамырлары бүр 2 туеннан тагын үртәлә башлаганын күрү кыен түгел иде Күкрәгенә , төшкән озын чәч толымын артка алып ташлады да бер кирәксезгә чигә £ чәчләрен сыпырып куйды, йөзенә кызыллык йөгерде Төз борынының = яфраклары сизелерсизелмәс кенә дерелдәште 2 — Соң син, йолдыз, әйттем — бетте дип. үз фикереңне генә туп-ту *■ 1Ы хакыйкатькә санама әле. Кил, утыр, тыныч кына уйлашыйк. ♦ Камил зал яктагы өстәл буена барып утырды 1еләр-теләмәс кенә -килен, йолдыз да иренен каршысына урнашты — Миннән дә якын кемен бар синең? — Камилгә сорау уты атыл J ды Әйт. зинһар, кемен бар? •» — Бер кемем дә югын беләсең .— Ире моны түгәрәк йөзен әз генә ~ читкә борыбрак әйтте. -в йолдыз терсәкләре белән өстәлгә таянды, учларын яңакларына ж куйды Читтән берәрсе килеп караса «Тешләре сызлый микән әллә бу 2 бичараның?> — дияр иде Тешләре түгел, күңеле сызлый иде аның Го мер юлдашына үз үгетен кертә алмаганга ачыргалана иде — Аңла, Камил,— диде ул, эчке ярсынуын тыярга тырышып — Сиңа * әлегә мәктәптән китәргә кирәкми Күпме көч салдын, ә тиешле бәясен _ ишеткәнең юк. Тырышканга күз йоммыйлар анысы - Камил райком секретаре Сөләйман Гафуров сүзләрен хәтерләде:—«Бер урта мәктәптә эшне көйләдегез» Райком да, райбашкарма да белә Министрлыкта да хә бәрдәрлар. — Шуның белән вәссәлам! Кемнәрдер орден ала. атказанган дигән исемгә лаек була — Мондый нәрсәнең беркайчан да минем принцибым була алмага нын белә торып сөйлисен бит. йолдыз. Партия райкомы кирәк дип тапкан икән Хатыны уң кулын өстәл аша сузып, кискен хәрәкәт ясап, аның сүзен бүлдерде — Тышча, мин әле иң мөһимен әйтмәдем — Тыңларга дип утырдым - Шәрә принципларыңнан ваз кнчмәсәң, эшеңә югары бәя көтмә дә син. Икенче мәктәпнең директоры нигә почетта? Өлгереш сыйфатын бирә белә, «дүртжә, «биш»кә генә укучылары ничә процент аларнын? Дәшмисеңме? Менә шул Ә синең үз сүзен генә аткан ук та каккан ка «ык «Миңа чын билгеләр кирәк! Үземне дә, илне дә алдыйсым кил ми»,- - имеш Чын билге дня-дня, коллективны икеләтә жнгәсен. ронога күчсәң, бөтен мәктәпләрдән шуны даулый башлаячаксың бит Район буенча төпсез көймәгә утырасың әле син Дипломатия дигәннең «д» хәрефе дә юк бит синдә. — Беттеме? Камил дә йолдыз сүзләренә намусына тукыну тоеп, ннктер йөрәк сенә башлады шикелле Юк әле. бетмәде Сабырсызланма Алдан ук нскәртәм. анда күчсәң, диссертация турындагы хыялларын белән саубуллаш Менә сиңа укучыларның хезмәт берләшмәләренең профориентацнядәге роле Башың район мәктәпләреннән кайтып кермәячәк. Камил артыгын тыңламаска риза иде инде. — Мин җиңел булыр димим, әмма өркеп калырга да уйламыйм Рононы да кемдер җитәкләргә тиеш. — Алайса — ихтыярың... Кичләтеп Камил Сабитов белән Нурислам Габделбәров Казанга, Мәгариф министрлыгына юл алдылар Камил — район мәгариф бүлегенә мөдир булып раслану, Нурислам аның урынына директор булып билгеләнү өчен киттеләр Тимер юл вокзалына килеп төшкәндә, алар китәсе поезд белән Казаннан Волгоградка баручы состав икесе дә станциядә иделәр. Нурислам кассага йөгерде Вагонга шабыр тиргә төшеп килеп керделәр Азрак сулу алгач, Нурислам, кабарып торган соргылт бөдрә чәчләрен сыйпаштыргалап, кысыграк соры күзләрендә хәйлә очкыннары ял- тыратаялтырата, һич көтелмәгәнчә сүз башлады — Станциядә поездлар еш очраша Ә менә шушы минутларда гы на элекке гашыйклар чак-чак очрашмый калды,—диде. Болай да зур авызы колакка җитәрдәй булып ерылды — Нәрсә дидең? — Ул үз янәшәсендә кинәнеп елмаеп торган Габделбәровка сәерсенеп карады — Нинди гашыйклар? Нурислам, үчекләшү комарлыгы кузгалган азгын малай төсле, беравык елмаеп торды Күренер-күренмәс вак шакмаклы кара пинжәге кесәсеннән кулъяулыгы алып күзлек пыялаларын һәм кызарган, тирләп чыккан битен сөртте Аннары гына сорады: — Вокзал буенда әүвәлге танышларыңнан берәү дә күзеңә чалынмадымы? — диде. — Юк. Ә кем бар иде соң анда? Габделбәров, сөенчегә ни бирәсең дигән кебек, башын кыңгыр са шп тагын бераз карап торды да, галәмәт зур сер чишкәнгә охшатып: — Зөһрә кайтып төште! — дип пышылдады Камил Сабитов бу исемне ишеткәндә беркайчан да битараф кала алмый, бу юлы да шулай булды. — Чынлапмы? — диюен тоймый да калды. - Әйе' Камил сүз озайтмады. Торып басып кесәсендәге «Беломор» кабын, шырпысын капшап барлады, вагон ишегендәге көзгегә карап, асфальт төсендәге затлы пинжәгенең чабуларын тартып куйгандай итте, буй- буй бизәкләре беленеп торган ап-ак күлмәк өстенә зәвык белән сайлап тагылган галстугын рәтләп куйды да тамбурга юнәлде. Буе-сыны төз. йөреше килешле, куе кара чәчле, сыланып торган кара кашлы, керфек ләре озын зур, кара күзле, ихтыяр көчен белдереп бераз алгарак чыгып торган нык иякле бу кешегә, аны әле беренче күрүчеләрнең күбесе нигәдер аеруча зур игътибар белән карады Тамбурда — сирәк була торган хәл — аулак иде. Көтелмәгән хәбәрдән кинәт тирән уйга чумган Камил ярсынырга торган хисләрен баса алды алуын, ләкин йөрәк авыртып, җан сыкрап тора Шул ук вакытта үзәккә төшәрдәй әрнү катыш татлы сагыш күңелдән дөнья мәшәкатьләрен кысрыклап чыгарды, бер мизгелгә рәхәт булып калды Поезд радиоузелы концерт тапшыра иде Магнитофон тасмасына язылган җыр күңелгә уелганнар белән ярәште-берләште сыман. Сүнсә сүнсен утлар, йолдызлар да. Миндә әле сүнмәс өмет бар Шул ләззәт эчендә Камил яшьлегенең татлы, газаплы ядкаре итеп саклаган Зөһрә җырын исенә төшерде Якты көнем, серле төнем. Кояшым снн. аем син Ерактамы, якындамы, җир йөзендә йөрәгенә якын кадерле кешен булу — фәкать үзенә генә билгеле ярым татлы, ярым моңсу хис чыга- = нагы ул. Аны искә төшерсәң, сиңа яшәү өмете өстәлә, җан-тән җиңеләя. 7 акыл зирәкләнә сыман, канатлар үскәндәй тоела Яшьлектә кабынган ? күңел учагы язмыш шаяруы аркасында эчкә яшерелеп тә. сүнмичә, ел- 5 lap аша үзенең җылысын да. яктысын да сиздерергә кодрәтле икән х бу табигатьнең бөек бүләге Җитди эшләргә колачы җиткән, тирән 2 кичерешләргә ия бай рухлы шәхес кенә бу хәзинәне сакларга сәләтле- I дер Камил Зөһрә турындагы кадерле хисләрен кем беләндер уртакла =. тудан ерак. Кемдер ана кагылырга батырчылык итә алса, ул хис — > вакланыр, арзанаер иде кебек II ж Зөһрә, Зөһрә. Зөһрә... Ул минем үткәнем, ул мннем яшьлегем, ул - минем гомер маягым! ч Камил газаплы да, ләззәтле дә уйлардан арынырга талпынгандай. ' хәзерге тормышын күздән кичерде «йолдызның кан җире Зөһрәдән ? ним сон. ә ник болай өзгәләнәм соң?» — дип күңелен юатты. Ни өчен? т Кем анардан хисап сорый? Кем каршында аклана ул? Нигә кирәк бу 2 чагыштыру? Камил үз-үзе белән, җаны белән әңгәмә корды Әйе. без гадәтлән t гәнбез. Күңелебезгә хыянәт итәбез, яраклашабыз, җайлашабыз, шулай “ булырга тиеш дип үзебезне билгеле бер кыса эченә биклибез Башка iapra шулай дип сөйлибез. Кешеләргә әйтеп була, ә менә үз үзенә, эч ке бер җаваплылык белән җаныйны чистартып, вөҗданына турылык 1Ы булып әйтеп кара1 Әйе. үткәнгә кире кайтып булмый, шул ук вакытта аны сызып таш лау да мөмкин түгел Яшьлек үзенең эчкерсезлеге белән изге ул' Ни кадәр җыр. никадәр шигърият, никадәр күңел җәүһәрләрен үзенә тупларлык көч-куәт бар анарда! Яшьлек Зөһрә образына тоташып күз алдына килә Зөһрә үзенең сылулыгы, тик Камилнең үзенә генә таныш елмаюы белән ана тынгылык бирми Хәзер, менә шушы минутта, Зөһ рәне үлеп күрәсе килә аның, әйтеп анлатып бетереп булмый торган дәрәҗәдә күрәсе килә. Камил хәтерендә педагогия институтында укыган чаклары яңарды Зөһрә дә. Камил белән Нурислам да борынгы атамасы әле дә оны гылып җитмәгән тулай торакта «монастырь»да. яшиләр идс Алар — райондашлар. Зөһрә Нигъмәтова - район үзәге Акташтан дүрт биш километрдагы Гөлле Борае авылы кызы Камил Сабитон. Нурислам Габделбәров кебек үк, Зурләки дигән авылдан Кыскасы, алар өчесе дә бер елны педагогия институтына керделәр Габделбәров физнка-математикадан башка фәннәрне әллә ни санга сукмый иде, яраткан шул факультетын сайлады Камил исә өлгергән юк аттестатын район үзәгендәге мәктәптә алды Хннары өч ел армия дә Демобнлизацияләнгән егет педагогия институтының тарих бүлеген конкурссыз узды Әмма авылдаш егетләр чак кына мәхәббәт көндәшләре булмый ка i дылар Икенце курс азагында Нурислам Зөһрә тирәсендә бөтерчектәй бөтерелеп бакты, мәгәр «йөзем җимешләре пешмәгән» булып чыкты Имтиханнар башлангач, июнь таңнарының берсе сызылып атар алдын нан, тулай торак бүлмәсенә кайтып яткач, ул Камилгә зарын сөйләде. — Шәп кыз, чукынчык! Чибәрлек дисәң, өзелеп чыккан. Акыл дигән — хәзинә. Ну ну тәртәсе кыска. Бәясен бик белә,— диде. — Бәясен «бик белгәннәрнең» сазаган кыз булып утырып калган нары күп була, диләр.— Камилнең авылдашы сөйләгән аһ-зарга җавабы шул булды. Аннары бу хакта бүтән сөйләшмәделәр. Ә өченче курста укый башлагач. Камил үзе Зөһрәне чын-чынлап якын итте. Башы болай булды. Октябрь урталары иде Төп бинадагы вестибюль стенасына бик зур итеп «Яшен» чыгарып элгәннәр. Үткән-сүткән студентлар барысы да шунда туктала. Тукмактай хәрефләр белән «Котлыйбыз!» — дип язганнар. Аннары Ленин стипендиясенә лаеклы булган огличник-активист- ■арнып фамилияләре тезелеп киткән. Бишәү, шуларнын берсе—Камил Сабитов. Җәяләр эченә. «Тарих бүлеге. Институтның ВЛКСМ комитеты члены Студентларның фәнни җәмгыяте председателе урынбасары»,— дип тә куелган. Камил, комсомол комитетында тикшереләсе ниндидер мәсьәләләр турында киңәшергә дип, парткомга менеп бара иде. ан-кояштай балкып үзенә таба килүче Зөһрә Нигъмәтованы күрде — Котлыйм, якташ! Чын күңелдән!—диде Зөһрә, үзе өчен сөенгәннән дә тегеләйрәк канатланып — Ой, бәхет! Ой, бәхет!— Кыз Камилнең кулын кысты. Егет сәер генә елмайды. «Ой. бәхет!» дигәне ни нәрсә аңлатканны ул тәгаен генә төшенми иде кебек. Аннары Зөһрәнең күзләренә текәлде һәм зәңгәр чәчкәләрне, юк ла, зәңгәр күкне, юк алай да түгел, тирән, серле, саф сулы зәңгәр күлне хәтерләткән сихри карашлы күзләрдә үзен күрде Кызга ул соклануын яшерә алмыйча томырылып карады Зөһрә хәтта башын ияргә мәҗбүр булды. Егет табигатьнең сирәк бүләге булган шушы нәзакәтле җан иясенең әсиренә әйләнә баруын акылы-зиһенё белән генә түгел, тәненең һәммә күзәнәге белән тоеп торды. Шул мизгелдә Камил Нурисламның «Чибәрлек дисәң, өзелеп чыккан» дигәнен хәтерләде. Зөһрәне күргәч, шул рәвешле соклану, билгеле инде, берничә секунд эчендә булып алды. Кызның тәбригенә каршы җавап эзләп, Камил дә кесәгә кермәде. Бик рәхмәт, якташ, рәхмәт! Зөя буеның асыл кызларыннан котлау сүзе ишетү зур бәхет,— диде. Аннары шунда ук. әйтергә кичекмәгәем дигән төсле ашыгып өстәде — Без бүген. Зөһрә. Мәскәүдән сөенечле хәбәр килүне билгеләп үтәргә ниятләдек. Авырсынмасаң-, вакыт табалсаң һәм, әлбәттә, теләгең булса.. Менә шунда инде егетнең көймәсе комга утырды Тотлыкты да калды ул. — Нәрсә?— Зөһрәнең шул соравы җитте тагын. Камил тәкъдимен түгәрәкләп куйды. — Сине шул кечкенә мәҗлескә кунак итеп чакырам. Экспромт иде бу, үзен котлаган минутта туган яңа фикер иде. Исемле стипендиатлар мәҗлесенә ялгызы гына барырга чамалаган иде егет. Зөһрә тикле Зөһрә дә, алыштырып куйгандай, ялындырмады, назланмады, ризалашты да куйды Ул кичне алар «Таң» per- >ранының кечкенә генә банкет бүлмәсендә утырдылар һәм студентлар мәҗлесеннән икесе дә бик канәгать булды. Дуслашып китүнең чишмә башы әнә шул иде Өченче курсны бетергәнче су сипсәң дә аерылмас булып йөрделәр Дуслары-иптәшлә- ре, курсташлары аларның мөнәсәбәтләренә сокланып бетә алмады Шунысы кызык, кыз да, егет тә телләреннән «яратам!» дигән сүз ыч кындырмадылар. Әлеге сүз һәр икесе өчен дә чиксез кадерле, чамасыз изге иде бугай. Ә үзара килешүләре нык иде бер-берсенә карата мө нәсәбәттә энә очы кадәр дә ялганга, икейөзлелеккә юл куймаска, фә кать дөресен генә сөйләргә! Килешкәнчә килеп тә чыкты Дүртенче курста укулар башланган көнне Зөһрә зәп-зәнгәр күзләрен һич йоммыйча әйтте дә салды Камил гә «Мин офицер егеткә гашыйк булдым Ул да мине ярата»,— диде Башына бастырык белән органдай телсез-өнсез торган Камил унны- * сулны абайлый башлаганчы, әйтәсен әйтеп тә бетерде Офицер егет _ Казанныкы икән. Отпускага кайткан. Киткәндә Зөһрәне алып китәсе — з ул читтән торып укуга күчәчәк. < — Шаяртасын! Мине сынап каравынмы бу? Юкка маташма, мин солдат кеше!— дип тә карады егет Кыз хәтта ачулы га әйләнде 2 — Честное комсомольское!—дип, елар дәрәҗәгә җитеп тулышты я Бу сөйләшү паркта булды Тын аллея буендагы эскәмиягә утырып ± сөйләштеләр Зөһрәнең «честное комсомольское»сыннан сон Камил i безгә кадалган шикелле сикереп торды 2 — Үтерәм мин синең ул офицерыңны!— Тавышы үз колагына да " кыргый, ят аваз булып ишетелде ♦ Зөһрә, Камилгә карап, шулкадәр мыскыллы елмайды, егет чыда- < мады, карашын читкә борды Ә кыз теш арасыннан сыгып чыгара чы ® тара өзеп әйтте: s — Булмас нәрсәләр белән хыялланып маташма Кисәтеп куям ул ; беренче разрядлы боксер,— диде Монысы инде егылганны йодрыклау. кан саркыган җәрәхәткә учлап тоз сибү иде Тулай торактан култык ,ташып чыгып киткәннәр иде, аерым-аерым кайтып керделәр. ж Ләкин... монда тагын бер «ләкин» бар әле Бер ай да үтмәде, Зөһ- 2 рә Камил каршына килде «Булдыра алсан, гафу ит, Камил. Мин аны Ф яратмаганмын. Сине күңелемнән сызып ташлый алмыйм»,—диде Ке- * черәям, түбәнсенәм, сер бирәм, сынатам дип тә тормады, егетнең күк- i р ә генә капланып елады . Юллар аерылды Эшкә билгеләүләр алдыннан Камил Зөһрә Нип>- мәтова белән бер группада укучы Кукмара кызы йолдызга өйләнде Өйләнештеләр һәм Акташтагы беренче мәктәпкә эшкә киттеләр Ул лары туды Шул Нияз быел унынчы класста укыячак Күп еллар узды, тик яшьлек язында шы ткан хисләр сүнмәде, сүрелмәде. Менә бүген дә Зөһрә исемен ишетү Камил йөрәгендә нинди зур өермә кузгатты III Беренче августтан отпускысы беткән укытучы, үзе моны телиме-те ләмиме, асылда август киңәшмәсенә кадәр киләп сарып йөрергә мәҗ бүр мәктәпкә килә — китә, коллегалары белән гәпләшә, артык ваты лып эшләмәсә дә. яңа уку елына хәстәрлек чаралары күрә. Хәлимә Хэбировнанын да шундый көннәре иде Кәефе искитмәле аяз көн төсле Алай дию генә дә аз Аллы-гөлле, чәчәкле бизәкле аның кәеф-шәрифләре. Куанычы кырга сынмый Ире галәмгә очкач, космо навт хатыны да бу тикле шатланмыйдыр — һәрхәлдә, аның сөенече хәвеф белән аралаш була бит инде Ә Хәлимәнең ире — Нурислам I а тевнч космос төпсезлегенә китмәде. Казан Кремленә генә юл тотты, хафаланасы юк. Герой булып кайтмый ул. билгеле Ә менә урта мәк тап директоры булып кайтачак' Директор' Хәлимә Хәбировна — ди ректор хатыны Бу инде, беләсегез килсә, уен муен түгел Бу инде, анын уенча, мәктәп коллективының тезгене Нурислам Габделбәров кулында булса, дилбегәсен Хәлимә Габделбәрова тота дигән сүз Ягъни Нурие там Галиевич директорлык арбасына җигелә, X >лимә Хәбнровна дуга латы кыңгырау булып чыңлый башлый Ә кыңгырау чыны ерактан ишетел.» Алдан ук хәбәр итәргә ашкынгандай, аваз салып бара Шулай булмый хәле дә юк. Нурисламның үзенә генә ышансаң... Кем ни әйтсә, шуңа инаныр Ни дип үгетләсәләр, шуңа күнәр. Моңа юл куярга һич ярамый. Дилбегә Хәлимә кулында булыр. Шулай кирәк Ирләр һәр даим хатыннары акылына мохтаҗ алар. Ир-атта хатын-кыз тоемының әчмухасы да юктыр әле бәлки... Инде моннан соң Йолдыз Ярулловна да Хәлимә белән бүтәнчәрәк сөйләшә башлар. Дөрес, аның ире янә дә бер басмага күтәрелә күтәрелүен. Әмма ләкин безнең мәктәп өчен ул хәзер килсә — кунак, китсә — ерак йолдыз Ярулловна. Камил Әхмәтовичнын чабуына ябышып, ронога барып утыра алмый ич Мәктәптә кала. Ә мәктәпкә Габделбәров җитәкче Мөһим эшләр буенча иң ышанычлы киңәшчесенең күрсәтмәләренә таянып Үз гөмбәзе биеклегеннән торып, Хәлимә әнә шулай сөенде—канатланды, хыял дәрьясында йөзде. Көтмәгәндә аның күңеленә очып кунган куаныч кошы күкрәк читлеген бик тә тарсынды, тышка бәреп чыгарга дип тәкатьсезләнде. Кем беләндер сөйләшәсе, серләшәсе килү кытыгы тәмам кычуга әйләнде. Бүгенгесе көннән, һич югы иртәгәдән ул бит инде беренче урта мәктәптә биология укытучысы гына түгел, директор хатыны да! Куанычын исбатлау әмәлен дә тапты Хәлимә Башлангыч класслар укытучысы Нәзирәне аулак чәе эчәргә үзләренә чакырды. — Әйдә әле, Нәзирә, безгә кайтыйк,— диде ул, мәктәптә буй-сынын күрсәтеп, теплица тирәсендә беркадәр йөренгәч.— Аулак чәе чәйләрбез. Нурислам абыең бу сәгатьләрдә министрның үзе белән сөйләшеп утыра булыр, без үз түребездә хозурланыйк бер Ашыгыч эшең юктыр бит? — Юк алай,— дип бик тиз ризалашты яшь укытучы Яна директор хатыны олы башын кече итеп үзе чакырып торганда, ник бармаска да, ник чәйләмәскә? Габделбәровлар Акташта үзләре җиткереп кергән алты почмаклы өйдә торалар. Ак мунчалары бар Каралты-кура нык. Алма бакчалары — бер дигән Өй тулы заманча җиһаз. Чисталык идеаль дип әйтерлек. Хәлимә өйдә үзе дә ат урынына эшли, кызларына да тынгы бирми Электр самавыры гөжләп кайнап чыкты. Түр як өстәлгә җиләк-җи- меш килде, таба ашлары куелды һәм суыткычта зарыгып утырганлыктан бик тиз парланып киткән акбаш-шешә килеп кунаклады. Билгеле инде, ансыз дөнья сансыз. — Би-и-ик тә тансык кунакка дигән энзе инде бу, кем, Нәзирә. Неприкосновенный запас дигәнем. Әйдә авыз итеп карыйк әле. Нурислам абыеңның тәпиләренә шифалы су бөркү булыр Хрусталь рюмкалар чыңы күңеленә хуш килдеме—Хәлимә кеткелдәп көлеп куйды. Сул бит уртасындагы бердәнбер шадра ясмыгы көлгәндә хасил булган чокырчыкка кереп югалды Аннары ул кинәт җитдиләнеп калды Эскәкмазар тимәгән куе, ләкин килешле генә кашла ры җыерылып килде, коңгырт күзләренә суык бәреп чыккан сыман булды. Кан тибәргә торган калын иреннәр чөмәкәйләнеп рюмкага үрелделәр Маникюрлы бармак очлары аракы тулы рюмканы да кызартып күрсәтә иде кебек. Хаклык өчен әйтик, Хәлимә Хәбировнага тырнак кызарту елына бер генә, отпуск бетеп эшкә чыккан көннәрдә генә эләгә. Кем белсен, бәлки, директор хатыны булгач, косметикага да дикъкате арта төшәр?! Эчә белеп эчеп җибәрде Хәлимә. Бик шома юлдан шуып төште «шифалы су». Алай да сискәндерми калмады Тамак кыра-кыра торып ук басты Иңнәрен уйнатып боргаланып алды. Хуҗабикәнең тулы тыгыз гәүдәсе сокланып, ымсынып, томырылып карар күзләргә мохтаж иде. Нәзирә дә сынатмаска маташып баккан иде, булмады, тончыга язды. — һи-и-и, болай булмый, ярамый, Нәзирә һаман эчәргә димәгән диюен, алай да кабып куйганда сынын сынса да сынатмаска кирәк. Чин үзем дә бик сирәк тотам болай моны — Хәлимә Хәбировнанын кәефе кыйбла тарафларына борыла башлады бугай Хәлимә апасының * кач. Хәлимә ханым йомшый язды Тик бу йомшау мәлжерәү түгел, ко т марлык арту гына иде — Әйдә, кадалсын, булмаса — булган икән, жиппәрнк тагын бе J рәрне!— диде ул.— Абзац Казанда, кызлар әниләрдә Аулак тек аулак. < ал әйдә... Нәзирәгә кушкан кебек әйтсә дә, шешәгә Хәлимә үзе үрелде, там * чысын да читкә тамызмый рюмкаларга хәмер койды һәм — Әйдә, ашап эч, акча жимеше түгел, бакча җимеше, менә бу сви * жи балны да авыз ит, совхоздан китергәннәр иде. умарталыктан,—дип х кыставында булды Чынында бу риялану иде Тагын берәрне өстәгәч, Хәлимә Хәбировнанын күңеле тәмам да же беде Җыр дәрте кузгалды. Тимергә тимер тигәндә чыга торган яшел ? ле-зәнгәрле тавышы белән жырлап җибәргән булды Сигезенче март хатын-кызны ч Азатлыкка чыгарды. ® Колхозница күлмәк кигән Зәңгәрле дә чыбарлы Җырны азагыннан башлап, беренче юллары белән тәмамлап кую үзе үк нидер сөйли иде инде. Нәзирә үзенә кирәкле сүзләрне сөйләшү ягын каерды. Сүздән сүз чыга торды — Хәлимә апа, җаным, сигезенче март дигәннән, безнең каладагы апай кызының кияве Ннжнийкамскида бик тә зур урында бит Юк нәрсәләре юк Шулар әллә нинди яна фурмы холодильник алганнар, кая соң әле әттәгенәсе, исемен шунда язып кыстырган идем Сумка сын актарып, язуны сузды Минск-12. я шуннан... Шуннан шул, сез инде безнең арка таянычыбыз, минем уҗым бозавыннан була торган эш түгел, Габделбәров абый тапмый калмас, син әйтсәң дим инде. Кияүләр берәр бәйрәмдә безгә киләбез дигәннәр, шулар алдында ким булмыйк дигән идем, әй!? Хәлимә апа. җаным дим, Габделбәров абый синең сүздән чыкмый инде ул Ир баш. ха тын - муен. Юу-у-ук! — дип гайрәтләнеп куйды Хәлимә Хәбировна Ул сүз м<> ладан төште хәзер Ниткән ир баш Матриархатка кайтып җигеп ба рабыз, сеңелем Хатыннар хакимлегенә Булырмын мин апа муен Кем аркасында шул дәрәҗәгә җитте дип беләсең син аны Чин булма сам Хуҗа хатын симез куллары белән күкрәк какты Мактау сүзләрен кызганмыйча, Нәзирә Хәлимә апасына мәдхия арты мәдхия укыды Тегесе дә, шактый гөшергән булуына карамас ган, ипләп кенә чамасын белеп кенә Нәзирәгә бер авыз майлы сүз >йтте Аның кнберле-һавалы холкына мин минлек берегеп үскән, йөре uie, торышы, кыяфәте, сүз сөреше үзен бәйгенең алгы сафында итәргә гырышудан гыйбарәт .Аныкы икән һәр нәрсә менә дигән Читтән торып сигез ел укып алган дипломын да теленнән төшерми. Габделбә- ров белән әрепләшкән чакта да: ~ Покрайне мере, мин—дипломлы хатын, синнән ким җирем юк'—дип кенә җибәрә. Кешенең кыйммәтен исә үзенә тигән файда белән үлчәве гадәткә әверелгән Мә сиңа да бир миңа! Алдым-бирдем, бетте-китте. Нәзирә белән дуслыгы да шул формулага нигезле. Ашар-эчеп, күп сүзләр сөйләшеп күңелләрен хушландыргач, икенче бүлмәгә чыгып, соңгы вакытта алынган затлы әйберләрне карап рәхәтләнделәр Соклануы белән, көнләшүдән, әйтерсең, Нәзирә дә уклау йотты — Бусы — Салисәмә, бусы — Халисәмә,—дия-дия, Хәлимә импортный келәмнәр күрсәтте. — Абау, монысы, Хәлимә апа җаным, ике түгелме? — Складта бардыр әле, бетмәгән булса, сиңа да алырбыз, шалтыратырмын... — Әй генәм дим, Хәлимә апа, хәзер хрустальга да, алтынга да ул кадәр ябырылмый халык, китап модасы китте бит. Сүзнең берсен башладылар, икенчесен ташладылар. Гәпләшә торгач, гайбәт күчәре Сабитовларга да орынмый калмады. Хәлимә ханым, ник икәнен үзе дә белмәстән, йолдызны өнәми иде. — Шул мамыксыз, алтын кешенең гомерен әрәм итеп тора бит. Складтагы Майбәдәр әйтә, югославский коверны да, японский сервизны да алмадылар, ди. Имеш, теге кыланчыгы мондагылар белән, янәсе безнең белән инде, бер төсле булмасын, сирәгрәк очрый торганын табып кайтарып бирегез дип әйтә, ди, чытлык — Әйбер алмый, кунак яратмый, үлеш шәп киенә үзе каһәрең...— Хәлимә апасының салпы ягына салам кыстыра торды Нәзирә. — Бик ярата, үз дигәненә бара Район библиотекасында эшләүче Елена Ивановна дигән ялгыз хатын бармы, шуңа атна саен барып төн уздыра, ди, кыланмаганнары бер дә калмый, ди. Стильный пластинка боралар, ди, ла-ла. Әй, дөнья гизә. Конференция дисәң — ул, съезд дисәң — ул. Отпускасында да йорт дими, бакча дими, чыга да чаба. Казан, Мәскәү, Рига, Киев — әллә кай җәһәннәмнәргә җитә. — Үткән ел Волгоградка 30 бала алып чыгып китте. Исәр сыман бер нәрсә инде шунда. Әй, мин булсам белер идем кадерен ул тормышның...— Монысын да Нәзирә өстәде. Хәлимәнең тагын әллә ниләр тезәргә исәбе бар иде, авызын ачарга өлгермәде, ярым ачык ишектән аларны тыңлап торган кызы Халисәгә күзе төште: — Нәрсә син анда, күзләреңне футбол тубы иттереп шаккатың? — Шаккатырам әле. әни, мин сине. Җиттеме, юкмы сиңа? Кайчан карама, шул Йолдыз Ярулловна гайбәтен сатасың. Синең томаналыгыңа кем гаепле? — Ә син, кызым, өлкәннәр сүзенә катнашмый тор, яме. — Катнашып кына калмыйм, кызык итәм әле, әни, мин сине!— Халисә магнитофонга ымлады Нәзирәнең коты очты. Хәлимә дә өнсез калды Башына киткән хәмерне җил очыргандай итте. — Авызыңнан җил алсын, ташбаш! — Сүз бозау имезә... тәмам... Нәзирәне озаткач, Хәлимә тузгыган әйберләрен урнаштырды, үзе нәфрәтләнде Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый, диләр. Тот капчыгыңны, алырмын мин сиңа яңа фурмы холодильник. Әле кайчан гына, авызын ачса, үпкәсе күренә иде, тәмам тернәкләнде, йолкыш. Тычканның йоны чыккан саен чи-чи итә, ачкүз. Арттырып җибәрә тагын, басымчак итәм дигәч тә, оялмыйча теле барып соранып торуын кара син аның. Гарьлегеңнән... Бераз тынычланганнан соң, уеның икенче тармагы баш калкытты. Кайгы кайгыны баса дигәндәй, бу фикер алдында Нәзирә белән сөй- дәшүләр бер нем чүп булып кечерәеп калды Кызы Халисәнең Йолдыз Ярулловнага карата мөнәсәбәте турында әле беренче мәртәбә җитди уйлана башлавы иде ахрысы Нидәндер куркынып китте, күз аллары әйле-шәйле килде, арка-җилкә чемердәп китте Шуларнын барысын оныттырырга тырышкандай, аек бер фикер алга узды. 4 Укытучысы буларак, класс җитәкчесе буларак ихтирам итә. Тымызык * кына йөрсә дә, корырак булса да, гаделлеге беләнме. принципиальле- - ге беләнме укчыларның күңелен яулый бит. явыз' Икенче бер сәбәп з тә бар. һәм, Хәлимә Хәбировна бусына теше-тырнагы белән каршы. < Шулай да, нишлисең, Сабитовларнын малаена гашыйк бит бу тинтәге- ч без Ул димәгән сулышы юк. Әгәр инде үз үзең алдында алдашмый 2 гына уйласаң, егете ярамаслык та түгел Чибәр Акыллы Тыйнак * Яшь чагым булсамы, берәүне дә якын китермәс идем Әмма, кызыкаем ? белән дуслыклары берүк үсмерчакның дуамал саташуы гына булып = кала күрсен. Лй күрде, кояш алды йолдыз Ярулловна белән кодагый- $ лык куркыныч нәрсә бит ул. Аның сиңа эре генә, сүзсез генә карап * алуын, аннары кырт борылып, башны дугага күтәреп китеп баруларын ♦ күргәч тә аяк табаннарыма хәтле чымырдап китә Халисәгә моны аң- < латырмын димә... * IV п Сабитов киткән көнне йолдыз мәш килеп өй җыештырды, кер уды ж Күршеләре Рәхилә апа ишектән керә-керешкә — Әбәү, бик тәмле исләр дә чыккан, кунакларыгыз бармы әллә? Ка т. мнл өйдә юк чакта иркенләп бер эчемне бушатыйм әле дип керә идем Юк, нинди кунак ди Әйдә, хуш киләсез, Рәхилә апа. менә сез j кунак булырсыз. - — Кунак кунакны сөймәс, иясе берсен дә сөймәс, ди Кем сон анда? — дип, Рәхилә гөжләп торган ванна бүлмәсенә таба ым какты — Кер чайкарга дип су җибәргән идем Берәү дә юк йолдыз үзе сөйләште, үзе үтә бер җитезлек белән өстәл хәзерләде Газ пл итәсе өстенә кыздырырга май куйды, кабарсын дип өстен ябып куйган бәрәңге пәрәмәченә күз салды. — Хәзер менә пәрәмәч пешерәбез, тәмләп чәй эчәрбез, бик мактап йөрисез икән әле. — Эше барның ашы бар. Син, йолдызкаем, һаман пешереп-төшереп кенә торасын, синең кулдан аш тәмле Пичекләр өлгерәсеңдер инде Эшкә хирыслыгын зур Солын да беләсең, пешекче сыман — Әйдәгез, әйдә, Рәхилә апа, уңайлабрак, якынрак утырыгыз Яшәешнең ямен тәэмин иткән ризык исә борынны кытыклады, кү цел не хушландырды йолдызның кухняда һәр әйберенең үз урынында булуы, һәр эшне белеп, үз җае белән автомат сыман башкаруы Рәхилә апаның күңелен кузгатты — Кая тукмагың, шунда сукмагын, әле мин дә менә Майсәрәмнен хәлен белим дип Казанга барып кайттым — Анда күргән хәлләрен әр неп сөйләде ул — Үзем гаеплемендер инде, яхшы укый, укысын, кеше булсын, дидем Өйдә эш кушмадым, үзе аркылыны буйга алып салма ды, һаман китап-дәфтәр белән әвәрәләнде Укыды, кеше булды, кияү дә бик ипле, бик яхшы кеше баласы булырга охшый Тик кызым Мәй сәрә өйлә бер дә генә хуҗа булалмый. Аш-су белән мәшәкатьләнми, неп җыймый, ул теге салкын суы, кайнар суы агып торса да. җыешты рып тормагач, анда да әллә ннндн исләр чыга Савыт сабаны кияү юа Тормышларының бер генә дә рәтләре юк Бөтен җирен чистартып кайттым Үз өең. үз көең, мин әйтәм, хатын — тормышның үзәге, өеңне ямьлерәк итәргә тырыш, чистарак тот, ял көннәрендә таба ашлары пешереп кара, иреңнең күңелен күр. днмен Юк. колагына да элми. атна башында да шимбә, азагында да лә-лә-лә, һаман шул музыка, һаман шул буфет пирожкие. — Я, җитешегез әле, Рәхилә апа. Рәхиләнең күңеле күл булды. — Менә бит ничек рәхәт үзең пешергән әйберләр белән хуш исле чәй эчеп утырулары! Ә минеке баласын да атналык яслегә биргән Эштән кайтканда, кефир белән пирожки алып кайта да, тиз генә ашый да, телевизор кабызып, диванга кырын ята. Асрау булып хезмәт итәргә унбиш ел укымадым, дип кенә жибәрә. Болай булсаң, ирең тормас, ташлар, дим. «Ташласа, башкасы бетмәс» ди, исе дә китми, ни хәл итәрсең Ут йотып кайттым менә, озатырга да төшмәде. Дөнья әйбере төяп бардым, күңел өчен, кайткач, күршеләр белән җыйналып чәй эчәрсез дип, ярты кило конфет та җибәрмәде. Ни хәл итәрсең, кешегә сөйли торган сүз түгел, эчемдә кату булып торганга, аптырап, сиңа гына сөйлим инде, Йолдызкаем Әйтсәң сүз, төртсәң күз. Бала хәсрәте утсыз көйдерә шул. Җил-давылдай килеп кергәне шикелле, чәй яныннан торгач, Рәхилә ашыгып китеп тә барды. Ул киткәч, йолдыз аның сүзләре хакында күп уйланды. Бу — ялгыз ананың хәсрәте генә түгел, укытучылар, тәрбиячеләр бакчасына да таш Әлеге сүзләр аның җанын кимерде. Дөрестән дә, укучыларга мөмкин кадәр якынрак булырга кирәк. Аларның уен, хыялын, җанын аңлый белергә тиеш бит без.. Шушы сүзләр — аның педагогик нигезе. Бүген пешеренә башлавы да матур бер ният белән иде. Аның классында укучы кыз — Гөлфирә исемле бик тырыш, бик намуслы бала язын мотоциклдан егылып аягын сындырган иде. Больницада озак ятты, сөяк дөрес ялганмау сәбәпле, бихисап газапларга дучар булды. Әле дә булса савыгып аягына басканы юк. Бүген Гөлфирәнең туган көне Уналтысын тутыра, йолдыз аларның өйләренә барачак. Тәбрикләп кайтасы килә. Боекмасын иде, төшенкелеккә бирелмәсен. Җылы сүз — җан азыгы бит Алда тау чак лы мәшәкатьләр тора — унынчы классны тәмамлыйсы бар... Чыгып барганда, улының бүлмәсе ишегенә кнопка белән ябышты рып куйган язуга күзе төшкәч, Йолдыз көлеп җибәрде — Әй, бу малай! Нинди генә мөгезләр чыгармый, билләһи... Шырпы буе хәрефләр белән ак кәгазь битенә мондый сүзләр тезелгән иде «Әнием! Мин соң кайтырмын, борчылма, яме Халисә белән эстрада концертына барабыз» йолдыз үзалдына елмаеп торды. Инде яшерми, Халисә белән дип гуптуры яза Халисә белән горурлана, мактанасы килә Бик әйбәт, улым, кадерен бел кыз баланың Бәлки бәхет йолдызыңдыр шул кыз Тел тидерерлек бала түгел, бик итагатьле. Әнисеннән аермалы буларак, башта уйлый, аннары сөйли V Камил министр яныннан чыкканда, сәгать унике тулып килә иде Канатлар куйгандай җилкенеп, күтәренке күңел белән чыкты ул. Мәгариф өлкәсендәге төп хуҗаның фикерләре белән Камил үз уйларында уртаклык тапты. Сөйләшү-киңәшләшудән канәгать калды ул. Эшкә, киң колач белән эшкә дәрт кузгалды. Кәеф шәп иде. Сквер каршында аңа, һич көтмәгәндә-уйламаганда райондашы һи даят Бикмуллин очрады Әлеге күрешүне Камил уена да китермәгән булса, юрист иптәш алдан планлаштырып куйган иде — Исәнмесез, һидаят Әгъзамович!— Камил прокурорның кулын яхшы белешләрчә, уз холкына хас булган самимилек белән, нык итеп кысты. — Сәлам бирдек, Камил Әхмәтович! — Бикмуллин да ай-кояш нурларын җыйган сыман балкый иде. Балтик т'.,кешеләрен хәтерләткән һәм кырыкка якынлашкан бу кешенең аксыл йөзе, арыш саламы төсен дәге сыек чәчләре, тоныграк зәңгәр күзләре, каны качкан юка ирен нәре — һәммәсе бергә елмаялар иде төсле. Күрешергә дип кул сузып, баш игәндә, озын какча гәүдәсе икегә сынган сыман булды — Котлыйм үзегезне, Камил Әхмәтович, чын күңелдән котлыйм!— Ул уң кулын күкрәгенә куеп, башын иеп бөгелеп алды — Иерархия басмаларыннан югарыга атлавыгыз белән тәбрик итәм Уңышлар те лим, иксез-чиксез уңышлар, Камил Әхмәтович!— Бикмуллин аны култыклап алды Камил көрәй төстәге күн папкасын уң кулыннан сулына күчерергә мәҗбүр булды Кая барасыларын анык кына белмәсәләр дә, Спасс манарасына таба атладылар һидаят Бикмуллин. Камил сү- •емне бүлдерә күрмәсен берүк дигәндәй, сөйләвендә булды — Кичә мәктәбегезгә барып чыктым. Камил Әхмәтович Акташта биш ел эшлим, мин әйтәм, беренче урта мәктәптә булырга туры килгәне юк — Гәрчә кызым шунда биш ел укыса да дигән уй, сүзләргә терелмичә, эчтә бөтерелде Кыз турында сабыр итәргә кирәклеген акыл дигәнен кисәтеп куйды Камил кинәт прокурорга күтәрелеп карады — Берәр гаеп-кыек килеп чыкмагандыр бит. һидаят Әгъзамович? Сабитов җитдиләнеп калды — Юк ла, юк. үземнең кызыксынып керүем иде Бикмуллин, көтеп алган якын кеше белән очрашканга сөенгән сыман, күңелле итеп сөйли бирде:- Шу-у-ул, анда әйтәләр, «Сез Камил Әхмәтовичны хәзер ронода күрерсез Әмма конкрет шушы моментта ул Казан каласында Таҗ кияргә китте», диләр — Бу сүзләрдәге ясалма лык катыш төчеләнү Сабитовка кире тәэсир итте Төбендә нидер бу лырга тиешлеген сизенгән хәлдә түзде, ахырын көтәргә ниятләде — Инде менә күреп торам, мономах бүреген киеп чыгуыгыз, әйеме? — Әйе, мәгариф бүлеге мөдире булып билгеләнү турында приказ алдым . — Камилнең тавышы рәсми яңгырады Спасс манарасы янына җиткәч, зур сәгать аларнын баш өстендә унике тапкыр доңгылдатып сугып куйды — 0, әбәт җиткән бит. Камил Әхмәтович Тамак ялгап алсак, дип әйтәм?— Прокурор, бик мөһим мәсьәләгә җавап көткән шикелле. Са битовка текәлде — Начар булмас ул эш, һидаят Әгъзамович- Камил юлдашы бе лән шунда ук килеште — Иртән, назлы кыстамак кебек, рәтле-юньле ашап-эчеп булмаган иде, хәзер аппетит юк димәс идем — Кайсы ресторанга барабыз? Елга портына сыпыртабызмы сон әллә?— Шулай дисә дә, һидаят мизгел эчендә бүтән фикергә килде — Юк, «Шәрык» ресторанына барабыз, «Востокжа. Ремонттан сон мактап туя алмыйлар аны Чатырлары гел ефәктән, дип язалар Идән нәр мәрмәргә әйләнгән икән Стенатүшәмнәр Сүрия ефәге белән тыш ланган, ди. Шәмдәл лампочкалар, кыйммәтле келәмнәр Кереп уты рыйк әле бер шунда Безгә, район кешеләренә, алай ләззәтләнү еш тәтеми. Де фа кто шулай Ресторанның җиһазлануы, анда салмак кына яңгыраган таныш ионнар кунаклар күңеленә чынлап та хуш килде — Сезнең яна постка аз гына гайрәт суы бөркеми ярамастыр бит инде,— диде Бикмуллин. Ашкынып тормаса да, Камил бу тәкъдимне бөтенләй кире чөеп ташламады — Бераз гына,— дип килеште Сүзнең чыны беравыктан башланды — Минем өлкән кызның мәктәп белән саубуллашканын беләсез инде. Камил Әхмәтович һидаят, тылсымлы сүз әйтергә җыенгандай урындыгын Сабитов янынарак күчереп утырды — Аттестатны үз кулыгыз белән биреп чыгардыгыз. Инде менә вузга килә, бәхет сынап карарга... — Медицина институтынамы? — Юк, Камил Әхмәтович, юк. Русчалатып әйткәндә, без переиграли аны: пединститут. Инфак. Инглиз теле бүлегенә Шулай уйлаштык. — һе!.— Камил ихтыярсыз шундый ымлык әйтте. Сәерсенү, хәтта канәгатьсезлек авазы. Кызының бу юлны сайлавын элекке директоры һәм укытучысының өнәмәвен һидаят Бикмуллин ап ачык төшенде. Прокурор иптәшнең: — Хупламыйсызмыни? — диюдән бүтән чарасы калмады Аның аксыл кашлары киерелеп калды, йөзе алмаштырып куйгандай төкселәнде. Камил дә кәефсезләнә төште, ләкин бик тактлы итеп жавап кайтарды. — Зинһар, күңелегезгә авыр алмагыз, һидаят Әгъзәмович, мин турысын әйтүне хәерле күрәм: Зөмәрәдән әйбәт укытучы чыкмаячак Балаларны яратмый ул. Бөтенләй сөйми. Тугызынчы класста укыганда, мәктәп комсомол комитеты аны дүртенчедә укучыларның отряд вожатые итеп билгеләгән иде. Булдыра алмады, теләмәде дә. Сабый лар да өнәмәде — тиз бизделәр үзеннән Икенче бер классташын бил геләгән идек, гөрләтеп эшләде. — Булыр, булыр, бәхәсләшмим. — һидаят, аптыраганга юл кая дигәндәй, өйдә, сәке түрендә утырган карт шикелле учлары белән тез башларына таянды — Китертик әле тагын бераз — Юк, рәхмәт, минем бераз эшләр дә бар әле, ә сәгать дүрттә поезд кузгала... — Ярый, соңгы очрашу булмас әле анысы,— дип ризалашты прокурор. Әйтеп калыйм дигән җитезлек белән сүзен дәвам итте: — Вак мәсьәлә, ә менә Зөмәрә проблемасы мине бик тынгысызлый. Карагыз әле, Камил Әхмәтович, керсен иде кызый шунда, укысын, дипломын кесәсенә салсын иде, аннары обязательно мәктәптә эшләргә димәгән бит. Тәрҗемәче булыр... һндаятнең бу фәлсәфәсе Камилнең гайрәтен тәмам чигерде — Обязательно...— Сабитов прокурорның үз сүзен аңлы рәвештә басым ясап кабатлады.— Обязательно мәктәптә эшләргә дип хәзерлиләр аларны! Ә сез беләсезме, авыл районнарында ничә мәктәптә чит тел укытылмый? Педагоглар җитми, тәти кызлар, кесәләренә инфак дипломы салып, шәһәрдә посып калганга шулай ул Халык хуҗалыгы ихтыяҗларын онытабыз, «үзем» дигәч, авыз йомыла. — Ярый, Камил Әхмәтович, эшләр, мәктәптә укытыр! Эшләтербез. Ә хәзер конкурс дигән сират күперен кичәргә булышыгыз, зинһар. Бурычлы булып калмам — Бу тавышта ялвару да, минем кем икәнемне беләсезме дигән аһәң катыш өркетү дә бергә укмашкан иде. Тик Камил ул кадәресенә әһәмият итеп тормады һич теләмәсә дә, мыскыллы елмаерга мәҗбүр булды. — Ришвәтчелек юлына басарга җыенмыйсыздыр бит? Бикмуллин чәнечкеле сүзне кабул итмәде. — Алай ук усал шаяртмагыз, Камил Әхмәтович, кирәкми! Мин сезнең кафедра мөдире белән курсташ икәнлегегезне беләм, институтнын комсомол комитетында бергә эшләгәнсез. Иң кыенын — инглиз теле имтиханын «бишле»гә тапшыруда ярдәм итегез. Гозерем шул минем. Камил йөзендәге елмаю галәмәте бөтенләй юкка чыкты. Ул гаҗәеп бер җаваплылык тоеп аңлатырга кереште. Тавыш нотасы үтә җитди иде. — Мин сезгә яңалык әйтергә җыенмыйм, иптәш Бикмуллин.. Бу тикле рәсмилеккә күчү һидаяткә таш белән органдай тәэсир итте Ул инде ник авыз ачып сүз катканына үкенә башлаган иде бугай. Әллә үкенмиме? Сабитовның күңел бушатканын сабыр гына көтеп, өр- яңадан гәп куертырга исәп итәме? . Белмәссең, кеше күңеле — карурман Камил, әңгәмәдәшенең чыраенда кара шәүлә уйнап алганны күрә торып, сүзен дәвам итте. — Мин әйтәселәрне сез бик яхшы беләсез Алай да тел тешләп * калырга теләмим Ярый, мин институт дустым, яшьлектәге якын иптә- _ шем, хәзерге кафедра мөдиренә ялындым ялвардым да ди Нишләгән з булып чыгабыз инде без? Чыннан да сәләтле бер абитуриент урынына. ? сезнең Зөмәрәне студент ясыйбыз. Алдашабыз, хакыйкатькә хыянәт ? итәбез булып чыга, әйеме? Кафедра мөдире моңа бармаячак. Андый $ урау юллар эзләп әрсезләнгәнем өчен ул мине кабинетыннан куып чы- _ гарачак, дуслары исемлегеннән гомерлеккә сызып ташлаячак һәм * хаклы булачак ул. £ Район прокуроры ни чарадан бичара көлеп куйды — Минем кечкенә генә бер гозеремне дөньякүләм проблемага әй- " ләндермәгез инде, Камил Әхмәтович Зинһар дип әйтәм! Ир-егетләрчә ♦ сөйләшик, уртак тел табарбыз дип ышанган идем мин - Сабитов үз фикеренә нокта кунмый кала алмый иде инде — Ир-егетләрчә бара безнең сөйләшү, иптәш Бикмуллнн Мин J унике ел буена укучыларыма гаделлек, принципиальлек, хаклык өчен i көрәш зарурлыгы турында сөйлим Шуларны тарихка бәйләп аңлатам ~ Намус сафлыгы, вөҗдан пакьлеге укучыларыма гомерлек юлдаш булсын дип җан атам Ә үзем үзем имтиханда ялган билге теләнеп, рухи х хәерчелеккә тәгәримме? Булмый Мине җинаятькә этәрмәгез Рестораннан чыкканда, һидаят күзенә һәммә нәрсә бүтәнчә булып күренә иде: алар ашап-эчеп утырган зал яшел түгел, гүя кара көйгән ? каһәрле зал, чатырга охшатып түшәмгә эленгән алтынсу шарлар да кан төсенә кергәннәр сыман, Сүрия ефәге дә кара пәрдәгә әверелеп. _ күңелгә шом коя төсле, шәмдәлләрдә дә тирә якка нур бөркүче лам почкалар түгелдер, күмерләнеп сынарга торган чыра башлары пыскый дыр кебек.. Ә күңел дигәнең әйләндереп каплаган кесә төсле буш иде... Урамда беренче август кояшы елмая, Камил Сабитов зәңгәр күккә, җиргә якты да. җылы да сибүче шул кояшка сокланды «Ярый әле кояш бар > VI Камил партия райкомында һәм район советы башкарма комитетын да булгач, мәгариф бүлегенә кайтты Аны көтәләр иде мәктәп директорлары, укытучылар, ата аналар Монысы район мәгариф бүлеген кабул иткәннән бирле шулай Күнегеп бара моңа Сабитов Ә менә мн днр кабинетына чират көтүчеләр арасында Зөһрәне күрермен дип уен, да кертмәгән иде ул Тормышта көтелмәгән хәлләр тулып ята. хәер, ул үзенең шундый яклары белән кызыклы да Бу очрашудан Камил бер мизгел каушап калды, тәне кызышты Ләкин, эчке киеренкелеген сиз дермәскә тырышып, коридордагыларның һәммәсенә ишетелерлек таныш белән сәлам биргәч, Зөһрә белән аерым күреште һәм мәктәп ди лекторларына — элекке коллегаларына кул сузды — һәммәгез белән дә сөйләшермен, иптәшләр, диде ул, үз янына дип килүчеләрне тагын бер кат күздән кичереп Ә сез. иптәш Нигь матова хәзер үк рәхим итегез — Рәхмәт!— Җанга сихәт булырлык тавыш белән шулай диде дә Зөһрә кабинетка таба атлады Камил, ишекне ачып, бүлмә эченә Зөһрәне уздырды, аннары үзе керде Кунакка йомшак креслода урын тәкъ дим иткәч, мөдир үз урынына эш өстәле янына барып утырды Коридорда әйткән «иптәш Нигьмәтова», «сез» урынына үз кешеләрчә якын итеп әйтелә торган «син» яңгырады. Ронога килеп чыгачагыңны Казаннан ук белеп кайттым, министр урынбасары әйтте. Әмма инде алдан звонок-мазарсыз чират алырсың дип уйламаган идем, Зөһрә,—диде Камил һәм. гаепкә санар дип һич шикләнмәстән, күз карашы белән кала кунагын назлап чыкты. Яшерер хәле юк иде. сөеп, сокланып текәлде ул аңа. — Карамачы шулай үтәли күрергә тырышып...— Зөһрә тәки телләнеп әйтергә мәжбүр булды.— Миңа читендер дип уйламыйсың да бугай эш турында сөйләшергә дип килдем бит мин, Камил! Зөһрәнең эчке ялкынын, киеренкелеген алсу алмадай кызарып киткән йөзеннән чамалау кыен түгел иде. - Беләм. Сөйләшик.—Сабитов шунда ук җитдиләнеп калды. Күңелсезләнә дә төште шикелле. - Шулай итеп, районга кайтырга булдың, Зөһрә? — Мәҗбүрмен, Камил. Педагогия фәннәре кандидатының, укытучылар белемен камилләштерү институты методистының районга укытырга кайтуы — безнең өчен мактаныч ул. Теорияне практика белән ныгытып, конкрет мәктәп мисалында күрсәтү менә дигән эш булачак. Камил пафослы һәм ышанычлы тавыш белән бик үз итеп, якын итеп сорау бирде: — Үзең үкенмисеңме соң, Зөһрә-йолдыз?.. Зөһрә, зәңгәрсу күлмәгенә иш төсле кул сумкасыннан бик нәфис, өрсәң очып китәрдәй кулъяулыгы алып, авыз-ирен тирәләрен сөрткән төсле итте дә җавап бирде: — Юк, Камил Хәзер фән кандидатлары мәктәпләрдә дә юк түгел, дип юанудан гына түгел. Әнкәй алдындагы бурычымны да үти алу хәтта куандыра Ишеткәнсеңдер бәлки, ул бит урын өстендә ята хәзер. Хәле бик авыр, ярдәмчесез тора алмый. Өченче айга китте. Башта, чираттагы ялымны алып, мин карадым Аннары Сочидагы сеңелем отпускыга кайтты. Энекәш бераз торып китте. Ул хәрби кеше, вакыты чикле иде. Әлләни булыша да алмый — әнкәй бик тартына, ояла Бердәнбер юл—миңа авылга кайтып укыту калды. Күпмегә булыр — әйтүе читен. Ничек хәл итәрбез икән? Эш мәсьәләсендә диюем... Камил яшьлегендә җан дусты итеп йөргән кешесе тормышындагы күңелсезлекләр өчен чын күңелдән борчыла иде. Үзе дә сизмәстән, авторучкасының каләмсез башы белән өстәлгә шакып-шакып алды. - Ничек хәл итү турында, Зөһрә, мин юлда ук уйлап кайттым. Син үз авылыгызда укыта башлыйсың. Нагрузка турында конкрет сөйлә шербез. Унбишенче августтан — эшкә. Килештекме? — Рәхмәт, Камил. Дөресен әйтим, бик борчылып та. син ронога күчерелгәч исә, бик ышанып та килгән идем Рәхмәт! Дуслыкны искертергә ярамый, Зөһрә. Күрешербез әле. Шушы арада авылыгызга барып чыгасым бар. . Зөһрә кабинеттан чыккач, үтә борчулы директор керде. Урта Чишмәдән. Анда мәктәпнең ике катлы таш бинасы төзелеп бетеп килә. Проекттагы суммага төгәлли алмыйлар Бу кадәресе министрлыкта да билгеле, әллә ни өермә күтәреп булмый Колхоз булышмады түгел, ар тыгын булдыра алмый. Культура сараен очлап чыгасылары бар Ки- 1әсе бюджет елын көтәр мәл дә юк. Сентябрьдә булмаса, октябрь бәй рәменә яңа бинага керәсе иде. Ничек итеп? Уйлаша торгач, Сабитов мондый фикергә килде: Көмешче авылын да да яңа мәктәп салыначак Фундаменты әзер. Ләкин фәкать фундаменты гына Нулевой цикл. Акча шактый бирелгән, әлегә эшче көчләр юк Шул акчаны монда күчерергә була. Камил шунда ук башкарма комитет рәисенә шалтыратты. Вильдан агай мәсьәләне ике көн эчендә хәл кылырга вәгъдә итте Ишектә сүлпән хәрәкәтле, йончыганрак кыяфәтле, йөзе-бите салам көле сибелгәнгә охшаган бер хатын куренде Сәламен дә авыз эченнән ишетелеришетелмәс кенә мыгырдап бирде, урын күрсәткәч тә. урын дыкнын бер кырыена кыяр кыймас кына ипсез итеп утырды — Тыңлыйм сезне, ни йомыш белән килдек, апай? — йомыш микән инде, кем Камил туган, жалу микән, хода үзе бел * сен. Малай турысында килүем. Синең шкулда быел язын сигезенчене _ бетерде Сәяр. Мөхәмәтшин фамилияле. «Муха» дип йөртәләр аны. ку- i шаматы белән. Беләсеңдер, азгынрак нәрсә Гәпчек малай — Беләм. бик беләм. Башлы малай, укып кына кинәндерми тик * Сезне менә танымыйм икән, гафу итә күрегез! х — Каян танып бетерәсең, ди. безне Акташ зур кала хәтле жәел гән. йортлары гына тәбәнәк — Ата-аналар җыелышына да әтисе йөри бит Сәярның Дөрес. = сирәк килә ул... S Шул сүзләрне ишетүе булды, ханым сыгылып төшеп, елый башла ' ды Көтелмәгән хәлдәй каушабрак калган Камил аптырый язды * — Туктагыз әле. тынычланыгыз, апай, ни булды сезгә? — дип хафа « ланды. Стаканга тиз генә су салып, инде яшь түгеп үк утыручы хатын ® га сузды. /Хндый нәзбереклекләргә күнекмәгән апа стаканны ун кулы » белән читкә этәрде дә. кулъяулыгын алып, күз яшьләрен сөртте, гәү- £ дәсен турайта төште, сүлпәнсалмак булса да. аңлаешлы итеп сөйләп ч китте — Әтисе үлде бит. Камил, үлде Ике атна була инде. йөрәк, йөрәк * хараплар итте үзен, диде һәм бөтен барлыгы белән аһ итеп көрсенеп 2 куйды,— Илле сигезенче белән генә бара нде әле Камил да авыр сулады — Кайгыгызның зур вакыты икән шул Тик сабыр була күрегез ин- е де. Үлем бер хак дигәннәр . Сабырлыгыгызны туплагыз — Рәхмәт яхшы сүзеңә, кем. Камил, кешелеклегең өчен рәхмәт Синең урынга калган кем. Нурислам гына бер дә хәлгә керә белми икән, бик рәнҗетеп чыгарды ул мине Шуңа килдем әле синең яныңа Камил, урыныннан торып, янә Сәярның әнисе янына якынрак килде — Ничек рәнҗетсен ул сезне? Булмас, апа. хаталанасыздыр Ни булды соң? Чынында исә бу хатынның тел төбендә ни ятканын Камил чамалап өлгергән иде инде Сәярны урта мәктәп тәмамлатасы килә аның. Ан нары институтка барыр дип өметләнә икән Нурислам Габделбәров Сәяр Мөхәммәтшинны авыл хуҗалыгы урта профессиональ-техник учи лищесына кертү кулайрак булыр дигән фикер әйткән һәм үз сүзендә нык торган Әйе. ана сүзләре нәкъ шуны раслады Аны сабыр гына тынлап бе тергәч. Сабитов, бик тыныч һәм мөлаем булырга тырышып, үз киңәшен бирде — Сез. апа. Нурислам Галневич сүзләрен күңелегез яралы, хәсрәт ле булганлыктан авыр кабул иткәнсез, диде ул. хатынның янәшә рмышта терәк булып китәчәк ул. Хәзерге шартларда анысы да бик хаҗәт сезгә, шулай түгел ме’ Ана ләм-мим каршы эндәшмәде, ак димәде, кара димәде, эчтән ты иып торды беравык Нурисламның да. Камилнең дә бер үк сүзне туку 87 ларына аптыравы идеме, әллә роно мөдире, үтемле сөйләп, чын-чынлап уйланырга мәҗбүр иттеме, тәгаенләве читен иде. - Турысын әйтеп сөйләшкән яхшы, апа,—диде Камил. Тугызын чыда, унынчыда укып, аттестат алу белән үк, Сәяр институтка керә ал маячак. Урта мәктәпне көчле яшьләр белән ярышырлык дәрәҗәдә тә мамлый алмас ул. СПТУны бетергәч, кирәк дип санаса, югары белемгә ихтыяҗ сизсә, җиң сызганып хәзерләнер дә керер институтка. Сәярның әнисе килешепме, болай гынамы, баш кагып куйды. Аннары, апай, тагын бер нәрсә бар һәркайсыбызның ил-көн алдындагы бурычы. Илгә, авыл хуҗалыгына бик күп механизаторлар кирәк. Әйбәт тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар, шул машиналар ны төзәтүчеләр, көйләүчеләр... Барыбыз да институтка китеп бетсә дә. дөрес булмас бит, әйеме? Камил «әйе!» дигән җавап көткәндер, ихтимал. Хатын исә, кабинетка кергәннән бирле беренче тапкыр Сабитовка күтәрелеп карады да. әлегә кадәр ишетелмәгән ят тавыш белән: — Бер дә әйе түгел Үзең институт кирәкми димәгәнсең бит, ме- нәтерә! — дип кистереп куйды һәм шунда ук урындыктан күтәрелеп, күләгә юкка чыккан төсле, тавышсыз-тынсыз гына ишеккә юнәлде. Саубуллашмады да шикелле. Ишек ябылуга, Сабитов башында ике сүз — ике бөртек ядрә булып биешеп алды «Холостой выстрел!» Солдат чактан телгә йогып калган сүзләр «Күпме тел тегермәне тарттым, теләгемә ирешә алмадым. Укучыбызның анасын ышандырырга көчем дә, осталыгым да җитмәде» ди гәнне аңлатырга тиеш сүзләр иде бу. Димәк, уйланасы, үз-үзеңә, эш стилеңә тәнкыйть белән карыйсы, эзләнәсе, укыйсы, табасы чаралар тау кадәр... Озын-озак фәлсәфәгә бирелеп утырыр чак түгел, тагын бер хатын керде Фәйрушина Район үзәгендәге ресторан директоры. Актив җыелышларында әледән-әле очраша тора Камил аның белән Районга кем килми дә, кем китми Очрашу, сөйләшү, кунак итү шунда бит хәзер һәрхәлдә күргән күз. Аның кызы да быел унынчы класска бара. Гөлзадә Фәйрушина. Үтә чыккан чибәр кыз. Сәләтле укучы. Жәмәгать эшләренең үзәгендә кайнаучы. Университетның механика-математика факультетына күз төбәп укый. Анда да сынатмаячагына шикләнмәскә мөмкин. Әти-әнисе дә зур өметләр баглап тора кызларына. Гөлзада турында шундый фикердә булганга, Камил Саимә ханым нан ишеткән сүзләрне акылына кабул итә алмый торды: «Чынмы бу?» Чын икән шул, кызганычка каршы Бар кызыл да кыз булмый икән .. Сөрлеккән Гөлзада. Бик иртә абынган.Кирәкмәскә ашкынган Мәктәп өчен дә күңелсез, үзе өчен гомерлек фаҗигага әйләнүе мөмкин хәлгә сәбәп булган Атның сере иясенә мәгълүм, кызның сере үз өенә мәгълүм: хәзергә Гөлзадәның балага узуын Саимә ханым гына белә икән. Зәйнәгол Фәйрушинга да чишми торалар хәзергә. Ә егет дигәнебез ветеринария техникумын тәмамлап кайткан бер чибәр спортчы булган, быел язгы призывта армиягә алынган. — Сез мине гафу итегез, зинһар. Камил Әхмәтович, һәм аңларга тырышыгыз әле. зинһар өчен, дн миңгерәп калган Саимә Сүз баш лап ир-ат белән сөйләшә торган мәсьәлә түгел бу түгелен. Аптыраганнан килүем Кызыбыз мәктәпкә кергәннән бирле, тугыз ел буе киңәшче булдыгыз бит... — Борчылмагыз, тынычланыгыз, мин сер тотмас үрдәк түгел. — Хатыныгызга тел тидерү булса да, турысын әйтми хәлем юк Йолдыз янына туп-туры бара алмадым Ул Гөлзаданың класс җитәкчесе дә бит югыйсә. Йолдыз — бик туры, дөрес хатын. Укучылары өчен үлеп тора Ну җан җылысы юк. миһербансыз. Берәүгә дә мәрхәмәт күрсәтәсе түгел Үз баласына да.. Саимә кинәт, оялгандай, сүземне ничек кабул итәр бу. дип унайсыз танып калды, көрсенеп куйды да сүзен дәвам итте — Зәйнәголга әйтергә дә котым очып тора Кыйнап имгәтмәгәе дип куркам, холкы яман Башым катты. Камил Әхмәтович Нишлим 5 Ни хәлләр итим, аптырап сезгә килдем, бер киңәш бирегез, ярдәмегездән ташламагыз.. * Байтак уйлаштылар Егеткә хат язарга, баласыннан баш тартмас _ тай булса, баланы саклап калырга, тудырырга, үстерергә кирәк дигән z фикер дә булды Беренче баланы юк итүнең Гөлзадәны ана булу бә « кетеннән гомерлеккә мәхрүм итуе ихтимал дип тә уй йөрттеләр Уку * ын кичке мәктәпкә күчеп тәмамлау хәерлерәк булмасмы дип тә кара « дылар А Саимә ханым кызын Уфада яшәүче сеңелесе янына җибәрү кулай ? булмасмы, дип тә киңәште Анда бер-ике ел яшәп кайтса дип әйтүе = иде. ж Без капчыкта ятмый, бүген үк хәлне әтисенә дә аңлатырга кирәк ' дигән карарга килделәр Аннары тагын ирле хатынлы Фәйрушиннар * һәм Камил Сабитов бергәләп сөйләшергә булдылар Саимә киткәч, мөдир ялгызы гына калып, яңа килгән газета-журнал “ ■арны күздән кичерә-кичерә. шактый тирән уйланып утырды Яшь- У ■әрнең тиз җитлегүләре педагоглар армиясе алдына янә бер мең дә ’ беренче катлаулы пробле'маны бастыруы турында иде аның баш ва 5 туы Бу мәсьәләне уңай хәл кылу өчен педагогларның көчен медик “ ■ арның тырышлыгы белән берләштерергә кирәк Ата аналары уллары * кызлары белән җенен тәрбия хакында җайлап, тирәнтен серләшә алыр 2 ■ык итеп агартуның кирәклеге дә көн кебек ачык Шулай да бу хактагы яңа әдәбиятны актарып, үземнең күп еллар мәктәптә тупланган тәҗрибәгә, күзәтүләргә нигезләнеп август кнңәш т мәсендә сөйлисе докладта рәсми рәвештә күрсәтмә бирергәдер, бәлки. дип фикер йөртте Камил VII Август киңәшмәсенә кадәр район мәктәпләренең барысында да бу ■ ып чыгуны максат итеп куйды Сабитов Яна уку елына хәзерлекнен торышы, ремонтның барышы, класс-кабннетларның җиһазлануын, дәреслекләр белән ни рәвешле тәэмин ителүе кебек мөһим мәсьәләләрне үз күзләре белән күрергә кирәк иде Укучыларның колхоз-совхозларга ни чамада ярдәм итүләре, производство берләшмәләре һәм бригадада рының эшчәнлеге һәм анын кайсы мәктәптә ничек исәпкә алынуы шулай ук конкрет һәм тирән кызыксындыра Сабнтовны Гөлле Борае авылына баргач, ана үтә зәвык белән заманча җиһаз ланган рус теле һәм әдәбияты кабинетын күрсәтеп, мәктәп директоры үзенчә бер горурлык белән Зөһрә фамилиясен атады Аның хәл-әхвәл ләрен исә Камил директордан үзе сорашып, шулай ук бик нечкәләп белде Зөһрә белән алар мәктәп ишегалдында очраштылар Ронода сөйләткәннәренә бик аз вакыт үтсә дә, озак еллар күрешмәгән кебек, сөенешеп исәнләштеләр Мөдир кабинетында гәпләшкәндәге тартыну, киеренкелек галәмәтләренең эзе дә калмаган иде Зөһрә шул кадәр әсәрләнде ки, хәтта ул Камилне кочаклап алырга да күп сорамас иде Шатлыгына нигез дә бар үткәндә ябырылган барча күңелсезлекләрне, рәиҗүүпкәләрне «шытып, Камил Зөһрәнең биредә икәнлеген белгәнгә. Гөлле Бораска киләсе иткән Ә хәзер ул Зөһрә әнисенең хәлен белеп чыгарга теләге барлыгын әйтеп куйды Ничек кенә булмасын, йөреш кән-белешкән, килгән-киткән, сый хөрмәтләрен бүлешкән гаилә бит заманында Ләкин Зөһрә аның бу фикеренә катгый каршы төште — Аяусыз була күрмә, Камил, гафу ит, әнкәй янына сине ничек гер бу сүз үзенә бер төсмерле басым белән әйтелде алып керә ал мыйм Ул ир-ат халкыннан гына түгел, хатын-кызлардан да уңайсыз лана Миннән, үз баласыннан да читенсенә, күз алдыңа китерә аласың мы? Хәле хәл бит.. Торып та утыра алмый . айлар буенча.. Әйттем исә кайттым дигәндәй, Камил шунда ук килешергә тиеш иде Бәхәскә керә торган хәл түгел! Зөһрә исә мәсьәләнең икенче ягына да игътибар иткән икән. — Сине бик яхшы белә бит ул, - диде, алда әйткәннәренә өстәп. «Килеп китеп йөргән чакларыңны» сүзләрен йотып калды Зөһрә. Гаң гади бер нәрсә турында сөйләгән сыман, тыныч, тигез, ягымлы тавыш белән дәвам итте.— Яшьлектәге дуслыгыбызны да белә Кавыша ал маганыбызга әрнегән чагы да исендә... Хәзер мине синең янәшәңдә күрү аның төзәлеп җитмәгән ярасына тоз салу булыр иде бит. Камил Үзен әллә нинди күңелсез уйларга дучар итеп, хафага төшәр Аннары сырхавы тагын да көчәер, рәнҗер миңа. Пакь гомер кичергән карчык бит ул... Зөһрә белән очрашу, берничә минут булса да сөйләшү дәвамында, Камил әйтерсең яшьлегенә әйләнеп кайтты, ниндидер татлы газап кичерде. Алдарак Сабитов августның уналтысында министрлыкка киңәшмәгә барасын әйткән иде, Зөһрә исә, онытылып китеп, кулларын балаларча чәбәкләп куйды. — Менә шәп! Мин дә унбишендә Казанга барам бит. Әнкәй янында бер-ике көн торып торырга күрше карчыгын күндердем. Квартирыма танышларымны кертеп калдырам. Бер елга, договор белән. Буш торганчы — яшәсеннәр Частныйда интегәләр, кеше хозурында.— Шу ларны тезде дә, Зөһрә Камилнең күзләренә карап торды.— Киңәшмәдән соң килерсеңме? Камил кинаяле елмайды. — Адресыңны белмим бит. Зөһрә квартир номерын әйтте, алай гына да түгел, уң кулының исән бармак очы белән Камил пинжәгенең түшенә язган сыман да итте. — Килерсеңме? — Вәгъдә! — диде Камил, яшүсмерләрчә самимилек белән Әйткәне үзенә дә сәер тоелды ахрысы, шунда ук көлеп тә алды Аннары тагын кабатлады.— Вәгъдә — иман!. Менә көткән көн килеп җитте. Ул Казанда, ундүрт катлы йортның җиденче катында Күптән кичермәгән бер дулкынлану белән ишектәге звонокның төймәсенә кагылды. Бу кечкенә төймә аның бармагын көйдереп алган сыман булды Ул арада ишек ачылды, анда сүз белән әйтеп бетергесез, якын кешенең ягымлы тавышы ишетелде, Камил ниндидер бер томан эчендә йөзде. — Әйдүк, рәхим итеп. Камил! Исән-сау килеп җиттекме? Төгәллек — корольләр мактанычы диләр. Педагогларга да бик килешә ул Сабитов ишек яны бүлмәсенә кереп басты. Бераз сулдарак зур бүлмәгә уза торган ишек Уң якта — кием элгечләре, аның каршысын- да зур көзге. Камил көзгедә үзен күреп хәйран калды талчыгулары юкка чыккан, йөзе алсуланган, хәтта яшәргән кебек иде... — Туфлиләреңне сал, аягың ял итсен, менә йомшак башмаклар сиңа,— диде Зөһрә кайгыртучан-җылы тавыш белән. Камил телен йоткан сыман югалып калды, күз карашы белән «кая узыйм» дигәнен әйтте. Сүзсез дә аңлашу шулдыр инде ул. Аның күнелендәге сорауга җавап итеп Зөһрә: — Ачыккан булсаң, туп-туры кухняга ут Хәзер чәй өлгертәм Куян каныдай куе, каты чәй эчәрбез — Хәлем ярыйсы әле. Түргә рөхсәтме? — Рәхим ит, газета-җурналлар карый тор.. Мин хәзер... Биредә ниндидер күңелле рәхәтлек сизде Камил Ул. бөтен киерен келектән котылган сыман, ин элек муенындагы галстугын чишеп ди нанга ташлады. Бүлмәнең стеналары, җиһазлар, тәрәзәгә элгән чел - гәр пәрдәләр — һәммәсе: «Ял ит, иркен сулыш ал, уйларыңны тәртип3 ҺӘ китер», - диләр төсле, һәр нәрсә үз урынында, артык әйбер юк j Нинди генә бәйләнчек булсаң да, тел-теш тидерә алмаслык чисталык, г пөхтәлек Дөреслеккә күз йомып булмый Зөһрә дә Полдыз кебек үк £ тырыш, уңган икән, дигән фикер Камил уеннан сызылып үтте Аер- *: ма шунда — өйдә киеренкелек, биредә рәхәт иде Пыялалы китап шкафы шыплап тутырылган, Бөтендөнья әдәбияты = китапханәсенең ике йөз томын алдырган икән Зөһрә Гарәп, латин i шрифты белән чыгарылган иске китаплар да күренә Тел гыйлеменә. ф эстетика, педагогика, психология фәненә караган әдәбият та байтак Көмеш йөгертелгән поднос белән чәйнек, чынаяклар күтәреп бүл- = мәгә Зөһрә керде Өстәлгә кадерле кунак килгәндә куела торган зат = 1Ы ашамлыклар, нигъмәтләр тезелде — Әйдә, кайнар чәй эчеп алыйк! - Ул Камил каршындагы кресло- - га утырды Шул чак Сабитов плащ кесәсендәге күчтәнәчен искә тн ? шерде, тик барып алырга уңайсызланып калды Сизгер күңелле Зөһрә аның хәлен тнз, бик тиз абайлады — Нидер әйтмәкче идеңме, никтер тынып калдың? Камил чишелеп китте, читенсенүнең эзе дә калмады — Нечкә психолог син. Зөһрә, күңелдәген укый беләсең Зөһрә серванттан уймак кадәр генә рюмкалар китереп куйды — Рәхмәт сиңа! - Камил, җилкәсеннән таш төшкән шикелле, нр кен сулады Ару-талуны оныттырдың әле бераз - Ул бөке ача ача рә хәтләнеп сөйли иде — Я, Зөһрә, аз-маз авыз итеп куйыйк булмаса' — Нәрсә хакына эчәбез? — Зөһрә ничә еллар күрешмәгән-очрашма ганнан сои иркенләп утыру җае чыкканга бнк канәгать иде Ул шул чакларны телгә алган тост өмет итте шикелле Камил кистереп кен.» һични әйтергә ашыкмагач, бераз әрнү катыш ярым сорау белән - Ут белән шаяруыбыз өченме? диде - Юк, моның белән килешәсем килми.— Сабитов рюмканы өстәлгә куеп тормакчы иде дә, яхшысынмады, янә өскә күтәрде Синең бүген нинди икәнеңне белер өчен. Зөһрә .Моннан унҗиде-унсигез ел элек булган ашыгуларын өчен үкенмисеңме икән, шуны төшенер өчен Берәүләрне гомерлек утка салдың бит шул чакны Зөһрә йөзендәге көләчлек, кояшның болыт артына керә башлавын хәтерләтеп, кимеде Кашларын җыерып куйды ул, зур зәңгәр күзләр төссезләнеп, тоныкланып калды шикелле Әйтер сүзен йоткан сыман, өске иренен тешләштергәләде. Ниһаять, уңайсыз хәлдән чыгуның башка чарасы калмаганлыгы на гаҗиз булгандай итеп Допрос алмыйча гына, Камил, ярыймы? Әле генә чыңлап торган ягымлы, матур тавыш та сүлпәнләнә төшкән иде Жнде катлы, рәккә ук булып кадалган соравына бер генә сүз белән җавап бирәм \ ткәнгә суд юк Гомернең калган өлешен яиа үкенүләрсез яшәсәк икән Синең яшәвең, эшеңнең уңышлы баруы, кыскасы, бәхетче булуың миңа шатлык ул Уйларым, хисләрем белән беркайчан да синнән аерыл >аным булмады һәм беркадәр көрсенеп куйды да. кунагына шатлан ган хуҗа сыман итеп, эчке бер тетрәнү белән — Әйдә, синен еллар аша елмаюын өчен булсын бу тост! диде — Кушылам, ләкин өстәмәсе шул: гомер бер генә, үкенмәслек итеп яшәү өчен!.. Байтак сүз сөйләшенде, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә. уртак танышлар искә төшерелде, әллә ничаклы тормыш бормалары хәтердә яңарды, тик бер генә кешенең исемен читләтеп уздылар. Ул — Зөһрәнең ел ярым гына яшәп аерылган ире иде. Шулай да утыра торгач, Камил, үзе дә тоймастан, бу темага кагылды: — Оныттым инде мин аны, - диде Зөһрә.— Сызлаган тешне суырткандай котылдым. Җан җылысы булмагач, бер түбә астында яшәүдән ни файда... Бөтенләй газапсыз оныттым Шулай диюе булды, телен тешләгән кебек, кинәт сүзсез калды. Еллар томаны эченнән дүртенче курс студенты Камил Сабитовның әрнү катыш ярсып әйткән сүзләре кайтасаз булып яңгырады «Син мине дә, аны да яратмагансың. Син чын мәхәббәткә сәләтсез, Зөһрә!..» «Бөтенләй газапсыз оныттым» диюенә каршы Камил тагын шул аяусыз-шәфкатьсез сүзләрен генә әйтмәсен иде! Чыннан да, Камилне оныта алмады бит ул, оныта алмаячак та.. Камилне исә Зөһрәнең бер сүзе «җан җылысы булмагач» диюе сискәндерде. Кем әйткән иде соң әле бу сирәк очрый торган сүзне дип хәтер сандыгын актарды, ә искә төшерү бу рухи халәтне тагын да авырлаштырды Саимә Фәйрушина әйтте бу сүзне, йолдызга карата кулланды. Ул чакта Сабитов бер колагыннан кертеп, икенчесеннән шундук чыгарган иде. Ә хәзер Язмыш ирониясеме бу. очраклылыкмы, ләгънәт төшкән тәңгәллек. Акыллы уйчан күзләрен ерак бер ноктага төбәп өнсез калган Камилгә эндәшеп, Зөһрә: — Инфарктны эштә чамасыз киеренкелектән, кирәгеннән артыь көчәнүләрдән түгел, тормышка ашмаган теләкләр аркасында була дип әйтәләр, Камил. Әйдә, бездән инфаркт читләтеп узсын өчен!. — диде. Тагын истәлекләр дөньясына чумдылар Хатирәләр кайнарлыгы яшьлекне кире кайтармый, билгеле, тик барыбер хисләрне яңартып җибәргәндәй итә, җанга ял бирә. Студентлык елларыннан башлап сүтелә торган сүз йомгакларыннан һәркайсының очы бүгенге көнгә килеп ялгана иде. Камил Зөһрәнең җылы кулына кагылды Зөһрә куе озын керфек ләрен какмый торды Монысы ни дигән сүз? Яшьлектәге мәхәббәтне яңартырга дип ым кагумы? Фәлсәфәгә урын юк иде, Сабитов кып-кыска итеп Үзем дә белмим! диде. Гаҗәп, нишләп әле кулын кинәт гик тормый башлады. Сез - ирләргә хас читтән нәрсәдер эзләнү галәмәте түгелме бу? Сиңа менә семьяңда ни җитми? — Кислород.. Камил әлеге сорауны шаярган булып уздырды, әгәр җитди җавап бирергә кирәксә? Азаккача самими булып, ачык кына җавап таба алыр идеме ул? йолдызның кырыслыгыннан, дан кууыннан, акчага табынуыннан арынып торырга, гомер буе яраткан кешесе янында җанына кыска вакытлы булса да ял табарга теләүме әллә? - Минем турында ялгыш фикер йөртмә, Зөһрә, мин син әйткән ирләр категориясенә кермим, чит ятак минем өчен юк ул.. Аларны кара-каршы утыртып шулай чын күңелдән сөйләштергән, бәхәсләштергән, инде шактый күп өлешен үткән гомер юллары буйлап сәяхәт иттергән, ниһаять, бер бүлмә һавасын иркенләп сулаткан истәлекле бу төн гаять тиз үтте. Бүлмә тынлыгы алар өстенә әйтерсең мамык юрган булып таң алдыннан гына җәелде. VIII Якшәмбе көн булганлыктан, мөдир роно машинасы шоферын авыл ларга чыгарга кыстамады семьясы, балалары бар. ниһаять ял итәрг.» хакы бар, ә Камил Әхмәтович үзе дә бик әйбәт йөртә машинаны «Гигант» колхозы басуларын узып, олы юлга чыкканда, аның ку * целендә .җыр тибрәнде. Салмак та, канатлы да, моцы да. хисе дә мул җыр Күңел җыры. Папирос көйрәткәч, ян тәрәзәне ачып, җилләнеп барганда, кулла | ры — рульдә, күзләре юлда килеш, Камил уена беркетеп куйды август- |. тагы зур педсоветта «Гигант» колхозы башлыкларының тәҗрибәсе ту 2 рында сөйләүләрен планлаштырырга - Машина, олы юлдан төшеп, кыр юлына борылды да. «Чулпан» кол - чозыныц бодай басуына барып чыкты. Басунын аргы башыннан, кыр = казлары сыман тезелешеп, комбайннар килә иде Ә тагын беркадәр ара үткәч, Камил кыр ышыклау урман полосасы буенда туктап калган «Колос» комбайнына игътибар итте «Ватылган * дыр, ахрысы...» дип уйлаганда гына, машина җиленә уралып, ана колак яргыч кыргый аваз ишетелде. Тиз-тиз шунда барып туктаса, үз ё күзләренә үзе ышанмас хәлдә катып калды әзмәвердәй агай бер яш ' үсмерне кыйный икән бит Малайның авыз-борыныннан кан киткән. 1 бите күгәреп чыккан. Шулай да, бар көчен җыйнап, тегенен кулла £ рын үзеннән читкә этәргә тартыша — Тукта, сволочь, нишләвең бу?! Мондый тавыш белән, бу тикле ачыргаланып аның гомерендә бер 2 дә кычкырганы юк иде әле Әмма күзләре тонган, чәчләре тузгыган ир ' \ртасы бәндә Камилнең җан ачысы белән салган бу авазына әйләнеп гә карамады хәтта Ул гына да түгел, аяк чалып, малайны камыл өс генә екты да типкәли башлады Шул мизгелдә Камил аның изүеннән _ умырып алды һәм, тешләрен кысып, бар куәтенә читкә этәрде Таза агай әпен-төпен чигенә-чигенә ике-өч адым ара үтте һәм комбайнга ба рып бәрелде.. Баш түбәсеннән кан саркыганы күзгә чалынды Шуңа ул зоопарктагы аю урынына үкерә башлады Кем син, басуга килеп, эштәге кешене кыйнап йөрергә’ Мин Хәмер гайрәте, аракы шашындыруы булган икән, кинәт айный башлады агаең. Куаклык буена механизаторлар йөгерешеп килгәч ык-мык итә калды Беренче эш итеп егетне ул быел унынчы класска барасы икән биредә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли кагындырып, юындырып «бишекле» мотоцикл белән Аланлык больницасына озаттылар Аннары абзыйның башын бәйләделәр, һәр минутның алтындай кадерле чагы Озын-озак тоткарланмадылар, сугыш чукмарын бары тнк ирләрчә ки сәттеләр генә: «Күрсәтербез әле без сиңа күсәклек имәннең кайда үскә нен... Сәрхуш комбайнчы Камилгә ябырылырга маташкан иде, баш гүбәсенә тагын бер йодрык менеп төште Кылганнарың өчен дә колмак әчесе татыйсың бар әле Бар, кайтып кит тизрәк, айныгач ан .ташырбыз » Сабитов «Чулпан» колхозы кырыннан иңнәренә, әйтерсең, тегер мән ташы салып китте Әлеге кыргый күренештән соң вөҗдан газабы кичерү иде бу Акташка кайтып җитәрәк, Камил машинадагы көзгегә күз салгач, кәефе чырае белән бер икәнен аңлады Басудагы фаҗиганың сәбәбе исә апа бик кыска итеп, менә ничек аңлатылды Әһли-оста комбайнчыны шулай дип йөртәләр икән - уракка төш кәннән бирле күчмә вымпелны үзендә тоткан Соңгы бишкөнлектәге күрсәткечләргә йомгак ясаганда, Мисбах дигән комбайнчының д.ч урып суктырганы нәкъ Әһли останыкы кадәр килеп чыга Колхоз идарәсе. партком, профсоюз оешмасы коллективы белән киңәшеп, вымпелны Мисбахка бирергә дигән карарга киләләр Баксаң-күрсәң, Әһли-оста, ут уйнатып эшләсә дә. «котырган сыер сөтен» үлеп ярата икән Уракка төшкәч кенә дә, бер-ике тапкыр шул яман чире тоткан инде аны. «Күрсәткечләр ягыннан колакка-колак килсәгез дә, тәртибең белән тәртәгә тибүең сиңа күләгә төшерә,— дигәннәр — Аннары сине ярдәмчең Илги зәр сөйрәшеп барганны онытма Ул алтын куллы егет булмаса, арсланың айга сикерә алмас иде». Өермә шуннан башланып, бугазга да нык Әһли-оста һәммәсе алдында сөрән салган: — Беләм мин сезнең махинацаларыгызны! — дигән — Мисбах бит председатель кайнише! Кода-кодагыйлык чәчәк ата «Чулпан»да.. Бугаз киереп кенә калмаган Әһли. Иртәгесен сәрхүш килеп, бодай басуын бүтәннәр белән бер-ике әйләнгән дә комбайнын читкә алган «Барабан барахлить итә, бөртекне вата,—ди икән,—Әйдәле, Илгизәр, карап карыйк әле без аны...» Төркемнән аерылгач, битлеген да салып ыргыткан Әһли-оста. «Анагызның арт сөяге сынсын! Ударник Мисбах ның эшләп җаны чыксын әнә! Мать якасына! — дип мыгырданган. Үзен ике сәгатьтән уятырга кушып, күләгәгә кереп яткан. Чыдаган Илгизәр, көткән ике сәгать узганны, майлыйсын майлаган, ныгытасын ныгыткан Кыскасы, төп-төзек «Колос»ны янә бер кат күздән кичергән, аннары Әһлине уяткан: «Әһли абый, әйдә, кушылыйк төркемгә, алтын вакыт заяга уза, эшкә зыян салабыз лабаса!» — дип ялынган-ялварган. еламаган гына Әһли-оста исә. егетнең әнисен-әбисен хәтерләп, кабер такталарына җитеп сүгенгән дә, кире якка гына әйләнеп яткан. Шун нан соң Илгизәр комбайнны кабызып, ялгызы гына кузгалмакчы булгач, әнә шул хәлгә тарган Камил Әһли-оста холкындагы тигәнәкләр турында уйламый булды ра алмады Тәрбия мәсьәләсе, әхлакка кагылышлы һәр нәрсәне жиз иләктән уздыру педагогның желегенә сеңгән инде ул Әйе, Әһли-останы паразит дип тә, әрәмтамак дип тә атар жай юк Ләкин чын фидакарь хезмәт аның өчен тормыш ихтыяжы булудан да бигрәк һәм материаль һәм әхлакый комфорт чыганагы гына Аңа күп акча кирәк, дан кирәк, әйләнә-тирәдәгеләрне шаккатыру кирәк. Шул фикердән аның уйлары һич көтмәгәндә бөтенләй бүтәнгә күч те. Камил июльнең утыз бере таңында күргән сәер һәм шомлы төшен хәтерләде. Хәтерләве булды, үзен-үзе мыскыллагандай ачы елмаеп куйды «Диндар булсам икән, ырымнарга ышансам икән, төш юрауларны бар дип белсәм икән...» Кинәт искә төште, күз алдына килде бит менә таудан ыргыган таш ташкыны Минем өскә ябырылачак гайбәт һәй. шайтан алсын сана! Сабитов Акташка кайтып кергәч тә, машинасын район милиция бүлегенә борырга, начальникны күреп, «Чулпан» басуындагы хәлләрне сөйләргә ниятләгән иде Тик уйның икенче буе бу исәпне кире какты — Тукта әле, артык кечерәю булмасмы? — үзалдына үзе сора\ куйды Ул - бүлек начальнигы, мин — бүлек мөдире, ул да — райсо вет депутаты, мин дә Бүлек башлыкларының житәкчесе бар ич Барыйм туп-туры райбашкарма рәисе янына. Сабитов һәммәсен ачык итеп сөйләп бирде. — Тәк-тәк — Рәиснең тәкелдәве ни аңлатканын Камил төшенмә де,— Алай, алай Вилдан Сабирович кара дерматин белән тышланган креслосыннан чак кына күтәрелде дә, хәле беткән сыман, кире ласылдап утырды. Си мез гәүдә авырлыгыннан кресло көрсенеп куйды шикелле Аннары йонлач беләкләрен алмаш-тилмәш ышкып алды, кыска җиңле күлмәгенең изүеннән чеметеп җилләнгәндәй итте һәм орчык башы белән төр геп тишкән төсле кечкенә түгәрәк күзләрен Камилгә төбәп әйтте: Баш Себер китәрлек гөнаһ кылмагансың анысы, энем. Хәер, не то слово. Себергә хәзер комсомол путевкасы белән китү өчен чират Тагын урыныннан кузгалмакчы булды, селкенеп куйды да аптырагандай тагын утырды. Битараф тавыш белән сүзен сүлпән генә дәвам итте. Ул баланы Әһлиаю кулыннан йолып алмасаң, хөкемгә тартыр лар иде сине. Но... Түгәрәк күзләр янә ялтырашып алды. Әхмәт абый политрук булса, әтиең мәрхүмне әйтәм, баш тишмичә генә дә * башкарып чыгар иде бу эшне... Менә бер заман шулай. — Нәкъ шу.' _ чакта Камилгә, ашыгыч ярдәмгә килгәндәй, телефон шалтырады з Сабировка ник кергәненә үкенде Камил Ә иртәгесен көндез аны прокурор һидият Бикмуллин уз кабинеты | па чакырып алды һәм мөдирне ишек буена ук килеп каршылады Кул 5 биреп, баш иеп исәнләште, кабинет түрендә урын тәкъдим итте. Бүген « дә аныц аксыл йөзе көләч, салам төсендәге сыек чәчләре майлап та- ~ раган шикелле ыспай, төсе уңа төшкән зәнгәр күзләре гөнаһсыз ка = рыйлар сыман иде. Ә кыланышы Казанда очрашкан чактагыдан бө- £ генләй башка, илтифатлы булып күренергә маташуы да ак җеп белән теккән кара ямау сыман күренә: ♦ — Исән-сау гына йөрисезме, Камил Әхмәтович? — дип төчеләнеп < сүз башлады ул. Гүя аныц җаны тантана итә. тыштан шуны сиздермәс- “ кә тырышканлыгы киеренке рәвештә калтыраныбрак чыккан тавышын s да ишетелеп күңелне изә, түбәнсетә - Бу кабинетта очрашырбыз дип •“ башыма да китермәгән идем. Ләкин. . тормышта метаморфозалар би г хисап бит. Бәла аяк астында йөри. . Күрәчәк күз йомдыра, диләр Кү- ~ нелсезлеккә таргансыз икән бит?! ж Башка чара калмаган иде, иптәш Бикмуллин Шулай димсез? Шулай дим Фәкать шулай гына Мәктәп баласын күрәләтә га t. рип итәргә ничек юл куя алыйм ди мин х — Изге эш кылам дип, чаманы җуйгансыз түгелме соң? — Бу сорау “ кинаяле иде. Сабитов ирексездән җилкәләрен җыерып куйды һәм тыныч итеп, җитди тонда җавап кайтарды — Минем максатым исерек хулиганны тагын да яманрак эш чыгаруыннан читләштерү иде Прокурор, өстәл буенда утырган хәлдә, башын унга кыйшайтты, кашларын өскә күтәрде, күзләрен зур ачты да мәгънәсен чамалап булмый торган итеп көлемсерәде. — Каш ясыйм дип, күз чыгаргансыз түгелме. Камил Әхмәтович- Кылны кырыкка ярырдай чакта алдынгы механизатор больннчныйда утырырга мәҗбүр Бу кадәресен бәялисезме соң? Сабитовның җаны кыйнала башлады, ләкин ул кинәт кенә дуамал ланучылардан түгел иде Прокурорның кинаяле сүзләренә чәнечкеле җавап кайтару белән чикләнде Больннчныйда түгел, төрмәдә утырырга тиеш ул кеше, иптәш Бикмуллин. Төрмәдә! Бариен Әһлиулла кулы белән кылганын иңе белән күтәрергә ти сш, сүз дә юк — Прокурор уң кулының имән бармагы белән ялкылдап юрган өстәл читенә сугып куйды Сез дә үз чиратыгызда Шулчак Камил прокурорның сүзеннән битәр йөзендәге канәгатьләнеп, ләззәтләнеп сөйләү галәмәтләренә гаҗәпләнеп, нәфрәтләнеп, карады Чыдамады, әйтеп салды — Сез исәп-хисап ясарга җай чыгуына бик шатсыз, иптәш Бик муллин Күрәм. хисләрегезне Йөгәнли дә алмыйсыз, диде һидият Әгъзәмоннч әлеге сүзләргә бер дә исе китмәгән кыяфәттә калырга теләсә дә, булдыра алмады Урыныннан торды, ачык тәрәзә буеннан әйләнеп килде Өстәл кырыена басып шактый коры тонга күчте IOS Ниткән исәп-хисап. Камил Әхмәтович? Мин сезне җитди иптәш дип беләм. ә сез ниндидер малайлык күрсәтәсез. Мин закон сагын да. Бары шул гына. Шуны да әйтим: бу йортта, кагыйдә буларак, бә хәсләшмиләр Мин сездән Бариев Әһлиулланы ничек җәрәхәтләвегез гурында аңлатма язуыгызны үтенәм. Әйе. әйе, әлегә үтенәм. Менә кәгазь, каләм... — Рәхмәт, үземнеке бар... Сабитов язарга керешкәч, һидият бүлмәдән чыкты, ләкин ерак кит мәгән иде булса кирәк, телефон чыңлый башлагач, бик тиз әйләнеп керде. 1 — Прокуратура, Бикмуллин,— диде ул һавалы гына итеп.-Тыңлыйм. Кинәт аның тавышы да, йөзе дә үзгәреп китте,— Исәнмесез, Сөләйман Шәйхиевич, исәнмесез! Хәерле көн! Рәхмәт, тырышабыз...— Татлы елмаю да бик тиз юкка чыкты, аны сагаю алмаштырды —Әйе. монда. Сүз бар иде аның белән... Телефон трубкасында райком секретаре Сөләйман Гафуровның салмак, басынкы, көр тавышы ишетелеп торды. Иптәш Бикмуллин, сезнең эшчәнлеккә тыкшыну дип аңламагыз, зинһар, яме. Мин үземә бирелгән вәкаләтнең чиген яхшы беләм. СССР Конституциясенең 168 нче статьясы белән әйбәт танышмын. Алай да иптәш Сабитовны бик тиз бушатуыгызны сорыйм. Аның иртәгә район укытучылар конференциясен уздырасы бар. Аңлашыламы? Бүген исә партия райкомында хәл итәсе мәсьәләләр байтак. Шуны да искәртеп үтим, гафу итегез: конкрет бу очракта Сабитов гаепле табыла калганда да, башта аның коммунист буларак язмышы хәл кылыныр иде. аннары район Советына сайланган депутат буларак... Озак тотмагыз әле аны, туры райкомга килсен... , Бикмуллин бер сүз дә әйтә алмый тотлыгып калды. Аңлатмасын очлап килүче Камилгә кырыс кына эндәште: — Сезне иптәш Гафуров бик тиз килергә чакыра IX Зур педсовет Район укытучыларының һәр елны була торган а_в густ киңәшмәсе. Пленар утырышлар, секцияләргә бүленеп эшләүләр. Бу киңәшмәне мәгариф фронты халкы төрлечә уй-кичереш белән көтеп ала. Берәүләр үзләренең еллык хезмәтләренә әйбәт бәя ишетүне өметләнеп, икенчеләре сагаеп, яман яктан телгә кермәгәем дип кан калтырап, җил-давыл кагылмый, тыныч кына үтеп китсә, алдагы елда тырышыбрак эшләрмен дип, күңеленә беркетеп куя. Шулай тынгысыз инде ул укытучы халкы... Әмма арада шактый ваемсыз гына килүчеләр дә табыла бу киңәшмәгә. Кайберсе яшь-җилкенчәк, эшкә әле муеннан чумып җитмәгән, читтән торып укырга җыена гына, ә бер төр кем исә егерме биш елын тутырган, выслуга кәгазе инде учында, пенсия яшенә җиткәнче берәү дә аны мәктәптән кузгатмаячагын — профсоюз законнарын — яхшы белә. Ә иң зур күпчелек исә белем һәм тәрбия бирүдә төпкә җигелеп тартучылар август киңәшмәләрен мөһим мәсьәләләрне хәл кылу, ишетү, тәҗрибә уртаклашу трибунасы дип саный. Матур итеп җиһазланган, чәчәкләр белән бизәлгән район культура йорты шыгрым тулы. Бәйрәмчә киенгән зал. Яңа җитәкченең беренче чыгышы Залда зур тынлык. Камил Сабитовның докладка бик җентекләп, һәр деталь, һәр факт, һәр мисалны кат-кат уйлап-үлчәп хәзерләнгәне беренче җөмләләреннән үк сизелде. Сөләйман Гафуров та президиумда, һәр елны киңәшмәнең башын- нан ахырына кадәр катнаша Кирәк икән, чыгыш та ясый Сорауларга җавап бирә. Боргаланып-сыргаланып торучылардан түгел. Булмасны нәгьдә итми, сүз бирсәүтәми калмый Шуңа күрә аның белән хисап лашмаган кеше юк. Менә ул Сабитов докладын бирелеп тынлый «Ка мил Охмәтович кандидатурасына тукталып ялгышмадык шикелле. ф дип фикер йөртә ул бу минутларда Тирәннән каера егет Кыюлыгы да, теоретик белеме дә, хәзерлеге дә җитәрлек күренә Чын-чынлап = орбитага чыкканчы, терәк кирәк үзенә Игътибар, игътибар яшь җн 2 тәкчегә! Иң әһәмиятле участок бу. кадрлар шунда формалаша. мәктәптә...» 5 Нурислам Габделбәров быел шулай ук президиумда Беренче урта ■* мәктәп директоры буларак түрдә Камилне мавыгып та. яратып та, бераз көенеп тә тыңлый ул. Кеше күңеле дәрья бит төрлесен уйлый j «Мәктәп коллективы, телиме-теләмиме. аны Нурисламны — элекке = директор, хәзерге мөдир белән янәшә куеп карагач, ничек күрә икән? * Бик объектив зат, әмма турылыкта арттырып та җибәрә, минемчә. Күчәр башлары орынудан сак булуың хәерле Нәкъ Камил кебекләр * җилкәсендә бара бит хәзер тормыш Ә йолдыз Сабитова залда, алгы рәтләрнең берсендә Затлы киен э гән, артык ялтырамый, кырыс карашлы, чамасын белеп кенә, беленеру беленмәс итеп кенә бизәнгән Мәгълүм булганча, иренең яңа положе 2 ниесе аны артык сөендерми Мөдирлектә Камил вакытыннан алда ч биртеләчәк дип исәпли йолдыз Кинәт аның бу фикер җебе өзелә дә " икенчесе сузыла башлый «Зөһрәнең районга кайтуы очраклы хәлме? * Әнисенең сәламәтлеге генә сәбәпме моңа? Фән кандидаты Нигъмәтова г Сабитовларның гаилә иминлегенә янамый дигән тулы гарантия бар « мы?» Байтак хатыннарга хас булганча, ирен шәхси әйбере сыман итеп ч караганлыгын Зөһрә районга кайткан хәбәрне ишеткәч тә сизенде Ф Полдыз. Уңайсызланды, дерелдәп китте, тик эчтән тынды Камил бе “ лән ике арадагы салкынлык, киеренкелек элек күнеккән гад.гт булса, хәзер — Зөһрә кайткач — яман чир сыман бертуктаусыз сыкрауга әйләнде.. Хәлимә Хәбировна шулай ук иң алгы рәттә Чекерәеп торган чуар чәчәкле трикотин күлмәк кигән, кулда алтын сәгать ялтырый, бармак ларында дүртме йөзек балкый, алтын муенса аскан Сөрмә тарткан күзләр, иннек бер дә кызганмыйча мул буялган иреннәр һәммәсе шәрран ярып кычкыралар Бик бирелеп тыңлый Беренче чыганактан алынган информация уен картасы кебек аңа Куян шулпасының шул пасын чөмереп, сүз сөйләп йөрүчеләрнең авызын томалар өчен ип көч те корал шул. Камил Әхмәтовнч бүген ана сөйкемле, элегант, чын рыцарь булып күренә Молодец, егетлек эшләде мәктәптән китә бел де. Аның китүе Хәлимәгә иркен суларга мөмкинлек бирде Үзе дә кү тәрелде, Нурисламга да вакансия калды. Тик менә кире борып кайта ра күрмәсеннәр иде шушы посттан Яраксыз эш майтарып ташлаган, ди бит «Чулпан» колхозына баргач. «Уттай кызу эш вакытында ник исереп йөрисең» дип, комбайнерны тотып яңаклаган ди Ә тегесе хө кемгә тарттыра икән Зөһрә Зал уртасындагы рәтләрнең берсенә, стена буена барып утыр ган да, беркемгә дә һич нинди эшем йомышым юк дигәндәй, дөнья сын онытып, доклад тыңлый Юк, докладның төп тезисларын гына отып кала ул Рәхәтләнеп Камилгә карын, аның турында уйлый \ра lap ерак, күңелләр якын Үзгәргән, олыгайган, карашлары ныгыган Укучыларның хезмәт берләшмәләре турында гыйльми эш язарга ни итләве дә тикмәгә генә түгел Студент чагыннан ук кырыс сүзле, прин ципиаль булуы бәлки байтак камчы да ашатыр әле апа. аның каравы, вөҗданына каршы барып, нидер кылдым дип бер вакытта да үкенмәя чәк. «Үкенеч!» — мина гомерлеккә ияргән күләгә сүз бу Аннан гомер г.) дә арынасы юк инде күрәсең, һич югы язмыш дигәнең үртәмәсен иде дә, гомер йомгагын Акташ якларына тәгәрәтмәгән булсын иде! Хәер. хис дигәнең бу уйга каршы баш күтәрә. Кайда, кайчан, ничек итеп очрашыр-аңлашыр идем мин гомерлек мәхәббәтем белән. Бер күрүен үзе бер гомер! Табигый җирлектә үскән гел сыман күңелдә тирән тамыр җәйгән ул кадерле хис унтугыз ел буе мине яшәтә... Унтугыз ел уем, сагышым, сөенечем, көенечем, өметем, шигем - бер син! Ул хис шундый кодрәткә ия —әгәр ниндидер очраклылык яки шәфкать сезлек аркасында ике йөрәкне тоташтырган нәфис җеп өзелсә (тфү, тфү, уйлап каравы да куркыныч!), яшәүнең бер мәгънәсе дә калмас кебек. Сөю бетсә, кеше сүнә. Кыскасы, Зөһрәнең уйлары диңгез сыман тирән, кара төндәй шом лы. күктәге йолдыздай ерак һәм якты иде Ул шундый каршылыклы һәм иксезчиксез уйлар дәрьясында бөтерелгәндә, кинәт сискәнеп кит те Тып-тын утырган зал көчле кул чабу тавышына күмелеп яңгырады. Тәнәфес игълан ителде. Мөдир райком секретаре белән сөйләшә» сөйләшә чыгып барганда, төсләре киткән Зөһрә анык каршына килеп эндәште: — Камил Әхмәтович! Гафу итегез, сүзегезне бүлдерәм. Хәзер килеп әйттеләр, әнкәйнең хәле бик авырайган икән, конференциядән китәргә рөхсәт сорыйм, зинһар.. Артык сүз әйтә алмады, күзләрен яшь сарган, тамагына утлы төер утырган иде. Сөләйман Шәйхиевичка нидер әйтте дә, Зөһрәне ияртеп Культура йорты ишегалдына чыкты Сабитов — Зөһрә апаңны бик тиз Гөлле Бораска илт! — диде ул шоферга Әйләнеп килердәй булса, көтәрсең... Бик тиз булган шушы вакыйганың да шаһитлары табылыр һәм аны авыз тутырып сөйләү, күпертү теләге туар дип кем уйлый алыр? Тик факт: Хәлимә Хәбировна үзенә аглыйга-таглый булып йөргән Назирә гә бик тәмләп «иҗади» үстереп аңлата иде. Зөһрә Нигъмәтованың әнисе хәл эчендә, ди. әнә. Камил абыең Зөһрәне, роно машинасына утыртып, авылына озатып җибәрде, үзем күреп тордым. Машинага утыргач та нидер сөйләштеләр тагын... Каршына Йолдыз килгәнен чамалагач, гәрчә «соңгы хәбәр» инде Назирәгә тиешенчә ирешкән булса да, Хәлимә Хәбировна аны көррәк тавыш белән тәкрарлауны кирәк санады — Кем дисеңме? Зөһрә апаң ул. Гөлле Бораска укытырга кайтты. Әнисе үлем түшәгендә, ди, әнә. Камил Әхмәтович аны роно машинасы на утыртып озатты. Дөнья хәлен белеп булмый бит Соңгы җөмләсе аның куп мәгънәле, үтә тылсымлы булып ишетелде. Якягына карангалап, башкаларның йөзендәге мимикаларны «исәпкә алгач», канәгатьләнү хисе тоеп, тымызык кына елмаеп куйды яна директор хатыны X Сентябрьнең беренче көннәрендә күк йөзе елап күңелен бушаткан бала җаны төсле иде. Тыелгысыз явымнардан арынган зәңгәр гөмбәз түрендә кояш кинәнеп елмайды. Гүя ул яңа уку елы башлануга канат ланып йөрүче укучыларны тәбрикли,’ йөзләрен' һәм юлларын балкыта алуыннан ләззәт таба иде. Унынчы «А» да беренче көнне Гөлзада Фәйрушннаны юксындылар. Дус кызлары хәтта үпкәләде дә. «Менә сиңа серсез Гөлзада! Эчкерлелеген кара әле син аның. Ник беребезгә бер сүз әйтсен! Уфа тикле Уфага китеп барсын да кеше, саубуллашып та тормасын, имеш. Кыла 108 нышы кырга сыймый».— диештеләр Ярый әле. башкасын уйлаулар булмады Рус теленнән беренче дәрескә керүгә. Йолдыз Ярулловна үз классында кемнең җәйне ничек уздыруы белән җентекләп кызыксынды: кайда эшләгәннәр яки сәяхәттә булганнар, ял тәэсирләре нинди, алда . нишләргә җыенуларын ачыклаганнармы? Тәкъдим ителгән исемлектән кем нинди китаплар укыган?. Укучылар актив иде, шулай да кайбер- _ ләренец тыштан гына ялтыравын чамаларга да мөмкинлек җитәрлек 2 Программа материалын нигезле үзләштергән, тирәннән сөргән тырыш j укучылар белән беррәттән «барыбер өч куймый хәлләре юк» дигән | сыман кыяфәттә, ваемсызланып утыручы укучыларның күзләреннән 2 күңелләрен уку мөгәллимәнең күңелен, әлбәттә, өшетә иде. Нишлисең, п барысын да бер калыпка салып булмый Азакта класс җитәкчесе уку- т чыларга өйдә ирекле темага сочинение язып килергә кушты «һәркай- = сыгыз үзегез өчен кызыклы, әһәмиятле тоелган темага язасыз»,— диде £ ул. Язма эшләрне нәкъ бер атнадан җыеп аласын әйтте ...Нияз Сабитов белән Халисә Габделбәрованың сентябрь уртасында Ж.иңү паркы дип йөртелгән яшь куаклык буенда чираттагы очрашуда- * рына төп сәбәп шул сочинениеләрнең берсе — Халисәнең язганнары с булды шикелле. г Йолдыз Ярулловнага ошады Халисәнең язмасы: эчтәлекле, пөхтә, - ихлас күңелдән башкарылган иде. Әмма аны ул Ниязга да укырга ? тәкъдим иткәндә, ул, барыннан да алда, кызның мәхәббәткә мөнәсәбәтен дә күздә тотмый булмагандыр. £ Әнисенең фикерен Нияз дөрес тоемлады. Халисәне ихтирам иткәне ' өчен аңа бик рәхмәтле иде ул. Классташының борчак-борчак хәреф- =• ләр белән язып тутырган дәфтәр битләре әле дә Ниязның күз ал- * дында.. и «Нәрсә соң ул мәхәббәт?» «Сөю — бөек сер» дигәннәр борынгылар Әйе. һәр кешенең мәхәб бәте — үзенчә, башкаларда кабатланмый торган серле бер хис. тойгы ул. Аның нәрсә икәнен аңлатырга тырышып караганнар Кайсылары «Мәхәббәт — ул зур фидакарьлек һәм ниндидер яхшылык хакына үз-үзеңне корбан итү» дигәннәр Икенчеләре моның нәкъ киресен әйт кан: «Мәхәббәт ул — үз-үзеңне генә ярату, эгоистлык ул, чөнки сөюче кеше бөтен эшләрен үзенең шәхси теләкләренә буйсындырып кора» дип расламакчы булган Арада «Мәхәббәт — сукыр көч ул. акылны томалый» яки «ул —икенче бер шәхесне хөрмәтләү, аны җанын тәнен белән ихтирам итү. шуңа күрә ул — әдәплелекнең анасы санала» кебек раслаулар да бар Мин исә бу хисне үземчә төсмерлим Тышта язгы серле төп Әкрен генә тәрәзәне ачуга, чәчәккә бәрелә иергә җыенган шомырт куаклары мнне сәламли кебек Кар суларын да коенып шыткан беренче үләннең дымлы исе җанны рәхәтләндерә Мәхәббәтнең чиксез кодрәте, тормышның кырыслыгын, ярсу дулкыннарын татымаган яшь күңел алдында, әйтерсең, табигать үзе баш ия' Чин бүгенгә барысыннан канәгать, бәхетле, тик йокы килми Чулпан гаңны уяткан мизгелдә тынып калам да өстәл лампасын сүндерәм Ә хыял сүнми Мин эчемнән укыган шикелле итеп: «Снн минем күңел нурым, синең бер сүзең мнне дәвалый, синең бер карашың мине җылы га һәм Кинәт күңелемә сагыш тула. Яшьлекнең, гүзәлләкнең. мәхәб бәтиең рәхимсез күренешләр белән уртаклыгы бармыни-' Син миңа шул кадәр кадерле, снн аның ннндн микъдарда икәнлеген белмисең, юймыйсын. сизмисең Хәер, кадерле, затлы, әйбер сыман бөек хис ар гык күзгә бәрелеп тормый, ялтырамый, әрсезләнми, арзанланмый», иш пышылдыйм Синең нур чәчеп торган якты йөзең, аек акылың ми- ца көч өсти Күзгә-күз карашып сүзсез аңлаша алырдай сөйгән кешең булу бәхет! Чиксез, әйтеп бетергесез, бәяләп җиткесез бәхет! ' Инде яктыра, еракта язгы таң беленә. Мин тагын урынымнан торам. тәрәзә янына килеп, әкрен генә, сизелер-сизелмәс кенә тавыш биреп йөгергән урам гөрләвеген тыңлыйм. Торган саен, тавыш ачыграк ишетелә, шашкын мәхәббәт белән җилкенгән сихри күңелдә җыр бөре ләнә, авыз эченнән генә шуны көйлим, берүк өйдәгеләр уяна күрмә сеннәр.. Чишмә җырлый челтер-челтер. Хис-сагыш бар җырында Күпме гашыйкларның серен Кушкан ул уз моңына...» Яшьләр хуш ис бөркелгән парк эчендәге эскәмиягә кереп утырды лар Нияз Халисәнең сул кулын сак кына үз учларына алды, йомшак кына сыйпыйсыйпый кызның күзләренә карады. Халисә дә сүзсез генә Ниязга текәлде. Шуннан да бәхетлерәк мизгел бармы икән дип сынашкан төсле, өнсез калган сыман байтак тордылар. Ахырда Халисә чыдамады, көлеп җибәрде. — Ник көләсең? Нияз җитди иде — Күзләреңдә үземне күрү бәхетеннән,— диде кыз.— Канәгатьме син? — Синең бәхетеңә үрелгән сагыш та бар бит, Халисә, әйеме. Нияз һич сәбәпсезгә урыныннан торды һәм, Халисә каршысына басып, аның яңакларына учларын куйды, бу юлы сорау ярылып яткан күзләре белән томырылып карады.—Дөрес, ул сагышың синең борынгы гашыйкларныкына охшамаган. Халисә егетнең кулларын битеннән алды да эскәмиядән күтәрелде \лар. бер-берсенең сулышын тоеп, кара-каршы бастылар - - Минем сочинениене укыдыңмы? Ярамын идемени? Халисә эндәшмәде. Болан булырын бөтенләй көтмәгән Нияз апты pan, уңайсызланып китте. Үзен генә түгел, димәк, әнисен дә ипсез хәлгә калдырды түгелме соң ул. күңелендәгесен сүзләргә төреп әйтте: — Укырга ярамый идеме әллә? Син бит аны укытучыбыз кулына үзең тапшыргансың. Әнинең аны класс алдында теге яки бу яктан телгә алырга хакы бар Синең сочинениең, синең иҗатың ич ул.. Халисә сәбәбен үзе дә аңлата алмаслык булып тулышты. Яшь бөр текләре тыңлаусызга әйләнеп сытылды һәм бите буйлап сузылды. Күз яше күргәч уңайсызланучан Нияз, юатыр сүз таба алмый интегеп, ык мык итеп калганда, кызның ишетелер-ншетелмәс кенә әйткән сүзләре аның өстеннән авыр йөкне сыпырып төшергәндәй итте. - Сиңа да барып җитсен дип яздым мин аларны, диде кыз һәм. башын түбән иеп. аягындагы тәбәнәк үкчәле туфли очына карап тора башлады Нияз, тирән сулап, аны култыклады. Алар, берән-сәрән коела башлап, аллеяга инде сары келәм түшәргә керешкән яфраклар өстеннән атлап ары киттеләр - Әни рөхсәте белән укыдым мин сочинениеңне,— дияргә ашыкты Нияз.— Язмаңны ул ошаткан.— Аннары егет берничә адым тын барды да. «Нәрсә булса, шул булыр!» дигән төсле, капыл гына әйтеп салды — Әни дә ярата сине. Халисә. Аның ихтирамыннан миңа кыен да хәтта. Нияз. Моңа кыенсынмасаң да ярый. Тагын сүзсез генә атладылар Башланып та өзелеп калган әңгәмәгә дәвам кирәк иде Авызга су кабып торыр чак түгел. — Минем әти дә безнең дуслыкка һич каршы түгел — Халисә үтә җитди сөйләп китте.— Әни генә Үз әниеңнең гайбәтен сату әшәкелектер инде ул, Нияз. Синең миннән күңелең бизүе бар. алай да ачык лык өчен әйтми хәлем юк. Әни безнең дуслыкны өнәми Тагын да төгәлрәге— йолдыз Ярулловнаны яратмый ул Аның сәләтеннән, уңган- . лыгыннан көнләшә дип әйтимме?. * Нияз бу кадәресен үзе дә байтактан чамалап йөри иде инде Шуи - лыктан Халисә әйткәннәр аны чыгырыннан чыгармады, киресенчә, an- - нярак булырга кирәк дигән уйны беркетте Беркадәр паузадан соң. j шактый сабыр кыяфәттә, олысымак итеп Алар дөньяга икесе ике күзлектән карыйлар. Халисә,— диде - XI Камил өенә телефон куйдырырга өлгермәгән иде әле Дөресен әйт кәйдә, телефон кертергә ашыкмый да иде Менә ул тәнәфес булырга * тиеш вакытны чамалап, Гөлле Борастан беренче мәктәпкә шалтырат " ты, йолдызны чакыруларын үтенде — Минем беркадәр соңаруым бар, Йолдыз,—диде нре Педмм ’ лектив белән сөйләшеп алырга булдык Син хафаланма, яме Йолдызның кәефе кырылды Ул бу хәлне яшереп торуны да кирәк 7 санамады, ачуы тавышына ук чыкты — Анда баргач шулай булуы билгеле инде Таптый көнен дә t Камил, һични аңламаган сыман, сорау бирде «Анда баргач»ы нәрсә тагын? Ярар, белмәмешкә салма башыңны' Йолдыз тагы да кырыт i;iна төште Наивный булып кылану сипа абсолютно килешми Бүген ‘ ничәнче число икәне хәтереңдәдер ләбаса! Мин ничә көннән бирле хәстәрләяеп йөрим Синең уеңда тузга язмаган башка мәшәкать Сабитовның шул мизгелдә кылт итеп исенә төште «Ах. хода бәндә cel —дип үзен эчтән сүгеп алды Октябрьның унысы бит бу ген Ту ган көнем икән минем» Кырык өчне тутырды булып чыга Камил Ха таны төзәтергә, туган көнен онытып җибәргәнлеген сиздермәскә ки рәк иде — Мөмкин булган кадәр оператив булырга тырышырбыз Педсовет бетүгә, җилдәй җитез кайтып җитәрмен, әнисе! — дип телдәрләнде Ә кәефе көзге пычрак төн кебек иде Гөлле Бораска килү белән. Зөһрә әнисенең вафат булуын ишеткән, дөньядан үткән кебек йөргән Зөһрә не күреп, күңелсезләнгән иде ул. Мәктәптә сөйләшү, чыннан да. озакка сузылмады Сабитов, педсо нет тәмамлануга, минуты-секунды белән дигәндәй, Акташка юл алды Камил өйгә кайтып кергәндә. Йолдыз түр як өстәлгә сый нигъмәт тезә иде инде Нияз әнисенә булышып йөри Өйгә һәркем күңеленә хуш килердәй тәмле аш-су. ризык исе чыккан Аналы уллы бәйрәмчә кие иеп алганнар Тик йолдызның алъяпкычы гына тантана киемнәренә иш түгеллеген ерактан кычкырып тора — Әти кайтты, әни! — Нияз, ишек төбеннән торып, зал якта нсыл хәзерләп йөрүче Йолдызга хәбәр салды - Син бер колагыннан тарта сың, мИн икенчесеннән Кырык өчәрне икәүләп тарткач, күпмегә үсәр, күрербез Камил өске киемнәрен салып узарга өлгермәде, йолдыз да килен җитте Телефоннан сөйләшкәннән бирле йөзе аязмаган иде булса кирәк — Гөлле Борае юлына тоз сипкәннәрме сон әллә” дип үзалдына сөйләгәндәй әйтеп куйды — Менә кайтып та җиттем ич,— диде Камил яктырып Нияз ба рында тел шомартуга юл куярга исәбе юк иде аның — Хәзергә кунып ук калганың юк әле Анысы хак. — Булды, әнисе. Сабитов тагын да сабыррак әйтте бу сүзләр не — Ишекне теге яктан ябып чыгып китәсе иде дә. көне ул түгел, шарты ул түгел... Түзү — иң актыккы чара. — Көне ул түгел, имеш Күпме тел тешләп яшәргә мөмкин синеңчә. Үз күңелемдә туган сорауларга җавап таба алмагач, сиңа мөрә җәгать итәргә тиешмендер дип уйлыйм мин — һәрхәлдә, сорау җавап кичәсе бүген түгел. Йолдыз. Бик сабыр булырга тырышып әйтелгән басынкы-салмак бу сүзләрдән Камилнең түземе төкәнеп килүе аңлашылып калды. Әмма Йолдызны иренең кы зып китү ихтималы түгел, сабырлык саклавы үрти һәм үчләндерә иде — Кайчан соң ул аңлашу кичәсе алайса? Синең белән миңа махсус аңлашу өчен дип аерым көн билгеләнмәстер бит? Камил җавап кайтарырга өлгермәде, ишек кыңгыравы чыңлады Сабитов ишек ачарга ашыкты. Кунаклар — ирле-хатынлы Габделбәровлар килеп керделәр. — Рөхсәт микән бу йортка? Нурислам, парланган күзлеген сул кулына тоткан килеш, күзләрен ачалак-йомалак китереп. Камилгә кул сузды. — Туган көнең мөбарәк булсын. Камил Әхмәтович! Тагын кимендә ике тапкыр шул хәтле яшәргә насыйп булсын! Хәлимә дә. ай-кояштай балкып, Сабитовны котларга да. йолдыз белән чүкердәшеп алырга да өлгерде. Бер-берсен ихластан ихтирам итешмәгән бу ике хатын, ничарадан-бичара килештереп елмаерга, телләреннән гөл түккән булып кыланырга мәҗбүр иделәр бу кичәдә Хәлимә Хәбировна, йорт башын туган көне белән тәбрикләргә килгән кунакларның берсе буларак, хуҗабикәне дә олыларга тиешлеген уйлый чөнки Халисә белән Ниязның дуслыгы күзгә күренеп ныгып барачагын белә, йолдыз исә, ирен зурлап килгән ханымның күңелен табарга бурычлы икәнлеген төптән төшенә Мондый очракта авызы тулы кара кан булса да төкерми инде ул. Сабитовлар туган көнгә кунак чакырмыйлар Мондый көннәрне алар гаилә бәйрәме итеп санарга күнеккәннәр Кемдер, искә алып, үз ихтыяры белән килә икән, рәхим итсен, ишек уйган, тәрәзә куйган. Чакырылмаган кунакның хакы олы Күңел дә. өй дә иркен Сыйның сыегы да. куесы да куелган өстәл һәрвакыт әзер була. Габделбәровлардан башка килүче булмады бу юлы. Дүртәүләшеп бик күңелле итеп утырдылар Нияз өлкәннәр янында тыкшынып уты рудан уттан качкандай кача, ул каядыр чыгып ук китте Шунысы да әйбәт эшкә, мәктәпкә кагылышлы сүзне авызга да алмадылар диярлек Бу мәҗлестә гүя мәгариф бүлеге мөдире белән урта мәктәп директоры да. укытучылар да юк иде Чын чынлап гаилә мәҗлесе булып кына үтте бу кичә Хчыктан-ачык күзгә бәрелеп тормаган киереп келек төсмерләре хөкем сөрсә дә. һәркем эчтән тынды, күрмәмешкә- белмәмешкә салынды Төнге унбер тулганда, кунакларны озаттылар Сәгать, нәкъ шул чакны сугып, өйдәге тынлыкны бозды йолдызның тынычсызлыгы дәвам итте, әйтми булдыра алмады, кунаклар килү сәбәпле өзелеп калган сүзен дәвам итәргә ашкынды Әйт әле. Камил, диде ул, иреннәрен бөрештерә-бөрештерә. - турысын гына әйт. Зөһрә белән мөнәсәбәтегез нинди стадиядә? Мондый сорау бирергә нинди нигезең бар синең? - Камил сорауга сорау белән җавап бирде, аның тавышы да битараф һәм рәсми төстәрәк ишетелде Ләкин Йолдызның туктар исәбе юк иде Хатын-кыз сиземләвенә таянам мин. Камил Кул белән тотып. күз белән күреп булмый торган билгеләр була Мин дә менә җаным белән генә түгел, тәнем белән дә сизәм шуны Йолдызның йөзе кырыслана төште, күзләре очкынлана төште, яңак калкыннары зураеп киткән кебек булды — Минем аның белән мөнәсәбәтем райондагы һәр педагог белән булган мөгамәлә шикелле үк — диде Камил сагаебрак Бер яктан Йолдызның көтелмәгән һөҗүме, икенче яктан нөҗдан (азабы телгәли аны Зөһрә турында сүз барганда, мондый сөйләшүләргә юл куярга ярыймы соң? Шунлыктан ул хәзергә бу сорауларга җавап бирүдән баш тартырга ниятли. — Ә ирләрчә батырлык җыеп, дөресен әйтә алсаң, ни дияр идең? Юк. юк, Зөһрәгә карата күңелендә булганнарның һәммәсен туп туры әйтергә тел җнтмн Ул хисләр шундый изге, нәфис, шундый нечкә, шундый газиз иде! Мондый хис тупас сүзләрне күтәрә алмый, ә ул хис юкка чыкса — Камилнең канатлары сынар кулыннан эше төшәр, гомумән яшәүдән туктар сыман — Дөресен әйтеп булмыймы. Камил Әхмәтович! —- Йолдызның рәсми тонда әйтелгән сүзләре өскә бозлы су койгандай рәхимсез иде. йолдыз сүзен дәвам итте, ләкин Камил, тыңлаган булып кыланса да. ишетми иде Ул Зөһрә нурында, аның күңел яктысында коена, шундый авыр чакларда, яшьлек хыялына уралып. Зөһрә образы күз алдына ки лә дә тормышның салкын җилләренә каршы барырга ярдәм итә Әле һаман хәтта фән тикшереп бетерә алмаган могҗизадай мәхәббәт мн гаен шул үзедер?! йолдызның сүзләре, ерактан ишетелгән кайтаваз шикелле. Камилнең аңына килеп бәрелеп юкка чыга баралар сыман — Семьяда мине аңламыйлар дип шыңшыгансыңдыр инде син ана. әйеме? .Минем хатын ир кадерен белүче түгел дигәнсеңдер Җан җы лысына туймыйм дип зар түккәнсеңдер Бер үзен дә. ике күзен генә уйлап яши, миңа игътибары җитми дип мескенләнгәнсеңдер3 Камилгә үзенең мәлҗерәп баруы күңел болгаткыч булып тоелды Шул халәттән котылыр өчен кинәт һәм кискен итен әйтеп салды - Ташла әле сафсатаңны! Берәү алдында да шыңшырга җыенга ным юк,— диде.- Ачуың купкан, шуңа тел чарлыйсың Күңелем хушланганнан түгел, билгеле йолдыз түр тәрәзә бу ендагы креслодан җәһәт кенә торды да. диванга ире янәшәсенә килеп утырды.—Менә нәрсә, Камил, ныгытып уйла, уйла да сайла я мин. н ул рындыкларнын берсен алып. Зөһрә каршысына ук килеп утырды - Тукта әле. Зөһрә-Йолдыз. нигә гафу сораулар, кереш сүз. >вер тюра? Чит кешемени мин сипа?! Туп-туры гына әйт әле. ни булды нәрсә бар? Зөһрә, мәңге сагынмаслык итеп карап каласы иде дигән сыман. Ка милнең күзенә тутырып карады да — Кнтәм мин. Камил Китәргә булдым, китми ярамый диде һәм аннары, һич көтмәгәндә-уйламаганда күңелсезләнеп сүрелеп, сүлпәнләнеп калды Кая китәсең? Ник? Еракка. Камил. Директор белән аңлаштык, килештек дияргә мөмкин Минем сәгатьләрне бүлеп бирергә булдылар, инде эш синен рөхсәттә калды. — Сәбәп нәрсәдә? диде ул. тулы анлату өметләнеп Ачыграк сөйлә әле. зинһар. Зөһрә — Ап-ачыгы шул. Камил Бу шартларда сөйләшү кыенрак инде — r 115 Зөһрә, ихтыяр көчен эшкә җигеп, күңелендәге моңсулыкны читкә тибәргәндәй булды — Әнкәй хакына дип кенә кайткан идем, анысын беләсең. Ул юк инде хәзер. Димәк, авылда торыр максатым юк Миссиям төгәлләнде. Аспирантурада бергә укыган дус кызым белән элемтәдә торабыз, ул РСФСР мәгариф министрлыгында эшли. Мина бик тиз урын тапты һәм квартира алыштыруда да булышлык күрсәтергә алын ды. Башка шәһәргә китәргә булдым, нәкъ минем профильгә туры килгән эшкә — рус теле укыту методикасы буенча фәннитикшеренү институтына урнашам Менә шул. Син тоткарламассың дип ышанам Камил урам як тәрәзәгә карап уйга уралды: «Бик-бик күңелсез бу лып калачак бит. » — Я, ни дисең? — Зөһрә җавап көтә иде. — Син мина шундый кроссворд бирәсең, андагы шакмакларны гу- тыру өчен энциклопедия томнары актару да ярдәм итмәс Зөһрә көлеп куйды. —Юк. Камил, алай баш ватмыйк, гадирәк карыйк мәсьәләгә. Димәк. каршы түгелсең? — Фәлән укытучының районнан китү фактына мин гадәти күренеш дип карар идем. Ләкин бит ул фәлән укытучы син. Зөһрә?! Шулай кирәк миңа. Камил! . Китми кала алмыйм мин, хәтта Казанда да кала алмыйм Сәбәбе шул мин киләчәктә ялгыз булмаячакмын инде... — Ягъни? — һай. бу ир-ат халкы! Зөһрәнең менә шушы җөмләсе Камил өчен һәммәсен аңлаешлы итте. Чынмы? — Камилнең башы әйләнеп киткәндәй булды. Уйчан карашлы карасу коңгырт күзләре очкынланды — Уйнап сөйләшә торган эш түгел. һәр икесе бер мизгелгә тынып калдылар. Сүзсезлекне тагы Зөһрә өзде. — Ул булса — Ядъкәр, кыз була калса. Хатирә дип кушармын, аның тавышы тантаналы да. аянычлы да иде.— һәрхәлдә хәбәр итү җаен табармын дип беләм... Тик син исән-сау бул. тыныч бул. һәрчак янымда син!—Сагышын буена сеңдергән сыман, яшьләрендә йота алды Зөһрә Тамарга җыенган күз яшьләрен кысрыклап, йөзенә елмаю бал кытты, гүя ул Камил хәтерендә шул кыяфәттә яшәп калырга тели иде.. — Инде хуш. Камил! — Зөһрә аңа кул сузды — Бер генә гозерем калды озата чыкма... Камил ике кулы белән башын учлап, терсәкләрен өстәлгә терәп утыра бирде «Кеше иң кыйммәтлесен ник бик тиз югалта икән? — дигән сорау аның аңында терекөмеш тамчысы булып бии иде — Үкенмә сәк икән дип яшибез, үкенечтән арынып та булмый » I970—I9W