Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫЗЫЛ ТЫШЛЫ ДӘФТӘРДӘН

Тормышта үрнәк булырлык һәм гыйбрәтле вакыйгалар еш очрый Без аларның зурларын, әһәмиятле дип саналганнарын әсәрләребездә файдаланабыз Кайберләре онытыла Ә язучы вак кебек күренгәннәрен дә читләтеп үтәргә тиеш түгел Аерым бер очракта игътибарга лаек булган икән, димәк, ул вакыйганың төбендә нидер бар. Уйланырга, эзләнергә генә кирәк Аннан соң. бүтәннәр кебек ук, язучы да гел уйланып йөри — үзе турында, эше турында, дөнья, кешеләр турында уйлана Уйланып, ниндидер бер нәтиҗә дә ясап куйгалый Күргәннәрем-белгәннәрем турында уйлануларны мин кызыл тышлы дәфтәргә язып барырга күнектем Шул дәфтәрдән берничә сәхифәне инде сезгә дә ачып күрсәтергә булдым. Кызыклы дип санарлык нәтиҗәләр яеаганмындырмы — белмим Шунысы хак бу уйланулар барысы да эчкерсез. Үзем нинди — уем шундый Ашыкма! Горький исемендәге ял паркы янында троллейбуска утырдым. Алгы рәтләрне чегән хатынкызлары сырып алган Шулар янынарак барып бастым Телләрен аңламасам да, аларның үзара сөйләшкәнен тыңларга яратам. Шау-гөр киләләр Әйтерсең, алардан башка дөньяда бүтән адәми зат юк Бернигә дә. беркемгә дә исләре китми Троллейбус Татар академия театры янына «киткәндә, урамга карадым Театрның афишалар тактасында «Премьера Туфан Миңнуллин Адәм баласына ял кирәк» дип зур хәрефләр белән язылган белдерү тора Күңелдә рәхәтлек. Масаю да бар, әлбәттә. Чөнки мин инде премияләр елгалап, тәнкыйтьчеләр тарафыннан шактый ук иркәләнеп, бераз гына бозыла башлаган кеше Җае туры килгән саен, менә күрәсез, «мин» алмашлыгын да ешрак кулланам Бу юлы да, мине күрәләр микән дип, кукраеп як-ягыма карангалап алдым Урамга текәлеп баручылар минем исем-фамилиямне укыр өчен генә тәрәэгә каранганнардыр кебек тоелды. Рәхәт! Валлаһи дип әйтәм. рәхәт! Күпләрнең күзе афишада ябышып калды кебек Хәтта чегән хатыннары дә татарча язылган афишаны укып үттеләр. Әйе, әйе, үтүләренә әз генә дә шигем юк иде Ник дигәндә, тәрәзәгә төбәлгәннәренең берсе, борылып, миңа карап куйган сыман итте дә: «Драматург!» — диде Кирәк бит ә! Татары белә дә белә инде мине, анысына печтик тә шикләнгән юк Керфек буйый, күз төбе каралта, каш сыза торган карандаш сатып табыш итүче чегәннәр дә миие таныйлар икән ләбаса Әнә, үз телләрендә кыэып-кызып сөйләшәләр, драматург, драматург дип туктаусыз кабатлыйлар Билгеле инде, сүз минем турыда бара Троллейбуста драматург мин генә, афишада минем исем Шунысы гаҗәп, исемемне, фамилиямне ни өчендер телгә алмыйлар. Югыйсә, афишадан укыдылар ич инде Колакларны агын qa сагайтыбрак тыңлыйм: бәлки әйтәләрдер минем исемне, мин генә ишетеп өлгерми каламдыр! Тыңлый торгач, чегәннәр сөйләшүендә Армавир, М Константиновка дигән сүзләр ешрак чыга башлады Туктале, Армавир, Константинов- каның драматургка, ягъни мәсәлән, миңа ни катнашы бар' Әллә минем пьесалар Армавир шәһәрендә, Константиновка авылында куелып, бу чегәннәр шунда спектакль караганнармы? Троллейбус базарга якынлашканда, ниһаять, барысы да ачыкланды Чегән ватиннары драматург димиләр, Краматоров диләр икән Ялгышмасам, шундый шәһәр- ♦ ме, станцияме бар х Кычкырып көлеп җибәргәнемне үзем дә сизми калдым. Чегән хатыннары ба- зарда тошкәч тә, вокзал тукталышына үзем төшкәч тә көлдем. Үткән-сүткәннәрне т гаҗәпләндереп, эчемне уа-уа көлдем Шушы вакыйганы дусларга сейләп көлдем j Ә язганда көлмичә генә язам Чөнки бик гыйбрәтле вакыйга бит Масаюның куркыныч чир икәнен янә бер кат исбатлаучы мисал Масаю чире колакны томала- 2 ген, «Краматоровпны драматург дип ишеттергән. = Димәк, хәтта күзеңә карап, кабат-кабат исемеңне әйтеп мактаган очракта да 2 күккә сикерергә ашыкма Бәлки сине мактаучы «Краматоров» дип әйтәдер е; Сентябрь. I9H0 2 ♦ Ышандым бугай z ч Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында «Моңлы бер җыр» исемле пьеса - язып утырган чак Шактый элеше язылган. Тизрәк тәмамларга дип ашыгам Шуңа zi күрә, ойдәи беркая да чыкмыйм Аннанмоннан гына юынам да, кырынып та тор- — мыйча үземне өстәл янына «кадаклап» куям Өс-баш та, әлбәттә, өйдәгечә үкчәсе тапталып, кыйшаеп беткән «дамашный тапычкы», төбе ашалып, тезләре чыккан, үтүк - күрмәгән чалбар һәм башкалар, һәм башкалар Мин — аларга, алар миңа ияләшкән & Чиста, йомшак, җылы, җайлы булсалар, матурлыгы ни чуртыма кирәк Үз бүлмәмдә > үзем генә утырам ләбаса Өч-дүрт кон шәп кенә эшләдем Шуннан соң чыгымладым Бер җемлә де яза алмыйм. Язганымны сызып ташлыйм Килеп кенә чыкмый бит, әкәмәт Теки мин үзем теләгәнчә килеп чыкмый Җитмәсә, пьесаның үтә җаваплы урыны Муса Җәлил көрәштәшләре белой үлем камерасында дөньяда яшәүнең мәгънәсе турында сөйләшергә тиешле сәхнә һәм җәза бүлмәсенә юнәлү күренеше. Монда аз гына да фальшь китмәскә тиеш Менә шул кәгазьгә тешкәй хөтлесе үземне ышандырмый Муса Җәлил ниндидер вак шәхес булып чыга Андыйның күпләрне шаккатырырлык батырлык эшләве мөмкин түгел Язганымны сызып, тагын башлыйм Шактый озак азапландым. Арыдым Шуннан, туктале, мин әйтем, бераэ һавада йөреп керим, башны ял иттерим Ваннага кереп әйбәтләп кырындым, юындым Матурлап киендем, (Урамга өйдәге кыяфәт белән чыгып булмый ич инде ) Чыгып китәр алдыннан естәл өстендә яткан кәгазьләрне (кулъязманы) тәртипкә китәрергә тотындым Шунда Үзем дә сизмәстән, языла башлады Гаҗәеп хәл. Ни язасымиы, әйтерсең, кемдер миңа әйтеп тора Әйтерсең, мин инде әзерне генә күчерәм Үзеинән-үзе сырлана Көн буе диярлек интегеп яза алмаган сәхнәне, ярты сәгать тө үтмәгәндер, тегеллеп куйдым Ул күренеш турында бүтәннәр ни әйтер, белмим, әмма үзәм теләгәнчә үзем уйлаганча яздым. Шатлыктан кычкырып җырлап җибәрдем Соңыннан бу халәтемне салкын баш белән анализлап карадым Һәм шундый нәтиҗәгә килдем күрәсең, Муса Җәлил кебек шәхеснең Ил. Ватан, халык алдындагы намус чисталыгы турында язганда минем өс-башымның, кыяфәтемнең җыйнаксызлыгы да комачаулаган. Чистарынып, киенеп утырырга кирәк булган естәл янына Иҗат итү процессы турында китаплар укыганда кайберәүләрнең. героемның үлүе турында язганда җылап җибәрдем, яки үзем язган, үзәм сурәтләгән кызга үзем гашыйк булып, төннәрен йоклый алмадым дигәннәрен арттыралар дип уйлый идем Инде ышандым бугай Серле нәрсә бу иҗат, валлаһи Декабрь. 19-40 Шул ачуны китера.. ■■Серле нәрсә бу иҗат» дигәннән, озак вакытлар бераүге дә әйтми йөргон серемне дә язып куйыйм әле. Агай-энеләр телендә ‘ ашыккан» дигән сүз йөри. Теге яки бу әсәрне ошатып җиткермәсәләр, автор ашыккан, шуңа күрә әсәр урыны-урыны белән аксый, әйтергә теләгән фикере аңлашылып бетми, диләр Мин язган әйбер турында да шул сүзне әйтүләреннән куркып йөрәгем алына Теләсә ни дисеннәр, тик ашыккан дип кенә әйтмәсеннәр Чөнки Драматургия юлыннан җилле генә юыртып барган елларның берендә яңа пьеса яздым. Озак яздым. Яратып. Уйланып. Шуны театрда укыгач: «Туфан, бу юлы ашыккансың, пьесаң барып чыкмаган».— диделәр Әсәрне укучы башка иптәшләр дә «ашыккансың» диделәр Җен ачуларым чыкты «Ничек инде ашыгыйм, алты ай утырдым ич Җитмеш битле пьесага алты ай азмыни».— дип талаштым. Барыбер, ашыккансың, диделәр Ашыкмаганлыгыма ышандыра алмадым.. Шушы хәлдән соң «теге яки бу пьесаңны күпме вакыт эчендә яздың?» дип сораучыларга алдашып җавап бирә башладым Кимендә ике-өч ел вакыт үтте дип ялганлый идем. Хәер, әле дә шулай дим «Әлдермештән Әлмәндәр»не күпме яздың дип сорасалар дүрт ел эшләдем дип җавап бирәм. Ышаналар. «Шулайдыр шул, шулайдыр, шуңа күрә әйбәт килеп чыккан ул», диләр... Дөресе ничек иде соң әле? Дөресеме? Дөресе — мин «Әлдермештән Әлмәндәр» белән «Ай булмаса йолдыз бар»ны икесен берьюлы бер утырганда егерме биш квндә яздым. М Горький исемендәге әдәбият институты каршындагы югары курсларда укыган чак иде Имтихан лакытында Переделкино дип аталган иҗат йортына путевка алып киттем дә имтиханнарга әзерләнгән арада ике пьеса языл кайттым. Әгәр ышанмаса. гыз, шагыйрь Зөлфәттән сорагыз, ул «унбиш көндә ике пьеса язучы халтурщик» дип миннән көлеп тә йөрде. Менә шуннан аңла инде ашыгуның ни икәнен. Мәсьәлә, күрәсең, ашыгуда түгелдер Иҗатның без үзебез дә аңлап бетермәгән серләре бардыр Яратмыйм ашыккан дигән сүзне Әдәби әсәр турында сүз барганда ул төшенчә кулланылмаска тиештер. Булмаса, ник тагын «млиун ел» утырма, булмый инде ул. Ихтимал, минем теге пьесаның «гаебе» ашыгудан булмагандыр Бүтән сәбәптер. Сүз уңаенда әйтим, ашыгып (ашкынып) эшләгәндә, әйбәт языла. Күп тә языла, әйбәт тә Ашыкмасаң, каләм тупаслана, акыл үшәнләнә, күңел салкыная Кайбер ялкаулар үзләрен аклар өчен башкаларга да ашыгып яза дигән гаеп ташлыйлар Кемнең ничек язуында беркемнең дә эше юк минемчә (һәркемнең үз эш алымы), язганнары гына әдәм рәтле булсын. Ялкау язучылар дип ачу белән әйтүнең аерым бер сәбәбе дә бар Алар нәшри. ятка килеп бер әйберләрен әллә ничә кат бастырып чыгаруны сорап ялыналар Әнә бит аны ел саен чыгарып торасыз дип, «ашыгып» язучыларга төртеп күрсәтәләр. Күп эшләгән кешенең кадере бетә башлады, шул ачуны китерә Декабрь. I9K0 Тагын тел турында Язучылар союзында прозаиклар Һәм тел белгечләре җыйналып «Бүгенге көн татар прозасында тел мәсьәләләре»н тикшерәләр. Үземне прозаик дип санама- сам, утырышка чакырылмасам да кереп утырдым. Бик озак сөйләштеләр, акыллы- акыллы фикерләр әйтелде Әрсезләнеп мин дә сүз сорадым һәм җай белән генә барган сөйләшүнең тәмен җибәрдем бугай Тел белгечләренең кайберләре мине «надан» дип кызганып та куйдылар шикелле Эш менә нәрсәдә язучы һәм аның теле диген мәсьәлә һичнинди анализга бирелми, минемчә. Гомумән, ул проблема юк Язучы дибез икән, аның теле булырга тиешлеге үзеннән-үэе аңлашыла Әдәби әсәр язарлык теле юк икән кемнеңдер димәк, у. язучы түгел. Күз алдына китереп карыйк әле — композиторлар җыелды ди дә ■ оэиториың колагы ишетергә тиешме-юкмы’» дип җитди сөйләшә башладылар дәм көлкесе булыр иде Яки рәссамнар җыелып, тумыштан сукыр кеше ♦ картина яза аламы дип сөйләштеләр ди Җитди булмас иде Ишетү, күрү сәләте X табигать тарафыннан бирелгән кебек сүзне тою сәләте дә минемчә тумыштан Ч ук килә. Язучы белән дә шулай. Авылда бер класс та сабак укымаган кайбер абзыйлар § шундый тәмле итеп сөйлиләр, авызларына карап кына торасың! Әгәр шул кеше әа- “ ныгында тиешле юнәлеш, белем алган булса, аңардан язучы чыгуы бик мөмкин 3 Әмма, иң кызыклы мәзәкне сөйләргә алынып та. аны рәтле-юньле сөйли белмәгән- = нән, сүзнең тәмен тоймаган кешедән язучы чыкмаслыгыиа иманым камил Хет ун институт бетерсен, чыкмый аңардан язучы Бөтен сүзлекләрне яттан белсен, барыбер чыкмый аннан язучы. Ул сүзне сүзгә акыл белән ялгап җөмлә төзи һәм җөмләсе - чуртан балыгы сыман шома була: кулга эләкми — шуып төшә ягъни мәсәлән кү. - ңелгә ятмый. Авылның көяз егетләре искә тешә Алар маңгай чәчләрен бүрек астыннан чыга- ™ рыл, бүрекне кыңгыр салып, илле градус салкын булса да. изүне ачып җибәрел X клубка килеп керерләр иде Сөйләшкәндә, җырлаганда да кыланып, сүзләрне юри 2 бозып әйтерләр иде «Сибелә чәчем» дип әйтәсе урынга «Сибелә сачем» диярләр - иде. Чәчәк аларча «сачәк» булыр иде. * Мин аларның кыланганнарын аңлыйм ютта кыланчыклыкларын яратам да Әмма Z язучы да үз эшен шулай «ясап» кылана башласа ул көязлектән түгел, мескенлектән. X телнең матурлыгын тоймаудан дип беләм Әйтик, безнең заманның япь-яшь кенә язучысы тәэсир дип язасы урынга «Тәэс- х сорат» дип языл куя. Янәсе, ул гади итеп язарга теләми, янәсе, ул күбрәк белә * Ә менә мин. укучы, ул язганны укыйм да күп белгәненә шаккатмыйм. киресенчә . кызганам. Чөнки «тәэссорат» дип аның <>әсәре»ндә гап-гади авыл агае сөйләшә. Кы- •“ ланып түгел, чынлап сөйләшә. Бактың исә әлеге авыл агае, тәэссоратны түгел, тәэсир дигән сүзне дә әйтә микән әле Мин үзем, мәсәлән, тәэсир дигән сүзне авылда ишеткәнем юк. Димәк. «тәэссорат»лы язучы иптәш телне тоймый, тоймый ииен — аны өйрәтеп тә булмый. Минемчә болай: теге яки бу яшь иптәшнең беренче кулъязмасын укыганда аның теленә нык әһәмият бирергә кирәк Телне тою сәләте юк икән иптәшнең, турысын әйтергә кирәк.— интекмәсен кеше, азапланмасын Көчен бүтән иәрсеге юнәлтсен, бәлки шунда аңардан шәп белгеч чыгар Теле булмаган кеше образлы фикер иертә алмый Ә әдәбият — ул образлы фикерләү Март. 19*1 Баш кемнеке? Парикмакерскаяга чеч алдырырга кердем Япь-яшь кене чибәр бер кыз иңбашыма ак җәймә салды да — Ничек алырга? — дип сорады Чечне заманча итеп алдырырга иде исәп Яшь кыз бүгенге кен модасын миннән «•шырак беләдер дип уйлап — Үзегез теләгәнчә алыгыз.— дидем — Ничек инде ул мин теләгәнчә’ — Сезгә ничек ошый — шулай — Баш бит минеке түгел, сезнеке,— дип «елеп җибәрде «ызыкай Чибәр кызыйның иелүе, әлбәттә, күңелгә яуш килде Парикмаяерска» кебек җирләрдә, дөресен әйтергә кирәк, һәрвакыт көлеп-елмаеп сөйләшәләр. Җае туры килгәндә яшь кызлар белән шаяртып сөйләшеп алу минем яшьтәге агайлар өчеи үзенә курә кечкенә генә бәхет — Юк инде, чибәркәй.— дидем,— бу очракта минем баш сезнеке Йөрәкне әйтеп торасы да юк — Шаярмагыз. Әйтегез, ничек алыйм,— дип җитдиләнде кыз. — Ә мин чынлап та шаяртмыйм Баш сезнеке — теләсәгез нишләтегез Миңа ничек тә ярый, чәчне мин кешеләргә ошар өчен алдырам — Кызык. — Киенүем дә шулай. Үземә ялангач йөрсәм дә ярый, кешеләрдән оялып кие- нәм Аларга ошар өчен матуррак киенеп йөрергә тырышам Гомумән, бу дөньяда кеше кешеләргә ошар өчен яши. — Дөрес түгел,— диде кызый.— Үз матурлыгыннан кеше үзе тәм табарга тиеш — Ялгышасыз Кеше кешеләр арасында яши. шуңа күрә. — Я. җитте, әйтегез Клиентлар көтә — Мин сездән үтенеп сорыйм Үзегезгә ошаганча алыгыз. Чәчне ничек йөртсәм миңа килешкәнен сез бит беләсез, мине күреп торасыз. — Соңыннан миңа претензиягез булмасын,— дип кыз кайчы белән тарак алды да җилкә чокыры, колаклар тирәсендә берничә тапкыр чырт-чырт иттереп:— булды,— диде — Шул арадамы? — Миңа шулай ошый,— диде кыз. Нишлисең, кыз мин кушканны төгәл үтәде Чәч алдырганның тулы бәясен түләп чыгып киттем Мәзәк кебек кенә күренгән бу вакыйга соңыннан уйландырды. Чыннан да. кем өчен кирәк безнең матурлыгыбыз? Кем өчен без иртән торып юынабыз, бизәнәбез, каш сызабыз, сөрмә тартабыз, сакал-мыек җибәрәбез? Әллә ни тамаша акча тотып, затлы, модалы киемнәр эзлибез? Алтын-көмешләр асабыз. Шу- ларны табу юлында талашабыз, хәтта җинаять эшләүгә чаклы барып җитәбез. Билгеле һәрнәрсәнең чиге-чамасы бар Ләкин. Кеше кешеләр өчен яши Бу — яшәүнең төп принцибы. Югыйсә, кешеләр җәмгыять булып яши алмаслар иде Кешене кеше иткән нәрсә—аның бүтәннәр арасында яши алырлык акылы булуында Кешеләр арасында кешеләр өчен кайгырып яшәү — кешенең рухи ихтыяҗы Ә тышкы матурлык? Монысы, күрәсең, бәхәсле Кешеләргә ошар өчен киенсәм, бизәнсәм, дөньядагы әллә ничә миллиард кешедә әллә ничә миллиард зәеык Барысына да ничек ошап бетәсең? Үзең өчен генә тырышсаң, ни пычагыма ул бизәнү, киенүләр7 Ни пычагыма һәр иртә саен кырынып мәшәкатьләнергә? Өч-дүрт көнгә бер кырынып яки бөтенләй кырынмыйча да рәхәтләнеп яшәп була ич. Ни эләкте шуны киеп тә йөреп була. Салкын үтмәслек булсыи да. кызу сукмаслык булсын. Гади генә булып тоелган сорауга төгәл җавап табуы шактый читен икән Бәлки җавап эзләп мәшәкатьләнмәскәдер? Кешеләрне рухи яктан кеше иткән принцип булган кебек, аларның тышкы кыяфәтләре өчен дә аерым бер уртаклык, норма, калып, чик бардыр? Шул чикне үтсәң, кыяфәтең кешеләр өчен дә, үзең өчен дә ошамый башлыйдыр? Шулайдыр Шушы хакта мин язганда да уйланам Минем язганнарым беренче очракта кемгә ошарга тиеш? Укучыларгамы, әллә үземәме? Көләргә ашыкмагыз Аерым бер укучыларга ошарга тырышып харап булган язучылар бар Укучылар, тамашачылар өчен язсак та, алар күп төрле Барысына да ошап бетеп булмый. Язу иң элек үзеңә рухи канәгатьлек, ләззәт бирергә тиеш Бүтәнчә язып булмый. Ә инде язганыңның бүтәннәргә ошавы-ошамавы синең кем булуыңнан тора Әгәр син шәхес буларак бөтен икәнсең, кеше буларак бүтәннәр өчен кызыклы икәнсең, яэгаинарыңны да яратып укучы табылыр IF unlHb. 1ЧЛ1 Тәрәзә рамнары буяганда уйлану Яңа тезелеп ята торган дачада тәрәзә рамнары буяп йөрим Үзем уйланам Ниемә кирәк инде бу дача, бу мәшәкатьләр дим Казан янында тактадан кадаклан- ran булса да дачам бар. Инде менә уз районымда, туып-үскән авылымнан ерам ту- * гел (Идел ярында) бурап ей салып ятам Нигә кирәк' Яшем дә инде шактый — дача х естеиә дача салып йери торган түгел Өстәвенә өйдәгеләр бәйләнә Нигә кирәк ул ? әй сиңа, диләр акча туздырып, вакыт уздырыл йөрисең, диләр Без барыбер анда 2 кайтмаячакбыз, дип тә җибәрәләр Ә мин һичнигә карамый үзсүзләнәм Кайберәүләр Т минем болей итеп, ягъни ныклы итеп ей. мунча, гарам тезетеп йөрүемнән этлек эзлиләр төзеп бетергәч сатасыңдыр инде дип шаярткалаган булалар Ә мин төзим 2 файдасы, зыяны турында уйламыйча дача салам Нигә кирәк' Сәбәбен беркем дә = белми, «әтта үзем дә белеп бетермим Шуңа күрә, еш кына, инигә кирәк?» дип уй- — ланам һәм. ниһаять, уйлана торгач, хикмәт әз-мәз ачыклана Бугай Беренчедән, минем канымда ата-бабалардан калган тезү инстинкты яши ахрысы х Татарларда (башка халыкларда да шулайдыр) элек-электән йорт салып керү ирлек . дәрәҗәсен билгеләгән Йортка кергән ир-атка кимсетеп караганнар Булдыксыз ирләрне «үзенә бер куыш та кора алмаган бәндә» дип мыскыллаганнар Ир-ат үз го- Z мереидә бер генә булса да өй салырга тиеш, дигән сүз әле дә ишетелгәли Әлбәт, с тә, хәзер заманалар үзгәрде Урбанизация кешеләрнең психологиясенә тәэсир итми калмагандыр Шәһәрдә туып үскән кеше ой салып йөрү турында башына дә китерми — Чөнки ул инде әзергә бәэерие көтеп ятарга күнеккән хөкүмәт квартира бирергә X тиеш дип саный Авыл җирендә дә (бигрәк тә эшчеләр поселогында) ой салырга ~ ашкынып тормыйлар — анда да дәүләт төзеп бирә Элекке крестьянлык традицияләре югала Минеке, мин төзедем дигән нәрсәләр әкренләп юкка чыта Ә миндә ул. - күрәсең, яши Мин төзедем дигән горурлык хисе канда нык сакланган ф Икенчедән, (монысы характерыма бәйледер) мин тик тора алмыйм, кайбер адәм - балалары сыман онытылып ял итә белмим Өйрәнмәгән Язганда рәхәт бетен энергия чыгыл бетә Язылмаганда үземне кая куярга белмичә интегәм. эч поша, деньяда ■шеүнең кызыгы калмый, мөгънәсезгә яшимдер кебек тоела Шуңа күрә, язылмаган чакта җанда тупланган тыйгысызлыкны, канда җыелган адренолинны фойдәлы эшкә җигәргә тырышам — ни дә булса тезим Ярый, мин инде олыгаям ди бәлки бу дачаның рәхәтен дә әллә ни озак күрмәмен Ләкин мин төзегән әйбер кола, аның рәхәтен кемнәрдер барыбер күрәчәк Ул минем хезмәтемнең ниндидер нәтиҗәсе — мин дөньядан нәрсәнедер җимереп түгел, нидер төзеп китәм, шуның өчен мине сагынып иске алачаклар Дурак дип көлүчеләр дә табылыр Табылсын Дурак диючеләр хәзер до бардыр Мине аңлаган кешеләр алай димәс «Акыллы» булып трап тибеп йөргәнче тезим — нишлим, башкача булдыра алмыйм Мин тезим һәм шуның белән рухымны ял иттерәм Өченчедән, язучы буларак, мин һәрвакыт төзүчеләр яклы (Тезүче дигәндә рус ның «созидатель» дигән сүзен күз алдында тотам) Җимерүчеләрне хуплап беркайчан да бер юл да язмадым һәм язмам да Гидайлар мескеннәр сукбайлар минем геройларым түгел Алар турында язсам да. алардан көлеп, яки аидыйларны кызганып кына язам Язучының тол эше тезүчеләр турында язу дип саныйм һер әсәрнең төбендә тезү, яңарту, яшәү идеясе ятарга тиешлеген белсәк тә. доганы кабатлаган кебек, көн саен шул турыда үзебезгә үзебез тукып торырга тиешбез Юкса онытыла каһәр суккыры — тезүгә караганда тик тору җиңелрәк кебек тоела бит кайчанта Төзегәндә -ниемә кирәк'» дигән сораулар туа Тик торганда андый сорау тумый акыл үшәнләнә, уйламый башлый Үшәнләнгән акылга «һәй, деньяда бер генә яшисе тип терәп калыйм» дигән «допинг»ны да өстәсәң, «прушшай Маручка! » Димәк ки. книге кирәк’» дигән куркыныч сорауны бирмичә, тәрәзә рамнарын буяп бетерергә кирәк Менә эшләве рәхәт булып китте Эх, шайтан алгырысы! Тәрәзә рамнарын буяп бөтером дә иртәгә «Монда тудык, монда үстек»не «зарга уты. рем Язу сагындыра башлады Кул эшләгәндә, баш ял итә ахрысы — җан да мәгъно сезге бәргәләнүеннән туктап сафланып җитте Нәкъ языла торган вакыт Җырлыйсы килә Яхшы фал бу Тавык та би» йомырка салып төшкәч җырпап-кытаклап җибәр» Мин, әлбәттә, йомырка ук салмадым, бары >ии тәрәзә рамнары гына буядым. Әмма барыбер 30 июль. I9H] Мунча ничә тәңкә? Язучы ечен дөньяда вак нәрсә юк дигән идем Бу хакта әле күп тапкырлар ка. батланыр Вак нәрсәләр артында кайвакыт шактый эре нәрсәләр ята. Менә бер мисал. Өйнең техник паспортын укып утырам һәр нәрсә җирен җиргә китереп, тәртип белән тәфтишләп теркәлгән Өйнең, мунчаның, «действительная стоимость»лары да куелган Хәтта туалет белән койма да онытылмаган, аларның да бәяләре язылган Шәп1 Чү. тукта, ни бу? Буе 5, иңе 3 метр, бурап ясалган, бура белән икегә бүленгән түбәсе шифер белән ябылган мунчаның «действительная стоимосте» 126 сум 70 тиен Бер кеше кереп чүмәшерлек, тактадан ясалган туалетның бәясе 45 сум диелгән Минем өчен паспортта язылган бәяләрнең әһәмияте булмаганга башта кычкырып көлеп җибәрдем. Ничаклы надан булсаң да. бу ике санның аермасын күрми калып булмас иде Бәлки җиргә бүген төшкән «ай кешесе» дә «монда что-то не так» дияр иде Көлеп туктагач уйландырды, ачу килде Юк. техник паспортны тутыручы Малафеева фамилияле ханымны ачуланмадым. Ул, күрәсең, ниндидер күрсәтмәләр, ка. гыйдәләр, прейскурант-фәләннәргә таянып тутырган паспортны. Хәер, дөресен әйткәндә, мунча белән туалетның ни икәнен ул да аерырга һәм очы очка ялганмаганны күрергә тиеш иде Туалет турында сүз бармый—ярый, аның чын бәясе паспортта язылганга якын да булсын ди Ә мунча? Бүгенге заманда 126 сум 70 тиенгә мунча эшләттем дисәң, я сине ахмакка, яки ата жуликка санарлар иде. Каян алынган ул бәя? Дәүләт исәбе беләнме? Чепуха! Агач материалларының бәясе күпме торганын дәүләт учреждениеләрендә утыручылар һәм ул бәяләрне куючылар белмиләрме? Күрәсең, белмиләр Ниндидер искергән бәяләр буенча эш йөртәләр. Яки расценкалар идеаль шартлардан чыгыл ясалган Кайда ул идеаль шартлар? Авылдамы? Шәһәрдәме? Төзү материалларын исәпкә алмаганда да, эшләтү өчен генә 500 сум түләргә кирәк Агачны ташыту, аның үз бәяләрен кушсаң, мунча дигәнең 800—900 сумга менә дә баса. Ярый, миннән артыгын алдылар ди, ләкин шул хәтлегә үк алдатырга шыр томана түгелмен ләбаса Мин дөньяда яшим, сорашам, белешәм. Дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать итәргә иде, төзү оешмалары 126 сум 70 тиенгә төзеп бирерләр иде, дисезме? Төзеде ди, төземи ни Беренчедән, андый оешманы авыл җирендә табып булмый,тапсаң, 126 сум 70 тиенгә ул мунча салып бирәме? Ул оешмаларда да закон бар. расценкалар бар. алар расценкасы буенча мунчаның күпмегә тешәсен дөньяда яшәгән кешеләр белә Димәк, кәгазьдә расценкалар бер. тормышта икенче Аермалары адәм ышанмаслык. Мин моны ни өчен язам? Мәсьәлә минем мунчада һәм аның бәясендә түгел. Мәсьәлә җитдирәк һәм куркынычрак Бездә тормыш һәм кәгазьдәге язулар, кагыйдәләр, бәяләр арасында аерма зурайды. Тормышның ни икәнен белмәгән, яңа гына институт бетереп дәүләт учреждениеләрендә эшли башлаган мәскәүский, яки казан, ский, яки фәләнский «дендилар» түшәмнән алып сан язып куялар да, без шул саннарга буйсынырга мәҗбүр булабыз. Мунча чепуха. Ә заводлар? Яки башка төзелешләр? Проект бәясе белән чын бәясенең туры килгәнен кемнең кайчан күргәне-бел- гәне бар? Проектта идеаль шартлар алына Төзи башлагач, реаль чынбарлык якадан эләктерә Китә сүгенү, китә гаеплене эзләү Нәтиҗәдә гаепле кеше табылмый. Язучы тормышны белергә, өйрәнергә тиеш дигән нәрсәнең бер очы шушында да Ниндидер иллюзияләр дөньясында яшәп, тормышны инструкцияләрдән генә укып өйрәнгән язучының әсәрен укучылар укый да мин мунча бәясеннән көлгән шикелле кычкырып көлә Кычкырып көлү ул хәтле үк зарарлы түгелдер: алдашып язучыдан көлүнең гөнаһы юк. Ләкин тормышны белмәгән укучы тормышны бел- м * г *н язучының әсәрем укып «Ә-e, день» болей икала,— дип куйса, шулай тормыш итәргә җыенса, монысы инде җинаять Язучының бурычларыннан берсе — тормышны белеп бетермәгән укучыны әдәби образлар аша тормыш чынбарлыгы белән таныштыру үрнәкләр яки гыйбрәтләр бе. леи аны тәбрикләү «Кырларымтугайларым. пьесасын караучыларның күбесе миңа раямәтләр әйтә, тормышны дерес күрсәткәнсең, гыйбрәтле әсәр диләр. Ә Казаннан ♦ бер инженер һәм ааылдан берәү (кайда зшләгәнен язмаган) «Социалистик Татарстан* х газетасына Туфан Миңиуллин иптәш тормышны белми, исерек татар хатыннарын ң күрсәтә, андый исереп йерүче татар хатыннары тормышта юк. дип хат язганнар, % Җвииарым-богырьиәйләрем, кая, кемнәр орасында яшисез' дил сорыйсым килә бу €• кешеләрдән Бар шул. һәм. кызганычка каршы, аянычка каршы, шактый Мин суд Ч утырышчысы буларак хөкем залында 18—19—20 һәм өлкәнрәк яшьтәге алкоголик 2 татар кызлары, татар хатыннары белән очрашам Аларны күргәч, җаным җылый. = Шул турыда ачынып яздым Авылда аракы эчүче авыл апалары күбәйгәннән күбәя. Аларны күрми үтсәм, аларны юк дил йерсем. алар турында борчылып язмасам, ц мин мунчаны 126 сум 70 тиенгә бәяләүче ахмак бер кеше булыр идем 2 ■W июль. I9HI Ж Халыклар дуслыгы | сәйлөп бирергә телим Тенеш дигән авылның яртысы рус, яртысы татар Бервакыт сабан туенда бер усал авылның усал егете Тенеш егетенә суга Татарга татар суга Китә чәкәләшү һәр инә егетне яклап ике егет ягыннан авылдашлары чәкәләшүгә катнаша Ягьни Тенеш авылы белән теге усал авыл бәргәләшә Тенеш авылының татары, русы бер булып усал авыл егетләрен тукмап ташлыйлар да бәйрәм итәләр Янәсе, тимәгез беэнәң авыл егетенә Мин монда зур мәгънә күрәм Сабан туенда егетләнеп йодрыклар көчен сынашканда авып данын якласалар. Бәен Ватан сугышында русы, татары, украин, казакъ. башкорт һем башкалар Һәм башкалары бор булып ил данын якладылар Кемнеңдер кушуы буенча түгел, йерек кушуы буенча Димәк, милләтләр дуслыгы безнең илдә акыл дуслыгыннан йерек. хисләр дуслыгын* әйләнгән Язганда без моны онытмаска тиешбез Әгәр fere яки бу язучы үз милләтен күккә чәеп, икенче милләт кешесенә тол тидерә икән, ул мучыиың намусына вөҗданына шик. понеп карарга кирәк Чәнки ул тормышның үзенә каршы бара, ялганлый Икенче мисал. кӨлдермештен Әлмендер» пьесасында Әлмәндәр белән рус карты Евстигной сәхнәсе бар Анда ике дус очрашып геплешелор җырлар җырлый, лар Шунысы кызыклы Әлмендер русча. Евстигной татарча сөйлиләр Мин моны уйлап чыгармадым, нәкъ тормыштан алып яздым Хәтта Еастигнеиның исемен до үзгәртмәдем Мин малай чакта әнинең етисе егъии баба- янын. Антоновка авылыннан Без күп милләтле Совет дәүләтендә яшибез Барлык милләтләр дә тигез хокук- - лы. Бу — Конституциябездә беркетелеп куелган Без, язучылар, әсәрләребезне язганда үз милләтебез белән генә чикләнеп кала ” алмыйбыз Чәнки тормышта бүген милләтләр белән ион саен аралашып яшибез. * «Әдәбиятта халыклар дуслыгы» дигән төшенчә, димәк, юктан гына, кемнеңдер тә- * пего, күрсәтмәсе буенча гына килеп чыкмаган Ул тормышның үзеннән туган, ул — табигый. Халыклар дуслыгын сурәтләгәндә шул табигыйлык принцибыннан чыгып >ш итәргә тиешбез Коры риторика, һәркемгә мәгьлүм лозунгларны кабатлау — язучы эше түгел Төрле милләтләрнең дуслыгын, ул дуслыкның чыганагын конкрет мисалларда тормышның үзеннән алу — безнең бурычыбыз Ә андый мисаллар тулып ята Мин Кама Тамагы районында туып үскән малай Татарлар һәм руслар районы Әллә кайчаннан бирле бергә, кулга-кул тотынышып, ярдәмләшеп, кайгыларын, шатлыкларын бергә уртаклашып яшиләр Аның шулай икәнен берничә мисал белән Евстигней бабай килеп йөри иде Кара-каршы утырып, бабай — русча, Евстигней бабай татарча «сыптыралар» гына иде Нигә алай булгандыр — белмим, бәлки үзләренә шулай кызык тоелгандыр. Менә алар дуслар иде ичмасам. Бабайның үзебезнең авылдагы кешеләр белән алай рәхәтләнеп, җәелеп сөйләшкәнен хәтерләмим. Нидән килгән ул дуслык' Беренчедән, дошманлашырга сәбәп юк Алар икесе дә эш кешеләре — иген игүчеләр, сөенечләре, көенечләре уртак. «Милләт мәсьәләсе»н куертып, көннәр буе коры сүз чәчеп утырырга аларның вакытлары булмаган. Икенчедән Хәер, икенчедән дә, өченчедән дә сәбәп шул ук Гади халык беркайчан да бер-берсеннән усал итеп көлмәгән, берсе икенчесенә кимсетеп карамаган Үзен өстен итеп санаучылар һәрвакыт та тук корсаклар булган. Революциягә чаклы халыкларны, политикага кушылып, дин дә аерып торган Халыклар дуслыгын тагын да ныгытуга каршы диннең йогынтысы хәзер дә юк түгелдер. Әмма күптән түгел генә миңа кызыклы бер вакыйга сөйләделәр Бөгелмә шәһәрендә булган бу хәл. Бер карчык үз квартирасына дус-иш карчык-корчыкларны кунакка чакырган Ничә еллар бергә янәшә квартирада яшәгән, бергә керешеп-чыгышып йөргән күрше карчыгын да чакырырга онытмаган, әлбәттә. Күрше карчыгы рус икән Дөнья хәлләре сөйләшеп, ашап эчкәннән соң дога кылганда татар карчыклары кулларын мөселманча итеп амин тотканнар, рус карчыгы христианча итеп чукынган. Шундый табигый килеп чыккан бу гайре табигый хәл, берәү дә игътибар итмәгән. Димәк, мәсьәлә ничек итеп укыну яки чукынуда түгел, ә күңелләрнең бер булуында икән, син үзеңчә укы, мин үземчә укыйм, әмма укыганнарыбыэ бер. теләкләребез уртак, күңелләребез бер булсын — монысы инде дуслык, туганлык билгесе. Безнеңчә итеп әйткәндә, формалары төрлетөрле, эчтәлеге бер әдәбият Көлсәң көл бу вакыйгадан, ышанмасаң ышанма, әмма ул булган хәл Булмаганны уйлап чыгарып азапланганчы, шуларны күрә белергә кирәк Менә шунда инде, бе: көн саен әйтә-әйтө шомарып беткән сүзләр бөтенләй яңа яктан ачыла, мәгънәләре тирәнәя, кадерләре арта. Үз күңелеңнең офыгы да киңәя төшә Үз милләтеңне тагын да ныграк ярата башлыйсың, бүтән милләт кешесен ныграк хөрмәт итәсең Үз милләтеңне ярату башка милләтләр бәрабәренә булмаска тиешлеген ныграк аңлыйсың Язучыга бу бик кирәк, чөнки без — идеология хезмәткәрләре 29 август. 1981 Нәрсә ул җыр? Җыр турында күп язылган. Аны тегеләй дә тикшергәннәр, болай да өйрәнгәннәр Халык җырлары минем өчен — могҗизалы йомгак Мин ул серле йомгакның очын эзлим — таба алмыйм. Тапсам, бәхетсез кеше булыр идем Бөтен нәрсә дә (хәтта хисләр дә) фәнни аңлатылган, ачылган, шәрәләнгән бу заманда кеше өчен нинди дә булса сер калырга тиеш ләбаса Җырның кеше күңелендә кай мизгелдә туганын төгәл белсәк, кызыксыз булыр иде Менә тотам да тик торганнан җырлап җибәрәм Нәкъ шул вакытта нинди җыр җырларга кирәген уйлап тормыйм — үзеннән-үэе җырлана. Көем дә әлләни түгел, белем, әмма җырлыйм. Миңа җырның көеннән бигрәк сүзләре якын. Гап-гади, көн саен сөйләшеп йөргән сүзләр бер тәртипкә тезеләләр дә—җылата һәм юата торган җыр барлыкка килә. Сандугачлар гына күрде Төшеп су алганымны; Күрми дә калырсыз әле Тешел югалганымны. Нәрсә бу? Кеше күңеленең нинди хисләргә уралган чагында туган? Үлеп гашыйк булган бер егет моңлануымы, әллә үзе исән чакта кадере беленмәгән, хурланган. җәберләнгән берәүнең ялгыз калгач сызлануымы? Бәлки моңлану, сызлану түгелдер’ Киреснечә. шаярып җырлагандыр берәү — янәсе, ялындыра, үзенә күбрәк игътибар сорый. «Кыска җырлар» дип аталган китаптагы бер җыр мине тетрәтте Иртән торып тышка чыксам. Карпат тора каршымда. Түбәтәй дип салган идем. Картуз икән башымда. Шушы дүртьюллык җыр әллә канларга алып китте Татар талкының үткән гари. (ыидагы кайбер язмышлар күз алдыма килде Тулы бер роман ята түгелме соң шушы дүрт юлда? Тыныч кына җир сереп, Миңлебикә яки Бәдриҗамал чибәргә гыйшык тотып йергән авыл егетен патшага хезмәт итәргә дип солдатка алып китәләр Өйләнеп, балалар үсгерәм дигән хыяллары чәлпәрәмә килә егетнең Авылдашлары, тиңдәшләре арасында телгә үткен булса да. русча белми икән егетебез Менә аны туган-үскән җиреннән аерып еракка-еракка озаталар Тау да тау Карпат дип атала икән ул таулар Таулар исә тауда яшәгәннәр өчен матур булсалар да. безнең егетебез очен ятлар, шыксызлар Солдат киеме дә шыксыз аның өчен Әлбәттә, бер кан килер, егетебез русча өйрәнел, шинель, картуз киеп авылга кайтыр, картузын кыңгыр салып, русча белгәне белән кызлар алдында мактанып йөрер Ә хәзергә аңа ямансу Тешләрендә авылын, сөйгән кызын күрә Хыялында ул түбәтәен кыңгыр салып кыз янына килә Түбәтәйне маңгайга төшереп, баш артына авыштырып, уң һәм сул якка чалшайтып кисә дә җайлы, үзенә килешеп тора Татлы хыялын фельдфебельнең ят тавышы бүлдерә «Гололобый! Чаплашка!» дигән сүзләрнең мәгънәсен аңламаса да ямьсез сүзләр икәнен тоя егет Ә башында — чигәләрне кысып торучы авыр картуз Бәлки кайберәүләр очен бу җыр көлкедер Анда-монда сугылып йереп шомарып беткен зимагур өчен картуз булды ни, түбәтәй булды ни Берсе дә булмаса да исе китми—яланбаш йөри Аның җыры да бүтән Иртән тапканын кич каба да чалкан ятып, күккә карап җырлап җибәрә: Зимагурны шуннан таныйм Каеш буган биленә. Ашын калҗа, убә марҗа — Ник кайтсын ул иленә. Хеер. кем белә, зимагур да бу җырны рәхәтлектән җырламыйдыр, үзеннән- үзе көлүедер аның, моңаю, сагыну формасы шулайдыр Минем үземә зимагур түгел, картузын түбәтәй дип уйлаган егет якын Аның җыры үзәкләрне еэә Чөнки мин туган якларымнан еракка китсәм. ямансылыЙм. Русча да ярыйсы гына сукалыйм, миңа «гололобый. чаплашка» дип кычкырынучылар да юк. ул сүзләрне әйтеп мыскылларга теләүчеләр очраса җавап та бирә белем, әмма •уган ягымнан читте миңа ямансу Шундый чакларда туган якларын ташлап китәргә мәҗбүр булган, ностальгия чиреннән интеккән бабайларның җыры искә төшә: Чәчәк идек илләрдә, Сибелдек чит җирләргә; Тагы да чәчәк булыр идек. Кайтсак туган илләргә. Җыр турында күп язылган Тагын да язылыр Минем эчен ул барыбер анализга бирелми торган, кеше күңеленең серле җимеше булып калыр /5 сентябрь. I9KI Г алиябану> Бервакыт миңа бер егет үзе язган пьесаны укырга бирде. Укып чыктым —берни дә аңламадым Шул турыда кулъязманың авторына әйттем. Егет бик канәгатьләнеп елмайды. «Аңламавыгыз табигый, Туфан абый, сез искечә язасыз, минем бу әсәрем яңача язылган»,— диде Бу сүзләрен дә аңламавымны сизгәч, егетем миңа Ионеску, Сартрлар турында сөйләп китте. Мин Ионеску. Сартрларның кайбер әсәрләрен укы. ган булсам да, алар турында авыз тутырып сөйләрлек, бәхәсләшерлек дәрәҗәдә түгел Мин «Галиябанупны укып, карап үскән малай. Шул турыда әлеге яшь иптәшкә әйттем дә. егет кычкырып ук көлде. «Галиябанумлар заманы узды»,— диде Ачуым чыкты. «Ә син, энекәем, башта «Галиябанупны язып кара һәм синең язганыңны алтмыш ел буе миллионлаган кеше рәхәтләнеп карасын һәм үзе уйнасын, шул чакта сөйләшербез»,— дидем. Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 90 ел тулган көннәрдә шушы сөйләшү искә төште. Теге егетнең яңача язылган пьесасын куйган театр юк бугай, ә «Галиябануины һаман уйныйлар. (Җәя эчендә әйтеп китим, бәлки егетебезнең пьесасы чынлап та яхшыдыр. гениаль әсәрдер, мин һәм минем кебек «искеләр» аңламаганга гына куелмыйдыр Драматургиягә һәм театрга «яңалар» килгәч, куелыр Амин, шулай булсын Тик хәзер ул егет «искечә» яза.) Ни өчен соң әле революциягә хәтле үк язылган әсәр бүген дә уйнала? Ничә буын үзгәрде бит инде. Спектакльне тәрҗемә белән генә карый торган татар малай, лары һәм кызлары үсеп җитте. Алардагы хис безнекеннән үзгә, алардагы мәгълүмат безнекеннән күбрәк, әмма «Галиябанупны карыйлар Үзара сөйләшкәндә бәлки «ничего особенного, старинная вещь» дип әйтәләрдер, ләкин спектакльне карыйлар. Яңача язылган әсәрләрнең кайберләренә тамашачыны завком, фабком, местком аша мәҗбүр итеп китерәләр, ГПТУ малайларына, кызларына мәҗбүри культпоход оештыралар, ә «Галиябанупга тамашачы үзе килә Нәрсәдә моның сере? Мин, әлбәттә, әдәбият белгечләречә аңлатырга алынмыйм, шул хактагы кайбер фикерләремне генә язып куям. Беренчедән, «Галиябану» — драматургия законнарының бөтен нечкәлеген белеп, тоеп язылган әсәр Шуңа күрә ул зур ышандыру көченә ия. Әгәр әдәбият законнарына буйсынып, оста кул белән язылган булса, без язучының алдашуына да ышанабыз. Мәсәлән, Тукайның «Кисекбашпында Кисекбаш «Тимә хатынга!» — диеп бармак яный» Алдаша бит шагыйрь, күзгә карап алдый — соң инде, уйлап карагыз, кисекбашның бармагы буламы? Алдый безне Тукай, һәм без рәхәтләнеп алданабыз, алданганыбызны сизмибез дә Чөнки кисекбаш безнең күз алдыбызга киселгән баш булып түгел, аяклы-куллы Кисекбаш булып килә. Тукай әдәби образ иҗат итә Инде "Галиябанупга күз салыйк. Хәлил Галиябану янына килә. Тәрәзә аша сөйләшәләр, җырлашалар «Сөюләрең чыннан булса. Галиябану, сылуым иркәм, тәрәзәңнән тартып алп,— ди Хәлил. Галиябану Хәлилне тартып алмаса да, тәрәзәдән керергә рөхсәт итә. Ул замандагы урта хәлле крестьянның өен күз алдына китерик әле. Хәлил тәрәзә аша Галиябану янына керде ди, ә анда Бәдри белән Галиябануның әнисе Галимәбану да бар ләбаса. Әтисе белән әнисе янына егет кертте түгелме соң Галиябануыбыз? Моңа беркем дә ышанмый, Әйе, яза белеп яэмасаң, ышанмый. Ә Мирхәйдәр Фәйзи ышандыра. Вакыйгаларның агышын шулай төзи автор, без аның «алдашуын» сизмибез. Безне Бәдри өенең зурлыгы, анда Бәдри белән Галимәбануның булуы кызыксындырмый, безне Галиябануның мәхәббәте кызыксындыра: кертерме ул Хәлилне, юкмы — менә кайда безнең игътибар. Мондый тормышчан булмаган «төгәлсезлекләр» пьесада еш очрый — ләкин без әсәрне ышанып кабул итебез Ышандыру кече тирөндөрәк, кешеләр характерының, аларның кылган эшләренең логик ээлеклелегендә, психологик төгәллектә. Моның өчен инде, яшь иптәш, «яңа» булу гына җитми. Моның өчен язучылык таланты кирәк Ә талант искерми. Талант әдәбият законнарын баш белән генә түгел, күңел белән дә тоя. Бу очракта хәтта интуиция дигән сүзне куллану дөрестер Икенчедән, «Галиябану» — социаль әсәр. Үзәгендә егет белән кыз мәхәббәте ятса да, ул — татар халкының яшәешен, әхлак нормаларын дөрес бәяләгән әсәр Сафлык, гаделлек, турылык, горурлык кебек төшенчәләр беркайчан да искермиләр Ә =Галиябану»да шуларга дан җырлана Без Хәлилнең сафлыгы шигъри күңеллелеге аша, Галиябануның горурлыгы, сафлыгы, турылыгы аша үзебезне тикшерәбез һәм тикшерәчәкбез Кайбер тәнкыйтьчеләр заманында әсәрнең социальлеген кулак малае Исмәгыйль һәм ярлы егете Хәлил арасындагы тигезсезлек аркасында туган конфликтта гыиа күрделәр. Пьесаны болай гына бәяләү, аны тарайтыл кечерәйтебрәк, күбрәк вульгар-социологизм күзлегеннән карау иде Әлбәттә, әсәрнең тышкы интригасы шуңа корылган: Галиябану Хәлилгә буламы. Исмәгыйльгәме' Ләкин әйткәнемчә, мәсьәлә тирәндә ята. Пьесаны әульгар-социологиэм карашыннан аңлау нәтиҗәсендә »Галнябану»иы сәхнәдә без гадиләштереп тә уйнадык Кулак малае Исмәгыйльне кешедә булган табигый хисләрдән мәхрүм итеп схема ясадык Исмәгыйльнең фаҗигасе тамашачыга барып җитмәде Ул үтерәм, суям дип йерүче җансыз манекенга әйләнде Ә бит әсәрдә Исмәгыйль Галиябануны ярата һәм чынлап ярата Хәлил кебек ун ярата Ни ячеи әле кулак малаенда мәхәббәт дигән хис булмаска тиеш? Ләкин шул замандагы юрмыш шартлары Исмәгыйльнең җанын имгәнткән, аны бар нәрсәгә дә. хәтта бүтән кешенең мәхәббәтенә дә хуҗа булырга ойрәткәи Менә шушы ике арада бәргәләнә торган фаҗигале шәхес ул Исмәгыйль Башкорт Академия театры, минемчә Исмәгыйльне дәрес -уйнады» Мин үзем күргән спектакльләр арасында Галиябану образының трактовкасы белән риза түгел Спектакльләрдә Галиябану чибәр матур җырлаучы, тыйнак, ахырдан сентиментальлеккә барып җиткән кыз итеп сурәтләнә Әлбәттә. Галиябану бу сыйфатларның барысына да ия. Ләкин Галиябанудагы горурлык, аның көчле характеры ачылып җитми Нидән шулай' Аның мәгълүм сәбәпләре бар Без мәкаләләребездә булсын, докладларыбызда булсын, татар хатын-кызларын изелгән, мескеннәр итеп күрсәтергә күнеккәнбез Социаль хокуксызлыкны без осәр- ләребездәге хатын-кызларның характерына да күчердек Безнең хатынкызларыбыз авызларын яулык чите белән томалап, почмакта посып утырган җан ияләре булып тасвирландылар Бу — ялгыш караш Татар хатын-кызы беркайчан да мескен булмаган, Социаль хокуктан татар хатыны гына түгел, бүтән милләтләрнең хатын-кызлары да мәхрүм булган Социаль хокуксызлык белән характер мескенлеге — икесе ике нәрсә Конституцион хокуксызлыкка баш имичә яшәгән татар хатын-иызларыи аз беләбезме? Галиябану шундый кечле характерларның берсе Ул яшәгән заманда тәрәзәдән егет кертергә батырчылыгы җиткән кыз мескен буламы? Дәресен генә әйткәндә. Хәлил дә. Исмәгыйль дә Галиябануны -егетлеге» эчен яраталар Бүтән кыз булса, Исмәгыйльнең исе дә китмәс иде бәлки, Галиябануның «егетлеге» Исмәгыйльнең җанын көйдерә Социаль хокуксызлыкка каршы актив рәвештә баш күтәргән кыз ул Галиябану Хәлилне без. киресенчә, «молодец егет» итеп күрсәтәбез Бу да дәрес түгел Хәлил, минем аңлавымча, шигъри күңелле, йомшак табигатьле егет Ул бары тик моңнан гына тора «Молодец егет» булыр эчен аңа активлык җитешми Галиябануны да ул урла мине дигәнгә генә урлый Галиябану Хәлилне шигъри күңеле эчен ярата Ләкин, йомшак табигатьле итем дип, Хәлилдән «пешмәгән» малай да ясарга ярамый Табигать аңарга моңны оеп биргән, ул день яны бары тик гадел итеп кенә күрә Гаделсезлек белән очрашкач, ялгыша—алтатарны Исмәгыйль алдына ташлый Катлаулы пьеса «Галиябану» Шекспирның «Ромео һәм Джульеттв»сы, Острое (кийның «Яшенле яңгыряына ничек соклансаң, -Галиябану»ыбызга дә шулай сокланасың Ул безнең милли байлыгыбыз Әлеге егет белен без искерербез. -Галиябану» һаман яңача яңгырар 20 октябрь. 19*1 Мишәрләрдә кунакта Куп җирләрдә булганым бар. күп кешеләр белән очрашып сөйләшкән бар Мом песлернең дә терләсен күрергә туры килде Ә менә мондый мәҗлесләрне беренче «үрүем Бүтәннәр онытылган, болары, ахры онытылмас Горький өлкәсендәге Зур Рбишча авылына кунакка алып кайттылар Җиде йоэ йортлы авыл Өряңа мәктәбе бар Мәчете һәм указлы мулласы да. Каралты-кура төзек, өйләр — алты почмаклы. Барысы да — шыгырдап торган нараттан. Хәзер кирпечтән сала башлаганнар Авылда иң яшел, иң тәртипле урын — зираттыр Кыш кеме булуга карамастан күренеп, сизелеп тора (Үлгәннәрнең кадерен белгәннәр гено исәннәрне хөрмәтли белә.) Мине кунакка алып кайткан инженер Вәдүт Мөхетдиновның туганнары безнең хөрмәткә мәҗлес җыеп безне ашка чакыра башладылар Өч ейдә кунакта булып ел- гсрдек (Вәдүтнең әтиләре белән дүртәү) Дүрт табынга уртаклык — аш яки пилмән, бәрәңге белән ит яки пәрәмәч, аннан чәй Пәрәмәч бу як ечен аеруча хөрмәтле ризык икән. Пилмән, пәрәмәчләр мине гаҗәпләндермәде — күргән бар. Мине гаҗәпләндергән һәм аптырашта калдырганы — өстәл өстендә бер генә тамчы да аракы юк. Табынның уртасында күзләрне кызыктырып утырган аракы шешәләренә шулкадәр ияләшелгән, ризык белән тулы табын беренче карашка буш кебек күренә, мәҗлес күңелсез үтәр, эчпошыргыч булыр сыман тоела. «Очрашу хөрмәтенә» дип исәнлек-саулык теләшеп берәр чәркә күтәрмәгәч, мәҗлес була димени ул? Ашап карын тутыру өчен нигә кунакка килергә? Валлаһи дип әйтәм, мин шулай- рак уйладым Юк. исерекбаш түгел мин, хәтта аракының зыянын, фаҗигасен үз күзләрем белән күргән кеше Әмма мәҗлесне шешәсез күз алдына китерә алмыйм. Табынның бүтән төрлесен күргәнем юк иде Ләкин я хода, мәҗлесләрнең барысы да шундый күңелле үтте (мәгънәле булуын әйтеп тә тормыйм), аракысыз да яшәп була икән Ни чуртыма дип эчәбез соң бәз аны? Кем өйрәтте безне бу «эшкә»? Әнинең сөйләгәннәре искә төште. Егерме ничәнчедер елда безнең авылда бер туй булган, шунда беренче тапкыр туйда аракы эчелгән. Бер чирек (өч литр) араны эчкәннәр туйда! Шул туйны мыскыллап бер ай сөйләгәннәр Ә хәзер? Күпмешәр ящик аракы эчәбез? Ире-хатыны, баласы-чагасы. әбие-бабае, егете-кызы. Нишләвегез бу? Кем этәрде безне шушы әшәкелеккә7 Кай арада бозылып өлгердек? Аракы катыштырмыйча әсәрләр яза алмыйбыз. Бу—табигый Чөнки тормышны дөрес сурәтлим дисәң, аракыдан башка сурәтләү мөмкин түгел Шунсыз укучы да, тамашачы да ышанмый. Нишләдек? Рәхмәт, мишәр агайлар! (Агайлар гына түгел, яшьләре дә.) Сез минем күземне ачтыгыз, халкыбызның иң күркәм традицияләреннән берсен күрсәттегез Безнең күптәнге традициябез бүгенге көндә әйтелә торган лозунгларга туры килә икән ләбаса Без бүген аракыга каршы көрәшәбез Дөрес, күбрәк сүз белән көрәшәбез Ә сез—эш белән! Өйгә кайткач та нык уйландым бу мәсьәләдә. Мөмкин булган хәтле язган әсәрләремне аракысыз итәргә кирәк булыр «Чуртсним» тормыш дөреслеге Бүтән мәсьәләләрдә тормыш дөреслеге дип тормыйбыз — алдашабыз ич, нигә бу мәсьәләдә маташтырырга. / декабрь. 1981