Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Нури Арсланов Ана сете белән Илем миңа күкрәк сөте белән Сагышларын бергә имезгән... Хәтфә келәм түгел, җәйгән үлән, Парча түгел, бүзен кигезгән. Иркенләп бер яшел үләннәрдә Аунап үссен әле дигәндер, Асыл кием җайсыз була тәнгә, — Шуңа юри бүзен биргәндер. Ана сөте белән кергән сагыш Гомерлеккә булды янымда, Походларга алып чыккач язмыш — Бергә акты солдат канында... Ачысы да аның, татлысы да Күзләремә яшьләр китерде: Яшь аркылы бакты миңа дөнья, Сөйдем аны Мәҗнүн шикелле! Мәхәббәтне, яшьлек ярышларын Авызлыксыз уздым атларда, Көрәшләрдә даулы язмышларым Үтте охшап күкбар тартканга. Ярый әле илем юк-бар белән Бик иркәләп мине бозмаган: Ил сагышын үзем татып беләм, Бергә сыкрыйм, бергә сызланам... Назда үссәм кадерен белмәс идем Зарыктырып килгән бәхетнең. Мин намуслы бер сакчысы, илем, Син сайлаган алтын тәхетнең! Яңа елда Һәр Яңа ел саен ил яңара, Ә бер елга шәхес искерә... Кешеләрнең исе китми аңа, Тост тоталар бәйрәм исменә. Күкбар юрки халыклар уены. Атлы егетләрдән ике тнркем яна суелып туты рылган кәҗә тиресен алып китәргә тартыша ярыша Картлык — иске кием, кисәң — тамви Ямаулары да бар, җөе дә Кимәс идем шуны, җитсә чамам Яшәр идем гел бер көемә Иске кием дисең?! — Яңара бел — Кешеләргә бул син кирәкле Әйтәләр бит: «Эш киемдә түгел» Җик күрмәсләр әле сирәкне Яхшы атым калсын дисең икән Искә алып, сагынып сөйләргә,— һәр яз саен яшәргәндәй имән. Шаулап тор син җилгә, силләргә! Моңлы кеше Моңлы кеше шатлана да белә Кайгыңны да бүлешә, кирәксә. Яшә, саклап, кадерен белеп кенә. Шундый иптәш сиңа эләксә. Моңлы кеше аңлый бүтәннәрнең Хәсрәтләрен, күңел көйләрен Үз сагышы кебек һәр бәндәнең Якын итә яныпкөйгәнен Күңеле нечкә аның — бик сак кылан Моңлы җанга тупас кагылма. Моңдаш табып син үз иткән сыман Үз итәсе килә аның да. Кызлар Рус кызының буе-сыны килгән. Үткен күзләр, алтын чәчләре. Нечкә билле сарафанын кигән. Керфегендә — бәхет яшьләре Бер карасаң Зоя төсле батыр, Назлы, гади дә — бер карасаң Мин шулай да уйчан, салмак-сабыр Моңлы татар кызын яратам Рус кызлары мәхәббәттә КЫЮ Авызын үлсәң бирә телләрен. Бер кабынса мөмкин түгел тыю — Әйләндерми башын кемнәрнең! Япанчыдай 1 батыр егетләрне Рус кызлары үзенә караткан Мин шулай да нәкъ безнеңчә ямьле Тыйнак татар кызын яратам ' Япанчы борынгы татар ятлы гмч» >р «ашлыгы Ч-ся-п нлчст* рус янмкжч ХЫП4 ацл гашыйк ПУЛГвн V Н7 Рус кызының аты — кызыл чәчәк, Күкрәп үсә иркен бакчада. Дөньяда юк төсле аннан да шәп. Карама да аннан башкага, Затлыракны эзләмә дә юкка. Сайла да ал идең арадан! Мин шулай да кар астында шыткан Умырзая гөлен яратам. Борчуым кола Тудым казакъ илендә, Үстем йортым Иделдә, Шушы ике өемдә Әкиятем, чыным кала. Көмештәй кар суларым, Язлардай ярсуларым, Өмет-ымсынуларым, Туган җир-суым кала. Дала җырга өйрәтте, Идел җанны көйрәтте: Бер уй телә йөрәкне — Китсәм борчуым кала.. Кырмыска иле сыман Мыжылдап, кайнап торган, Тырыш, тынгысыз, чыдам Йортым — чыр-чуым кала. Мирасым юк алтыннан — Гауга купмас артымнан, Тик йөрәктән саркылган Җырым-моңсуым кала. Килгәннәр китә җирдә.. Зыян юк аннан бер дә. Илем кайгысы миндә: Китсәм борчуым кала... Үзем турында Олыларга мин күрсәттем хөрмәт. Яшьләрне үз итеп яраттым: Аксакалча хикмәт, егетчә дәрт Сере булды шигъри канатның. Акыл мине сабырлыкка илтте, Җилкенчәклек гомерем озайтты: Тормыш ваклыкларын тар-мар итте, Ватты язмыш корган тозакны. Хикмәт белән мин атладым уйлап, Ә дәрт белән шашып йөгердем, Шулай үттем гомер юлы буйлап, Авырлыгын тоймый йөгемнең. Гел үрләдем кояшыма карап, Изге юлда азмы кичердем! Мин хикмәттән алдым кыен сабак, Дәртем белән рәхәт исердем. Уйлыйсыздыр, үзеннән бик риза Булган икән, диеп, бу бәндә Юк1 Үземне әрләп чиктем иза Тик үкенмим бер дә бу хәлгә Яшь аралаш Өметләрем өзек-төтек... Ә мин йөрим илһам көтеп: Килсен диеп ләйсәнле яз Яндыммы аз. көйдемме аз?1. Күңел сынса сына икән: Кайда җилләр? — сүлпән җилкән. Көймәм бара агар-акмас, Шәфәкъли таң атар-атмас... Тынып калгый чиксез диңгез Көймәм белән без икебез Шул диңгездә бер йомычка. Омтылулар ахры бушка... Юк, юк, диңгез әле шаулар Күтәрелер көмеш таулар! — Йомычка, бөтерелеп суда. Уйнар әле калка-чума, Дулкын ялларына басар. Шоңкар булып күккә ашар! — Уянганда җанда өмет. Яшь аралаш йөрим көлеп Юасы иде Елыйсы килә, яшь килми. И җанның кыйналганы.— Сагышның күздән түгелми, Таш булып җыйналганы!.. Яшьсез елаулары авыр. Түзсәң дә. түзмәсәң дә. Теңкәң корып, катса бавыр.— Юк дәва эзләсәң дә Юасы иде, яшьләрем Шул газап ташларын бер — Юансын иде эчләрен Бушатып калган гомер Әзер бәхет Жыр Вак-вак атлап барулары, Күз сирпеп алулары, Без үкчәле эзләренә Бер карап калулары!. Авызы — уймак кына ла, Гәүдәсе уйнап тора. Ни кыланса да килешә — Кылана уйлап кына. Кашлары кыйгач каралган, Чәчләр тузгыптаралган, Битләре ал, иреннәр — бал, Үбәр өчен яралган. Беләге, беләзеге лә, Билләренең нәзеге! Кемгә генә насыйп икән Бу бәхетнең әзере?!. Өннәр Исәнлектә булган үпкәләргә Рәнҗешләргә хәм-р инде ни /ин' Хаталардан хали түгел бәндә Нәрсә булган, әнием ш ән булсаң' Бөек рухы калса искә кереп Уйдан чыкмый икән шул әниләр,— Кемнәр тагын мине сискәндереп: «Әниең үлгән, әниең үлгән...» диләр. Казан зиратына мин әнине Җирләгәнгә инде ни гомерләр! Бүгенгедәй, кемнәр борчып мине: «Әниең үлгән, әниең үлгән...» диләр. Әни үлгән.. Хатирәләр исән, Шулар өне һаман колагымда. Бабай улы менә башын игән Чардуганлы әние торагына. Мәетләрнең тыныч илендә дә Тынгы тапмас икән исән бәндә. Акыл җитмәс икән Башлангычка,— Әзәл 1 чиксез шул ул, гомер кыска... Әйе, мин дә хәзер әни яшен Узмасам да, җитеп киләм инде. Әни кабере үләннәрдән яшел, Әни кабере хәтфә келәм инде Күрәзәче Хәйям әйткән сыман Гөл-чәчәкләр үскән туфрагыннан Гөл-чәчәкләр... Тирә-ягы урман Элек дүнеп көлгә, аннан гөлгә, Әверелгәнче үзәк өзгеч өнгә Исән булса инде нәрсә булган Яралар Яраннары белән киңәш корган, Чатырында беркөн Искәндәр Җиде батыр шунда килеп кергән,— Искәндәрнең җаны сискәнгән Ялангачлар... Тик балкыган каска — Солдат таҗы алар башында Тән җөйләнеп беткән — яра баскан Әйткән алар патша каршында «Кайтар илгә, түзеп булмый башка » Ә Искәндәр, шашкан хәлендә Киемен ертып ташлап, тәнен ачкан — Тоташ яра икән тәнендә Тик ул шундук үзен кулга алган Чыгып киткән ашыгып чатырдан,— Оят аңа батыр солдатлардан Алар түгел, ул бит чакырган Бөек дауга, бөек җиңүләргә! Инде солдат белән тиңләшеп, Алла башы белән булып бәндә. Бәхәсләшсенмени тиргәшеп?! Әмер биргән «Кайтыр юлга!» дигән Белә торып максат калганны Солдатка ни аңа — каска чөйгән! Рухан яра телгән сәрдарны ' Дөнья булыр тыныч Җилкенсә дә узалмаган җилдән Мәшһүр канатлы ат Таулар тишеп үзе ачкан силдән Үлем тапкан Фәрһад. Хатом-Тайлар, Оуэн, Сен-Симоннар Изге булган белән Туклык күралмаган ачлар-коллар Гик юмартлар бөлгән 1 Искәнд-Ф Александр Македониялы ’ Мнсырлв Искәндәрне Кояш алласы улы •<>« > Күт.ф.>лар * Сәрдар полководец Елкы өерләре дулап чапса — Җилләр юлын бора. Таулар булып бөтен халык басса — Силләр юлын буа. Күмәклектә — дөнья иминлеге, һәлакәттән кургау. 1 Тарих булып калыр сугыш гимны — Быргыларда уйнау. Күмәк көчтән бомба-ракеталар Дүнәр балбал ташка,— Үләксәдән мәхрүм козгын-комар һәлак булыр ачка. Юк, чыңламас бер-берсенә орынып Кылыч белән кылыч, Илләр яшәр бәлаләрдән арынып. Дөнья булыр тыныч! I9HI Портрет Ефәк чәчләр, кара дулкын булып, Иңнәреңә төшеп таралган. Иреннәрең көлемсери уелып, Җылың балкып тора алардан. Керфегеңнән тама төсле гөлләр, Күзләреңдә тылсым кодрәте. Назларыңа чыдар икән кемнәр, Җитәр икән кемнең җөрьәте?! Әнә күрәм, ничек син килешкә Тирәңдә бар нәрсә үзгәргән. Кергән бүтән бер иляһи төскә, — Саклан, иркәм, яман күзләрдән! Бер кем иҗат итәлмәслек сын син — Венералар түгел ясалма: Бөтен җирең килгән, гаҗәп чын син. Пьедесталга сиңа басарга! Синең сының өчен, сәнгать атлы Хикмәтнең баш иеп әмренә. Бирер идем, шиксез, лауреатны Мин табигать дигән тәңрегә! 1979— HI Кургау яклау, саклау Бер катлы күңел Көн туа — шатлык уяна, рәхәт күңелгә Тагын насыйп булды дисең кояш күрергә) Әмма сизгер әтәчләрен кычкыртып таңнан «Тагын бер төнгә кыскарды гомер » ди Хәйям Гомерләр кыскара җирдә — таңнар туа да, И беркатлы да соң күңел, шуңа куана Япа-ялгыз Яман — яманыңны күрә Яхшы — сөенә яхшыңа Якынның кадерен кем белә?)— Хөрмәтли тик ят кына. Өйдәгеләр арасында Ни һөнәр, ни хикмәтең7 Яшәүнең мәгънәсе шунда — Кискән булсын икмәгең! Шатлыкларың, сагышларың Фәкать үзеңә генә: Япа-ялгыз кала җаның, — Өмет .. түземдә генә Поездда Ни кадәрле шашып чапса да поезд. Карыйм күккә,— һич арттан калмый йолдыз Ашыкканнан мотор я атта бәндә. Күрәсең, үзгәреш булмый галәмдә. Бөтен җисмең белән син бер тузан тик Хыялланма кояш, айдан узам, дип: Нәби булып калыксаң да лоракта Китү үз йолдызыңнан юн еракка* † 19811 1 Кйк Гом.ф Хайямнын «ар р< † Н »«н п зйгимЛ ф пореем Йомам күзне, куам хыялдан, Үчектеме — китми бер сурәт: Ник алдыма килдең син. Өрәк, Бүген тагын сиңа ни кирәк? Телгә килде циклоп-өрәгең: — Кирәк миңа,— диде,— йөрәгең. Нечкәргән ул артык, күрәмен, Алыштырып аны бирәмен. Бирәм сиңа шундый бер йөрәк, Ул иң яхшы робот төслерәк, Ул хисләнә белми, тимер ул, Җырлап түгел, гүләп йөрер ул. Автоматтай үтәр кушканны, Аермас ул дусны, дошманны. Көчсезләрне жәлләп аямас, Чәчәкләргә сөеп карамас. Заман шундый хәзер — НТР, Тарихларың, эзең онтылыр. Кайгышатлык сиңа ят булыр, Җаның уйдан, гамьнән котылыр. — Тукта!—дидем, суктым өстәлгә, Читкә аттым каләм, кәгазьне. Тынсыз калып тордым бер мәлгә, Үзем уйлыйм синең вәгазьне. Уалды да очты өрәген Зур дөньяны кабат күрәмен, Әүвәлгечә нечкә көйләргә Дулкынланып тибә йөрәгем. Күз алдымда гөлләр тирбәлә, Челтериләр көмеш чишмәләр. Тургай җырлый зәңгәр түбәдә, Әкрен генә җилләр исәләр. Машиналар тыз-быз чабыша. Чырчу килә бала-чагалар. Көлеш, җырлау — тормыш. Кешеләр Йорт төзиләр, юллар салалар. Тәмам җуйды җаным тынлыгын. Тулды аңа тормыш шау-гөре. Мең кылына минем йөрәкнең Мең гамь булып чиртә һәрбере. Зәет Мәҗитов ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР Илдә була Илдә була мең мәшәкать, мең шөгыль, һәр яңа көн алып килә яңасын. Яшьме, картмы — илеңә син баласың, «Илем эшен үтәргә!» дип янасың. Илнең җыры, шатлыгы һәм хәвефе Синең җыр ул, синеке ул һәрберсе. Йөрәгенә берекмәсәң илнең, син — Баласы да. шагыйре дә түгелсең. Хис ялкыны кирәк Җил булып исәр идем Кайтып булса иде икән Безнең чәчәк чакларга, Җил булып килер идем мин Син яшәгән якларга.. Назлар идем дә. җил кебек. Китәр идем таң белән,— Гомерлек бәхетем белән, Җыр белән, илһам белән Син җырласаң. Син җырласаң — тылсымлыйсың, ахры, Сихерлиләр, ахры, көйләрең, Ага йөрәк моңнар дәрьясына Синең җырларыңа ияреп Син җырласаң — туа шундый хисләр Сүзләр җитми аны әйтергә Син җырласаң — имде чирәм баскан Ерак эзләр төшә хәтергә ...Боз тауларын күрәм, чүлләрне, Күрәм чит-ят ерак илләрне Җанлангандай була бабамнар. Тарихларга кереп калганнар Күпме җаннар җирдә кыелган? Менә тагын күлме полигон Җан алырга корып куелган? — Шуңа әрни бүген минем җан Күпме әле робот йөрәкләр Кансыэлыкка өндәп эш йөртә? Шулар мине борчый кич-иртә. Бәгыремне шулар өшетә! Юк, тынгы юк һич тә йөрәккә, йөрәккә хис кирәк гамь кирәк Бүгенгедән мең кат көчлерәк. Хислерәк бул йөрәк, ян йөрәк! Сыңар күзле робот-өрәкне Хис ялкыны белән өтик без Бар дөньяны нәфис, шәфкатьле Йөрәклеләр җире итик без! Ничек үскән? Нинди орлыктан? — Юл буенда алма агачы. Берәү шуның ап-ак чәчәкле Бер ботагын кисеп алмакчы. — Өзмә, юлчы, — агач үтенә,— Юкса, ничек җимеш бирермен7 Китә юлчы. Алда — өмете «Җимешләре булгач килермен» Алмагачы яшел. Чәчәксез. Юлчы килгән, җимеш җыймакчы. — Өзмә, юлчы,— агач үтенә,— Җимешләрем әле бик ачы. — Булсын әйдә, агач, синеңчә. Бик түземсез кеше түгелмен.. Китә юлчы. Алда — өмете: «Җимешләре пешкәч килерменАлмагачта алсу алмалар, Күзнең явын хәтта алалар Карар кылган юлчы түзәргә, Килүче юк алма өзәргә ... Ничек үскән? Нинди орлыктан? — Юл буенда алма агачы. Юлчы килгән Җимеш җыймакчы Коелып беткән ләкин алмасы. Фәнис Я рул ЛИН ЙӨРЕП ТОРА ХАТЛАР ГЫНА... Фираяга 7R ..Җаныңны нәрсә әрнетә? Ник бик сагышлы чагың? Әллә күңел тәрәзәңә Таш аттылармы тагын? Әллә янар чәчәк диеп Утларга үрелдеңме? Утларга үрелүеңә Үкенеп өлгердеңме? Уйларың авырлыгыннан Сыгылгансың, кыз бала. Җилләр күпме исмәсеннәр, Ә гөлләр бит төз кала! Җилдавыллы бу дөньяда Син дә бер Гөл, кыз бала. Хатыңда мондый юллар бар: «Син—миңа, мин—сиңа кирәк» Әйе, дустым, бу дөньяда Кирәкмәгән кеше сирәк. Көчсезгә яклаучы кирәк, Сайсызга санлаучы кирәк. Моңы барга, зары барга Аны бер аңлаучы кирәк. Атасызга ата кирәк, Анасызга ана кирәк. Баласызга нәселенең Дәвамчысы — бала кирәк. Иптәш кирәк ялгызларга, Доктор кирәк чирлеләргә. Сүзен җөпләп көлүчеләр Кирәк шаян теллеләргә. Шагыйрьгә укучы кирәк, Укучыга шагыйрь кирәк Таһирларга Зөһрә кирәк Зөһрәләргә Таһир кирәк. Әнә шулай гомер буе Кемдер кемгә була терәк Беркемгә дә кирәкмәсәң Синең яшәү нигә кирәк?) Синең белән икәү генә калсак Диңгез уртасында, еракта. Давыл кубып көймәбезне ватса. Булмаса һич ярдәм сорап та. Бар йолдызлар кинәт күзен йомса Болытларга кереп ай качса, Без тотынган такта кисәкләрен Кулыбыздан йолкып җил шашса. Күкрәк тутырып һава сулар өчен Калкып чыгам гына дигәндә. Безнең әле очрашкан юк бер тапкыр да. Араларда йөреп тора хатлар гына. Берберебезгә юл буласы сукмаклар да Чишмә башы кебек кенә, тап-тар гына. Әгәр аның чыганагы тирән булса. Бара-бара бер киңәер бу чишмәбез Саф чишмәләр күп очрамый хәзер җирдә — Без дә аның суларына ком ишмәбез Агар чишмә чуер ташлар арасыннан, Туктамас ул, гел ашкынып барыр алга Адашмыйча, кара урман юлларыннан Килеп чыгар кояш төшкән аланнарга Бәлки акмас бер юнәлеш белән генә, Борылыр бәлки уңга да һәм сулга да ул Тик ышанам, алга таба барабара Килеп кушылыр дуслык дигән елгага ул Ә хәзергә безнең әле очрашкан юк, Араларда йөрел тора хатлар гына Бер-беребазгә илтә торган сукмаклар да Чишмә башы кебек кенә, тап-тар гына Ак диңгез Кайвакыт кешегә Кирәк бер бушану Иң яшерен уеңны Кемгәдер ышану. Тоясың шул чакта Ак кәгазь — ак диңгез, Утырып корабка Китәсең хыялың Чакырган тарафка. Син үзең— капитан. Кулыңда штурвал. Куркытмый давыллар Булса да тугыз балл. Сөйлисең сереңне Ярсулы дулкынга. Самими хисләрдән Көлүче юк монда. Ак диңгез тыңлый гел. Бүлдерми сүзеңне, һәм шулай тын гына Юата үзеңне. Ак кәгазь — ак диңгез! Ярлары юк аның. Йөзәсең — басканчы Йөрәгең янганын. Өереп алып яңа өермәләр Ыргытсалар тагын түбәнгә, Менә-менә кабып йотам диеп Янап торса дулкын һәр даим, Шул чакта да үзең бата-бата Мине коткарырсың, мөгаен, Көннәр-баскыч, шул баскычтан Төшәм яки менәм. Төшүнең дә, менүнең дә Авырлыгын беләм Ләкин әле иң авыры Менү-төшү түгел: Вак эшләргә көч күп китә, Шуңа рәнҗи күңел. Мин бер агач — җиргә егылып үскән агач, Минем өскә теләсә кем менә ала. Теләсә кем ботакның иң биегенә Тузанланган чабатасын элә ала. Мин бер агач — җиргә егылып үскән агач. Балта чабу авырмыни минем сыртка? Моны киссәм, авып билне сытар диел, Маташулар кирәк түгел курка-курка. Мин бер агач — җиргә егылып үскән агач, Юк, тормыйм мин башым белән күкне сөзеп. Буе җиткәч, уткән-сүткән һәрбер кеше Берәм-берәм яфракларым китә өзеп. Мин бер агач — җиргә егылып үскән агач, Буем озын, тик күрмиләр җирдә булгач. Озынлыгым күренер әле минем дә бер. Янәшәмә башка агачлар егылгач Ипи тәме, тоз тәме, Йөз нәрсәнең — йөз тәме Бутамыйбыз бер-берсен, һәрнәрсәнең үз тәме Аерсак та ялгышмый Йөз нәрсәнең йөз тәмен, Аермыйбыз кайвакыт Бер тәмне без — сүз тәмен. Ә бит гомер үтеп бара, Гомер — атылган ук. Мәңгелек бәхет кошына һаман тидергән юк. Эшләгән эшләр вак-төяк, Максат кына олы. Әллә вак-төяк ашамы Зур максатның юлы?1һәр шигырьне синең өчен язам, Син яратсаң — миңа шул җиткән Кулларыма каләм алдым исә Күзәтәсең кебек син читтән Тоям сине бөтен җаным белән, Арыналмыйм синең караштан. Үзем куам, үзем чакырам сине, Үзем тиргим, үзем яратам. Син таләпчән, акыллы һәм гадел, Ташламалар көтмим үземә. Мин бәхетле — күз тутырып туры Карый алсам синең күзеңә. Мин бәхетле сине аңлый алсам һәм аңласаң син дә җанымны, Шатлыгыма чынлап сөенә алсаң, Кичерә алсаң йомшак ягымны Минем хисләр — синең хисләр булса Янсак әгәр уртак уй өчен Шул чагында бәхетле дип сана Шагыйрьне син, зирәк укучым