Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

, квлмык шагыйре быел Татарстан китап нәшрияты калмык калык шагыйре. СССР һәм РСФС! дәүләт премияләре лауреаты Давыт Күгелтдиновның -Иркен ик» дигән шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарырга әзерләнә Д Күгелтдинов >. иҗитынди татар ха, кын. Татарстан җирен, республикабызның атаклы кешеләрен дә чагы и/ырды \ның кМоабит тоткыны» дигән позмасы да бар Ул халкыбызның батыр и ,ы. Сонетлар Сою ,ы Герче. Денин премише лауреаты патриот шагыйрь \1у,а А л-, i батырлыгына редә Тимер исемле) багышланган Поэманың кыскаңа бер плеше 1969 ■ ,д„ шигый/’,' (■'ки Иңри торҗемәсендә -Совет әдәбияты» журналында » Зур юлларга чыга ул шәүләләр Җир шарының барлык ягыннан Дардагылар гына атлый алмый Чайкалалар бары давылда. Сәләмәсен сөйрәп килә алар. Шалтыр-шолтыр килә скелет «Безне дә яз, без дә бар идек бит Үзең күрдең безне син килеп. Ишек ярыгыннан карап тордың — Майор мине ничек таптады. Мин бит галим, карт бер профессор Мине майор кыйнап ташлады Врач-палач аннан минем кулга Кадап китте үлем уколын Менә кара, һаман саклый әле Үлем-укол ззен уң кулым. Син — ишеттең елау, өзгәләнү һәм Тимернең көлү авазын! Шул көнне бит биш мең әсир үлде, Син онытма моны, яз барын. Биш мең әсир янды күмерләнеп, Алар тере көе яндылар. Кальтенбруннер шулай кушкан иде, Шулай биш мең җанны алдылар...» Иң соңыннан бары шуны әйтәм: Уяу булыгыз сез һәр мәлдә! Алар үлде... Ләкин яңадан да Кабатлану мөмкин бу хәлләр. Дошман һәрчак үзгәртә чын йөзен, Исемен дә хәтта яшерә. Үлем һәрчак карт чалгычы булмый, Күренә ул кайчак яшь кенә, һәлак булган ата уллары, сез, Оныклары... Уяу булыгыз!.. Ялганнарга, тәмле алдауларга, Хәйләләргә каршы торыгыз. Күрегез, күр!.. Сезнең алдыгыздан Узып бара әнә әрвахлар. Алар дәшә: — Онытмагыз безне, Сез бит бездән киткән тармаклар!.. Әй тереләр! Онытмагыз безне!.. Без бар идек!.. Без нык көрәштек!.. Хәзер сезгә зур бер мирас итеп Калдырабыз хәтер-йөрәкне!.. ГӘРӘЙ РӘХИМ тәрҗемәсе