Логотип Казан Утлары
Мәкаль

УКУЧЫНЫҢ КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕНӘ

Монгол мәкальләре һәм әйтемнәре Чиста үләндә барча ат ауный. дөреслек сүзен һәр кеше тыңлый. Ялган артыннан күләгә йөри. Карак ачкыч яраштыра, ә алдакчы ялганлый. Хакыйкать сүзе гел алда, ә ялган cv> гел артта. Пычак аулак җирдә кадала. с\ мәйданда үтерә. Фикерле зат сүзгә таяна Йомшак тел каты чаеа Хәйләкәр төлке кайрыгыч толгый, хәйләкәр кеше — алдалап сөйли. Үгез адымы — йөрү түгел, мыгырдау сүз булалмый. Бардыр дип тә санамаган үлән аркамны чәнечте. Гадел булмаган табыштан гадел зыяның артык. Арт аяклар алгыга иярә. Шеше уеның катламы җирдән калынрак була. Яр ишелә, кеше ялгыша. Халык белән дус булсаң, халык сүзенә колак Сал. Галимнәр күп. иҗатчылар аз. Яхшы ат та мөгри алмый. Нинди үткен пычак та үз сабын үзе кисми Ике эткә бер сөяк. Ничек озын булса да. өзәңге җиргә тими. Пошыйга төбәгән угы тычканга барып тигән Таяк булса, арка табыла. Саесканнар бердәм булса, юлбарысны җиңәләр: Кешегә булышкан кеше үзенә ярдәм итә. Дусын алдаган кеше үзен үзе алдалый. Кипкән күлдә үрдәк булмый, усаллардан дус кача.