Логотип Казан Утлары
Мәкаль

УКУЧЫНЫҢ КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕНӘ

Монгол мәкальләре һәм әйтемнәре Вак таш булып таралганчы, кыя булып кинәт ау. Угын аткач, җәясен яшерә. Дт яхшылыгы иярдән түгел, кешене кием күркәм итәлми. Бер утлы кисәү янганнан салкын су кайнап чыкмый Мал үлсә — этләр җыйнала, кайгылы җиргә муллалар килә Ана сөте — изге су. Гаебе булган кеше яктыдан курка Эткә бәйләнсәң, итәгең булмас, байга бәйләнсәң, башсыз калырсың. Күрмисең икән, нигә карыйсың. Үзе өйдә, уе дәрьяда Сусыз җирдә көймә кирәкми. Үләсе килгән тычкан мәче койрыгын тартыр. Тукмак — казыкка башлык Татлыны әче итүе җиңел, әчене татлы итүе кыен. Авыр чакта ныклык кирәк, җиңел көндә — сак булу. Күк күкрәвен һәм халык шаулавын һич тыеп булмый. Ике бердәм ике дистә ялгызны ега ала. Пычак белән борчага яный. Үтелгән юл җиңел юл була. Кояш бер кайчан сүнми дә халык бер кайчан җиңелми. ^ ӘР Үрнең — үз сөзәге, һәр кешенең — үз холкы. Дусы күп кеше — дала кебек киң. дусы юк кеше — уч төбедәй тар.