Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФИКРИ ЭЗЛӘНҮЛӘР ЮЛЫНДА

Гаяз Исхакый халкыбызнын рухи тормышы һәм мәдәнияте тарихында тирән в калдырган олы шәхес. Ул җәмәгать эшлеклесс дә. халкыбызнын киләчәген кайгыртып Ижат иткән әдип тә. милли азатлык хәрәкәтенә зур өлеш керткән көрәшче дә Анын иҗаты кин планлы эшчәнлеге иҗтимагый фикеребез тарихында мөһим роль уйнады. Халкыбызнын мәнфәгатьләрен күз алдында ю ткан хәлдә, ул гук гаусыз эзләнде һәм бу эзләнүләр анын фәлсәфи карашлары үсешендә кин чагылыш тапты Әйтелгән үсешне оч этапка бүлеп карарга мөмкин беренчесе мәгърифәтчелек идеалларына йөз тотып ижат итү. икенчесе революцион һәм сыйнфый . позицияләрдә торып фикер йөртү һәм. ниһаять. өченчесе иҗатын һәм бөтен эшчөнлегсн милли идеаллар белән бәйләү Бу этаплар, әлбәттә, бсрсеннән-берсс кискен рәвештә аерылып тормый. Исхакый ижатындагы бу катламнарнын берсе аллан, икенчесе сонрак барлыкка килә, әмма алар үзара үрелеп, берсен-бсрсс тулыландырып үсә. Магърнфәгчелеккә хас тенденцияләр ижатынын беренче этабында барлыкка килә, гәкин алар сонгы ике этапта да күзәтелә. Революцион көрәшкә йөз тоту исә 1905 07 еллар революциясе чорында формалаша Мндлн позициядә торып фикер йоргү Исхакый эволюциясенең соңгы этабына хас күренеш Әмма анын чаткылары итгде ижатынын беренче баскычларында ук күзгә таш тана Г Исхакый ижат мәйданына XIX тасырнын азагында килеп керә. Бу елларда тагар нҗгимаг ый фикеренең прогрессив тенденцияләре мәгърнфәгчелек фәлсәфәсе белән бон гәнгән була һәм шушы фәлсәфә яшь әдипнен ижади эшчәнлегенен эчтәлеген били дә. Рационализм һәм мәг ьрифәт идеясе бу фәлсәфәнең төп принципларыннан санала. Без моны Г Исхакый иҗатында да ачык күрәбез Нәрсә турында гына сүз алып бармасын, нинди генә проблема күтәрмәсен, ул аларны рационализм һәм мәгърифәтчелек калыбына салып анализлый, алары шушы позициядән чыг ып бәя бирә Г Исхакый бөтен уй-фикерләре белән туган халкына аерылгысыз бәйләнгән әдип. Әдипне канчандыр тарихи катанышларга ирешкән тагар халкының торгын лыкка төшүе, киләчәге билгесез булу һәм тәрәккыят юлына аяк баса алмавы борчый. Ул. мәг ьрнфәтчелоргә хас рационализм принцнпына таянып, артталыкның сәбәпләрен ачарга тырыша. Бу эзләнүләр I' Исхакыйнын 1905 елгы революциягә кадәр ижат иткән күп кенә әсәрләрендә чагылыш гапгы «Ике йөз елдан соң инкыйраг» исемле фәлсәфи публицистик хезмәтендә исә ул гәнәззелгә дучар ителүнең, түбәнгә төшүнең сәбәпләренә тәнкыйди анализ ясый Безнсн арада мәгърифәтчелекне гадәти уку-укыту, әхлак төзәтү һәм дидактизм дип күзаллау яшәп килә Хакыйкый мәгърифәтчелек исә тәнкыйди адым Аның тарафдарлары урта гасырчылык күренешләрен һәрьяклап гәнкыйтьләп чыктылар. Б> I Исхакый иҗатына да хас Ул. халыкның аяныч хәлен һәм тәрәккыят юлындагы киртәләрне ачыклау максатында, иҗтимагый тормышны һәрьяк ran тәнкыйть кү злегс аша үткәрә Бу анализ аны. тәрәккыят юлында биш киртә бар. дигән фикергә китерә Б\ киртәларней беренчесе (манит ы тәрәгькый) халык гормышнна тәгас- сыблык сазлыгына баткан, искелеккә ябышып ятучы рүхлнн гар төркеменең Г тәэсире. « Милләтнең тәрәкъкыйга Манигъларын эзләгәндә,— дип яза ул,— кайсы яктан караганда да шул «голяма» сыйнфының иң алда кылычын тотып «жәһаләтне саклавын» күрәсең. («Казан утлары». 1990, № 1, 110 б.) Дөрес, ул руханилар арасында тәрәккыят тарафдарлары барлыгына искәртә. Ләкин, шул ук вакыт, караңгылык сагында торучы тискәре руханиларның өстенлек итүенә басым ясый. Халыкны тәрәккыят юлыннан читләштерүче сәбәпләрнең икенчесе — заман таләпләренә жавап бирердәй, жәмгыять тормышына, аның алга баруына файда китерерлек гыйлем эстәргә мөмкин булган мәктәп-мәдрәсәләрнең булмавы, ә булганнарында урта гасырдан калган тәртипләр һәм схоластиканың саклануы. Тәрәккыят юлындагы киртәләрнең өченчесе — милләт хәдимнәренен дәрәҗә һәм мәгыйшәте гүбән булу. Бу сәбәпкә үз вакытында Ш Мәрҗәни дә игътибар иткән иде Аның юлыннан барып, Г Исхакый милли мәсьәләләрне аңлаган, милләткә хезмәт итәрдәй кешеләрнең ярлы булып, милләт файдасына эш-гамәл кылу урынына, конлекче хәленә калып тамак туйдырырга мәжбүр булулары тәрәккыят юлында зур киртәдер, дип күрсәтә «Хәзерге күзгә күренгән эрбабе каләмнең.— дип яза ул,- һичберсе юк ки мөстәкыйләм хәрәкәт итә алсын, һәммәсе үз тамагын туйдырыр өчен, үзләренең башмакчысы булырга ярамаган кешеләрнең кулларында уенчык булып йөриләр». Нәтижәдә. «милләтнең алдан бара торган кешеләре һәм халыкка карашы юлда ут күрсәтә торган затлары, үзләренең утларын сукырларның күзләренә зарар итмәс өчен, йә бөтенләй күр- сәтмәенчә халыкны караңгылыкта калдыралар, яисә тычкан уты төсле генә якты биреп, халыкны караңгы төндә адаштыралардыр» (шунда ук). Милли тәрәкъкыйның дүртенчесе. Г. Исхакый фикеренчә. рус мәктәпләреннән йөз чөерү, аларга шикләнеп карау, балаларны аларда укытырга теләмәү. Руслар соңгы вакытларда мәктәпләр эшчәнлегенә зур үзгәрешләр керттеләр, уку-укытуны заман таләпләренә муафик рәвештә кордылар, җәмгыятьнең нормаль яшәеше өчен файдалы гыйлемнәр өйрәнә башладылар. Ә без боларны күрмәмешкә салыштык, уку-укытуда русларда барган бу файдалы үзгәрешләрне кабул итәргә теләмәдек. Манигы тәрәкъкыйның бишенчесе — алга карап, ахырын уйлап эш итә белмәү. эшләгән эшләребезнең төпсез, әссассыз (нигезсез) булуы, эш-гамәлдә эзлеклелек булмау, башланган эшне ахрына кадәр җиткермичә ярты юлда калдыру, җәмгыятькә, халкыбызга файда китерердәй эш белән шөгыльләнү урынына, вакытны буш гамәлгә сарыф итү Менә шушы сәбәпләр, Г Исхакый фикеренчә, милләтнең чабуыннан тартып тора, артка өстери, туңлыкка, катып калганлыкка китерә һәм ахырда моның бөтенләй юкка чыгуга, инкыйразга илтүе мөмкин. Халкыбызны бу һәлакәттән коткару өчен ни эшләргә кирәк соң9 Г Исхакый бу сорауга мәгърифәтчелек позицияләрендә торып жавап бирә. Аның фикеренчә. тәрәккыят аерылгысыз рәвештә мәгърифәткә бәйләнгән Шулай булгач, артталыктан, туңлык богауларыннан котылу, караңгылыктан арыну өчен халыкны агартырга, мәгърифәт нурлары белән нурландырырга кирәк. Беренче язма әсәре «Тәгаллемдә сәгадәт» (1897) тә үк инде. Г. Исхакый гыйлем — ул бәхет чыганагы, бары гыйлемнәрне үзләштергәндә генә тормышны бизәргә мөмкин, дигән идея уздыра. Халыкны мәгърифәт белән нурландыруда иң нәтиҗәле юл — уку-укыту. Ә моңа заман таләпләренә җавап бирердәй уку йортлары аша гына ирешергә мөмкин. Бездә исә хәзергә мондый уку йортлары юк. Булганнарында да шәкертләр вакытларын заяга уздыралар һәм тормышка файда китерердәй гыйлем ала алмыйлар Милләтнең тәрәккыяте өчен безгә, Европа илләрендәге һәм руслардагы кебек, эштә-тормышта файда китерердәй фәнни һәм гамәли гыйлем бирә алырдай уку йортлары кирәк. Моның өчен булган мәктәп-мәдрәсәләребезне ислах кылырга, аларны тәртипкә салырга, фәнни һәм гамәли гыйлемнәр укыта башларга кирәк Г Исхакый җәдит мәктәпләре ишәюгә уңай карый һәм аларда шул яна тип. фәнни һәм гамәли белемнәр бирердәй уку йортларының башлангычын күрә. Фән һәм гыйлем өлкәсендә заман белән бергә атларга кирәклегенә Г. Исхакый аеруча басым ясап күрсәтә. «Бу гасырда халыклар гакыллар ышанмаслык машиналар иҗат кылганда, безнең дима1ыбыз (миебез) уйлый алмас дәрәҗәдә фәннәрне тәрәккый иткәндә, безгә дә,— дип яза ул,— башкалар белән бер булырia. башкалар кебек эшләргә кирәктер» (шунда ук). Моның өчен безгә һөнәр һәм сәүдә мәктәпләренә керергә, башкалар кебек ук эш-гамәл кылырга өйрәнергә кирәк Шул ук вакыт, безгә хөкүмәт мәктәпләреннән дә. рус уку йортларыннан да. университетлардан да читләшмәскә, аларга кереп укып үзебезгә файдалы гыйлемнәр алырга кирәк Мәгърифәт казанышларын үзләштерү өчен шулай ук халыкны уятырдай фәнни һәм әдәби әсәрләр тарату да зур әһәмияткә ия Шуна күрә безгә яна әдәбият тудырырга, милләтебез тормышын яктырткан рисаләләр язарга, эшебез- тамәлсбезгә файда китерердәй китаплар ижат итәргә, ә укымышлыларыбызнын авылларга китеп агарту эшләре җәелдерүе кирәк. Бу уңайдан әдип «Тәрҗеман» газетасы алып барган эшне югары бәяләп үтә. Торгынлыктан. инкыйразга тәгәрәүдән котылу өчен мөһим шартларның берсе бердәм һәм актив эш-гамәл юлына басу Әгәр милләтнең киләчәге имин булуын телибез икән, курчак уены белән мавыгуны туктатырга, бөтен көчне һәм сәләтне җәмгыять өчен файдалы шөгыльгә җигәргә, максатка яраклы эш алып барырга кирәк И Гаспралы эшчәнлеген милләт өчен, анын киләчәге өчен сарыф ителгән изге хезмәт дип бәяли әдип һәм анын үрнәгендә эш итәргә чакыра Иҗтимагый тормышның нигезе - кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары әхлак нормаларына нигезләнгән булуы Әхлакый бозыклыклар таралу җәмгыятьне һәлакәткә илтә Бу уңайдан Г Исхакый «Ике йоз елдан соң инкый- раэ» да Казан халкы арасында күренә башлаган әхлакый бозыклыкларны тәнкыйть утына ала «Аерым бәндәләр, дип яза ул. —бөтенләй этлеккә салынган Көндезләрен вак-төяк сату иткән булып маташалар да. кичләрен гостиницалар, пивнои вә фәхеш урыннарында үткәрәләр .» Иҗтимагый тормышны мондый әхлакый бозыклыклардан арындыру, әхлакый сафлык җәмг ыятьнең нормаль яшәешенең мөһим шарты, халкыбызны торгынлык баткаклыгыннан һәм инкыйраз куркынычыннан коткару юлында хәлиткеч чара Шушы фәлсәфәгә бәйле рәвештә Г Исхакый үз иҗатының беренче елларында язылган әсәрләрендә кешеләр арасындагы татулыкка, дуслыкка. ярдәмчелеккә дан җырлый, мәрхәмәтлек, шәфкатьлелек һәм фидакарьлек идеалларын күтәрә. Бу җәһәттән аның «Остазбикә» повесте бигрәк тә аерылып тора. Шул ук вакыт «Кияү» дитәң повсстында әдәп әхлакый сукырлыкны гаепләп чыга, шөһрәт артыннан кууның нинди түбәнлеккә китерүе мөмкинлеге турында кисәтә Мәгърифәтчеләргә хас рәвештә Г Исхакый иҗатының бу чорында тәрбия мәсьәләсе мөһим урын алып тора. Кешенен әхлакый йөзе, аның фикеренчә. тәрбиядән бәйле Бала күнеле ягылмаган такта Бу тактага нәрсә языла аны сы тирәлектән, бала кемнәр белән аралашып, кем тәрбиясендә үсүенә бәйле Менә әдипнең «Бай углы» дигән әсәре. Бай кешеләрнең бердәнбер баласы Кәрим туган көненнән ук бозык атмосферага эләгә Анын әнисе, баласы дигәндә. бер нинди әхлак нормалары белән дә исәпләшми Кәримне тәрбияләргә дип әтисе әхлакый яктан бик гүбән, диннең нәрсә икәнен дә белмәгән надан Фәхрине хезмәткә ала. Балага үрнәк булырлык заг түгел, киресенчә, ул аны акрынлап алдашырга, угрылыкка, тәмәке тартырга, эчәргә өйрәтә. мәйханәләргә, фәхеш ханәләргә тарга Нәтиҗәдә. Кәрим бер эшкә яраксыз һәм бозык шәхес булып формалаша Ахырда әтисен бөлгенлеккә китерә һәм үзе дә һаләк була Таза мохиг белән бергә, тәрбиядә уку-укыту, гыйлем үзләштерү дә мөһим роль уйный Көрим болардан да мәхрүм булып үсә Аның әтисс-әнисе иске фикерле кешеләр, алар баштанаяк кадими карашларга буйсынганнар һәм балаларын заманча итеп укытырга теләмиләр Нәтиҗәдә, бала мәгърифәттән читтә кала бернинди белем алмый, китап белми Бу да аны әхлакый баткаклык һәм бозыклык са злыгына батыруда үз ролен уйный Үзенең әсәрләрендә Г Исхакый хатын-кыз шәхесе, анын азатлыгы һәм тәрбиясе мәсьәләләренә бик зур урын бирә, моны милләт тәрәккыятснен мөһим шаргы игеп карый «һәр милләтнең, дип яза ул. яртысы хатын-кызлар, һәр ми гләтнең рухын саклаучылар хатыннар, һәр милләтнең теленең хосусый тә- ләффызларын. шивәсен саклаучылар хатыннар, киләчәктә ага булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбия кылучылар хатыннар идске һәркемгә мәгълүм бер нәрсә» Бәс. шулай икән, ана тәрбияләү әхлакый яктан саф. намуслы, укыган, дөньяны белә торган ана тәрбияләү җәмгыятьнең нормаль яшәеше өчен зарури шарт Ана баланын иң якын кешесе Югары әхлаклы, кгш күңелле, белемле ана янында бала да әхлак яг ыннан саф булып тәрбияләнә Ә бозык ана янында бала бозык булып үсә Әгәр ана тәрбияле булса, ул балкый ашату -эчертү белән генә канәгатьләнеп калмас, аның холкы яхшы булуы, сәламәтлеге, мәгь- лумагынып артуы, күзенең ачылуы турында да кайгыртыр Мондый «аналар милләт вә дин ноктам назарыннан һәм җәмгыяте бәшәрня ноктаң мазарыннан бик мокаддәс затлар булачаклардыр» «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендә Г. Исхакый татар тормышының ачы якларын ачып салды, аны артка этәрүче сәбәпләргә һәрьяклап анализ бирде Шулай да әдип киләчәккә өмет белән карый аның ул еллардагы әсәрләреннән омтимизм рухы балкып тора. Ул үз халкы торгынлыктан котылып, тәрәккыят юлына басар, дип ышана. Моның өчен халыкка үзенең ачы язмышын күреп, инкыйразга илтүче сәбәпләрне ачык күзаллап, киләчәккә өмет белән мәгърифәткә таянып, актив эшчәнлек юлына басарга кирәк. Шулай иткәндә киләчәгебез якты булыр. Шушы фәлсәфә аның бу чордагы иҗатының нигезен тәшкил итә. 1905 -07 еллардагы революция Г Исхакый иҗатына зур үзгәрешләр китерде. Революциянең беренче көннәреннән ук ул актив көрәш юлына баса. Ә монда аның элеккеге әзерлеге, татар укытучылар мәктәбендә укуы, революцион партияләрнең программалары белән танышу, революцион карашлы шәхесләр белән аралашу, хезмәт кешесенең аяныч хәленә ачык күз һәм аек акыл белән карый алуы үзенең ролен уйнады. Болар барысы да Г Исхакыйнын иҗатында үзенең чагылышын тапты Аның революцион күтәрелеш башланганнан соң язган әсәрләрендә инде ачыктан-ачык революцион демократиягә хас идеяләр үзләрен сиздереп тора. 1906 елда Казанда Г Исхакыйнын идея җитәкчелегендә «Таң йолдызы» газетасы, ә инде ул ябылгач, «Таң мәҗмугасы» чыгарыла Боларнын һәр икесендә дә илдә бара торган вакыйгалар һәм алда торган бурычлар эсерлар позициясендә торып яктыртыла. Г. Исхакыйнын фикри үсешендәге бу икенче этапның кайбер үзенчәлекләренә күз салып үтик. Бу үзенчәлекләрнең иң мөһимнәреннән берсе иҗтимагый тормыш күренешләрен, анда бара торган процессларны сыйнфый позициядән чыгып карау. «Җәмгыять, дип хисаплый әдип.— ике капма-каршы сыйныфка бүленгән. Бер якта халыкның 96 процентын тәшкил изүче авыл хезмәтчәннәре белән 3 процентын тәшкил итүче эшчеләр һәм приказчиклар, ә икенче якта калган бер процентын тәшкил итүче зур корсаклы байлар һәм алпавытлар» Бу сыйныфларның һәркайсының үзенә хас мәнфәгатьләре бар. Әйтик, байлар үзләренең хезмәтчеләренең озаграк та. күбрәк тә эшләүләрен, эш көненең озынрак, эш хакының исә кимерәк булуын телиләр. Ә эшче халык исә үз өстенә төшкән авырлыклардан котылырга, хезмәтен җиңеләйтергә, тормышын яхшыртырга. күбрәк эш хакы алырга тырыша. Шушы нигездә сыйныфлар арасында каршылыклар туа. Бу каршылыкларны тасвирлаганда һәм эшчеләр белән авыл халкының авыр тормышы турында сүз алып барганда, Г. Исхакый хезмәт кешесенең кайгысы ягыннан торып фикер йөртә Шушы сыйнфый позициядә торып, Г. Исхакый дәүләт органнарының, шул хисаптан дәүләт думасының эшчәнлет ен һәм үзе бюрократия дип атаган катламны тәнкыйтьли, аларны байлар мәнфә!атен яклауда, халыкка карата башбаштаклыкта гаепли. «Боларнын, -дип яза ул Чистай төрмәсендәге тәртипләр һәм андагы чиновникларның башбаштаклыклары турында сөйләгәндә,— кыланышлары. боларның йөрешләре мина Испаниядәге инквизиция мәхкәмәләрен хәтеремә төшерде Мондагы һәрнәрсәдән әллә нинди золым исе тоелган кебек, яшь тавышы ишетелгән кебек иде Мондагы һәрнәрсә бюрократия золымының әллә ничә елгы шаһиты булганга, бюрократия золымының, вөҗдансызлыгының кораллары булганга, болар һәммәсе мина җирәнгеч, сасы, кабәхәт күренәләр иде. Мондагы кешеләрдә хайвания хисеннән башка бер нәрсә булмаган кебек, мондагы әйберләрдә дә матурлык-фәлән кебек нәрсә юк иде» («Зиндан», Казан. 1991, 26 б.). һәм мондагы тәртипләр, мондагы тупаслык, мондагы җәберләүләр барысы да хезмәт кешесен буйсындырып тору максатында эшләнә. Милли мөнәсәбәтләрне дә Г Исхакый сыйнфый күзлектән чыгып бәяли. Менә «Таң йолдызы»ның 1906 ел, 29 май санында басылган «Безнең мәсләгебез һәм милләт» дигән мәкаләсе. «Без. татарлар.- дип яза ул анда, бюрократия җәберләрен Россиянең башка халыклары кебек гражданское право ягыннан гына түгел, ә бәлки татар булганы өчен дә. мөселман булган өчен дә татыйбыз. Безнең телебез кысылган, динебез кысылган Без социалистлар һәр шәхескә хөрлек теләгән кебек, милләтчеләргә дә хөрлек телибез. Шул ук вакыт без һичбер вакыт та милләт буявына буяп эшче һәм авыл халкын үзенең милләттәш байлары, алпавытлары файдасы өчен генә корбан булып, үзләренең икенче кәвемнән булган сыйныфташлары белән дошманлыгына риза булмыйбыз Шуның очен милли автономия идеясе «эшче һәм авыл халкының күзен дин. милләт буявына буяп икенче милләтләрнең эшчеләре һәм авыл халкынцан аерыр өчен генә булса, безгә, туксан тугыз проценты эшче һәм авыл халкы булган татарларга, андый автономия кирәкми». Күренүенчә. Г Исхакый бу очракта милли мән фәгатьләрне сыйнфый мәнфәгатьләргә буйсындырып карый, сыйнфый мәнфәгатьләрнең өстенлеген алга сорә Сыйнфый каршылыкларны ничек хәл итәргә, хезмәт халкын сыйнфый изүдән ничек коткарырга сон'' Монын юлы бер генә корәш. эшчеләрнең, авыл халкының үз азаг лыклары өчен тартыш юлына басуы, дип жавап бирә Г Исхакый «Тартышуда шна табарсыз сез үз хакыгызмы».—дип күрсәтелә «Тан йолдызымның 18 маенда басылган кереш мәкаләдә Г Исхакый әсәрләрендә сыйнфый көрәшнең, тартышуның максатлары ачык итеп күрсәтелә. Бу максатны характерлап «Таң йолдызы» 1906 елның 18 маенда басылган редакцион мәкаләдә «Таниның лозунг асы авыл халкы өчен җир һәм ирек, эшчеләр очен аларнын хакын хаклый торган законнар, эш сәгатен 8 сәгатькә калдыру. эш бәһасен арттыру», дип язды Г Исхакыйның «Тан йолдызын»да басылган башка мәкаләләрендә бу таләпләр тагы да кинәйгелә һәм үстерелә Алар арасында, мәсәлән, завод-фабрикаларны эшчеләр кулына тапшыру, җирне алпавытлар кулыннан алып крестьяннары бирү, забастовкалар ясарга һәм профессиональ берлекләргә оешу мөмкинлеге кебекләр дә бар Максатның ин зурысы хезмәт халкына ирек һәм социализм яулау Г. Исхакый үзенең әсәрләрендә байлар һәм бюрократия золымыннан котылу. ирекле тормыш яулау очен көрәшнен юнәлешләрен дә билгели Алар арасында беренче чиратта яналык тарафдарлары булган яшьләрнең искелек ягында торган картларга каршы көрәше күзгә гашлана Бу көрәш XX гасыр башында ижат иткән күп кенә өдипләрсбезнен игътибары үзәгендә торды Шул характердагы әсәрләр арасында безгә Ф Әмирханның «Яшьләрме яхшы билгеле Бу проблема Г Исхакыйны да читләтеп үтмәде Без моны анын иҗатының башлангыч адымнарында ук күрәбез Ә 1907 елда язылган «Алдым-бирдем» драмасы исә. гомумән, шушы проблеманы ачуга буйсындырылган. Дөрес, бу әсәрдә яңалык белән искелекнең көрәше әле яшьләрнең шәхси бәхетләре өчен көрәше рәвешендә генә г әүдәләндерелә, ул искелекнең гәүдәләнеше булган «аксак хатыннар» дөньясының җиңелүе һәм мәхәббәтнең тантанасы белән тәмамлана. Ә «Тартышу» дигән драма әсәрендә искелек белән яңалыкның көрәше киңрәк планда алына, татар тормышын һәрьяклап колачлый, халыкнын ихтыярын басып торган караңгылык, төгассыблык күренешләренә каршы юнәлдерелә «Тартышу» драмасында да. тагар җәмгыятен тамырдан үзгәртеп кору бөтен Россия күләмендәге революция аша гына, илдә гадел, демократик тәртипләр урнаштыру нәтиҗәсендә генә мөмкин булыр гнгән фикер үткәрелә. «Вакыт, иптәшләр, накыг. ли әсәриен герое Закир, бу сасы куй маеннан аерылырга, күзебезне зуррак ачарга, ки гәчәкне ачыграк күрергә вакыт* Без моңарчы анда бер җәмгыяте хәйрия ачылуына, монда бер мәктәп са тынуына әллә нинди бер зур эш дип карый идек Ул хата Нигез черек булганда ул мәктәптән генә, ул җәмгыяте хәйриядән генә бер ни чыкмый Безгә нигезне тазартырга кирәк» «Тан йолдызымның 1906 ел. 31 август санында басылган «Мөселман нгтифакы»на безнен карашыбыз» дигән мәкаләсендә Г Исхакый җәмгыятьтә экономик интереслары капма-каршы булган сыйныфлар яшәгәндә революцион көрәшнең тукталмаячагын басым ясап күрсәгә. Революцион көрәшнең өченче юнәлеше массалар арасында революцион агарту тше алып бару, аларны тартышка әзерләү «Тан йолдызы» газетасын Г. Исхакый шушы максатны у гәүдә мөһим чара игеп карын, анын битләрендә патша хөкүмәте үткәргән реформалар сәясртенсн ялган асылын ачып сала, дәүләт думасының халык мәнфәгатен яклап бер нн эшли алмаячагын күрсәтә, хакимият даирәләренен погромнар оештырып халык массаларының революцион энергиясен милләтара ызгышларга юнәлтергә тырышканлыгын фаш итә Халык арасында, бигрәк авыл хезмәгчәннәре арасында революцион агитация алып баруда әдип турыдан-туры үзе дә катнаша 1908 елла язылган «Тартышу» драмасының соңгы пәрдәсендә Г Исхакый 1905 07 еллардагы революцион нгзчон геккә йомгак ясый һәм революцион жине- лгән илдә урнашкан iәргипләргә, реакция золымына бәя бирә «һәммәсе бетте, һәммәсе, ш әсәрнең герои тарыннан берсе ачынып Бер ел эчендә никадәр үзгәрү, бер ел эчендә пика top артка китү! Кайда карама анда катылык Газеталар тагы баллар хакында, генералларнган чин алулары хакында яза бантлады Әдәбняг гаг ы кысылды. гаг ы изелде Җәмгыятьләр тагын юк хөкеменә китерелде Кайда карама ап га тенгү, кайда карама анда арестлар, кайда карама анда суд. төрмә, ссылка, каторги, үлем' Бөтен Русия эскәнҗәгә кысылды'» Ләкин, революция җиңелсә дә. нәтиҗәсез булмады Ул татар халкының уянуында үзенең ролен уйнады, хөр. якты дөньяга юл күрсәтте Революция яңадан күтәрс- лер, чәчкән орлык чыкмый калмас, тагы жылы көннәр килер, тагы яңгыр явар, революция чәчкән орлыклардан чыккан үсентеләр ямь-яшел булып жирне каплар. Алда яңа көрәш, яна тартышлар тора. Шулай итеп, автор Россиядә урнашкан реакциягә үзенең бәһасен бирә, ул китергән авырлыкларны ачып сала, һәм, шул ук вакыт, киләчәккә өмет белән карый, яңа революцион көрәшкә өнди. 1905—07 еллардагы революция җиңелгәннән соң Г Исхакый иҗатының яңа этабы — милли позициягә күчү чоры башлана. Дөрес, бу күчеш кинәт кенә булмый Әдипнең 1908—11 елларда ижат ителгән «Мулла бабай» романында, «Тормышмы бу?» дигән әсәрдә, «Сөннәтче бабай» һәм «Кияү» повестьларында, «Шәкерт абый» дигән хикәядә. «Җәмгыять» һәм «Кыямәт» дигән комедияләрдә социал-политик мотивлар инде артык күзгә ташланмыйлар. Аларда, И. Нуруллин әйтеп үткәнчә, гадәти татар тормышы, төрле катлау кешеләренең хәл- әхвәлләре, теләк-омтылышлары, шатлык-куанычлары, кайгы-хәсрәтләре. татарларга хас гореф-гадәтләр тасвирлана. 1911 елда тәмамланган «Зөләйха» драмасында исә әдипнең милли идеягә йөз белән борылып ижат иткәнлеге инде ачыктан-ачык күренеп тора. Л Гайнанова һәм һ Мәхмүтов әйтеп киткәнчә, Г Исхакый бу әсәрендә «Ничә йөз еллар изелеп яшәп тә, телен, динен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен һәм бер үк вакытта рухи батырльп ын күз алдына китереп бастыра» Шушы миллилек позициясенә басуы Г. Исхакыйның 1912 елның 13 июнендә Ф Әмирханга язган хатында да ачык күренә. Бу хатта сүз татар шагыйрьләренең мәҗмугасын әзерләү һәм аңа Тукай шигырьләрен дә кертү турында бара. Г Исхакый фикеренчә. бу шигырьләрдә «татар тормышы аңкып торырга тиеш». («Казан утлары», 1991. № 2, 183—184 б. б.) Г. Исхакыйның иҗади кыйбласының болай үзгәрүен ни белән аңлатырга соң? Монда, мөгаен. 1905—07 еллардагы революция җиңелгәннән сон илдә тантана иткән реакция, патша хөкүмәтенең рус булмаган милләтләргә карата үткәргән ачыктан-ачык шовинистик сәясәте, аларның теленә, диненә, мәдәниятенә каршы һөҗүмнәр үзенең ролен уйнаган булыр. Патша хөкүмәтенең Балкан сугышы вакытында үткәргән сәясәте дә бу җәһәттән эзсез калмады Хөкүмәт тарафыннан татар мәктәпләренә карата алып барылган сәясәт. Буби мәдрәсәсенең таркатылуы да татар зыялыларының игътибарын социал-политик мәсьәләләрдән милли мәсьәләләргә этәрде. Сөргендә вакытта милли-азатлык хәрәкәтендә актив эш алып барган затлар белән аралашу да Г. Исхакыйның милли проблемаларга йөзе белән борылуында үзенең ролен уйнагандыр Милли позициягә күчү өчен Г. Исхакый иҗатының элгәреге этапларында да билгеле бер җирлек әзерләнгән иде. Менә аның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән әсәре Бу әсәр, инде әйтелгәнчә, 1902—1903 елларда мәгърифәтчелек позициясендә торып иҗат ителгән. Әсәрнең башыннан ахырына кадәр авторның милләт кайгысын кайгыртып фикер йөрткәнлеге күзгә бәрелеп тора Әдип үзенең сыйнфыйлык рухы белән сугарылган «Безнең мәсләгебез һәм милләт» исемле мәкаләсендә милли таләпләрнең эчтәлеген ачып: «Безнең татарлар үзләренен телләрен рус теле белән бер дәрәҗәгә килүен, безнең дә үзебез кирәкле нәрсәләргә правобыз булуын, мәктәпләрдә үзебезнең телдә укытуны, кирәкле законнарның татарга татарча язылуын телибез». — дип яза Ә «Таң йолдызы» үзенең беренче санында (1906, 18 май) басылган баш мәкаләдә газета «Татарларның милли вә дини эшләренең тәмам үз кулларына керүенә тырышачак, шуларны мәйданга чыгару өчен тартышачак»,—дип белдерә. Кабатлап әйтәм. «Таң йол- дызы»н да бу таләпләр әле сыйныфлар күзлегеннән чыгып яктыртыла. Революцион демократик позициядә торып язылган «Тартышу» драмасында да (1908 ел) шулай ук милләт идеясе, аның уянуы өчен көрәш идеясе күтәрелә. 1911 елдан соң ижат иткән әсәрләрендә инде бу идея әдипнең иҗади кыйбласына әйләнә 1913 елда Петербургта Г Исхакый нәшерлегендә һәм мөхәррирлегендә «Ил» исемендә татарча иҗтимагый-сәяси газета чыга башлый Газетаның идея юнәлеше һәм эчтәлеге Г Исхакый тарафыннан билгеләнә һәм миллилек рухы белән аерылып тора «Милли тойгы мәсьүлиятен хис итү,—дип күрсәтелә «Илмнея 1913 ел. 28 ноябрь санында,—безгә эшләргә, хәл итәргә куша, көчләп-көчләп куша, безне генә түгел, бөтен зыялыларыбызны куша» Газета битләрендә татар тормышының.торле яклары киң яктыртыла. «Таң йолдызы» битләрендә Г. Исхакый милли идеал мәсьәләсен дә күтәрә Бу турыда сүз йөртеп ул, мәсәлән, «Әдәбиятыбыз мәйданга чыгар-чыкмас аның беренче эше һәм дә уйлап, план белән түгел, үзеннән-үзе килеп чыгып эшләнгән эше, табигый бер хәрәкәтне әдәбиятыбызга максатка әйдәүче идеал тәгаен итү булды Ул аны газеталар, журналларда үзен мөзәкарә, мөнәзарәләр соңында гакыл белән уйланып, машыйкъ белән үлчәп бу кирәк, бу кирәкми юллары белән түгел, тагы ук табигый юл белән, ин .тересе милли йөрәк белән генә хәл итте дә куйды Ул идеальда бел бер халык, бер милләт» («Ил». 1913. 14 ноябрь) Бу миллилек позициясе, уй фикерләрне милли идеалдан чыгып йөртү Г Исхакыйнын «Ил»дә басылтан башка мәкаләләрендә, ул ябылгач «Сүл» газетасында дөнья күргән язмаларында, әдәби һәм публицистик әсәрләрендә тагы да үстерелә һәм нигезләнә. Анын 1917 елда Ф Әмирхан рәислегендә үткәрелгән банкетта ясатан чытышы бу үсешне йомгаклау рәвешендә әйтелгән сүзләр булып яңгырый. 1905 елгы революциядә, дип белдерә Г Исхакый бу чыгышында, без сыйнфыйлык байрагы астында бардык, хәзер исә милли байрак астына басарга тиешбез Ләкин бу -безнең демократиягә хыянәт итеп, буржуазиягә сатылуыбыз. дип каралырт а тиеш түгел Чөнки хәл үзгәрде Безне бүып торган самодержавие җимерелде һәм безнең бурыч хәзер «шул хәрабәнен урынын чүпләрдән арчып, анын урнына милли мәдәният иҗат итү. милли рәфаһидәт (ирек) торгызудыр». 1905 07 елгы революция җиңелгәннән сон акрынлап сыйнфый позициядән милли позициягә күчү, әйтер!ә кирәк, бер Г Исхакый!а гына хас нәрсә булмады Бу татар демокра!ик ингеллигснциясс вәкилләренә хас гомуми күренеш иде Бер генә мисал 1914 елда «Ая» журналында Ф Әмирхан «Олуг милләтче тугырысын- да кечкенә бер хатирә» дитән мәкалә бастырды Анда сүз күренекле җәмәгать эшлсклссс И Гаспралының 1906 елда Петербургта мөселман съездында ясаган бер чыгышы турында сүз бара Безнсн арадан бер иптәшебез (сүз сыйнфый позициядән торган революцион рухлы татар яшьләре турында бара), дип яза Ф Әмирхан үзенен мәкаләсендә, съездны әиләп баручы милләт зшлеклеләрен гаепләп бик ачы сүзләр әйтте. Моңа каршы И Гаспралы «Углым. дип белдерде. сез яшьсез, тәҗрибәсез сез. Шунлыктан кирәгеннән аргык кагы гайбарәләр истин, мал игәсез... Сезнең кеби кызу рухлы яшьләребез милләткә хезмәт итеп, аның мәдәни дәрәҗәсен үстерсәләр, ул вакытта без сыйнфый ихтнляфлар (каршылыклар) тугрысында сөйләшербез, фикер йөртешербез Мәдәнияте юк бер милләтнен промышленносте була алмый, шулай булгач әле сыйнфый низагларга да иргә. Безнең бу көше Вазыйфабыз әле мәдәни үсүдән вә шуңар юллар әзерләүдән гыйбарәт Аннан com ысы бездән соңгылар карарлар» (Әдәби мирас. 1 китап Казан, 1991. 23 б). Бу карт гагар милләтчесенең позициясе. Ф Әмирхан исә ул вакытта әле сыйнфый тык һәм революцион көрәш позициясендә тора Ә 1914 елда, бу мәкаләсен язганда, ул инде И Гаспралының үзенә дә. анын бу карашларына да ихтирамын, аңа теләктәшлеген белдерә һәм үзенең дә шушы позициягә күчеп фикер порта башлавын күрсәтә Инде күргәнебезчә. Г Исхакый да бу елларда шушындый ук фикри эволюция кичерә һәм милләт кайгысын кайгыртып яза башлый, милләтне, анын гелен. мәдәниятен саклау идеясен күгәрә Ул милли һәм дини изүне гаепләп чыга, патша чиновникларының, миссионерларның татар халкына карага үткәрелгән ерткычлыкларын фаш итә. мнлли-колониаль изүнең, шуның бер күренеш булган көчләп чукындыруның фаҗигале нәтиҗәләрен ачып сала Бу яктан аның «Зөләйха» исемле драмасы аерым урын алып гора Төрле кыерсыту ларның, иң авыры физик җәбер түгел. ө рухи җәбер, рухи бот аулар Зөләйха 25 ел төрмәләрдә угыра, каторгада була. Себерен лә күрә, андагы җәбер-золым турында ачынып сөйли «Бик күп нәрсә күрдем, ди ул Ләкин иректә күргән начарлыкны төрмәдә күрмәдем Ниләр булмады, нитәр баштан кичмәде. Кыйналдым, мы скыл ителдем, суктырылдым Бөтен тон җәзаларын күрдем Ләкин моңдагы кебек, иректәге кебек, күңелемә каравыл куймадылар Теләгәнчә намазны укыдым Телә!өнчә рузамны тоттымГ. Исхакыйнын «Зөләйха» дан соң иҗат ителгән әсәрләрендә һәм публицистик язмаларында инде беренче планга гурыдан-туры милләт язмышы, анын бүгенге хәле һәм киләчәге калкып чыта -Чаткыбызның осте-башы бетен, ашыгуы иркен, йөте-күзс күркәм, кос җыры көчле, йөреше-барышы тутры иттереп Күрәсебез килү, дип белдерелә «И т»нен беренче санында, бетне тур мәсьүлиятле «Ил» пиенә җилкәбезгә алырга мәҗбүр итте Милли тойгыбыз шул хәрәкәттә бергә булырга, тарих көпчәге әйләнгәндә аның (милләтнең Я Ал алга габа атлавы өчен тырышырга, үтешергә, гар1ышыр>а безне дә кушты- («Ил», 1913. 22 октябрь) Газетаның шушы ук санында басылтан «Матбугат» исемле мәкаләдә I Исхакый татар матбугаты алдында торган бурычлар турында сүз алып бара «Матбугат на цапфасының нн авыры, иң изгесе, дин яза ул анда, милләт ипләре» Милләткә хезмәт игү анын фикерсичә. матбутат эшчәнлеген бәяләүдә ни төп үлчәм бу нан юра Милләтне саклауның мөһим шарты, Г Исхакый фикеремчә, милли үзенчәлекләрне. милли мәдәниятебезне саклау «Безнең халкыбыз, мәдәниятебез.— дип яза ул «Ил» дә урнаштырылган «Элек һәм хәзер» дигән мәкаләсендә (1913 ел. 14 ноябрь).— элекэлектән фарсылык һәм гарәбилек басымын тоеп яшәде Ул йөрәге белән черегән фарсы, мөнкарыйз булган гарәп белән таза төрек, нык татар арасында уйда, фикердә, планда һичнинди бертөрлелек булмавын аңлап, үз юлына, үз төркилеге юлына басты һәм милләт буларак үзен саклап кала алды. Милли үзенчәлекләрне саклауда аңа милли тойгылар, милләт идеалы гаяныч булды. Хәзер безнең милли бөтенлегебезгә, милләтебезнең асылына Аурупадан килә торган яңа куркыныч яный Бу Ауропаның әдәбияты, театры, фәлсәфәсе, музый- касы. фәне, сәнәигъ нәфисәсенә. техникасына, экономиясенә ияреп килә торган агу - фәхешлек, рухи пычраклык, әхлаксызлык һәм һәрнәрсәне, шул хисаптан кеше намусын да. сату-алу объектына әйләндерү. Болар безнең борынгыдан килә торган әхлакый ныклыгыбызны кырыеннан кимерәләр. Без моңа юл куймаска, әхлакый сафлыгыбызны, рухи бердәмлегебезне җимерергә ирек бирмәскә, милли үзенчәлекләребезне саклап калырга тиешбез» Әдип фикеренчә. татар халкы мондый көчкә ия һәм ул үзенен мәкаләсен: «Идел буенда гарбтән алып килә торган икенче туфанда батмаслык көч бар»,— дип тәмамлый Милләтнең бөтенлеге, башка милләтләр арасында хөрмәткә лаеклы булып яшәве мәсьәләсенә Г Исхакый үзенең публицистикасында кат-кат әйләнеп кайта «Без,—дип яза ул «Ил»нең 1914 ел, 5 февраль санында.— хәзер үзебезнен киләчәк өчен тырышырга, пакь мәдәни бер милләт булып яшәргә хакыбыз бармы- юкмылыгын тикшерә торган бер имтихан алдында торабыз. Без үзебезнең татар дөньясы алдында гына, мөселман голә.масынын матбугаты алдында гына түгел. Россиянен эфкяр гомумиясе. Россиянең матур пакь интеллигенциясе алдында имтихан тотабыз» Әдип татар халкының бу имтиханны тота алуына, пакьны пычрактан аера алуына, сәяси тәрбиясенең югарылыгына, милли рухны саклый алуына ышанып фикер йөртә Шул ук вакыт ул халкыбыз арасында милли горурлык тәрбияләүнең мөһим икәненә дә басым ясап үтә һәм милли талымсызлыкны гаепләп чыга Күргәнебезчә, Г Исхакый милләт кайгысын кайгыртып, анын башка халыклар арасында дәрәҗәсе турында кайгыртып, татар халкының киләчәктә дә милләт буларак яши алуы, анын мәдәнияты үсеше турында кайгыртып фикер йөртә Революцион 1917 елга ул шушы позициядә торып аяк басты һәм татар халкының милли-азатлыгы өчен көрәшүчеләрнең алгы сафында торып эш итте. Ул мөселман корылтайларының эшендә актив катнашты һәм аларнын эшчән- легенә идея юнәлеше бирүчеләрдән булды Бу корылтайларда кабул ителгән карарларның күбесе анын кулы белән языла. Милли азатлык өчен көрәшкә басарга чакырып Г Исхакый ялкынлы чыгышлар ясый, вакытлы матбугатта мәкаләләр бастыра. Ул башта татарлар арасында зур яңгыраш тапкан, «милли- мәдәни автономия» идеясенең тарафдары була һәм аның концепциясен әзерләүдә актив катнаша 1917 елның азагында «Милли мәҗлес» оеша. Г Исхакый аның эшендә шулай ук актив катнаша «Милли мәҗлес» рамкаларында милли-тер- ригориаль автономия һәм «Идсл-Урал штаты» идеясе калкып чыга Г. Исхакый бераз икеләнүләрдән сон бу идеяйе дә кабул итә һәм «Идел-Урал штаты» лозунгысы астында татар халкының милли үзбилгеләнүе өчен жәелдерелгән көрәшендә актив роль уйный. Г. Исхакыйның бу эшчәнлеге милләтчелек дип бәяләнде һәм бу бәяләмә бер өрәк рәвешендә аның иҗатын һәм эшчәнлегсн каһәрләү максатында кулланылды Дөресен әйтергә кирәк, бу эшчәнлек, бу иҗат, чыннан да. милләтчелек рухында иде Ләкигг аны каһәрләргә урын юк Милләтчелек— ул үз милләтенең, анын киләчәге, теле һәм мәдәнияты турында кайгыртып эш игү. Бу Г. Исхакый эшчәнлегенә дә хас нәрсә булды. Бездә милләтчелекне еш кына шовинизм белән тәңгәлләштерәләр. Әмма милләтчелек ул шовинизм түгел Анда башка милләтләргә карата өстен карауның, башка милләтләр өстеннән хакимлек итәргә тырышуның мыскалы да юк. Г Исхакый иҗатында да шовинизмга хас мондый сыйфатларның эзе дә күренми. Бөек әдипнең әсәрләрендә һичнинди милли чикләнгәнлек юк Ул рус халкына да, аның мәдәниягына да ихтирам белән карый, руслар белән татарлар арасында мөнәсәбәтләрнең нормаль булуын канәгатьләнү хисе белән күрсәтеп үтә. Г Исхакыйны милләтләр арасына чөй кагуда, татар халкына башка милләтләр арасында өстенлек даулауда гаепләү- бары уйдырма гына. Гали Акыш үзенең истәлекләрендә күрсәткәнчә, ул коммунизмны җимерүне дә максат итеп куймады. Анын төп максаты «Идел-Урал халыкларының һәм. гомумән, рус булмаган халыкларның үзбилгеләнү хокукын яулап алудан гыйбарәт иде» (Нуруллин И Әдипнен соңгы көннәре -Шәһри Казан». 1992. 12 февраль) Г. Исхакый милләтчелегенең асылында татар халкының милләт буларак яшәеше мәсьәләсе ятты. Ул үз халкынын бөтенлеге, иминлеге, тормышын үзе теләгәнчә кору мөмкинлеге турында уйлап ижат итте, шуның өчен көрәште. Ул милли телнең, милли мәдәниятнең яшәеше турында кайгыртты, моның юлларын эзләде. «Мин. дип язды ул соңыннан.- бөтен гомерем буена төрек-татар халкынын бәхете. иркенле!с өчен көрәнлем Тәңре сезләртә ватаныбыз Идел-Урал азатлыгын күрергә насыйп итсен» («Казан утлары». 1991. №5. 161 б). Ул бу көннең килүенә ышанып яшәде Үз халкынын бу азат киләчәгенә ышанычын Г Исхакый 1933 елда эмиграциядә язылган -Идел-Урал» дигән хезмәтендә кабатлый. «Русские.—дип яза ул анда, привыкшие в течение столетий властвовать над всем и национальностями бывшей России, до сих пор еще. несмотря на тяжелые уроки истории, нс могут отказаться от мысли быть господином над «инородцем» Но они жестоко ошибаются Российская революция сше нс закончена Большевики в этой революции являю гея только одним из переходных этапов ее Эта революция, имеющая в настоящее время своим основным содержанием именно национальный вопрос, может быть закончено только радикальным разрешением национального вопроса в бывшей России и окончательным освобождением народов, борящихся за свою независимость. Если великая французская революция принесла национальное освобождение народам запада Европы, го российская революция принесет освобождение народам востока Европы» (Исхаки А «Идель-Урал Париж. 1933. с 62) Әдип бик ерактан күрә белгән Рус империясенең совет чорында! ы гәүдәләнеше булган СССР инде таркалды һәм күп кенә халыклар үзләренең милли бөйсезлегенә ирештеләр Әмма кереш дәвам игә. Россия федерациясенең идарәче даирәләре кысылганрак рамкада булса та империяне саклап калырга тырышалар Әмма корәш. Г. Исхакый билгеләп үткәнчә. Европаның көнчыгышындагы барлык халыкларның милли бәйсезлсгс яулап алынганчы дәвам итәчәк'