Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИМАН НУРЫ

Замана тәкъдим итә. дустым, замана... Бакый Урмаиче Әле өйләнешкән генә еллары. Хатынын әниләренә күрсәтер!ә алып кайткач. язгы урманда хозурланып йөриләр, имеш Шунда көпә-көндез бүреләр һөҗүм итмәсенме. Көпә-көндез бит. көпәкөндез' Ничек тә сөеклесен саклап калырга омтылып, бер күсәк алып, бүреләр өстене ташлана... Юк. тугыз-ун елдан сон буган. Әнә бит кызлары, энесен җитәкләгән дә, чыр-чу килеп аланда җир җиләге җыеп йөриләр Аланы шау чәчәктән генә тора лабаса Бу имәннәрне, бу аланны майлы буяу белән язсаң. хәйран гына картина килеп чыгар иде бит, ой* Ул арадан каяндьут дәһшәтле болытлар агылып килә дә кояшны бөтенләй үк томалый шау чәчәктәге алан да. чыр-чу килгән балалары да күздән яза Ага газиз балаларын кот кармак булып талпына Әмма ни сәбәпледер кузгала гына алмый Икс кулының берсен до кыймылдатырлык хәле юк икән ләбаса. Шуннан хатынын ярдәмгә чакырып сөрән салырга азап лана тавышы чыкмый Әнә шулай гасабиланып, өзгәләнеп, йөрәксенеп, иза чигеп ятканда, бар көчен җыеп, күзен ачу бәхетенә ирешә Әмма күз кабакларына кургашын койганнар диярсең, шундук ябыла Бер мизгел эчендә ул янында утыручы хатынын да. аның назлы йомшак бармаклары белән үзенең чәчен аралаганын да. үзенә төбәлгән мәрхәмәтле күзләрендә! с мөлдерәмә күнел газабын да шәй тап өлгерә Әһә. ишеткән икән, ярдәмгә килеп җиткән икән Сөекле хатынының өзгәләнү катыш сөенеч тулы тавышы гүя бнк-бик ерактан килеп рәссамныц колагына бәрелә Күзен ачты! Кызым, әтиегез күзен ачты! Йа раббем' Берәүләр әнә шулай. Горький урамындагы травматология клиникасында үлем белән тартыша, авыруның хатыны, улы белән кызы, туган-тумачасы ут йота, пичек кенә хәлен җиңеләйтергә белмичә иза чигә Икенчеләре исә махмырлан башлары авырткан килеш газета караштыра Кыйммәтле папиросын авызында әвәләп, чандыр гәүдәле бәндә Теге мулла малаена һаман некролог бирмиләр бит олс. дип сөйләнә Эрерәк гәүдәлесе - Ашыкма, дускаем, сабыр төбе сары алтын Некрологтамыни хнкмәг. анысының булмавы да ихтимал Дөмектерүебез хак булсын, дип. корт өтешер гә тотына Хаҗга озатып куюбыз хак нндс анысы, хак Язмас моннан сон чалмалы ишан портретын Мәчетләрдә язмас Россам Хәнәфи Нәфыйковны 1987 ешын 12 яюзендә, кичке якта, өенә кайтып барганда сагалап торып, ниндидер явыз шшт.че бәндәтөр миңгерәү тетәләр. аннары җиңел машина!а салып, аула:рак урымта iuini ташлый lap. тәмам зшен бетерер!ә ниятләп, янә дә өстиләр итә.тер, таптыйлар. «.ыталар Кояш ярыйсы ук югары күтәрел!вч.кәҗә сукмагыннан кибеткә баручы үткен күзле бер яшь җилкенчәк аны күреп ала. телефон-автоматтан ммлипшпә хәбәр итә Әмма тикшерү органнарының әллә ни исе китми бу фаҗигагә Кирәк булса, казынырлар иде, чокчынырлар иде һич кенә дә тапмый калмаслар иде вәхшилек кылучы җинаятьчеләрне. Тик инде әйткәнне эшли, кушканны тыңлый торган чиновникларга сәнгать әһеленең хаҗәте бармыни соң?! Милли сәнгатең булды ни аларга, булмады ни Җитмәсә бит әле «рядовой художник», бернинди «почетный званиесе» дә юк. Аның хакында кузгатылган «эш» белән күпме генә чиләнсәң дә, түрәләрдән рәхмәт сүзе ишетмәссең, погоныңа йолдыз өстәмәсләр... Аянычлы хәлдән Хәнәфине газиз хатынының тырышлыгы, уңганлыгы коткара Табиблар биргән даруларга артык ышанып җитми Лениза ханым, өйдән балдырпрополистыр ташый. Бакый абзыйларга барып, мумие алып килә. Кайсын эчереп, кайсы белән чигәләрен уып, җәрәхәтләренә сөртеп, ирен акрынлап кына булса да сихәтләндерүгә ирешә бичаракай. Яраса, җанын ярып бирергә әзер торган асыл затның тырышлыгы белән үлем хәлендәге кеше тәмам аякка баса. Хәнәфи (Канәфи) Нәфыйков Татарстанның Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында яшәүче Абзалетдин абзый гаиләсендә 1938 елның 15 ноябрендә дөньяга килә Гәрчә рәсем ясауга кече яшьтән күңеле ятса да, шәһәр балалары кебек, сәнгать мәктәбендә тәрбияләнү, әлбәттә, насыйп булмый аңа. Колхозда аз-маз эшләгәч, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Казанга килеп эшкә урнаша: хәлдән килгәнчә бизәү-матурлау эшләрен башкара. Сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, 1962 елны Ташкентның театр-сәнгать институтына барып керә. Спектакль бизәү һөнәренә өйрәнеп, махсус югары белем алып кайтса да, «Түләк белән Сусылу» операсына багышлаган диплом эшен хупласалар да, яшь рәссамны татар театрына эшкә алырга алай атлыг ып тормыйлар. Театрларда эш булмагач, Сәнгать училищесына укытырга керә яшь рәссамнарга сәнгать серләрен ачуда ярдәм итә. Шул дәвердә аны бер уй бик нык борчый: нишләп әле авылдан яшьләр аз килә? Татарның рәссамнары бит аның, башлыча, авылдан чыга Ул үзе дә авыл баласы Күңеле белән бүген дә авылда яши, иҗади сәфәрләргә чыга. Кайсы гына төбәккә юлы төшмәсен, нинди генә кала яки салага барып чыкмасын, иң әүвәл мәчетне эзләп таба, аның рәсемен ясый Манарасы да сакланган очракта ул аны пастель белән кәгазьгә яисә картонга зур иттереп, матурлап ясап куя «Авылым мәчете» (1983). «Әҗем мәчете» (1983). «Судактагы борынгы мәчет» (1984) һ. б. Ул чагында һөнәрдәшләре көләләр генә: әйдә, әйдә, музейга сатып алмаслармы, дигән булалар. Үзенә бүтәннәрнең, бигрәк тә җитәкчеләрнең бераз кимсетебрәк карарга маташуын адым саен сизеп гаҗәпләнсә дә, бирешми Хәнәфи, вакытын әрәм итмәскә тырыша. Ихтимал, көн саен ни дә булса эшләргә кирәклеген сизү, бер жанрдан арыган арада, ял итү сыйфатында, икенчесендә көчне сынап карау чире ана озын гомерле Бакый ага Урманчедан йоккандыр. Ташкентта институтны тәмамлагач, Казанга сәфәр чыгар алдыннан аңа Һади Такташның талантлы улы - сәнгать фәннәре докторы Рафаэль Такташ мөрәҗәгать итә: аксакалга әманәт тапшыруын үтенә Хәнәфи, Казанга кайту белән. Урманченын өен эзләп таба, әманәтне тапшыра. Шул килүдән киң күңелле даһи рәссам белән дуслашып ала, акрынлап аның иҗатына күз сала, эшләү ысулын өйрәнә. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, диләр бит. Хәнәфиебез дә үзенең сәләтен, хәйран үзенчәлекле рәссам икәнен төрле жанрда күрсәтә. Бердән, шактый спектакльгә декорацияләр эшли: «Мария Стюарт» (1969), «Түләк белән Сусылу» (1973). «Шүрәле» (1975), «Тукай» (1976). «.Алтынчәч» (1976), «Сармат кызы Сәринә» (1986) һ. б. Әле хәтта Мәдәният институты шәкертләре әзерләп яткан спектакльдән дә йөз чөерми — бушлай гына һәйбәтләп бизәп бирә һәм. шул рәвешле, булачак режиссерларның күңелләрен үсендерә. Хәер, күргәзмәләрдә ул ун-унбиш ел буена театр рәссамы буларак катнашып килә. Рәссамнар берлегенә дә нәкъ әнә шул өлкәдә ирешкән уңышлары өчен кабул ителә. Үз халкыңа фидакяр хезмәт күрсәтүнең төрле юллары бар, моның мөмкинлекләре чиксез. Сәнгать әһеле мәсьәләне үзенчә хәл итә. Әмма шунда да әле үзенең сукмагын салырга омтыла. Ихтимал, батырлыкка аны милли каһарманыбыз Батырша этәргәндер Бик ихтимал Чөнки моңарчы тарих тузанына күмелеп яткан (1984 елда, әлбәттә, Җәмит Рәхимевнең бер сүз белән генә афәрин дип бәяләрлек романы булмый әле) гүзәл бер сәхифәне ача. һәм соклануы тышка бәреп чыга — татар халкының каһарман улына мәдхия җырлый, Батыршаның образын иҗат итә. Хәнәфи Нәфыйковны даһилар исемлегенә теркәмәгән тәкъдирдә дә гаять күркәм бер хәлне әйтми үтү килешеп бетмәс: халкыбызнын үзаңын үстерү максаты белән, аның күзен ачарга омтылып, «Ач күзеңне, кардәшем, күр әнә безнең ата-бабаларыбыз нинди булган!»—дип, моннан 15 — 20 ел элек үк көрәш мәйданына а гылып чыга, береннән-бере гүзәл вә камил әсәрләр ижат итә Ә инде бүтән һөнәр ияләре көрәшкә ябырылганда ул алар сафында була 1991 елда татар халкынын мөстәкыйльлеген даулап бер төркем ватандарлар Ирек мәйданында ачлык игълан иткәч, ул аларга. ичмасам бер куышлары булсын дип. үзенең палаткасын китерел бирә, эчәрләренә су ташый — әнә шул рәвешле үзенен теләктәшле) сн белдерә. Бүгенге көндә исә Нәфыйков дөньянын төрзе почмакларында яшәүче татар рәссамнарын милли тәшкиләткә туплау, аларнын ижатын өйрәнү, күргәзмәләр оештыру дәрте белән яна Кызык хәл инде ижат иясе еш кына кайсы темалар күнелен жәлеп иткәнен үзе дә тәгаен әйтә алмас иде. Театрга декорацияләр ипләгәндә үк тарихи сюжетларга күбрәк игътибар итә. ешрак юлыга, яратыбрак эшли Хәнәфи Әнә шул мәхәббәт, нәкыш өлкәсендә активлашып киткәч тә. үзен бик нык сиздерә Ә инде гора-бара бу тематика аны бөтереп ала. уига-сулга карарлык вакытын калдырмый, яшәвенең максатына әверелә Тарихи темаларга юлыккач, рәссамның ижат офыклары киңәеп китә, халыкка игелекле хезмәт күрсәтү очен мөмкинлекләре арга Тарихка мөрәжәгагъ иткәндә рәссамның үзенең укымышлы, зыялы булуы ярдәмгә килә Ул тиз арада үзенә кирәкле вакыйгалар тасвирланган материалны эзләп таба, мәгълүмат туплый, төрле чыганакларны чагыштырып карый, галимнәр белән аралаша, ин әүвәл үзе өчен тарихи дөреслекне тәгаенли-ачыклый. ныклап үзләштерә Фәкать шуннан сон гына үзенчә иң зур әһәмияткә ия булырдай бер теманы санлап алып, шуны ышандырырлык итеп сәнгатьчә яктырту мәшәкатенә башы-аягы белән кереп чума. Рәссамның иҗатында Болгар темасы лаеклы урын алып тора «Шомлы гөн» (1973). «Бол)ар урамы» (1975). «Ага Базар» (1976). «Болгарда сакта» (1976). «Болгар чүлмәкләре» (1984), «Болгарда чуен кою» һ б Казан ханлыгы темасы да татар жанлы рәссамның игътибарыннан читтә калмый Халкыбызның горурлыгы булган илаһи зат Сөембикәнең газаплы язмышын тасвирлау аның өчен изге бер эшкә әйләнә. Тирән эчтәлекле картина «Сөембикәнең иленнән сөрелүе» дигән әсәрне 1978 елла язганнан соң автор үзе һич тә күңелендә канәгатьлек хисе тапмый һәм эшен янә дә ун ел буена дәвам иттерә Гәрчә композициягә әллә ни сизелерлек үзгәреш кертмәсә дә. картинаның яңа вариантларына матур-матур бизәкләр өсти, персонажларның сурәтләрен камилрәк итеп язып чьпа. Идел өстснә ябырылган дәһшәтне ачыграк сурәтли, тәгаенләш терә, суның төсен үзгәртә төшә, әнә шундый «вак-тояк»не өстәү нәтиҗәсендә үз алдына куйган максатына ирешә әсәрнен ышандыру көче бермә-бер арга. Тамашачының мәхәббәте авторны яңа киндер язуга рухландыра Бу юлы рәссам ханлыктан ваз кичүгә, нленнән-халкыннан аерылуга, киләчәктә кол булып яшәүгә дучар ителгән ханбикәне бәхилләшү мизгелендә мәңгеләштер*) Илаһи зат Сөембикә үзенен бердәнбер улы һәм кәнизәкләре белән бергәләшеп Ходайга ялвара, дога кыла Автор өле үзенең бу эшеннән канәгать түгел, камиллеккә ирешү беркайчан да. беркемгә дә алай тиз генә килми бугай Әмма әсәр әлеге хәлендә дә гаять нык дулкынландыра ’ Улы Раминнын рәссам булып китүенә шактый гомер ышанып жнгми Хәнәфи Әтисе ижатына Раминнын һәрвакыт тәнкыйгь күзе бәдән каравы, лнын бүгенге көндә дә реализм калыбыннан читкә авыша алмавын тәнкыйтьләве тикмәгә булмаган икән Шифаханәдән кайткач, рәссамны коне-сәгатс белән дачага алып китәргә ниятлиләр. Әмма Хәнәфи моңа ризалыгын бирерлек хәлдә булмый Ак га дими, кара да дими Иртән гору белән хатыны ашыкмый-кабаланмый гына түрдәге креслога и лтеп утырта аны Кара, бигрәк жайлы икән ләбаса бу түрдәге кресло Бапгны артка салып, бөтен гәүдәң белән сузылып утырасын ла. оеп китәсең. Егылып-шуып төшүдән һич куркасы түгел култыксалары ышанычлы, нык Моңарчы Хән.гфннен һичбер вакыг бо лай җәелеп утырганы булмагандыр Сәнгать лиле эш диде шәһәр белән авы г арасында. Академия геатры белән Союз арасында чапты да чапты дөнья куды Х*»ер. якты күздә остаханәсеннән чыкмыйча, яна спектакльләргә декорацияләр хәстәрләде, аннан бушаган арада вакытның кадерен белеп кенә картина ягарга гырыгнгы Ягып утырган жирен остаханә димәсен хәтере калырлык кына иркен остаханә хуҗалары. бәхетле рәссамнар мне беткән әсәрләрен киндерләрен, кыса тарын куен торсын өчен генә бүлеп алынган, үзе тәбәнәк, үзе тар. нәкъ тавык кетәгенә тик бер чарлак почмагы шунда Йокылы-уяулы хәлдә, берни уйламыйча, башын артка ташлап, күзен йомып утырганда авыру илаһи бер ләззәт кичерә, һай. рәхәт икән шулай оеп утырулары!.. Шушы халәтендә бер сәгать утыргандырмы, ике-өч сәгатьме — анысын ул әйтә алмас иде. Ихтимал, кичкә хәтле һичбер хәрәкәтсез утырган булыр иде. тик менә бер мәлне күзен сызык кына ачкан арада каршысында ук утыручы улын шәйләп ала. Тукта, нишләп монда утыра әле егеткәй? Гәпләшмиләр бугай лабаса? Әһә. алдына этюднигын куйган түгелме9 Подрамникка киндер тарттырып. әтисенең сурәтен язып маташа бугай бит! Әнә. буягычын хәйран җилле йөртә, якын затының. яраткан кешесенең кыяфәтен мәңгеләштереп азаплана. Иркен сулап. Хәнәфи тагын татлы оюга бирелә. Әмма шунда ук дерт итеп сискәнеп куя Тукта, нишләп үләргә ди әле? Әнә ич Рамины олы киндергә сурәтен язып яга Рәссам ич инде ул егеткәй, бер дә бүтән түгел! Хәнәфи үзе дә рәссам лабаса Улы аның һөнәрен үзләштергән, әтисе җиңел генә үлеп китсә, кем бирер бу егеткә киңәшакыл’ Ю-у-ук. агай, ансат кына оерга, мәшәкатьле-ызгышлы дөньядан китәргә һич хакың юк синең! Хәнәфинең үз һөнәренә яңадан кайтуы, рәссам мәшәкатьләренә кабаттан чумуы әнә шушы мизгелдән башлана. Улыннан альбом китерттерә һәм утырган җайга гына шул альбомның ак битеңә йомшак карандаш белән ипләп кенә сызгаларга тотына Каршындагы диварга эленгән, үзе үк сәламәт чагында майлы буяу белән язган нәркисләрнс—тын табигать күренешен сызгаларга тотына. Карандаш тоткан уң кулын ватман кәгазь өстеннән йөртүе торган саен кыенлаша бара Хәле-егәре кимегәннәнкими. Ләкин рәссам үзенекен итә, үҗәтләнеп, теше- тырнагы белән тырмашып булса да «эшләргә» тырыша. Иң ансаты бакчада бал кортлары, умарталар белән мәш килеп яшәү булыр иде. Тик инде ул чагында кан дошманнарың, башына ук житмәсәк тә, кешелектән чыгарганбыз икән үзен, рухи үлемгә дучар иткәнбез икән, дип сөенерләр иде Юк шул менә, бик сөенми торсыннар әле! Рәссамнар исемлегеннән ансат кына сызып ташламасыннар әле! Өр-янадан эшкә өйрәнер Хәнәфи, бөтен кыенлыкларны җиңәр, авызы тулы кан булса да кеше алдында төкермәс - тегеләрне сөендермәс! Киресенчә, бар куәтенә тырышыр, бер ел үтәрме, ике елмы—тик абзагыз элеккегедән көчлерәк рәссамга әйләнер, ул ижат иткән картиналар халыкның мәхәббәтен яулап алыр!. Уйлаганы раска килә рәссамның. Тик ул арада күңелен үстерерлек бер хәл дә булып ала. Киров районындагы сазлыклар янына салынган биш катлы йортка алтынчы кат өстәп, шунда яшьҗилкеичәк рәссамнарга остаханәләр бүленә. Нәфыйковка, син театр художнигы, дигән сылтау белән, гәрчә нәкыш өлкәсенә ныклап кереп барса да. остаханә бирмиләр Исемлектәге бәхет ияләре, әлбәттә, ризалашалар, саз ерып булса да, барып урнашалар Тик арада Хәнәфине ифрат якын күреп йөргән берәү транспор- тсыз-нисез җиргә йөрүдән Нәфыйков файдасына баш тарта. Бу юлы түрәләр дә һич каршы килмиләр- әйдә, таякка таянып, шунда йөреп карасын әле җәһәннәм читенә, бик тиз шөрепләре бушар, әллә ни майтара алмас, диебрәк фикер йөртәләр бугай Хәнәфи өчен бу әйтеп бетергесез бәхет була. Көне-сәгате белән гпунда барып урнаша. Зарлана димени гомер буена эшләр жире булмаган профессионал рәссам! Шактый араны ашыкмыйча гына җәяү уза. әллә кайлардан үзенә елмайган сыман тоелган иләмсез озын таш йортның алтынчы катына сабыр гына, култыксага тотынатотына менә, ходайның һәр бирмеш көнендә эшләргә йөри, шунда омтыла Ел әйләнәсендә беркемнең күзенә күренми Хәнәфи, һәрхәлдә, рәссамнарның җыелышына да барып йөрми, остаханәсенә дә берсен-бер чакырмый. Аның янына фәкать якын дуслары гына килгәли. һәм рәссамның яңа эшләрен, сюжет өстендә баш ватуларын, эзләнүләрен, бүтән төрле иҗат газапларын шулар гына күреп сөенә, авторның күңелен үсендерә, көч бирә һәм дәрт өсти. Яна язылган картиналарның күбесендә безне бар кылган табигать анабыз гүзәллеге сурәтләнә. Биредә шунысын әйтеп үтәргә кирәк: габигать күренешләрен сурәтләгәндә Хәнәфи игътибар үзәгенә төсләрнең үзара мөнәсәбәтен куя. Әйтик, аның агач яисә куагы тоташы белән бер ябалдаштан торган сыман тоела Рәссам һәр яфракны аермачык язу белән мавыкмый, гомумән, әйберне әллә ни тәфсилләп бирми, бәлки төсләрнең үзләрен сөйләтә. Ул. табигать баласы буларак — алан яки болынны, умартачы буларак — умарталыкны төсләр' гармониясенә таянып шулчаклы да оста сурәтләп бирә ки, син үзеңне әнә шул аланда яки болында дип хис итәсем, шушы гүзәллеккә хәйран каласын Картинадан күзеңне дә ала алмыйсын: әнә генә бер з әркем күк чәчәкләр, тегендәрәк сарылары, кызыллары дөньяга ямь биреп, сөендереп, нурланып утыралар Син гүя бал кортларының чәчәктән чәчәккә күчүен күрәсең, безелдәвен-коен ишстәсен.. Хәнәфи Нәфыйковнын баганалы шома юлдан атламавын, нинди генә камил әсәр ижат игеп тә һичбер түрәнең күңеленә хуш килмәвен язмышка сылтамый чараң юк һәрхәлдә, күргәзмәдә иң нык шаулаган картинасына да Сәнгать музее хужалары ин түбән бәһа куялар Әле анысы да музейга сатып алган очракта гына Ә калганына ничек тә күз йомып узу. күрмәмешкә салышу юлын сайлыйлар. Монысы ешрак була Әйтик. Шиһабетдин Мәржанинын гажәеп зур осталык белән, дип мәгърифәт әһелләренә искиткеч зур мәхәббәт белән киндергә язылган портретын сатып алмас өчен генә, музей хезмәткәрләре икенче берәүгә. «Ш» яки «М» хәрефләренең ничек язылганын да белмәгән рәссамга заказ бирәләр. Урыслар мондый очракта -Улар ниже пояса», дидер бугай Хәер, татарларның карап торган бердәнбер милли Сынлы сәнгать музеенда гомер эчендә бер татар жанлы хезмәткәрнең дә эшләгәне булмады Дирекциясен әйткән дә юк инде аның Нәфыйковтай үжәтләнеп тарих тузанын актаручы, мәчет рәсемнәре ясап маташучы дәрвишләрне бандитлар үтереп ташлады ни. ачка итгтегеп жан тәслим калды ни алар өчен барыбер булса кирәк Хәнәфи бирешми, сынмый, кыйбласыннан тайчынмый һаман әле тарихны өйрәнүен, юмалар сайлавын, шуларны язар өчен киндерне-кысаны җанлавын дәвам иттерә. Рәссам үзе өчен бөтенләй көтелмәгән тарихи фактны ачкан: Александр Нсвскийныгг олуг полководец булып китүендә урыслар гомер буена мәсхәрәләп-сүгсп килгән Батый ханның кулы уйнаган икән ләбаса’ Мондый хәлне сәнгатьтә әле берәүнең дә яктыртканы юк икән Менә шул теманы зур итеп киндердә тасвирлап бирсәң, әйбәт кенә булыр иде бит. әй! Сәеррәк шәхес инде безнен Хәнәфиебез, күңеленә берәр нәрсә кереп урнашса, башка бернидә гаме юк. фани дөньядан ваз кичкән дәрвишкә әйләнә, көне-төне үзен борчыт .ггг уй-фикердән һич кенә дә арына алмый Хәер, ижат кешесснсн халәте һөркайсыбызг а аңлашылса кирәк, шунсыз уңышка ирешү мөмкин түгел Әнә шулай эзләнә-уйлый торгач вак-вак детальләренә чаклы игътибар белән сурөтли-яза торгач, рәссамның этюднигында олы бер картина ионда була Төсләр гаять уңышлы сайланган, гарихи вакыйганың нәкъ шулай булганлыгына ышандыру-дәлилләү очен Хезмәт итә Киндернең өске өлеше XVI11 йөздә барча җиһанны лер селкеткән шәхескә бирелгән Ьатый хан түрдә, а.тгыи-мәржән белән бизәлгән зиннәтле тәхеттә утыра Кыяфәтенә караганда, Чивилихинның эссе-романында күрсәтелгән дәрмансыз мәхлукка бер дә охшамаган көчле вә гайрәтле, үткен күзләрен сиңа төбәгән, кулында бизәкле таяк ачуын китерсәм, хәзер барабанга сутын ала да. жан сакчылары өстенә ябырыла Ханның пәһлеван икәнлеген исбатлаучы янә бер деталь, рәссам Батый ханнын холкын-гадәтен аеруча басым ясап тасвирлау максатыннан чыгып, тәхет аргына ханнын атын бастырып куя Иярле ак ат Сикереп атлан да яу чан Әнә шундый о шатлы- гайрәтле олуг ханга баш ияргә япь-яшь урыс кенәзс Александр Невский килгән, тәхет каршында тез чүгеп юра Анын үт язмышы .та. илнең язмышы да менә хәзер хәл ителәчәк Олуг хан, бик яшь днмәсә. алып килгән күчтөнөч-бүләкләрен кулай күреп кабул кылса, ни әйтерсең Әнә генә күчтәнәч-бү гәкләре Автор аларны, миниатюра алымына таянып, алгы планда г.гфсил гәп бирүгә ирешкән берәү мәйданда аю биегә; икенчесе мичкәдән чүмеч белән аракы өзәшә. өченчесе аулаграк почмакта җарияләрен чит-ят күздән саклый Миниатюра алымын рессамнын беренче генә куллануы түгел инде бу Әгәр дә рәссам без кече яшьтән күнеккән, дистәтәрчә еллар буена алга сөрелгән хтакга пан реалистик а гым белән эшләвен дәвам иттерсә, әлбәттә, персонажларын тәгаенрәк, ачыграк иттереп сурәтләү белән чикләнер иде Бүгенге авыл эшчәннәренен. шәһәр гүзәлләренең портретларын яки табигатьнең берәр мизгелен язганда һичшиксез, төгәллеккә омгы га. объектны дөрес чагылдырырга тырыша Ә инде гарихи материалны реалистик ң гаңда тасвирлап караганнан сон. ү зс үк канәгатьсезлек бс тдерә «Ничек инде у г борыш ы тарны бүген дөнья көтүчеләр төсле иттереп ясыйсын? ди ул үз-үзено һәм Ташкент га укып кайтуы. ан гагы рәссамнарның I вропа канун- ■арыня буйсынмаулары шу инан я п ат га р Нәфыйкоәям бапняиА иш сайлауга згәрә Иң әүвәл мөсь.» юне искечә. ran талган юхын барып кы> > - • итә алмаячагына үзе инана Ьегнсн бабайлар бит Шәрык өстәй күбрәк >ш әгкөннәр. ДИМӘК ки атартты гәүдәләндергәндә. һичшиксез. Шәрык сәнгате алымнарына мөро- жөгагь игү кулай булыр, дин фикер йөртә Китап сүзе. (1992 ел) Бу алым белән эш иткәндә Хәнәфи бөек француз рәссамы һенри Матисс юлына баса — игътибар үзәгенә төсләрнең үзара багланышын, аларнын бере белән бере чарпалашуын куя Ләкин янача яза башлау рәссамга авыр бирелә, эзләнүләре озакка сузыла. Әйтик, Матнссның шактый әсәре («Гарәп каһвәханә- се», «Әңгәмә». «Музыка дәресе». «Бию» һ б.) гомумән, шартлы рәвештә, контурлар белән генә бирелгән. Шуларга карап, тамашачы персонажларны гәгасн күзаллый. Даһи рәссам примитивизмга ук барып житми җитүен, аның рәсем ясап чыныккан кулы форманы әнә шул контурларга карап та шәйләрлек итеп бирә, тик инде кешенең авыз-борынын, кашын-күзен мөмкин кадәр төгәлрәк тасвирлауны үзенә максат итеп куймый, төсләрнең бирелешен генә алга сөрә Әйе. Хәнәфи Нәфыйковнын миниатюра алымы белән язган киндерләре иман нуры белән балкый, матур вә камил, милли сынлы сәнгатебсзнен Алтын Фондына кереп калачак чын иҗат җимешләре. Ә инде рәссамның әнә шулай, реализм элементларын да кертеп, төсләргә басым ясавы, ихтимал, монарчы беркемдә очрамаган, фәкать ана гына хас яна ысул китереп чыгарыр һәрхәлдә, сәнгать фәннәре докторы Рафаэль Такташ Үзбәкстаннан кайткан чагында моны бик тиз шәйләп ала Бөтендөнья татар конгрессы уңае белән оешкан күргәзмәдә Нәфыйковнын картиналарын күргәч Хәнәфи, син вакытны бушка уздырмагансың! - дип сөенә һәм авторны кочаклап үбә. • Гадәттә, борынгы заманны телгә алганда, һәркем сәясәтне, төрле сугыш хәлләрен күздә тотучан Рәссам Нәфыйков исә мәдәният әһелләренә махсус картиналар багышлый, аларның образларын гәүдәләндерә «Мөхәммәдьяр» (1978). «Чичән» (1982). «Шиһабетдин Мәржани» (1986). «Бакый Урманчс» (1986). «Тукай чәчәге» (1987), «Габдерәхим Утыз Имәни» (1987). «Акмулланың соңгы төне» (1988). «Кол Гали» (1990) һ.б. Күргәзмәдә без һәр картинаны әзер хәлендә генә күрергә гадәтләнгәнбез Ә бит аларның берсе дә тиз генә яЗылмый. Бүгенге көнлә, әйтик. Хәнәфи татар халкының күркәм бер сыйфатын китапка булган мөнәсәбәтен, борын-борын- нан килгән гадәтен өч киндердә чагылдыру нияте белән яши Триптихның сул канатына «Китап сүзе» дигән исем биреп, анда хәзрәтнең китап укыганын тыңлап утыручы ир-ат мәҗлесен гәүдәләндерә; ун канатын «Фал ачу» дип атый һәм борынгы авыл өенә җыелган хатынкызларны тасвирлый, уртадагы картинада китапны оста вә матур итеп күчереп язучыны сурәтли һәм «Хәттат» дигән исем бирә Озаклап уйлый торгач, композициясен дә таба инде югыйсә Мәгәр әле шуннан сон да миниатюра алымы кушканча төсләрнең бер-беренә тәңг әл килеп горуына ирешү өчен шактый озак баш вата Остаханәсенә соңгы баруымда рәссам әле эшен дәвам и гә иде Читкәрөк китеп, кырыс кына бер күз ташлады .fa Музыкасы табылды бугай инде. Хәзер поэзия белән ямьләндерәсе иде менә!, диде. Укучы, әлбәттә, журналның тышлыгында урын алган «Чичәннәр ярышы» дигән картинага игътибар иткәндер. Бу әсәрен Хәнәфи Нәфыйков 1978 елда ижат игә Күпне укыган зыялы буларак, ул халкыбызның борынгыдан килгән гореф- гадәтләрен. яшәү рәвешен аермачык күз алдына китерә һәм әнә гнуны бүгенге тамашачыларга да тасвирлап бирү нияте күңеленә кереп урнаша Вакыйганы сурәтләү өчен рәссам Казан каласы янындагы болынны ала Шунда иң гүргә ханның тәхетен ясап куя. ул тәхеткә ханның үзен, анын янына ханбикәсен утырта Болынга җыелган халык зур түгәрәк хасил игеп аларның ике ЯГЫна тезелгән Ләкин игътибар үзәгендә - мәйданның икс ягына чыгып баскан ике чичән Шулар бәйге тота: коралсыэ-нисез генә алышалар, акыл зирәклеген, фикер йөгереклеген исбатлау максаты белән кара-каршы бер беренә шигырь әйтешәләр Шиг ырь әйтешүнең күпмегә сузыласын берәү дә белми Тизрәк фикер йөртүче, үткснрәк-fыйбрәглерәк шигырь чыгарып, тегесен онсез-жавапсыт калдырганы жиңеп чыгачак Аны тамашачылар алкышлап, хан исә үз кулы белән бүләген бирәчәк Әлеге картинага карап без борынгы бабаларыбызнын әнә гнудай мәйданга җыелышып, телебезнең кодрәтенә вә байлыг ына соклануын, шш ъри сүзнең көенмоңын ишетеп ләззәтләнүен күз алдына китерәбез. Әдәпле вә инсафлы халыкның җир нненнән. мал-туар караудан, төрле һөнәрдә бил бөгүдән азмы-күпме ял итүенә, иң әһәмият лесс шиг ьри сүздән тәм табуына ышанабыз. Тарихны өйрәнеп, бетнең әбибабаларыбыз!а зур хөрмәт белән язылган шушы нурлы әсәр күңелләребездә изге хисләр уята, шш ьриягкә мәхәббәтебезне арттыра Тамашачыны ышандырырлык, аның күңеленә хуш килерлек, җанына җылы өрерлек, уйланырга җим бирерлек сәнгать әсәре ижат иткән икән, димәк ки рәссам үзенең олуг максатына ирешкән дигән сүз Әнә шул рәвешле, халыкка тугрылыклы, фидакяр хезмәт күрсәтүенә рухланып. рәссам Хәнәфи Нәфыйков татарның шанлы тарихын тагы да ныклабрак өйрәнә, береннән-бере гүзәлрәк вә камилрәк картиналар ижат итә