Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӨМЕТЕБЕЗ ЗУР, ЫШАНЫЧЫБЫЗ НЫК

Әссәламегаләйкем, газиз милләттәшләр, журналыбызны укучы мөхтәрәм кардәшләр! Менә, ниһаять. «Казан утлары» журналының быелгы 1993 елгы беренче саны сезнең кулларга барып иреште. Быел безнен 25 мен чамасы мөштәриләребез бар Мөгаен, сезнең күбегез журналның күптәнге дуслары фикердәшләредер, дистә еллар буе бездә чыгып килгән йөзләрчә әсәрләр, төрле-төрле язмалар гомерләре! езнең аерылгысыз бер сәхифәсенә әверелгәндер. Шул ук вакытта журналыбызны бсрен«с мәртәбә кулга алучы милләттәшләребез лә юк түгелдер Мәрхәбә! Басмабыз сезнең дә гомерлек рухи юлдашыгыз!а әверелсен' Хөрмәтле укучыбыз! Син яшьме-олкәнме. акыл яки кул кочс белән кон күрүчеме, когын тарафында, әллә чүл ягында яшәүчеме, әллә чит мәмләкәтләрдә гомер кичүчеме син барыбер безнен якын милләттәшебез, кардәшебез Син безнең уйхыялларыбызны аңлаучы, туган телебезнең тәмсн-аһәңен тоючы, халкыбызның төп гарихи ватаны булган Татарстанда: ы рухи һәм сәяси хәлләр белән якыннан кызыксынучы, киләчәгебез турында борчылучы зат Ниһаять, син әдәби, ижтимагый, сәяси яктан татар халкының төп журналы булган -Казан утларымның чын дусы, киңәшчесе, арка таянычы Яна елга аяк басканда без һәммәбез дә әле күптән түгел генә үткән елларны юксынып-саг ынып искә төшерәбез, алардан гыйбрәт-сабак алып, яхшыга яктыга илтә торган дип санаган хикмәтләрне алдагы киләчәккә алып барыр! а нняi либез Бу жәһәпән com ы бер-ике ел безнең өчен онытылмаслык булды халкыбызның үткән Бөеклегенә кайту юлында дөнья хәтерендә калырлык адымнар ясалды 1992 ел эчендә Татарстан Республикасы үзенең яна исеме һәм бәйсез җисеме белән татар халкын бөтен җиһан хәтеренә яхшы ук сеңдерә башлады Бөтендөнья халыкларга арасында лаеклы урын алырлык милләт икән бит без л.гбаса! Үткән елда татарларның Бөтендөнья Конгрессы i ому мха лык бәйрәме булып үтүе дә моңа ачык дәлил Үзаңыбыз үсешенең, халык тантанасының күрелмәгән бер чагылышы булды ул Конгресс Бу тарихи вакыйга безнең журналыбыз юбилеена «Казан утларымның 70 еллыгына туры килүе үзе бер олы символик мәгънәгә ия булды Асылда Конгресс журналыбызның шул юбилей тантанасы белән ачылып китте дә. Халкыбызныһ кичәбездә чыгыш ясаган күренекле шәхесләре, шулай ук чш илләрдән килгән мөхтәрәм кунакларыбыз «Казан утлары» журналының милләтебез тарихында! ы урыны, рухи тормышыбызның елъязмасы икәнлегең дәлилләп, горурланып сөйләделәр. Мондый бәяләмәләр, бер яктан, зур дәрәҗә булса, икенче яктан, безгә язучыларга, редакңия хезмәткәрләренә тау кадәр җаваплылык га өсти Үткән ел Татарстан Республикасының сәяси тормышы үтә киеренке булды Март аенда мөстәкыйльлегебез референдум юлы белән, яг ьнн бөтенхалык ихтыяры. хуплавы белән гамәлдә беркетелеп куелды Татарстанның ү» илбашы Президенты сайланды Республикабызның үз символлары әләме-байpar ы. гербы ryiрасы булдырылды. Татар теле (урыс теле белән беррәпән! гәүлөт геле и геп ш ълан и телде Ниһаять. 1992 елның 6 ноябрендә, элекке) с СССР составында булган республикалар арасында беренчеләрдән булып. Төп Законыбыз Тагар- сган Конс пи униясе кабул ителде Әлбәттә, бу тарихи вакыйгалар һәммәсе дә безнен журналда да теге яки бу дәрәҗәдә чагылыш тапты. Яңа елда журналыбыз үз укучыларын нинди кызыкты әсәрләр, нинди гыйбрәтле язмалар белән сөендерәчәк’ Эшен нинди юнәлештә корачак ’ «Казан уг- лары» журналы моңарчы тоткан юлын дәвам итеп, алган мәсләгенә тугры булып калыр Безнең төп бурыч — акыл ияләренең, әдипләребезнен дәүләтчелегебезне ныгытуга өлеш керткән, халык ихтыяҗларын кайгырткан, килер буыннарны әхлакый саф. рухи нык итеп тәрбияләүгә булышкан иҗади хезмәтләрен меңнәр! ә, миллионнарга җиткерү. Ул — роман-повестьмы, шигырь-поэмамы. хикәя-пьеса- мы. эссе-тәнкыйтьме, мәкалә-истәлекме, белешмә-информапияме хикмәт жанрда яки күләмдә түгел! —иң мөһиме: ул әсәр кешелекле булсын, дөрес-хак булсын, талантлы булсын, уртак идеал-максатларга хезмәт итсен! Безнең бәхетебез шунда талантлы каләм ияләренең күпчелеге үзләренең яхшы дип тапкан өр-яңа әсәрләрен иң элек безгә китерәләр. Яхшыларның яхшыларын сайларга мөмкинлегебез бар Димәк, укучыларыбызның да күңеленә хуш килгәнен сайлап укырга мөмкинлеге булачак дигән сүз. Төп әдәби журнал буларак, без, табигый, телебезнең камиллеген һәм сафлыгын саклый торган басма булырга тиешбез Ә телне рәсми закон чыгарып кына саклап, үстереп булмый. Тел — милләтне милләт иткән төп сыйфатларның берсе Шуна күрә дә тел язмышы—милләт язмышы да ул. Беләсез, хәзерге Татарстан территориясендә татарлар республикада яшәүчеләрнең яртысы чамасын гына тәшкил итә... Журналыбызда инде берничә ел даими бирелеп барыла торган «Татар халкы, төрле төбәкләрдә, төрле илләрдә» дигән рубрика бер дә очраклы түгел икәнлеге аңлашыладыр Без чәчелгән халкыбызны барларга, аның көчен-җегәрен ачыкларга, аннан соң бергә оеша-берләшә башларга, уртак гено- фондыбызны баетырга, туган туфрагыбызда тагын да Тирәнрәк тамыр җибәрер- I ә тиешбездер Шуңа күрә, гасырлар буе татарлар тупланып яши торган (әйтик. Башкортстан, Оренбург, Төмән. Пермь. Чиләбе һ б) төбәкләр турына, аларнын тарихы, гореф-гадәтләре, шивәләре, хәзерге көнкүрешләре турында без алга таба да даими язып торачакбыз. Бүтән рубрикаларга килгәндә, аларнын күбесе дәвам итә, тагын да байый; заман таләпләреннән чыгып яна сәхифәләр туа. Укучыларыбыз яратып кабул иткән рубрикалардан: «Әдәби мирас», «Мәдәниятебез тарихыннан». «Халкыбызның мәшһүр шәхесләре», «Әдәбиятлар дуслыгы — халыклар дуслыгы». «Дөнья әдәбияты җәүһәрләреннән», «Яңалыклар хроникасы» һ. б. Шулай ук журналыбызда ислам дине нигезләрен аңлаткан фәлсәфи хезмәтләргә, гарәп һәм латин (киләчәктә латин нмлясын кабул итәрбез дип ышаныйк) әлифбасы нигезендә татарча уку күнекмәләренә, яшьләр иҗатына, сәнгать сәхифәләренә (сәнгатьнең аерым төрләре буенча махсус басмалар булмау сәбәпле, без күренекле композиторлар, артистлар, рәссамнар турында да еш язабыз) киң урын биреләчәк Җыйнап әйткәндә, киләчәккә безнең уй-теләкләребез масштаблы, өметләребез зур, ышанычыбыз нык! Кадерле укучыларыбыз! Оешып җитмәгән базар икътисады күп кыенлыклар тудырса да. «Казан утлары» журналы үзен саклап кала алды. Ул гына да түгел, узган елнын икенче яргы елына караганда укучыларыбыз ишәя төште Димәк, бердәмлек булганда, аңлашу булганда җиңеп була икән! Киләчәктә дә шулай булсын! Амин! Яна еллар мөбәрәк булсын! Ак бәхетләр Сезгә!