Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Мин гаепле түгел Халык «Кара урман» икән, Кереп китте күңел...— Ул гаепле. Тик ул гына. Мин гаепле түгел. Мунча салып, абзар салып. Бер һәйбәт йорт салып, Ятсам «салып»... Йөрмәс идем Болай борсаланып. Сыер асрап, дуңгыз асрап. Хатын асрап кына Ятасы иде Ходайдан Саулык сорап кына. Көлкегә калган чакларым Булса алай-болай — Йомры сүзләр төртер идем Авыл агаедай. Председатель булмасам да — Йөрмәс идем эшләп: Мөдәррис ӘГЪЛӘМ (1946) — шагыйрь, «Учак урыннары». «Киләчәккә кайту», «Мин әйттем» һ. б китаплар авторы Ул — Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Казанда яши. Мөдәррис Әгъләм Гомерем һәйбәт узар иде Эшләгәнне «тешләп».. Шуңа диеп яратылган Бетен «данныйлар»ым Орден-медальле итте ил Шундыйларның барын һәм алар!а бирде бит ул Чикләнмәгән «влач»— Ил белән бергә барасың, Илең шундый булгач... Андый якты киләчәккә Мин дә барыр идем. Көн-төн йокламый уңышны Мин дә алыр идем. Мин дә тартыр идем йөкне Каберлеккә тикле Кире кайтмак булсам, хәзер Капкалары бикле. ...«Кара урман» җырына дип Кереп кигкән күңел ...Ул гаепле. Тик ул гына. Мин гаепле түгел. Китеп баргандыр ул «Болдырдагы каен ауды» — дип язгансың Ялган! Ул бит минем балачакта Мәңгелеккә калган Болдыр идәненнән чыгып кәрнизгә сыенган көндез кояш. төннәрен ай нурына коенган. Каен кайгы Әнкәм китте, озатып калды ул да Бсргә-бер! ә әзерләдек аны соты юлга «Болдырдагы каен ауды. » «Инде аумагае». - дияр чакларым күп булды, тик аумады кайгы Каен кай! ы әткәм китте сугыш ярасыннан — каен аның белән бергә ки ген бара сыман Безнең халык кайгысыннан инде арып-талып, китеп баргандыр ул. сеңлем, үзе аякланып. Без кичергәнне кичерсәң, тамырың аяк булыр. жиргә береккәнлегең дә кинәт онытылыр. ...Рәхмәт, сеңлем, хатың өчен, тик ышана алмам: «Каен ауды» — дигән сүзең шагыйрәнә ялган.— Әнкәм китте... Әткәм китте... Ул да китеп барган. Кичер, әнкәй Әти-әниләргә җырлар яздык, күпме яздык — әти-әни була алмадык: тырышлыклар китте бары юкка — манкортлыкка каршылыклар кыла алмадык. Яңа заман, дигән кием киеп, ӘНИ. диеп калдык җыр язарлык көннәргә. ...Алтын тәре күрсәк абынабыз, табынабыз ил хуҗасы — әллә кемнәргә. Ярым-йорты инде телебез дә, көнебез дә — ярым-йорты инде хәлебез. Җырыбызда «кичер, әнкәй!» дибез, үлмәгәнбез, үлмәгәнбез, димәк, әле без. Әнкәйләрне күптән җирләсәк тә. үрләсәк тә ул төшләрдә күргән үрләргә, каннан күчеп килгән сөйгән ярны — хыялларны үзебезгә калды җирләргә. Милләт, бәргәләнеп, йокы аша ыңгыраша — көтә әле, димәк, уяну. Бер кайчан да таң атачак түгел, уятачак түгел, уятмаса әгәр бу яну. Башны жиргә иясе жала, «кичер, әнкәй!» диясе кала Язгы исәрлек Нигә абындың, кыз бала? Бу язларны күп күргән Картлар сөйләшә үзара — Ерак калмый ташуларга. Кар астына ут кергән! — Ут кергән! Уйлыйсыңдыр — И бу халык. Кемнәр генә җиткергән? Сүзләреннән мәгънә табып. И атлыйсың каударланып: Кар астына ут кергән. Ут кергән. Син генәме курка-курка Беренче кат үптергән. Абынырсың, чапма юкка Син бәхетле бу минутта. Йөрәгеңә ут кергән Ут кергән. Син бит гаепле түгел лә. Ничә еллар көттергән Сөю килгән Язгы көндә Әйтерсең лә синең генә Йөрәгеңә ут кергән?! «Бар» катыш Абына-сортенә узып ла бара кыш Яңгырлар сүтелә. сүтелә кар катыш Еллар да үтелә сүтелә-с үтелә.. һәр яңа елыннан яңалык көтелә.. Яктылык телибез. телибез һаман да. Ә еллар әйләнә яхшыдан яманга... һәм «юк»лар сүгелә, сүгелә «бар» кагыш. Яңгырлар явалар. явалар кар кагыш Барыбер Син һаман, максатым, биектә, Атадым Лк болыт, диеп тә. Кайчакта каплагач кояшны, Сөйлиләр, дидем, мин, булмасны! Кайчакта күмелеп ай калды. Кемнеңдер күңеле айкалды. Калыгыз, дидем мин, ак булып. Каплады бары тик ак болыт. Кайчакта каплады йолдызын. Каплады йолдызлы күк йөзен. Кычкырдым: көтегез, юлчылар' Ачылыр, бераздан җил чыгар. Җил чыкты, ажунныI каплады. Агымдай ишелде ак кары... ...Ак карлар, саф карлар, пакь карлар, Төшегез, барыбер таптарлар Үз-үзең белән әңгәмә — Шигърият ул йә бар, йә юк кына, анда булмый үрә катып кына. Төче аш та түгел, Әчеләтеп булмый аны катык катып кына. — Соң ул алай гына булмый әле. әйләндерик әле тәлинкәне — җиңеллек тә кирәк күңелләргә, дөньяларның бигрәк авыр мәле. ...әйләндердек. Дәште еллар гына. «Шигърият ул йә юк, йә бар гына». I Дөнья мәгънәсендә. Борынгы төрки сүз. Кадыйр СИБГАТ (1942) шагыйрь «Ә.чанот». «Гамь». «Авазлар» һ. б татар һом рус me i мрендл басы tcaii унга чкын тапап авторы Ча иыда чши ШИГЫРЬЛӘР Тон уртасы. Кошлары да тацнарга кадер киткән. Күкләре күкрәп, яшенләп яцгыры яуса икән. Узмый никтер егетләр дә шау килеп, гөрләп кенә. Бер тавыш юк. Шушы тынлык колакны ярып керә. Тынган денья. Ник бер яфрак селкенсен ялгыш кына! Миләрне кыса бу тынлык, уйларны ялгыштыра. Таш булып ята күкрәккә. Сулышны, тынны кыса. Шомландыра, дөньялары бик артык тыныч булса. Төннәр озын. Төннәр авыр: күземне йоммый чыгам. Чыдый алмас, кинәт кенә бу тынлык шартлар сыман. Уй Яши алмын икән шунсыз кеше уйлау икән анын иң төп эше. киләчәген айкый кабат-кабат. бүгенгесен уйлан, артка карап Мннлә генә уй.- ди.— миндә генә Төкерә ул кайчак синдәгенә Тынлык Кадыйр Сибгат Бетерәсе килә уйны уйлап Бер генә бит үтә гомер буйлап Уйлый кеше, уйлый гомер буе Үзеннән соң кала шул ук уе. Бер гомерен яшәп кеше китә . Калган уе мең гомергә җитә Ява да ява шушы кар.. Юрганың итеп ябын. Искә төшереп ява ул гомернең бала чагын. Ява да ява шушы кар.. Сагынсаң инде сагын: хәтерләтә гомерләрнең кызлар озаткан чагын. Ява да ява шушы кар.. Уйлата уйның агын: кулыннан тотып улымның, кар ерып үткән чагын. Ява да ява шушы кар.. Нәрсә дип ява тагын? Каршылагыз, ди, гомернең моңлы-сагышлы чагын... Ява да ява шушы кар.. Шүрәле Төрле халык монда. Төрле милләт Төрле телләр. Хисләр төрледән. Ник зал өнсез? — дисәм... чыгып килә шүрәлебез сәхнә түреннән. Го.мер итте урманнарда яшәп, халыкларда бала куркытып. Урманнардан Тукай алып чыкты, арык җилкәсенә утыртып. Күрә торып шуны. ничек итеп, гаҗәп могҗиза бит.— димисең?! Дөнья буйлап йөртеп кара әле гастрольләрдә урман иблисен. Тагын бер кат карап утырдым мин халкым, үзем өчен шатланып Тукай белән эчтән мактанып Чыдый алмас иде Тукай җаны, үзе монда булса ул әгәр Алкышлардан һава кызды залда, җилфердәшеп торды пәрдәләр. Халыкларның изелгәне дә бар. Бар халыкның түрәлесе дә. Дөнья сәхнәләрен тота ала бу халыкның шүрәлесе дә. Һәвәскәр астроном Чормасыннан төшми. күккә карап. күз дә йоммый төннәр үткәрде. һәр карышын капшап, барлап чыкты күз карашы җитмәс күкләрнең. Кызыктырмый аны бу йолдызлар Бардыр, диде, бардыр яңасы Иске йолдызларда бер тапкыр да тукталмады аның карашы Санамады. ничә төне үтеп, күпме йолдыз күктән атылган. Яңа йолдыз кирәк иде аңа, аның чормасыннан ачылган Табылмады күпме эзләсә дә. Тумагандыр. Туар бер заман.. Яңа йолдыз инде эзләми ул Чормасында ләкин ул һаман Бөтен күкне күрә Бернәрсә дә читтә калмый инде күзеннән Иске йолдызларга карый-карый аерыла алмый күгеннән. Мөстәкыйль һәм үзебезгә үзебез хуҗа кебек булып йөрибез Кемнәргәдер нидер аңлатабыз, акыл сата-сата йөрибез Җиттеләр китәсе коннәр дә Әле сез бәхилләп калмагыз Кызарып кояшлар баеганда без киткән якларга кара1ыз Җитәр ул сагыныр вакытлар, хисләргә берәү дә баш түгел килер бер әйләнеп кайтасы, безнең дә йөрәкләр таш түгел. Утларын сүндереп китмибез Йөрәкләр калсыннар кабынып Калдырып китәбез сатышын. көтегез безне дә сагынып Әллә нәрсә генә йөртә безне Алып китәр икән кайларга? Юк! Кешегә ирек бирелмәгән, хокукы юк аның сайларга Аңлыймы соң кеше үзен-үзе? Үзен-үзе кеше күрәме? Мең бәлагә, мең хәсрәткә тарып, үзен-үзе белми үләме? Мин: беләм, дим Аңлыйм, дигән булам. Гомер буе шулай алдашам... Инде күптән даһи булыр идем мин үземне-үзем аңласам. Яратмаган безне тигез итеп, яратмаган безне тиң итеп Бирелгәне яки бераз артык, йә бирелгән бераз ким итеп. Мин үземне синдә таба алмам. Син үзеңне миндә тапмассың. Кереп кара. әгәр керә алсаң, ачып куям күңелем капкасын. Син йөрерсең аның тирәсендә. Үтә алмассың ачык булса да. Сак астында һаман, синдә, миндә — ике җанда ике бусага. Беләбез дә, күрәбез дә кебек. Без кешене, гүя, таныйбыз. Җаннарына аның үз күзебез, үз җаныбыз аша карыйбыз. Кем танысын? Кем аңласын сине? Таный алмас, хәтта, үз анаң ...Игез бала көн дә туа тора, игез җаннар әле тумаган.