Логотип Казан Утлары
Хикәя

Ма —ту—у- у у!

Нәрсә ул Яшәү? Бу сорауга, әлбәттә, һәркем ү теичә җавап бирә алыр иде. Минемчә. Яшәү—ул мину тсәг агьләр. көн-с.ыар боҗрасыннан хасил бу .нан о телмәс, то- ■ аш Хатирәләр чылбыры. Ха парәләр икән, димәк, анда ун-кичерешләр. борчу -шатлыклар, яну-коюләр дә булырга тиеш. Баксан, бар бит алар, бар: (уудан алып ( оңгы чиккә кадәр Кеше гомере- нсн һәр коне сокланып ту алмаслык, сои- ләп сүз бетмәслек ты.тсымлы әкияткә тин ләбаса. Ләкин гомер чы.гбырына ■ стелтән коннәр — барыбер, берлә* түтелдәр; була шундый вакытлар, була шундый минутлар — алар синен бетен җаныңны ак г арып ташлыйлар, барлык пожүденне биләп алалар, кайчак хәтта еллар атышын киретә тә борып-җибәрергә момкнниәр. Хикмәт шунда ки: бер кон — ул Мәш елекнен бер кыйпылчы» ы ■ ына. Ләкин Мәнт е.гек лит әнен ү ге үк бер кош ә сыеп бетәргә момкин. Ярый, сүтебетне башлыйк. Хәерле сәгатьтә бу.тсын! МА —ТУ —У —У!!! азанга без тан алдыннан килеп төштек Машина бәллүендә йокымсырап барган җиремнән күтләремне ачсам, ни күрим ул болын-кырлар, ул урман-үзәнлекләр бар табигать алсу нурлар балкышына күмелгән иле; нәкъ Тукайдагыча К «Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң» атып килә иде. Әйе, язлар үтеп, җәйләр җиткәч, печән өсте кергәч кенә була торган, анда да йөз елга бер генә тапкыр кабатлана алырдай үтә дә сәгадәтле вә хиссиятле бер иртә иде ул: Кояш әле агач биеклеге дә күтәрелергә өлгермәгән, дөнья-хәят инде сихри нурлар белән тулган. Офыклар — алсу, алсу; кая күз текәмә — яшеллек, яшеллек: урманнар — яшел, кырлар — яшел... Күктә исә — җәя- үле болытлар төркеме, кошлар өне, кошлар моңы... «Таң җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә». Кыскасы, җиһанда уяну шатлыгы, яшәү хөрлеге! Әнә, иртәнге таң нурларында балкып утырган Казан да күренде. Исәнме, иртә! Исәнме, Казан! улай да Мөслим — Казан юлы безне шактый талчыктырган иде, «КамАЗ»ыбызны йөк алырга килгән склад каршына китереп туктаттык да, эш сәгате башланганчы бераз баш терәп алу зыян итмәс иде, дип, һәркайсыбыз үзенчә урын хәстәрләргә кереште. Шофер егет белән Рәйхан Хантимеров кабинада баш төртеп калдылар, ә мин, җаныма урын табалмыйча, машина әрҗәсенә үрмәләдем. Төнлә белән юлда безне узып киткән йөк машинасыннан төшеп калган берничә фанера кисәген алып салган идек һәм мин соңгы бер ел эчендә өстән төшмәгән фуфайкамны алдым да урман исе, туган як каены исе аңкытып торган ятагыма аудым. Ләкин кая ди ул йоклау! Уйлап кына кара син: әйткәнемчә, күз алдымда аллы-гөлле нурлар биешә, ә күңелдә—борчулар, борчулар... Безнең ул чакта рәссам егет Рәйхан Хантимеров белән Мөслим районы үзәгендә туган якны өйрәнү музее оештыру нияте белән җенләнеп (мин башкача әйтә алмыйм) йөргән көннәребез иде. Казанга килүебез дә шул хаҗәттән иде: ясалма киез кирәк безгә һәм бик күп кирәк. Табып булырмы аны, без теләгәнчә бирерләрме, буш кул белән кайтып китмәбезме? Гавәм каршында көлкегә калмабызмы? Зурдан куптык ла, хәерсез; җитмәсә, бу дөньяда сине аңлаучыдан битәр, алдаучылар күбрәк ич. Мөслимдә дә, әнә, туган җирендә, күз күргән кешеләрең, моңа турыдан-туры «җаваплы иптәшләр» күпме тупсалар таптап йөреп тә музей ачу өчен яраклы бина табып бирә алмадылар, һәм без череп беткән бер «тавык кетәге»нә кереп утырырга мәҗбүр булдык. Югыйсә, без уйлаганча, бу эшкә бөтен район җәмәгатьчелеге кубарылырга тиеш иде дә бит, юк шул, юк. Мөслимнең әле бу, әле теге почмагында шәхси «хан сарайлары» гөмбәдәй үсеп чыккан бер мәлдә, без—ике хәерче дивана!— үз дөньябызны онытып оешмадан-оешмага бусага таптап йөрдек: «Фәлән-Фәләнеч, ярдәм итегез инде, музей өчен бер-ике кило кадак» яки «бер-ике кубометр такта табып булмасмы», янәсе. Йә. хурлык түгел идемени бу? Әйтерсең лә музей дигәннәре безгә генә кирәк!.. Ярый, без бу хурлыкка түздек. Илшат та түзде (ул музейчылар командасының өченче әгъзасы иде). Безнең 'көндәлек сорауларга, әлбәттә, «тиешле иптәшләр» дә түзде. Чөнки, күп очракта, аларның колагы ишетми, күзләре күрми торган иде. Ә бит музей аларга да «кирәк» иде. Рухи хаҗәтләрен канәгатьләндерү, халык алдында, тарих алдында торган бурычларны үтәү өчен түгел, әлбәттә, югарыдан килгән рәсми кунаклар алдында: «Менә без дә тик ятмыйбыз, халык өчен яшибез»,—дип шапырыну өчен кирәк иде музей аларга. Шулай булмаса. алар без бушка эшләп йөргәндә, әйтик, булган эскпонагларны саклап калу ниятеннән музейга магистраль үткәргечтән җылылык кертү өчен күкрәгебез белән диярлек асфальт юл астыннан тоннель тишеп чыкканда: «Первый»ның рөхсәте юк»,—дип әрекмән астына качмаслар иде дә, ахыр чиктә, «Первый» өйдә юк чакта без эшкә керешкәч: «Юлны бозсагыз, үзегез җавап бирерсез»,—дип бармак янамаслар иде. Хәер, андыйлардан ни сорый- 110 Ш сың, куркаклыклары өстенә. түргә иске чабата элеп куйсаң, музей була, дип уйлый иде ич алар Ләкин монда бер яманаты чыккан партократияне генә гаепләү дөрес үк тә булып бетмәс иле Әйтик, алар «по назначению» шулай сукырлык язмышына мәхрүм ителгән дә булсыннар ди. ә аларны сырып алган укымышлылар кайда иде? Аннары, бер уйласаң, аларны да гаепләп булмый кебек: халкыңның миеннән гасырлар буена тарихи ан суырып алынгач, ни хәл итәсең; икенчедән, илдә гомуми буталыш барган бер мәлдә нигә әле үзеңне кайгыртып, калганына күз йомып яшәмәскә җайлы ич! Тарихи аң дигәннән, шундый бер хәл булып алды. Кечерәк кенә бер оешмада баш инженер булып эшләүче бер иптәш замана зыялысы! үтеп барышлый музейга сугылып чыккан иде Менә шул түшәмгә асылынып куелган мамонт сөяген күреп алды да «Бәй. бездә дә тарих булганмыни?»— дип гаҗәпкә калды. Менә шулай, җәмәгать! Сүз дә юк, «илдә бер дус булмаса да, ил бөтен дошман түгел», дигәндәй, музей төзелешенә дә ихлас күңелдән ярдәм итүчеләр аз булмады. Исемнәрен аерып агамастан. шуны гына әйтә алам кылган игелекләре күләменчә халык исеменнән рәхмәтләр яусын аларга* Ләкин музей ачылу көнен иң зарыгып көтүчеләр балалар иде Хәтердә ич, музей төзелә икән, дигән хәбәр таралуга ук көн саен диярлек биш-алты укучы бала килә иде дә. Абыйлар, көне-төне шакылдыйсыз, сездә бик кызык, диләр, карап кына чыгыйк инде, дип. күз яшьләре белән генә ялвармыйлар иде Аннары әбиләр, бабайлар килә иде. Алар исә. яшьлекләрен исләренә төшереп, барлы-юклы экспонатлар белән танышып йөргәннән сон И оланнар, бик тә рәхмәтле эш башлагансыз икән. Аллаһе Тәгалә ярдәменнән ташламасын, дип, берсеннән-берсе матур теләкләр теләп, үсендереп чыгып китәләр иде. Ходай түгел, нәкъ менә алар һәм знтузи- астлар, авыл мәктәпләрендә музей почмаклары оештырган фидакярлар үзләренең ярдәменнән ташламады безне Аларның тырышлыгы белән чүплек бантларында аунап я гкан. йә булмаса сандык гәпләрендә, чорма- чоланнарда кадерләп сакланган халыкның күңел җәүһәрләре музей гүрендә урын ала башлады Шулай ул. шулай булырга да тиеш: му зейны аны бер-ике кеше генә гөземи. төзи дә алмый, аны халык үзе тудыра; көндәлек эше. яшәеше, көн итеше белән барлыкка китерә. Их. җәмәгать, төрледән-гәрле музейлары булган халык нинди бәхетле халык ул' Беркөнне радиодан ишеген калдым: Германиядә ел саен йөзләгән музей ачыла икән. Ә безнең авылларда түгел. Казаныбызда башкалабызда! тарихыбызны өйрәнүче музей юк. Адәм көлкесе. Милли музеебыз юк!.. енә шундый уйлар белән йокыга китә алмыйча күпме изаланып ятканмындыр, бервакыт лаштыр-лоштыр атлап килгән берәүнең нәкъ безнең машина янында туктап калуы сискәндереп җибәрде таң ката нишләп йөри бу бәндә’ Мин теләртеләмәс кенә урынымнан күтәрелергә мәҗбүр булдым Карасам, өстенә аксыл төстәге таушалганрак плаш, башына ямьшәйгән кәпәч кигән берәү кулларын маңгаена куйган да. янтая төшеп. Күк йөзенә текәлгән Ә Күктә Күктә I аш ана Кояш инде шактый күтәрелергә өлгергән, гөмбә зн җиһан биек, тирән, ачык. Кон туып килгән офыкның бер чигенә «туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене. аккошлардай ак күчмә болытлар төркеме» Теге Диванам өнә шул биниһая тирәнлеккә кереп чумган ла уйга талган Ул Күк йөзен күзәгә, мин аны һәм шул мә.гдә миемне бер М гасабилы уй көйдереп узып китте: «Йа, хода бәндәсе, тегеләйрәк түгелме соң син?» Әйе, ул акылга җиңелрәк бер бәндә иде; көл төсле йончу йөзенә саран гына сирпелгән елмаюы да ничектер, гадәти кешеләргә хас булмаганча. үтә дә моңсу һәм газаплы иде шул аның. «. Ни күрә икән ул тирән Күк чоңгылларында? Нинди уйлар бәргәләнә икән аның зәгыйфь аңында? Нинди көчләр сулкылдый икән аның йончыган, талчыккан, талкынган җанында?» Чү! Тукта! Ни хакым бар соң әле минем аны шулай кимсетергә?! Каян беләсең, бәлки, рухы белән ул миннән мең мәртәбә сәламәтрәктер? Бәлки, бу дөньяның барышын миннән миллион тапкыр дөресрәк тә, тулырак та аңлый торгандыр? Бәлки ул көндезен дә Күк гөмбәзенә сибелгән йолдызларны күрә алу кодрәтенә ия булган бер җан ияседер?.. Менә аның сүрән, моңсу күз карашлары кинәт яктырып китте, кипшергән иреннәренә, бүлтәеп торган бит очларына (әллә офыктан сирпелгән нурлар уйнаклавы гына идеме ул?) алсулык йөгерде, янтык-какча гәүдәсе тураеп, күкрәге киерелеп киткәндәй булды Кыскасы, аны күз алдымда алыштырып куйдылармыни: әле генә боегып басып торган җан иясе бу минутларда барлык җаны-тәне белән, барлык вөҗүде белән көлә-шатлана, тантана итә иде; газаплы авырудан соң кинәт савыгып киткән кеше кебегрәк бер ләззәтле халәттә булса кирәк иде ул. Талгын җил исеп куйды. Ул, кәпәчен кулына алды да, башын гору- ранә тоткан хәлдә, сакаурак күкрәк тавышы белән Күккә текәлеп бер сүз, бары бер сүз әйтте: — Ма—ту—у—у—!.. Миңа ничектер уңайсыз булып китте, үземне ярамаган эш өстендә тотылган кешедәй хис иттем — Ул бит берүзе, тулы бер Җиһан белән күзгә-күз калып сөйләшә иде ләбаса! Дөресрәге, ул мине шәйләмәгәндер дә әле. шушы тузанга баткан машиналар, акшары коелып беткән шыксыз йортлар, вак-төяк мәшәкатьләр каршында дер калтырап торган кешеләр— берсе дә. берсе дә юк иде аның өчен бу минутта! Ул бар да, Җиһан бар... Аннары ул, шулай сәер генә көлемсерәп бераз басып торды да, әкрен генә, җирне авырттыра күрмим, дигәндәй сак кына атлап, урыныннан кузгалды. Биш-алты адым киткәч, тагын Күк йөзенә күтәрелеп карады һәм тагын, үзе генә аңлаган телдә, әлеге сүзне кабатлады: — Ма—ту—у — у!.. Ул китеп барды. Минем өчен гелгә, мәңгелеккә... Шул китүе белән мәңге чишелмәслек сорау да биреп калдырды: «Әй, кем идең син матурлыкны дөньядагы барлык адәми затлардан да ныграк тоя алган зәгыйфь акыллы изге җан иясе? Күктәге матурлыкка гына гашыйк-әсир идеңме син, әллә күңелеңдә изрәп яткан изге хисләрең кодрәти сүз булып оешып чыктымы?» Мин тәмам гаҗиз идем. Бер атылуда машинадан сикереп төштем дә Рәйханны дер селкетә башладым. Син нәрсә, понимаешь, сәхәр вакытында төш күрә-күрә йокы симертәсең, җаны бар кешеләр, әнә, Җиһан белән сөйләшәләр... Үзем шаяртмакчы булам, үземнең башта бөтенләй башка уйлар. Рәйхан да минем кебек юләррәк кеше: югыйсә, тора салып буш кул белән музей төзүгә алыныр идемени, булып узган вакыйга хакында бер-ике сүз әйтү белән чикләвекнең юкәдә икәнлегенә тиз төшенеп алды — машина яныннан бер-ике адым читкәрәк китте дә. Күк йөзенә текәлеп: — Нигә, ма—ту—у—у... ич!—дип куйды. — Чынлап га, ма — ту—у—у ич! Бу юлы инде әлеге Илаһи сүзне без икебез бер авыздан кабатладык. у хәлләр әле кичә генә булып узган кебек иде. уйласаң, биш ел гомер узып та киткән икән. Гомер узгандыр, анысы, уза инде ул. ә шул вакыт эчендә бик күп вакыйга-күренешләр күңелгә кагылмыйча да узып киткәндер, бәлкем, ләкин әлеге хикмәтле Сүз колак төбемдә һәрдаим яңгырап торды дисәм, валлаһи, гөнаһ булмастыр. Үләргә җитеп йөргән, иц бәхетсез көннәремдә дә. түбәм белән болытларга орынып үткән мизгелләрдә дә шул бер Сүз гел күкрәгемдә сулкылдап килде: Ма—ту — у — у!.. Моңарчы мин аны. Хозыр Ильястай таңда ггәйда булган теге гөнаһсыз зат кебек, Алла белән сөйләшкәндәй, бары үзалдыма гына пышылдый идем. Юк. алай гына да түгел, ул җаным буйлап үз уңаена, эчтән тын гына ага бирә иде. Ләкин күңелгә кайчак шом да килә: «Нигә соң әле бу дөньяның ма гур лы гын күбрәк күрә алган, тормышны матурайту сәләтенә ия булган кешеләргә яшәве юрган саен ныграк кыенлаша бара? Нигә ишетмиләр аларнын кодрәтле сүзләрен? Әллә бөтен гавәм чукракланып беттеме соң. каһәр суккыры! Кагы күңелле «Акыл.ты»лар күбәйгән саен, нечкә күңелле «Исәрләр» азая барамы соң әллә9» Шуңа да минем менә бүген Күкләрне яңгыратырлык. Җиһанны иңрәтерлек итеп кычкырасым килә: җаны исәннәр ишетерләр, теле барлар кабатларлар, күзе барлар күрерләр, иншалла!.. Ма —ту—у- у у! Ма- ту — у — у у!..