Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӘМГЫЯТЬНЕҢ БЕР ЧИРЕ

Бүгенге көндә элекке СССР халыклары кичерә торган гомум кризисның ничек барлыкка килүе белән бик күпләр кызыксына. Ни булган? Нинди сәбәпләр аркасында бүген без шундый хәлгә төшкәнбез? Алда безне ни көтә? Мондый сорауларны җәмгыятьне өйрәнүчеләрдән генә түгел, бәлки кибеттәге чиратларда, шәһәр транспортында һәм башка җирләрдә дә еш ишетәбез. хшы хәл дип әйтик моны, чөнки андый сораулар туганда җәмгыять әкренләп сәламәтләнә-тазара, кешеләр, аңнары уянып, тоталитаризм идеологиясеннән арына, һәркем үзенең кемлеген, үзенә бер шәхес икәнлеген тоя-төшенә башлый. Өстән боерык-карарлар килми башлаган яңа шартларда үткән тормышыбызны анализлаганда да фикер төрлелеге ныграк урнаша, кешелек тарихын яңача аңлау, чын дөресенчә төшенү процессы көчәя бара. Мин: коммунистлар партиясе илгә хуҗа булган көннән башлап халык мәнфәгатьләренә каршы сәясәт үткәреп килде, дип саныйм. Бу сәясәтнең максаты— коммунистик номенклатураның сәяси хакимлеген һәм икътисади куәтен тәэмин итүче тоталитар режимны ныгыту иде. Коммунистлар ил башында торган заманның иң авыр, иң фаҗигале нәтиҗәсе шул булды — масса төсен алган маргинал кешеләр барлыкка килде, җәмгыять тулаем маргиналлаштырылды. «Маргииаллык» дигән социологик төшенчә кешенең берәр төрле социаль төркемнәр арасында калуын белгертә. Бусына да, тегесенә дә кушылмаган хәлдә ике арада калу кешенең хис-тойгы халәтенә гнекәре йогынты ясый, үзен билгеле бер социаль төркемнең вәкиле итеп тою хисеннән мәхрүм итә, һәм нәтиҗәдә кеше үзенең социаль йөзен табу мөмкинлеген югалта. Элеккеге СССРда кешеләрне масса күләмендә маргиналлаш гыруның төп сәбәбе коммунистлар партиясе тормышка үткәргән социаль сәясәткә барып тоташа. Бу сәясәтнең нигезендә җәмгыятьне социаль үзәкләштерү моделе, ягъни барлык кешеләрне дә бер төсле итү принцибы ята. Шушы модель-үрнәк буенча совет кешесе бер генә төстәге коммунистик җәмгыятьне төзүчегә кирәкле сыйфатларны туплаган бер кисәкчә-атом булырга тиеш. Тормышка керткән социальләш- терү механизмы ярдәмендә, кешегә коммунистик системаның төп-төгәл бер шөребе булырга комачаулардай бөтен нәрсәне аңа якын җибәрмәскә тырыштылар. Хәлбуки, кешенең социаль һәм шәхси яктан җитешүе өчен аның тәрбияләнүендә социальләшү һәм индивидуальләшү процессларының табигый ярашулары зарур. Безнең тоталитар дәүләттә индивидуальлек җәмгыятьнең үсешендә начар бер шаукым сыман итеп каралды. Кешенең шәхес буларак үзенә генә хас яхшы сыйфатларын күреп, шуларны үстерү кирәклеге тәрбия эшендә исәпкә алынмады. Шәхесне алга чыгара юрган индивидуальлек мәсьәләсен инкяр итү нәтиҗәсендә аның теләк-нхтыяҗларына ярашлы, әмма каты тоталитар калыплар! а сыешмый торган шьфигыленә, багланышларына да юл куелмады. Актив социаль сәясәт дәрәҗәсенә җиткерелгән мондый мөнәсәбәт чынлыкта кешеләрнең тормыш-көнкүрешләрендә табигый рәвештә урнашкан соцнумнарны вату-җимерү дигән сүз иде. Җәмгыятьнең эчке кысасын әнә шулай таркалу нәтиҗәсендә анда тәртнпсезбуталчык бер хәрәкәт башланды, кешеләр социаль җайсызлык, психоло; як тынычсызлык -ипсезлек кичереп яши торгаи булдылар. Шактый катлаулы бу таркату процессын мин җәмгыятьне маргиналлаштыру дип агыйм. Тормышыбызда ул кинәт кенә пәйда булмады, бәлки әкренләп 166 Я барлыкка килде Артык гадиләштереп күз алдына китерсәк, аны винегрет әзерләү белән чагыштырыр! а мөмкин булыр иде ягъни башта кабыгын кыра лар. ваклап турыйлар, аннары инде бергә кушып болгаталар Әзер винегретта кайсы кисәге чөгендер. кайсысы бәрөшс икәнен дә аеруы кыен, чөнки сонгысына да чөгендер төсе ингән. Менә шушы (ади генә чагыштыру мисалындагы кебек, җәмгыятьтәге маргиналлаштыру да икс чор уза. Ил башында Сталин утырган беренче чорда миллионлаган кешене юк итү. имгәтү-гарипләтү гше башкарылды Болар, башлыча җәмгыятьне гадиләштерү процессына каршы булган яки каршы булырга тиеш дип саналган зыялыларның күренекле вәкилләрен жысп төрмәгә тыгу эшчән-тырыш крестьяннарны яшәгән жирләреннән читкә сөрү Билгеле бер дәрәҗәдә шушы чорнын иәтижәсе игеп Ваган сугышында һәлак булган исәпсез-хисапсыз корбаннарны да санарга мөмкин Шулай игеп, беренче чорда ук ише җәмгыятебез, анын структурасы шактый дәрәҗәдә -җимерелә. Шулай да әле уз мартиналлаштырылгдн җәмгыять булмый Әйтик, тоталитаризм машинасы төрәне астына эләкмәгән крестьяннар җир кешесе булып калалар, крест ьян психолог иясенә хас булганча намус белән иген игәләр, табигать белән сак эш итәләр Яки. этник яктан килеп карасак, мәсәлән, татарлар үз телләрендә сөйләшеп, ата-бабаларынын гореф-гадәтләрен саклап, татар булып кала бирәләр Бу чорда мөселманлык тойгысы да көчле була Җәмтътятебе тне март нн алдаштыру нын икенче чоры ( т алин үлеп. янын явы»- лыкларын фаш итү, исән ка.пан «халык дошманнарын» иреккә чыгару һәм XX сьездиыц демократик лозунтларыннан сон башланды. Беренче карашка моны гуманлашу чоры дип тө атарга мөмкин Ләкин бу яңалыклар, кешеләргә билгеле бер уй-фикер иреге бирсәләр дә. зур социаль үпәрешләрнен шәүләсе генә булып калдылар. Тоталитар дәүләт шәхесне авызлыклауның ысулларын 1ына үзгәртте, элеккеге каты чараларны сирәк куллана башлады Чөнки беренче чорда җәмгыятебездә шәхесне бетерү эшендә тиешле эффектка ирешелгән иле инде кешеләр масса күләмендә эчтән ирекне кысып-тыеп тора торган курку хисе кичереп яшиләр иде. Хәзер инде җөм1 ыягьнең бер чамага, бер төрлегә әйләидере п ән кисәкчәләрен үзара керештерү буенча күзгә артык бәрелми торган яшертенрәк >ш башланды. Бу шәхесиен үзенчәлекле сыйфатларын, йөз еллар ювамында габи тый рәвештә барлыкка кинән социаль хасиллекләрне әкрен төп бегерүнен стратегик юнәлеше иде. тик моны юрмышка ашыруның тактикасы гына алмашынды Җәмгыятебезне маргиналлаштыру дитән катлаулы процессны төрле ноктадан: сыйнфый, этник, дннн-әхлакый. хәтта җенси яктан да килен карарга мөмкин Хатынкызның табигатьтән бирелгән ана бу ту сыйфатын икенче п таш .1 чигерү, аның дәүләт эшендә эшләвем беренче урыша кую кешенең жснсс буларак үзлеген инкарь ит ү дигән сүз бит ул. Ил өчен бу сәясәтнең социаль нөтиж<>лш шләр. тору өчен бернинди уңай шартлары булмаган кысан баракларда яши.шр. һәм аларга милли рухларын саклау өчен бернинди мөмкинлек тә юк. Хикмә! башка бер этник мохитка килеп эләккән татарларның милли тойгылары үз-үзеннән юкка чыгуында гүгел. киресенчә, алар милли рухларын, гореф-гадәтләрен сакларга тырышалар. Яңа җирдә яна тормыш башлаганда татарлар, кичләрен бергә җыелып, үзләренең җырларын җырлыйлар, уеннарын уйныйлар, милли ансамбльләрен. үзешчән театрларын оештыралар. Әмма аларның мондый үзешчәнлекләре әкренләп бетә, юкка чыга. Мәсәлән, илленче елларда Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә татар җыр һәм бию ансамбле төзелә, ә Маяковский исемендәге культура сарае каршында «Агыидел» дигән татар-башкорт ансамбле оешып, шуңа алтмыштан артык егет һәм кызлар катнаша. Алар әйбәт кенә репертуар төзиләр, концертлар куя башлыйлар'. Ләкин аларның бу ижат үзешчәнлеге үсеп китә алмын җирле хакимиятнең каршылыгына очрый. Шундагы бер мәдәният чиновнигы: «Милли җырларыгызны җырлыйсытыз-тыңлыйсыгыз килсә. Казанга барыгыз»,—ди. Билгеле инде, баштарак татарлар, бу хәлдән зарланып, югары оешмаларга хатлар язалар, милли рухларын саклау өчен ярдәм итүләрен сорыйлар. Ләкин аларның үтенеченә бернинди җавап бирмиләр. Мондый хәлнең сәбәбен социализм төзү эшенә баштанаяк чумган түрәләрнең милли азчылыкларның үзенчәлекләрен саклау мәсьәләләренә игътибар итәргә вакытлары булмаган дип кенә аңлатырга мөмкинме? Әлбәттә, алай түгел Бернинди дә җавап бирмәү, игътибар итмәү милли үзенчәлекләрне бетереп, аларны бертөсле бер бөтенгә әйләндерү сәясәтенең рәсми чагылышы ул Хакимиятнең милли бизәкләрнең ачылуын теләмәве әнә шул сәясәттән килә Чиг-ят җирдә яшәүче татарларга милли җан азыгы бирер!ә тырышып йөрүче аерым энтузиастларны эзәрлекләү дә әнә шуннан. Татарның мәдәниятен, телен саклау буенча кылган күп төрле үзешчәнлектән тыш, бу энтузиастлар. Татарстаннан читкә чыгып, татар гәзите һәм журналларын тараталар. Әмма тагар патриотларын дәүләт учреждениеләрендә тикшереп. КГБ тарафыннан искәрттереп һәм куркытып, «үз урыннарына утырталар» Шуңа күрә тырыш хезмәтләре белән илгә даннары чыккан татар шахтерларының әллә нитә бер радиодан татар җырлары ишеткәч, күңелләре тулып жылаулары бер дә очраклы хәл түгел. Аларның балаларының инде, татар моңын ишеткәч, күңелләре нечкәреп күзләренә яшь килми, чөнки алар урыс мәктәбендә укып тәрбияләнәләр. Шул рәвешчә әкренләп-әкренләп туган телнең, үз мәдәниятеңнең кирәклеге бетә бара, татарлык тойгысы, милләттәшлек хисе юкка чыга. Татарларның милли үзлеген бетерү, аларны ким кешегә әйләндерү сәясәтенең тагын бер юлы бар Бу юл үз халкының мәдәни байлыгын саклау! а тырышкан милли интеллигенциянең эшчәнлегенә. йомшаграк итеп әйткәндә, унайсыз шартлар тудыруда күренә 1944 елның август аенда ВКП(б) Үзәк Комитетының «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында»гы карары, шулай ук 1949. 1950 елларда өстәмә рәвештә профилактик чара буларак кабул ителгән шундый ук карарлардан соң. партиянең Татарстан өлкә комитеты, шактый куркуга төшеп, «милләтчелек казынулары»на карата тагын да уяурак була башлады’ Моңа мисал итеп. 40 нчы елларның азагында. 50 нче елларның башында, идеологии гаепләр ягып, республиканың Язучылар берлегенә ябырылуны әйтеп китәргә мөмкин. 1947 елның август аенда «Правда» газетасында С. Бәхтияров- ның «Татарстан язучылары белән эшләүдә җитди кимчелекләр» исемле мәкаләсе басылып чыкты Мәкаләдә Татарстан Язучылар берлеге партия бюросының йомшак эш итүе турында әйтелгән иде Шул вакыттан соң инде Язучылар берлеген коммунистлар партиясенең идеологик ныгытмасына әйләндерү буенча ак тив эш башланды. ВКП(б) Татарстан өлкә комитеты. Казан шәһәр комитеты һәм Бауман райкомы бюроларының бер-бер артлы махсус утырышлары булды. Шул елларда, янәсе, идея ягыннан зарарлы әсәрләр иҗат иткән өчен. Ф. Хөсни. Ш Маннур. С. Багдад һәм Н. Исәнбәтләр партиянең каһәренә эләктеләр. Театрлар репертуары да каты күзәтү астына алыиды. Театр коллективларыннан. драматурглардан совет кешеләренең тормышын һәм көрәшен «дөрес» чагылдырган заманча спектакльләр таләп иттеләр. Югары органнар бигрәк тә тарих фәнен каты күзәтү астында тоттылар. 1949 елда «Казан татарларының килеп чыгышы» исемле мәкаләләр җыентыгы каты тәнкыйть игелеп. туздырып ташланды. Китапның авторлары танылган тарихчылар академик Б. Греков. А Смирнов, Н Калинин. Е Чернышевларны җитәр- лек дәрәжөдә марксистик-ленинчыл идеологиянең тарафдарлары булмауда. тара хяы объективизм рухында яктыртуда. Шөрептәге мөселман дөньясынын йогынтысын арттырып күрсәтүдә, татарларның килеп чыгышында урыс иленен йогынтысын исә күрсәтеп җиткермәүдә гаепләделәр Илленче елларның ахырында КПСС өлкә комитеты берничә карар чыгарып гарәп теленнән кергән кайоер терминнарны кулланышка кайтарган өчен телчеләрне һәм матбугат хезмәткәрләрен тәнкыйть итте Хрущев заманында бераз •боз эрү»нс демократия килү дип уйлап, татар теленең язмышы өчен борчылучы лингвистлар телне ясалма рәвештә чүпләүләргә каршы көрәшергә керештеләр Әмма аларның тырышлыгы бушка булды Җитәкче органнар бер генә туры ют күрсәттеләр «телнез/ үсеше милли үзенчәлекләрне квчәйтүдә түгел, бәлки телләр- нец үзара үсә барган йогынты ясауларында», диделәр Асылда, бу татар теленә русизмнар тутыру дигән сүз иде. Шул рәвешчә татар интеллигенциясенең чын милли мәдәниятне үстерүгә куйган тырышлыгы даими рәвештә тыела килде. Иҗат эшчеләрен икейөзлелек, конформизм (гамәлдәге системага җайлашу) шартларында эшләргә өйрәттеләр, аңнары КПСС теләгән якка борыла торган идеология кендекчеләренә әйләндерделәр Уй-фикер эшчәнлегенец, рухи көчнең басылып-буйсынып яшәве нәтиҗәсендә. гомум милләт күләмендә милли горурлык тойгысы бета башлады Асылда, бу татарлык хисенең югала баруы иде Шушы җирлектә халыкны марг иналлаштыруда икенче бер юнәлеш җирле халыкны урыслаштырудагы тел сәясәте уңышлы рәвештә тормышка ашырылды Ton хикмәт шунда татар яшьләренең урыс телен белмәве яисә начар белүе югары белем яки урта махсус белем алу юлында зур киртә булып тора иде Мәсәлән. 1947 -48 елларда унынчы классларда имтиханнарны барлык укучыларның 70 проценты гына тапшыра. Күбесе урыс теленнән сынауны бирә алмый 1947 елда урта мәктәпне тәмамлаучыларның 18 проценты, урыс телен начар белүләре сәбәпле. ВУЗга керә алмый. Шунсы да ачык мәгълүм, бу заманда татарлар арасыннан бик аз гыйльми кадрпар чыгуның бер сәбәбе урыс телен яхшы белмәү мәсьәләсе Мәсәлән. 1947 -49 елларда аспирантура тәмамлаган 95 кешенең егермесе генә татар, диссертация яклаган 45 кешенең исә җидесе генә татар’. Шуңа күрә. 1949 елда республикадагы мәктәпләрнең яртысыннан ла кимрәге генә татар мәктәбе булуга һәм гомум белем алучыларның яртысыннан азрагы гына анда укуга карамастан. ВКП(б)нын Татарстан өлкә комитеты Үзәк коми тетган РСФСР Мәгариф министрлыгын урыс геле һәм әдәбиятын укыту сәгатьләрен арттырырга мәҗбүр итүен сорый Биредә сш кына ишетелгөли торган бер фикергә тукталып китәсе ки м имеш, бүгенге котгдә милли төбәкләрдә тел югалту мәсьәләсенең килеп тууына тиундагы җитәкчеләр гаепле. Аларның урыслаштыру процессына катнашы барлыгын инкарь итмәстән, «ә башкача булуы мөмкин идеме'’ диясе килә Татарстанда гына түгел, бер генә союздаш республикада да туган телне укытуны яхшырту турында бер генә карар да кабул ителмәве очраклы хәлме'* Шул ук вакытта барлык союздаш һәм автономияле республикаларда урыс телен укытуны яхшырту турында берничә карар кабул ителде Тоталитар дәүләтнең маргиналлар җәмгыяте төзүдә бик яхшы эшләгән тагын бер механизмы илне индустрияләштерү белән мавыт у 194» 70 елларда ул Татарстанда бигрәк тә кызу темп белән тормышка ашырылды Шуның нәтиҗәсендә, башка начар яклары белән бергә, республиканың бөтен бер төбәкләрендә көньяк-көнчыгыштагы нефть районнарында. Кама промышленность юнасында яшәүче халыкның традицион тормыш-конкүреше җимерелде Биредә җәмгыятьне март иналлаштыру ик югары дәрәҗәсенә җитте. чөнки ул элек-электән яшәп килгән тормыш структурасын бик тиз җимерә торган ике тенденция тәэсирендә соцналь-профессиональ үзгәрешләр һәм милләт төрне бергә болгатып кушу юлы белән гамәлгә ашырылды. ьер яктан, тагар ггносы нлнен төрле төбәкләреннән бәген союз төзелешенә килеп тулган төрле милләт кешелә ре белән кушылып, сыегайды, үз төсен югалтты Икенче яктан. гомер-гомертә иген игеп яшәгән җирле халык төркеме-төркеме белән берьюлы промышленноегь тшенә күчерелде Мондый шартларда кичә гетто авыл кешесе бу тган татар тарный шәһәр тормышына күчүе, шәһәр культурасы элементларын тудыру һәм үзләштерүе шактый кыен мәсьәлә иде Төп байлыкны промышленность үсешенә ютын, кешеләрнең көнкүреш шартларын яхшыртуга бик аз өлеш чыгару хәлне татын ла авырлаштырмы Әнә шул шәһәрләрнең берничәшәр йөз фатирлы, яшәү өчен күнелсез-ягымсыэ йортларын да маргиналлашкан яшьләр арасында җәмгыять эчен куркыныч төркемнәр барлыкка килүе очраклы күренеш түгел. Кешснсн кеше булып тәрбияләнүендә зур әһәмияте булган, ана милли намус төшенчәсе, әхлак-этика маяклары бирә торган милли аңның бетү-тогалуы да монда шактый зур роль уйнады. Җәм1 ыятьне этник яктан маргиналлаштыру хакында югарыда әйтелгәннәр, минемчә, халкыбызның яшәвенә рухи чыганак, олы әхлак таянычы булган милли аңны тергезү кирәклеген ышандыргыч итеп раслый Билгеле, яшьләр арасында агрессив төркемнәр барлыкка килүен җәмгыятебездә этносларны бетерү сәясәтенең нәтиҗәсе дип кенә карарга ярамын Тормышыбызның табигый корылышын һәрьяклап җимерүдән килеп туган хәл бу. Сүземнең азатында тагын бер якка кагылып китәсем килә. Тоталитар режим, табигый рәвештә барлыкка килгән, үз алдына яши ала торган бай традицияле тормышкөнкүреш формаларын бетереп, шуларны хакимият югарылыгыннан торып оештырылган төрле ясалма формалар- союз, клуб, комитет, җәмгыятьләр белән алмаштырырга маташты. Әмма күпчелеге дәүләт идарәләренә буйсынган бу ясалма оешмаларның эшчәнлеге гаҗәеп бертөрле иде, кешеләрнең теләк-омтылышларын канәгатьләндерерлек түгел иде Тормыш исә коммунистик шәхес георнясенен үле идеологии схемаларына туры килми торган, үз т ореф-гадәтләре, әхлак нормалары булган соцнальләшү формалары тудыра. Шәхеснең ирекле үсүен кысытт-буын торган тоталитаризм шартларында еш кына көчләү-талаудан башканы белмәүче бандалар рәвешендә куркыныч социумнар да килеп чыта иде. Әлбәттә, җәмгыятьнец маргиналлашуын җинаять толына баскан яшьләр барлыкка килүенә тенә кайтарып калдыру мәсьәләне артык гадиләштерү булыр иде. Габитын корылышы җимерелгән, ясалма структуралы җәмгыятьтә мартиналлашу галәмәтләре тормыш-көнкүрештә үз- үзеңә урын таба алмауда ачык чагыла. Масса төсен алтай бу хәл кешедә җавапсызлык. башкалар исәбенә яшәү, ярашырга тырышу, инфантильлек сыйфатлары тудыра. Минлек, «мин кем»лек тойгысын юталткан кешеләрдә барлыкка килә торган сыйфатлар бу. Гомум тигезлек, яна кеше тәрбияләү дигән социаль утопияне тормышка ашырырга маташкан коммунистлар хакимияте, барлык чаралар белән кешенең кемлеген, милли тойт ысын оныт тырырт а тырышып, бөтен бер халыкларны бетүгә таба йөз тоту, дет радация хәленә җиткерде. Безгә янадан тезәгү-тергезү өчен тоталитаризм хакимлеге калдырган ин авыр мирас бу.