Логотип Казан Утлары
Шигърият

Су ялваруы

Мин гомерем буена чорга сыеп бетә алмадым. Замана мине — болан да үсендерүчесе булма! ан, кыюсыз, кире бер малайны — һәрвакыт тырнан, тарап, кыргычлап кына торды. Юлымны мнн мен «ярамыййлар, агныраулар, шикләнүләр, үз-үземә ышанма)лар карурманы аша ерып бардым. Радиодан тапшырыр! а дип шшырьләр укысам, 1авышым артык ярсулы, бушарь булу сәбәпледер, аны һәрвакы: кечерәйтеп, кысып бирделәр. Шигырь басарга тәкъдим итсәм, үземә нн оша!аннарын төшереп калдыралар, бик теләгән кереш сүземне яисә IHHI ырьләрнец апына куелган дагасын сызып ташлыйлар иде. Горле мохәррнрләрнен теләк-зәүкына, фасуны-карашына ярарга тырышып, инде мнн күшән бер мәхлук хәлендә юрып калырга 1неш идем. Шөкер, замана теләгәнчә шомарып бетмәдем, ә җиде кат юман артында: ы мәңге армас романтик сыман үзем булып калдым. Сизәм, инде кулга ияләш терелеп бетмәгән шәхесләр заманы килде буган... Су ялваруы Минме сезгә хезмәт и тмәдем, кешеләр?! Мин су-лыш бирдем. су-сын бастым. су-сыл иттем. Юдым сезне, тазарттым, иркәләдем. Назладым сезне, хушландырдым

Агымсуларымда агуларыгызны агыздым. Инде хәзер Су була торып, үзем пычрандым, шакшыландым, тәмам агуландым. Ишетәсезме? Мин су-кра-нып яшим, су-лкыл-дап елыйм — Су-са-дым чисталыкка, ничек чистарыныйм?! Мин—Су, тончыгам, су-лы-шым кысыла. Су-кыр булмасагыз, коткарыгыз! 1990 Елап калды гомер юлларымда Сыйпап үтә алмаган гөлләрем.. Мине туя, сөя, күрә алмыйча Минсез акты минем көннәрем. Бик күп сулар тәнем татый алмады, Зәңгәр күкләр — иреннәремне. Әйтегезче, Далаларда мине сагынып йөргән Алсу таңнар күренмәдеме? Әй гомернең зая үтүләре. Эчелмәгән кояш рәхәте! Читтә калдымыни ходай биргән Бу дөньяның саф мәхәббәте?! ... Бөгәрләпләр куйды җаннарымны Бавырларга төшкән кайгылар. Шатлыкларым дөрләп яндылар да Өсләремә көлләр яудылар Шул юата, ахры, беркайчан да, Явыз иде, диеп әйтмәсләр: Хәсрәтләрдән алда йөри җанда Әйтелмичә калган рәхмәтләр. 1990 Чишеп булмый торган төеннәр... Каеннарга зирек пар түгел лә. Тик каенга каен пар икән. Йөз ел буе тартып интексәң дә Очы чыкмас хәсрәт бар икән. Зирек калыр үзенең сазлыгында, Каен менәр йөгереп тауларга. Менәлмәсәң син дә шул тауларга, Кайгың әзер сине яуларга. Шул кайгылар Хөкемендә калган Мәҗнүннәргә хәер бирсеннәр Син юк дисең, җаным, бар икән шул Чишеп булмый торган төеннәр 1992 Аерылган кеше зары Киләсе кешеләр, килмәдегез! Ни хата эшләвегезне белмәдегез Йа, Раббым, бу фәкыйрь бәндәгезнең Эче тулы зар иде күрмәдегез Миндәге тормышны теләмим сезгә, Сарылар кунмасын йөзегезгә. Бу нинди бәхетле икән дип карап, Соклансыннар хәтта эзегезгә Тынычлык телим, гел шат яшәгез. Коелмасын хәтта чәч бөртегегез дә Инде кар бөртеге булып яшьләнеп. Эрүче мин булырмын керфегегездә. 1982 Зар белән тулды җаным, кемгә түгим? Бурычка баттым тормышта, кемгә түлим? Адаштым кереп уй карурманына, һич урын табалмыйм бер җаныма Кая элекке көлүләр, өметләр, кем алдады? Күрче: элек кояшлы йөздә тамчы нур калмады Кул сузам ярдәм сорап: бирер кайсысы? И юләр, сузма кулыңны һәркемнең үз кайгысы! 1982 Соңгы очрашу Яңа күзен ачкан зәңгәр гөлем. Сине сөеп, ахры, ялгышам Ә шулай да йөрер юлларына Хисләремнән учак кабызам Минем гөлләр алтын көзгә бага. Мин кичке моң. ә син язгы гаң Изг е кояш булып, юлларыма Чыгар идең микән, чакырсам Зая үтте яшьлек минутлары. Бу очрашу килде, килде соң Ишетәсеңме, ятып офыкларга. Якгы таңга үрелә кичке моң Ник мин тал бөресе түгел... Әверелде арган йөрәгем Кайгының карасына. Таллыкларга кереп чумдым, Таллыклар арасына. Кунасы килде талларга, Кунасым, тибрәнәсем. Тыныч, сабыр таллар телен Беләсем, өйрәнәсем Әверелсәгезче, талларым, Җаным сердәшләренә. Серләшериек бергәләп, Чумып күз яшьләренә. Яз тулы бал бөреләре Кага җәй ишегенә. Ник мин тал бөресе түгел, Ник бары кеше генә?.. 1984 Исемә төшсә... Фазулла абыема Кызыгы юк ла дөньяның мәгънәсез: Була бу күңелем буш һәм сай чак. Читенсенәм үзем дә шулчак — Исемә төшсә нурлы балачак Дөньяда юктыр кебек мәхәббәт, Бар күңелләр дә каты таш кебек. Яңадан оялам үземнән — Төшсә исемә садә яшьлегем. Юк кебек дөньяда изгелек, һәркем карый күк тик үз карынын. Йомшарып китә иманым һәм җаным Исемә төшсә туган авылым. И авыр бу дөнья, терәкләр юк. Ялгызлык бәгырьне бик кисә Елавым, сыкравым чүп кенә. Ятим әтием исемә төшсә. Дөнья ком, кешеләр туң, гомер шом. . Ни мәгънә?! Бу гомер бик кыска. Мәңгелек тоелам мин кинәт: Газиз әнием исемә төшсә. 1974 Көзге рапсодия Туры килдең нигә, бәгърем, Гомер азакларына. Салдың син чиксез-ахырсыз Сөю газапларына. Сине уйлап тугайларда. Урманнарда югалдым. Сүтә-сүтә йомгагыңны Җепләреңә чуалдым. Син җанның илаһи сере. Күккә ашкан минуты. Яшәүнең соңгы мәгънәсе. Гомернең соңгы уты Сүндерерлек сулар да юк. Су үзе янып чыгар Җиргә китсәм, бу утлардан Җир янмый ничек чыдар9 Безнең йолдыз мәңгелектә Күктә янып торса иде. Җирдә калган тәнебезнең Кабре бергә булса иде. Мин бу җырны кешеләргә Чыгармам дигән идем. Әрнү-газапларыма да Чыдармын дигән идем Ярсуларым, шашуларым Сыймады йөрәгемә Җыр булып очып чыкты ул Фани җир йөзләренә Бар икән кайнар яшьлеге Гомер азакларының Юк икән чигс-ахыры Сөю газапларының. 1982 Бәйләп куйды җанны, суырып торды Мен борчуы шаулы каланың Юкса би1 мин габигатьтә туган. Табигатькә гашыйк баламын. Таш капчыкта ягып үләннәрнең Серләшүен күрми каламын Юкса бит мин үләннәрдән туган. Үләннәрдә үскән баламын Тыңлый алмый калам яфракларның Садә моңнар сынрап үскәнен. Колен яуган ләйсән яңгырларны Туфракларның сусап эчкәнен Хәйран калып күзәтә алмый калам Иделләрнең җәйрән акканын Ишетмичә калам гып-1ын гаңда Каеннарның бөре атканын. Сагынылган дуслар янына да Сугылалмый калам яратып Нишләргә дә белмим, яшәвемве Язмыш жиле куйды тарагын Анда барсам, монда эшем кала. Монда калсам, анда - сагышым. Җәсәдемне сибеп бар дөньяга — Барысын да тигез тояр өчен — Сер Иленә күчеп барышым... 1991 Кадим исемем аркасында Мин күп еллар җәфа күрдем. Мулла кушкан булса да аны — Читенсенеп яшереп йөрдем. Кызга ничек урыс сөймәс Бу исемне әйтмәк кирәк?! Әнә Роберт, Эльс. Гертлар Гел пачутта йөрде күкрәп. Сынды Иблис... Җиңде уң көч! Түбән исемем кабат яна. Җир шарында көне-төне Намазларда кабатлана. Нинди исем! Яңгырашыннан Җанга-тәнгә рәхәт тула. Сөенеп әйтәм кызларга да: — Рәхмәтулла! Рәхмәтулла!!