Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРЛАР: БЕР МИЛЛӘТМЕ, ӘЛЛӘ БЕРНИЧӘМЕ?

Бу мәкаләнең исеме үк үзенә күрә укымышлылыкныгг мина кырына чакыру булып яңгырый Шул мина кыры аркылы хәвефсез бер гәнбер юл табу эчен түбәндәге төшенчәләрнең эчтәлеген 1Ө1ӘЛ ачыклау фарыздыр «милләт», «милләтчелек» һәм «милли үзаң» Ләкин бу ачыклау һич тә мөмкин түгелдер, чөнки шул проблема:а багышланган фәнни әдәбият, бер яктан, бик күләмле һәм күпсанлы булса, икенче яктан, галимнәрнең карашлары кайвакыт капма-каршы. Инде 200 еллар элек милләт теориясенең беренче пәйгамбәрләре һердер. Ьуркс. Руссо. Джефферсон шуны Европа жнрлегендә тикшереп карасалар да. бүгенге конга кадәр «милли бердәмлек нәрсә ул?» дигән кайнар бәхәс төр сүнмәгән. Хәзер дә. иң яхшы очракта, яна вариантлар тәкъдим ителә, алары да еш кына элекке яңарыш һәм үсеш модельләренең нигезендә һәм шуларга өстәмә булып кына яңгырын мондыйлар күбрәк саф интеллектуаль һәм сәяси критерийларга га яна Мәсәлән. Карлтон Хейес. Алфред Коббанс. Н һ К >ррз. һанс Кон элекке рухи тарихның традицияләре кысасында фикер йөртә Дискуссияне Карл Дойч. Эли Кедурн. Ойджсн Вебср. Ч Тилли. И Гелльнер һәм Дадли Сирс хезмәтләре баетып жибәрде Искә алынган авторлар милләт, милләтчелек, мил ли үзаң турындагы бәхәсләрендә. хәзерге социаль белем казанышларына таянып, төп игътибарларын социаль-икьтисадн үзгәрешләргә, яңарыш һәм үсеш теорияләренә юнәлтә Төгәл төшенчәләрнең юклыгын истә тотып Эрнст Хаас карашларына таянып. гүбәндәге мәкаләдә без милләтне бодай дип аңлыйбыз башкалардан, читләрдән аерып тора торган ышанычлары, төрле сыйфатлары бердән, үз дәүләтчелеген булдырырга яки сакларга омтылган социаль яктан оешкан шәхесләр берлеге Шул шәхесләр үзләренең үзенчәлекләре һәм аерымлык зары аркасында аерым күмәк үзаңга ия булалар Кырым һәм Идел буе татарлары: ике милләт? /"ч оциаль «тан оешкан шәхесләр берлеге» дип бу мәкаләдә татарлар күздә тотыла һәм 1979 елда аларнын саны 6317468 иде «Тагарлар» дигән төшенчә кыпчак төркиләренен варисларын аңлата, алар Монгол империясенең көнбатыш өлешендә, яг ьнн Жүчн У тусында яшәгән Жүчи Улусы (Алтын Урда) жнмерелг.нгнән сон бу халыклар төрле әтрафларга Польша чикләреннән алып Кара диңгезгә. Урта Иделгә һәм УралАзадә-Гайшә РҮРЛИХ (1942) АКШта (Лос-Анже ted яшәүче татар галиме, nutpte me пәрдә басылган к)л кенә тарихи хезмәтләр авторы Бх чәкаюсе авторның А счаничдә ясаган чыгышы -£>ir Muslime tn der Sonjeiunion unit in Jugoslaxtien* (Кельн. 1989) җыентыгыннан алынды Искәндәр Гыйләҗев тарафыннан алманчадан тәрҗемә ителде Б га кадәр җәелгән Бүген Идел буе. Кырым. Литва. Себер. Әстерхан һәм Касыйм татарлары Алтын Урда халкыннан килеп чыккан төп төркемнәрне тәшкил итә һәм алар өчен «татар» төшенчәсе «этнос» мәгънәсендә кулланыла. Этносны без монда үзенең җире, уртак традицияләре һәм тугандаш шивәләре барлыгы белән аңлатабыз. Этнос аңлы рәвештә башка халык төркемнәре белән элемтәләр урнаштырса, бу очракта аның милли үзаңы барлыгы турында сүз йөртергә мөмкин, ә аның үзен милләт дәрәҗәсендә карарга буладыр Бу төркемнәрдә милләт үзенчәлекләре барлыгы табигый рәвештә шундый сорау тудыра аларның кайсыларын без милләт дип саный алабыз? Уйлавыбызча, без бары тик Кырым һәм Идел буе татарларын милләт дип санарга хаклыбыз. чөнки алар икесе дә. бер яктан, тарихи милләтләр сыйфатында элекке заманда үз дәүләтчелекләренә ия булды, икенче яктан, шул үткәннең мирасы 1917 ел революциясеннән соң тиз арада аларда мәдәни автономия, мәйданый автономия һәм, ниһаять, тулы бәйсезлек таләпләре һәм дәгъвалары тудырды Кырым һәм Идел буе татарларының ике милләт тәшкил итүе турындагы бәхәскә нигез тарихта күптәннән салынды Беренче шундый омтылышлардан Кырым хакиме Таштимернең. Алтын Урдадан бәйсезлеген күрсәтергә теләп, үз акчасын суктыруын әйтергә кирәктер Ләкин шулай да мөстәкыйль Кырым ханлыгының беренче хөкемдары итеп без Хаҗи Гәрәйне атарга тиешбез. Бәйсезлек чорыннан соң (1452 1588) ике йөз елга сузылган Госманлы солтанына бәйле (1588—1774) заманы һәм урыс проректораты еллары (1774—1783) булды. Ниһаять. эш 1783 елда урыс дәүләте тарафыннан яулап алу белән тәмамланды. Нәселләр бәйләнеше Казан һәм Кырым ханлыклары арасында тыгыз мөнәсәбәтләр тууына җирлек бирә — 1445 елда Алтын Урда таркалуыннан соң. Казан ханлыгы да барлыкка килә. Бу мөнәсәбәтләр һәрвакыт тату булмаган — ике дәүләттә дә дөньяга бердәм ислам карашы хөкем сөрсә дә. барыбер аларда аермалык, хәтта бердәнберлек хисе үскән. Казан ханлыгы мөстәкыйль сәяси бердәмлек сыйфатында 107 ел яши: 1552 елның 15 октябрендә аны Явыз Иван яулап ала һәм шул вакыттан ханлык халкына карата рәхимсез сәясәт үткәрелә. Урыс дәүләтенең яулап алынган илгә карата сәясәте бер максатка юнәлтел- гән иде татарларны халык буларак юк итү. Әлбәттә, бу сәясәтне тикшерү мәкаләбезнең төп нияте түгел, ләкин тагар милли үзаңының формалашуында анын роле әдәбиятта әлегә тулы бәяләнмәвен искәртәсе килә Мәдәният милләт орлыгы үсәр өчен уңдырышлы туфрак булган, һәм милләт төшенчәсе җәдитчелек хәрәкәте нәтиҗәсендә көчәеп, шул шартларда җәелеп үсеп киткән Татар милли үзаңының барлыкка килүе Ш. Мәрҗани (1818—1889)—Урта Иделдә җәдитчелекнең атасы, татар милли үзаңының үсүенә гаять зур өлеш керт кән шәхес Беренчеләрдәи булып ул үз халкы күз алдына тарихын бастырып куйды, беренчеләрдәи булып «татар» этнонимын Идел буе мөселманнарын билгеләр өчен кулланды. Үз халкын татар дип атарга өндәде һәм «татар булмасан. гарәп, таҗик, нугай да түгелсең, кытай, урыс, француз һәм немец га түгелсең! Болай булгач, инде кем булырсың?» — диде. Тел үсешен кайгырту ның замандашы Каюм Насыйри (1825—1902) яңарыш хәрәкәтен баетып. киңәйтеп җибәрде, беренче булып туган теленең сафлыгын кайгырта башлады, аның халык үзаңын үстерүдәге нигез икәнен белеп, татар әдәби теленең Казан шивәсе нигезендә формалашуын яклады Бу тел гарәп, фарсы һәм госманлы торек сүзләреннән арынырга һәм халыкка якын булырга тиеш иде. Идел буе шивәсендә Насыйри тарафыннан календарьлар чыгарылды — 1871 1897 елларда алар татарларда вакытлы матбугат урынын алып торды. Насьшринең татарлыгын бар кеше дә кабул итмәде. Аны иң көчле тәнкыйтьләгәннәрнең берсе Кырым җәдитчелеге атасы Исмәгыйль бәй Гаспралы иде. Ул барлык Русия мөселманнары өчен ургак төрки гелне алга сөрде һәм шул телдә 1883 1914 елларда 'Тәрҗеман» газетасын чыгарды. Исмәт ыйль бәй мәдәни милләтчелекне яклап чыкты, чөнки, ул шуның үсеше генә урыс хөкүмәте һәм мөселманнар арасында булган сәяси каршылык сәбәпләрен юк итә һәм. ахыр 158 А чиктә, хәтта ижтимагый гармониягә кигерә ала. дип уйлый иде «Мөселманнарны әхлакый урыслашудан бары тик аларнын интеллектуаль дәрәжәсен һәм белемен үстереп кенә, ә моны үт нәүбәтендә татар телен мәктәптә һәм әдәбиятта кулланып кына саклап калырга мөмкин». Габдерәшит Мәһди Кырым татарларының «милли, ижтимагый һәм сәяси азатлыгы» өчен көрәшне башлап җибәрде. «Ватан хәдиме» (1906—1909) газетасы тирәсендә тупланган яшь татарлар «милләткә мәхәббәт иманга мәхәббәт» дип игьлан итте, ә «Ватан» җәмгыяте әгъзалары (1909—1917) Гаспралынын «төркичелеге» урынына «татарлык»ны куярга омтылды. Идел буе татарларында татарлык мәсьәләсе йогынтысы 1917 ел революцияләренә кадәрге милли хәрәкәткә дә. аннан соңгы еллардагы мәдәни бердәмлеккә һәм сәяси хезмәттәшлеккә дә җәелә Совет чорында татарлыкны ин актив һәм күренекле яклаучы Г Ибраһимов булды, үз фикерләрен ул 1927 елда басылган «Тагар мәдәнияте нинди юл белән барыр?» мәкаләсендә аңлатты 1911 елда ук «Шура» журналында басылган фикерләрен кабатлап «Без татарлар, барлык кылганнарыбыз татарныкы, безнең киләчәктәге мәдәниятебез дә татар», диде Мәгариф илли әдәби телне таләп итү җәдитчеләрнең мәдәни яңарыш хәрәкәтендә иң зур урынны алып тора. Үз нәүбәтендә бу таләпкә ирешү өчен фидакарь рухи хезмәт, ижади көч һәм гамәли сәләтлек фарыз иде Сүзлекләр, мәктәп дәреслекләре, җәдитчелек әдәбияты һәм матбугаты милли традиция үсешендә төп чаралар иде 1890 елларда, мәсәлән. Исмәгыйль бәк Гаспралы. А Госманов. Миңнулла Сабиржан дәреслекләре генә билгеле булса, беренче бөтендөнья сугышы алдында аларнын саны сизелерлек дәрәҗәдә артты моны китап сатучыларның каталоглары һәм газеталарда басылган рецензн- яләр дә раслый. Татар зыялылары милли рухта аралашу чараларын тулыландыру өчен жәдиди мәктәп дәреслекләреннән файдаланды Монда без ике нигез күрәбез 1 Русия хөкүмәте сәясәте татарларның ижтимагый берләшүенә бер жай бирми иде. 2. XIX йөз ахырында Идел буе һәм Кырым татарларының белем дәрәҗәсен урысларныкы белән чагыштырсак, ул шакгый югары булганлыктан, алар милли мәктәп челтәрен ижтимагый берләшү чарасы игеп файдаланырга әзерлек терәк булуы күренә Кырымда, мәсәлән. 1867 елда татарларда 100 (МИ) кешегә 154 мәктәп туры килә һәм аларда 5081 укучы белем ала иде (901 кыз һәм 4180 ир бала) Кырым татарларындагы һәм урыслардагы мәктәпләр һәм укучылар санын чаг ыш гырып карыйк ■агарлар урыслар 649,3 кешегә I мәкгәп 2747 кешегә 1 мәктәп 27.9 кешегә 1 укучы 66.1 кешегә 1 укучы Тагарлар, барлык халыкның 17,85% тәшкил игеә дә. укучылар арасында 23°о иделәр, урыслар исә Кырым халкыннан 62.5°о тәшкил итсә, укучылар арасында бары тик 28.5° о кына иде 1867 һәм 1914 еллар арасында Кырым гаглрзарынын санына йогынты ясарлык демографик үзгәрешләр булмады ләкин мәктәпләрнең саны җәдитчелек хәрәкәте нәтиҗәсендә сизелерлек артты Идел буе татарларында бу вакытта (Казан г убсрнасын г ына алсак) 1088 мәктәп бар иде. гнуларның 90% ысулы җәдит мәктәпләре ндс Автономия таләпләре ел. дин, милли мәдәният һәм сәяси тарих турында хатирәләр болар барысы га Идел буе татарлары өчен, шиксез, бик әһәмиятле төшеп чәләр иле XX йөз башында әлеге төшенчәләр Кырым тагар тарын ла кузгатып җибәрде А тарный милли үзаңнары 1905 елдан сон чын сәяси төсмер алды, «милләт»- төшенчәсе алар өчен ин әү вә г сәяси үзби лге гәнегн иде аннан сон инде мәдәни һәм мәйданый автономия һәм хәтта тулы бәйсезлекне тә аңлата башлады 1905 1921 еллар арасында «мнлзәгнен органик карашы» кызыклы бер метаморфоза кичерә һәм ми г гәгнен сәяси концепциясе булып формалаша (моны М Т Дж. Илли үзаңның нәселдән килгән һәм тарихи характеры дип аңлата). Ул вакытта милли үзаң дәүләт гражданлыгы һәм халыкның суверенлыгы мәсьәләсе белән тыгыз бәйле була. Русия мөселманнары арасында Идел буе татарларының өстенлеге һәм алар- нын мәсьәләләр куеп, чишелеш табарга сәләте, әзерле! е алардан башка мөселманнарны бераз читләштерә һәм бу зур милләт эчендә сәяси мин-минлек («Эго») килеп чыгуына китерә. Монда, әлбәттә, аларнын сәяси ихтыяҗлары да чагыла— 1917 елдагы мөселман корылтаендагы милли һәм мәйданый автономия турындагы бәхәс шул хакта сөйли 1917 елның жәендә Кырым татарларының «Милли фиркалсе оешуы милләтчелекнең сәяси үсүен күрсәтә Анын жимешен, 1917 елның декабрендә Кырым татар дәүләте игълан ителүен үзенә күрә милли хыялның тормышка ашырылуы дип аңлап була Ләкин бу Чәләби Җиһан җитәкчелегендәге бер хөкүмәт, бер парламент, бер конституция белән аякка баскан Кырым татар дәүләте озын гомерле була алмады: 1917 ел кышында гражданннар сугышы нәтиҗәсендә юк ителде Шул сугышның ахырында Ленин сәяси өлкәдә үзенең гаҗәеп зирәклеген һәм тактик осталыгын күрсәтте, ул милли үзбилгеләнү сәясәтен яклап чыкты, ләкин вәгъдәсен үтәүне хөкүмәте өчен куркынычсызрак заманга калдырды Игълан ителгән сәясәтне тормышка ашыру Сталин тарафыннан бирелгән милләт төшенчәсенә «тел, мәйдан, икътисад һәм милли мәдәниятнең үзенчәлекләре уртаклыгында күренә торган психик төзелешкә нигезләнгән, тарихи формалашкан ныклы гомумилек» билгеләмәсенә таяна иде 1921 елның 18 октябрендә Халык Комиссарлары Советы әмере буенча, РСФСР составында Кырым Автономияле Совет Республикасы төзелүе игълан ителде Сәяси бәйсезлек максатыннан баш тартып, әмер Кырым «милли дәүләте» оешуын канунлаштырды, юридик яктан Кырым татарларының сәяси барлыгын искәртеп үтте Ләкин бу республиканың үзәкләштерелгән, федератив дип аталган Совет дәүләте эчендә гамәлг ә куелуы күп мәртәбә авыррак бурыч иде Вәли Ибраһимов җитәкчелегендәге җәдитчеләрнең бер буыны 20 елларда дәрт-дәрманнарын бәйсез милли берлек, мәдәни үсеш һәм чын сәяси автономия өчен көрәшкә сарыф иттеләр Бу хәрәкәтне без «милли коммунизм» дип атыйбыз. Идел буе татарлары да шуңа охшаш бер юл белән бардылар. 1917 елнын 19 ноябрендә Үзәк Русиянең һәм Себернең Милләт мәҗлесе автономияле Идел- Урал дәүләтен игълан итте. Гражданнар сугышы анын оешуына мөмкинлек бирмәде. Кыска гына вакытка хыял янадан 1918 елның 23 мартында уянып китте, бу көнне большевикларның җитәкчеләре Көньяк Урал һәм Урта Идел җирләрен ТатарБашкорт Совет Республикасы составына кертергә вәгъдә бирде Ләкин хыял хыял булып калды. Зур Татар-Башкорт Республикасы (аның мәйданын элекке Казан ханлыгыныкына тиңләп була) большевиклар өчен игътибарга лаек сәяси альтернатива булмады Монын урынына ике автономия: 1919 елның 23 мартында Башкортстан. 1920 елның 27 маенда Татарстан республикалары оештырылды. Бер караганда, чыннан да. Кырым һәм Идел буе татарларының, автономияле милләтләр булып формалашу юлларында ачык ярылып яткан уртаклык күзәтергә мөмкин Ләкин мәсьәләне төгәлрәк, эзлеклерәк өйрәнү аларнын сәяси үзаңнары формалашуында сизелерлек аермаларны ача. Идел буе татарлары этник кысаны сәяси барлыкларында төп нигез итеп кабул итте һәм мәйдан мәсьәләсен аңа буйсындырды Идел-Урал дәүләте мәйданы Идел буе татарларының милләт булып оешкан тарихи җирлеге булса да, төзеләчәк дәүләттә алар бердәнбәр милләт була алмас иде Аңлашыладыр ки, Идел буе татарлары үзләрен Казан ханлыгы варислары итеп таный иде һәм шуңа күрә аларга милләт төшенчәсенең этник һәм мәйданый нигезләрен берберсенә тиң өлешләр итеп карау бернинди авырлык китерми иде. Билгеле бер дәрәҗәдә мондый карашлар егерменче елларда да яшәвен дәвам игә - милли рухлы коммунистлар, берничә дулкын булып, икътисади һәм мәдәни, иҗтимагый-сәяси өметләрен гамәлгә ашырырга күтәрелде Уртак максатлары татарлаштыру иде. Татар милли рухлы коммунистларының тар этник максатларыннан аермалы рәвештә, М Солтангалиевнең Туран республикасы проектын мин гомум төрки рухлы дип атар идем Ләкин, күрәсең, монда да Солтангалиев туранчылыкны татарчылык файдасына корбан итәргә әзер, чөнки ул татарларда Көнчыгыштагы революция җитәкчеләрен күрә иде. «Татарларның эшче массалары һәм фәкыйрьләре революциядә катнашмадылар, шулай да Шәрыкъ илләрендә аны пропагандалауга бик зур өлеш керттеләр» Егерменче елларда татарларның милли максатларына фәнни төсмер биртән оешма Гатарны гыйльми өйрәнү җәмгыяте була Бу җәмгыятьнең 1925—1930 елларда чыккан журналы («Вестник ВНОТ»; битләрендә Идел буе татарлары турында гына түгел, ә бәлки Кырым. Литва, Себер татарлары мәдәнияте турында да мәкаләләр басыла Шундый активлык аркасында Идел буе татарлары яңадан барлык татарларның матди һәм рухи мәдәниятен саклауда һәм коткарып калуда төп рольне уйный башлый. Кырым татарларын ватаннарыннан сөрү 1920— 1928 елларда Кырым татарлары да. Идел буе татарлары шикелле үк, гаҗәеп зур фажига кичерде бу вакытта автономияне алар һәм хөкүмәт тарафыннан аялауда аерма ачык сизелде Егерменче еллар ахыры Кырым һәм Идел буе татар коммунистлары хыялларының рәхимсез җимерелү чоры, хәтта мәдәни автномия турында!ы өметләр дә сүндерелә Җитмәсә, егерменче еллар ахырында хыяллар !ына түгел, шуларны тормышка ашырырга омтылучылар да кинәт кенә юкка чьи арыла М. Со.ттангалнев. В Ибраһнмов кебек ләр үз милли идеалларын һәм планнарын шул чаклы киңәйтеп җибәрәләр, аларнын эшчәнлегс, әлбәттә, Мәскәүнсн үзәкләштерү максатларына һич тә туры килә алмый. Шуңа күрә алар башта партиядән куылдылар, соңра физик юк ителделәр Сәяси тапкырлыгы һәм кыюлыгы өчен нке республиканың зыялылары «чистартылды» һәм нәкь икенче бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан Идел бус һәм Кырым татарлары шул эзәрлекләүдер аркасында яңадан шок хәлендә кала. Сугыш ике милләтнең параллель үсешен тамырлан үзгәртеп җибәрде Ул Кырым татарларыннан Ватаннарын тартын алды һәм аларнын милләт буларак танылуын юк итте 300 меңлек халыктан бары гнк 20 30 меңе немец ягыннан «саклану» отрядларында көрәшсә дә. татарларның барысын да «массакүдәм хыянәттә» гаепләделәр 1944 елның 18 май төнендә эчке эшләр министрының беренче урынбасары Иван Серов җитәкчелегендәге митнция отрядлары, яшен тизлегендә операция уздырып, га тарларны Кырымнан кудылар Шушы опермци- янс уздыруда Серовның таҗәсп зур ролен танып, .иш Советлар Союзы Герое исеме бирелде һәм ул Ленин ордены белән бүләкләнде Кырым татарлары барысы да сөрелде балаларны да. картларны да жәлләмәделәр Тиздан сөрген- дөгеләрне режимга тупэы хезмәт иткән солдатлар да куып җитте (мәсәлән, бишенче партизаннар брш аласыннан комиссарлар Әхмәтов һәм Исаев). 1945 елның 30 июнендә исә Кырым республикасының бетерелүе турында указга кул куелды Кырым РСФСРның гади бер өлкәсенә әверелде, ә 1954 елның 19 февралендә, СССР Ю|ары Советы Президиумы карары буенча, ул Украина Союздаш Республикасына тапшырылды Халыкны ватаныннан сөрүдән сон хөкүмәтнең барлык тырышлыгы ярымутрауда татар мәдәння те һәм тарихы эзләрен тулысымча бетерүгә юнәлтетгән иде Архитектура һәйкәлләре җимерелде. Кырым татар телендә язылган яки басылган барлык китаплар (хәтта, марксистик әдәбият) яндырылды, аныл һәм шәһәр исемнәре үзгәртелде һәм славянлаштырылды. Бүген Кырым iarap милләте турында сүз йөртеп буламы? Хаас сүзләрен искә алсак, без кырым татарларын бүген дә икеләнмичә милләт дни санарга хаклыбыз Ләкин галимнең аңлатмасы хәзер үзенә күрә мөһим генә бер ү згәртүтә мохтаҗдыр: бүген кырым татарлары бәйсез дәүләт гозү максатын кунмый, бары гнк тарнхн ватаннарына кире кайту өчен генә көрәшә Ватан өчен көрәш, милләт булып сакланып калу өчен көрәш алар хәрәкәтенең төп эчтәлеген тәшкил итә Ул көрәш сәяси активлык һәм мәдәни үзаң байраклары астында л т.ш барыла Сәяси активлык 1963 елда башланып китә бу елда Кырым татарлары Мәскәүтә вәкилләр җибәреп, аклауны таләп нтә Актив »-•. !‘И'' с тнын 9 ...нтяорь ука тыннан сон татын да артып китә, чөнки бу фәрман татарларны өтешчә генә аклый Шуннан сон кире кайту өчен петиция тәр ташкыны җәелеп китә Татар хәрәкәтенең яңа баскычы протест йөзеннән Муса Мамут һәм Ииәт Мәмәдалиен үэ-үзлорен яндырт ач. чын мәгънәсендә днсссдент лык көрәшенә әверелә Шул ук вакытта үҗәт Мостафа Җөмилсвнсн «татар милләтен ыге ватандар, • теккс Кырымда яшәүче» статусына (татар тарта 1967 ел укагы б.енча бирел.»! карышуы баш тана Җәмилен кырым татары бу тарак. Кырымда кимү хокукы өчен көрәш.» Кырым татарлары көрәшендәге бу « »\ифвтр кин билгеле, тик язар татын да тңрантен өйрәнүгә мохтаҗ. Сәяси активлыктан зәгыйфьрәк булса да, мәдәни үзаң кырым татарларында тирән тамыр җәйгән һәм ул аларны милләт буларак саклап калуда зур урын тота. Аның төп хезмәте — милли үзаңның иң мөһим чараларын — тел, әдәбият, музыка, милли мәдәният һәм традицияләрне үлемнән коткару һәм сөргендә туган яңа буыннарга тапшыру. Милли үзаңның көчәюе: татар әдәбияты һәм матбугаты езнең хәзерге әдәби телебез—ул «Ленин байрагы» газетасының теле. 44 ГЭ әдәби әсәрләр теле, радиотапшырулар теле һәм. ниһаять. «Кайтарма» ансамбле теле. Шуңа без бүген «Йолдыз» журналының телен дә өстәп куя алабыз»,— дип язды 1986 елда кырым татар әдәби тәнкыйтьчесе һәм язучысы Длим Фәтисламов «Йолдыз» журналында Чыннан да. китерелгән цитата мәдәни аклануның аерым баскычларын күрсәтә, болар исә 70—80 еллар милли үзаңын мөмкин иттеләр Өметнең беренче нурлары сөрүдән соң ун еллар үткәч кабынды Ул чакта әле, 1954 ел карары буенча, һәрбер Кырым татары,— картмы ул, яшьме—14 көн саен милициягә килеп билгеләнергә тиеш иде 1956 елда Ташкент радиосы татар телендә тапшыруларын башлап җибәрде. 1957 елда ике зур вакыйганы атап була: Үз- бәгестанда яшәүче кырым татарларына «Ленин байрагы» исемендәге газета бастырырга рөхсәт бирелде; шул ук елны «Кайтарма» ансамбле дә оештырылды. Озын гына өзеклектән соң, 1980 елда. «Йолдыз» әдәби журналының беренче саны чыкты «Ленин байрагы» -— кырым татар телен сакла} да таяныч > енин байрагы» гәзитендә атна саен диярлек «Лөгать» башы астында 44/ ж ике телдә, урысча-татарча сүзлек рәвешендә материаллар бирелә. «Лөгать»—сөргендә туган һәм үскән буыннарны «татарлаштыру» өчен иң мөһим чарадыр. 1985 елның февралендә редакция бу сүзлекне туктатырга ниятләгәндә, меңләгән хатларда укучылар аны дәвам иттерүне таләп итте. Айга бер тапкыр «Лөгать» балалар өчен «Йолдызчык» исемле бер бит бастыра Шушы бер бит балалар журналы вазифасын да үти Төрле-төрле табышмаклар, кыска шигырьләр һәм хикәяләр кырым татар балаларын ана телендә укырга һәм язарга өйрәтә. «Йолдызчык» материалларының авторлары - күп очракларда төрле әдәби түгәрәкләргә йөрүче балалар үзләре Гәзит битләрендә Үзбәгестанда кырым татар телен укыту мәсьәләләре һәм. гомумән, гел белән кызыксыну мәсьәләсе җентекләп яктыртыла. Укытучыларның бар тырышлыгы мәктәп дәресләре белән генә чикләнмичә, укучыларның тел белемен камилләштерүгә юнәлгән Шундый укытучылар арасында, мәсәлән. Алимә Батталова һәм Завидә Гафарова, икесе дә Низами исемендәге Ташкент педагогия институтының кырым татар филологиясе бүлеген тәмамлаган. ГәзИттә фәнни мәкаләләр дә бастырыла, укучылар кырым татар телен өйрәнүгә караган мөһим бәхәсләр белән таныша Аларда шушы юнәлештә булган казанышлар күрсәтелә. «Ана теле» дәреслеге 1968—1983 еллар арасында өч тапкыр басыла; 3—4 класслар өчен туган тел укыту планы төзелә; «Кайда берлек — шунда терелек» дип исемләнгән мәкальләр һәм әйтемнәр җыентыгы һ. б. басыла 1986 елның сентябрендә «Ленин байрагы» Ташкентта уздырылган алтайчыларның фәнни конференциясе турында язды. Шуның материалларыннан XIV гасыр чыганагы «Кодекс куманикус»ны Кырым татар теленең беренче сүзлеге итеп тикшергән Б. Гафаровның чыгышы бигрәк тә зур кызыксыну уятты. А Фәтисламов урта гасыр Кырым документларыннан алып Җанмөхәммәд- нең «Дастан-и Тугайбәк»енә кадәр (XVII г ) Кырым татар язма теленең тарихын өйрәнде. Бу өлкәдә бигрәк тә зур казанышлар дип ул «Тәрҗеман» газетасы мәкаләләрен, А. Мәһди турындагы «Ватан хадиме» төркеме басмаларын таный, һәм әлеге материалларны Кырым татар әдәби теленең нигезе булып торырга тиешлеген күрсәтә. Биредә шулай ук Кырым татар телен ачыкган-ачык пропагандалаган мәкаләләрне генә түгел, ә бәлки укучыларга татар тарихы турында объектив мәгълүматлар бирергә. Кырым татарларының милли билгеләрен аңлатырга һәм шуты юл белән үткәнне акларга омтылган мәкаләләрне дә искә алырга кирәк Шундыйлардан, мәсәлән. А. Мәһди һәм «Ватан хади.ме» төркеменә кергән бүтән татар яшьләре «татарчылар» дип атала. Әйткәнебезчә, алар өчен изге төшенчәләр - «милләткә мәхәббәт иманга мәхәббәт» аңлатыла Л Фәтисламовның фикерләрен башкалар да яклый, мәсәлән. А Мәслих мәкаләсенең исеме «Телгә хөрмәт - илгә хөрмәт» «Ватан хадиме» төркеме чакыруын бик нык хәтерләтә. Шулай итеп. 80 елларда элек үтерелгән милләтчеләрне, рәсми рәвештә рөхсәт булмаса да, кыю гына аклау бара дип әйтеп була. Әдәби тәнкыйтьчеләрнең һәм әдәбият тарихчыларының хезмәтләрен дә искә алырга кирәктер Хәзерге Кырым гатар әдәбиятын анализлаган вакытта Ь Гафаров аны теленең фәкыйрьлеге һәм примитивлыгы өчен тәнкыйть тәп. 1930 елга кадәр язылган мираска игътибар итәргә өнди Ул. мәсәлән. «Милли фир- ка»нын элекке җитәкчесе Осман Акчукраклы һәм милләтче А. Одабаш тарафыннан язылган әдәби әсәрләрне һәм мәкаләләрне искәртеп үтә, ләкин аларнык сәяси зшчөнлекләрен телгә алмый. Мәкаләдә, димәк. 1936 елда Кырым татар АССРның педагогия институтында уздырылган чистартулардан сон тыелган исемнәр яңадан искә алынды Сөрелү һәм фаҗигале рәвештә тамырлардан өзелү, һичшиксез, кырым тагар Традицияләренең үсешен кинәт кенә туктатып куйды, шуңа күрә Гафаров һәм башкаларның тырышлыкларына без югары бәя бирергә тиешбез. Кырым татар язучылары бүгенге көндә милли үзаңны уятуда бурычларын һәм вазифаларын бик яхшы аңлый. Мәсәлән. Черкез Алинен «Али ага. ни өчен шигырьләр язмыйсың?» дип аталган шиг ыреннән юллар моны ачык күрсәтә: Айлар кичте, еллар кичте, арылым. Укучылар булды дустым, ссрлашсм Зар булсам ла. кабат эшко керештем. Онытмасын, дидем. халкым туфрагын «Ленин байрагы» һә.м «Йолдыз» битләрендә әдәбият тоткан урыннын әһәмиягын бары тик фольклорыбыз һәм борынгы традицияләребез, гореф-гадәтләребез әһәмияте белән генә чагыштырып буладыр Ассимиляциянең билгесе, кырым гатар үзаңына һәм мәдәниятенә зыян китерә алырлык һәр нәрсә катгый рәвешгә тәнкыйтьлән*), укучыларга төрле шатлыклы тантаналар вакытында милли җырларыбызны җырларга тәкъдим ителә Үзгәртеп кору заманында тагар мәнфәгатьләре Җ снии байрагы» да. «Йолдыз» да кырым татарларын Ватанына кай- аруны галоп иткән бернинди петицияләр яки ачык хатлар бастырмый Ләкин бу максатка ирешер өчен хәрәкәт һичбер сәгатькә дә IVK1.III ЮрМГ.ГИ СорсЦГПН 1.1 U KCJICIC кү1 C.IIITI.! МОК.1 ГОЗәрДӘ l.pl.I.f.tl! 1>ры булмаса да. һәрчак искә алына Мондый мәкаләләр, мәсәлән. «Ленин байра- ГЫ»нда «Җизарәт» («Батырлык») рубрикасында басыла, алар барысы да Кырымны. Совет Ватанын яклаган геройларга багышлана Ул геройлар истә, бигрәк гә. милләт төшләре хәтерендә мәкаләләрдән шундый нәтиҗәгә килеп буга Ләкин х гбар (ар тык һем \ ггәртеп кору ювере дә Кырым гатар юрмышын кискен үзгәртеп җибәргән фажигалс 1944 ел фәрманын гамәлдән чыгарырга тиз генә форса г бирми КПССның милли мәсьәләләргә багышланган карарлары да. журнал-г ә ипләрдә басылган мәкаләләр дә шул хак га сөйли Мәсәлән. «Наука н религия» журналында басылган бер мәкаләдә кырымнан татарларның куылуы бары тик үч хисе белән генә искә алына Ул Евпаториядә ътсккс мәчет бинасында урнашкан җирле музей эшчәнлсгснә багышланган. Музей фонд тарында сак тана юрган борышы грек, рим, башка культураларның калдыклары. дин һәм агсигм тарихына караган материаллар турында язылса да. кырым гагар тары һәм а ларның мәдәнияте бөтенләй юшеп калган 1987 1988 елларда меңләгән Кырым татарларына ватанына кайтырга бирелгән рөхсәт милләткә тулаем кагылмады Һәм Кырым автономиясен яна ган тергезүгә кигермәде Шундый авыр хәлгә карамастан, кырым татарларының V мирасы ана теле белән бәйл.нгегне тулысынча өтелмәгән, болар барысы да аларнын мәдәни )мн- нары үсешендә чагыла һәм кырым татарларын. Ватансыз булсалар да. милләт игеп нсәплөрю мөмкинлек бирә Аларнын Ватан өчен көрәшен демократик көчләр, шул исәптән, Идел буе татарлары һәм башкалар да яклый. Беренче тапкыр мондый яклау 1977 елның апрелендә Самиздат документларының берсендә: «Без Кырым татарларының көрәшләрен хуплыйбыз, шулай да безнең ахыргы максатыбыз — барлык төрки халыкларның берләшүе»,— рәвешендә гамәлгә ашты. Идел буе татарлары: милләтнец тарихи узганы һәм хәзерге заманы дел буе татарларын да ана теленең хәле һәм үсеше борчый. Татар теле очен көрәш Татарстанда гына түгел, күрше Башкорстанда да бара. Монда татарларның саны гомум халык саныннан 24,5% тәшкил итә (чынлыкта күбрәк— редакция искәрмәсе) һәм алар башкортлардан да күбрәк булып тора, ләкин театрлары да. Язучылар берлегендә татар бүлекчәсе дә юк. Бу мәсьәләләргә игътибар иткән Самиздат материалларына караганда, башкортларның зур өлеше ана теле дип татар телен таный, бу хәлне тагын да катлауландыра. Самиздат документы буенча. Идел буе татарларының милли үзаңы милләтнең шундый төшенчәсенә нигезләнә аның мәйданы хәзерге Татарстан белән генә чикләнми, ә бәлки элекке Казан ханлыгы җирләренә туры килә. Соңгы ике унъеллыкта Идел буе татарларының барлык омтылышы яңадан тарихи Ватаннары чигендә аякка басуга юнәлтелгән иде. Шул ук вакытта алар мәдәниятләрен кабат җанландыруга да күп тырышлык куя. «Казан утлары» журналы «Мәдәниятебез тарихы» башы астында басылган мәкаләләрдә әкренләп булса да борынгы мәдәни байлыгын барларга омтыла. Ул мәкаләләрне эчтәлекләре буенча ике төркемгә бүлеп була: 1. Татарларның төрле этник төркемнәренә яки диаспорасына багышланган материаллар. 2. Милләтчелектә гаепләнгән һәм 20—30 елларда юк ителгән зыялыларын аклау. Беренчесе. «Казан утлары»нда Әстерхан һәм Себер татарлары турында мәкаләләр басылды, шулай ук XIX гасырдан казакълар арасында яшәүче татар төркеме турындагы мәкаләне искә алырга кирәк Тел ягыннан изоляциядә булса да. бу төркем бабалары Бөгелмә һәм Бәләбәй якларыннан алып килгән матди һәм рухи мәдәниятен саклап калган. «Казан утлары»ның татар диаспорасы белән кызыксынуын ике сәбәп белән аңлатып була: беренчедән. Идел буе татарлары, күрәсең, үз милләтләрен республика чикләрендә генә яшәүчеләр дип аңламый. Казан ханлыгында яшәгән халыкның варисы саный; икенчедән, республикада яшәүче татарлар барлык татар милләтен саклап калуда җитәкче роль уйный, шуңа күрә дә алар диаспора татарларын этнография, тел һәм фольклор ягыннан активрак өйрәнергә тырышалар. Икенчесе. Күренекле татар галимнәре Я Абдуллин. М Госманов һәм И Таһиров тарафыннан тууына 110 ел тулуга багышлап язылган мәкаләдә 1938 елда репрессияләнгән зур татар зыялысы Һади Атласи фактик рәвештә аклана. Һади Атласи — Әлмәттә имам, либераль «Йолдыз» гәзитендә еш кына мәкаләләрен бастырган журналист Икенче Дәүләт Думасы депутаты, танылган тарихчы «Себер тарихы» (1912), «Сөембикә» (1912), «Казан ханлыгы» (1913) китаплары авторы. Революциядән сон ул Бөгелмәдә—тарих һәм немец теле. Казанда немец теле укыткан. Мәкалә авторлары Атласи эшчәнлеге турында В. Бартольд тарафыннан әйткән сүзләрне хуплыйлар һәм шундый нәтиҗәгә киләләр: Бартольд Атласины «татар патриоты» дип атаса да, ул Мәскәү — Казан арасында XV—XVI йөзләрдә булган мөнәсәбәтләрне объектив тасвирлаган. Авторлар: «архив материаллары күрсәтүенчә («Казан утлары». 1986. № 11. 172—176 б.). Атласи чын мәгънәдә зыялы булган», — дип яза. Идел буе татарлары тарихында тагын бер бик әһәмиятле дәвер бар—ул Казан ханлыгы алды чоры, милли үзаңның формалашуында бик зур урын тоткан Болгар заманы. Бу дәвер татарларның бай мәдәниятен барлыкка китерүдә аерым бер урын алып тора, чөнки шуның белән аларнын тарихта кабатланмас һәм игътибарга лаек роль уйнауларын исбатлап була. Шушы мирас тел, археология, тарих, фольклор, әдәбият мәсьәләләренә багышланган мәкаләләрдә чагыла, тарихи романнар һәм драмаларда гәүдәләнә. И 1985 елның маеннан «Казан утларымнда «Татарстан — туган төбәгем- исеме астында мәкаләләр бирелә башлады. Кереш сүздә аларнын максаты турында ачык әйтелгән: «Ватанга мәхәббәт— туган төбәккә мәхәббәттән башлана» <№ 5. 9 б.) Шушы баш астында басылган мәкаләләрнең авторлары Компартиянен район комитетлары секретарьлары Бу мәкаләләр асылда 1917 елдан сон төрле төбәкләр ирешкән уңышлар турында гына сөйләсә дә. аларнын һәрберсендә төрле күләмдә тарихи кереш бар Мәсәлән. Әлки районын яктырткан Н Бакиров Болгар чоры турында мәгълүматлар бирә, башка мәкаләләрдә XIX йот тарихы турында сүз барганда Буби мәдрәсәсе һәм Каюм Насыйри искә алына Узганнарны дөрес аңлау, ана күбрәк игътибар бирү, узган гасыр лар традицияләреннән кайберләрен бүгенге көндә файдалану Идел буе һәм Кырым татарларының милләт буларак сакланып калуы өчен әһәмият те Драматург Туфан Миннуллин, 1986 елнын язында Язучылар берлеге съездында чыгыш ясап, тарихи романнарны тәнкыйтьтәүчеләргә җавап итеп, милли сыйфатлар һәм совет системасында алар уйнаган роль турында үзенең бик тә кыю аңлатмасын бирде - һәрбер милләт һәм анын милли характеры бердәнбер икәнлеген ул бик ачык искәртеп узды «Гомумән кешеләр турында язу мөмкин түгелдер, һәрбер кешенең, совет кешесенең туган төбәге һәм торган урыны бар. Шул урынны ул үзенең Ватаны дип агын Ватан белән анын бәй ынешт apt lapirx. ИКЪТИСад НГОЛ01 ия. психо 101 ия е IK ■ ГӘренДВ ята В.и.ш кешед.' бернинди хис тә уятмаса. ул очракта андый кеше дүңгәләккә әверелә» Кырым һәм Идел буе татарлары ватаннары һәм мәдәншпләре белән төрле бәйләнештә тора, шиксез ки. икесе ике аерым милләт тәшкил игә. бер үк вакытта алар икесе дә зур төрки дөньяның өлешләре булып кала