Логотип Казан Утлары
Роман-хатирә

ЙӘГЕЗ, БЕР ДОГА!

Беренче бүлек

Какую власть все-гаки имеют над нами воспоминания

 Юрий КАЗАКОВ

Төрмәнең сөенечле мизгелләре!» дип башлап китсәм, хөрмәтле укучым «Бу бәндә әллә әзрәк ычкынганмы?» дип. рәнжеп-сүгенеп китапны ябып куярга ашыкма, шнһар! Әгәр бик күпләр күзеннән яшерелгән төрмә юрмышы бары тик кайгы- хәсрәт «әй генә горса. аннан берәү дә исән-аман чыга алмас иде' Гормә эчендә гот кыннарны бергә җыйнап яткырган карашы дөньяда да нәни генә, чәнти бармак очы хәтле генә юанычлар, хәтта ки А Казанди чит Аяз Гыйләҗев сөенечләр дә була, һәр мәхбүскә ияреп, беренче нәүбәттә тынчу, кысан камераларга Өмет керә. Язмышыңны урталай бүлеп тамырыңа балта чапсалар да. адәм балаларының соңгы Өметенә иң явыз җәлладлар да хөкем чыгара алмый Башың калса Өмет яши. һәр төрмәнең үз кануннары. гадәтләре, төсе. исе. ашатуы үзгә, үзенчә була. Ләкин һәр төрмәдә дә тоткыннар күмәк юаналар, берәүләр капкынга яңарак төшә, икенчеләр читлекләрдә күптәннән саргая, ирек көтеп дөнья белән хушлашып куючылар да очраштыра. Төрмәгә һәркем ияртеп кергән тормыш өзекөзек кебек тоелса да. андагы Хәтер чылбыры берчакта да өзелми, һичбер вакыт буш тормаган төрмә тоткыннары юаныч-өметләрен елдан-елга. буыннан-буынга. түкмичәчми тапшыралар. Төрмәгә килеп кергән сәгатьтә, синең үтә нык борчылган, тәмам рухың сынган чакта сине ошбу төрмәнең караңгы тарихы белән таныштыра башлыйлар. Иң азакта: «Бу төрмәне төзеткән архитекторның үзен дә утыртып куйганнар’» дип кыстырып җибәрәләр. «Әһә! дип юанасың. шул кирәк ул мөртәткә!» Әйе. диләр иптәшләрең, җәһәннәм базын уйлап тапкан адәм актыгы җәзадан коры калырга тиеш түгел! Төрмә тарихын чишәргә алынган тоткыннар бүтән җәзачыларның, төрле елларда монда башлык булып торганнарның, тикшерүчеләрнең булып китүләре хакында сансыз мисаллар китереп, күңелләрен юаталар. Ни гаҗәп! Черек күл «кунакханәсе»нең 24 камерасына кигереп тыкканның икенче иртәсендә үк коридордан тык-тык атлап берәү килә! Агач аяк! Надзирательгә яман җикеренә бу! Камерадашларым казанлы Нигьмәт Габит улы Халитов белән Подберезье егете Кәбир Мөхәммәт- шин авызларын ердылар '-Бәй. прокурорны йомдырганнар түгелме?! Әле үткән атнада гына камераларны тикшереп йөргән иде». Соңыннан мәгълүм булды: прокурор урынбасарын кулга алганнар икән. Мондый сөенечле хәбәрләр төрмәнең калын диварларын гына түгел. Җир шарын үтәли тишеп йөри алалар! Без утырган, кара даны бик күп ак күңелләргә кара дегет яккан яманаты киң таралган төрмәдән тиз генә котылып чыгу юк икән, тарих аны хәтерләми, буыннар чылбырының хәрәкәтенә андый хәл теркәлмәгән. Качып чыгу, сакчыларны алдау хакында уйларга да ярамый! Көлке! Әлерәк кенә килеп эләккән, тәҗрибәсез тоткыннар. «Хаталык бу! Мине чыгарачаклар!» дип хыялланалар икән бушка! Берике камера аша үтеп, чиркәнчек алып. Рәсәйдәге җәза кануннарының чынбарлыгы белән танышуга, тоткыннар буш хыялларыннан тиз-гиз котылалар Ияртеп кергән уйлар бер-бер артлы сүнә, иң ахырга «Амнистия!» дигәне генә кала. Амнистия төрмәнең какшамас ныклы өмете. Октябрь бәйрәме җигә өметләнәләр. Яз җилләре исә. Май җитә, көзен сүнгән өметләр тагын терелгәндәй була. Тора-тора тоткын хыялларын үзеннән дә яшерә, тына, басыла. Ярты ел Черек күлдә батар-батмас йөзгән тоткын ул юридик фәннәр докторы, бер ел тоташ төрмә баландасы чүмергәннәр - профессорлар, арала өчәр ел күлдә быкырдаган бичаралар очрый икән, бел. ул академик! Акылны төрмә кебек баета торган мәктәп юк. Сыйныф арты сыйныфка күчә барып, барлык «фәннәрнең» кая илткәнен аңлаган тоткын амнистиягә дә өмет итми, төшләрен дә юрамый, вак- төяк җимгә ташланган камерадашларына өстән генә карый. Ул үз-үзенә кереп бикләнә, тимер ишеккә артын куеп баса да тыгыз такталар белән томаланган, пыяласы зәңгәрсу-карага әйләнгән сукыр тәрәзәгә карап тора. Тоткын уе белән генә бикләрне җимереп, ишек-гәрәюләрне үтеп чыга, үзе белгән, күңелендә яшереп саклаган ирекле дөньяга барып кайта. Ишеккә әйләнеп тә карамый ул. андый бөек мизгелләрдә, төрмә ишеге тот кынны кер гер өчен генә киерелеп ачыла, аның әлегә чыгарыр өчен ачылганы юк. «Сөенечләр», дидем. Бар алар. Килгән передачаны алу сөенечтер дип әйтерсез инде сез? Әйе. әз-мәз ризык килсә - сөенәсең. Ләкин кытлык совет заманында туганнарыңның, якыннарыңның үз авызларыннан өзеп туймас төрмә тамагын тыгындырып йөрүләрен уйласак передача алуның шатлыгы, җил күзендә утырган шәмдәй дертләп сүнә Төрмәдә уйларга вакыт мул!. Алай да Берәү дә сине юксынып килеп йөрми икән беглец Суык таш диварлар арасына кертеп кыстырылган бөжәк кенә түгел, син нүл, юк син. кылдый-былдый чүплеккә барган арба күчәреннән төшеп калган сынык чәкүшкә син Син - - дегетле әрем-курадар арасында ятып онытылган файдасыз чөй Нигъмәт ага Халитов, уртачарак буйлы, базык татар передачалар- ны өзмәс ала. Яшәгән йорты да төрмәдән ерак түгел Чернышевский урамында, университетын без укып йөргән химия корпусына күрше генә. Ьу бер Икенчедән, иң мөһиме Нигъмәт ага сәяси тоткын түгел. Ул Ташаяк урамында! ы «Динамо» фабрикасының баш бухгалтеры. Фабрика хуҗалары, аларның ярдәмчеләре, ярдәмчеләренең булышчылары тегеп чыгарган спорт товарларының сортлылыгын бозып, чимал тирәсендә күз буяп менләгән акчаларны җыеп ятканнар да бер таман яман шеш гишелгән! Фабрика директоры Бибишева ханым да. баш инженер Клсй- нерман да, нәни генә киоскада сәүдә хәйләләренең актыккы буынын тормышка ашырып яткан юаш. итагатьле, күрә карау Исаак Горлицкий да монда (Без Горлицкий белән алдарак очрашырбыз әле!) Миллионлаган акчалар кул аша шуып торганда Халитовнын тормышы мулдан булганга ошый. Хатыны иркәли, төрмә хадимнәре дә аның саулыгы, кәефе өчен туктаусыз борчы талар, казна исәбеннән ана ак калач та эләгә, майда йөзгән карабодай боткасы, пар атып торган коймаклар сәгате- минуты белән өеннән безнең камерага килеп җигәләр. Еш кына ботканың майлы күл уртасында, ботын безнең ач күзләргә чөен, тавык яга' Чәйне безнең төшкә лә кермәгән алтын кәгазьле шоколад кәнфит белән генә зчә баш бухгалтер' Миңа да күчтәнәч килә Аны миңа университет гагы шәригем. яшәү тарафында бүлмәдәшем Нил Юзиев азып килә. «Күчтәнәчне аллым», дип имза салганда исем китә анда «Тоткынга нинди мөнәсәбәттә торасыз?» дигән сорауга Нил «Иптәше» дип ятып куя. Ах. аллам' «Танышы» дип кенә куясы да бит. Нил төрмә серләрен белми шул. «Иптәше». дин язган кешеләрнең берзаман кара сукмакка тешәсен белми шул әле' Язса-яза инде. Нил эчкерсез, саф күңелле, ихлас егетләрнең берсе Ул алып килгән бер-ике бөтен кара икмәк би-ик ярап куя Ул чат типда тәмәкене бик нык пуфылдага башлаган идем. «Норд» папиросы тартам, бер суырсаң, колактан төтене чыга, күздән ярты сәгать яшь ага Шул агу-тәмәке дә юаныч' Явыз полковник Катерли. 1950 елның 22 мартында, аңгыра пүнәтәйләрен ияртеп мине алырга килгәч, тентү актына Нилдән дә имза салдырган иде Шуннан ары минем эшкә аның бер катнашы да юк Рәхмәт Нилгә, хәтер якты чакта аңа тирән рәхмәтемне җиткереп куйыйм әле' Кемдер явызланып. Нилгә нахак бәлаләр татын, кара гәйбәг тарата икән, ышанмагыз! Каршы тыклы. аңлавы үтә кыен заманда безнең ныгып өлгермәгән язмыш тар хәл ителгәндә, мәсьәләмен бетен чарпалышларын. тирән серләрен ашамаган чакта та Нил хак. туры сүзле һәм ихлас булып кала алды Ә ул заманда. илдәге өч кешенең икесе тете яки бу кү тәмдә Черек кү т белән багланышта булганда дөрес сүзне әйтү дә. аны кәгазьдә беркетеп калдыру ла ифрат авыр алым иде Бүген: «Без болаЙ идек' Без тегеләй була а т.тык!» дип тар күкрәкләрен төяргә маташкан калай әтәчләрне шул чор тарның тотрыксыз, караңгы мине чләрендә күрергә теләр илем мин Ходай сакласын! Кәбир Мөхәммәгшин озын, какча булса ла. җилкәсе шактый киң. корок куллары тре сөякле тезләренә төшеп җигә язган авы т егете Маңгаен да тарайткан ходай, иреннәре бер-берсснә ябышып тора Мин анын елмайганын да. кө теп җибәргәнен дә хәтер тәмим Легионер Татар легионерларының язмышы бер калыпка сугылган дөбердәтеп ызаннар арасыннан ачып киткәннәр тә өч солдатка бер мылтык, ун патрон тоттырып сузыш кырына илтеп ыргытканнар «Мы ныклы иптәшегез үлгәч, коралны туннан алырсыз»,— дип коммунистик киңәш тә биргәннәр Күпме татар җаны кырылган да. күпмесе балчык белән аралашып, кан белән юылып. Ак диңгездән Кара диңгезгәчә күмелеп калган — беркем белми. Аулак чаукалыкларда, дымы мәңге кит мәс сазлык-баткаклыкларда ак сөякләре таралып яга әле татарларның. Дога тәтемәгән, бәхиЛләшү ишетмәгән газиз җаннары әлегәчө җир белән күк арасында тинтерәп, ыңгырашып йөри. «Исән калганнар үлгәннәрдән көнләшер»,— диелгән китапларның берсендә. Исән калган әсирләрнең каһәрләнгән язмышы хакында без озак вакытларгача ләм-мим дәшмәдек, курыктык. Хәзер һәммәсе тәгаенләнде, саннар, язмыш лар чагыштырмача мәгълүм булды. Рәсәй ягыннан немецларга әсир булып биш миллион җиде йөз мең кеше төшкән икән. Бу1941 нче елның июненә, сугыш башланган көнгә тупланган Совет армиясе саныннан артыграк! Әсирлектә өч миллион өч йөз мең кеше үлә яки үтерелә. («Известия», 4 апрель. 1991). Бу коточкыч саннарны немец хәрби тарихчылары бөртекләп исәпләп чыгарган. Бу җәһәттән әле безнең төпле эзләнүләр юк. бар булган мәгълүматлар бик астында Без һаман нидер көтәбез, кемнәндер шүрлибез, һәр әсир җан иясе һәр әсирнең кабатланмас язмышының башы-азагы бар. Кәбир — шул миллионнарның берсе. Исән калганы. Аның гаебе бер генә — исән калуында. Сугышка кадәр туган авылыннан читкә чыкмаган, эш арасында мәктәпнең дүрт классында ыштан төбе туздырган авыл малае, татар, әсир эләккән. Ачыккан, җәфаланган, кыйналган, тукмалган. Үләм дигәндә кемнәрдер җәһәннәм базына— лагерыа килеп чыккан, татарларны җыйган, үз телләрендә кешеләрчә сүзләр табып эндәшкән. Подберезье егете үз тиңдәшләре белән легионга язылган. Берлинга эләккән, анда ат караган. Ул шуннан артыгын белми дә диярлек, кусалар барган, кушсалар туктаган. «Чәк-чәк кенә немец аракысы шнапсны кәгеп, немец пилоткасын каешка кыстырып. Берлин урамнарын яңгыратып «Галиябану»ны җырлап кайткан чаклар бар иде»,— дия иде Кәбир. әллә сагынып, әллә офтанып. Хәзер т икшерүче бу егетнең бугазын буа. шнапсын костыра. Аның белергә теләгәне шул гына: Кәбир ничек вә нигә исән калган да, кайсы илгә шпион булып сатылган һәм Татарстанга нинди заданиеләр белән кайткан? Йомыры бүксәле, сүз саен үзенең ашказаны чире белән интегүен искәрткәләп торган Нигъмәт ага төрмә баландасын ашамый ла диярлек, җирәнеп кенә, мыскыллап кына бер-ике тапкыр гына кабып куя. Ботка мул. тавык симез булганда да кәстрүл төбен Кәбир кыра, гәүдә алыпныкы. тамак таза егетнең. Немец-урыс лагерьларын байтак үткән. Черек күлдә утыра-утыра башы томалана башлаган егетнең сөйләр сүзе дә калмаган иде шикелле. Берзаман ул мине таң калдырды... Авылда аның ата-анасы. хатыны калган. Бала-чагасы бар идеме, хәтерләмим Туган йорты да әллә кайда түгел, шунда, аяк астында. Тау ягында. Поездлар өзлексез килеп-китеп тора. Кызганычка күрә, Кәбир Мөхәммәтшип янына килгән-киткән кеше юк. Иртән бал калагы очына эләктереп шикәр комы, күз алдар өчен генә чәй бөртекләре йөгерткән кайнар су һәм биш йөз грамм ипи бирәләр Черек күлдә. Көндез лакан исе аңкып торган баланда, кичкә бармак башы хәтле генә балык кисәге. Ите күбрәкме балыкның, тозымы, әйтүе кыен. Көннәрдән бер көнне Кәбир ачылып китте, кул аркасы белән күзен сөртә-сөртә озаклап җылады. Җылавы да үзенчә, әллә каргый Кәбир. әллә улый, тыңлаган кешенең чыдар әмәле юк! Коридор буйлап әрле-бирле йөреп торган надзиратель дә сәерсенде бу тавышка, «волчок» дигән тишекнең калаен ачып-ябып безнең камера турында хәтсез вакыт басып торды. Инде тәмам өмете өзелгәч. Кәбир беренче хатынын сагына, тәкатьсез калып сагына иде. Шуңа жылый. Беренче хатыны кышкы зәмһәрир салкында, ян-яклары шома боз тавына әйләнгән коега суга чыга, чиләкләрен тутырып таеп китә дә егылА. арт чүмече белән калын бозга чәчрәп барып төтйә. Тын да тартмый бичара, шунда ук җан бирә. Хәзер Кәбирнең иң соңгы, иң газиз теләге шул «Оныттылар мине, ташладылар, дөньяда берәүгә дә кирәгем калмады Ходай насыйп итеп, кайчан исә бер котылып чыга алсам, кайтам, зиратка барып мәрхүмәнең каберенә егылам да тормыйм, шунда үләм!» Төнтек сымаграк йөргән тар маңгайлы легионер Кәбир Мөхәммәт- шиннын өмете һәлак булуын күзәтү, кеше бәхетсез чакта чарасыз калу мина бик авыр тәэсир итте. Кайсыдыр дәүләтнең шпионы тамгасын тагып, егерме биш ел срок алып. Кәбир Черек күл белән хушлашты да эзсез югалды Март апрель аенда яшәгән читлегем егерме дүртенче камера хакында күбрәк сөйләп ташладым, кичерерсез, чөнки Нигъмәт ага белән Кәбир төрмәде мине кабул итеп алган, тәүге сабакны бирергә тырышкан, икесе икс дөньядан шактый тәҗрибә туплап килеп кергән затлар иде Кәбир мина татар легионы хакында беренче гыйбрәтләрне ачып бирде Тоткын һәрчак хәрәкәттә ул. аны камерадан камерага туктаусыз күчереп йөртәләр. Кәбирне күчерделәр. Нигъмәт ага белән без икәү калдык. Аныц җиткән ике кызы бар икән, берсе Химия-технология инсти1утында укый, икәү калган мәлләрдә минем ана тагын ла якынаясым килә, гомере буе МВД системасында эшләгән бу кешенсн әз-мәз өметемне җылытуын көгәм. Ни әйтсен инде ул бичара тоткын, сүзе һаман бер тирәдә йөри «Менә, көне килеп, берзамап иреккә чыксан. олы кызымны, дөньяның бер чибәрен тотам да сиңа бирәм'» Ә мин 1илебаш. язмышымның iap ишеген ачып икс алым да алга карый алмаслык исәр, колагымны шәнкәйтеп аңа ышанып утырган булам' Нигъмәт ага мине читкә какмый, ни өчен уiыруымны белергә теләп иптәшләрем хакында да. арабызда йөргән сүзләр хакында да җай чыккан саен төпченә Тавык атпап кикереп куйгач, аны тикшерүчеләр янына алып менеп китәләр Төннәрнең берсендә җәфалы һәм газаплы допростан сон таң атканда гына кайтып кердем. Диварларга нык беркетелгән ике тимер карават арасына ике урынлык бастырганнар да тончан җәйгәннәр Как тактада кырык ямаулы иске бишмәтен ябынып, алама бер гәүдә ята Камера ишеге шалтырап ачыла, төр килеп ябыла, теге бәндә кымшанмады да. күтәрелеп тә карамады. Урын-җир бирмәгәннәр, ягыш бүген генә ютын япканнар иске бишмәтне. Төрмәгә килеп кергән төндә пичекләр йоклап ята диген гамьссзне! Кон килде, йоклый алмыйча угаланып нртәне каршыладык. «Подъем'» дип. волчок тимерен кактылар Иртәнге чәйне сүзсез генә эчтек тә. Нигъмә! аганы югарыга алып менеп киттеләр Катнаш оешмаларның экономикасын учында йомарлап тоткан кеше буларак аны еш чакыралар, баш инженер Клейнерман һәм бүтәннәр белән күзтә-күз очраштыралар. Допрослар хәвеф-хәтәрсез у тә иде шикелле. Халитовнын «җәһәннәмнән тәмугка төшкәч» зарланганын, кемгәдер рәнҗегәнен хәтерләмим Баткан аяк чыланган! Бу йортта тел яшерүдән файда юк Ачыл, сөйлә һәммәсен! дип еш үгетли иде мин сантыйны Ул чыгын кит үтә үк алама татар миңа таба ие тле дә ярым пышы т- дан: «Син. малай, бу тук күркәдән сак бул' Бу кошны сине чишендерергә утыртканнар. Бә-әк шикле күренә!» «Каян белдең?» дип сорадым мин ачык авыз, тотлыгып. «Без сәяси тоткыннар, политичесхийлар. Ә ул чека кешесе Ун ел утырып чыккан абзан булырмын Утызынчы елларда төрмәгә ябылып, исән калганнарны кырык сигездә яңадан җыя башладылар Эх. чытып ычкынырга кирәк иде дә. кара якка, кыргызказакъ арасына кереп чумасын да эт тә таба торган түгел иле до саулык бетте Матадан Ко пималарда калды саулык Җанны суырдылар, күкрәк капкачын ачып, йөрәкне таладылар.» «Колхозлашуга каршы коткы таратты» дигән таеп белән төрмәгә эләгеп, ун с т урман кисеп, шахта базларында чиләнеп, күксәүгә әй лонгән бу татарның кайсы як кешесе булуын ла. кем икәнен дә сораша алмадым Шушы сүзләрен әйткәндә дә ул буылып-буылып ютәл тәде. ютәле тыелгач. ике ку ты бе тән күкрәген кысып утырды Ишек сакчысыннан ялынып- ялнарып бер тустаган кайнар су сорады бирмәде тәр Память моя. память, что ты делаешь со мной?! Виктор АСТАФЬЕВ лама бишмәтле татар, авыр тормыш сыналышларында кыйналып акыл җыйган рәхимле җан мин аңгыра сарыкны кат-кат кисәтсә дә, аның сүзләрен колагыма да элмәдем. Аның зирәклеген. минем пырдымсыз акылыма булышырга теләвен бүгеннән торып, бүгенге акылым белән генә бәялим. Нигъмәт аганың өметсез бер студентка сылу кызын кодалап йөрүенең серен шул чакта ук шәйләдем, мәгәр, телемнең тотанагы юк иде. кичергәннәрем, яшьли күргәннәрем шактый җыйналып, бер акылга килә язып йөргән мәлләрем иде, уйларымны бикләп кую түгел, бераз кыланып, бераз кабарынып Сталинны яратмавымны, совет властеның гаделсезлеген Халитовка ярып салдым бугай. Җүләр чаклар диген, булды, ялгышлар ычкынды, хаталар ясалды. Хәер, мин боларны бер чакта да яшермәдем. Исәрлегемә караганда акылым өстенлек иткәнгә, ялгышларымны, кемнәргәдер артык дәрәҗә ышанып хаталануларымны уйлап үкенсәм дә, төпле уйларымның дөньяны дөрес аңлавын чамалап, төрле яктан үлчәп, яшьлегемне дә исәпкә алган мәлләрдә, үз-үземне акларга да көчем җит ә! Димәк, утызынчы-кырыгынчы елларда бер тапкыр утырып чыккан тоткыннарны өр-яңадан җыя башлаганнар Алама бишмәтле агай иректә чакта ук бу хакта ишетеп, белеп яшәгән. Димәк, алар -элеккеге сәяси тоткыннар гел-гел посып у i ырмаганнар, бу. чираттагы мәрхәмәтсезлек- не ишетеп, үзара хәбәр алышып торганнар. Камерадан камерага күчеп йөри башлауга төрмә тормышын аңлый алдым, адәмнәрне аера, төркемнәргә бүләргә тотындым. Черек күлдәге тоткыннарның иң зур күпчелеге легионерлар иде. Әһә. дип уйлады минем ачыла башлаган зиһенем, легионерлар да сугыш еллары гаепләре өчен утыралар. Димәк, сугыш беткәч гә аларны өерләп төрмәләргә тыкмаганнар әле. аларны да кырык сигездә, илленче елларда т ына җыеп алганнар. Кырык өчтә илгә кайтканнарны да илленче елда гына камаганнар! Ни өчен алай булган? Нигә легион солдатларын кырык сигездә ябарга тотынганнар? Ил сәясәтендә кырык сигездә ни үзгәргән? Икенче тапкыр төрмәгә алынганнар арасында миңа аерата нык тәэсир ясаган кеше инженер Кулешов булды. Исеме-фәләне исемдә калмаган. Ул көннәргә кырык елдан артык вакыт үткән ләбаса, аңларсыз! Нәни генә капчык тотып бер нәрсәгә дә исе китмичә, ерак әбисенә кунакка килгәндәй килеп керде камерага Кулешов. Ишек шартлап ябылышты сабыр гына көтеп торды, шуннан соң гына башын иеп сәлам бирде. Шактый утырып, беренче давылларны кичергән адәм дип уйласам. Кулешовны әлерәк кенә тотып ки гергәннәр икән. Дөрес, элек тә утырып чыккан! Бер тапкыр җәһәннәмне кичеп, икенче кат төрмәгә эләккән кешенең шундый сабырлыгы, үз-үзен иркен тотышы, горурлыгы, олысымаклагы мине сокландырды. Сугыш елларында тоткынлыкта булган Кулешовны үз һөнәре буенча бик мөһим хәрби заводка эшкә кайтарганнар. «Заводта мине махсус сак. бер солдат озатып йөрде» Була бит урысның бик борынгыдан затлы токымнан килгәнен раслаучы олпат ирләре! Биек, төп-төз буй. затлы дәү ганау. киң. мәгърур маңгай, ал^арак чыгып юрган, металлдан коелгандай калын, нык ияк Саллы, салмак хәрәкәтләр, чиста, капса озә торган көчле тешләр.. Кулешов инженер- химик булу өстенә, әдәбият-сәнгатьне үлеп ярата торган нәзәкатьле. тәрбияле вә укымышлы кеше дә икән! «Бер заманда Колымага. Магаданга килеп эләккән тот кыннар арасыннан бик әзләр генә җан саклап кала алды. Мин кулга алынган көннән башлап исән калырга тырыша идем. А Әгәр бурлар, караклар арасына эләгөсен икән, алар белән тапма да. бүлешмә дә Кулыннан бер эш тә килми дисенме’ һөнәрен лә юк икән Бусы начаррак Мәгәр башны җуярга ярамый! «һөнәрем бар. ташчы мин!» дип чәчрәп чык Син бит студент' Елгырлыгыңны эшкә җик» «Исән калуның ни әмәлен таптыгыз сез?» дип сорагач. Кулешов көлеп җибәрде «Гюго белән Бальзак саклап калды, диде ул. Яшьтән үк үзешчән актер идем мин. Башта суфлер булдым. Кырык өч пьесаны яттан беләм! Бурлар алар гаҗәп халык, алар китап сөйләгәнне ярага. Логынам тегеләргә кичтән романнар сөйләргә! Шәхрезада кебек ин кызык җирендә генә таңда туктагам да кич тагын башлап китәм Берәүләрне этапка куалар, икенчеләре килә. Ә мин һаман тел тегермәнен әйләндерәм. Белгәннәрем саекса, үз күтемнән уйлап чыгарам!» Кулешов алда нинди газап-җәфалар көткәнен һич яшермичә сөйләде дә икмәк каты-котыларын җыештырыр, мине ташчы һөнәренә өйрәтергә тотынды. Кирпечләрне ничек ялгарга да, җекләрне ничек сыларга, почмакларны ничегрәк күтәрергә кирәклеген дә һич иренмичә, вәзенләп сөйләп бирде, укы I гы. Бу гаҗәеп акыллы, киң күңелле кешедән мин «Элек утырып чыккан тоткыннарны нитә кабат җыялар?» дип сорадым Инженерның беренче мәртәбә каушавын күреп гаҗәпләндем Алай, турылан-туры сорарга да ярамагандыр, хәзер шулай уйлыйм, мәгәр кызыксынуым сон дәрәҗәдә көчле иде шул. «Нигә бер үк эш өчен икенче кат хөкем итәләр?» дип тә сорадым, юрмә сабакларын үзләштерә башлаган мин исәр Җавап бирмәде инженер, аерылыр сәгать сукканны чамалап, нык итеп кулымны кысты һәм «Монда нидер бар. студент! Моның тирән бер сере булырга тиеш!» дип кабатлады. Мин белгәндә аны югары катка бер тапкыр да чакырмадылар. Ул да. мин дә. өскә чакырсалар ни лә булса ачык танмый калмас, дип өметләнгән идек. Ярый, күңелебезне таратмыйк. Кулсшовны тагын төрмәгә ябу Совет хөкүмәтенә зарурый булсын да ди Хәрби серләр белә, таза, яшь диярлек, әзме-күпме киләчәге бар Бөршәеп беткән, ун ел Арханге тьск як.тарында танавы белән җир казыган казанлы Анатолий Рязановны нигә гөбегә бөтереп тыгарга иде?. Мен кешедән берәү исән булып кайткан, юл ир. Ике кызы калган. Үлчәсәң ир санап гер таба алмый интегерсең' Бөтен барльп ы ике учка сыеп бетә Күз нуры калмаган, юынырта кергәч, адәм скелетын өйрәнәсең килсә. . Теле сакау, кәҗә сакаллы, яман сәфәрдән кайткач, бик озак интектереп йертәч кенә злекке урынына «Спартак» комбинатына ипкә алганнар. Юашның юашы, бахырның бахыры' Әүлия тек әүлия' Татын төнлә барып кереп дуылдагып Черек күлгә алып ки ген багырташыр урысны' Җылый ла алмый, ул да вакытсыз кигеп барган карчыгын сагына. Әйтә алмый калган сүзләре бар икән Торамюрам да шаккатам, берни аңламыйм, ул чагында әлс мин бик күп нәрсәләргә гөшенмәгән идем!. Аны да тикшерүчегә чакырып йөдәгмнләр. димәк, төрмәгә кергәнче үк аның хөкеме расланган инде Җөмләдән шу г бу гсын. Анатолий атай җәһәннәмнең гүреннән бу юлы да исән кайг ты Урам-г ыкрыкларда ирек белән куанып Йөрган мәлләрдә еш-еш очраша идек Ике тапкыр иблисләр тозагында булып кайткан әүлия карт ике аяктан таякка калды, озак кына югалып торды Очрашканда танымадым |*ятановны Бер кузен алдыртан. сынары белән текә ген миңа карап тора Таптады тануын, гыжылдап «Исемең ничек иде әле синең?» дип сорады Кырынмаган, чалбар төбе салынып тезенә төшкән, муены кәкерәй- 1ән И т әңрем, зинданнарның адәм баласын гарипләткәнен күрмисенмени син. и лапым’’ Рязановны яңадан күрмәдем «Хаж сәфәреннән» әйләнеп кайткан казанлы тарттың тагын берсен яхшы сүт белән искә алып үтим әле Фамилиясе Антеев иде аның Илледән узган адәм ул чагында миңа бик карт булып күренә иле Авдеевка иллс дә тулмаган булгандыр, бәлки, төрмә камерасындагы ксшсиен яшен гәгаен генә әйгү мөмкин түгел Харбинда хастаханә габо- раториясендә хәтәр гаугалардан читтә яшәгән Авдеев илгә шактый мул корсак үстереп кайткан. Төрмәгә кергәч, шул корсагы аркасында бик күп җәбер сүзләрен тыңлаган репатриант1 мин очратканда өшәнеп-куыры- лып калган иде. Корсак шиңгән, төймәләре киселгән чалбар гел аска шуып тора. Авдеевның сул кулы чалбар биленә береккән кебек. Бу адәм үзенең ихлас диндарлыгы белән миңа ошап калды. Төрмә дип тә шаккатмый, дөнья күргән баш. ашау-эчүнең хөртилегенә дә зарланмый, алласына гыйбадәт кыла алмавына үртәлә иде бичара җан! Җитмәсә гомере буе муеныннан төшмәгән көмеш хачны да тартып алганнар. Авдеев төрмә диварының чистарак урыныннан бер өлешне билгеләп ала да иблис күзе күрмәслек итеп кенә хач сыза. Ә түшендәге хачны теләгән бер кеше күрә ала! Шырпы очы белән сызган түшендәге кызыл тәресен ул һәр таңда яңартып тора. «Төрмә стенасыннан чиста урын эзләп гөнаһка батасың. Анда йә кан, йә күз яше чәчрәгән!» —дип әйтеп карыйлар, Авдеев колагына да элми. Өстәгеләр белә, аның күкрәк итендәге тәрене карап тамаша итәр өчен генә дә чакырып алалар. Унарлап җыелалар икән яшь айгырлар, тәресенә төртә-төртә шаркылдыйлар икән. Сүз белән әйтмәсә дә ходасыннан шәфкать вә мәрхәмәт көтеп торучы Авдеевның иманын үзгәртә торган көч юк иде. Ул да исәнаман Казанга кайтып төште, аның белән дә урамнарда рәхәт чигеп йөргәндә очраша, сөйләшә торган идек. Тора-бара ул да күздән югалды. Иманын мыскыл итүләргә, хакәрәтләүләргә әле дә ничек түзгәндер ул кеше! Черек күлдәге тагын бер ишле төркем барлыгы ачыкланды. Революциянең канлы тырнагыннан чыгып ычкына алып, чит җирләргә барып урнашкан, гаилә корып, балачага үстереп яшәп яткан Рәсәй кешеләрен— Мөһаҗирләрне нәкъ кырык сигездә төрмәләргә тутырырга тотынганнар. Хәзерге акылым югарылыгыннан кабатлыйм: нинди дәһшәтле кырык сигезенче ел булган бу? Нигә бүгеннән торып без ул елның усал серенә бәя биреп үтмибез?! Легионерлар, легионерлар, татар легионерлары... Мин баштарак легионнарда булган әсирләрне генә чүпләгәннәр дип уйлаган идем. Күз алдымнан байтак бәхетсезләр үтеп, аларның гади булмаган тарихларын тыңлап яши торгач, гап-гади кешеләрне, бары тик дошманга әсир төшкән кызылармеецларны да төрмәгә ташый башлауларын сизендем. Хәзер аларны һәр камерада очратасың Шушы Черек күл төрмәсендә судсыз-нисез икешәр ел, аннан да артык утырганнары бар. Әйе. пленда булган, иленә хыянәт итмәгән, хыянәт итмәвен төрле-төрле фильтрация пунктларында, эреле- ваклы иләкләрдә кат-кат ачыклаганнар. Әсир солдатның ачыкланмаган бер атнасы гына калса да. сугыш бетүгә үк аны читкә сөргәннәр, комендатураларга беркеткәннәр! Төп гаепләре — исән калуда' Хәзер, әсирлектә булганнарны, легионерларны бергә җыйгач, каян да булса бер-бер шикле оч төртеп чыкмасмы дип яткыралар. Аксыл чәчле, киң майгайлы, зыялы кыяфәтле бер татарны очраттым. Минзәлә ягыннан түгел идеме икән. Ике тапкыр фашистлар лагереннан ычкынган, өченчесендә качып котыла ук алган, француз партизаннары арасына барып кергән! Фашистларга каршы сугышкан. Икенче фронт ачылгач, инглизләр аны үз илләренә үк алып киткәннәр. Калырга мең мөмкинлек булса да, тугры татар илен сагынып Татарстанга кайткан . Барыбер тотып япканнар теге батырны! Гаебе юк. ләкин Черек күлдә: «Пленда булганнар арасында гаепсезләр юк. аны ачарга гына кирәк!» дип исәплиләр. Югарыдан шундый боерык килгән... Ике ел утыра кеше, өченче ел. ахырда: «Ни язсагыз, шуңа кулымны куям!» дип, әллә нинди ялганялаларны күтәреп, егерме биш еллык йөк төяп, Черек күлдән чыгып китә. Бүтәнчә аңа юл юк!.. Алты кешелек камералар да бар Черек күлдә. Өченче катта. Мин барында легионерлар анда өчәү иде. Константинов фамилияле озын, юка керәшен мине өр-яңа уйларга китереп терәде... Репатриант — чит илгә китеп, соңыннан янә үз иленә әйләнеп кайтучы кеше. Бу дөньяның эшләре. шык-шык итә тешләре' Татар сүзе. Ни белгән дә. ни күргән инде бу легионер' Чебен очып чыгалмас төрмәдә бикләп тоталар. Күрештермиләр, очраштырмыйлар' Камерадан тыш беркемне күрә дә. белә дә алмый бичара!.. Жиле каг бик аегында, бер минутын юрмә күзеннән ычкындырмыйча сакларлык куркынычлы, гайрәтле шәхесме ул?.. Белеме аз. мәктәптә укымаган да шикелле, хәзер тикшерүче ни уйлап чыгарса, шуна кул куеп төшә. Эреэре бармаклы агач көрәк хәтле кул каләм тотарга да. язу эшенә дә күнекмәгән, ә фамилия озын. Ai башы-ат башы хәрефләрне тезеп «Константинов» дип язып очлап куя алмый икән керәшен. Ә һәр бигнен астына имзаңны беркегергә кирәк. Тикшерүче сүзгә юмарт, аның легионерга мен төрле таеп өясе, аны зур җинаятьче, үзен дөньяда бер тикшерүче итеп күрсәтәсе килә' Тигез генә барган допрос иң актыкта ызгыш белән тәмамлана. Константинов кулына каләм эләккәч, тикшерүче ярсый, түземе бетә' .Ашыктыра, кабаландыра, яңакка да менеп төшә!. Ә фамилия кәгазь битенә сыймый Камерага кайткач та. йокларга ягкач та бичара солдат һавада үз фамилиясен сырлап интегә иде. Камера түшәменә дә сыя фамилиясе, ишеккә дә. әмма ләкин уч гөбе хәтле кәгазьгә сыймын Легионерлар, легионерлар, татар легионерлары Икенче бөтендөнья сугышында тагар солдатларының язмышын бергә китереп төйнәгән оешма хакында әле төпле хөкем чыгарылганы юк. Без белгәннәр бүгенге чынбарлыкта сафсата, адәм көлкесе булып кына калдылар. Без гагар язмышының аерым тармакларын, дөньякүләм әһәмияткә ия булган тарихи сәхифәләрне бары гик большевикларның таләпләренә яраклаштырып кына аңлатып килдек Италиядә фашистларга каршы көрәшкән. Атлантик вал алдында башларын салган. Франциядә макиларга кушылып немецлардан үч алган, соңыннан төрлесе төрле илләргә чәчелгән татар солдатларының язмышы «хыянәт» дип бер сүз белән аңлату намуссызлык Вөҗдансызлык! Үзем күргән легионерларның күпчелеге авыл агайлары иде. аларнын да әз белемле, дөнья күрмәгән куркак катлавы. Әйе. беренче җай чытуга ук алар алныартны. унны-су тны карамыйча, сөрлегеп, туган җирләренә кайтканнар Совет властеның мәрхәмәтенә өметләнгәннәр. Булгандыр, лагерьларда совет властеның асылын, аның утызынчы, утыз җиденче елларда халыкларда күнме бәла каза китергәнен аңлата белүчеләр дә очрагандыр Кемнәрдер хакыйкатьне үз акыллары белән ачкандыр Кыскасы, большевизмның канлы-дәһ- шәгле нигезен чамалаган әсирләр, легионерлар үз туган төбәкләренә кайт мат аннар. илдә ни көткәнен алар төгәл чамалаганнар Черек күл камераларына шыптан тутырылган сутыш әсирләре, тетионерлар шуның ачык мисалы* Сугыш тарихында тирән эз калдырган 111<>фи Алмазны безнең кайбер әдипләр нинди дегетләргә генә манчымадылар' Ә готкынтыкта түр газаплары татыган, сүздә, гамәлдә намус сагында торган Әнәс Галиев бер җөмлә белән кистереп куйды «Күпме татар егетләренең гомерен саклап алып калды ул Шәфи Алмаз», диде. Легион хәрәкәтен шушы ноктаи на тардан карарга безнең көчкуәтебез җитми, без большевиклар каккан авыр дагалардан, муеннардагы камыттан һич арына алмыйбыз.. Аны безнең камерага җәен, урак өстендә китереп тыктылар Черек күл кануннарыңча, ген уртасында Минем тикшерүче белән пәрмә-пәр уйнаган йокысыз төннәр' Бу Катан арты. Арча яты татарын кәлтә керткән җиреннән, басудан тотып алганнар Килгән көннәрдә дә терсәк юре тишек, тезбашлары ямаулы киемнәреннән үткер очлы кылчыкларны чүпләп азапланды Яп-якты, озынча кавын башлы бу татар үтә елгыр, тере-кара күзле иде. Хәрәкәтләре тоташып китә дә кулга ияләшеп бетмәгән киек-җанварга охшап кала. Якты пеләшенә, елтыр күз карашына карап мин аны белемле, башлы адәм дип уйлаган идем. Баксаң, ул хәреф танымаучы, надан бер бәндә булып чыкты. Кыска гына төрмәчә аралашкан арада мин аның күңеле кителгәнен, моңсуланганын хәтерләмим. Барса бара, туктаса—ял итә! Көлеп үк җибәрмәсә дә. ирен читләренә шуклык эләгеп тора иде бу татарның! Кулга алыныр алдыннан гына ул көлтә төягән чытыр арбасына күршесендәге тол хатынны утыртып кайткан. Хатын үтә әгълә, нәкъ пешеп җиткән кура җиләге икән! . Юлда ике төймәгә чак эләгеп торган чалбарының күселегеннән мылт итеп ирлеге бүлтәеп чыккан. Тол абыстай: «Йә, йә, яшермә инде!» дип хәзинәне кулына алган һәм куяр урынын да эзләп тапкан. «Әллә шуны күреп тотып яптылармы», дип шигәйгән икән татар. Легионда йөргәне өчен ябылганын ишеткәч: «һәй. һаман шуны тугылыйлар икән әле! Бер-ике атна тотарлар да типкәләп чыгарырлар әле!» — диде бу. фильтрацияне үткән чакларын исенә алып. Бу Рәсәйне, ярты Европаны түше белән шуып гизсә дә нә тарихтан, нә җәгърәфиядән берни белми торган томана татар бу юлы нык ялгышты! Әйткәнемчә, урысча ипилек-тозлык та белми иде ул «Конвоир» дип әйттерергә тырыштык, «комбайн» дип йөрде. Сугышка, сугыш атамаларына әзме-күпме күнеккән авызыннан «следователь» сүзе дә «истребитель» булып чыкты, телен чүкеп азаплансак та барыбер шул рәвешендә калды Өстендә бер күлмәк белән юка ыштан, трусигы, майкасы да юк иде бахырның. Безнең, камераның мунча чираты җитте. Черек күлдә чисталыкны җеге күзләр күзәтә, мыштым гына юынырга бардык. Чирек шырпы кабы хәтле сабын тоттырдылар, тол хатыннарны буш җибәрми торган адәмнең арык, кырда, җилдә-яңгырда какланган кап-кара тәненә бетле бәздән күлмәк-ыштан кунды. Төрмә ашханәсендә бәрәңгедер, яшелчәдер беткән чак. өзеклек, ашка алар урынына ярма салалар, көндезен шактый куе баланда эләгә Допросларда бер карышусыз, ни әйтсәләр шуңа пичәт сугып утыртаи тоткыннарга «премия» эләгә, пеләш башка ашны ике пурция бирә башладылар. Табак тутырып умыра крестьян баласы! Гомерендә бер тапкыр да тамагы туймаган, сугыш, әсирлек елларында арты көйгән, көне-төне колхоз эшендә чиләнеп җене өзелгән бу табигать баласы, бу мокыт крестьян ак күлмәк-ыштан киеп җибәргәч, корсагы кап булганчы баланда чүмергәч: «Кумасалар, мин монда ун ел рәхәтләнеп ятам» — дип ычкындырды әле. Кәбир Мөхәммәтшин «күчтәнәч китермиләр» дип юккарак рәнҗегән түгелме? Илленче ел уртасында иген иккән, уңыш җыйган татар крестьянының хәлен пеләш татар тәмам ачып бирде түгелме?! Үз теләге белән төрмәдә калырга әзер торган кешенең кемлеге, хәл-әхвәлләренә тагын ни өстәп була?! Соңыннан хәбәр килеп иреште: шушы риясыз табигать баласын, җирнең хыянәтсез улы — татар крестьянының эшен трибуналга җиткергәннәр һәм Совет властеның ныклыгы сагында торган алтын погоннарына эре-эре большевистик йолдызлар таккан олысымак офицерлар: «Совет властен тамырдан җимерергә Англия. Франция. Бельгия дәүләтләреннән задание алып кайткан шпион».—дип аяусыз хөкем чыгарганнар. 25 ел каты режимлы төрмә. 5 ел сөрген, тагын 5 ел хокуклардан мәхрүм итү турында приговор әвәләгәннәр. Нигә тартмасыннар хөкемгә? Тикшерүчегә акчалата бүләк эләгә, паегы арта, абруе һаман югарыга үрли... Ул еллардагы Черек күл тарихы тоташ кара пәрдә белән капланган. Мөхтәрәм Ибраһим ага Салаховның хатирәләре белән без таныш инде. Җәзаларның нинди төрләрен генә кулланмаганнар утызынчы елларда! Миңа егерме ике яшь! Яңалыкларны, хәбәрләрне иң тирәннән дә сосып ала юрган зиһенле чагым! һәр кеше — табышмак! Шулай да адәм улларын төркемнәргә аерып куеп өйрәнү кызыгырак Нигә алай? Ни гаебе бар бу төркемнең? Легионерлар, кабат эләгүчеләр, репатриантлар. студен г яшьләр. Төркемнәргә сыймаган ялгызаклар ла бар биредә' Менә Санько Украин егете Солдат киеменнән Юешрәк иренле, куе. калын кашлы Кыланыбрак сөйләшә, сүзләр белән уйнарга ярага Аны- моны уйламаган егет кызыл почмакка кергән дә өстәлдә яткан журналның беренче бигендә Ким Ир Сеннын рәсемен күреп «Нәкъ маймыл икән бу Корея юлбашчысы!» дип кычкырган Трибунал ана үтә мәрхәмәтле булган, бүтәннәргә рәттән егерме биш ел бүләк итеп килгәндә. Санькога ун елны гына биргәннәр.. Гадәттә, алты-жиде тоткын утыра торган 36-нчы камерада мин шактый озак удырдым шикелле. Берзаман камера ишегеңнән кышлау умарта сыман юантык, алагаем дәү-дәү йодрыклы, чуен муен гы. ияк асларын, яңакларын куе гөк баскан берәүне китереп керпеләр Бүтәннәр ишектән каушап-югалып. кыюсыз гына килеп керәләр иде Чөнки тоткын өчен ишек куркыныч нәмәрсә аның артында пи когеп торганын кем белгән?! Ә бу парадка чыкканмыни' Күкрәк бүлтәеп алга чыккан, баш чөенке, йодрыклары йомарланган Сәер кеше иле Шамраев! Паекка гигән ипине урталай сындырып икс генә каба Ашау гакы-токы булса да шатыр-шогыр кашына, гөчкерә. төкерекләрен чәчеп пошкыра Тәмәкене уба. ике суыруда бер папируз юк була Шамраев безнең як кешесе түгел. Татарстандагы урыслар да татарлардан ку pen әз-мәз әдәпкә өйрәнгән булалар, моңа бармы кеше, юкмы дөньяга ул хуҗа' Оятсыз анекдотларны, хагын-кыз белән булган шәхси маҗараларын иң оятсыз ваклыклар белән бизәп алып кигә, яг та үл! Ул бер чак га ла үзенең кем булуын, кайсы яктан килеп чыгуын телгә алып сөйләмәде Кемдер сөйләми икән, аның хакында тагын да ныграк беләсе килә Ә кеше синең артыграк кызыксынуыңны чамаласа, тагын да ныграк йомыла бара Бу г әрмәнең язылмаган законы Шамраев белән очрашканда мин шактый сабак алган тоткын идем инде' Шамраевнын кем икәнен белми ка га идек, бер көнне яныбызга яңа тоткынны кертен янгылар. Шуның алдыннан гына Шамраев мәзәк уйлап чыгарган иле «Хәзер кемне дә булса кертәчәкләр Ишек тавышы ишетелүгә. без барыбыз да жүләргә сабышыйк Керсә дәшмибез, гүшәмгә карап күз акайтып гик кенә утырабыз!» Ишек шылтырады, бикләр ша н таралы, камерага юаш кына, ак чырайлы, мескен гетто кыяфәтле бер яһү пики герен керттеләр Без Шамраевка ияргән ахмак ишәк гор кыланып. телләребезне чыгарып гүшәмгә карап акаеп калдык Шамраев исә үз тәкъдимен онытып, яшен гизлеге белән яһүд каршысына килеп басты «Әһә' Җид! Бусы ярын' Кулымнан килсә бөтен җид гарны төрмәгә гыгар идем мин!» Керүче, аксыл керфекләрен леп- ген йөртеп, әле Шамраевка. әле безгә, җүгәр булып кыланучы ишәк гәргә карап катты. Кемдәр тизтиз акылына килеп, яһүдкә игътибарын юнәлме, сөйләшә баш гады. Хатабызны тизтиз төзәтеп, керүче Исаак Горлип- кийны үз арабы На алсак га Шамраев. кышкы йокысыннан вакытсыз уятылган аю кебек, гпыпырг кына барыбер үкерде Хәзер без аның кемлеген чамалый идек шул бер-ике ямьсез сүзе аркасында без аның йә полицай, йә жандарм булуын абайладык. Татарстанга качын килеп, берәр мич башында посып ягкан явыз бәндә иле Шамраев Исаак Горлицкий да Казанга исән-аман әйләнеп кайтты Үз миен дәвам ггг герле, киоскада нак-гөяк товарлар, гәҗит гөр сатты Ьш очраш- масак га күрешкәли торган илек Исаак, гадел һәм игагагг. ге һәркемгә яхшылык игәргә әзер iopi.ni а мм. һәр очрашуда Шамраевны it пә ала. беренче көндәге рәнҗешен һич <>iii»na а гмый иде Ниндидер бер сыйфаты бс гәп ү теңне баеткан кешеләрне бер чак га ла оныта алмыйсың «Мин бу а тәмнән шул як гарын one игеп алыйм әле!» дип тотынмыйсың. киресенчә, аны-моны сизми гә каласын, акыл, рух үз янындагы юлдашларыннан нидер ала һәрбс-р яна кеше белән очрашу, аралашу тагын бер хәтино табу белән бер ул 2 «К Уа» М ю 17 Ир-атларны «матур кеше!» дип тасвирлаганда нинди сыйфатларына басым ясала?. Кырык елдан артык вакыг узса да аның төсе-бите күз алдымда! Рухың камил, акылың сәламәт, күңел пакь булса. Черек күл төрмәсендә дә матур килеш калып була икән! Кайгы-хәсрәт кешене изә, ваклый, кеше ихтыярын җуеп һаман бәләкәйләнә бара, ипләп кенә җир кортына әверелә. Төрмәнең төп бурычы әнә шул булса кирәк! Мин моның кайбер мисалларын алдарак әйтеп үтәрмен әле. Инде Черек күлдә үк өметсезлеккә бирелеп төс җуйган, донья гамәлләренә һәм үзенең киләчәгенә кул селкегән адәмнәр очраштыра иде Өс-баш таланган, ничәмә ничә көннәр саф һава, кояш нуры күрмичә тирән чокыр-баз хәшәрәтләре төсенә кергән тоткыннар арасында ул үзенең горур кыяфәте. чиста-пөхтәлеге, кием-салымының пакьлеге белән аерылып тора иде. Кичә-бүген генә читлеккә ябылган кеше түгел, белгәнемчә, бу төрмәдә ул өч-дүрт ай утырган тоткын иде! Үзен ничек саклый, саклана алгандыр, хәзер аңлата алмыйм, күңел 1әрәзәләре һәрчак бикле иде аның, әмма үз-үзенә ышанычы, ныклыгы һәр күзәнәгеннән бөркелеп тора. Ул ашыкмый. һәр хәрәкәте алдан ук үлчәнгән, көйләнгән, чамалы тәртипкә салынган була иде. Аның кайнар сулы кружканы тотуы да. кашыгы белән баландага үрелүе дә, ашаганнан соң керсез диярлек кулъяулыгы белән иреннәрен пөхтәләп сөртеп куюы да үзенә бер төсле. нәзәкатьле һәм купшы иде. Ничек саклый алды икән кулъяулыгын ак килеш? Белмим. Әйтә алмыйм. Шамраев та серле иде, тик аның серлелеге тупаслык белән ерткычлыкка, кансызлык белән вәхшилеккә төренгән иде. Бу кешенең сүзсез серлелеге исә дәһшәтле вә куркыныч иде. шул хәлдә дә ул ягымлы булып кала иде. Күз карашы дәһшәтле идеме, гаш кыя сыман басып торуы шикләндерә идеме. Шамраев палач белән камерада икәүдән икәү булырга ризалашсам да, бу адәм белән икәү генә калырга куркыр идем. Әлс дә ярый камерада без алтау идек! Бу кеше берәү белән дә сүзгә керми, уртак әңгәмәләргә катнашмый иде. Күз карашлары кисешкәндә эндәшсәң дә, ул күз чите белән салкын гына елмая да колагына төртеп күрсәтә, янәсе, «ишетми!» Мин аерым билгеләр аша аның бик яхшы ишеткәнен, бары тик сөйләргә вә сөйләшергә теләмәвен аңлап алдым. Бу сәер кешенең фамилиясе Аюкин иде. Фамилияңне яшерә алмыйсың, үзгәртүе дә кыен, чөнки конвой төшә дә йодырыгын күкрәгенә тери: «Фамилия?» — дип сорый. Сорап чыга, шуннан соң гына үз кирәген чакырып алып менеп китә. Аюкин тек Аюкин. Татар түгел иде үзе. Серле, шомлы, әмма үтә чибәр бу бәндәне дә 36 нчы камерада озак тотмадылар. Бераздан без Аюкипның Пятигорск шәһәрендә немецлар хөкем сөргәндә жандарм идарәсе начальнигы булуы хакында ишеттек. Төрмә төрмә ул, ни тырышсаң да сереңне алалар анда! Жандарм диген... Каннар суынып китә. Уйладым, бер Шамрасвлар гына явызлыкны тормышка ашырмый икән, әнә шундый Аюкиндай ыспайлар, тел яшергән мыштыбыйлар да кан эчәргә ярата торган була. Тышкы кыяфәт еш кына алдый, бутый... Күз ачып йомганчы тәбе капкачы шапылдап төшә дә... син явызларның ризыгы буласың! Төрмә — җанлы хәбәрләр оясы ул. Тоткыннарны бер камерадан икенчесенә өзлексез куалап йөртәләр. Биш-алты көн саен кабатланып торган тоташ тентүдән соң бик сирәк чакларда гына элек утырган читлегеңә әйләнеп кайтасың. Тентүчеләр шулкадәр остарган ки. дивардагы черки боты хәтле сызык та, ясмык бөртеге хәтле тап та алар күзеннән китми. Алар камераның астын-өстен ялап чыгаралар Мин укыган китапларда төрмә стенасында тулы бер архив саклана иле. шигырьләр язылган була анда, васыятләр һ б. Черек күл төрмәсендә мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Шәхси тентү шулкадәр мыскыллау белән үтә ки. чәч төпләреңне аралыйлар, чүгәләргә боералар, артыңны туңкайтып, ярымшарларыңны аерып ыштан тобеңнән бүтән берни күрмәгән тирәнлекләрдә казыналар. Муса Җәлил Моабит төрмәсендә җәфа-газап чиккән. Шпандауда интеккән. Әгәр Муса Черек күлдә утырган булса, без аның сыңар шигырен дә эзләп таба алмас идек Немец төрмәчеләре безнекеләр янәшәсендә сабый, өйрәнчек булып кына Ka.ia.iap түгелме соң.’ Әйбер юклыгын беләләр тентүчеләр, тапмыйлар да. болар һәммәсе дә тоткынны кимсетү, рухын сындыру өчен кирәк. Кемдер, мактанырга теләп. Черек күл төрмә диварлары аша шакылдатып, борынгы алфавит белән хәбәрләр алыштык, дисә, ышанмагыз! Ялган! Черек күл өч катлы, шактый зур төрмә. Ул кара төндә йөзеп барган караңгы кораб сыман, анда шылт иткән тавыш ишетелми, шакып кара бар! Тирмәнең юеш, салкын, кыргаяклы подвалларына очын төшүеңне сизми дә калырсың!.. Нинди максатлардан чыгып, нинди мәкерле планнар корып тоткыннарны озлексез күчереп йөртәләр икән? Хәзерге акылымнан чыгып мин тикшерүчеләрне болайрак күз аллыма китерәм. менә өч-дүрт тикшерүче атна азагында җыйналалар ла тоткыннар исемлеген карта уйнагандагы кебек гаратып-чөчеп ташлыйлар Фараз кылалар Кемне кем янына утыртканда аларга кыенрак булачак’ «Психологическая совместимость» дигән нәмәкәйне төрмәчеләр әллә кайчан үзләштергәннәр Тикшерүчеләр сш кына тормә коридорына тошен, волчок аша үз кулларына тапшырылган кол-тоткыннарның яшәү рәвешләрен күзәтеп, ни сөйләгәннәренә колак салып, аерым нәтиҗә ясап йөриләр, дип ишегкән илем, рас булган. Тоткын читлеккә ябылган җәнлек сыман ул. Toiкынлыкны һәркем үзенчә кичерә Берәүләрнең авызы йомыла, икенче берәүләр сүзе булмаса да сөйләшеп вакыты кыскарта. Онытылган. иректә чакта кирәк саналмаган догаларын хәтергә төшерергә тырыша. Элегрәк вафат булган әткә-әнкәссннән. туганнарыннан, якыннарыннан бәхиллек сорый Зинданда һәркемнең күңеле йомшара, тлеккеге гөнаһ-язык тарын исенә алып үкенә тоткын... Дорсс. зинданда гәмам җебеп төшкән тоткыннарны яратмыйлар, андыйлардан гиз читләшәләр. Камера.га төрле холыклы, төрле характерлы адәм балалары үзара сыешып, янәшә яшәргә мәҗбүр Тикшерүчеләр бер-берсенә һич ярашмый горган каршылыклы холык ияләрен бергә утыртырга тырышалар. Тикшерүче каршысында гына түгел, камерада да аңа тыныч пик булмасын! Шу тай иткәндә тоткын тизрәк сына, буйсына башлый Галәмгә очучыларның янәшә сыеша алуларын зур-зур институтлар, йөзләрчә галимнәр өйрәнә Сыеша алмыйлар икән һәлакәт! Газап! Адәм баласын кырыкка төрләндерү ысуллары бар Черек күл хөкемдарлары кулында! Карышып кара син ана' Передача-күч гәнәч бирдер- ми. Яныңа быткыч. явыз, гешләк. ачәрвах ти гемсә. вак. ахмак, өчләтә юньсез тоткыннарны китереп гыга Бсрәвесенең исе үк синең күңелеңне кайтара. Берәү дөнья бетереп гырлый, буы та. сикереп торып сине тәпәли башлый, күзен акайтып тешләргә итенә Берәүнең арт шәрифе туктаусыз тегермән тарта... исенә чыдар әмәл юк. тешкә сылана Берәү тәмәкене убыр урынына ашый Тәмәке димәктән. . Утыз алтынчы камерада даими биш-алты кеше утырабыз Күпчелек легиоиерлер. авыл кабартмалары. Аларнын берсе дә персдача-күчтәнәч алмый Тәмәке дефицит! Берзаман ул күзгә кырып салырлык кына кала! Дөньяда Колумблар юк. Америкадан кайтарта алмыйсың тәмәкене! Ә тәмәке, солдат белән ристанның аерылмас юлдашы! Тәмәке түгел, анын гәпчеге генерал дәрәҗәсендә йөри Урыс аны олылап: «чинарик» тип атый. Төпчек ку тдан кулга йөри, бармак пешмәсен өчен ургак бер мөштек ясала Мөштекне шырпы кабын ватып. Йомычкасын кәгазь белән урыйлар, ипи йомшагын изеп ябыштыра тар. Шобага салына, кем беренче булып тәмәкене суыра'* Ул мул итеп суыра да янәшәсенә чиратка баскан тоткынның авызына өрә. Авыздан авызга күчә барган төтен чират азагына җиткәнче сыеклана, анын ннле исе генә кала Нәни гәпчек шулай авыхъш-авыпа бәхет өләшеп әрле-бирле йөри Чират саклана, хәрәмләшергә уйлап арага керсәң бегтең. тәмәке төтене өчен буып ыргытырлар Ходай сак тасын Ниһаять, тәмәкенең соңгы бөртеге да яна, камерага шомлы тынлык китмәскә кайта Тәмәкесез калган җиде ир тозакка төшкән җиде ач арыслан, өчәр башлы җиде дию пәрие! Берзаман тәмәкенең бөртеге да калмый, кесә төпләре кагылган. тумбочка почмаклары кат-кат себерелгән! Мәскәүнең Кызыл мәйданын да шулкадәр тырышып себермиләрдер! «Берәүдә дә юкмы?!» Хөкем авазы яңгырый: «Берәүдә дә!» Чират кулдан ясалган, җиде авыз арасында хәрәкәт иткән мөштеккә җитә Никотин сеңгән сары йомычканы. кәгазь кисәкләрен бик вак итеп турыйлар, һәм үзен тәмәке итеп төрәләр. Бу гаять әче төтенле, зәһәр исле «йомычка-сигараны» бер генә суыра аласың, шундук күздән яшь коела башлый, бөтен камера төчкерә, йөткерә. Зәһәре коридорга ук чыга, надзиратель дә йөткерә-төчкерә, ул тимер ишекне дәү ачкыч белән төеп: «Мин сезне!.. Сусыз, бәдрәфсез калдырырмын!» дип яный. Черек күл зинданындагы читлекләр бер чакта да буш тормый, иллә мәгәр бербереңне күрү, очрашу мөмкин булмаган хәл! Әгәр сине җавап алуга каулаганда каршыңа үз ишләреңнән берәүне алып киләләр икән, һәр почмакта Мисыр мумияләре салынган саркофаг дәүмәлеге агач сандыклар куелган, күз ачып йомганчы сине шунда төрткәләп кертәләр Тоткыннарның аяк тавышларын ун-унбиш минутка һава суларга алып чыкканда гына ишетеп каласың. Дүрт яктан биск-биск таш диварлар белән томаланган мәйданга чыгып керү зур куаныч Ул да булмаса. зәңгәр күкне, болытларны күрмичә адәм баласы саргаеп үләр иде. Төрмәдә хатын-кызлар да бар. алар мәйданга чыгып, туфля үкчәләре белән асфальтны такылдатып йөри башласалар, эчтәге ир-ат тынып кала, алар мөмкин булганча мәйдан як диварга елышалар... 4 Не надо стремиться на встречу с прошлым, потому что неизбежны разочарования. Василь БЫКОВ әбәрләр, хәбәрләр... Мин хәзер шактый нәрсәләр беләм! Читлекләрнең берсендә университет студенты Адлер Тимергалин утыра Якташ егет. Иректә чакта без бик сирәк кенә күрешкәләп куя идек. Поддужная урамында өч-дүрт студент фагирда торалар иде шикелле. Адашып бер барып керсәм, егетләр майкачан гына калып, тар. эссе бүлмәчекне ярып нидер бәхәсләшәләр, берөзлексез тәмәке пыскыталар, бүлмә зәһәр төтен белән туп-тулы иде. Сүзгә мине дә катыштырдылар. Адлер мине йомыкыйлыкта. пассивлыкта гаепләде бугай. Мин бу фикерне өзеп раслый алмыйм, әмма күңелем түрендә Адлер шакгый үҗәт, максатчан, үз юлын анык билгеләгән кеше буларак сакланып калган. Адлер рух ягыннан миннән көчлерәк, төгәлрәк булып күренде. Рухи җитлеккәнлек җитенкерәми иде миңа, җильяк егет идем шикелле, юкбар кешеләргә өстенлек биреп, аларга ияреп китеп байгак хаталар ясаганымны хәзер аңлыйм да... Хәзерендә дә аерым кешеләр турында хаталанулар булгаламыймыни?! «Алтыдагы алтмышта»,—ди татар Төрмәдә Адлер утырганын белмәгән кеше юк иде шикелле. Ул җәйдә камера саен студент ябьип ан иде дисәм дә хак. мәгәр студентларның данлысы һәм мактаулысы Адлер булып, аның хакында авызлан- авызга легендалар йөри иде. Совет властеның явызлыгы. Сталинның кансызлыгы турындагы фикерләрен тикшерүчеләрнең чырайларына бәреп әйтә икән! һич тайчынмыйча гуп-туры бәрә, ди! Тегеләр куркып ia калалар, имеш. Зиһененә кимлек килгән санап. Адлерны Арча кырын Х дагы жүләрләр йортына тикшерергә йөртә башлаганнар Югыйсә Черек күлдә мондый тоткынның булганы юк икән! Онытмагыз: бу әле илленче еллар! Әйткәндерме Адлер андый сүзләрне, юктырмы, әмма егетне Арча кырына. Рәсәйнен иң караш ы гөрмә шифаханәсенә йөртүләре хак. Легендалар буш урынла тумый. Черек күлдә ягып сынып-җимерелеп беткән тоткыннарга да үз араларыннан чыккан әкияги багыр кирәк, алар батырның данын тара гын үзләре дә тураялар . Әһә. дип юана аларнын күңелләре, сез. чекистлар, безне буйсындыра алсагыз ла сезнең куллар кыска, әнә. Адлер Тимергалин белән сөйләшеп карагыз! Тешегез үтмиме ана. тү-тү' Мин «Мәҗит Рафиков та төрмәдә» дигәч, ышанмадым. Совет власте дигәндә тезләнә юрган, мин белгәндә Ленин-Сталинны. совет властен мактап йөзләрчә шигырь язган кеше ничек монда килеп эләксен? Кырык тугызның җәендә туган ягы Күгәрчен районында ял итеп килгәч. Мәҗиг Рафиков очына-очына колхозларның шәплеген. крестьяннарның му г тормыш га, Сталин биргән бәхеткә чумып яшәүләрен төкерекләрен чәчә-чәчә сөйләгән иде Мин үз ягымнан нәкъ киресен сөйләп, Мәжит белән бәхәскә керт әп идем «Безгә Америкадагы фермерлар системасына күчәргә вакыт' Шунсыз Рәсәй авылларының тамагын туйдыра алмабыз», дип, аны ышандырырга тырышкан идем Бу сүзләрем КГБ өстәленә кереп ятыр дип кем уйлаган’ Мәшһүр тоткыннарның икенчесе университетның юридик факультеты студенты Фролов иде Кылган гамәлләрен.» караганда, ул сакалы белән мәшһүр иде Черек күлдә. Төрмә бусагасын атлап керүгә сине парикмахер дигән бәндә үз коллыгына а га' Бер җирдә дә ион бөртеге тотмый менә, үсә башлауга кыркып ташлый Зур. пеләш башлы, тонык күзле адәм иде безнең чәчтараш Фролов шул җен-пәридәй көчле чәчтарашка бирешмәгән, сакалын кырдырмаган Көчли башлагач. сакалын учлап идәндә тәгәрәпме тәгәри икән! Сакчылар тәмам шашынганнар, буйсынмас егетне көчләп әле арг юлыннан, ә ге борын тишек торс аша туйдырырга тотынганнар Килбәтсез, бөксрс. тәбәнәк, юаш кына, туберкулез авырулы бу бичара мәхбүснең безне ай буенча киеренкелектә тоткан мәшһүр сакалын күрү миңа да насыйп булды Инде срок алып, этапка әзерләгәндә тоткыннарны зуррак, күчеш камерасына җыялар икән. Шунда Фроловны очрагын йөзенә карадым .та егылып китә ятлым Менә си на Ьо тыйг мәзин күркәсе! Дөньяга фаш булган сакалында нибарысы оч-дүрг боргек юк бар иде! Шул күчеш камерасында гагын бер гажәсн кеше белән кыска гына Танышын өлгердек Молотовнытт тәрҗемәчесе сыйфатында байтак илләрне гизгән бу и.гялы урыс мин белмәгән җавап габа алмаган сорауларга гәпле җаваплар та габа а пан булыр иде Гиз аерылыштык' Жәл' Черек күлдә елга якын утырып күп нәрсәләрне агстый башласам ла. үземнең баш кына җитм.к гек шактый сорау гар бөялеп калды сугыш әсирләрен, легионер тарны нәкь менә кырык сигездә ник җыя башлаганнар? бер тапкыр җәзаланып, горле-төрле срокларда гөрмә- гәгерьлар- да биктә тотылганнар котылып чыккач, нигә кырык сигездә кабат а гарига готын япканнар? репатриант ларны да шул чамада нигә төрмәләргә утыртканнар’ югары мәк гәпләрдә укучы, шһеннәре. алдынгы фикер ләре белән бүтәннәрдән әзме-күнме өстенрәк юрган яшьләрне нигә җәмтыягыән аерганнар? Гурин Тавлинны да. Мәжит Рафиковны та куна аллылар А лармы соң ин те «ха тык дошманнары» ' С т\ тентлар гимәкгән. угыз алтынчы камерада мин университетын биоф.гк ci v.ieHli.i Михаи г Хошәбәне очрат тым 1әбәнәк. симс г күкрәген куе йон кан i.iiaii ассирияле хәйләкәр Михаи т Хошәбө шыпырт кына әле иш гигчо, ә ге татарча җырлап минем һушымны алды «Ай кәй си. к сан вин гы из райниш». дин иш тнзчә җыр башлый да. һич көтмәгәндә уйламаганда Суның кадерен чүлдән килгән Юлчылардан сорап бел. Дусларыңның кем икәнен Авырлыкта сынап бел! — дип җырлап, минем күзләремнең дымын чакыра... Михаил да исән-аман йөреп кайтты. Илленче еллар азагында, инде мин «Чаян» журналында эшләгәндә яшен ташы кебек очып, арба тәгәрмәчедәй тәгәрәп килеп керде бу түгәрәк! Казан аша үтеп барышы икән. Ассирияле бит, шома егет, «Юлга әзрәк акча бирә алмассыңмы?» —дип сорады. Кая баруы булгандыр, онытылган. Акча бирүем генә исемдә! Үземнең дә яңа өйләнеп, Искәндәр дигән егетне алып кайтып. Яңа Бистәдә кеше почмагында яшәп яткан чаклар иде. Шәп. зиһенле, тере кеше иде Михаил Хошәбө, ассирияле егет! өрмәчә җанлы, төрмә таләп иткәнчә сабыр, тәрмә кушканча түзем тормыш алып барган утыз алтынчы камерадан чыгарып беренче катка алып төштеләр. Тар, нәни читлеккә кертеп япкач, кинәт моңсуландым. Буш камера тоткынны һәрчак өркетеп җанына кырау төшерә. Нигә күчерделәр мине? Тагын нинди этлек эзлиләр. Тикшерүчем белән ике арада артык зур каршылыклар юк, алай да бер нәрсә: Шәрәф Мөдәррискә кара яктырырга теләп, ул мине атна буе кысып карады, сүз ала алмады. Нигә каныгалар алар Шәрәфкә, аңламыйм. Нигә монда мин? Уйның тезгене минем кулда түгел, ул мине бәреп- егып әллә кайларга чаба. Моңсуландым, әти-әниемне уйладым. Университет егетләре минем хакта ни сөйләшәләр икән? Сизенәм. хәзер берәм- берәм аларны Черек күлгә чакырып алалардыр. Ниләр әйтәләр икән? Өч-дүрт көн. яңалыкларга зарыгып ята торгач, кичкырын отбой алдыннан гына кемне китереп керттеләр дисең? Нигъмәт Халитовны! Бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәттә идек, кочаклашып күрештек. «Чыгарып җибәрмәделәрме?»—диде Нигъмәт ага көлемсерәп. «Ә сине?»—дип сорадым үз чиратымда. «Без бит күбәү... Кешеләр һаман өстәлә тора. Эш яңадан сүтелә башлый, кирегә китә». Сүзгә мавыгып, кычкырып ук сөйләшә башлаганбыз, волчок калаен кактылар. Бүген надзиратель — «китаянка». Бу хас кытайларга охшаган сары чырайлы, кысыграк зәһәр күзле татар хатыны, явызларның явызы. Диварга ялгыш кына аркаңны терәсәң дә, терсәгеңә таянганны күрсә дә. «китаянка» давыл булып куба: «ни прислоняйся!», «не облокотись!» «Я тебе...» Урысчасы ватык-сынык бичараның, күптәннән кешечә сөйләшүне оныткан.. Тоткыннарның иртән обход ясый торган кизү офицерларга, көн саен алышынып торган надзирательләргә үз мөнәсәбәте. Бу мөнәсәбәт бер чакта да үзгәрми, буыннанбуынга тапшырылып килә. Еллар һәм тоткыннар ялгышмый: надзирательләр бер кигән кабыкларын һәм битлекләрен салмыйлар. Арада тагын бер татар бар. Озын буйлы гап-гади авыл баласы. Ничек килеп капкандыр бу этләр өеренә. Юаштыр үзе. йомшактыр холкы, бер чакта да җикеренмәс, ашыктырмас. Коридорның аулак җиренә җиткәч бер-ике сорау биреп тә куя. кызыксына, бик интеккәнеңне сизгән мәлләрдә бер-ике папирос биреп тә калдыра. Яше. карты аны «Абый» дип атап йөртә. Тәбәнәк, явыз эттәй ырлап торган урысның кушаматы «кусачки». Безгә т ырнак кисәргә «кусачки» дигән тимер теш бирәләр. Нәкъ үзе инде бу тәбәнәк! Бер башы үткер, икенче бадцы тумпак, тупас. Кизүләрдән Пронин фамилиялесе аерата истә калтаң. Төн уртасында ул мине кабул итеп алды, канәгатьлек белән мырлый-мырлый мине анадан тума чишендерде, чалбар төймәләрен кырды, ботинка бауларын суырып чыгарды... Т Коридордан алып йөргәндә ике кулны да яман авырттырып боргычлап тота юрган иде! Селкенә дә алмыйсын! Кул богавы да кирәк түгел, умырып кына ала! Бу кеше төрмәдә туып, шуннан чыкмыйча яшәп, шунда үләргә хөкем ителгәндер, дип уйлыйсын Ул монда төп хуҗа, иртән керә, кырыс күзләре белән камеранын һәр почмагын, борылышын җентекләп капшап үтә. кермәгән ярык, күрмәгән нокта калмый аңардан Әүвәл старшина иде. без утырганда ана кече лейтенант дәрәҗәсе бирделәр Моңа кадәр Пронин эт иде. югары дәрәҗә алгач котырган эткә әйләнде. Алтын погоннар тагып керсә дә туймас тамак, төрмә күсесе булып калды. Кеше җанын ашап, бәгырендә казынып туйдыра иле ул тамагын! «Ул монда утыз җиденче елда ук хезмәт иткән, бик күп җаннар анын кулы аша үткән», дигән хәбәрләр аңа җуелмаслык коерык булып тагылган иде Җөтснә керә алмыйм, ишеткәннәремне генә сөйлим Пронин әле дә исән, ап-ак чәчле, бөксрәя төшкән тыныч кына бер адәм Ик гаҗәбе шунда ки. илле яшем тулган көннәрдә котлау телеграммалары миңа атна буе килә торды һәм телеграммаларны җен дә түгел, шайтан да имәс шул Пронин ташыды! Ышанасынмы-юкмы. ишектә кыңгырау тавышы, ничә чыксам да кәгазь кисәкләре тотып Пронин басып юра! Таныдымы ул мине, төсмерләдеме, сорашырга кыймадым, уңайсыз хәлдә калдырасым килмәде. Шулай да почта хезмәткәрләре аша белештем: Седов икән анын фамилиясе, анкеталары раслаганча «гомере буе урга мәктәптә физкультура укыткан». Черек күлнең чын тарихы шулкадәр тирәнгә яшерелгән ки. һәммәсе алдан ук исәпләп нокта куелган. надзирательләр кебек вактөякләр дә исемнәрен яшереп кушамат белән генә йөргәннәр «Сүз башым шүрәле» иде биг. читлектә ялгыз калгач, зиһенем буталып югалып калганмын! Нигъмәт ага кергәч тынычрак йоклаганмын, «Подъем!» дигән усал кисәтүгә сискәнеп, сикереп тордым Бәдрәфкә барып, биг-күзне югандай иттек, «параша»ны гүктск Чәй-суны көтәбез. Куркытып ишек шалтырады, без икәүләшеп кулларыбызны артка куеп сагайдык. Пронин килеп керде, як-ягын тикшереп чыккач кына коридорга карап кул изәде Тәбәнәк кенә, җирән сакал-мысг ынын төрле якка тырпайган шырпы бөртекләре ямьсез йөзен тагын да шыксызрак иткән берәүне кигереп керттеләр. Иректән тогын китерсәләр һәркемнең кулында бәләкәй генә юл төенчеге булмый калмый, бүтән камералап күчкәннәр култык асларына мендәрфәләннәрен кыстырып киләләр. бу тәбәнәкнең куллары буп-буш иде Пронинның кансыз иреннәре «Эй вы' Примите царский подарок!» дип мыскыллы пышылдагандай булды Әле ул ишекне элеп коридорга чыккач та бүре күзе «волчоктан» озак кына карап, гыңланып торды Керүче итәге җиргә тигән сукно шинель кигән, башына яны карга оясы дәүмәлаге бүрек чәпәгән Ул кыюсыз гына күзләрен арлы-бирле тәгәрәтеп йөртте дә. ашыкмыйча гына шинель- бүреген салды. Сөякләре шыраеп торган арык гәүдә, балак очлары тузган оекка тыгылган нәзек аяклар һәм тубалбаш килеп чыкгы «Суык!» диде ул күгәрчен тәпие төсле күм-күгөргән арык бармак тарына зәтыйфь т ынын өрә-өрә. Беренче сүзләре шул булды һәм безне гагыгг бер каг гаҗәпләндерде эссе үк булмаса да. бү лмәбездә шактый җы гы иде Кеше өстәп куюны кирәк тапты һәм ияк очын селкетеп аска, аяк башына ишарә ясады: «Мине астан, подвалдан менгерделәр», диде Анын аякларында калын табанлы, каты күннән тегелгән тимер үкчәле чит ил ботинкалары иде Без бер-беребезне иснәшеп, сынашып торган арала чәй китерделәр Теге ташбаш шикәрен чәенә салмады, башын артка чөеп учыннан гамагына сипте дә голт-голт итеп бер кружка чәйне ике генә йог гы Без аны күзәтәбез, ул безне Бу кыяфәтсез кеше легионер, анын ла гадие генә түгел. «Илс.т-Урал» гәҗитенең җаваплы хезмәткәре, сугышка кадәр үк Казанда әд.юияг гнрәссндә ышкылып йөргән, сугыш елларында Бер липла «Кави Тан» псевдонимы белән ике шигырь китабы чыгарган Кави Ишмурый булып чыкты. Сугыш бетүгә, совет гаскәрләреннән Чехословакиягә шылган, Антонин Полачек исеме белән моңарчы шунда яшәгән. Кырык тугызның декабрендә Ишмурыйны эзләп тапканнар һәм конвой белән Черек күлгә кайтарып япканнар. Моңарчы әле аны беркем белән дә очраштырмаганнар, ул подвалда карцерда тотылган, тикшерүчесе Узмашов. кулына эре чуртан кабуына чиксез сөенеп, моны көне-төне каезлый икән. Ишмурый- ның яшерер сере юк. «Идел-Урал» гәҗитенең төпләмәсе Узмашовның кул астында ята. «Синең бер мәкаләң асып куярга җитә, шакшы җан!» — дип сүгә Ишмурыйны Узмашов «Бәс, шулай икән, нигә мине интектерә!» дип. Кави күз яше коеп та алды. Ялгызлыктан, подвал суыгыннан, күселәрдән һәм куркыныч ыржаеп торган киләчәктән гаҗиз бичара шагыйрь минем университет студенты икәнлегемне, әз-мәз кәгазь кыштырдатуымны да белгәч, чиксез куанды. Сораулар белән күмде. «Төгәллектә күнеккән» Нигъмәт Халитов сизгер колакларын җилгә куеп, күрер- күзгә шикләнмәслек сораулар кыстыргалап, әңгәмәгә катнашып киткәләде. Мин Кави Ишмурыйга, зыян салмаслык дәрәҗәдә генә, җавап бирергә тырыштым Кавины күп нәрсәләр кызыксындыра иде: гәзит- журналлар ни хәлдә, театрлар, әдәби түгәрәкләр, студентлар, базар бәяләре, кибетләр, тагын ниләр хакында гына сөйләшмәгәнбездер ул чакта! Инде байтак легионерлар белән очрашып сөйләшкән, язмыш серләрен бүлешкән кеше идем ул чакта. Радом. Вустрау, Едлин лагерьлары хакында, Атлантик вал. Төньяк Италиядәге сугышлар турында байтак мәгълүмат алсам да, Кави Ишмурыйга мин исем китеп карадым. Совет властена каршы оешкан төстә көрәшкә чыккан, большевиклар режимын каһәрләп шигырьләр язган беренче кешене күрә идем. Яратыргамы аны. яратмаскамы? Күпне белә идем, дип шапырынсам да, Кави Ишмурыйны һәм татар легионерларын тарихтагы хак урыннарына куярлык белем, тәҗрибәм юк иде. әлбәттә! Ишмурый бик озакка кадәр җылына алмады, подволда ягыпмы, әллә совет судыннан чиксез куркыпмы аның эчендәге җылысы качкан иде. Китергән чәйнең салкынлыгыннан бик зарлана иде «Э-әх! Шаулап- гөжләп утырган самавырны екканчы эчсәң иде чәйне!»—дигән сүзләрен хәтерлим. Шушы өтек шагыйрь Европа үзәгендә кайнаган тарихи вакыйгаларга катнашкан. «Идел-Урал» Президенты Шәфи Алмаз белән еш аралашкан. Муса Җәлил белән дә якын мөнәсәбәттә булган икән. Әле мин татар легионының төп максаты, кылган гамәлләре хакында чынлыкны белми идем, Кавины теге дөньядан кайтып кергән кеше хәлендәрәк диеп кабул иттем. Кави Муса Җәлил хакында да артыгын ычкындырмады, ничектер ваемсыз гына сөйләде... Ишмурый үз замандашлары, кайчандыр бергә укыган, бер тирәдә шигырь тырмый башлаган Шәйхи Маннур, Хатип Госманнар хакында кат-кат сорашты. Мин. утын авыз, халык арасында киң танылган олы шәхесләрнең өй тормышлары хакында ни сөйли алам? Кавины исә иптәшләренең шул ягы ныграк кызыксындыра иде шикелле. «Нинди фатирларда торалар, ни ашыйлар, кемнәр белән йөрешәләр?» «Идел- Урал »да Шәйхи абыйның мәшһүр «Тартай арбасы» дигән шигырен бастырганнар һәм шагыйрьгә багышлап куш бит биргәннәр «Шәйхи кыю шагыйрь1» — диде Ишмурый. рәвеше бозылган авызын бөрештереп. Легионерларның—дөнья күргән, нужа камыты кигән, илләр гизгән татарларның наданлыгы, чикләнгәнлеге, аларның үз тарихлары, әдәбияты белән бөтенләй кызыксынмаулары мине бик нык рәнҗетә иде. Илленче елда мин шундый-шупдый зирәк, акыллы, фикер иясе идем дип әйтергә җыенмыйм, мәгәр Кави Ишмурыйны. татар легионы җитәкчеләреннән берсен күргәч шушы ярым надан йолкыш бөек гатар милләтенең язмышын хәл итәргә маташканмы?- днгәнрәк уй күңелемә килде. Килде дә китмәде. Кулешовны. Молотов җәнапләрендә тәрҗемә- че булып хезмәт иткән урысны. Пятигорск каласының жандарм идарәсе башлыгы Аюкиннарны курен, шундый асыл затлар белән аралашкач нишлисең, мин Кавины бөтенләй ярагмый башладым Шөкер. безне тиз аердылар, тикшерүчем бер чакта да. бер сорау белән дә аның хакында сүз кун атмады Котылып Казанга кайткач. Шәйхи абыйга үпсәндәге очрашуларым хакында нәкъ монда язганча сөйләп бирдем. Төнтек Ишмурыйнын үтемә ошамавын да яшереп калдырмадым «Аталар мине!» дип иңрәде Ишмурый чардуган козгыны Узмашов яныннан төшкән кызулыгы белән Атарлар, мөгаен!» Чирләшкә, көчсез, зәгыйфь рухлы, кыдфәте өтек шагыйрь кисәге Кави Ишмурыйны трибунал жәлләгән, атмаганнар, егерме биш елга гомерен озайткач. Кави унга-бишкә бөгелеп хөкемдарларына рәхмәт укып, оҗмахлы киләчәк теләп чыгып кигкән Илле алтынчы е.ша. тоткыннарны толыкманы-толыкманы белән иреккә куа башлагач Ишмурый да чыккан. Казанга кайткан Шәйхи абый белән лә очрашканнар «Муса хакында мин белгәннәргә өстәп сыңар сүз дә әйтә алмады, офыты үтә тар иде егетнең», дин көлемсерәде Шәйхи абый Тарихыбызда «татар хәрәкәте, татар күтәрелеше, гагар ми тли гамәлләре» дип бәяләнерлек зш-гамәлләр әллә ни күн түгел Икенче бөтендөнья сугышы дөрләп янганда, әүвәлдән телдә йөргән «Идел-Урал» атамасы яңа эчтәлек, яңа төсмер ала «Идел-Урал»нын рәсми җитәкчеләре. Муса тирәсенә тупланган зыялылар хакында әлегәчә сошы сүзне әйтә алган, гадел хөкем чыгарган гайрәтле замандашыбыз әлегә күзгә чалынмады Бигрәк тә. сош ы елларда Әнвәр I алим дигән эшлек тенең хатирәләр төене Казанга кайтып чишелгәч, агай-эне арасында, нәкъ татарча, каршылыклы, әмма дәлилсез фикерләр давылы кушы Ул кулъязма әзгә генә мин фәкыйрегез кулына да кереп чыкты Тәүбә әс1ә1 ьфирулла, мин ул истәлекләргә терсәгем белән таянып, корсагымны бүлтәйтеп нинди дә булса яңа уйлар кузгатырга. Мусабыз тирәсенә сыенып яшәгән, рух алган, үз вакытында ходай кушканча үлемне кабул итүләрен бәян итеп үзгә сүз әйтергә алынмыйм Моңарчы кабул ите ттән мәгънәләргә яңарак, ачыт рак гөсләр зарурын икән, аны тур белгечләр, еллар дәвамында, инде күмелә башлаган тарих төпке тепло казынган. Мусалар төркеменең һәр адымын, һәр ымын-ишарәссн яңадан бар тап. өлгеләргә. үлчәүләргә каг-каг салып, тикшереп стет тек күрсәткәч кенә әйтә алырлар. Дөнья яңармады, дөньяның күләгәдә калын килюн ярымшарлары ачылды, архив рәшәткәләре җимерелеп төште тиярлек авызлардагы йозак-бикләр йомшады Димәк, татар тарихи фәненә дә яңа күзә түләр, өр-яна дәлилләр, какмашас фактлар килен кереп гүргә узар Бу яңа сүзнен. Мусалар хакындагы иң тадел хөкемнең кирәк ICICH яки кирәкмәслсгсн киләчәк үзе күрсәтер Тарихны гөзәтәм дин. аны бозып куюлар да еш очрый' Әнвәр Галим дигән исем безнең өчен яна исем Ь\ татар 1ЧХ8 елның 3 мартында йөрәк өянәгеннән Нью-Йоркта вафат бу та Авырып ятканда, әҗәленең якынлашканын сизенеп, фатирының ачкычын үзе белән бергә «Азатлык» радиостанциясенең НьюЙорк бюросында зшләгән Сабмрҗан Бәдретдинтә гапшыра Бәдрст шн һәм аның якыннары Әнвәр Галимне мөселман зиратына җирлиләр Урыны җәннәт тә булсын татарның! Кылган гөнаһларын кичер, нлаһым' Бәдреыин бе тон җеназада Рокыя вә Абдулла Вафалы шгән татарлар да бута Соңра бертәлошеп алар мәрхүм япютэн йортка керәләр, әйбер-караларын барлыйлар һәм арада күләмче тенә кулъязма табып алалар Кннәш-габыш итен, кулъязма белән өстөн-естән тенә танышкач, анын югалырга тиеш түгеллеген чамалап, мәрхүм үзе «Хатирәләр» дин атаган гөрт окне Мюнхен!а. „д .................... радиосында татар-башкорт редакциясенең олш мөхәррире ] арнф Солтан «м|юндстә юллыйлар Солтан .зфәндс лә кулъязмага игътибарлы була, кулъязманың берничә ксерокоп иксен эшләтә һәм 1990—1991 елларда Мюнхендә булып киткән берничә татар сәяхына Һәдия итеп биреп җибәрә. Кулъязма хакында да. югарыда исемнәре саналган әфәнделәр турында да моңарчы белгәнем юк иде. «Кемдер шул материалларга нигезләнеп роман тәмамлап килә инде!» дигән сүзне ишеткәч, соң дәрәҗәдә сөендем: татарларда да өлгерлек булыр икән! Югарыда искәрткәнемчә, кулъямага хуҗа булырга да. алдагы көннәрдә файдаланырга да җыенмыйм Нибарысы шул. хатирәләрнең кыска бер өлешен, аның да мәрхүм Кави Ишмурыйга багышланган сәхифәләрен китабыма кертеп җибәрергә уйладым. Минем моңа хакым бар дип саныйм: Черек күлдә аны беренче күргән кеше — мин. Сәхифәләрне һич үзгәртмичә, кайбер тел кытыршылыкларын ипләштереп кенә теркәп узам. Әнвәр Галим кулъязмасының 195 нче бите, ул «Кави белән бер кич» дип атала. «Берлин. 1943 ел, 12 август. Кичке сәгать 11. Мин Әхмәт Симай тарафыннан язылган, Муса Җәлил тарафыннан татар легионерлары арасында таратылган өндәмәне укып чыгар-чыкмас, «Идел-Урал» газетасы редакциясендә эшләүче Кави килеп керде. Кави зур башлы, кечкенә гәүдәле, тулы бер егет иде. Ул үзе илдә техникум бетергән һәм бер-ике ел укытучы булып хезмәт иткән, үзе тутан районда район газетасында да эшләгән. Үзе эшләгән район газетасында шигырьләрен бастырган. Ләкин Казанда чыга торган зуррак газетажурналлар шигырьләрен кабул итмәгәннәр, бастырмаганнар. Фәкать «Яшь ленинчы» газетасында гына балалар өчен язылган уникешәр юллык ике шигырен бастырып чыгарган. Шул ике шигыре басылганнан соц сугыш башланганга чаклы шагыйрь булу, Казанга барып берәр редакция! ә кереп урнашу хакында хыялланып йөрсә дә, теләгенә ирешә алмаган. Казанга баруын барган, ләкин бер генә редакциядә лә җылы, ягымлы мөнәсәбәт тапмаган, кая гына барса да: «Сезгә әле өйрәнергә кирәк, эшләгән җирегездән шигырьләрегезне җибәреп торыгыз, карарбыз»,— дигән җаваптан башканы ишетмәгән. Берлинда, «Идел-Урал» газетасында эшли башлау белән: «Кин юл ачылды, язган шигырьләремне һич каршылыксыз бастыра алырмын»,— дип уйласа да, алай ук булып чыкмаган. Алиш, үзе язучы буларак, аныц шигырьләрен төзәткән яки үзгәртергә кицәш биргән. Шул сәбәпле. Кави Алишны бик үк яратып бетерми иде, аны комачаулаучы игеп исәпли иде. Кави бүлмәгә керү белән хәрби киемен салып ташлады да «Уф», дип урындыкка утырды. «Аудан кайттым»,—диде. Анын авы — урыс, украин кызлары «Остербетерлар» яши торган лагерь булып, Кавн эштән чыгу белән кон саен диярлек шунда чаба иде. Бераз хәл алгач, Кави сүзгә кереште: «Бүген кызыма бераз бәрәңге һәм ипи алып бардым, ашау карточкасын да калдырдым». Кавиның шул эшеннән зур канәгать булганлыгын йөзеннән сизәргә була иде. Мин эндәшмәдем, анын сөйләвен, күбрәк сойләвен көттем. Минем бик сөйләшергә теләмәгәнлекне сизеп ул: «Нәрсә бар. син гадәттәгечә түгел бүген, әллә берәр нәрсә булдымы?» — дин урыныннан торды. Мин ана Алишны алып китүләрен, кичә Мусаны кулга алуларын сөйләп бирдем. — Алайса, чират сиңа калган икән,— диде ул. Мин аптырап калдым. — Ничек инде, Кави, чират мина булсын, минем ни катнашым бар? Әллә миннән шикләнәсеңме? — .тип сорадым. — Сез барьп ыз да бер шайка, барыгыз да бер җирдән, бер-берегезнен эшен белә торгансыздыр,— дип мыгырданды ул. Мин аңа эшнең нәрсәдә икәнлеген, ни өчен тегеләрне кулга алуларын аңлатып бирдем. Кавн гынычланды. «Хәзер, Кави дус»,— дидем мин аңа.— редакциядә һдәбият белән Симай җитәкчелек итәчәк. Анын белән дуслыгын начар түгел булса кнрәк, шигырьләреңне җиңелрәк бастыра башларсың»,— дигәч, Кавн ачылып китте. «Сиңа бер үпкәм бар,— диде ул.— Моңа чаклы әдәби журнал 26 өчен бер ши!ыремне дә кабул итмәдең, ни өчен икәнен беләсем килә. әллә минем шигырьләр Нигъмәти шигырьләреннән түбәнме?» «Кави! — дидем мин ана.— Күрәсең, түбәнрәк булса кирәк, мин лә яхшы нәрсәне начарлан аера алам, ничек кенә булмасын, уйлабрак, тырышыбрак я кан. яза аласын. моңа шигем юк». Мин Кавинын газетада әдәби бүлекнен башлыгы булыр!а теләвен күнгән сизә идем. Бүген ул теләгенә ирешә алма1анын сизде, бераз эндәшми i opt ач, сүзне башка! а бор.ты: «Беләсезме. Галим, дөресен әйтмичә булмый, мине дә эләктерүләре мөмкин, дим, чөнки моннан бер ай элек Алиш мине Идрнси ханымнын квартирасына алып барган иле. Анда Әхмәт С имайдан башка Муса Җәлил, Гариф 11!.. Фу ат Булатовлар бар иде. Бер шешә аракылары ла бар иле. Бераз эчкән булдык, алар ү зара нидер сөйләшеп утыргандай булдылар, мин араларына кереп сүзгә катнашырга бик үк теләмәдем. Әхмәт Симай гына минем яша килеп: «Кави иптәш, бик яхшы иткәнсез, килүегез өчен рәхмәт, сезгә Алиш сөйләр, аңлатыр»,— диде дә Муса белән чыгып китте. Без озакка калмадык. Кайтканда Алиш мина: «Бу инде яшерен гү|әрәк була, беркем! ә дә әйтмә, сошарак сөйләрмен»,— диюдән башка сүз әйтмәде. Шуннан сон баитак вакы! ү гте, әмма Алиш ул xaKia бү юн сү з сөйләмәде, мин әлег ә: «Соңрак, башка вакытта!» — диюдән башка нәрсә ишетмәдем. Хәзер аңлыйм инде, нн өчен кулга алышан булуларын анлыим! Димәк, мине дә әйтәчәкләр. Мине дә исемлекләренә кер1к яшәгәннәр! Берничә мисал «Без Россияне яулап алдык һәм анын белән идарә игәргә өйрәнергә гиеш!» дип игълан итә халыкларга 6axei китерәчәк юлбашчы 1918 ел башында адәмнәрнең когын очырырлык геррор әзерли һәм шуны фәнни нигезләргә керешә Фән кирәк Ильичка, үтерү-куркыту фәне' Илнең бетен почмакларына Ленин фәрманы ява «Дәһшәтле һәм кансыз булыгыз», «террорның көчәюенә һәм кин таралуына ирешергә кирәк», «әгәр канлы һәм дәһшәтле үч ку тыгыздан килми икән, хәбәр итегез», «кәгазь боткасы пешерен ятмагыз. беркемнән сорамыйча атыгыз!» Ильич сүзендә нык горучы большевик. 1918 елның 26 июнендә Пи гергә канлы бурычлар йөк тән җибәргән Зиновьевны йомшаклыгы өчен пешекли, эт итә: «Володарскийнын үлеме өчен Питер эшчеләре геррор игълан итәргә җыенганнар, ә сез мәми авыз, каршы төшкәнсез дип ишетелде. Катгый каршы чыгам' Без совдеп резолюцияләрендә дә гомумтеррорга ачыктан-ачык өндибез! Ә сез ипкә тотынганда гына массаларның ихтыярын чиклисез! Болай яра-а-мый!» Большевик ларның планлы рәвештә террор куллануларының нигезен Ленинның бик күн хезмәтләрендә ra6apia була «1920 ел» тип тамгаланган документларының берсе «Ашыгыч чаралар күрү өчен комиссия төзергә (Исемнәр санала А Г I Яшерен генә геррор әзерләргә кирәк! Үгө зарур һәм бик кирәк!» Асылда чикләнмәт ән геррор әллә кайчан кин күләмдә башланган инде Менә Ленинның 1918 елның II августында язган хаты Әле илдә ачлык башланматан. ә яраланган Ленин һәм үтерелгән Урицкий өчен Рәсәй кешеләрен тоташ кыру кызып киткән Пенза коммунистларына адресланган хаттан өзек «Биш волостат ы крестьяннар күтәрелешеннән фан ia. танып. к\лакларны кырын бетерергә кирәк. Моны революция тарурлыты таләп игә. Хәзер кулак шрны кырыпсеберүнс гол бурыч итен куябыз. Ьү тәннәргә сабак булсын! 1. Ку лаклар тан. бант уралар дан һәм кан эчүчеләр тән ин кимендә 100 кешене асарга. Халык ал тын та асарга: күрсеннәр! 2. Хсы.п аннарнын исемнәрен гәзнтләрдә басарг а! 3. Асы.наннарнын бер-бортек икмәкләрен калдырмыйча алырга! 4. Кич.нс ic.ici раммат п нитет.тәнен таложннк тар алырг а. 5. Шулай эшләргә кирәк ки, йоз чакрымдагы i нрә-юиьдә халык дәһшәттән куркып дер калтырасын, коты чыксын, белсен һәм бул азын киереп акырсын: канэчкеч кулакларны буалар һәм буачаклар. Ошбуныц үтәлешен телеграф аша белдерегез. Нык, каты куллы кешеләр табыгыз!» Әле моннан сон да Пензага телеграммалар ява: «латышлардан файдаланыгыз!», «җебеп яласыз!» «йомшаклык — җинаять!», «берәүгә дә рәхим-шәфкать күрсәтмәгез!» Ленинның кансызлыгы чик-чаманы белми: ул 1918 елның 3 июнендә, әгәр шәһәрне Британия һәм Төркия гаскәрләре басып алу куркынычы туса, Баку шәһәрен яндырырга боера! Киштәләрегездә Ленин томнары элеккечә «гаскәр кеби» тезелеп торамы әле? Озак ачып карамагач, китаплар бер-берсенә ябышып беткән булса да. 51 томны алыгыз әле. 1919 елның 22 октябрендә Троцкийга язган хатны эзләп табыгыз Хатның иң әһәмиятле канлы юлларын төзүчеләр төшереп калдырган, әлбәттә. «Юденичны изеп ташлау (нәкъ шулай: изәргә кирәк!) — кирәкнең кирәге! һөҗүм башлануга өстәмә көчләр тагын 20 мең питер эшчеләрен һәм 10 мең буржуйны чакыртып булмыймы? Артларына пулеметлар терәп куясың да бер-ике меңен атып егасың... Юденичка котын очырырлык басым ясыйсың». «Әсир итеп алмаска!» дигән боерыкны Ленин ярата, чәчеп кенә тора. Яки менә Ленинның үз кулы белән 1920 елның августында Реввоенсовет рәисе урынбасары Э. Склянскийга язган хатына күз төшерик. Хатта күрше дәүләтләр — Латвия, Эстония чикләрен яшерен үтеп чыгу турында сүз бара Чикне үтеп эчкәрәк керергә, чиновниклардан, әйтик, бер мең кешене асуны оештырырга, асучыларга һәр баш өчен 100000 сум түләргә һәм шушы канлы җинаятьне Польшада тупланган акгвардиячеләргә сыларга боерык бирә мәрхәмәтле Ленин бабабыз! Кемнәр асылганын, мәрхүмнәрнең тәгаен байлар, кулак-поплар булганын тикшереп торганнар дисезме? Ас та —йөз мең тәңкәне чумырып ал! Ленин алдын-артын үлчәп эш йөртүче үтә хәйләкәр һәм явыз политик булган. Ирекле фикер йөртерлек зыялыларны, укымышлыларпы илдән куарга карар иткәннән соң... ул бу явыз ниятен якын дусты, сердәше Максим Горькийдан яшереп тә тормаган: «Үзләрен милләтнең акылы, зиһене дип санаган капитал лакейларына килгәндә, миләре юк аларның. башларында бук!» дигән. Шулай, тарсынмаган, читенсенмә- гән шәфкатьле Ленин бабабыз. Рәсәй зыялыларның чыраена «бук» чәпәгән һәм шаһитлыкка «бөек пырлитар язучысы» Максим Горькийны чакырган. 1922 елның 19 маенда хәлләрне төрле яктан исәпләп язган хатында Ленин болай ди: «һәммәсен төрле яктан үлчәп, профессорларның, язучы- әдипләрнең эш стажларына кагылышлы белешмәләр җитәрлек туплаганның соңында гына илдән куу хакында карар кабул итәргә». Күрсгезче. нинди шәфкатьле җан безнең Ленин бабабыз! Чыннан да. аның бу хаты китаптан-китапка. гәзиттән-гәзитләргә күчә-күчә Рәсәйдә калучыларның башын томалады. Ике миллион ярым зыялының илне мәҗбүри ташлап китүендә Ленинның катнашы булмаган, янәсе. Ленинга тел тидерәләрме сон! Ә бүтән боерык хатларны укысаң, чәчең үрә торыр. Шул елның унҗиденче июлендә Сталинга ул болай дип яза: «һич кызганып тор- мастан чит илләргә сөрергә! Берсен калдырмыйча Россиядән куарга! Йөзәрләп-йөзәрләп кулга алырга да. нигә икәнен аңлатып тормыйча: «Таегыз, әфәнделәр, таегыз! Үкчәгезне ялтыратыгыз! Без Россияне бик озакка сездән арындырабыз!» — дияргә!» Арындыралар, чистарт алар!, Акыллылар. тәрбия күргәннәр, эшлек- лерәкләр китә. Хөкүмәт башына' урыннардагы хакимият идарәләренә аз белемле, надан, дөнья күрмәгән ярым ахмаклар, ялкау-аңкаулар кереп тула. Рәсәйнең акыл ияләрен пычрак пумала белән куалар, сөрәләр, чистарталар Аннан соң да ничә еллар дәвамында акылга-зиһенгә ия булганнарны аталар, асалар, су төбенә җибәрәләр Сталин бәген яктан караганда ла Ленинның тугры шәкерге була алган, канлы, җимергеч байлык Ленин кулыннан тар маңгайлы Сосога күчкән У|ыз җиденче еллардагы дәүләт күләмендәге җинаятьләр өчен бер Сталинны т ына гаепләү гадел түгел, дип язын чыккан грузин әдипләре. әлбәттә, хаклы. Тарихның безнең замандагы канлы сәхифәләренең, беренче җөмләләрен һичшиксез Ленин язган һәм үз юлыннан тайпылмыйча барырга чакырган Канлы сәхифәләр! Хәзер аларны әкренләп ача баралар.Тик укырга куркыныч, кан кагарлык хәлләр! Сошы вакытларда ачылган берничә вакыйгага тукталам. 1940 елның җәендә Кагынь урманында һәм якын-тирәләрдә НКВД әһелләре 21857 поляк офицерын атын үтерәләр. Поляк милләтенең каймагын кыралар һәм сатлык академик Бурденко белән аның яраннары «Поляк офицерларын немецлар атып үтерде»-. дигән ялган нәтиҗә ясыйлар. Бу ялган елдан-елга расланып киленде һәм тарихта сеңеп кала дигәндә генә ленинчыл палачларның эшчәнлеге ачыкланды «Полякларны юк игәргә!» дигән боерыкка (Политбюро карарына!) Сталин артыннан ук Калинин кул куйган Менә сиңа кәҗә сакаллы гадел карт! «Коли бабай!» Бөтенсоюз старостасы, халыкларның соекле юлбашчысы! Без гомер буе. Рәсәйнең даны саналган Днепрогэс буасын немец- вәхшиләр шарт таны. дип. аларны каргап-тиргәп киләбез Асылда. 1941 елның 18 августында, дошманны сул як ярга үткәрмәс өчен, тимер-бетон плотинаны иртәнге сәгать дүрт тә коммунистлар шартлата Ясалма сусаклагычтан күтәрел!ән 10 метр биеклектәге дулкын юлында очраган һәр нәрсәне ялман 2(H) километрта кадәр түбәнгә ыргыла, меңләгән совет сугышчылары һәм җирле халык су астында кала «Җиңүләрдән җиңүләргә алып бара партия!» 1968 елның 8 санында «Новый мир» журналында инженер Побожий- ның «Мертвая дорога» дип исемләнгән язмасы дөнья күрде 1969 елның көзендә мин. шул «Үле юлны» эзләп барып, аның хәрәбәләрс белән җылый-җылый танышып йөрдем Побожий язмалары мине тетрәндергән иде. Илленче еллар башында монда гинләнге булмаган төзелеш Салехард Игарка юлын сала башлыйлар Бу эш Побожий хезмәт иткән 503 төзелеш идарәсе караматына тапшырыла Сталинның иң яраткан төзелешләренең иң яратканына и тнең барлык матди байлыгы багышлана Йөз меңнәрчә сәяси тоткыннарны шунда куып китерәләр. Бу авантюра әз дә түгел, күп тә түгел 45 50 миллиард сум акчаны йога Каторга хезмәтендә ачлы-г уклы интеккәннәрдән күпмесе вафат булгандыр, аның чутына чыга алган кетне юк. Илленче еллар Сулыштан соңгы авыр бөлгенлек еллары. Колхозчы-крестьяннар һаман бушка бил бөгәләр Дошманнан азат нтелгән өлкәләрдә хәерчелек, җитмәүчелек Ә караңгы тайгаларда йөз яшәр агачлар ава. йөзләрчә елгалар өстенә күперләр менеп яга. мәңге эремәс бозлы тундраларда боланнарны һәм төньяк халык ларын өркетеп, чуен юллар сузыла. Милләтләрнең матди байлыгы, бутн хыял ларны тормышка ашырырга омтылып, бер дә юкка исраф ителә Са техард тирәсендәге күгәреп яткан рельс.тарны, күгәреп-черсп ауган баракларны карап йөргәндә йөрәгемә кан саулы Әз булдымы Рәсәй киңлегендә мен вә ми тлконнарны йоткан тел кирәксез төзелешләр! Ү те бу.тмаса да. и ноте һәммә эш тәр Ленин исеме бе тән башланды, аның явыз, канлы рухына багышланды. Политбюро әгъзаларының, генсек.тарный генерал исси муст ан да көтебрәк алган титуллары бар иле «руководитель ленинского типа» дисәләр, чирләшкә, бөкшәйгән. акылы зәгыйфьләнә бантлаган Черненко да оүксесен киерергә магаша иде! Брежнев. Андропов тарны әйткән дә юк' Алар шушы титулга лаек булган Ленин шәкертләре Ә тс хәзерге таман кәрләләре, сәяси аренага үрмәләп чыккан ертлач тар да шушы бөек титулга ия булу турында хыя т таналар Ком- мун ист-түрәләр әкрен-әкрен баш калкыта.. Әйе. Берлин стенасы, Венгрия, Чехословакиядәге кан коешлар. Ангола. Эфиопия. Никарагуа. Вьетнам, Компучия илләренә йоктырган большевизм чумасы гына әз әле коммунистларга, алар тагын бер кат дөньяның биш кыйтгасын большевизмга әйләндерергә, канлы, шәфкатьсез диктат урнаштырырга омтылалар ... Коммунистлар кул тыккан бер илнең дә әле ипкә килә алганы юк. чөнки Җир шарын чолгаган бу чиргә әле дәва табылмаган. Ленин тибындагы җитәкчеләр Әфганстан авантюрасы өчен һәр айда өч йөз миллион доллар акча тоттылар. Эх. шушы кадәр байлыкны риясыз т атар крестьяннарына биргән булсалар!.. Оҗмах ясарлар иде алар бәрәкәтле татар җирендә, оҗмах! 7 Октябрьда т\ ганнарныч Ленин була бабасы. Мәгълүм жырдан ез утырган «особый лагерьларда» дөньядагы барлык милләт вәкилләре бар иде дисәм дә. ялгыш булмас. Сакалбай Марксның өндәве, ниһаять, сәяси лагерьларда тормышка ашты, «барлык илләрнең тоткыннары берләштеләр!» Канлы террордан, катлаулы җәза системасыннан башка коммунистик җәмгыять төзүнең мөмкин булмавын алдан ук сизенгәндер Маркс. Киләчәкне ул шулай, совет чынбарлыгы хәлендә күз алдына китердеме икән? Моңарчы совет системасына, төрмә-лагерьларга багышланган әсәр язучылар бер юнәлешкә — тоткыннарның бер гаепсезгә утыруларына басым ясыйлар һәм большевизмның явызлыгының төп чагылышы шул дип исәплиләр иде. Хәлбуки, бу гаепләү актына дөреслекнең яртысы гына сыйган. Безнең «особый лагерьларны» берләштергән «Луглаг» системасында Совет властеның асылын, большевизмның эчке вә тышкы рычагларын тулысынча аңлаган, аның Җир шарына, барлык илләргә, кешелек дөньясына деспотизм, җәбер-җәфалар, кыенлыклар, рухи инкыйраз алып килгәнен ачыклаган кешеләр утыра иде. Берәүләр шул явызлыкны лагерьга кадәр үк үз җилкәләрендә татыса, икенчеләр шушы канлы режимга каршы корал тотып көрәшкән кешеләр иде. Арада фикри каршылык күрсәтә алган зыялылар да байтак иде. Безнең арада: «Мин гаепсез!»—дип әйтергә тырышучылар да. совет властен яклап чыгучылар да юк иде. Илленче елның декабрь азагында мин Свердловскиның атаклы күчеш төрмәсендә утырдым. Камера зур, җитмешкә якын кеше сыя. тоташтан фикердәшләр утыра, сәясиләр. Сталинның һәм совет деспотизмының кан дошманнары, арадан тик берәү, мадьяр, совет хәрби майоры, фамилиясе Ходяш: «Болармы. бу хәлләрне Сталин белсәме?.. Хыянәтчеләр партияне дә. юлбашчыны да алдый!» дип чыгыш ясаган иде. аны гадәттән тыш тын калып, усалланып тыңладылар. Яклаучы табылмады. Ишетелде: лагерьга барып кергән төндә үк майор Ходяшның Сталинны мактаган иреннәрен кисеп алганнар. Безнең арада әлерәк кенә кан елгалары ярыннан — Украинадан, Литва урманнарыннан тотып китерелгән яшьләр күп иде шул... Ни өчен утырганын кычкырып йөрүче мактанчыклар булмаса да, без юлдашларыбызның. янәшәдәгеләрнең совет режимының дошманнары икәнен белә идек, моңа шикләнми идек. Бу хакта дәлилле сүзләр алдарак булыр, әлегә мин яшьлегемә. Совет власте гаделсезлеген бик яшьли аңлый алган якташларым янына кайтасым килә. Б Әтием Сарман тумасы, иң фәкыйрь «Ак ыштанлылар мәхәллә- се»нс11 имамы, утызынчы еллар башында А табуга төрмәсендә утере пән С әхәбстдин хәзрәт улы Мирсәет Югары Баграж дигән керәшен авылына укытырга бара да шунда төпләнеп кала Нитә туган төягеннән ерак- 1арак. чиг-ят керәшеннәр арасында калырга булганын мин соңгы ел тарда гына аңладым. Мулла малае булуыннан курыккандыр, ахрысы1 Намуслы. эчкерсез, сабыйлык матурлыгы бер чак га да уңып бетми юрган керәшеннәр яшь укытучыны зурлап каршылаганнар Күрә әти монда гадел, тырыш халык яши Кулакларны куганда га Югары авыллар үз араларыннан газа тормышлы крестьяннарны читкә сөрергә ирек бирмәгәннәр Иң эшлекле таза тормышлы кешеләрнең йорт-җирләрен алып мәктәп салганнар, авыл советы, колхоз идарәсе төзегәннәр Ансыз да котыла алмаганнар булса кирәк, кулак хуҗаларны үз ихаталарында калдырганнар, йә таш амбарга, йә мунчага күчергәннәр Югары Баграж гирә-якта атаклы, төзек һәм нык авыл булган Чиркәүле авыл гына түгел, чиркәү янындагы мәктәбе белән дә дан тоткан Утызынчы ел зарда 111 К М ачканнар, аннан тулы булмаган урга мәктәп ТБУМ Тора-бара мәктән урга мәктәп дәрәҗәсен алды Баграж мәктәбенә бик ераклардан Сарман. Зәй районнарыннан килеп укыйлар һәм бу авылга үзенчәлек те төс бирә юрт ан иде Бат раж сугыш аллы елларының бер мә.тәпи үзәге иде Коз җиттеме. авыл гөрләп, гөжләп тора' Әллә кайларлан Сәвә той. Якты күл. Чыбыклы. Борды. Иштирәк. Кәрәкәс. Сармашбаш кебек ерак авыллардан да егеткызлар килеп тула Мәктәптә алты сигезенче биш тугызынчы, дүртәр унынчы класс була торган иле Укытучылар саны да кырык-илле җан Нинди затлы, килбәт те. кызык ты шәхесләр юк иде алар арасында! Әдәбият түгәрәгенә утыт-кырык кеше даими йөри, күпләр шигырь ята. Җитәкчебез Василий Федорович Тарасов вакыйгаларга!.. Әнә. түшенә таккан тәресен ялтыратып Паулый карчык бара. Аның артыннан кырык хатын бер төрәнле сабанны сөйри. Алда өчесе баш балалар, аннан соңгы өчесе урта балалар, аларга тагылган өчлек-төпчекләр. Сабан төрәне мәгълүм бер киңлектә, бер тирәнлектә җирне ертып барса гына үләт-мөртәтне тыя алачак! Хәйләгә урын юк. әгәр бер бәләкәй генә өзек калдырсак да Үләт үзенә юл сабачак' Моны сабан тоткасына ябышкан ир күзәтә! Хәтеремдә, йортларда утлар сүнде, тан алдыннан кара тиргә, тузанга баткан хатыннар каравыл өе янына җыелып, ике агачны бер-беренә ышкып Таза ут чыгардылар. Шуннан китте, калай савытларга, балчык чүлмәкләргә тутырып өй борынча Таза ут өләшеп йөрделәр Черек күл беркетмәләрендә: «Аяз миңа советка каршы язылган хикәяләрен укыды, фәлән- фәлән әсәрләрен», дип раслап киткән җавап сүзләре бар Минем шушы өйрәнчек әсәрләремдә дә ни әйтергә теләгәнемне чамалаган егетләр! Чынбарлыкны дөрес чагылдырырга омтылган һәр әсәр ул мөшкел заманда «советка каршы язылган» дигән югары бәя алган 9 Тыныч яшисең килсә— иманга кил. Хаклык эзләсәң — гкы. НИЦШЕ Сенлссснә язган хаттай гәр дә «ачлык мине язучы ясады» дисәм, гаҗәпләнмәгез. Бу сүзләрдә авыр дөреслек бар. Югары Баграж мәктәбен, укытучыларын яман сүз белән телгә аласым килми Гүзәл адәмнәр бар иде арада! Сугыш башланды, ир-атларны берәмберәм сугыш чүпләп бетерде. Тылда калганнарның язмышына да сугыш хуҗа булып алды һәм кешеләрне арлы-бирле, арлы-бирле йөртә башлады Җир йөзендә ничаклы кеше булса сугышның да шулкадәр кулы бар. һәркемгә җитә ул кул. берәү дә өлешсез кала алмый. Югары Баграж мәк гәбе саекты, гынды Класслар кимеде Укытыр кеше эзләп тинтерәгәч, мәгариф оешмалары тугызынчы, унынчы класслардан алдынгырак, зиһенлерәк укучыларны сайлап алып, гүбәнрәкләрне укыгырга җибәрделәр. Тугызынчы класс укучысы безгә сигезенчеләргә анатомия укыта, унынчы класс егете Миронов немец теленнән керә (Сугышка китеп үлде егетебез, һәйбәт, күркәм, уңган бала иде!) Кырык дүрттә Югары Баграж урта мәктәбен яптылар, унынчыга мин Сарман мәктәбенә бардым Кырык бишнең язында беренче тапкыр кулланышка «Өлгертәнлек аттестаг»лары керле Законда әйтелгәнчә, яңа гор аттестатка имтиханнарны бары тик ют ары белемле укытучылар гына алырга хокуклы иде Өч районнан Сарман. Зәй. Ворошилов районнарыннан көч-хәл белән җыеп, эзләп имтиханнар алырлык югары белемле педагогларны Теләнче Тамак мәктәбенә тупладылар. Сарман мәктәбеннән бер укытучы да комиссиягә кермәде, югары белемле укытучылар булмаган дигән сүз Урыс теленнән безне Владимир Вуль дигән майор укыта иде Бернинди педагогик белеме һәм әзерлеге булмаган Вуль кыш буена юньле бер дәрес дә уздырмады дисәм, һич ялгышмам. Кызлар сагыз чәйни, челтәр бәйли, гайбәт сата, ә без оч бөртек егет. Вульны урап алабыз да ул безгә солдат анекдотларын сиптерә, еврейча сутенеры өйрәтә Арадан берәү «Имтиханнар бирәсе бар ич безнең!» дип уфтанып куйса. Владимир Владимирович сикереп калкына да «Әһә? Шәп' Әйдәгез. Маяковскнйга игътибар итәбез!» дип майор тавышы белән безгә «Во весь голос»ны кычкырып укый башлый Теләнче Тамакта ике айга якын ягып ни нужарганыбызны ятып тормыйм. шәкерт ачлыгы мәгълүм нәрсә, гомер булса, ул көннәргә бер әйләнеп кайтырмын әле! Кырык дүрттә Казан чнивсрситетынла татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылды Кысыр болытлардан шифалы яңгыр көтеп йөргән ач күклемә бәйрәм килде: барам' Мул уңыш алырлык 51 Ә 4' бәрәкәтле кыр шунда! Алдагы бәхетле көннәргә -дан-шөһрәт кигерәчәк дәвергә юл бары тик университет аша үтә! Барам! Укыйм! Дөньяны өр-яңадан ачам! Теләнче Тамакта имтихан биреп йөргән вакытлар, август башында пароход коерыгына төялгән мичкәләр арасына кысылып, Казанга барулар. шәһәр урамнарындагы беренче кыюсыз адымнар төш кебек кенә истә калды. Сугыш беткән елның көзе! Юллар мажаралы булды, көннәр ыгы-зыгылы, төннәр шикшөбһәле. Студент елларым хакында аерым бер әсәр язармын әле. ни дисәң дә мин университетка өч тапкыр укырга кердем, өзә-төтә биш ел укып, нибарысы өч курс бетердем. Алда гомер булып, юмарт тәңрем зиһен акылы насыйп итсә, язармын, гомеремнең ул кишәрлегендә дә шактый гыйбрәтле хәлләр булып үтте... Универси1ег мөгаллимнәренә, сабакташларыма һичбер рәнҗешем, үпкәм юк. ходай сакласын! Алай да рух, фикер ягыннан мин үз җаныма якыннарны татар театр училищесы студентлары арасыннан таптым дисәм, бу чын дөреслек булыр. Бигрәк тә шагыйрь Мәүлә Солтан белән якынайдык Бу кадерле исем, бу олы зат алда әле үзенә лаек урынны алыр, иншалла. Бер нәрсә ап-ачык: университет мин ашкынып-газапланып көткәннәрне бирмәде, үземне яшь чагымнан борчыган сорауларга җавап табу түгел, сорауларым тирәнәйделәр, ишәйделәр, авырая бардылар. Без укыганнар, без ишеткәннәр белән чын тормыш арасы артык ерак, фән дип безгә сеңдерергә тырышкан фикерләр тормышыбызның катлаулы мәйданнарына һич яраша алмыйлар иде. Гәзитжурналлар бер нәрсә яза, кино-театрлар шашып-шашынып Ленин-Сталинга мәдхия укый... Коммунистларны күккә чөя Университет мөнбәрләренә менеп баскан бал авызлы мөгаллимнәр ач-ялангач көн күрүче, салымнардан үләр хәлгә җиткән хәерче Рәсәй тормышын безгә иң гадел, иң гүзәл тормыш үрнәге дип ышандырырга тырышалар һәм. иң гаҗәбе: максат ларына ирешәләр дә иде! Студентларның зур күпчелеге ленинизмның какшау, ялган идеяләренә габынып, үз ихтыярлары белән күзләрен күрмәс итәләр иде... Язга чыккач, мин университетны ташлап киттем. Язгы имтиханнарны бирмәдем. Җәй авылда үтте. Урман кистем, печән чаптым. . Авылның иң авыр яшәгән еллары... Колхозлар крестьянны талап кына чирле җаннарын саклыйлар. Тукайның: - Иң сөекле эшче әүладым бу ел ач калды.— дип. Изге, шәфкатьле анабыз—мәрхәмәтле җир җылый. - дигән бөек сүзләре күңелдән китми. «Быел» гынамы?! Үткәндә дә шулай булган, крестьянны алда да шул көтә! Бу фикер минем иманыма әверелеп, ныгый бара. Авылда әлерәк кенә сугыш кырларыннан кайтып кергән Гурий Тавлин. Алексей Красновлар белән аралашам Күпне күргән. күпне кичергән егетләр. Күңелләр күңелгә бөтенләй ярашып бетмәсә дә, егетләрдән аерым-аерым сүзләр ычкына. Алар күргән мине сагайта, ләкин мин үземне борчыган уйлар тозагыннан барыбер ычкына алмыйм. Кая барыйм? Нишлим? Туймас җанны кайсы казаннарга салып кайнатыйм? Яшьлек эзләнүләрдән туймый, яшьлектә аң тамырлары бик тирәнгә төшеп тә эзләнәләр, баш очыннан үтеп киткән болыт ертыгы сиңа әллә ниләр йөкләп үтеп китә. «Аптыраган-йөдәгән, артын мичкә терәгән», ди татар агайне. Мин тагын Казанга барып егылдым. Университеттан куганнар, кабат укырга керергә үзем дә атлыгын тормадым, кай тарафта башны салырлык мөмкинлек бар. шунда уралыпчуралып көннәрне үткәрдем. Мәүлә Солтан. Рифгать Әминнәр белән бер кыерчык икмәкне бүлешеп яшәдем. Мәүлә белән аерылмас дусларга әйләндек!.. Ул мине яр1ы сүздән шитый, мин аны Без тормышны аңлагандай булабыз, ачык күз белән тәнкыйтьли дә алабыз. Ләкин барыр юлны беребез дә белми. Кырык алтынчы елның көзе! Миңа унсигез яшь. Адәм баласының маш аеннан күзгә күренми горган сихри нурлар чәчелеп анын барыр юлын яктырта юрган була. Минем исә маңгаемнан кара коелган гына чак булгандыр, көннәрдән бер көнне, һични уйламыйча, бер максатсыз, башын-азагын исәпләмичә Казан Әстерхан пароходына утырып. Идел буйлап 1өшеп киттем. Ул чагында минем җәсәдемне уй-фикер түгел, шашкан буталчык хисләр дулкыны йөрткәндер Барыр юлым, тоткан максатым юклыктан чыгып киткәнмендер дип уйлыйм хәзер. Кырык бердә дөнья купкан иде. әле шул каһәрле чорның дулкыннары ярларына кайтмаган сәер бер мәл иде Сугыш тараткан адәм балалары әле җыелып бетмәгән, минем сыңарлар кая барып бәрелергә белмәгән байгышлар Рәсәйнең бөтен тарафында кайный иде Ачлык, хәерчелек, фәкыйрьлек Бер уйсыз-нисез Әстерханга барып төштем. Ары сугылдым, бире килдем, иске көймә асларында ергык җилкәннәргә төренеп йокладым. Милициянең күзе үткен «университет студен тын» кич саен ютын алалар, аңлатма яздыралар Кулга ручка эләккәч, яктылыктан файдаланып көндәлек язып га алам Ул дәфтәрем югалды, кайда, кем кулында саклана икән минем бәхетсез сәфәремнең хатирәләре?! Минем алгысыгап күңел монда ла урынына утырмалы, таяныр таллар юк, күз ял иттерерлек нәни генә нокта да очрамады миңа' Мин шәһәрдән чыгып киттем. Идел тармакларын көймәләргә кичә-кичә тагын ла куерак билгесезлеккә көньяккарак төшә барам Анда, диңгезгә таба Киров исемендәге балык совхозы бар. Комүзәк дигән урын бар. «туганнарымны эзләп барам», дип кызыксынучыларны алдыйм, ышаналар, дөньяның асты-өскә килгән чор! Ә үземне үзем алдый алмыйм, үз рәвешемне, гамәлләремне аңлата .га алмыйм Сукбайлар әз сүзле, һәркемне нужа бабай йөртә, язмышлар охшаш булса да рәвешләре, тирәнлеге бер түгел Укырга, белем алырга мөмкинлек булган хәлдә диңгез җиле белән генә тукланып яшәп ягам дисәм, кем мине җүләргә чыгармас?! Хәзер ап-ачык итеп әйтә алам минем максатсыз юслган юнәлешсез сәфәрем сак күңелемнең, саф йөрәгемнең үзенә күрә бер протесты булган ләбаса' Шушы сәфәрю тәвәккәлләп минем күңелем ил тормышын киңрәк күрергә, ныграк анларта омтылмаганмыни'! Халык ничек яши. ят шәһәрләр ни хәлдә, безнең тагар ягында кара канатын җәйгән хаксызлык, ялган, талау, мыскыллау офык артындагы офыклар ягасында да бармы? Яшь чагында офык артларында оҗмахның җиде каты сыйгандыр кебек гоела ич' Яшьлектә күне I омтылышларының күпчелеге яшертен була, адәм баласы >чке ымнар кушкан гамәлләрен үти-үти дә. берзаман. шаккатып баш чайкап, үткәннәренә карап юра ничек булды әле бу? Ни сәбәп’ Нигә мин моны ипләдем’, дип. соша калып булса да үз-үзен аңларга тырыша Илдәге тәртипләргә, ялган кануннарга буйсынып, ялганның итәгенә тагылып яши алмаган җанымның ярыкка кысылган урман сарыгы Шүрәледәй йолкынуы булган минем мәгънәсез күренгән сәфәрләрем' Комүзәккә барып җитә алмадым, көзгә кердек, салкын җилләр. суык яңгырлар мине кире Әстерханга алып кайт гы Мин пароходта кысылып, билетсыз гына Кама гамагына килеп җиттем. Аннан Чисгайга Чнстай- дан Чат гьи а кашучы coin ы пароходның палубаларында калын ак кар яга иде Ә минем өс-баш юка. кесәләрдә сукыр бер г йен акча юк. ботинканы та сагын ашаган идем, йон оегымны да Чалбар балакларын аска ук гөшереп. юан җеп белән аннан-моннан бөреш герлем дә кар өстеннән йогерәм генә' Чаллыдан Зәйгә үк чыгып кинем Җәяү зим' Борды авылына кайтып җиткәч, ары бара алмаслыгым аңлашылды. Берәүләргә мәрхәмәт гс керәшен туганнарыма фатир төшеп. Ьагражта хәбәр са г тым мине килеп алсыннар' Ике-өч көн ү гкөч. тәрәзәдә таныш, тпем А тма ) кычкыра «Әй. сездә бер малай бармы ’» Эзләп, тзлоп та сөенерлек җирлек тапмаган адәм ахыр чикте туган йортына кайтып егыла 10 Адәм уйларының чиге юк. Ул курка- курка булса да. йөрәксенеп уз адашу шрын да тикшерә. Виктор ГЮГО улай итеп, һич уйламаганда-көтмәгәндә мин комсомолның район оешмасында эшли башладым. Мондый эш болайрак булды... Әстерхан «сәфәреннән» кайтып әти-әни канаты астына сыендым. Җылы, әмма оят’ Кышка кердек. Без мәктәп янындагы кысан, тар, тәбәнәк, почмакларыннан эче дым китмәгән кыйшык өйдә яшәп ятабыз. Әти-әнигә рәхмәт, чәчрәп чыкмадылар, университетны ташлап китеп, әллә кай җәһәннәмнәрдә эт куып йөргән өчен әр. зар сүзләрен яудырмадылар, үз алдымда ың-шың ишеттермәделәр. Мин аларга булган бар дөреслекне сөйләп тә бирмәдем. Дөреслекне һәр тарафтан аңламаган хәлдә ата-анаңа ни сөйлисең? Хәзер, өч ул үстергән ата буларак үткәннәремне хәтер җебенә тезгәндә, «сәфәрем» хакында еш уйланам Әгәр улларымның берәрсе мин кылганнарны кылып йөрсә? Мин — ярсу жан — нишләр идем икән?! Холыксызрак мин. җир шарын күчәреннән куптарырлык итеп дау күтәрер идем. Зир-зәбәр ясар идем, билләһи! Димәк. буыннар алышынганда балаларның бунтына шаһит мизгелләрдә үтә нәзек күңелле булырга кирәк икән! Әти-әниләрем чиксез шәфкатьле, киң күңелле, гафучан җан булганнар икән! Алар минем бик яшьли. өченче-дүртенче класслардан шигырьәдәбият белән саташып яшәвемне чамалап, шашканга чыгарып, ни теләсәм шуны кылып йөрүләремне дә кичергәннәр булса кирәк. Кырык алтының көз-кышында. кырык җиденең яз-җәй айларында мин бер өзлексез шигырь язып тилергәнмен икән. Шигырьне аны жан җылысына тилелек кереп оялаган яшьләр генә яза. Шөкер, ул дәфтәрләрем исән. Аларда минем сәфәремнең эчтәлеге, төгәл сәбәбе ачылмаса да. Әстерханга баруым, анда мине көтеп торган нужалар. Каспий тирәсендә ашкыныписәрләнеп йөрүем шактый тулы чагылыш тапкан. Дөнья кануннары белән килешмәвеңне, Сталин режимының тоташ гаделсезлеген аңлавымны, тик Мокамай кебек яктыга чыгу юлларын тапмыйча ярым саташып, ярым акылга килеп эзләнүләремне газиз ата-анаңа ничек анлатасың?! Әни — Кәшердә кызлар мәдрәсәсендә укыганда иң зиһенле, иң тырыш укучы булып танылган зат, минем шигырь язуымны хуплый иде шикелле. Әтием, куркак һәм үтә сак кеше: «Улым, ташла син бу кәгазь кыштырдатуыңны! Язучылык бик куркыныч кәсеп, кемнәрнең генә башына җитмәгән ул!»—дип еш-еш кабатлады... Өй тирәсендә кыштыр-мыштыр эш тоткан булам, абзар-кураны чистартам, кар көрим Елгыр бураннар басу турыннан карны авылга ташып сырындылар өйсә, миңа бәйрәм: эш күрсәтергә була! Бәхетле минутларым күп бертуктаусыз укыйм Тәмен белеп, аңлап, җан түрләремә кабул итеп укыйм. Абыем Азат Алабугада институтта укый, китапларны ул алып кайта. Ташый, ә миңа һаман җитми. Ниһаять, минем кулга Ф. Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» романы килеп керде. Бу китапны мин йотлыгып, шашып, онытылып-уянып укыдым. Ничә тапкыр укыганмындыр, санамадым, әле китапны ыргытып бәрәм. әле барып авам да авторына сәҗдә кылып, күз яшьләрем белән битемне юа-юа тагын укыйм. Бәхетсез эчкече Мармеладовның «Понимаете ли. понимаете ли вы. милостивый государь, что значит, когда уже больше некуда идти? Нет! Этого вы еще не понимаете!..» дип, җан авазы белән кычкырган сүзләре зиһенемне кисеп үтеп кереп, мине тетрәттеләр... Моңарчы мин татар халкы изелеп дөнья көтә, рәхәтлеккә, якты көнгә Ш бсрчакта да ирешә алмаган дип исәпләп, халыкны да яктылыкка, яхшылыкка өндәргә әзер идем. Югары Багражның кимсетелгән бәндәдә* ре Үткен Романнары, телсез Җәмәйләр. бүтәннәр чын кеше булудан ерак торалар дип уйлый идем Романный азагында, минем хисләрем ташкын булып ага-ага җанымны төрле якка өстерәгәндә Достоевскнй- нын «Муки и слезы ведь это тоже жизнь!» дип раславы мина алдагы көннәремә иман буллы. Мин хаклыкны зарыгып төрле якларга ташланган бичара егет халкымның бәхетсезлеге өчен зар жылаган яшь әдәбиятчы «В несчастье яснеет истина» дигән тирән мәгънәле сүзләрне җанымның корыч сүрүе итен кабул кылдым Моңарчы яшәгәнемне мин яшәү гүгел дип санап гадәтләнсәм. Достоевскийча халык бәхстсезлегенә шаһит булып яшәү минем аңымны туктаусыз хакыйкатькә өндәтән чын тормыш булган лабаса! Достоевский әсәрләре адәм улларын хәрәкә 1ләнергә мәҗбүр итә. алга этәрә. Ралион Раскольников. Соня Марметадовалар. тегермән арыгыннан туктаусыз төшеп торган су шикелле, мине өзлексез уй хәрәкәтендә тот тыл ар. Тыкрык янына сыенган, кышын калын кар ястыгы астында калган, түшәм башлары күгәреп тынчыган өйтартмада яшәү мөмкин түгел иде. жаныма азык эзләп мин туганнарым буйлап сәфәр чыгып кинем. Әле Чукмарлыга. яки Игәнә башына барып чыгам Анда да шигырьләр язам Әти-әни әлегә түзәләр, зарланмыйлар Киләчәгемә карарга ла. ул хакта әтиләр белән сөйләшергә дә куркам. Чөнки баш иңкегән. дөнья дөм карашы. Март башларында без. Урта Багражлан алтмыш-җитметп кеше. Сарман районының Кәшердәге элеватор-глубин- касына солы симәнәсс алып кайтырга чыгып кит тек Мин бу сәяхәтемне «Язгы кәрваннар» повестенда түкми-чәчми бәян иткән идем Зирәк укучылар хәтерлидер, мөгаен' Шунда, кара бурашты озын юлда. Урта Баграж керәшеннәреннән берәү. кем икәнен хәзер һич хәтерли алмыйм, мондый гыйбрәтле кыйсса сөй тән мине таң калдырды Имеш. Америкада «Железный занавес» дигән фи тьм күрсәтәләр икән Ир тә таңда, сәяси тоткыннар ябылган гагерьда. тар баганасына асылган тимер кисәгенә даң-доң кага бантлыйлар һич гаепсезгә илләреннән аерылган гражданнарны әнә шулай эшкә уят алар . Уя галар да көне буе ач тотып, камчы астында эш тетәләр икән Без дә ач идек, без дә чәнәшкәләр сөйрәп кара буранга күкрәк тәребезне терәп бага-чума а тта бара идек Кинәт күз алларым яктырып китте, камчы чарлаган тоткыннарны кара такны сискәндереп-куркытып чыңлаган чаң тавышын ишеткәндәй бу тдым Әйе. әйе. хак. тимер пәрдә артында без' дип кайнады яшь күңелем О. каһәрле Баграж Кәшср юлы' Аның авырлыт ы анда күргән җәфалар Ләкин бу голда җаным буш түге i янәшәмдә Родион-Сонялар бара һәммәбез ач. яз борын төбендә, өй борынча йөреп чык. күт алдарлык та ризык таба алмассың Бет бәрәңге та тиҗәнанчары көченә ышанып юлга чыкканбыз Тагар җор сүзләрен бәрәңге янына куша: «Алып баруын барырмын, ди икән бәрәңге. әмма алып кайтырыма ышанма'» И бәрәңге, бәрәңге' Син татарның үзе белән янәшә тәгәрәдең, ик ышанычлы юлдашы, кол каручысы булдың! Син бердәнбер тормыш чыганагы, юанычы идең' Безне бәрәңге алып барды, җәфалап-тинтерәтеп булса да алын кайтып җиткерде Инде авыл ерак калмаганда. Югары Батраж урманы уртасында үзебезгә каршы ки пән озын кәрванны күреп туктап тынып калдык А тар да. кырык-иллс кеше, трслс-ваклы мөгезләрен тырпайткан чәнәшкәләргә солы симән.кс төягәннәр Сарман районына кайтып баралар Орлыкны безгә терәлеп юрган Сарсаз Батраж авы тыннан алганнар Кара-каршы ки пән ике кәрван бергә укмашып. тетрәнсп-катып калды Заманында обкомның идеология бүлегендә ипләүче Мөдәррис Мусин дигән берәү әсәрнең шушы өтеге өчен җыелышларда бу тсын. утырышларда, мине о игеп сүкте Бо тыневикзар икс иште оста башкара урлый һәм дөнья бетерен сүтенә ла' Ни гаҗәп «Язты кәрваннарнны укыган Ибраһим 1 һрул иш ы Мусин фикерен ку.п тәде Аһ. күрсәтәсе иде бер үк җырны җырлаучы шушы ике коммунистка карангы төшеп килгән урман юлын . кайсыдыр коммунист-түрәпсң ахмаклыгы аркасында Сарманнарның Зәй районына, зәЙлеләрнен Сарманга солы симәнәсенә барып йөрүләрен... Әче жилләр белән шаярган кыш юашлана төште, зират тавыннан искән җилләр безгә җылы дым. әче бөре исләре китерә башлады. Язны РОНО инспекторлары да сизә, әти укыткан дүртьеллык мәктәпне дә чит итмиләр алар. Дәрес гән соң, табигый рәвештә, әти аларны ашка-чәйгә өйгә алып керә. Гаилә әгъзаларының авызыннан өзеп, табынга төрле нигъмәтләр куела Шунда бер бәләкәй акбаш та кукыраеп утыра. Бер килүләрендә, алар икәү булалар, мин кайдадыр өйдә юк. кунаклар ашый-эчә һәм бер җете күзлесе мич арасында аунап яткан комсомол билетымны күреп ала. Ничек, комсомол билеты мич арасына бәйләп куелган йомшак тояклы бозау аяк астында ауныймы?! (Каян төшкәндер ул анда, чәчрәп киткере!) Кемнеке? Ачып карыйлар: «Гилязов!.. Аяз? Улыгызмы?!» Әти шыр җибәрә, каушый, икенче акбашны ача алмый... Әнинең аш бүләргә тотынган арык кулы дер-дер килә. Инспекторлар: «Райкомга алып кайтып тапшырабыз без моны!» дип, әтинең котын алалар. Чүти артыннан ярты чыккач, икешәр коштабак пилмән сосканнан соң тегермән ташы дәүмәлге шулпалы бәлешне ике корсакка бөкләп тутырып куйгач кына инспекторлар әзрәк тынычланалар. Юк, бөтенләй онытып бетермиләр, Ленин-Сталипнан акыллы сүзләр сибә-сибә әтине пешекләп, тәрбияләп китәләр. Әти: «Улым Аяз университетта укыган җиреннән чирләп кайтты, хәзерендә ял итә».— дип кенә котыла. «Бәхет өеп» калдырган инспекторлардан соң әти ярылды! Кайтып, бусаганы атлап керүем булды китте чәчәләп-чәчрәп әти!. «Әрәмтамак, коры куык, ыштансыз күткә каеш бау!» — Әле болары әти теленнән ычкынган сүзләренең иң йомшаклары! Мин эш турында уйларга, киләчәккә аек карап яшәргә вакыт җиткәнен аңладым. Хәзер борылып карап баш ватам: нигә мин язган ши- гырь-хикәяләремне гәзитжурналларга юлламадым икән? Хәзер кайтып укып карыйм: язмаларым ул замандагы рухка- ялганга, ялагайлыкка корылмаганнар шул! Беренче шигырьләремне Пушкин, Лермонтовларга ияреп язганмын, дисәм, хәзер көлке тоеламы? Җәһәннәмне оҗмах дип, кара язмышыбызны гөл бакчасы дип ярыша-ярыша язган кайбер тагар әдипләренең кемлеген аңлый төшкән идем инде мин. Алай гына да түгел, чит илләрдән килгән кызыл авызларны — Лион Фейхегвангер. Ромен Ролланнарны мин яшьтән үк күралмый идем.. Димәк, эш кирәк. Әти-әни җилкәсен кимереп күпме ятарга мөмкин? 1947 нче елның апреленә кердек. Шул айда Зәйдә район комсомол оешмасының отчет-сайлау конференциясе булып уза да, Урта Баграж кешесен, укытучы Георгий Федорович Панфиловны райкомның икенче секретаре итеп сайлыйлар. Каян табып алганнар, кем күрсәткән. Җәбрәй кушаматлы, ипле, тыйнак кеше бер дә партия ялчысы булырга охшамаган иде! Сөйләү куате дә әлләкем түгел, сәяси белеме дә әйле-шәйлерәк: «туптурыдан тут пошел» гына иде. Сайлаганнар, пичәт басылган, ә оештыру бүлегендә кеше юк! Кичке эңгер куерып төшкәндә безгә Панфилов килеп керде һәм мине райкомга эшкә чакырды. «Кил. бергәләп эшләрбез, өйрәнербез».— диде. Әти шатланды, әни сөенде, мин аптырауда! Нинди комсомол ди әле монда! Әнә ич. билетын мич арасыннан табып алганнар. Кергәннән бирле комсомолның эшен дә, ашын да күргәнем юк минем. Ә Георгий Федорович үтереп кыстый, дулкынланудан әтинең ирен читләре калтырый .. Ничарадан-бичара. истә-оста югында мин Зәйгә барып урнаштым. Авыш ындыр аргы шаулап-гөрләп. гайрәтләнеп агып яткан мул сулы Зәй елгасына диярлек төшә торган Ксения Федоровна Роксман янына квартирага кердем. Ленинград блокадасын башыннан үткәргән бу Мәлем кызы картлыгын ялгыз башына үткәреп ята иде. Бер кәжәсе бар. бер тавыгы, нә утарында, нә өй эчендә шулардай гайре күз төшәрдәй нәрсә юк иде Райкомолның беренче секретаре Иван Николаевич Никитин ошаткандырмы мине. юкмы, белмим, сүзгә үтә саран иде. сөйләшкәндә дә безнең ише ыбыр-чыбырга телен әрәм итми торган һавалы адәм иде. Учет-хисап эшләрен алып баручы курнос борынлы, бетчә маңгайлы, якты күңелле Зәй кызы Елена Мачтакова белән тиз арада килешенеп кит гек, ул мине үз итеп, якын итеп каршылады Ул елларда үзе кереп эшләмәгән кеше кырыгынчы еллар азагы комсомолының ни хәлдә булуын күз алдына да китерә алмый. Мина оештыру эшләрен тапшырдылар. Кыскача гына теркәп ки тәм. Район зур. 113 комсомол оешмасы бар. Мин эшкә кергәндә шуларнын яртысында җи гәкчс-сскрстарьлар юк иде. Булганнары да бернинди эш алып бармый, взнослар җыелмый, җыелышлар үткәрелми Комсомолны белүче гә. ана керүчедә юк. Анда-сапда мәктәп укучыларын чөшкенләп куып кертәләр дә вәссәләм. Кыршылган бригадир букчасын иңемә салып, кирза итегем белән яңа сукмаклар салып, Зәй комсомолларын тирән йокыдан уятырга, жан өрергә, коммунизмның иң алгы сызыгына алып чытарга дигән бурыч- заданиеләр төяп чыгып киттем. Ямьле яз! Күзеңне чынлыкка йомсаң, ул язда да матурлыклар табып була! Менә сызылып кына юллар төште, сирәк-мирәк ярым вагык арбалар таккан арык алашалар очраштыргалый Авыл араларында җылы жил, ярсып-ярсып сайратан тургайлар белән юанын әзмәз онытыласын. Авыл урамына барын керү белән жан өшеп, куырылып ала. һәр йорттан, күгәннәре каерылган капкалардан, өлгеләре кырылып такта-токта белән томаланган сукыр-букыр тәрәзәләрдән, ой түбәләреннән ишелеп аккан черек саламнардан, җимерек күперләрдән. ауган кое чыгырларыннан бөлгенлек. фәкыйрьлек. ятимлек куше кисә, зиһенне томалый. Былтыргы бәрәңге басуларында тездән балчык ерып, карт-коры, бала-чага кәлҗемә җыеп йөри Йөзләр сүрән. чырайлар сытылган, күз чокырларына өметсезлек кереп тулган. Укра тишеп бетергән. янбаш сөякләре тырпайган. ябага.тарын коя алмаган сыерлар, кояш бәрәкәтештән коч алырга өметләнеп, нигез тирәсенә чыгып басканнар да. менә авам, менә түнәм дип якякка чайкалып өй ишегеннән хуҗалары чыкканны көтәләр. Югары очтан Түбән очка, аргы яктан бирге якка арык биштәрләрен аскан хәерчеләр йөри Ятимә әбиләр, ятимә әниләр, кашык сабы юанлыгы беләкләрен ачып-сузып йөрүче ятим-ялны балалар Бер колхозда бер бөртек ашлык юк. була калса, аны күз карасыдай саклап торалар Бер авылда да колхозның фатиры калмаган. Төсләр бозылган, кашлар җыерылган, күзләр бу дөньяның мәхшәрен күрмәс өчен әллә кая тирәнгә кереп чумганнар. Кысылыпмы кысылган күгслжем-кара иреннәрдән зар, иңрәү авазлары тына чыта Идәннәре касмакланып каткан авыл советларына, идарәләргә барып керсәң, анда зәңгәре) гәләфн чалбар балакларын т армун-кунычларт а тытызлап тутырган гук. кызыл чырайлы вәкн тләр утыра. Райком, райбашкарма, салым җыючылар, милиционерлар. татын әллә кемнәр, әллә кемнәр талаучылар Алар 1 үтләрендә! е киң-киң тек.» кесә каттламычларына кыстырылган 8ЛТЫН каурый каләмнәрен чыгарып ниндидер куркынычлы, явыз кәгазьләргә әллә нинди дәһшәтле сүзләр язалар, саный тар. теркиләр Эш бетте санал тач. а тарны колхоз рәисләре, бригадирлар, коммунист куштаннар ияртеп китә. Гелефонның тынып торгаша юк. телефон чыбыкларына кунарта кошлар курка, чыбык буйлап янау, куркып сүзләре шуышып йөри Райземотдсллан шалтыраталар, уполминзат тан яный тар. райфодан куркыталар, райкомнан өркетәләр Ml Б-МВДдан бармак белән ropieii кеттә күрсәтәләр: бәндә шунда ук күздән ют ала «Давай. давай'» «Бир!» «Тапшыр» «Сонлама!» «Анаңны!» «Арт сабагыңны ■ «Сөт!» «Ит!» «Йон!» «Бал1» «Күксагыз!» «Октябрь. Ман бәйрәмнәрен тантана белән үткәр'» «Бөек Ста- ..ннын туган көнендә ни. ни. ни '» Язгы чәчүдә, урак өстендә районнардан авылларга аждаһалар явы тарала. Күпме симез-симез чиновник ил өстендә ята’ Кая ул синең тарихи абжур командаларың?!. Алар болар янында лилипутлар гына! Икмәк тапшырганда Зәйдә бер милиционер калмый, алар арба шыгырдаган юлларга чыга, аһ-зар өзелмәгән сукмакларга аркылы төшә. Биш башак усаң — биш ел төрмә, ун башакка үрелсәң, ун елга җәһәннәм базына дөмегәсең! Төнге сменага чык. көндезләрен басу түреннән кайтып кермә, атың арып егылгач тәртә арасына үзең җигел. Яңгыр астында чүп баскан бәрәңге ызаннарына ятып тәгәрәп җыла. Сиңа шәфкать тә. мәрхәмәт тә, гаделлек тә юк. Бәйрәмнәрдә сине салкын клубларга куып кигерәләр, әүвәлге заманнарда тәңренең хак сүзе яңгыраган чиркәү-мәчетләрдә тоташ ялган, тоташ коткы сүзе яңгырый Авыл куштаннары — коммунистлар. кыптыр туннарын җилбәгәй җибәреп, сәхнәләргә сикерешеп менәләр, рәхәт тормыш биргәне өчен бөек юлйашчыга рәхмәт аргы рәхмәт укыйлар, бүләксанак алалар һәм шыпан-шыпан гына ындыр артларыннан таралалар, тол хатыннарны җылатып-чикылдатып бот араларында казыналар. Районнан килгән олысымак вәкилләр дә буш китмиләр: һәр авылда рәисләр әзерләп куйган мыймылдык хатыннар вәкилләрнең хушбуй сибелгән гәүдәләрен ябынып йоклыйлар.. Мин кыршалган буш букчамны селки-селки вак, ач башаклы арыш арасы сукмакларын үтеп, авылдан-авылга йөрим. Бер җирдә дә мине көтмиләр! Авыл тезләнгән, хәлсез. Кая сугыласың, кемне эзләп табасың монда?! «Комсомолдан» дисәң, сиңа тиле кешегә баккандай карап торалар Нинди комсомол, кемгә хәҗәт ул! Нәүмиз булып тыелып, туктап каласың. Ә кушып җибәрелгән эшләр бихисап! Бу авылда өч ел инде оешмасы да. комсомолы да, секретаре да юк комсомолның. Ә төптәге кәгазьләрдә бар исәпләнә Димәк, һаман бер үк суык сүз: взнос җыелмаган, әгъзалар кабул ителмәгән, эш планы төзелмәгән, түгәрәкләр эшләми. Барыннан да бигрәк марксизм-ленинизм теориясе өйрәнелми... Яшьләр Бөек Сталинның героик сәхифәләрдән генә юрган тормыш юлын белми үсәләр! Бу — сәяси сукырлык, сәяси җинаять.. Моның өченме?.. Моның өчен.. Шундый бөек заманда ил ашыгып-ашыгып коммунизмга менеп барганда. Европа дәүләтләре социалистик системага өерелеп атлаганда, ничек инде даһиларның даһие, зирәкләрнең зирәге бөек Сталинның һәркемгә үрнәк тормыш юлын өйрәнү түгәрәкләре таралган да... әллә таратканнармы? Ничек алай таң калырлык тормыш юлын өйрәнмичә яши ала татар-урыс авыллары?! Мин идарәгә юаш кына атлап керәм, мич кырына куелган богаулы кружкадан күгәреп беткән җылы суны эчәм. рәиснең бүтән вәжни вәкилләр белән әңгәмә коруын, кемне алдап, кемне юлдап, кем күзенә төтен җибәреп көйләгәнен-чөйләгәнен тыңлап утырам, рәиснең чак кына бушаганын көтеп торам. Аягымда лайга манчылган кирза итек, өстемдә әни әйләндереп теккән солдат бушлаты. Күн букчамда бер кыерчык ипи дә вак-төяк кәгазьләр. Беләм. ышанам, бу авылда да мине фатирга кертмәячәкләр, түргә утырт ып бер-ике чынаяк кишер чәе белән дә сыйламаячаклар Мин «кемгә кирәк ул бүген комсомол!» дигәнне колагым белән ишетмәсәм дә күзем белән күреп, аңлап юрам, шуңамы мин рәисләр белән аяк терәп сөйләшә алмыйм, авылның, колхозның, ахыр чиктә рәиснең мәшәкатьләрен аңлап юрганга сүзләремнең дәрәҗәсе, көче, абруе юклыгын бик нык беләм Инде өстәлне сарган саранчалар әкренләп кими, тамагы сүзгә тыгылган телефон да алҗып тына, мин кыяр-кыймас кына, тавышсыз адымнар белән рәискә якынлашам, аягүрә басып кына аның күз карашын готын алырга тырышам. «Мин Зәйдән, комсомолдан. » диюгә рәиснең сытык чырае тәмам караңгылана. Шуннан арысын ул тыңлап та тормый, мич арасында шым утырган ямаулы тешсез корткага: «Ммңҗамал түти!» дип кычкыра. Аннан сыңар күзен миңа карап ача. «Фамилияң ничек әле синең9» Мин әйтәм: «Гыйләҗев мин, райкомол- дан!» Карчык, ямаулы яулыгын бушатып, җилдә киселгән колагын ачып тыңлый. «Менә^. иптәш Гыйләҗевне Миңнурый янына илт!» Мин адымнарымнын тагын да ныграк авырайганын сизеп лыштыр- лыштыр Минжамал түти артыннан теркелдим Миннурый авылның Зәй очында, әллә кайда яшәргә тиеш икән Ярты сәгать баргач, күләгәләр озаеп, урам уртасына ук төшә башлагач, моңарчы авызын йомып барган кортка ыңгырашып, үзе белән үзе киңәшә башлый «Өйдә микән әле ул биләмче Миннурый?! Бу арада бер дә күзгә-башка чалынганы юк». «Ьу арада» дигәне тора-бара мина да аңлашылды, Минжамал кортка Миннурыйны сугышка ирләрне озатканда күргән дә., шуннан биргесен белми икән Миннурый кайчандыр комсомол секретаре булган, имеш. Барабыз, барабыз да нигезләре бүселеп таралган, өчтән ике тәрәзәсе салам эчле такта белән томаланган өйгә барып житәбез Ихата юк диярлек, киртәнең казыклары утырып кына калган. Казык башы саен кара карга, без килә башлагач җилпуч-җилпуч канатлары белән жиргә кара күләгә коеп, каргалар төркеме кузгалды. Минжамал карчык кара гаяк бармаклары белән зәңгәрсу томан кунган пыялаларга кагылып- кагылып алды. «Миннурый. Миннурый. ягып бәхетен арткыры'» Киртәсе булмаса да ишет алдыннан капка ачып йөз яшәр өшәнгән бер карт килеп чыкты «Миннурый өйдәме. Гыйльмегдин бабай?» Миңҗамал кортканың тавышы үзгәрде, жылынлы Бабайның чырае бозылды «Тагын кәнсәгә дәшәсеңме, кортка? Татын заемга язылыргамы9 Түт-тү! Миннурый котылды инде. бар. тот. басудаты җилне! Яраслауга турыф япенә китте Миннурый Ике ел эшли инде» Бу юлы мин Минжамал карчыкның алдына чыгам, без шулай, адашкан бәбкәләр төсле, алды-артлы колхоз идарәсенә кайтып керәбез Күз алларым караш ыландымы. кич жит теме, рәис каядыр чыт ып сызган, мин Минжамал корткадан озаклап сораша торгач, партортнын «адресын» алып, аны эзләп китәм Кырык жирдә эзләп, «майлы» урыннарга кагылгач, партоешма секретарен тегермәндә эзләп табам Тегермәннең исеме генә, күптәннән тартмый икән, шунда, он тузаннары арасында парторг тегермәпчс-мичкә. аркылысы-бус бер. кәкере аяклы, кәжә сакаллы куштан-коммунист Мисбах белән тозлы суда җебегән куыш кыяр каба-каба сасы самогон чөмереп утыра икән. Керергә ярамаганны белсәм дә кердем, бүтән чарам калмады Парторг ачык чырай күрсәткән булып, гөче-ясалма елмаеп, сүзләр тезде. «Әйе. әйе. моңарчы кул тимәде комсомолны, данлы комсомолыбызны ныгытырга күптән вакыт'» Пар торт мине ияртеп, клубка кайтты, баксаң. Миннурый Яраслауга шылганда комсомол «Дело»ларын ана тапшырып киткән икән Биш-алты ел элек төзелгән планнар, бер кирәкмәскә өч ел элек язылып, чит-читләрен идән асты «стахановчылары» сычканнар кимереп бетергән җыелыш беркетмәләре Парторг куе төкләргә гөрелгән юан бармакларын теленә тигереп юешли дә саргайган кәгазь битләре арасында йөзә «Әһә. Ленинның фәлән еллыгына зүр тантана уздырганбыз икән Әһә! Мәһә!» Парторгны борып жибәргәниормени. теле гегермән гарта, корсагы тук. кикереп тә куя. эче ботырдый. Ә минем моннан тизрәк таясым, нык караңгыга кадәр Урта Багражта әтиләр йортына кайтып җитәсем килә! Юньле кунар урын юк Ленин комсомолына, аның тамагын комсомол фәрештәләр туйдыра дип тәгаенләнгән. шу т акыл иңгәннән бирле мин районны икегә бүлдем Бу тирә-як авылларында йөргәндә мин әтиләргә кайтып кунам Икенче якка тап булганда ризыкны үзем бе тән йөртәм Ходавән- дәм кичерерсең мин гөнаһкярны1 Керәшеннәр арасында яшәвемә рәхмәт укыйм, ерак юл. ач сукмак тар өчен тозлаган дуңгыз маеннан да кулай ризык юк Чеметеп кенә капсаң да комсомолның ялкынлы көрәшләренә катышып ки тәртә була' Райкомолда күнме батырлык кылып, күнме урыс-татар авыл тарын секретарь те итеп, актив тарный санын арттырып ике тапкыр чынлап торып кунак иттеләр гияргә була 5 рак өстендә Ялантау дигән урыс аны тында мине комбайнчы тар ризыклана торган фатирга керт теләр Х\жа хатын, йоте күге тжем җыерчыклар белән мул бизәлгән орчык башы хәтле генә сөйкемле маржа, ах-ух килеп, ухватка утыртып киң авызлы юмарт мичтән бер батман су сыешлы чуенны тартып чыгарды Исем китеп карап утырам, авыздан селәгәй ага. ул миңа өреле, затлы исле, куе кәбестә шулпасы сосып бирле Чите китек агач кашык шактый бәндәләрнең авызына кереп чыккандыр, мәгәр аның шушы кадәр җитез очканы булдымы икән? Шулпаны чупырып алганда тәлинкәдә нәни генә дулкыннар хасил була, шул дулкыннар сүнеп та бетми, агач кашыгым тагын тәлинкә өстенә килен куна. Өч тәлинкәне ашап бетергәч, марҗа апаның сирәк кашлары бер илле өскә күтәрелгәч, ул. Рәсәйнең миллионлаган адәмнәре арасында мине аңлаган бердәнбер җан иясе, дәшмичә авыр сулады да. чуеннан кушйодрык хәтле иг калҗасын бакрач белән сөзеп алды да тәлинкәмә китереп тә салды! Калҗадан күтәрелгән хуш истән башым әйләнеп китте. Әгәр гәүдәм өч тәлинкә кайнар аш белән ныгымаган булса, валлаһи, идәнгә тәкмәрли идем Мондый да тәмле шулпаны, йомшак симез итне, гел кәрәзләрдән генә торып күпергән бодай калачын ашаганым булдымы икән? Минем юк эш артыннан комсомол көтүчесе булып йөрүемне марҗа апа белмәгәндер. үзем әйтмәдем, ашагач, яңгыратып бер кикереп җибәрдем дә эре генә: «Зәйдән... Хөкүмәт эшләре белән йөрү!» дигән булдым Икенчесендә тамагымны пух итеп Югары Пәнәче авылында туйдырдым. Анда авылдашым. Югары Баграж кешесе Иван Николаевич Ура- мов укыта икән. Көләч, ягымлы, сөйкемле кеше иде Иван Николаевич! Аның мине зурлап каршылавын, якты чырай белән түренә дәшүен, кыстый-кыстый кунак игүен гомергә онытканым юк. Исемдә, бәрәңге дурычмагы пешергәннәр иде, аны чүмәләкәй итеп өеп китерделәр. Шәп ашаганым хәтеремдә, чүмәлә төбенә гөшеп үк җиттем микән, әллә ияген учына терәп, терсәгенә таянып миңа шаккатып карап утырган хуҗаны күрүгә тыелдыммы? Онытканмын. . Мин ярлы авылдан ярлырагына барып керәм. юллардагы хәерчеләр дә мине белеп бетерде инде, очраганда берәр телем ипи тәкъдим итәләр, ачны ач тиз күрә, тукларның гына миндә мазалары юк Эшлибез, кәгазь кимерәбез, ә райкомолның эше үрчеми. Исәп-хисап бүлеге хезмәткәре Елена Мачтакова көне-төне райкомолда ятса да. тартма-тартма шыплап тутырган учет карточкаларының рәтен таба алмый Сугышка озатканда егетләрне ур-ра кычкыртып комсомолга кабул иткәннәр. Митинглар булган, учет карточкаларын әштер-өштер тутырганнар да караңгы киштәләргә ыргытканнар. Элек комсомол сафларында торганмы ул. юкмы— вакчылланып тикшерергә вакыт җитмәгән. Йөзәрләгән егетләрнең икешәр учет карточкасы калган Берсе дә артларыннан ияреп китмәгән Егетләр таралган, берәүләр вафат, икенчеләре эзсез югалган, ә безнең комсомол учеты каберлегендә алар сау-сәламәт сакланып башыбызны катыралар. Авыллардан кайтып кердемме, мине Еленага булышырга куялар. Чытыр арта тутырырлык иясез катыргыларга карыйм да Мач- таковага пышылдыйм: «Әйдә, тотабыз да яндырабыз боларны!» Елена сак. сизгер кыз. почык борыны белән беренче секретарь утырган, фанер белән генә бездән аерылган куентыкка ишарәли: «Тс-c.. Ярамый!» Ул чагында минем балачак дустым Гурий Тавлин армиядән кайтып авылда яшәп ята. без еш-сш очрашабыз, икебезнең дә әдәбият белән саташып йөргән чаклар. Икебез дә Василий Багряшевский түгәрәгенең иң актив әгъзалары. Гурий, шигырьләрен урысча гына язып җиффәреп. безне шаккатыра. Нигә татарча язмый икән, дип гаҗәпләнеп йөрсәм. Гурий Надсон. Байрон шигырьләре белән мавыга икән Мин ул вакытта үзем дә китапларны «ашап» кына бара идем. Тамак туймаса да. җан азыгы табыла, урысчам яхшырды, классикларны укыйм, урыс язучыларына ябырылам Йотам гына! Безнең райкомол бинасы Кавказ халыкларының саклясы кебек ярты ягы белән таучыкка кергән иде. Өске катта большевиклар штабы — партия райкомы Үзебезгә дә гәзитләр килә, комсомол һәрчак белемгә омтыла! — гәзитләрнең элеккеләрен дә гөпләп- туплап теккәннәр. Эш сәгате беткәч тә райкомолдан китмим, гәзит- журналларны актарам, фатирыма кочак-кочак алып кайтып та укыйм Коммунистлар көтепханәсе, буфетлары шикелле үк бай Җай чыкса, анда да менеп төшкәлим. Яшь чагындагы уку эзләнү ул. Күнел юату, ял итү өчен китаплар белән мавыгу соңрак килә. Яшьлектә ризык белән тәнеңне ныгытасын, китап укып зиһененә көч җыясын Укыйм мин. уйланам, хәтерем нык. уем йөгерек- мин уралып яшәгән тормыш хакында бер генә гәзит тә. бер генә журнал да язмый, язылганнар белән күргәннәрем арасы җир белән күк арасы! Гәзит-журналларның яртысы Сталинны мактаудан икенче бер яртысы безнең илдәге иркенлекне, киңлекне күккә чөюдән тора иде Ә анда, буржуа дәүләтләрендә. Бичара Жан ач-ялангач. яңгыр астында калтырап утыра Өрлектәй негрлар аяк киеме чисгартып. чуп савытларында казынып җан саклый Шуларны жәлләп җылый татар балалары И бәхетсезләр! Яшь чагында күңелгә иптән уй әзме-күпме ныклы урын алуга үзенә юл таләп итә Яшьлек сере ялгыз була алмый Кузакләремне, күңелгә уелган уйларны кем беләндер уртак итәсе, үз акылыңа куәт, яклау ишетәсе килә. Тора-бара андый иптәшләр дә табылды. Авылга кайгкач зармоңнарымны Гурий Тавлинга түгәм. Багра ж лаг ы тагын бер иптәшкә сөйлим. Сарсаз Баграж урта мәк гәбенең директоры мине аерата якын итте. Чакырып кына тора, кайт гым исә мунча яктыра, өстәлгә гөжләп, күп серләрнең шаһиты жиз самовыр менә Сүзем өзелми, берәүдән дә шикләнмим, уема ни килсә, яшен яшьнәтеп чыгарып салам Нигә шулай мескен безнең авыллар? Җирең юк. мал-туарың юк. гаиләдә нужаны сөйрәп барырлык ир-ат калмаган Шулай да кемнәрдер синең тамагыңа ач бет булып кадала, талый Сине як-ягыңда йөз буапак корылган. гәбе сагалый Җәза отрядлары бары гик сине буарга әзер Инде шулай да булсын, ди. И т бөлгенлегенә сәбәпләр дә таптык ти Нигә без шушы тоташ хәерчелекне туктаусыз мактыйбыз? Нитә без балачактан түргәчә бер-беребезне алларга һәм алданырга өйрәтәбез'» Нигә безнең канаган авызлардан, хакимият җимергән иреннәрдән бер генә дә хак сүз чыкмый? Районла мин булмаган хуҗалык юк. мин кагылмаган авыллар калмады, һәркайда чамасыз бөлгенлек, ачлык. Нигә алай?! Нигәлеген инде ап-ачык чамаласам да. мин еш кына беренче остазым. барыбызга акыл бирерлек дәрәҗәдә аңы үскән зирәк Хәбир Займу т линны сагына идем О. бәхет, шулай килеп чыкты минем бу тышлык белән Гәрәй Гәрәев районның мәдәният бүлегенә ипкә керде, һәм бет иске дуслар бер фатирда яши башладык Авыллардан а п ан тә мгир гаремне. күргән-белгән фаҗига.гарны һич яшермичә Гәрәйгә сөй ги и тем У г. яшь чагындагы кебек телендә утлар уйнатмаса ла. фикер йөрешен т.» миңа иярә, үзе белгән мисаллар ярдәмендә минем шик-шөбһә тәремне ныгыта торган иле Гәрәйнең егет чак шуклыгы өстенлек алганда, аның кайбер йогышсыз мавыгуларының чик сызыгыннан чыгып киткән мә г- ләрен белтәнгә без тәмам аңлашып. җан дуслар булып китә алмадык шикелле. Көннәрдән бер көнне, аһ-уһ итеп. Елена Мачтакова райкомона кайтып керде һәм без аулакта икәүдән-икәү ген.» кап ач «Аяз. бе т. мине МГБга чакырдылар, синен хак га бик җен тек тән сораштылар А. гарны бигрәк гә Тавлин дигән кеше белән булган мөнәсәбәтегез кызыксындыра». — диде. , _ _ Кисәтү иде бу. искәртү иле Хәзерге акы гым белән мин у г хәбәрнең асылын бодай дип чиштем шу т көннәрдә Тавлин белән ике арага тагын бер кеше килеп кергән’ Чыннан да. алдагы тормыш шигемне расла па Иң хикмәглесе бу кеше төрмәгә кергәнче безне күз уңында топы һәм бер чакта ла бездән калмады Җитмәсә мин укытучыларның август киңәшмәсендә комсомол исеменнән чыгыш ясадым «Мәктәпләрнең хәле мөшкел, дин әтәчләнгәнмен икән. - укытучылар сөрсеп беткән, күбесе күгәрек белән капланган. наданнар...» Бүтәннәр Сталин исеме белән башлап сүзләрен аның саулыгына ур-ра кычкырып тәмамлыйлар иде. Ә минем чыгыш тоташ каралту булып яңгыраган. «Якты мисалларым юк. минем андыйларны очратканым да юк!» дигәч, хужам сытык чырай белән миңа текәлде дә: «Юк икән, тап! Табалмыйсың икән—уйлап чыгар! Сине нигә комсомол вожагы итеп йөртәләр соң?» — дип. озак кына әрләде. 11 Безнең буын сталинизмга чирканып карый. Тапталганнар. изелгәннәр — без идек бит' Гомерем буе гарип уйлар тозагында тырпылдадым мин. Мәктәп елларыннан бирле миңа өзлексез тукыдылар әгәр син безнең гүзәл илдә түгел, ә ерак Америкада туган булсаң бер телем икмәк өчен пычрак савыт-саба юудан уза алмаган булыр идең Ә болай, институтта укыттылар, эш бирделәр, яшәр урының бар Төрмәгә утыртмадылар' Рәхмәт кенә укы' Шулай яшәдек куркып калтырадык, рәхмәт тә укыдык.' Валерий ПРИЕМЫХОВ, драматург һәм актер «Илле өченче елнын салкын жәендә» исемле мәшһүр фильмда Басарган ролен башкарган артист әктәп елларым—сугыш еллары. Җәйгә чыккач ял иткәнем, ялкау симерткән көннәрем булмады да шикелле. Өй арасында, үз ындырыңда эш бетеп тормый. Әмма төп эш колхозда. Бугазыңа ябышып куалар! Ике ел мал көттем мин Югары Багражда, бер ел сарыкларны, икенче җәйдә мырыйк-мырыйк, чүк-чүк чучкаларны. Колхозчы — кол, көтүче аннан да түбәндәрәк, аңа татар телендә исем дә калмаган. Кәгүче — дуңгыз күтен сөртүче! Шул иде аның исеме. Эш арасына әнә шул дәрәҗәне тагып килеп кергәнгәме мин җитәкчеләрнең һәр каюсыннан— югарысыннан да, түбәненнән дә куркып күнеккән идем. Звено җитәкчесе миңа чүкеч, бригадир пычак, рәис чалгы булып күренә иде. Ә инде район түрәләре - вәкилләр минем күзгә җәллад, сатрап, яэҗүҗ-мәэҗүҗ, тәмуг сакчылары булып кадалалар. Аларның бер рәвешле аякларын ерып атлаулары, тук тамак төбе белән генә сөйләшүләре, һәрчак кемнедер аты-юлы белән сүгеп, орышып китүләре минем шигъри җанымны мең кат рәнҗеткән, суыткан иде. Рәис-бригадирларның, терәлеп торган күрше-авылдашыңның да тәмле тел белән эндәшкәннәрен, хәлеңә кереп сөйләшкәннәрен хәтерләмим мин. Шул гыйлемлеккә үзбаш- ларыннан өйрәнделәрме, көн аралаш районга чакырып кешелексезлек сабагын биреп кайтардылармы, кичәге крестьян бүген урынга утырса, тәмам бозылып бетә иде. Яшьли сеңгән авыр гадәт хәзер дә китми, мин әле дә хакимияттә урын биләгән адәм балалары белән кыяр-кыймас, теләр-теләмәс кенә очрашам. Бер-бер йомыш юллап, начальство катына бару — минем өчен үлем. «Атказанган» исемнәре бирделәр, «лауреат!» дип түшкә калай тактылар, ә көтүчелек, коллык җанның зур өлешен биләп яшәп ята! Большевизм үзенең кара көчен нык сеңдергән безнең буын вәкилләренә. Минем дә вәкил булып караганым бар! Бу мәзәк хәлне дә түкми-чәчми сөйләп бирәсем килә. Бигеш авылында даими вәкил булып райбашкарма рәисенең урынбасарын тоталар иде. Аны ике атналык семинарга Казанга дәшеп алганнар да, о ужас, колхоз вәкилсез калган. Ярамый, вәкилсез ярамый! Вәкил—алла, ул юк икән—колхозның бар эше өзелә, сыерлар сөт бирүдән туктый, җир сөрелми, силос салынмый. Җил дә исми, яфрак та селкенми вәкил-алла кодрәтеннән башка! Эзлиләр, эзлиләр, Бигешкә ике атналык вәкилгә кеше табалмыйлар. Арысландай үкерә белүче, өч кешеМ лек хәмер эчен, дүрт кешелек ризык ашаучы киң күкрәкле. кап корсаклы кешеләр Оеткән Зәйдә. Беренче секрсзарьныц указлы бармагы активлар исемлеген чүпләп өстән аска, астан өскә өч мәртәбә йөреп чыга, юк кына, юньле адәм калмаган район үзәгендә' Гөнаһ шомлыгына каршы, кемдер минем исемне атаган, мине чаптырып алып менделәр дә «Барасын.» диделәр Баткан аяк чыланган, чытып киттем вәкил булып тарантаска утырып Гарантаска киерелеп утырып бүксәмне киерә төшеп юлга чыккан идем, үзгәрдем дә куйдым Чап-чап атлаган җәяү.теләргә кырын күз дә салмыйм, чибәр генә кызлар янымнан үтә. әйләнеп тә бакмыйм, агымны юрттырган да булам әле җитмәсә. Бераз баргач та акылым әйләнеп кайтты: адәм баласы тиз үзгәрә, диләр үзгәрми ул бозыла. Киңәшсез чыгып киттем. Никитин да. Панфилов та күптән авылда, тавык бүтәкәсе атлап, кам-мәмер килеп яталар Яргы юлга җитәрәк. күз белән колак ачылып китте. Чүп басып киткән кырларга карап күңелем сүрелгәннән сүрелә бара, тарантас тәгәрмәчләре шыгыр-шыгыр мине үртәп баралар, озә-төтә тургайлар сайраган була Бигеш авылына барып җиттек Заманында мул тормышта яшәгән авыл Карбызга кадәр үстергәннәр алар. Шәриф Камал шушы авылга сыйланырга килә торган булган. Колхозның исеме «Алга». рәисе Ярулла исемле, өлкәнәеп килгән крестьян иде. Авы л арасында Мыек Ярулла дип йөртәләр. Вәкил дәрәҗәсе алын, авыл арасына чыкканчы фатирга урнашасы бар ич әле Элек түгел, хәзер шукланып тантана итәм әһә. бу юлы фатирсыз тинтерәтә алмыйсыз инде' Йончыган, таушалган, өшәнгән Ярулла агай мина моңсу тына карап алды да авыр сулады, почмакта су багы сагында утыртан җиңгигә нидер әйтергә омты т.ды да кулын селкеп, мине ияртеп алып чытып кипе Фатирга үзе урнаштырды Дәрәҗә! Абруй' Фатир хуҗалары белән кыска гына таныштырып үтим Авы тдашым. Ют ары Баграж күршеләреннән берәү Леонид Макарович Герасимов Бшешгә фельдшер булып эшли икән Хатыны Александра Михаиловна Ямашева укытучы Леонид Макар дәдәйнсн өченче малае, бете лмәи гәүдәсен туганнан бирле тутт-туры тотып, заманга яраклаштырып калыть лантан. берчакта ла әңгәмәдәшенең күзенә бакмыйча, әл тә кая ноктага» Леонид үзе күрер өчен сайлап алган ноктага тына карап, кабаланмыйча, кулларын як-ятына ябыштырып-элеп куйган серлеләрнең серлесе иде. Әйтик, клубчиркәүдә уен бара, -вичер» уйныйлар. Мәктәпнең кайнап торган еллары, егетләр мыж. кызлар чутсыз. Леонидның етег булып килгән чагы Ярлы, ишле таиләдән, өс-баш та әлләкем булмагандыр, ә етст һавалы, өскә чытасы, әлләкем бу тасы килә! Түбән авыл укытучысы У арның Катя исемле, йомырылыр үте. чибәрдер, сенлесе дә нтун.та. кызлар арасында lap юбка итәк ырсн ертып ыргытып шәрәтән конто чытардай булып өздереп бии кыз' Уен күрке Катя артыннан берничә етст кыдырып йөри, кына иркенләп тын алырга ла ирек бирмиләр, алмаш- тилмәш биюгә чакыра тар Леонид биеми, ыбыр-чыбырлар арасына керен. үз гәүдәсен бөгәме соң. аллам сакласын! Бер үткәндә минем кар- шыкга килеп туктады ла: «Карандашын бармы синең’- лып сорады Гөнаһ шомлыгына каршы, мин Леонид шике т те һавалы җан. уен арасында кесәдән зрс генә карандаш чыт арып, шырпы кабы хәт тс тснә үзем теккән куен 1әф тәремә бер-ике шигырь юлы торгеп куючы шагыйрь, карандашымны чыт арып бирдем Леонил куен кесәсеннән гәфтәрчек чыгарып, тре-зрс хәрефләр бе тән икс тснә сүз Дошманнар арасын та дин язып куйды. Шушы икс бөек сүз 1еониднын олысымак паты сеңгән төз гәүдәсе, горур кыяфәте беркемтә берни белдерми jppian серле карашы мине әсир ит те Ярты крестьян баласы Леонид миңа әкият raijj герой, легендаларга керер тек батыр булып тоелды Мин кайнарланып адашып йөргән дәвер, ы егет бсчем. һөнәр алган һәм ой тәнен җибәрсәң икән һәм аттын хшкә чыгучы юк Ярулла агайга ияреп, иртәнчәк өйдән-өйгә авылны урап кайтабыз. Кемгә барып кермә, шешенгән, күзләреннән нур качкан, сәләмәләргә төренгән балаларны очратасың. Алар уйнамыйлар, гөрләмиләр дә. йомык чәчкәләр сыман кайсы-кайда каңгырып утыралар Казанда яшь бәрәңге яфрагына алабуга катыштырган боламык пешә. Казаннан быкыр-быкыр чыккан әче ис тә аларны куркытмый, пешсен генә, җәтрәк пешсен, корсакны алдарга бер-бер кайнар нәмәстә булсын. Боламык, ниһаять, өстәлгә менә, күзләрне әчеттереп өйгә бу тарала .. Урамнар буп-буш. этләр дә юк. кыркыр иткән тавык-кош та күренми. Бөтен өмет әнә шул бөдрәләнгән яшь бәрәңге сабагында. Әле бу ананың фермага, җан биреп яткан хәлсез маллар баш очына төшәсе бар. Аның кузгаласы, ач балаларын ташлап китәсе килми. Ана барда өмет суынмый ул! Ярулла агай тавышсыз атларга тырышып өйгә керә, үгетли, нидер сөйләгәндәй итә. минем колагыма, ачлыктан саңгырауланган җаныма аның сүзләре үтеп керә алмый Мин дә мескен апаны юатмакчымын. нидер әйтәсем килә, ә сүзләрем чыкмый, ян сәкегә чүгеп утырам да Ярулла агайның дога укыгандай тавышын хуплап иягемне селкетәм. Нинди көчкә, нинди ышанычка таянды икән Ярулла агай9 ' Хатынның эшкә чыгарга ризалыгын алып, күрше йортка кереп китәбез Аларда да шул ук хәл. Алай гынамы сиңа, өй тирәсендә шайтан таягыдай арык, ачлыктан гөс җуйган бер-ике карткоры да күренеп кала. Алар, алам- салам белән арык тәннәрен төреп, безгә күренергә читенсснәләр. Берәү дә телдән зарланып, ялварып тормый, ачлык үзе хөкемдар, йортларда аның өстенлеге генә калган Мыек Ярулланың бердәнбер юату сүзе дә бар: «Менә, туганнар, кашлакта арыш тугаеп килә. Урта Пәнәче юлына чыгып караганыгыз бармы? Аллаһ боерса, буаны шушы араларда рәтләп бетерербез. Сугу машинасын көйләп куйдык Беренче башактан ук һәм- мәбезгә әз-мәз өлеш чыгарырбыз, иншалла». Мин аның күзләренә күренмәскә тырышам, бу юлы ул алдый, хәйләгә сабыша, өметләндерә, ялган аша авылдашларына көч. өмет бирергә тырыша. Ялган дөньясында яшәргә калг ач. бичара карт ни кылсын? Ул да. мин дә бик яхшы беләбез, бер бөртекне дә читкә таратмаска дигән райкомның катлы -катлы боерыгы рәиснең өстәл тартмасында бикләнеп яга. Игеннең беренче вә соңгы потлары да дәүләт амбарларына барып керергә т иеш! Әле элеваторларга барыр юлларга милиционерлар чыгачак, депутатлар, вәкилләр, куштан коммунистлар сунарчы явыз этләргә әйләнәчәк, төн убырлары шикелле көн-төн ындыр табакларында алар уралачак Аларның берсе дә ач тамаклы крестьяннар бардыр дип уйламаячак. Ярулла агайның да авылдан ераклашасы киләме, тау башына менеп китәбез, әлерәк кенә без шаһит булган хәлләр авызларны йозаклаган, аякларга гер таккан. Сөйләшмибез Тау битендәге аннан-моннан ермачланган басуны өч-дүрг үсмер тырмаларга тиеш икән. Көзге чәчүгә әзерлек бара. Барабыз, барабыз, күрше авыл түбәләре күренде. .1 г лар бар. ә тырмачы малайлар юк. Ни хәл итәсең, язга чыкканнан бирле i уя ял итмәгән балалар җылы җиргә бөгәрләнеп ятып йоклаганнар. Ярулла агай кызды: «Син. вәкил иптәш, диде ул. читкәрәк китеп тор. мин бу ялкауларның яңагына менеп төшим әле» Кул салмады, әйтте генә, малайлар гүр йокысына талганнар икән. Мыек Ярулла аларны озак уята алмагач җылап җибәрде Рәиснең, уракка гөшәр алдыннан саклап тоткан бер центнер гәрчис ярмасы бар икән Идарә карары белән эшкә чыккан һәркемгә шул горчицаны икешәр йөз грамм бирә башладылар Фельдшер Леонид Макарович дау күтәрде: «Сез халыкны үтертеп бетерәчәксез' Ачтан киселгән ашказанын момент турап бетерәчәк ул гәрчис орлыгы! Аны ашарга ярамый!» И кешеләрнең сөенгәне! Кичтән шул ике йөз граммны алып кай галар икән дә салкын суга салып чылаталар икән. Төн дәвамында суны бер-ике тапкыр алыштыралар, иргәнчәк. чак кына йомшаган сары бөртекләрне агач гукмак белән төяләр дә яшь бәрәңге яфрагына кушып пешерәләр. «Кунак сые!» дип ашыйлар шул нәмәрсәнс балалар Ә аналар ашамый, ничек ашасын, күпме кешегә җитә ул икс йөз грамм” Корбан бәйрәме килеп җитте Бигештә, мәчетнең манарасын кисеп, «мәктәп салганнар» Шул мәчет-мәкгәптән ерак га түгел Ленин һәйкәле Татарстанда салынган беренче һәйкәт дип сөйлиләр. Колхоз уңыш гары өчен авылны һәйкәл белән бүләкләгәннәр, бигешлелөр генә аптырашта калган' кая. ничек урнаштырырга бу таш бабайны? Икс елмы. өчме, әллә дүртенчегә үк киткәнме, һәйкәл абзарда, улак башын ла ауттан яткан Районнан килгән вәкилнең күзе гөшмөсә. бәген дөнья пролетариатының юлбашчысы гомер буе алашаларның башак кимергәнен карап ягасы икән. Вәкил күргәч Ленинның сынын күгәрчен тизәгеннән арулап, авыл уртасына чыгарып утыртканнар. Иртө-кич мин юлбашчы яныннан үтеп йөрим Бүген дә шуннан үтен кинем Төнлә ишен-ншен яшыр явып үткән иде, урам пычрак, чокырларда болганчык су җыелып тора Зираг очыннан кайтып килүче биш-алгы бабайны очраттым. Бәйрәм кон. ә аларның чырае качкан, сөмсерләре коелган Мыек Ярулла алгарак чыгып, мине бер читкәрәк алып китте «Буа киткән биг безнең Буасыз да калганбыз!» Бу чамадан гыш кайгы иле Ярулла-Мыекнын ла. авы аның да бар өмеге буада иде. Буа суына көйләнгән суктыргыч хәзер ипсез калды. Өлгереп, агарып килгән арышны хәзер ни әмәлен табып сугарга? Бабайлардан калган чабагачларга кайтыргамы’ Атна үттеме икән, бер чыгыр арба арыш көлтәсен буа ягасындагы ригага кайтарып аудардылар Ярулла җан тирләрен коеп ялварды «Туганнар! Әгәр берәрегез ялгышып кына кырдан бер башак алып кайта икән, аны момент өтермәнгә тыгачаклар Бые г катылык Менә бу кати кан көлтәләрне монда уасыз, монда кыз гырын өмә ясап ашап га бетерәсез Сыңар уч журнаны кесәләргә гьнарга рөхсәг юк 'г гегег гә бетәсе г. мине дә бетерәсез» Эш худка китте, уалар чи башак гарны, каяндыр калай табын кигерделәр, аларның чи г-чи г гарен тюк гәп дәү гаоалар ясадылар Чатыр-чыгыр учаклап яна башлады, күмер гәпне Бәген аны г кызган арыш ашарга җыелды Урнар канаганчы, телләр күпереп шешкәнче куырган арыш ашады Бигеш халкы Адәмнәрнең герле кыяфәтен күрә алган, аларның оәхсгсеглсгсн. ерткычлыгын, исәрлеген дәһшәт ге буяу lap беюн сурәт юргә куәгләре. талантлары җиткән боек рәссамнар бар Иероним Босх. Гойя ижат- 5 «К У » J* ю ларына игътибар и гик Такырланган ындыр табагына жыелып. дүрт почмаклы калайларда кызып, ут атып торган эссе арыш бөртекләрен пешенә-пешенә ач авызларына тутырган җеп сыйраклы, карандаш бармаклы балаларны .. Хәер, кирәкме икән аларның өрәктәй сурәтләрен тарихта калдырырга? Кемгә кирәк алар? Без кичергән ачлык газапларын сөйлән тә, сурәтләр аша аңлатып та була торган түгел. Ихлас ышанып әйтәм, райком җибәрмәде мине Бигешкә. Ходам минем юлымны шунда борды, адәмнәрнең авыл белән ачыгуына мине шаһит итте. Табитаib сердәше итеп Тәңрем мине сайлаган дип бүгеннән торып әйтә алам. Яшьтән үк йомык булмаган үткен күзем белән мин татар кыйналган дөньяны карап үстем. Ләкин кешеләрне кызгану, дөньяга шәфкатьле күз белән карау, юксылларга һәрчак теләктәшлек белән эндәшү минем төп һәм бердәнбер иманым булып бетә алмады. Актер Приемыхов нәкъ мин уйлаганнарны әйтеп биргән! Әйе, бөтен яктан сиңа баллы яңгыр булып татлы сүз ява. татар әдипләре сүз куешкандай илдәге бәхетле тормышка дан җырлый Җыелышларда — тирес чыгаруга багышланганмы ул. Париж коммунарлары истәлегенә җыйналганмы, сүз гел бер якка борылып тәмамлана: безнең ил, безнең ил! Безнең ил—бәхет чишмәсе, шатлык чыганагы! Әле ботарланмаган саф күңелем белән, яшьлекнең зирәк акылы белән бу төче ялганны күреп әрнегәнем дә. икеләнгән чакларым да еш булган, көне-төне баш очында барабан кагып торган большевиклар минем кебек тиз ышанучан авыл малаен изгән, сыткан. Соңыннан, күп еллар үткәч, яраткан язучыларымнын берсе — Сгейнбекның: «Все в Советском Союзе происходит под пристальным взглядом гипсового, бронзового, нарисованного или вышитого сталинского ока», дигән гадел сүзләрен укыдым. Әйе. мондый ук кискен фикерләрне яшьлегемдә авыз тутырып әйтә алмасам да. мин икеләнүләр, шикләр тозагында яши идем. Хәзер ул еллардагы әдәби әсәрләрне укып карыйм да... шаккатам! Язучылар берәм-берәм дә. тыгыз төркемләшеп тә бер үк төссез төче җырны сузганнар икән. Сталинның үзен күрмәгәннәр, күрә дә алмаганнар. аның яшәеше, эшчәнлеге илдә берәүгә дә мәгълүм булмаган. Димәк, татар әдипләре әнә шул гипс, бронза курчакка баш орып, шуннан куркып. шуңа ярашып яшәгәннәр. Нинди кысан, чикләнгән, бозылган язмыш! Алай 1ынамы сиңа! Сталин киң дөньяны шуның кадәр тарайткан ки, чит илләрдән килеп. СССР тормышы белән берникадәр танышкан, берәр, икешәр ай безнең илнең канлы туфрагына басып йөреп, мәет исе китергән җилләрендә коенып йөргән акыллы гына бәндәләр дә, Сталин нурланышына эләгүгә, үзгәрәләр дә куялар!.. Лион Фейхетвангерга кыюлык җитмәгәнме? Ромен Роллан талантсыз бәндәме? Юк шул, киләләр, кайтып китәләр, ник берәвесе безнең илне сарган саранча-большсвиклар хакында дөреслекне сөйләсен! Әгәр әнә шул чит ил каргалары килеп- китеп безнең ил тормышына мәдхия укымасалар. дөньяның акыл ияләре хаклыкны фаш итсәләр, дилбегәдән тәмам ычкынган сталинчылар утызынчы елларда алай ук кылана алмаслар иде! Ромен Ролланның Сталинга язган мәгълүм хатына гына игътибар итик. Кашыклап кара уылдык умырып, марҗалар кочып. Горький һәм Ягодалар (!) белән кочаклашып яшәп иленә кайткач, Роллан сандугач булып Россияне мактаган һәм Европа халыклары Роллан тибындагы кызыл авызлы шарлатаннарга ышанганнар. Әйе. Ромен Роллан «Жан Кристоф». «Кола Брюньон» кебек мәшһүр әсәрләр язган, ләкин аның машаендагы һәм түшендәге кып-кызыл канлы йолдызларны күреп торганга. яшь чагымнан ук мин аларга ышанмадым. Яшь чагымда татар матбугатының бер әсәрен дә укымыйча калдырмый идем, һәммәсен тиешле дәрәҗәдә аңлаганмындыр дип расларга җыенмыйм, мәгәр, шик- шөбһәләрем дөрес булган! Ролланның Рәсәйдән китү көнендә Сталинга язып тапшырган хушлашу хатын сезнең игътибарга тәкъдим итмичә уза ал.мыйм. Монда Ролланның эче-тышы ярылып ята «Кадерле иптәш Сталии! Маскәүлая китәр аллыңнан чин Сезгә алкынлы сәлам озатып калам. Саулыгым бераз какшаган бу. паша. сездә озак юана алмадым, алан да, ипшы кыска арада да мин мен каршылыкны җмңә-жинә, коммунистлар партиясе җитәкчелеген.ю батырларча һәм нигезле омтылыш ясап яна донья тудыручы боек халык белән очраштым. Мин аның I айрәген, тормыш шатлыгын ююын, дәртен ку pen сокландым! Кимлекләрне һәм авырлыкларны әз-әзләп җннә барасыз, һәм бу чынбарлык сезнен боек гамәлләрнен бәясен бермә-бер арттыра. Килер алдыннан тхтан фикерләрем тулысынча расланды: дөньянын а па барышы бары тик СССР язмышына аерыл! ысыз бәйләнгән. СССР — пролетар интернационализмның дорләп торт an учаз ы, туларны күздә тотып, барлык илләр аны тышкы тыкшынулардан яклап калыр! а гиеш! Анын күтәрелешен,) комачауламасыннар! Бу уртак бурычтан, үзегез дә моны беләсез, мин бер чакта да тайпылI аным юк, тайпылмадым, тәнемдә җаным бар чакта тайпылмам да! Сезнен кулыгызны кысып, мин боек халыкларның кулын да дусларча кысам! Ул халыкка мин туганнардан береккәнмен. РОМЕ.Н РОЛЛАН.» Тарихи бу хат 1937 елнын 21 июлендә «Правда» гәҗитендә басылган. Бу сүзләргә өсгәп тагын ни әйтергә ярый’’! Муеннан канга манчылган Сталинга ярарга тырышу гынамы бу. әллә бүтәнчә бер-бер яшерен мәгънәсе дә бармы? Әйе, Рәсәй киплекләренә Европа илләреннән зыялылар йөреп торган. Әгәр алар бердәм, бер сүздә булып Сталин террорчыларына нәни генә хөкем сүзе әйгә алсалар, кабатлыйм, большевик-опричник тар шушы кадәр йөгәнсезләнмәсләр иде. Бу минем фикер генә түгел. Егерменче, утызынчы елларда Рөсәйдән йөзләгән, меңләгән зыялылар читкә ычкынып калган. Кемдер качкан, кемнәрдер сәбәбе»! законлаштырып китә торган, арада кыюлар да табылган: алар чит илләрдәге матбугат чаралары аша дөнья халыкларына мөрәҗәгать итеп, чан сукканнар большевиклар Рәсәйне канга батыралар! Ромен Ролландай сатлыкларны тынлап өйрәнгән халыклар бу соңгыларның сүзенә колак салмаганнар. I9KK елда, Парижда чыта тортан «Синтаксис» журналында эмиграциядәге язучы-галим Мария Розанованың тирән мәгънәгә ия мәкаләсе басылып чыкты. Ул болай ди «Советлар С оюзыннан эмиграция инде 70 ел дәвам итә. Өч дулкын булып узды. Тәүгесе, революциядән соңгысы, куәтле эмиграция иде. анда безгә карат анда таҗәеп көчле рухлы шәхесләр, узаманнар бар иде. Бунинны аласынмы. Бердяев. Ремизов, Лев Шестов. Цветаева. Ходасевич кебекләр, урысның иң күренекле мәдәният әһелләре бар иде ул агымда. Алар безнең илдәге коточкыч хәлләрне сөйләп дөньяны ышандырырга тырышып карадылар, ләкин дөнья аларны бар дип тә белмәде, хаклык салынган әрнүле сүзләренә колак салмады Дөнья аларга төкерде Сугыштан соңгы эмиграция икенче дулкын. Европага сталинчыл канлы террор хакында, лагерьлар, җәзалаулар турында бүгенге газеталар илтә пи хәбәрләр җиткерсәләр, шуны алып килделәр Алар меңләгән фактларны фаш итте Дөнья аларны тыңлады дисезме? Тыңлады, бар' 1947 елда Парижда Кравченко процессы булып үтте, анда Кравченко 37 елгы концлагерьлар хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде, франку т коммунистлары исә ул сөйләгәннәрне яла ягу дип исбат тарта тырышып чәчрәп чыктылар». Ах. ул чит илләрдәге коммунистлар' Сатлык йолкышлар, караклар, жуликлар! Мин гомерем буе аларны сөймәдем, анда-монда чит илләрдәге коммунистик коерыкларның кү төрелеше булса «Эх, сталинчыл илдә яшәтеп карыйсы иде аларны!» тип уйлый идем Данлы-шанлы большевистик державадаты хәлләргә килгәндә, минем воки I тек чорым бетеп ки тә Бигеш мина яна уйлар өстәмәде, бары тик иманымны яңа дәлилләр белән баеп ы Ярулла-Мыек белән ул хакта « 67 авыз ачарга да куркам, рәис рәис инде ул! Киткән буа алдына көлтәләр ташып, уып. арышын кыздырып ашарга рөхсәт иткән өчен жилкәдән сыйпамаслар! Вәкилләрне төрмәгә тыкканнарын ишеткәнем юк. мәгәр, халыкка чак кына йомшаклык күрсәткәннәре өчен кемнәргәдер нык ук эләккәнен беләм. Район хуҗалары үзләре дә ипекәйгә хужа түгел. Казан телефоны аларны пычакның үткер йөзеннән йөртә, таң белән боргычларга тотына Ә Казанны Мәскәү буа... Мәскәү бар. Мәскәү! Кайбер шагыйрьләр юкка гына Мәскәүгә табына дисеңме?.. 12 Диңгездән дә бөегрәк күренеш бар — күк булыр ул: күккә караганда да бөегрәк күренеш бар. ул —кеше җаны тирәнлеге. Виктор ПОГО рты гомерем Зәйдә узса, яртысын әтиләрдә Урта Багражда үткәрәм Авылда кызыклы шәхес Гурий бар. өченче иптәш тә бездән калмый. Гурий белән алар яшьтәшләр, икесе дә төп шушы авыл керәшеннәре Хәзерге акылым белән уйлыйм ниндирәк мөнәсәбәтләрдә булды икән ике яшьтәш ул заманнарда? Өчәү калган чакларда ни сөйләшкәннәребез әз-мәз хәтердә, ә алар икәү генә калган мәлләрдә нинди фикерләргә килделәр икән? Дошман идеме алар, дус идеме? Әллә алар арасында бик тирәннән, ерак бабалардан килгән дошманлык яшәп килә идеме? Керәшеннәр рыясыз. ачык күңелле, бер- берсенә ихлас халык Әмма керәшенне рәнҗетмә, ул чыгымчы юртак ат кебек, аны алай-болай гына эзгә кертә алмассың! Белмим, бу ике яшьтәш көндәшләр идеме, бүләр маллары бар идеме, соңыннан, байгак айлар үткәч, алар арасында шуып йөргән кара җылан барлыгын абайладым. Соңрак абайладым шул. ни үкенеч! Яшь чагым (акылым белән яшь!), язучы булырга омтылган, тормышның иң биегенә менеп җитәргә хыялланган егет үз-үзе белән мавыгып яши ул, анда «минбеләмлек» чире дә. үзе белән үзе соклану галәмәтләре дә җитәрлек. Кеше сүзе аңа әллә ни керми. Комсомолның район пленумы бара. Чыгыш ясарга кушалар, ыңгырашып кына «комсомолларча ялкынлы речь» сөйлим. Бигештә күргәннәремне дә кыстырам. «Кайчанга кадәр колхозчы крестьяннар ачлыктан газап чигәргә тиеш?» дип тә ычкындырам Чын уйларымны ачарга ярамаслыгын сизенсәм дә. солы кибәгедәй буш сүзләрне сибеп торасым килмәгәндер, нидер тагын ычкындырдым шикелле. Бу юлы да чыгышым ошамады, тәнәфестә яныма кырыс кына бер ир кеше килде дә күрешеп тә тормастан: «Син Урта Баграж укытучысы Гыйләжев улымы'.’» дип сорады Карыйм, искә төшерергә тырышам: кайда күрдем соң бу кылчык бәндәне? Исемә төште. Комсомол билетымны мич арасыннан табып алган бәндә ич бу! «Улы», дип баш кактым. Ул бүтәнен сорашып тормады. Алай да күңелне кырып узды. Алда тагын бер җитди очрашасы барын мин күз алдыма да китермәгән идем... Сугыштан соңгы еллар! Хәзер мин авылларга сәяхәтнең ни икәнен беләм. Авылга чыгасың икән — алдаша бел. һичкемнән оялып, читен- сенеп торма, шыттыр әйдә! Сип ялган сүзләрне! Өметләндер! Георгий Федорович, сугыш күргән кеше, дөньяны миңа караганда күп элегрәк таныган, яраланган, маңгай читендә җәрәхәте зәңгәрләнеп тора. Хәзер без авылларга икәү чыгабыз. Комсомолның сүнгән учакларын җылыткан булып азапланабыз. Комсомоллар калмаган икән, тырыша торгач сукыр күздән дә яшь чыга! Партоешма секретарьлары ярдәмгә килә, ул тотынса яшьләрне дә җебетә, җиңә. Георгий Федорович белән икәүләшеп Я рекомендация бирәбез, икәүләшеп «Күчмә бюро» үткәрәбез, шунда ук билетын да тапшырабыз Георгий Федорович сүз алып сон ти башласа, мин шыпырт кына сәхнәдән чыгып китеп, аны ишетмәмешкә салышам Менә дигән акыллы кеше, ялагайлана белми, ә сәхнәгә чыгып басса танымыйсың Шушы кадәр дөрес коммунист булыр икән' Зәйгә кайтып төшәбез, отчет язабыз, безнең ялган отчетлар казанга оча Зәй комсомол оешмасы макталып телгә керә. Көтмәгәндә мине Казанга чакыралар . һәм эшне жаига сала алганымны истә тотып, мина өлкә комитетында »ш тәкъдим итәләр. . Көләсем килә, көчкә тыелып, тын тартмый утырам, чакырып алган иптәшкә кирле-мырлы жаваплар биреп, гел кирәкмәгән төшкә чабата кайтарып тегенең ачуын чыгарам Теге иптәш тә жүләр түгел, паргия-комсомол аппаратында чарланган туп күчәннәр дә кемнең кем икәнен бер карауда белергә өйрәнгәннәр, өйрәтелгәннәр Мине озак сынап, үгетләп тормадылар, кайтарып җибәрделәр Комсомол эшендәге ялган, тере саескан очыртулар мине тәмам туйдырды. Бер мисал Зәйдәге прокурор ярдәмчесе, яшь кенә сылу маржа, большевиклар партиясенә керергә ашкына Керер өчен комсомолдан рекомендация кирәк Маржабыз. чибәр-сылу булса да. бер жирдә дә комсомол учетында тормый!. (Билеты кайсы мич арасында яки мал абзарында аунап ятты икән?!) Ялынып килде бу' Глена Мачтакованы райкомга эшкә күчергәннәр иле. аның урынына Шепкә авылы кызы ягымлы, тыныч холыклы, эшсөяр Сара Сәлөхет динова килгән иде Хәзер ул «үлеләрнең» хисап карточкаларын барлап, эзләп кара бөдрә чәчләрен агарта! Без дуслар, беренче көннән уртак сүз таптык, мин ана бик теләп булышам. Ялварып килде прокурор ярдәмчесе. Сара миңа караганда үткенрәк, кыю Күзен дә йоммады, теге марҗадан түләнмәгән өч еллык взносын түләтте. Прокурор ярдәмчесенең эш хакы шә-әп. шактый акча керде Сара тегенең таушалган тышлы билетына мөһер чәпелдәтте һәм без бюро исеменнән рекомендация биреп тә чыгардык Маржа куана, ә без уйда Утырабыз бер-беребезгә карашып Сара әйтмәсенме «Аяз, бу хатын аркасында без ботай да гөнаһка баттык, уставны бозлык, шунын әҗере итеп әллә бу языкка манчылган акча «арны йомдырабызмы ’» Шулай иттек, марҗаның акчасын төп-гөгәл икстә бүлдек Ходам, кичер' Тоташ ялгаша ябышын яткан комсомолда үз файдабызга нәни генә җай чыккан икән, гаеп бездәмени?! «Юл тормыш ул» дигәннәр борынгы тар Мин бу хакта гомерем буе уйланам. Бу асыл тәгъбирне бүтәнчәрәк тә борып була икән' «Тормыш юл ул!» Чыгасың, барасың, барасың, күзеңә ни күренсә шуны төйисен Яхшысы да бар. яманы да иярә Авылларда йөрим, йөзләрчә адәм балалары белән очрашам, алар төрле-төрле булса да. мин бер ич әле' Авылда Гурий Авылда Хисапчы бар Күрше авылда мәктәп директоры бар йөргән аякка ияргән йөремнәремне очрашкач аларга тапшырам Күргән-белгәннәренне. күргән-белгәннәр г удырган гыйбрәтләрне кем бе тәндер уртаклашып. ү зенне зирәк акыллы игеп күрсәтәсе китә' Яшьлекнең хатасымы бу. юл эзләгәндә ярдәм өмет итүеме, моны аяк терәп раслау кыен Аларга сөйләүдән миңа ни файда? Алдагы сәхифәләрдә мин ялгызак Үткен Романы турын да әрнеп язып үттем. Әрнүемне сиздегезме икән’ ( абый чагым тәмамланып үсмерчакка менеп барган елларым шул бу гган Мин үзем сайлаган тормыш йөгенә Үткен Романның, анын г.ш төсенең ачы язмышын салып, алга киткәнмен. Кан чиренә шаһит булган көннәрдә мин әзер текле булганмын инде. авыл, төбәк күләмендә фикер йөртә башлаганмын Комсомо на мин Идел сәяхәтеннән соң. гирә-якгагы байтак авы парта «утырмаларда» йөреп чыкканнан сон килеп кергәнмен Дөнья кин гөнья тар да вакыйгаларның, кеше язмышларының оертөрлелете ое тән тар Хунт, мин ШУШЫ мәгълүм вакыйгалар аша бар мәктәп сыйныфларын үткәнмен Ләкин аннан кемгә ни файда’ Мин белде, аңлады җаны сызлады дип Үткен Романның хәле яхшырдымы9 Телсез Җәмәйнен тамагы туйдымы?.. Паулый карчык командасының язмышы әз булса да үзгәрдеме? Бигеш ачларының күңеле көрәйдеме?.. Әгәр яшь чагында каядыр яктыга омтылып теләкләрең кабул булмый икән, тукта, уйла, кабаланма: адашуың бик мөмкин! Боларын мин уйламаганмын. Хисапчының инде әллә кайчан чекистлар белән багланыш тотканын да, аның гади агент кына түгел, биш авылга куелган резидент «Лесков» булуын да башыма китермәгәнмен. Мәктәп директорының да мине гел җөпләп: «Әйе, әйе, илдәге гаделсезлеккә каршы көрәшкә чыгарга кирәк!» —дигән кискен хөкеменә кушылып, баш кагып утыруларының сәбәбе... Әллә ул да МГБга хезмәт итә идеме?.. Ялгышсам, кичер мине, директор, мин сиңа кинә сакламыйм! Үпкәләмим, рәнҗемим... Бәлки, синең шул авыр чакта минем янда, фикердәш вә көрәштәш булуың ярагандыр да әле!... Мунча чабынган мәлләрдә, икәүдән-икәү генә табын янында һич шикләнмичә. арага җил кертмичә большевизмның явызлыгы турында син сөйләгән дәлилләр, син китергән тере мисаллар барыр юлымда маяк та булганнардыр әле. Мин дә кемгәдер таянып, кемнәрнеңдер ачы тәҗрибәсеннән чыгып, унтугыз-егерме яшьләремдә актан караны аера башлаганмын бит!.. Хәзер шикләнсәм дә. рәхмәтлемен мин сиңа. Директор!.. Хисапчы да исән-сау. Казан каласында яшәп ята. Татар әдәбиятын укыйсындыр дип уйлыйм, мәгәр бу язмаларның шаукымы сиңа да барып җитәр Ишеттерерләр. Сиңа да рәнҗешем юк, гәрчә Тавлин белән мине «җитәкләп, кайгыртып» Черек күлгә китереп җиткергән кеше син булсаң да... гаеп синдәмени?.. Кырык җиденең көзенә кердек. Кыш җитте. Мәдәният бүлеге хезмәткәре Гәрәй Гәрәев белән бергә яшәп ятабыз, агитбригада оештырып, спектальләр куеп, байтак авылларда йөрдек. Гәрәй атаклы гармунчы. «Кыңгыраулы яшел гармун»ны уйнап-җырлап бирсә, залда җыламаган кеше калмый. Сәяси әңгәмәләрдә Гәрәй бик күп яктан миңа теләктәш, гәрчә аны: «Советка каршы көрәшкә чыгыйк!»—дип өндәтәнем булмады шикелле. Нидер тыйды, тыйлыктырды... Урамнарда букча асып йөрүче үсмерләр, чәчләренә күбәләк-бантик таккан кызлар ишелеп йөри башлагач күңелем үзгәрде. Мин үзем ташлап киткән иптәшләрнең кайберләрең сагына башладым. Гомерем буе комсомол коткысына ияреп ялган чәчеп йөри алмаслыгымны, кемгәдер тәлинкә тотып йөрүләремнең бердәнбер көнне каз куыгы сыман шартлаячагын белә идем. Күңелемә: «Әллә яңадан университетта укый башларгамы?» -дигән кайнар уй иңде. Әти-әни белән киңәштем. Алар, яхшы күңелле изге кешеләр, миңа каршы төшәргә базмадылар. Уллары алар күнеккән үлчәүгә сыймаса да. әтиләр нидер көтә, нәрсәгәдер өметләнә иде бугай. Икесе беравыздан: «Үзеңә кара инде»,— диделәр. Бәлки алар миннән бүтән сүз көткәннәрдер? Партиягә кереп урнашып, җылы урын эләктереп, алдарга вә таларга гадәтләнеп, яхшы аргамак җигелгән канатлы тарантасларда киерелеп утырып, аска капчыгы белән крупчатка яки симез сарык салып кайтуларымны көткәннәрдер— сиздермәделәр, ак-кара димәделәр, бер-берсенә караштылар да тындылар. Рәхимле әти-әнинең хөкем сүзенә караганда җылы карашы үтемлерәк икәнне алар каян белгәннәрдер! Мин уку, Казан хакында Гурий белән дә. Хисапчы белән дә сөйләткәнмендер инде, нинди сүзләр сайлаганмындыр, үгетләдем дә микәнни, икесе дә алдагы елда, ягъни 1948 дә Казанга бару турында хыяллана башладылар. Бер нәрсә: икесенең дә урта белеме юк. Белеме юк икән — документлары да юк дигән сүз! Бу җәһәттән мин аларга булышырга булдым. Комсомолда әз-мәз чарланган, танышлар булдырган, оятсызланган.. Шулайдыр дип беләм! Хәтеремдә юк, кем миңа булышкандыр, җиденченеме, сигезенченеме тәмамлаган Гурий Тавлинга урта мәктәп аттестатын юнәттем, большевиклар партиясенә шома гына үтсен өчен комсомол стажы да оештырдым. Ә Хисапчы исә «урта мәктәпне гел отличнога гына тәмамлады» дигән ялган аттесгатны үзе әтмәлләде Фронтовик, отличник, коммунист! Сызгырып кына үтеп китәчәк егетен' Университетта оергә укыган иптәшләрне күздән кичереп чыктым һәм Ибраһим Нуруллинга барып җиткәч тукталдым. Ул да фронтовик, бер аягын сугыш кырында алып калганнар Өчме дүртме хикәясе «Совет әдәбияты» журналында басылган яшь язучы Исеме телгә керә башлаган дәвер. Үзсүзлерәк булса да. гадел, кыскасы, һәр тарафтан абруйлы ышанычлы иптәш. Көчле ихтыярлы, бәхәскә ыргылып торган моназарачы, кыскасы, миндә булмаган, бик нык урнашкан яшәү сыйфатлары бар иде Ибраһимда. Татар бүлеге ачылган мәлләрдә студентлар арасында нн төпле кеше, мөгаен. Ибраһим Нуруллин булгандыр 1947 елның декабрь башларында мин аңа хат язып салганмын. 'Шулай, шулай, көймәм комга терәлгән чак. җилкәннәрне жил сындырган Нишләргә'» Хатны алгач ук. 18 сндә Ибраһим җавап язып салган. Өлкән иптәшнең теләктәшлеген белдергән, корырак булса да шактый җылы хаты менә, күз алдымда. Турысын әйтим. Ибраһимның мина тәкъдим иткән коммунист ларча гуптуры юлы., йомшак итеп әйткәндә, миндә актив ризасызлык тудырган иде Мин монда, ачык ярама учы-учы белән тоз салып, коммунистик режимның колхоз авылларын тәмам кара нужага калдыруын күреп-әриеп яшәп ятканда, совет хакимияте белән көрәшергә ю г гар эзләргә вакыт дигән (әйдә, балаларчарак фикер йөртүем булсын1 ) уйга барып җитә алганда, ул мина менә нинди киңәшләрен юллады Хуш «Сиңа яхшылык итәсем килә, ярдәм игәсем килә, дигән у i. Как тебе быть? Минемчә, сиңа коллективка керергә кирәк Бөтен йөрәге, жаны- тәне белән коллектив интересларын үз шәхси интересларыннан өстен куя ала торган кеше генә иң бәхетле кеше Идеал угын шушы ха пикларның бәхете коммунизм булырга гиеш Минемчә, сиңа укырга кирәк Гомумән. укырга һәм мәктәпкә кереп укырга Марксизм-ленини гм тәг ъ гима- тын йөрәгең белән аңламый торып, югарыла мин санаган сыйфат гар сиңа килмәс» Бу 1947 елгы Ибраһим Нуруллин 1991 елның 5 январенда Ибраһим Нуруллин ни яза’ «Юк инде. Октябрьнең теге ягына түгел, бәлки Ленин чорына чигенеп һәм шуннан этелеп китеп, чын социализм төзергә керешү намуслы хезмәт кешеләре өчен иң дорес юл» Үзгәргәнме Ибраһим Нуруллин’ Юк. тамчы да үзгәрмәгән Үз сүзеннән баш тартмавы белән дә. иманын бүтәннәр сыман ашыгын- ашыгып алыштырмавы җәһәтеннән лә Ибраһим ага зур хөрмәт к.» гаек Ләкин синең иманың XX гасырда дөньяны бутаган, и г гәрнен үсеш тамырына балга чабып, дәүләтләрне бер-бсрсснә каршы куйган, ми мөг- ләрне үзара сугыштырган Ленин тәгълиматына ябышын ягу Моны ничек дин әйтергә? Берара читкә тибәрелгән коммунист-түрәләр оерс хәзсрепдә жанланып маташкандай була Унсигез миллион коммунистның бер тамчы тир түкмичә илне имеп яткан югары каглавы да л гомуми агымга ияреп, сыкрый-сыкрый. сызлана-сызлана агып бара иде Юллар чатына барып җиткән мәлдә, үткәннәрдән һәм киләчәктән үземә туры сукмак эзләгәндә мин дустым хакында еш-еш уйлый башладым Чуалган йомгагымның очы аның кулындадыр кебек тоелды, без икәүләп эзли башласак, туры юлны табарбыз, җаныбызны талкыган сорауларга дөрес җавап та еракта йөрмәс дип уйладым. көннәрнең берсендә, кызып-кызып. чалбар төбе туздырып бюро әзерләп маташканда, нигәдер җанымны өркетеп телефон шалтырады, мине МГБга чакырдылар. Ләкин бик тиз тынычландым Бер дә исем китмәде, каушамадым, борчылмадым, җүләр чагым, үзем белән артыгын мавыгып, тирә-юньгә тукталып карап торырга вакыт табалмаган мәлем Бу ярым яшерен оешманың гайрәтен дә. миңа таба сузылган астыр гын капшавычларын да белми идем әле. Киттем, эзләп таптым, үз ихтыярым белән барып кердем. Юан аяклы, сукно белән тарттырып тышланган киң өстәл артында әлеге дә баягы танышым утыра. Сәлам бирдем. Сәламемне алмады, утырырга кушып, күз очы белән урындык күрсәтте. Бераз карашып утырдык, күңел әзрәк шигәя башлады. Бераздан ул сул ягындагы, клеенка белән тышланган тар ишекне ачты һәм кулын изәп кемнедер чакырды. Карасам, егылып китә яздым, тынсыз- өнсез калдым. Каршымда Мәүлә Солтан бөкшәсп басып тора. Юк. юк. Мәүлә түгел лә. бу мин үзем. Каспий буйларыннан. Идел тамакларыннан кайтып киләм. . Нәкъ үзем! Аерма шунда гына, мин җиргә кар яткач, кыш башында яланаяк кайтып кергән идем. Хәзер җәй азагы... Мәүлә яланаяк, изүе ачык. Тәнендә күлмәк тә. майка да юк. Талкынып, чачакланып беткән чалбар балаклары, хәерче, алама бишмәте итәгенә ябышкандай асылынып торалар. Бишмәтенең бер төймәсе дә юк. Мәүлә аны череп каралган чабата киндерәсе белән тарттырып, буып куйган Иягенә, тишекләре тирәнәеп каралган танавы астына бөдрә төк кунган. Кояшта янган, яну гынамы сиңа, кибепкорышып-какланып беткән! Җитү тырнаклары астына корыммы, күмер тузанымы кереп шыпланган. Егет сак кына елмаеп, ымсынып, нидер көтеп, миңа текәлеп карап тора. Маңгае уйлар басымына чыдый алмыйча бер киңәя, бер тарая. Теге бәндә керфек какмыйча безне күзәтә. «Таныйсыңмы бу бәндәне?» МГБ авызыннан шушы сүз чыккач. Мәүлә миңа таба иелә төшкәндәй булды, куллары хәрәкәтләнеп, миңа нидер әйтергә теләделәр. Таныйм, таныйм'» дидем мин. әйтеп калырга ашыгып. «Кем бу?» Чыннан да кем? Ни дияргә? Мәүлә үзен кем дип танытты икән?.. “Мәүлә Солтан бу. Шагыйрь. Минем дустым Театр мәктәбе студенты!» Тагын ни дияргә? Дустымның язмышын җиңеләйтер өчен нинди дәлилләр табарга?. Теге бәндә мыскыллы гына елмайды: «Сәер икән синең дусларың! диде. - Ә артист дип ялганлыйсың.. Йә. берәр нәрсә уйнап күрсәт Кәмит күрсәтәсеңме9 Җырлап бирәсеңме9» Бирелгән сорау кайчагында хөкем карары, дәһшәтле гаепләү булып яңгырый Теге бәндә сорагандай итсә дә. аның горгылдык тамак төбеннән: «Җырлый алмыйсын икән, моннан чыгып котылмагың юк!» дигәндәй яна- улы яңгырады. Мин Мәүләгә карап каттым, бичара, минем сымак ук. җырлый белми иде Кинәт аның бөтен йөзен, күз-кашларын. маңгаен, җәядәй киерелгән яңакларын ачын-яктыртып ниндидер нур сызылып үтте, ул чебиләп, яргаланып беткән яланаякларының очына басты, сәләмә бишмәт күкрәгенең киңлеген яшерә алмады, кара тырнаклы йодрыклар үлчәү герләре кебек авырайды, күзеннән ике эре бөртек яшь атылып чыкты. «Воин Красной Армии' Спаси!» дип пышылдады Мәүләнең корычтан коелган иреннәре. Сугыш заманында шундый чакыру-плакат бар иде. Мәүлә шундый бөек этюд уйнап күрсәтте ки. талантлы татар баласы иде. каһәр! МГБ кешесе телсез калды, җиңелгәнен сизеп, кулын селкеде. Мин Мәүләне ияртеп, квартирама алып кайттым... Юлда кыска-кыска гына сөйләшеп алдык. Аның Томскидамы. Ом- скидамы туганнан-туган абыйсы бар икән, тәмам ябагасы коелып, ко- 74 есында су беткәч. Мәүлә бәхет өмет итеп, абзасы янына чыгып киткән. Барса, абзасы юк. алар яшәгән барак җимерелеп җиргә сеңгән, адресын берәү лә белми, кая киткәннәр, кайда йөриләр. Мәүлә каңгырып, сукбай- ланып атнага якын яшәгән дә кием-салымын сатып ашаган. ар\ракларын иске-москыга алмаштырган... Мәүлә урлаша да. анда-монда эшләп акча юнәтә дә белми иде. ул бөтен барлыгы белән бөек актер, талантлы шагыйрь, дөньяның тар кысаларына сыеша алмаган Югары рух та. сукбай да иде. Бишмәтен өйалдында кәҗә янында калдырып, үзен өйгә алып кердем Дүрт тәрәзәнең икесе такта-чыпта белән томаланган кыеш өйнең фәкыйрь, төссез түрен күргәч. Мәүлә көлеп җибәрде: «Монда яшәп була!» Бәхеткә хуҗам Ксения Федоровна каядыр киткән булып чыкты Ниләр сөйләштек икән? Бер-беребезне ихлас күңелдән сагынышып, нинди хәбәрләр алмаштык икән? Болары истә калмаган Югары сүзләр, бөек фикерләр, шаулы омтылышлар шунда, Ксения Фсдоровнаның әҗәлгә йөз тоткан өе диварына сеңеп калды. Без гел хыялый дөньяга омтылган канатсыз кошлар идек шул! Истә: «Дөньяга сыймыйм мин!» диде Мәүлә. «Дөнья да миңа сыймый!» дип аркасын кашыды. Истә, бәрәңге пешердем. Истә, бәрәңге пешкән суны түгәргә җыенганда Мәүлә карчыгадай ташланып, кәстрүлне тартып алды, чәчрәтеп кулымны пешерде, алды да күтәреп голт-голт эчә дә башлады Ач тамак салкын ризыкка да чыдый, кайнарда да пешми икән! «Менә дигән бульон ич бу. тиле'» диде калынча иреннәрен сөенә-сөеиә учы белән сөртеп Тагын ни өстим? Үзем дә ярлының ярлысы, алай да егетнең өс-башын әз-мәз төзәттем: чалбар бирдем, кирза итекләр, ару гына кыек якалы күлмәк һәм буй-буй көрән пиджагымны кигерттем Көзгегә карагач. Мәүлә озак кына телсез калды. Өч-дүрт кон хәл кадәренчә кунак иткәч, мин аны Имән авылындагы балалар йортына пионервожатый итеп җибәрдем, кулына документ бюро карарын тоттырдым. «Түз! дип ялвардым бер урында утырып тора алмаган җитез дустымның гадәтен белгәнгә Бүгон барыр җирең калмаган! Кышны шунда чыгарсың. Зәйгә килгәләп йөрерсең, үзем дә баргалармын! Тамагың детдом казаныннан үтәр, акчаңны җыен бар» Атна-атна ярым үттеме, егетем әйләнеп кайтты Иртән үк кайткан, мин эштә идем, өйгә кермәгән, шунда. Ксения Фсдоровнаның балчык нигезенә утырып, мин кайтканны көткән Мин ана әрнү белән карадым, ул: «Юк.’ булмый, диде, бармыйм Урман арасы, чолан бирделәр, тамакка да түзәргә була. Бәрәңгене туйганчы аша. үзләре утырткан Миңа иркенлек кирәк1 Сизом. син үзен тә моннан кыйракларга җыенасың. шулаймы? Тел гөбеңнән бер көн шул аңлашылды Миңа иркенлек кирәк.. Ирек кирәк!» Юллык акча биреп, мин аны озагын калдым Озаттым да Осгро- вскийның боек актерлары Счастливцев белән Несчастливцев.тарны уйладым Әйе. Мәүләнен сыйныфташлары матур, мул. бай яшәделәр, югары дәрәҗәләргә ирештеләр. Тик Мәүлә ул чорга, ул замандагы изүләргә буйсынмады. Соңыннан ишеттем: I орькии шәһәре төрмәсендә татарның чәчәк ага алмый калган бөек улы Мәүлә Солтан асылынып үлгән... Хәзер уйлыйм бер гаиләдә күнме фаҗига! Курка-курка бер улына сыенып, икенче улын читкә тибәргән ана Үт туганын ярлы булганы өчен горурлыгы’, буйсынмас җаны өчен бусагасына якын җибәрмәгән абый Томскидан Омскига. Омскидан Томскига күчен йөргән и ггәзәк- билөмче. бәхетен дә. урынын да габалмаган бәхетсез гагар кешесе һәм шул бәхетсезлекләрнс үз күкрәгенә җыеп шул кайгы хәсрәтләр аша ил фаҗигасен күрә алган шигъри җанлы яшь егег Мәүлә \ г байгак вакытларга кадәр минем һаман киңәя барган офыгымда янган якты йолдыз иде Бәген кеше лә Сталин таккан муенчакка риза булып. геннн- изм таккан тышауга сүзсез буйсынып, аксак саескан шикелле ци га галар такылдап кына яшәмәгән икән! Бөек Достоевскийның гаҗәеп акыллы меңнәрчә фикере арасыннан берсен сайлап алдым. «Общество,— ди ул,— бесстрастно взирающее на любое тиранство, общество больное, разлагающиеся». Хәбир Зәйнуллиннар. яшь Гәрәй Гәрәевләр, һавалы шагыйрь Гурий Тавлиниар сызылып беткән муенсыз адәмнәрдән торган җәмгыятьтә якты йолдызлар булмаганмыни9 Мәүлә Солтан Кояш иде, ләкин ул үзен каплаган болытларны каерып-каерып тарата алмады. Соңгы очрашуларыбызның берсендә мин якын дустым һәм яшьтәшем. искиткеч ярдәмчел, якты күңелле, рухи юмарт Шамил Бикчуринга: «Яшәдек, катлаулы чорны кичтек, тел теләмәгәнне, җан яратмаганны язган очраклар да булды. Ялган таш аллаларга ышанып, шуларның җирдәге чуен маңгайлы сатрапларына ярашып китаплар чыгардык. Соңарып булса да аңга килик! Нигә син теазр училищесының оешкан еллары хакында ләм-мим язмыйсың! Мәүлә Солтан кебек бөек шәхес турында кемдер язып калдырырга тиеш ләбаса. Яз! Тотын!» — дип кат- кат әйттем. Малеевка иҗат йортында, ямьле урман арасында, уйга- хатирәләргә өнди торган сукмаклар чәбәләнешендә яши-очраша идек. Шамил дустым озак кына дәшмичә торды да башын чайкады: «Юк инде...» Айрат Арслановзан — мәшһүр яшьтәшемнән Мәүлә хакында сорашканым булды, алар артык якын булмасалар да Айрат сизгер җан, үз янында кем булып узганын чамалыйдыр дип өметләндем. Айрат та өзеп кенә бер сүз дә әйтмәде. Мин асылынмадым, үлем турында уй башыма кереп тә карамады. Ул елларда мин байтак хикәяләр яздым, аларның кайберләре әле дә исән, шигырьләр сызгаладым. алары да бар. Язганнарымны гәзит-жур- налларга тәкъдим итмәдем. Мин ачылып та җитмәдем, йомылырга да уйламадым. Кырык сигезнең көзендә мин яңадан университетка керергә тәвәккәлләдем. Райкомның идеология секретаре, юантык, йонлач маңгайлы Гыймазетдинов-канкорсак эштән китү хакында ишетергә дә теләмәде Мин бик «кадерле кадр» булганга түгел, ул җәһәттән эт ашаган Гыймазетдинов кирелегемне дә, баш бирмәслегемне дә чамалагандыр, ул чорда комсомолга эшкә килергә атлыгып торучылар бик булмагандыр шул! Бигрәк тә кадерсез, пүчтәк эш иде комсомол! Райком бозган Гыймазетдинов аяк тибеп бакырды: «Мин сиңа шундый характеристика тоттырырмын сине укырга түгел, бук чукырга да алмаслар!» Сөендем, мин Гыймазетдиновны татарча белми дип йөри идем, ул чак большевиклары бөек туганыбыз телендә генә сөйләшәләр иде бит! һәм мин: «Төкерәм мин синең характеристикаңа!»—дип урысчалатып әйттем дә ишекне шап ябып чыгып киттем. Бөек урыс теленнән дә кулайрак гел юк үткәзеп сүгенергә теләгәндә! Бакчы, кыюланган чакларым да булган икән! 12 И маленьким людям большие сны снятся... Федор ДОСТОЕВСКИЙ әҗрибә бар, университет ишекләренең кайсы кая ачылганын яхшы беләм. мин шома гына бусагаларны, су асты риф-таш- ларын үтеп киттем Минем белән кырык биштә бергә укып йөргәннәр инде дүртенче курста. Озыннар озайган, тәбәнәкләр киңлеккә юнәлгәннәр, кызлар заманчалап чәч бөдрәләткәннәр, авызларыннан бәрәңге күренми, шәһәр туташлары булганнар. Минем ише чабата белән ән-ә-ә каян торып кына сөйләшәләр. Тормыш үзгәргән, курслар саны арткач, татар студентлары күбәйгән. «Әдәби газета» чаршау хәтле булып 76 Т даими чыга, студентларның галантлылары шунда җорланалар. Арада сәер кешеләр дә бар. инде байтак китаплар чыгарып халыкка эндәшә алган, гаиләле, бала-чагалы, олыгаеп баручы Әхмәт Юныс та беренче курс студенты, сабакташ. Бу юлы мин гомуми торакка урнашмадым, үткәндә яшәп ятканнарым да истә, салкын тиеп чыккан чуаннарның тирән-тирән эзләре тәннән китми.. Островский урамындагы бер марҗага фатирга кердем. Хисапчы да миннән калмады, отличник-фронтовик дигән документ белән университетның тарих бүлегенә укырга керде. Гурий пединститутка урнашты. Очрашабыз, күрешкәләп торабыз. Укыйм, язам, онытылганда бер театр училищесына барып чыгам. Аксубайдан килгән Зәйнәп Алимбекова дигән кыз белән әз-мәз гыйшык уены уйнагандай игәбез. Островский урамында без озак тормадык бугай, курсташым Нил Юзиев. сөйкемле һәм юньле егет, мине үз янына Бехтерев урамындагы Гильмия апа Таһирова квартирасына бүлмәдәш итеп чакырды. Хисапчы да миннән калмады. Квартир хуҗабыз үзе дә шагыйрь. Гильмия апа акчага мохтаҗ булгандыр инде, тол хатын, беркайда да эшләми, ни хисабына яшәгәндер ул ярлы гәккәбер. шул бездән тамган әз-мәз акча хисабына жан сакладымы икән?. Без тар гына ләхет-бүлмәгә өчәү сыйдык. Гильмия апа безнең аша үтеп йөри Көйләндек Нил азык-төлек юнәтә, мин яшьтән үк аш-су остасы, ә Хисапчы табак-савыг юа. идән себерә. Нил көн-төн укуда, аңа фән җене кагылган, лекцияләрен бер дә калдырмый, һәммәсен кызлар кебек түкмичәчми язып бара, бөтен җәһәттән ыхтымаг. чиста-пөхтә кеше Минем, һәрвакыт гагыча. балами- шкинлык көчле, үтә җитди була алмыйм, кием-салым алак-шалак. куе, калын чәчләр майланып иңбашыма тошкәп. Арыслан ялыдай сачларен җилбердәдең Тавлин килеп чыга Икәү төшкән фотобыз бар. кадерләп саклыйм. Ифрат чибәр иде Гурий, грек аксөякләренекедәй гуры борын, затлылыкны өстәгән сак борын бөтеркәчләре, матур, туры гәүдә Ак маңгай, кашлар, ул сачлар'. Гурий Бауман урамыннан бер якка бара башЛаса. урам тутырук хатын-кызлар кая барганнарын онытып, көтүләре белән аның артыннан иярәләр иде. Ә хисле, әдәбият белән җенләнгән сылукайлар аның белән очрашуны ялварып төн йокыларын йокламыйлар иде. Ә Гурий горур, мактанчык, чибәр ирләргә хас булганча, хагын- кызга һич исе китми! Курсташ кызларын гилмертеп-кимсетеп «Кәҗә тояклары!» дип кенә a ran йөртә. Гомумән, күз карашы да. үз-үзен тотышы да Гурийның һавалы, текә иде Күпме вакыт бергә диярлек яшәп мин аны гади кеше, эш эшләгән яки ашап утырган чагын һич күз алдына китерә алмыйм! Ул ниндидер затлы нәселнең дәвамчысы, серле вә бу дөньяга очраклы гына килеп чыккан кешене хәтерләтә иде Әнкәсе. Борды авылы кызы. Машук апа затлы хатын иде Ап-ак маңгай, акыллы күзләр, сөйләшүендә дә ниндидер бөеклек, асылзаглык бар иде мәрхүмә Машук апада Мин Гурийның мактануын, борчак чәчеп җибәрүләрен гсл-гел гафу ит тем. чөнки мин аны үземнән күп акыллы, күп өстен дип саный идем. Ул сш кына совет власте, илдәге чынбарлык, гаделсезлекләр хакында йомыры-йомыры фикерләр ычкындыра иде Яныбызда Хисапчы барын ул да. мин дә искәрмәгәнбез икән Киресенчә, соңгы елларда мин аны Хисапчы белән очраштырырга эзләп бардым Хисапчы өйдә туры килмәде. Гурий бик гаҗәпләнеп: «Аяз. минем төрмә эшендә Хисапчының бер генә гаепләү сүзе дә юк лабаса!» диде Гурий. Гурий, юрмә эшләрен карарга алынган бүтән иптәшләр' KI Бның чын, гү ләүле агентларының гаепләү хәбәрләре берчакга да төрмә документларына барып җигми. КГБ үтенең чын ялчыларын кадерләп саклый А тарный чын йөзләре бүтән. KI Бның тирән базларына, җиде кат йозак астында саклана торган сейфларга кереп чумалар Бүген Гурий белән Хисапчыны сугыштырасым, бер-беренә өстерәсем килми Хисапчы да замана җимеше, аны да аңларга кирәк Бер нәрсә генә сер: нигә шулкадәр яратмады икән Хисапчы Гурий Тавлинны? Моны без берчакга да белә алмабыз ахры Укыйм, йөрим, язам. Үзем белән элек укыган студентлардагы үзгәрешләрне көннән-көн ачыграк күрәм. Ә алар миндәге үзгәрешләрне абайлый аламы?.. Юк. алар шушы «каникул айларында» минем ниләр кичергәнемне күз алларына да китерә алмыйлар. Мин югарыда үзем белгәннәр арасыннан Совет режимының явызлыгын мәгълүм бер дәрәҗәдә аңлаган иптәшләремнең исемнәрен теркәп киттем. Ә мин белмәгән, белә дә алмаган йөзләр-меңнәр Совет хакимиятенә гел-гел буйсынып, сүз әйтергә шүрләп, баш сузып карарга куркып яшәделәрмени?.. Әгәр без ул чактагы фольклор әсәрләренә игътибар итсәк, төрле төбәкләрдә талантларның, акыллы адәмнәрнең чәчелеп яшәп ятканына ышанырбыз. Шул заманның шук җырларына игътибар итик: Бригадир кыз Тәския. ирләр киеме кия. Ирләр киеме кисә дә үзе чүгәләп сия. Чагыламы заман сулышы?! Ленчн-Сталин намына ясалма, ялган шигырьләр чыгарып чиләнгән, шул чиле-пешле әсәрләрен халыкныкы дип ялганлап орденмедальләр. дан алган шул заман фольклорчыларының такмаклары бер якта торсын! Биек таудан күренеп тора Кукмара вокзаллары. Ике яр сөяргә дигән Пленум карарлары. Егетләр кытлыгыннан ничек котылу турында да уйланган ул заманның җор кызлары, еш кабатланган буш сүзле Пленумнарга да төрттереп уза белгәннәр. Усаллыкка да өндәгәннәр: Чакрым саен багана, баганалары авыш. Кеше яры диеп торма, сразы барып ябыш!.. Шигырьләрнең моннан да чаярагын, сәяси үткеннәрен чыгарган татар халкы. Ленин-Сталин турындагы такмаклары белән халык аңын агулаган фольклорчылар, ишегегез! Кызыл ыштан, киң балак. Колхоз хатыны карак. Председатель чабып йөри, ыштан төпләрен карап. Гаҗәп бит. әй! Ике-өч юл белән авылның фаҗигасен ачкан да салган! Яки менә: Җилпуч инде күптән үлгән. Күәс тә хәл эчендә! Менә кайда ул күпереп, әчеп беткән реализм! Чынлык, кыюлык чәчрәп тора бу шигъри юллардан! Егет җилле, нечкә билле. Күлмәк кыска, корсак зур. Җилгә каршы төкереп йөри, үзе актив, үзе бур. Бу җыр комсомол турындадыр, мөгаен. A-а. ошбу юлларга таянып әллә никадәр фәлсәфи фикерләр чыгарып була. Уйлансаң, аңласаң, кү- рер-күзгә гап-гади шук шигырьләргә дә искиткеч киная, нәфрәт яшерел- гән. Менә бу юлларның серен чишәргә тырышып карыйкчы! Милиция кызыл ыштан, чаптырып сия баскычтан! Милициягә юнәлдерелгән бу шигырь МГБга да төп-төз аткан, алар, җәза осталары, һәр ымы. һәр зәһәр сулышы белән гади халыктан теш ыржайтып көлгәннәр, сүзләре, кыланмышлары белән аны мыскыл иткәннәр. Ул шуңа өйрәтелгән! Йомышын үтәргә абзар артына җилгә чыгып мәшәкатьләнмәгән ул. шулпалы бәлешне бөгеп, кысталып чыга да. шунда болдыр баскычына басып кына айга карап чәптерә! Аста туры киләсең икән, уңайсызланыпнитеп гормас. күзеңә үк сияр ул мәлгунь' Халык иҗаты җәүһәрләренең асыллары әле җыйналмаган, дәреслек китапларында урын ала алмаган. Күңелгә шушы җырларны төяп, сез югарыда танышкан сәхифәләрдә гыйбрәтләр алган егерме яшьлек тере сгег кырык сигездә тагын Маркс-Ленин тәгълиматын — мөһмәлят1 чәйнәргә мәҗбүр ителде Кая барасың. Рәсәйдә бүтәпчә мәктәпләр юк. һәммәсе бер иш. ишәк тә, ябалак та бер үк гәгамны ашарга мәҗбүр Иа бәхет, күп санлы студентлар арасында тормышның, язмышның асылын, усаллыгын, мәрхәмәтссзлеген тулаем аңлаучы, икеләнмичә уз тәҗрибәсе фикерләрен әйтә алырлык иптәшләр дә очрады. Арадан берсе Әбрар Кәримуллин үзенең уй төгәллеге, фикри югарылыгы белән бүтәннәрдән аерылып тора, ул җанытәне белән хакыйкатькә омтыла, халык язмышы өчен яна-көя торган егет иде. Бүтәннәр белән шулай кыю мөнәсәбәттә идеме iypi>i сүзле Әбрар Кәримуллин. Черек күлдә марттан декабрьгә кадәр утырдым, аның хакында бер сүз кузгатмадылар. Кузгатмаулары хәерле. Черек күлдә боргычларның осталары утыра, «ә» дигәнне «җә!» дип язып куярлар да. кәксрс-бөкере имза салганыңны сизми лә калырсың! Театр училищесы студентлары белән үз булып бегкән идем инде, диплом спектакльләрен ярсып көтеп алдым. Островскийның «Төшемле урын»ын күрсәттеләр Булса да булыр икән Рәсәйнең һәр заманына төзәп атылган һәм аткан саен күз чыгарган әсәр! Рифгат Әмин у л чак та Белогубовны уйнады. Героена шулкадәр куе. тыгыз төсмерләр тапкан иде егет, уеннары бүген дә күз алдымда Рифгат Әмин дә югалды Эчке уйларга бай, хисчән татар иде мәрхүм Айрат Арсланов. Жадов ролен башкарып, тамашачыларның һушын алган иде Буй дисеңме, чибәр, аһәңле тавыш . Иманының какшамаслыгы миңа аерым бер тәзсир ясады... Спектакльдән моңсуланып кант гым: Мәүлә юк. Мәүлә.. Татарның талашлы уллары кайсы елларда, кайларла чәчелеп әрәм булмагандыр дисең? Без. татарлар, чәчелергә дигәндә оста, ә җыярга дигәндә. Ай-Һай. берәр заман милләт буларак жыелырбызмы-юкмы? Мәүлә белән без. бу хакта еш-еш хафаланып, әңгәмәләр кора идек Спектакльне режиссер-педагог Кәшифә ханым Тумашсва сәхнәләштергән иде. Ул куна-төнә диярлек студентлары арасында яшәп, сәнгатькә бирелгәнлекнең үрнәкләрен шәкертләренә дә бирә иде Ни үкенеч таман ул күрсәткән игелекләрне санламады. «Төшемле урын»да күренеп ки т кән кызлар күздән ют алды, бүтәннәр дә кайсы-кая т ара тды.тар Кәшифә ханым ул чак га Некрасов урамында яши иде; мин аның кызы -.удыра красная» Зөмәррә туташ белән дә таныш, еш кына аларта барын чытам Кәшифә ана юмарт иксрсез хуҗа, хуш исле чәй бе тән сый тый. ә Зөмәррә күптин-күн сораулары белән тинтерәтеп тә бетерә торган иде Бар иде без яшәгән авыр заманаларда читләр фикерен гартып- йолкып алырга тырышкан җаннар! Хәер, хәзер андый тар юкмы 12 Бу җанда ни.ыр ал машынды' Вигтор ГЮГО дәм баласы яшьме ул. картмы үзенең эчке дөньясы белән гене мавыгып яши 1 i күнеленлә үаенен яшертен шаү тесен 1» пара ia aH iap-e inap үтжан саен аны үте тететен госъ>р бс шн тутыра Керкем үте хакында яхшы хйтый. үтена-үте ябыштырган тамга ' Моһмолят буш, мат wiocei сүмар А лардан канәгать булып алдана. Була, вак-төяк рәнҗешләре дә була адәм улларының, кечтик кенә үкенечләр дә килеп китә, ә зур чынлыкта кеше дигән зоологик берәмлек үз-үзен бик ярата, уйларында иркәли, сыйпый... Ә бүтәннәр?.. Син яшәгән мохит, син очрашырга мәҗбүр ителгән адәм балалары синең хакта нинди уйда? . Без андый уйлар белән газапланмыйбыз. болай. үтеп барышлый гына искә кереп чыккан сораулар «мин-минлек», «үз-үземлек» нурлары астында тиз-тиз уңалар, онытылалар... Ниһаять, хикәям дөнья күрде! 1948 нче ел иде. «Ян. учагым, ян!» исемле иде ул хикәя. Сөенгәнмендер, истә калмаган. Бер көнне. «Сине өченче курс студенты эзләп кергән иде!»—диделәр. Бер түгел, биш кергән теге егет. Икенче көнне иртәнчәк аудиториядә арык кына, көләч йөзле, бераз артка тайчынган гәүдәле берәү мине кочаклап алды. Кайнарланып. миңа сүз әйтергә дә ирек бирмичә күтәренке сүзләр белән хикәямне мактады. Андый мактарлык ук хикәя түгел ләбаса!. Мин ышандым, иптәшнең нигә шулкадәр мактавының серен аңламадым... Без еш-еш очраша башладык, кичке караңгыда Казансу буйларында, мәркәзебезнең кәкере-бөкере урамнарында, бер менеп, бер төшеп, табан аслары кабарганчы йөрибез Мин шигърияттә надан диярлек, ә ул... Шигырьләрнең иң кәттәләрен яттан белә, Некрасовны, һейнены күңеленә бикләгән, урысчаны су кебек эчә. Үзе дә шигырь яза. Мәҗит Рафиков Башкортстан тумасы икән. Уфа пединститутында укыган да, ни сәбәптәндер. Казанга күчкән Шагыйрь кеше алдашамыни, әле минем ышана торган чак, күчүенең сәбәбен тикшермәдем, үзе дә ачылып китмәде. Шигырьләре ЛенинСталинны коры мактауга манчылып, уй-фикерләре- нең күпчелеге Совет властен, Рәсәй илен данлауга кайтып калса да, Мәҗит минем өчен үзе белән дөнья поэзиясен алып керде... Тикшерү «Деломларында үзең хакында моңарчы ишетмәгән бәяләрне аласың. Алай да мин замандашларыма, курсташларыма, бүлмәдәшләремә рәхмәтлемен. Яман сүз әйтмәгәннәр, карага, ялганга буямаганнар «Аяз советка каршы язылган хикәяләрен укыды»,—дигәннәр. Хак бәя! Димәк, мин ул чакта ук чынбарлыкка ачык күз белән карый алганмын1 Хикәяләремне әдәбият түгәрәкләрендә дә укыйм, киңәш бирәләр, курка-курка гына дөрес фикерләр дә әйтелә. Кайберәүләр түгәрәк уты- рышларыннан соң миннән ерагаялар, кайберәүләр «тел яшерә» башлыйлар. Озакламый университетның «Ленинең» газетасының 8 апрель санында (1949 ел, №12/314) «На неправильных позициях» дип исемләнгән мәкалә басылып чыкты. Менә ул. «Татарский литературно-творческий кружок в университете объединяет наших начинающих писателей и поэтов. Упорная работа над собой — вот что определяет творческие успехи кружковцев. Идейная направленность, художественные достоинства отличают ирон введения нашею молодого поэта М. Хусаинова, кружковцев Р. Ганнанова. Р. Тнмергалнна, Н. Фаттахова н др. Этого, к сожалению, нельзя сказать об отдельных кружковцах-прозаиках, в творчестве которых имеюзся элементы формализма и эстетства. Это прежде всего относится к студенту II курса историкофилологическою факультета А. Гнляюву. Этот начинающий писатель написал рассказ «Мать», в котором нарисовал образ женщины, убитой горем по погибшим сыновьям. Напрасно читатель будет искать в этом рассказе описание героическою труда советских людей в годы Отечественной войны. Здесь этого нет, как нет и образов цельных, мужественных тружеников нашего села, тыла, отдававших все для победы над врагом. Автор описывает переживания матери — пассивные страдания. Язык А. Гилязова не отличается простотой и естественностью. Он рассчитан на внешний эффект, и потому изобилует формалистическими выкрутасами. Это не случайность! Формалистические эффекты, анализнро- ванне душевных страданий нужны автору, чтобы как-нибзль прикрыть идейную ограниченность своею рассказа». Бу мәкаләне янау, донос түгел дип кайсыгыз әйтә ала? Автор чыраена кара битлек кия, исемен яшерә һәм. тагын бер кат мине гарьләндерер! ә теләп, имзасын «В. Сарманов» дип куя' Атаклы 1948—49 нчы еллар бу' Иллә кешеләр аңын чираттагы «чистарту» бара. Иҗат оешмаларының «алдынгы вәкилләре» космополитизмга һәм буржуаз уйдырмалар тәэсиренә каршы сонтът көрәшкә чыктылар' . Шушы бер мәкалә үзе генә дә мине Черек күлгә илтеп ябарга азык була ала иде!. «Без еш кына сүзне һичнинди үлчәүсез сөйләп ташлыйбыз Хатлар алышканда да аны-моны уйлап, «азагы ничек булыр икән моның?» дип баш ватып тормыйбыз», дип язган иде дусларымның берсе байтак еллар элек. Сат аерта өйрәтелгән шул без. сакланырга! Үлчәп сөйләрсең - ә үлчәвең вагык булса? һәр адымыңны Гринвичта саклана торган мет- рэталон белән үлчәп йөрерсеңме9 . Мин үзем кыюларны яратам, алымнарның үлчәүгә сыймаганын. . Минем файдагадырмы, түгелме, хөрмәтле укучым, синең игътибарга тагын бер «документ-хат» үрнәге китереп китәм Уфа драматургларыннан берәү Әлмәт театрының баш режиссеры Гали Керимович Хөсәсновка юллаган хат Анда мондый юллар бар «Мин әллә Кызыл Армия көне белән сездән жылы сүзле чат килдеме дип торам... Ә сез адәм ышанмастай бер тайбәт язгансыз. Уфадан ки.ттән ул юньсез гайбәтченең авызына сузарга иде. Эш асылда болан юра. Мин «Ют алт ан кон» спектакле премьерасының икенче көнендә бар тым. Анда А. Гыйләжев тә килгән иде. Пьеса да. спектакль дә бер язучыт а та. coin атьне аңлаучыга да ошамады. Тамашачы спектакль беткәнче бер көлми, бер кул чапмый, ә инде азакта күтәрелеп, кул чабып га тормыйча, чытып китә. Хәтта авторны сәхнәгә чыт аручы тав. лиг. Аралбаена гына буллы. I амашачы: «Бик пычрак спектакль, бик .инәке кешеләр, мондый кешеләр арасында яшәү коточкыч»,— диделәр. Обкомда сүз зур булды! Идеология секретаре көндез караган икән. Шуннан спектакльне ике бүлектән бергә калдырып, «Сезон беткәнче барсын инде, әйдә!» дип калдырдылар. Халык бнк чамалы йори. Сез: «Фәлән-фәлән фикерне тнәһәрзә таратасыз икән!» — дип язасыз. Ә мин исә беркай та, беркемтә (рәсми урын та) бер сүз әйтмәдем. Ә минем әйтергә хакым бар! Беренче тән, мин 14 Ф(Т комиссиясенең әгъзасы (сезнеңчә —члены), икенче тән, траматуртия тә 40 ел миләп килом, ләкин кысылышым булмады, иманым камил. Дөрес, бү тән бер кара эчле кеше булса, андый адым (акт) ипләр иде. Чөнки заманын та (моннан 2—3 ел элек) Аяз Гыйләжев рәсми урынла минем бер пьесам турында хулиганнарча чытыш ясады. Ә ул пьеса гөжләп бара, рус те.теиә дә тәрҗемә ителде. 1 ынләжев талантлы язучы, уйлана юрган язучы, ләкин ул (үзенең биот рафнясе нигезендәме, характеры шулаймы...) һәрбер әсәрендә Совет хөкүмәтен, безнең системаны чеметергә, энә белән чәнчергә ярата, ә принципиаль тәнкыйтьне белми. Бу әсәрендә дә персонажлар берсеннән-берсе каралыушербный, хәтта өшеп-туңган кызыкаита пьесаның азатына хәтле бер йогым жылы су да бирмиләр. Ьу бит кошмар... Ә көтүче? Ә саламга баручылар? (Казагыстант а саламга баруны бу чаклы пропагандалау у зе бездән көлү). Ә Мәскәүгә жалоба белән баручы? Ә теге карт? Имеш, юлларны кеше өчен түгел. нефть өчен салалар! Хөкүмәт рәхәтләнеп салыр иде, мөмкинлеге юк, акчасы җитешми... Имеш, вышка ны күчергән тә фәлән гектар бодайны таптатканнар. Ә ул вышканы сүген күчереп яңасын монтировать итсәң. унар мен сумга кинә. Сүтми күчерү прогрессивный метод, ә тапталган берничә гектар бодай катын в море...* Утһа тагы мөхтәрәм каләмдәшемнең гаепләү актын «комментировать» изеп, шәрехләп тормыйм, мнн аның тел алешен түкми-чәчми күчереп чыктым. Бу хатта безнең чор балаларының бөтен фажигасе ярылып-чәчрәп ята. Бер уңайдан әйтеп китим, мин замандашыма искиткеч рәхмәтлемен! Ул минем холкымны, мәсләгемне, иҗатымда нинди фикерләрне алга сөрүемне ялгышусыз аңлаган. Сүз Уфада куелып, уңышка ирешә алмаган «Югалган көн» пьесасы турында бара. Пьеса Казанда Качалов исемендәге Зур театрда күрсәтелүгә мине, театр директорын, мәдәният министрын һәм театр парторгын обкомга чакырып алып, югарыдагы иптәшнеке кебек үк үтергеч бәя биреп, шул бәһага кат-кат мат өстәп, өч сәгать дәвамында эт иткәннәр иде! Әле ярый, урысның сүгенү сүзлеге гаҗәеп бай, тел ардырып кесәгә керәсе юк! Анда да: «Әйдә, игълан ителгән алты спектакльне уйнасыннар да туктатыгыз!»— дип йомгак ясадылар. Соңра, пьеса татар театрының түренә күтәрелү бәхетенә ирешкәч, чорыбызның иң мәшһүр актеры, милләтебезнең каһарманы, ил агасы Шәүкәт Биктимеров: «Ничек шул заманнарда ук син шундый гадел, хак сүзләр әйтә алдың икән?» — дип гаҗәпләнеп торган иде. Шәүкәт, исендәме? Кырыгынчы еллар, кырыгынчы еллар... Кемнәрнедер, мең вә миллионнарны һәлакәткә китергән, күзләрен мәңгегә вакытсыз йомдырган, бик күпләргә йомык күзләр бүләк иткән кырыгынчы еллар! Илдә кулга алуларның өр-яңадан чәчәк атуы кырыгынчы еллар азагына туры килүе юкка гына булмагандыр лабаса!.. Димәк, илдә каршылыклар ишәйгән, халык коммунистлар да ишетелерлек итеп ыңгыраша башлаган дигән сүз. Ә кемнәрдер шул ук елларда балда-майда йөзгән, каймак ялаган, баеп, үзләренә, оныкларына, аларның балаларына җитәрлек кадәрле мал-мая туплап калган. Инде күп еллар узгач. Займищеда ширкәт оештырып. дачалар салып куйгач, күршемдә диярлек яшәп ятучы, күрер- күзгә юаш кына, итагатьле генә коммунист белән ачылып киттек. Баксаң, министр урынбасары булган икән теге юаш... Каяндыр хатирәләрне уртага алдык... «Хәзер балык балыкмыни ул?! Менә кырыгынчы еллар азагында, илленче еллар башында умыра идек без балыкны! Лаеш тирәләрендә метрлы кырпыларны чумырып кына ала идек! Корбан балыгын ашамадык, «чүп-чар!» — дип кире Иделгә җибәрә идек. Чөгә ухасы дигән булалар, наданнар! Чөгә ухасының өресе күбәйсен дип, ертлач балыгын тутыралар.. Кырпы ухасы янында бер тиенгә тормый алар! Ит дигәндә кыр тавыгы гына ашый идек. Ауга чыксам, уникешәр-унбишәр бүдәнә ата торган идем. Эх. кырпы ухасының өресе ике бармак калынлыгы була иде. «КВ» коньягын бер тустаган җибәрәсең дә ике җамаяк уха ашыйсың. Атна буе туксырып. кикереп йөрисең аннары! Дөньяның якасыннан тотып артына типкән чаклар бар иде...» Аның тәмләп мактануыннан безгә бөтенләй ят дөньялар булганлыгын искәрдем. Үземнең, гирә-ягымдагы бик күпләрнең тоташ ачыгуын. карточкага алган икмәкләрне, кан-яшь түгеп яшәвебезне уйлап куйдым. Кемнәрдер кырпы ухасы ашап, икенче ашка бүдәнә куырдыгы белән кинәнеп, һичкемнән тайчынмыйча Идел-Чулман буйларында яшәп ятканнар бит. Безнең төшкә дә кермәгәнчә рәхәтне чиккән алар! Ә мин... Мунча кереп, салкын каз боты кимереп яшәгән прокурорлардан, райком әһелләреннән көлеп маташам, әсәрләремдә аларның тетмәләрен тетәм. Әнә кемнәре булган Татарстанның! Әнә кемнәр аның җелеген суырган, байлыгын талаган. Илебезне-Мәскәүгә сатып, җиребезне таларга булышкан олы кешеләр, дәүләт түрәләре турында әле әсәрләр язылмаган. Җаннан курку китә башлагач, берәребез йөрәксенерме, юкмы — белмим. Черек күлдә, тимер ишекләр артында саклана торган «Тикшерү дело»сында шактый кы зыклы фикерләрем, беркетмәләргә сыланган сүзләрем калган минем «Бүгенге колхозчы iap крепостной крестьяннарга караганда биш тапкыр начаррак яши ыр. хокуксыз алар!» — дигәнмен. Дөрес әйтмәгәнмен, хаталанганмын иш кем каршы төшә ала? Бүген без фикеремнең дөреслеген меңнәрч.1 .-(.эрләр, миллион фактлар белән раслап барабыз. Иптәшләрдән берәү: «Аяз крестьяннарны колхоз коллыгыннан коткарып, Америкада! ыча фермер системасына күчерергә кирәк дип коткы таратты», -дип әйтеп калдырган һәм мөбарәк имзасын куйган Ягез, бу фикер үзенең кыйммәтен югалттымы бүген9 Хәтерле дус-иш белән аралашканмын, әй! «Аяз. Ватан сугышында хәлиткеч көч булган шәхесләрне санаганда Сталинның ролен артык купайтып күрсәттеләр, диде. Арттыралар, шартлаталар' диде Сугышның авыр арбасын Жуков. Конев кебек маршаллар тартып барды Алар илтте безне җиңүләрдән җиңүләргә' Аяз бөек юлбашчыбызга бу жәһәь тән лә яла якты!» дип раслаган арадан берсе Күрегезче. газиз туганнарым! Кырпы ашап, боҗыр кимереп яткан бәндәләр шул сүзне әйтә алганмы? Мин: «Советлар союзында иҗат итү мөмкинлекләре юк Әнә. «Звезда», «Ленинград» журналлары әз-мәз дөреслеккә йөз тота башлаганнар иде. Үзәк комитет махсус карары белән «шап!» тегеләрнең башына Илдә иҗат иреге юк Коры мактаудан гына торган әсәрләргә көн күрсәтәләр», - дип раслаганмын Бүген йөзем ачык кыю вә хак фикерләр әйтә алганмын ич! МГБда йоклап ятмаган, агент арты агент жибәреп. уй сукмакларына җәтмә арты җәтмә салган Арадан берәу. соңыннан бик тәкъва булып йөргән иптәшем «Аязны аракы зчертеп эч серләрен алыр өчен МГБ хезмәткәре Михеевтан йөз сум акча алдым, аракыны эчерттем. Михеев кушкан бер кыйссаны сөйләдем Аяз кыйссаны салган баштан тыңлады һәм шундый мәгънә чыгарды: «Кулыңда форсат һәм көч барында Совет власте белән көрәшергә кирәк» диде Мин 1950 елның азагына хәтле Черек күлдә утырдым, аннары мине Кремль астындагы күчеш төрмәсенә ил ген яптылар Этапка куар алдыннан мунчага алып бардылар һәм шунда без Гурий Гав тин белән мунча кердек Гурий истәлеккә ике «сувенир» бирде берсе балык кылчы: ыннан ясалган шоп-шома нык инә иде. икенчесе ипи йомша! ыннан ясалган ялтырап торган, корычтан да каты төймә иде Гурий дустымның ул кыйммәтле аманәтләре минем белән шактый вакыт сәяхәт итте Күчеш төрмәсеннән безне шактый зур төркем итеп өерләп, кара билле тәрәзәсез машинага шыплап тутырып, вокзалга алып төшсәләр дә. арада Гурий юк иде. Мине ерак сәфәргә олактырдылар. Гурий шушы 1ирәдә. Казан төрмәләрендә калган булып чыкты Лагерьдан кайткач, укый вә эшли башлагач мин өйләндем һәм. әлбәттә, туйның иң хөрмәтле урынында Гурнй Тавлин утырды Икенче бүлек Каюм' Кальбеңдо ни сер бар— гаян ит Килеп кичмеш юр охвален мян ит Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә. Ни моңлы уйларың бар сейм безгә' ДӘРДЕМӘНД 1 И где лучше узнать людей. чем здесь* И самого себя* Александр СОЛЖЕНИЦЫН таплапдагы юл газаплары хакында том-том китаплар, меңнәрчә кайгылы хатирәләр инде язылган Минем беренче төрмә-вагон- 11м i t бәхетле булды, юлдашларымнан да уңдым. Вагондагы камерамда аеше « иде. Масаоүле арач «һ,л Яао. Борисович Цулсчаис белән без лагерьда да бергә тап килдек. Икенчебез дә мәскәүле профессор Хинчин. өченчесе дә шулай ук яһүд. гомере буе Тышкы сәүдә министрлыгында хезмәт күрсәткән, картайганчы чит илләрдән кайтып кермәгән, совет режимының четерекле якларын белмәгән, әкиятләр дөньясы сабые Ольгерт дигән карт иде. Алар Мәскәүдән килә. Казанда мине китереп 1ыктылар, кузгалып китеп бераз баруга, өстән берәү килеп төште. Яланаяк. чалбар балаклары кып-кыска. арык, әз-мәз сипкелле, ике метрлы урыс Митя Афанасьев булып чыкты бу. Яңак сөякләре калкып-очлаеп торган бу Рязань урысы ачык чырае, йомшак дустанә карашы белән бер минутта минем илтифатымны яулап алды. Мәскәүлеләр төрмә сукмагына әлерәк эләккән 1әҗрибәсез мәхлуклар булса, мин бөтенләй бозау, ә Митя — власовчы. бу читлеккә төшкәнче тәмугның астын-өстен актарган. Европаны гизгән, әсир калып дөнья җәфасының ин авырын татыган җан иде. Яһүдләрне дә бакча балалары дип атап булмый. Мәскәүнең дөньяга атаклы Бутыр. Красная Пресня. Лефорт төрмәләрен үткән, йөзләгән готкыинар белән аралашкан, аларның фикер сөземтәләрен, әче тәҗрибәсен үзләренә кабул итеп алган акыллы кешеләр, һич яшермичә, икеләнмичә совет властеның асылын, большевикларның кешелексез, явыз сәясәтен үзләре татыган яки ишеткән мисаллары белән ачып, раслап бардылар. Мине аларның күп белүе, кыюлыгы, иманнарының бөтенлеге таң калдырды Мин бер мәлгә исәнгерәп, югалып га калдым. Болар мин белгәнне әллә кайчан ашап косканнар! Хаклык эзләп ачыккан миемә минут саен яңалык өстәлә, яһүдләр. шәкерг көтеп зарыккан остазлар кебек, мигге һәр җәһәттән тәрбияләргә, мин утын түмәрен юнырга тотындылар. Мин дә авызга су кабып утырмаганмындыр. алар да мине очратуларына сөенделәр. Казан университеты Казан университеты ул! Анда юк-бар кеше укымый. Черек күл камераларында утыручы яшьләр, студентлар юлдашларымны аерата кызыксындырды, мин сөйләгән хәбәрләр ишәйгән саен аларның йөзләре ачыла барды. Үземнең дә төшеп калган бәндә түгеллегемне белдерә алгач, кәефем күтәрелеп китте. Без бер булып, совет властеның дошманнары рәвешендә, бер һава сулап, берләшеп туганлаштык. Митя да күпне күргән, меңне ишеткән, авылына кайгып андагы хәерчелектән башын югалта язган, бөхетсезлеккә. кеше хәсрәтенә битараф кала алмаучы тере урыс егете иде. Яков Борисович арабызда яшь кеше, миннән чак кына өлкәнрәк, институт бетереп бер-ике ел 1ына эшләп калган моңсу адәм иде Уйларыбыз Столыпин вагонына сыймаса да. үзебез сыйдык, барабыз! Иртә-кич бәдрәфкә йөгертәләр, ике башта ике усал солдат торып каулыйлар, әз генә мыштырдасаң, авыр йозак белән җилкәңә кундыралар. Монда солдатлар явыз, берәүгә дә көн күрсәтмиләр... Ашау «европейскоконтинентальный» юлга чыкканда кулга бирелгән шыр тоз селедка да иртә-кич берәр кружка су Сусызлыкка. тынчыган тыгыз һавага, тамак ачыгуга да исем китмәде. КазанСверд- ловск арасын мин бәхет диңгезендә йөзеп үттем. Юмарт акыллы сәфәрдәшләремә гашыйк булып, алар авызыннан чыккан һәр сүзне көтеп алып, һәр фикерне йотып барганмындыр шул! Орджоникидзеның Сталин белән килешә алмыйча үз-үзен үтерүе дә... Сугыш башлангач Сталинның эче китеп, куркып өч көн караңгыда бикләнеп утыруын да... Киров үтерелгәннән соң ун меңнәрчә бәхетсезнең бер тәүлек эчендә төрмәгә ябылуын да. . Илленче елларда шушы хәбәрләрне бер эзлеклелек белән тыңлап бару бәхет түгел идемени?! Профессор Хинчин сөйләгән анекдотка якын бер вакыйгага кадәр исемдә! Ленинградта бер карт яһүд типографиядә хәреф җыючы булып эшли икән. 1934 елның I декабрендә кызын кияүгә бирә бу. Кичкә туй билгеләнгән! Инде эшен бетереп, киндер алъяпкычын чишеп маташканда атылып редактор килеп керә һәм ашыгыч рәвештә наборны сүтәргә, яңа коточкыч хәбәрне җыярга куша. Кировның үлеме хакында информация алынган икән! Мескен яһүд ачу белән алъяпкычын атып бәрә дә: «Так и знал!» —дип кычкыра. Бичара ата туйны ике тапкыр кичектергән була 84 инде, шуның өчен ре.шкюрнын сүзе аның аңына да барып жизми. бу юлы да ул «Бербер хәл генә була күрмәсен инде, и ходаем » тяп смена буе тәшвишләнеп иергән икән «Так и знал!» Шул минутта КГБ,а барыл жигә һәм яһүдне шундук кулга алалар, таң яралганда чыгарып аталар да... Безнең вагонны шалтыр-шолтыр озак кына сөйрәп йөрткәч куелыкка. вагоннар арасына кертеп туктаттылар Чыгарга боерык булды. бер конвой тапшыра, икенчесе кабул итеп ала. Усаллыкта бер-бсрсе белән ярышалар. Як-ягыбызда гөрс-мәрс егетләр, туклар, тазалар, зәһәр усаллар. Коммунист ик режимның ышанычлы ялчылары. Этләр, үткер-үткер тешле усал маэмайлар Шул көннән мин этләрдән курка башладым, ай-һай. явызлана белә алар! Алар, зобанилар, минем курыкканны сизәләр, кайчан һәм нигә курка башлавымны гына сорашмыйлар. Эттән курыккан кешенең баш түбәсеннән сөрем күтәрелә, диләр. Белмим, бүрегемне басып киеп карыйм, барыбер куркуымны сизә тегеләр. Безне тиз-тиз тезделәр, бер-ике тапкыр мылтык түтәсе төшкәч, һәркем үз урынын ялт! гапты. Кузгалдык. Вагоннар арасыннан лапор- лопыр, абына-сөртенә барабыз. Исемә төште, юлга биргән балыкны да ашамаганмын, ипинең дә чите тешләнгән килеш, өч тәүлеккә якын килсәк тә карыным ачмаган икән! Сүзгә мавыкканмын! Мин башны борырга ла куркып, астан гына юлдашларыма карыйм. Совет иленең закон тарафыннан танылган дошманнары уз ишләрем белән барам ич' Миңа егерме ике яшь! Шайтан алгыры, күңелдә бер горурлык та бар әле! Ниһаять, мин туганнарым, фикри дусларым арасына килеп кердем Бехтерев урамыннан Черек күлгә мине жәяү генә алып килделәр. Шунда мин полковник Катерлигә: «Кулга алуларын үзем дә тели идем!» дигәч, ул. борылып карады да: «Дурак!»- диде. Дуракмы. түгелме, анысын дөнья күрсәтер, әмма Свердловски күчеш төрмәсе юлында мин үз-үземнән канәгать, горур идем Шулвакыт, искәрмәстән, вагон күләгәләре арасыннан бер шәүлә килеп чыкты да: «Воры есть?» дип сорады Безнең сафлардан кемдер аңа: «Есть! Мишка фиксатый’»- дип жавап бирде Шәүлә треп югалды да. Кеше йөрми торган карлы мәйданга чыгып, машиналарта төялдек. Озак та бармадык шикелле, биек таш коймага поскан тимер капка ачылып китте, без төрмә ишегалдына барып кердек, һи-и. монда икон ул Рәсәй халкы!.. Аннан ла моннан да туктаусыз атып торган этапларны кабул итеп кенә өлгер. Бөтен якта команда тавышлары, тоткын исеннән котырынган этләр абалап өрә, аерата усаллары безнең өскә ыргыла Анда саныйлар, монда фамилияләр атап кычкыралар, үзара сүгешәләр, һәр конвойның т изрәк тапшырып, ычкынасы килә, ахрысы Фамилияңне кычкыралар, атылып чыгып исемеңне, әтиең исемен, статьяңны, срогыңны әйтеп, коридорның икенче ягына бөялгөн үз ишләрен янына барын кысыласын Аксак-туксак га яшен тизлеге белән хәрәкәтләнә, сукырларның күзе ачыла. урысча бер сүз белмәгән эстоннар да команданы һич ялгышусыз аңлыйлар Сикертә МВД солдатлары Рәсәй халкын' Ниһаять. Свердловск төрмә вокзалының бер камерасына савылып барын кердек Тәмуг җиде катлы, диләр, без ничәнче катында булганбыздыр, бераз күт ияләшкәч, юлда бергә килгән иптәшләрне табып, алар тирәсенә елыштым. Бер җирдә эскәмия-мазар юк. басып торабыз Мондагы төрмә вокзалы идән белән түшәмне ялган ябыштырган калын-калын тимерләр белән кырыйланган дүрт читлеккамера ул. Безне, илле сигезенче статьяларны аерым читлеккә япканнар икән Бездан соң тагын бер-ике нанны куып керткәч басып торыр \рын да калмады, карт-коры, чирлс-чинкс тар иләшә чүт ә тәлеләр. сонра авып ук киттеләр Безнекеләр әлеге сөйләш миләр карлы-бозлы яңгырга эләккән сарыклар сыман башларын иеп аумаска тырышып бер-берсенә терәлеп торалар Күрше камераларны карарлык бутын өлгердек Анда күбесе япть-жилкенчәк. балалыктан чыгып кына килгән үсмерләр дә бар Карагач, колак та салдык, бу читлектәгеләр тоташ сүгенү сүзләреннән генә торган без аңламаган ят телдә сөйләшә иде. Усаллыкларымы, чаялыкларымы төсләренә чыккан, адар туктаусыз хәрәкәттә, төрле якка тәгәриләр, тиз-тиз генә йодырык- лар да уйнап ала. кемнедер дөмбәслиләр, акыралар Безнең юашлар арасында сүз китте: «Караклар икән тегеләр, уголовниклар!» Әләй! Болар янына лагерьга эләксәң. Кулешов өйрәткәнчә әкият сөйләп кенә котыла алмассың. Чит илләрдә йөреп рәхәткә күне***” мәскәүле Оль- герт төймәләре кыркып алынган, корсагы шиңгәч биленә чак эләгеп торган тузанлы чалбарын бер кулы белән кысып тотып, икенче кулы белән борынында кунып ял итәргә теләмәгән күзлеген төзәткәли-төзәт- кәли: «И это., паши, советские люди?!»- дип шаккатып, сорашып торганы исемдә. Теге читлектәге совет җанварлары сак колаклар, пычак күзләр бу тилемсә сорауга игътибар иткәннәр икән! Затлы кубанка, билле көрәп тун кигән, алап иренле дәү авызына ярты пот алтын сыйдырган берәү читлек рәшәткәсе аша тәмәкесенең хуш исен өреп: «Не горюй, папаша! Смерть Сталина всем нам принесет свободу!» -дни кычкырды. Күз алдына китерегез, безнең читлектәгеләр сискәнеп куйды, күз ачып йомганчы сәер тынлык урнашты. . Йа аллам, таңда авызыбызны «Мәнге яшә. Сталин!»—дип ачып, кичен «Син яшәсең. безгә рәхәт?» дип авызны ябып, йөзәрләгән телләрдә аңа сау.тык-иминлек теләп ялварган бер чорда бүтән теләкләр дә бар икән! Егет-карак. үз сүзеннән генә түгел, үзе ясаган эффекттан канәгать булып, авызын ачып- ачып безгә алтын нурларын койды Читлектә озак тотмадылар, шөкер, чыгарга куштылар, каулап икенче катка алып менеп киттеләр, таныш йозак шаулап сәлам бирде, без кысыла-кысыла тынчу, эссе, парлы камерага барып тулдык. Анда халык шактый иде. яналар ничек сыйганбыздыр, тәмәке гөтене тыгызлаган камерада алтмыш-җитмеш кеше бардыр дип уйладым Ике катлы такта сәкедә энә төртер урын калмаган иде. безнекеләр өйрәнелгән гадәт буенча сәке астына идәнгә үрмәләделәр. Карт-коры калтыранган куллары белән чалбарларны тотып торган чияләнгән бауларын чишәргә азапланып, ишек катында кукыраеп утырган парашаны -юлгап алдылар, чаж-чож чәптерә башладылар, камерадагы «татлы» исләргә җылы бәвел исе аралашты. Сүз купты Каян киләсез, кемнәр бар. нинди ят хәбәрләр ишеттегез? Мин майор Столяров дигән исемне беренче тапкыр шунда ишеттем. Үзе бик еракта Минск төрмәсендә утырып калса да. ъпдасы Свердлов- скига килеп иреште! Аның белмәгәне һич юк. имеш. Мәскәүдә әлләкем- әлләкемнәр белән аралашып тора, хәрби журналист, искиткеч «укыган кеше1», имеш. Шул болай дигән: «Якын араларда яңа кодекс игълан ителәчәк, анда сәяси тоткыннарга зур җиңеллекләр каралган, егерме биш елга хөкем ителгәннәрнең срогын кисеп, алты елга калдырачаклар, имеш!» Минем бер урындарак озак таптануым күзгә чалындымы, яшьлегемә игътибар иттеме, сынык тешләре арасына чыланып изелгән тәмәке төпчеген кыстырган берәү сәкедәге урынын калдырып, яныма килде Култыклап алды һәм сәкегә китереп утыртты. Янындагы лар каш астыннан аңа карадылар. «Сыярбыз!» диде ул җылы тавыш белән «Син каян киләсең!»- диде сынык теш. Кемлегемне әйткәч, ул мине кочаклап ук алды. «Ә мин Иваново өлкә газетасының редакторы идем, ун еллык йөк тагып, монда озаттылар!» Ул бу сүзләрен мактанып, хәтта горурланып әйткәндәй булды Ул миңа аны-моны әйтергә ирек бирмәде: «Эх. Мәҗит Рафиков та монда иде! Иртән этапка алдылар» дип кат-кат кабатлады. Төрмә хәлләре, мондагы тоткыннар белән өстән-өстән таныштыра башлады. Кемнәрдер безнең әңгәмәгә кушылып китте, сүз уртакка әйләнде, мине иң гаҗәпләндергәне шул — монда зарлану, моңаю, сыктау юк дәрәҗәсендә иде. Бөтенесе дә тәүге газаплы мизгелләрне кичергәннәр, төрмә камераларында әле ялгыз, әле ике-өч кемсә утырып, дөнья яңалы кларына зарыкканнар, ялгызлыктан шундый ишле гаиләгә килеп кушылгач, кинәт үзгәреш, көч сизгәннәр иде. Төрмәнен сасы камерасында да иркен сулыш алып була икән, билләһи! Минем студент булуым, яшь башымнан коммунистик режимның төп нигезен анлый башлавым алар- да —өлкәннәрдә. Власов солдатларында, бандеровчыларда. литвалы- яшелләрдә. зиндан баландасын икенче, өченче кат чөмерер! ә мәжбүр ителгән мәхбүсләрдә — ниндидер яшерен өметләр дә уятты булса кирәк Алар мине үз эшләренең дәвамчысы дип кабул иттеләрме, һәркем җылы бер сүз әйгергә. кулымны кысарга тырышты Ниһаять, йомык авызлар ачылды, хәзер һәр җөмләбез хөкем карары. Хәзер судьялар без үзебез, без үзебезне тәбегә китереп тутырган бөтен җәлладларны власть ияләрен хөкем итәбез, хөкем игүнең тулы хокукы безнең кулларга күчкән һәркем үз уен. үз нәтиҗәсен әйтеп бушанырга омтыла, теге почмакта да. бу почмакта да тавышлар һаман көчәя, ныгый, тоткыннар мичкәдәге тозлы балыклар кебек кысылышып ятсалар да. дәррәү кычкырып көлеп җибәрәләр, кемдер кыска гына, әмма үткер такмак әйтеп ала Параша капкачы самавыр өстендәге чәйнек кебек бии. бер ачыла, бер ябыла, ләкин иреккә чыккан кош кебек тантана иткән күңелләрне ул да боза алмый! Инде йокымсырыйбыз, онытылабыз дигәндә, өстән, сәке диварга барып орынган почмактан берәүнең танышы пыскып ишетелде «Сталин белми бу хәлләрне, әгәр белсәме'.’. КГБның бөтен тамырын актарып чыгар иде. актарып! Лагерьга барып кына җитик, һәммәсен бәйнә-бәйнә язачакбыз юлбашчыга! Минме? Күрсәтәм әле мин аларга! Танытам'» Пыскыган ят тавышны кинәттән берәү дә бүлдермәде, безне яклаган сыман булса да шөкәтсез аваз иде бу, ят тавыш «Кем ул анда7» дни сорады редактор калкынып. «Ходяш ул. майор», дип ачыклады берәү теләртеләмәс кенә. Камера йокыга ки ген бетмәгән икән, шау килеп күпләр күтәрелде. «Егерме бишне селтәгәннәр дуракка. ә ул һаман Сталинның артын ялый'» «Муенын борып буш башын парашага тыгарга кирәк!» дигән өндәүләр яңгырады. Редактор бәхәсләргә нокта куйды. «Юк! дип кычкырды ул. Палачлардан зарланганда үзебез үк палач булмыйк инде!» Шулчак ишек ачылды, вак-төяк төеннәр, ертык букчалар тоткан ун-унбиш кешелек төркем килеп керде Арада Мәҗит Рафиков га бар иде Хатирәләремнең иң чиген, иң авыр ноктасына килеп җиттек Булган, мине дошман итеп күрсәткән адәм уллары булган Рәхмәглемсн. күпчелек. мине нидә гаепләүләрен белмәгән хәлдә, яклап чыккан Нишлисең, барыбыз да заман корбаннары илек бит без' Кирәкмәгән сүзләр минем авыздан да ычкынган Еллар үткән, хәзергедән торып үткәндәгеләргә яна хөкем чыгарып. таманлашларым алдында үтә сизгер, акыллы булып кыланасым килми Төрмә юл-сукмакларында меңнәрчә кеше белән ара лаштым. ләкин берәүгә дә рәнҗемим! Яхшылык га аллым аларлан. яманлыгы да очрагандыр, һәммәсенә рәхмәтлемен: дөньяның дүрт ягын юллашларым аша таныдым' 1988 елның октябрь урталарында Пицундада гаҗәеп рәхәт, тымызык көнне Равил Фәйзу i тин белән Кара линтез яры ташларына баса-баса йөрибез Равил көтмәгәндә мондый сорау бирде «Мәҗит Рафиков сиңа рәнҗеп китте бүгай?» Мин кыска гына «Бик мөмкин Рәнҗегәндер до», дин җавап бирдем. Сүзне озайтмадык, озайтырлык дәвам да юк иЛ е . с. s. R Мин Мәҗитнең «ни өчен?» рәнҗеп китүенең сәбәосн бетми идем. Равии та беләдер дип уйламадым кызыксынмадым Сорау алуларның берсен тә Черек күлдәге тикшерүчем «Сез икәү шундый-шундый кыйсса сөй дәшкәнсез Кыйссаны Рафиков сөйләдеме ’» тип сорат ач. -сөй зәлс- дидем дә имзамны саллым Мәҗит хакында сынар кыек сүз ..итмәдем әйтерлете дә юк иде чөнки Мәҗит Рафиков шижел те ялган патриотлар тамыш юлым.и сарм очрачы Иге сү к-иен Верен л» I га чинга баш орды. .................. ........ы аүкча чейле Бо.чарын Чере» гүшш чаанатып olheii бирдем һәм кәгазьгә беркетеп куюларын да үтендем шикелле. Тикшерү тәмамланганнан соң да миңа «Дело»мны күрсәтмәделәр. Миңа кемнәр нинди гаеп ташлаганын да, ни өчен утыртканнарын да 90 нчы елларга кадәр белмичәрәк йөрдем.. Ходаем шаһит, мин бүгенге көнгә кадәр Мәжит Рафиковның ни өчен ябылуын белмим. Ул- 1943 елдан бирле КГБның гүләүле агенты, минем үземне совет властеның зур дошманы итеп күрсәткән, шул сүзен күп санлы дәлилләр белән раслаган! Мин исә шул кешене ике сүземнең берендә; «Совет властеның чын патриоты!» - дип раслап барганмын. Мине кочаклап алулары, тагылып йөрүләре һәммәсе КГБ кешеләренең кушуы буенча булган икән Теге, каһәр суккан кыйссаны да КГБ кешесе Михеев котыртуы буенча сөйләгән! Бу гамәлләрен телгә алмас та идем, еллар катлаулы, чуалчык, өметсез еллар иде. миллионлаган бәхетсезләрне кулга алганнар. КГБ юк гаепләрне үзе оештырган, һәйбәт кешеләрнең дә иманын бозган... Котылып кайткач, икебез дә Казанда яши башладык, еш-еш очраштык. килгән шәптә Мәҗитнең өс-башы өтек иде. мин аңа авызымнан өзеп күлмәк-чалбар бирдем Өйләнешкәч, хатыннарыбызны таныштырып, кунакка йөрештек. Мәҗит университетның китапханәсендә эшләүче ифрат уңган саф күңелле Наилә исемле кызга йортка керде. Соңра Наилә ханым университетның китапханә директорының урынбасары булды, эшлекле, уңган урынбасар иде! Улы туды Мәҗитнең, аңа Әнвәр исеме куштык, кечтинәгә1 бардык... Берзаман ишетәм. Мәжит астыртын гына икенче гаиләсенә дә «нигез салган» икән! Ин авыр чакларда үз янына сыендырган. өстен бөтәйткән, ач тамагын туйдырган Наилә ханымны шулкадәр мыскыл итүен безнең гаилә авыр кичерде. Икенче хатынга өйләнгәч, мин Мәҗит белән якыннан очрашуларымны кырт өздем. Сирәк очраштык, шулай да «Өч тәгәрмәчле арба» исемле, югары йорт шакаллары тарафыннан нык сүгелгән хикәя басылып чыккач. Мәжит үз ихтыяры белән аны урысчага тәрҗемә итте һәм «Пычакның үткер йөзеннән йөрергә яратасың. Аяз!»—дип мине кайнар котлады. Әле боларда искитәрлек гыйбрәтләр юк шикелле. Яшәп ятабыз, мин язам, китапларым чыга, пьесаларым сәхнәгә менә, арада бар яхшылары, бардыр уртачалары. Фатих ага Хөсни әйтмешли: «тавык кытаклаган саен алтын йомырка салмый!» Ә Мәҗитнең эчен көнчелек корты кимереп яткан икән Тукай бүләгенә тәкъдим иткәч. Язучылар союзына миңа төрле яла яккан хат юллый бу! Инде Горький исемендәге бүләккә чират җиткәч, мине шакшы чиләккә манчый-манчый; «Бирмәгез ана премияне!» — дип Мәскәүгә хат яза... Ул гынамы сиңа... Үләр алдыннан көндәлек дәфтәренә: «Безнең арага провокатор килеп керде, хикәяләр язып йөрүче кемсә. шул сатты мине!»—дип язып калдырган. Көндәлеген күргәнем, тотып караганым юк. әмма бу провокацион язмалар, гайбәтне үтә дә ярата торган берәү кулына килеп керәләр һәм ул сөенә-сөенә дөнья сасыта! . Мәҗитнең туганы, якыннары миңа ябырыла Ходам аларның хаталарын кичерсен' Мин бик озакка кадәр бу Мәҗит аякландырган гайбәттән читтәрәк булырга тырыштым. Инде чик-чамам калмагач. КГБга барып «Зинһар Мәҗит Рафиковның «Дело»сын Язучылар союзы билгеләгән вәкилләргә күрсәтегез, гайбәтләрдән аралагыз мине», дип үтендем. Ркаил Зәйдулла белән Гариф Ахунов барып, табып, Мәҗитнең «Дело»сын башыннан- азагына хәтле бөртекләп укып чыкканнар.. Минем вафат кеше хакында авыр сүз әйтәсем килмәгән иде. үлгән белән тарткалашу егетлек түгел. Ләкин, илаһым!.. Үлгән кешенең сүзләрен тереләр күтәреп алып, аны мең тапкыр арттырып, көчәйтеп йөрүчеләр әле җирдә чакта үзем хаклык дип санаган сүземне бу романыма беркетеп китәсем килде. Мәҗиткә дә. аның шомлы гайбәтен байрак итеп ' Кечти на бәби туе. күтәргән замандашларыма да бары тик яхшылык кына телим! Яман сүздән ходай сакласын агын этап, тагын конвой, тыгызланып тезелгән вагоннар арасы* ндагы тыкрыктан безне куалар. Кар шыгырдый, этләр өрә. солдатлар явызлана Ул арада вагоннар эңгерендә тагын бер шәүлә пәйда була «Воры есть?» дип кычкырып сорый. Конвой кемсәне күреп тора, ачуланмый, кумый, ул аны күрми дә шикелле. Чөнки күз карашлары безгә йотылган. Бу юлы безнең төркемдә «законлы бурялар булмады шикелле.. Ул чакта надан идем, хәзер беләм, «законлы карак»лар дип аталган җинаятьчеләрнең өстен буын вәкилләре ил күләмендә берләшкәннәр икән, аларның штабы Колымада. Алар Рәсәйдәге караклар челтәренең бөтен җепләрен үзләренең мәрхәмәтсез кулларында тоталар «Законлы карак»лар ныклы исәптә, аларның кайсы төрмәдә, нинди шартларда утыруын штабта дөп-дөресен беләләр, этапка куылган чакта аларга «күз-колак» тагылып китә. «Закондагы бур» чираттагы төрмәгә килеп керүгә, «җирле караклар» аны кайгырта башлыйлар «Шәүлә-күләгә» аны вокзалда каршылый, артыннан ук «передача» китереп җиткерәләр Азык-төлек кенә булмый анда, хәмер-коньяклар. наркотиклар да була Төрмә хуҗалары мәшһүр каракларны сылу кытлар белән дә тәгмин итәләр «Закондагы караклар»дан әҗере мул төшә, эшләп тапкан акчамыни. алар сәдаканы мул яудыралар! «Закондагы бурлар» хакында этапта барганда күп сүзләр ишеттем, безгә яңалык арты яна.гык яудырып тордылар «Закондагы бур» бер чакта да эшләргә һәм чекистлар, милиция хадимнәре белән якын мөнәсәбәткә керергә тиеш түгел. Алар «югары каста», алланың кашка тәкәләре, төрмә «аларның төп йортлары». иреккә чыгып алар әз-мәз һава үзгәртеп кенә яшиләр до тиз үк гөп йортларына әйләнеп кайталар. Төрмә алар өчен курортд төрмәләрдә угырган меңнәрчә вак-төяк кесә караклары, өй басучылар, бер сүз белән әйткәндә «шушера» әнә шул бурлык аристократиясенә һич карышусыз хезмәт күрсәтә, юындыра, киендерә, ашага. кирәк икән битен, кирәк икән . күтен бирә Йөзләгән, меңләгән сукыр черкиләр каста әһе гләренсн керфек селкенүенә кадәр күзәтеп горалар. алар ни кушса шуны үләргә әзер! Үтерергә боералар икән бетте! Асарга дигәндә дә алар әзер. Кастаның кәефен бозып кара Беттең’ Илдә качар тишек сиңа калмас' Җиде кат җир астыннан сине табачаклар, җаныңны кыячаклар һәм шул сәгатьгә үк бу хәбәр штабка Колымага барын ирешәчәк Караклар дөньясы аяусыз, мәрхәмәтсез, явыз дөнья' Анда демократия була алмый, анда канлы диктаторлар. диктаторларның эресе-вагы хөкем игә Сөйләделәр, төньякта, лесоповал.-». зур лагерь берләшмәсенә Мә- скәүдән яңа начальник килеп төшә Чокчына, тикшерә яна себерке үз көчен күрсәтергә карар кыла һәр лагерьда эшкә чыкмаучылар саны китерелгән, эшкә чыкмыйлар икән план үтәлми дигән сүз Ә яңа хуҗаны үзәктән боргычлап җибәргәннәр ни. ни. үзен кара' һәм бу лагерь бүлекчәләреннән «закондагы бурлар»ны бергә җыя һәм «эшкә чыкмасалар. планны үтәмәсә гәр. фәлән-фәлән тәүлеккә карцерга ябарга». Дип боерык язып элә. «Закондагы бур» карцердан куркамы .1агерь кануннары аны анда да эзләп табачак, иркәләп, кадер тән кенә саклаячак! «Закондагы бурлар»» Төньякта да алма-хөрмә ашап яшәргә күнеккән' Берзаман яңа начальникны вахтага, капка янына дәшәләр Барса, ни курә’ Эшкә чыгарга гиешле караклар һәммәсе шунда җыелган, тез турларында икс KV I ......................................... У1ЫН , үморс к^рсч торалар һем шү.1 ңмармр re... «у> аллыгына кигер.) аласызмы' «ирле» шаһытларе» трстрс кадаклар белән кадакланган Яңа хуҗа үзенең кемнәр белән эш иткәнен шунда ук аңлаган! Т Караклар кануннары каты, аяусыз, әгәр чын карак ул кагыйдәләрнең бер маддәсен бозса да. табигый рәвештә, «отошедший вор»га, ягъни «сука»га әйләнә. «Сученый вор» лагерьлардагы иң куркыныч кемсә. аның өчен дөньяда бер генә нәрсә калган: явызлык, явызлык, явызлык. «Караклар» белән «сукалар» арасында өзмәс сугыш дәвам итә. чын карак, «сука» кайда гына очрамасын, күз ачып йомганчы аны үтерергә тиеш. «Карак» «сука» белән бер һаваны сулый алмый!.. Әгәр «чын карак» ялгыш кына, искәрмәстән бергә утырып, табыннан ризык җыйса ул турыдан-туры «сука»га әйләнә. Шуның өчен чын караклар, «закондагы бурлар» үз әйләнәтирәдәгеләргә якынаерга ашыкмыйлар, башта кемнең кемлеген җентекләп, явызланып тикшерәләр... Күргәнегезчә, «закондагы бур»дан «сукага» җиңел генә күчүең ихтимал! Ә «закондагы бур» дәрәҗәсенә кире кайту өчен... ул чекистны, һич югында МВД офицерын үтерергә тиеш. Бу белгәннәремне язаргамы, юкмы, дип мин озак уйландым. Нәрсә, ни теләдем мин?! Күп белүем белән мактанырга җыендыммы? Уйлый- уйлый мондый нәтиҗәгә килдем. . Әйе, хәтер үткәннәрдән бик күп нәрсәләрне бикләп куя. Күргәнишеткәннәрдән бик күбесе онытыла. Кайвакытта: «Нигә бу чүп-чарларны сызып ташлап, хәтеремне җиңеләйтмим соң?» — дип тә сукранасың... Ә хәтер күп очракта синнән дә акыллырак булып чыга. «Закондагы бур» лар системасының эшчәнлеге белән өстән- өстән генә таныштырган очракта да сез. зирәк укучыларым, аларның бөтен эшчәнлеге коммунистик дәүләт кануннарына нигезләнгән икәнен күргәнсездер? Шул ук аяусызлык, шул ук усаллык, бары тик югары кастаның кәефен саклап кына яшәү рәвеше, миллионлаган исемсез-хокук- сыз коллар, «шушера». Берчакта да кыл кыймылдатмаган «верхуш- ка»ның рәхәт чигеп, кәеф-сафа корып яшәве... «Закондагы бур»лар коммунистлардан бер яклары белән генә аерыла, дип көлемсерәдем мин... Әгәр яңа хуҗа килеп чыгып, большевикларча эшкә чакырып боерык бирсә, ата палач Сталин һәм аның яран-маймыллары вахтага утын түмәрләре күтәреп чыгарлар идеме икән’., һәм мин күз алдыма китереп елмаеп-куанып утырдым... Менә һәр күз сирпегән саен Сталинның канлы кубызына биегән кәҗә сакал Калинин. Аның янәшәсендә үк юаш булып күренергә тырышкан Ворошилов. Арты белән урындыктагы байтак помидорларны изсә дә юешлеген сиздермәс Анастас Микоян . Ах, «ирлекләрен» түмәргә кадаклап, адәм хуры итәсе иде дә.. Вәт булыр иде җәза!.. Инде хыялны авызлыклап, кире борыйк та сәяхәтебезгә кайтыйк... Безнең вагоннар Көнчыгышка ашыга, рельслар гүли, элек ишеткәннәр яңачарак эчтәлек белән байый, ә сүз-хәбәрләрнең өр-яңалары безне куып җитә. Каракларның Колымада чыгарган законнары бер тәүлек эчендә Көнбатыш төрмәләренә, Балтыйк буена да барын җитә, диләр, ышанырга туры килә. Төрмәара чыбыксыз телефоннар хәбәрләрне яшен тизлеге белән урынына китереп җиткерә. Гәҗит укымаган, журналлар күрмәгән, радио тыңламаган тоткыннар дөньяның тынын-сулышын белеп яшиләр диярлек. Майор Столяров легендар адәмчеккә әйләнеп бара, аның юрамаларын тоткыннар, яратып, бер-бсрсенә тапшыралар. Столяров һәркемгә өмет вәгъдә итә белә. Минем белемем сәгате-минуты белән тирәнәя, арта, хәзер без унар, унбишәр ел Магадан-Колыма тирәләрендә дуга бөккәннәр белән дә очрашкалыйбыз. Яңа сүз: илдәге барлык лагерьлардан сәясиләрне Казакъстан тирәсенә ташыйлар, бер тирәгә туплыйлар икән. Кызык! Кызык кынамы, кызык ярым! Черек күлдә тоткыннарны камерадан-камерага күчереп йөртәләр икән, моңа җавап табып та була. Ә болай, йөз меңләгән, миллионлаган сәяси тоткыннарның яңаларын да. искеләрне-стажлыларны да пиемә дип бер җиргә җыялар әле? Максатлары ни?. Дөрес, коммунистлар режимыннан яхшылык көтү— иләк белән су ташу ул, ниятләре явызлыкта, бу юлы явызлыклары кая кадәр барып җитәр? Мин җавап көтеп стажлы, сакаллары төрмәләрдә агарган агайларга карыйм. Алар мина, иректән янарак кергән яшь бкын вәкиленә гекаләләр. Ләкин әлегә җавап юк. бет бер-беребезгә карашабыз ла тынабы 1. Көтеп карыйк, гөрмә пәйгамбәре майор Столяровтан тагын нинди юраулар, фараз кылулар килеп җитәр... Этапка чыгар алдыннан гермә-вагонны шыплап-шыплап тутыралар да маневр паровозына гагалар. Паровоз тыкы-тыкы юлдан-юлга күчә, вагоннарны этә-төртә күчерә, арты белән вагоннарга шан итеп бәрелә, тоткыннар авып-түнеп китәләр, сәгатьләр буе йөри торгач, миңгерәүләнеп хәлдән I аялар. Бу юри шулай эшләнә, тоткыннар уңны-сулны онытсыннар, ориентирны югалтсыннар өчен, гомумән, адәм улларын кимсет ү өчен үтәлә Кинәт кузгалып, кинәт туктап, читлекләрдә тыгызланган тоткыннарның ачуын чыгаралар. Вагон конвойлары Черек күл сакчылары түгел инде! Үтә явыз, кансыз усал, дәһшәтле убырлар алар. Паровоз вагонны сөйри, чайкый, бәрә, шапылдата, аудара. Әллә шуңа күпләрнең боендырыгы тотмый, кысталалар, бәдрәф сорала. Конвойга әйтеп кара син. авызың ачканга үкенерсең! Эт итәчәкләр! Хәтерләп калып бәдрәфкә аппарганда йозак белән калак сөягеңне сындырачаклар! Күрше камерадагы берәүнең түзәр әмәле калмагандыр инде, тимер рәшәт кә аша коридор идәненә чәптерде. A-а. моннан ары нинди гарасат купканын күрсәгез сез! Арлы-бирле үтеп йөргән, камерадагы хәлләрне күздән ычкындырмаган явыз конвоирлар бер мәлгә гындылар Бу тынлык, сакчыларның күздән югалып торуы шул тиклем сәер иде ки. моңарчы шыпырт герләп юл кыскаргырга тырышкан хәллеләр дә авызларына су капты Коридор идәнендә теге бичараның «күлләвеге» күбекләнеп җәелеп яга Шуннан ары ни булганын аңлашмый да калдык: коридорның ике башыннан, остерелгән ау этләре сыман чабып, солдатлар чыкты да ги- мер-челтәр игнекны ачып ташлап, теге бәхетсезне сөйрәп чыгардылар. Бер солдат башыннан тотты, икенчесе аяктан, гәүдәсе белән коридордагы юеш өстеннән йөртеп ышкырга тотындылар, куркуыннан тын гына яткан ксмсә бераздан тонык кына ыңгыраша башлады. Солдатлар алмашты, болары ятрәк кыландылар, бер күтәрәләр дә шап иген идәнгә төшерәләр, әллә кыр-кырлардагы тимерләр чәнечкеле илеме, тегенең күлмәге аерылып, телгәләнеп бетте, ыңгырашу иңрәүгә әйләнде Солдатлар алмаша тора, җәза дәвам итә. җилкә чиләнеп кан саркып чыкты. Солдатлар тыелгысыз көлә, шаяра! Тән ярасын, сиптереп ага башлаган канны к,, .. мин янәшәмдәге юллашларыма, күпне күргән, мең тапкыр сыналган сәфәрдәшләремә карадым. Исемдә ич. әлерәк кенә без үз язмышыбызны ачык тан, көчле бер йодырык булып Йомарланган илек Киләчәк хакында сөйләшкәндә бездән дә батыр, бездән дә кыю адәмнәр юк иде! Без үзебезне фикердәшләр, көрәштәшләр дип игълан иттек, горурландык' әйе. горур тандык' Без Сталин режимының корбан нары' Без бу каплы режимга каршы көрәшкә чыккан ил егетләре' Тавыш ларыбыз көр иде безнең, бер-беребезне якларлык та. fcp-бсребетгә көч- KV..I бирерлек га батыр идек без! Нигә хәзер арабыздан ташап изгәндә, рәшәткәләргә ябышып, ачудан калтыранып шушы явы. лыкны тамаша иткәндә нигә протест тавышлары ишетелми? Берәү баш ласын тына тәррәү күтәрелеп чытачакбыз! Сусыт калдырсыннар вагонны. тукмасыннар, ичмасам ү зебезнең сарык кәгүе түгеллегебезне, оешкан көчебиз бар п.п ыи Гч- т тереп. аатфа чит әрбез' Ү тем шулай уйлыйм, ә ү тем кысыла-кыс 1.1 ы читенен читлек стенасына кадәр барып җиткәнмен Конвой гына күрмәсен, минем кысылган иреннәремне хәтерләп калмасын Дәшмәдек канлы тамашаны сабыр тына, түзем генә каран тордык Безгә курку котлык кайтты Тегендә, төрмә камерасында чакта чын и текме ост ә нә безнең чынлыгыбыз хәзер ачыктан-ачык күрен теме Нигә качтым мин. ник пост ым’ «Курыксаң, этнең күзенә карамаска тырыш'» ТИП киңәш биргән иде берәү Йөрәгем коридорга ташланып. тегеләр белән сугыша башлардай булып тибә, беләк мускулларым кый- мыл-кыймыл килә. Канга манчылгач, һушыннан язгач, теге мескенне читлеккә кертеп ташладылар. Шул ук камерадан ике кеше чыкты, аларга сулы чиләк, чүпрәк бирделәр. Өлкән яшьтәге тоткын чиләккә капланып су эчәргә керешкән иде, артына лык иттереп китереп типтеләр. Алар карышусыз, сүзсез, тиз-тиз. ярарга тырышып, замат арасында коридорны юып, корытып чыгардылар... 2 Подле меня будут люди, и быть человеком между людьми и оставаться им навсегда, в каких бы то ни было несчастьях не уныть и не пасть — вот в чем жизнь, в чем задача ее Федор ДОСТОЕВСКИЙ езне Карабас дигән урынга, ниндидер яңа режим белән яшәячәк сәяси тоткыннарның «особый лагерена» алып баралар икән. Төрмәгә сер сыймый, ул каяндыр төртеп чыга дип әйткән идемме? Хак булып чыкты. Петропавел төрмәсенә безне таң яралганда, зәһәр суыкта китереп ташладылар. Вагоннардан төшерделәр, машиналар килеп җиткәнне көтеп, хәтсез таптанып тордык. Кыйналган теге бичараны иске-москы чүпрәкләргә төрештереп. алып төштеләр. Ике ягыннан ике кеше тотып тора, без аларны урап алып, җилдән саклагандай иттек. Бу төрмәнең тәбәнәк, тар коридорына барып кергәч үк күңелләр сүрелде, монда безне көтелмәгән бәхетсезлекләр сагалый сыман тоелды. Юлда килгәндә шактый нык танышкан юлдашларымнан аерылдым, мине латышлар, литвалылар, молдованнар арасына китереп тыктылар. Белорус Василий Васильевич Терлецкий. молдован Леонтий Гаврилович Цурканнар белән шунда таныштык, моннан ары безнең язмышлар уртак булып китте. Мин Петропавел күчеш төрмәсендә атнага якын булдым шикелле. Иң нык истә калганнардан шул булды: мин сары, каты кәгазь кулга төшереп, өйгә беренче хатымны юлладым. Лагерьдан килеп җитә алган хатларымны әни җыя барган, аларны кайсын кайда, мич арасында, лапас өрлегенә кыстырып куеп яшереп тоткан Зур истәлекләр, мин аларны хәзер дә күз карасыдай саклыйм... Икенче зур вакыйга, мин бу төрмәдә беренче японны күрдем. Квантун офицеры белән очраштым. Тәбәнәгрәк базык гәүдәле, японлыгы төсе-битенә чыккан бу елгыр кеше урысча әз-мәз пупаласа да, безнең беребез белән дә сөйләшми, эндәшми дә. Аның урысча аңлавын шуннан белдек, япон камерадашыбыз. чибәр чечен егете Мәһдигә берике сүз әйткәли башлады. Беркөн кизү офицер иртәнге барлауга кергәч, төп-төз булып тегенең каршына чыгып басты да: «Когда переведете?»—дип сорады Кизү офицер киерелеп кенә басып тора иде, японның таләпчән нык тавышын ишеткәч, кабалана башлады һәм: «Скоро, скоро!»—дип чыгып та китте. Чечен Мәһди-Миша да сүзне сатып кына бирә, алай да минем мөселман, студент икәнемне белгәч, әз генә телен чишеп җибәрде. Шуннан белештем, японнар бу төрмәдә шактый икән әле! Аларны да этап белән Казагыстанга куалыйлар икән дә атна-ун көн элек бу төрмәгә китереп керткәннәр. Эт-кош караклар утырган камерага тап килгәннәр болар. Караклар, гадәтләренчә, боларны «йолкырга», «чишендерергә» Б тотынганнар Сугыш күргән, урыска әсир төшеп кан-яшь йоткан, төрмә татыган японнар вак-төяк ыбыр-чыбырга баш биреп юрамы сон??-. Бик күп милләт улларын күрдем, кайбер халык вәкилләреннән читләшергә тырыштым иллә мәгәр, япон кебек үзара дус. тагу, ярдәмчел халыкны белмәдем Бурлар моны искәрмәгәннәр, күрәсең Рәсәйнен бүтән халыкларын ярты сүз белән җиргә чүктерә торган аждаһалар японнарның төз төбәлгән саллы йодрыкларыннан сәке астына тәгәрәгәннәр Караклар тәҗрибәле, адәм сөяген сындырырга аларда йөз әмәл бар пычак ялтыраган, тоташ стена булып японнарга ташланганнар Надзирательләр җыелып, «хәзер японнарга күрсәтәчәкләр'» дип. димәк, тамаша көтеп карап торалар икән берзаман бурларның җимерек авызларыннан. ямьшәйгән танауларыннан кара кан ага башлаган Японнарга ярдәмгә камерадагы өч-дүрт чечен егете дә чыккан Алар берләшеп караклардан «җир күмере» ясаганнар Җәнҗалның зураюыннан шүрләп, төрмә башлыклары японнарны төрле камераларга таратканнар. Бездәге япон һич кенә дә тынычлана алмый, иптәшләренең язмышы аны борчый, аларны берәм-берәм үтереп бетермәделәрме икән, дип шикләнә Мәһди-Миша Уртадан калкурак буйлы, киек җәнлек кебек сак адымлы. иңбашларын чак кына алгарак чыгарып, үзен уртада яшереп йөри ала торган, җиңел хәрәкәтле, ап-ак йөзле искиткеч чибәр егет иле Мәһдинең үз төрмәләре тикшерүчесен урындык белән бәреп имгәткәнен, соңра аны бер ай дәвамында тыела алмыйча дөмбәсләүләрен, карцерларда тотуларын, хәзер режимлы төрмәгә озатылуын безгә кадәр бу камерага урнашкан урыс сөйләде Бу камерада гына түгел. Петропавел төрмәсенең бөтен почмакларында Мәһдинең кыюлыгын беләләр икән, «төрмә начальнигы да аннан сагая, багыр егет ул!» дип сүзен бетерде урыс Икенче көнне, чираттагы кизү офицер кергәч. Мәһди телгә килде, кайнарланып өч-дүрт җөмлә әйтте Японны якташлары янына күчерүне таләп итте Чыннан да. кичкырын японны бездән алып киттеләр. Мәһдигә: «Иптәшләре янына1» дип аңлаттылар Ни әйтсәң дә монда тәртип мәрхәмәтлерәк тәбәнәк тынчу камералардан һавага алып чыгалар һава сулау мәйданы да шактый киң. иркен, мул яуган ап-ак карны мәйдан читенә нәни таучыклар итеп өйгәннәр Бүтән камералардан да тоткыннарны чыт ардылар, табышу-очрашу китте. мин дә арлы-бирле карана торгач. Авдеевны күрел алдым Сөенешеп диярлек кул биреп күрештек Авдеев тагын да арыкланган, киемнәре иске канчык кебек аннан ла. моннан да бүселгән, сәләмәләнгән Шанхайдан кайткан юаш лаборантка егерме биш елны такканнар «Егерме биш ел!» диде дә Авдеев күз яшьләрен кызганмыйча җылап җибәрде «Оятлары юк Күпме гомер калгандыр, иң авыры шунда срокны кабер тә тәмамларга туры киләчәк!» Түгәрәк ясап, мәйдан тирәли әйләнәбез Ап-ак кояшлы кар күзләрне сукырайта Борылышта биек стена өстснә кош булып кунаклаган, ак толын китән казакь кыгы надзирательгә карап туктап калдым Чибәр иде кыз. куе каратут йөз. сызылып яткан нечкә кара каш. борын почыклыгы да килешә тагын үзенә Авдеев җилкәмә кулын салды һәм әтиләрчә йомшак тавыш белән «Бозма күңелеңне!» диде. Юатуы идеме 6v аның, киңәш бирүе булдымы аңламадым. Егерме оч яше тулып килгән егет чибәрлек алдында дулкынланмый нишләсен соц"’ Команда тавышларына да күнегеп киләм. ишеткәч элеккечә йөрәк сикереп куймый Теге килгәндә юлла кыйналган белорус (шу т яктан булган икән'), иптәш тәре йоклагач, чүпрәк-чапраклардан бау ясап асылынып үлгән икән Мин бу хәбәрне ишеткәч, үтә нык борчылдым, аның үзәк өзгеч тавыш белән инәлеп ыңгырашуы, конвой солдатларының кешнәүләре озак вакытларга кадәр колак төбемдә яңтырады Безнең вагонны тагын әрле-бирле куды тар. шуннан соң тына, оезнен тәма.м хәлдән тайганга инангач кына, бүтән вагоннарны тактылар Без билгесезлек диңгезенең ярларын эзләп тагын сәфәр чыгып киттек Бу юлы читлек-купеда без чамадан тыш ишле идек, ишек янында сыймыйчамы, кыймыйчамы торганнарның арык җилкәләрен тимер йозаклар белән кат-кат «үлчәделәр». Ничәү сыйдык икән, санамадым, санасам да оныткан булыр идем. Бара торгач, җилгәрү иләгендәге борчаклар сыман селкенә-селкенә ипләндек тагын. Этаплар турында күп язылган, алар бер-берсенә охшаганнар диярлек, шул ук сусызлык, ачлык, һава җитмәү, тын буылу, зар-моң, усаллану, үзара талашлар... «Юл газабы — гүр газабы»,— дигән татар. Бу дәһшәтле тапкыр сүзне һәркем, үз тәҗрибәсеннән чыгып кабул итә. Петропавел төрмәсе белән мине көткән билгесезлек арасы сәфәремнең иң кыен, иң авыр кишәрлеге булды. Бәхетемә, Казан төрмәсеннән биреп чыгарган селедкамны ашамаган идем әле, тамагым кибүдән бүтәннәр кебек үк интекмәдем, арабызда суга тилмереп, һуштан язучылар булды. Ни күрсәк тә без сүзсез, өнсез диярлек иде. Мескен белорус Казагыстан җирендә, туң кабердә ятып калса да аның шәүләсе безне, шактый зур төркемне озата бара, куркырга кирәклеген секунд саен исебезгә төшереп тора иде. Тәүлек эчендә без уйсыз, нурсыз калган ярым хайваннар идек инде. Колбиләүчеләрнең Африкадан Америкага коллар күчерүе хакында әсәрләр язылган, аларда хак сүзләр күп. Безнең язмышны кара коллар язмышы белән янәшә куеп бастыргач кына тулаем аңларга була! Вагоннан безне япан кырда куалап төшерделәр. Айлы, кырыс салкын төн. Тирләп, янып-пешеп шушы шомлы төн кочагына керүгә суык патша безне куырып алды. Нигә, нигә суык патша һәрчак Рәсәй җәзачыларының союзнигы булды икән? Көч юк, хәл калмаган, өлкәннәр чак-чак аякларын сөйри, бер-береңә сеңеп килеп, әллә нинди рәвешләргә кереп каткан гәүдәләр язылмый, суык рөхсәтсез-нисез тамак төбен ялады, танаулар тыгылды, тоташ йөткерә, буыла башладык, һәркем үз хәле белән онытылып, тирә-якка күз салырга көч-хәл калмаган икән, карасам, энекәчем, безне тыгызлап солдатлар урап алган. Бишәрләп тезелергә команда булды, дәү якалы ак тун кигән карсак әче тавыш белән сүгә-сүгә безнең суык тешләгән сыек камырга әйләнгән төркемне сафларга тезде. Нидер көтәбез. Шулчак күзем күккә, безнең төркемнән дә тыгызрак тупланган йолдызларга төште. Нәкъ баш очымда, дәү сорау билгесе булып. Җидегән йолдыз яна иде. Инде ничә вакыт күккә карап, йолдызлар сафын иңенә чакчак күтәреп торган карасу-күгелҗем офыкларны күзәткәнем юк иде. Йолдызлы күк тә тарайган, нәп-нәни төрмәдәй җир шары өстендәге бикле чатыр булып калган иде. Менә, менә, авыр, суык йолдызлар күккә ябышып тора алмыйча шыбырдап безнең өскә коелырлар кебек иде. Торабыз, дәшмибез, кемгә дәшәсең, конвой солдатлары киез итекле аякларын шап-шоп бәргәләгәндә безнең тишек-тошык ката-бо- тинка элгән аяклар әллә кайчан шыкранлап катты. Кузгалырга команда булды: «Шаг вправа. шаг влево, конвой стреляет без предупреждения!». Шушы кыска гына иблис догасы моннан ары минем һәр адымымны, һәр хәрәкәтемне күзәтәчәк, мин бу явыз сүзләрне бик күп авызлардан ишетәчәкмен. Зур авызлардан, башмак иренле авызлардан, иренсез авызлардан, кечкенәләрдән, әмма һәр очракта да явыз авызлардан. Әле бу дөньяда иң күп яңгыраган вәхши җөмлә иреккә чыккач та төшләремә кереп йөдәтәчәк! Безгә сәер, ят тоелган боерык этләргә таныш, якын икән, алар бер-берсеннән узып өрә, сикергәли башладылар. Димәк, бүген машиналар булмаячак, безне җәяүләп кенә куалап алып киттеләр. Барабыз, табан асларын тарткалап кар шыгырдый. Ютәллибез, абынабыз, сөртенәбез, егылмыйбыз гына. Әле бердәмлек, кардәшлек хисләре тәмам коелып бетмәгән, гәүдәләр егылам дигәндә бер-берсенә тотыналар. Арабызда яланкуллар шактый. Кар шыгырдавы көчәя, тоташ бер бимазалы тавышка әйләнә, күшән түгел явып киткән мамык карда безнең чуар-чуар эзләребез кала. Җидегән йолдыз! Безнең эзиероглифларыннан син ни укыйсың9 .. Без таптап бара юрган ак мамык өстендә безнең күз яшьләребез кала. Керфекләрдә боз чуклары, житу сакал-мыекмрдабоз саймннәре. бара-бара алар шыбырдап ю- елалар. . Җилкәләрдә ооз тараканнар! И күп алар. ишле алар! Алар бал га сабы юанлыгы калган ботлар буйлап астан-өскә туктаусыз йөгерә- ләр. Кемнәрдер аһылдап артта кала башлады, уйсу җиргә төштек. ахрысы, кар тирәнәйде, урыны-урыны белән гезгә менеп җитә, аяк киеме кунычларына тула, эри, кергән җиреннән чыкмый Алдагылар алымнарын санап салыр! а тотынды, ләкин озак тын алырга ирек бирмәделәр, суык һаваны сискәндереп, тагын «дога» яңгырады Кызык, конвой авызыннан усал сүз яш ыры коя башлаута. этләр бердәм улап, өреп ана кушылалар. «Вперед, контрики! Вперед, недобитые фашисты!» Ул елларда бу команда да кин-кин Казагыстан җирендә, биекбиек Казагыстан күгенә менеп җитәрлек игеп яңгырый иде Явыз конвой башлыклары җирән, сипкелле, тәмәке төтененнән саргайган саргылт мыеклы, бүрәнә-бүрәнә ботлы, тырма куллы Рязань. Мәскәү урыслары гына гүгел, үз чатырының төннсгеннән бүтәнне күрмәгән төнтек, мокыт, тәбәнәк, кәрлә кыргыз, таҗик солдатлары да. дала гүреннән, каяндыр адрессыз яклардан ишәккә атланып килеп чыккан күсә сакаллы, суырылган ач яңаклы, ярты чакрымнан әчегән тир исе аңкып торган казакъ әкәләре дә безнең турга килеп җиткәч, арык ишәкләрен бер читкәрәк куып, муеннарын суза-суза: «Жубный фашист, жубный фашист!»—дип чәрелдиләр иде Бәрәкәтле дә, аяусыз да Казагыстан күкрәгенә кугыр булып яткан исәпсез-сансыз лагерьлар, ил кадерен белмәс чит тән килеп тулган килмешәкләр. ярты дөнья күген каплаган биек-биек коймалар, жирне-күкне көчләп тоташтырып аркылы-торкылы яткан чәнечкеле тимер чыбыклар, еллар буе дәвам иткән ялган пропаганда үз эшен үтәгән иде инде җирле халык номерлы тот кыннарга җирәнеп, нәфрәтләнеп карый Очраганда бу нәфрәтне чыгармый каламы соң халык?! Бәлки бу чиксез лагерьлар аларның гадәт-йолаларын, яшәеш төсмерләрен, гомернең гади аплиып бозганнардыр, өер-оср маллар рәхәтләнеп утлап йөр!әп далаларын iартып алганнардыр. Большевиклар булдыра алмаган эш юк. барысы да булгандыр Шуңа ахрысы, лагерьлардан качын чыга алган бәхетсезләрнең юлы чикле, җирле халык эзләшә вә тотып бирә ал арны. тотыш ан һәр тоткын өчен биш йөз тәңкә акча белән бер канчык он бирәләр. Әз мал түгел! Ә совет кешесенең кайчан вә кайда гук булганы бар?' Боларын мин соңрак, совет җәза системасының «академиясен» тәмамлаганда белдем. Әле без башлангыч классларда акыл-гыйбрәт җыябыз. Юл, бигрәк тә төнге юлсыз юл, эчпошыргыч озын һәм җәфалы була... Ниһаять, катып-калҗаеп, биек-биек такта койма белән уралган ихата каршысына килеп сөрлектек Койма баганалары башында гунган кошлар булып сүрән һәм моңсу лампа тар яна Күз бераз күнеккәч, аердым: каршыбызда биек-биек капка, ул бөтен иненә-бусна чәнечкч ie чыбыклардан ясалган бизәкләр таккан иде «Сөйләшмәскә!» диюн команда этләрне сөендереп яңгырагач, телләр дә «төрмә»лоренә теш артына кереп постылар. Өшеп, кәкрәеп беткәндә конвойның мыегын чуалтасы килми иде. Солдатларның карабин очлары юкка гына ялтырамыйдыр әле! Икс солдат ике яклан торып капканы киереп ачтылар, ьнютюк ,-1||1һ1 lJ(l ЧЫГЬ|п бер офицер су гга ба< гы һөм к\ ши »гы бер өем кәгазь ләрне бияләе белән кагын тигезләде Офицер берәм-берәм кәгазьне гартын чыгара да кычкырып УКЫЙ. Латыш, литва фамилия юре колакка ят. офицерның белем чамалы, боза, боза ла авызын тутырып безнең өскә бер лакан мат чәчә Шуннан барысы да аңлашыла Кытай, япон, немец һәм дөньяның бар мил юморе фамилия тәрен урыс теленә күчерер өчен өч хәреф юн торган бер сүт җиткәнен мин шунда аңладым1 Фамилиям чыгуга алгарак авыштым да үз исемемне, атам исемен Казакъстан жи^ндә беренче мәртәбә урысча яңгыраттым Әти. ишеттеңме икән” Кергәч ю уң кулда карашы, озын барак >чтәрәк ач тимсахлар бу тын әз-мәз яктылык элгән шактый күп корылмалар шәйләнде. Утлар ач тимсахларның күзләре булып, безгә янап елтырыйлар иде Бер җирдә тавыш ишетелми, хәрәкәт сизелми. Әллә кешесез, буш лагерьга килеп каптык инде? Баш очымда диярлек тавыш ишетеп, капылт күтәрелеп карадым, араларын кырык-илле метр калдырып сак вышкалары калкынган икән, ин якынында култыкса аша иелеп, пулеметын безгә төбәп ике солдат басып тора. һәрнәрсәнең азагы була, безнекеләр дә капка авызыннан кереп беттеләр. формулярлар бер офицердан икенчесенә, лагерь вәкиленә күчеп, безне Җирнең шушы шомлы ноктасына «пропискага кертте». Без Карабае лагереның яна кунаклары булып чыктык. Бу юлы безне тезеп маташмадылар. тун эченә кереп чумган берәү җылы бияләйле кулын селкеде дә: «Вперед, контрики!»—дип үзе артыннан чакырды. Караңгы барак ишеге ачылды, карлы-бозлы аякларыбыз белән идән такталарын төятөя. шапы-шопы килеп, эчкә үтеп кердек. Алданрак кергәннәр сукыр ут янган коридорга чыккан ишекләрне ачып карый башладылар, мәхшәр купты, кем кайда урын таба алса, шунда барып ауды. Без. әз-мәз күз ияләнгәннәр, бер ишеккә сыйдык. Җылыныйк дисәк, суыкны әллә үзебез ияртеп керлекме, әллә ул туймас тамак-ачәрвах безне көтеп торганмы, бүлмәләрнең бөтен почмакларыннан суык тешен ыржайтып карап тора иде Сузылабыз кар! Почмакларны кар сарган, түшәмдә дә ап-ак бәс!.. Безне бер чакта да ягылмаган баракка кертеп бикләгәннәр икән. Кычкырыр идек — тавышыбыз юк. ишек кагар идек— куллар күшеккән, шак- шок килеп, йодрыкларны җиң эченнән күрсәтеп, тамак төбенә бөялгән сүгенүләребезне йотып җибәреп, как сәкегә тыгызланып яттык. Иртән уяна алмадык, яртыбыз суык тидереп чирләде... Хак булды майор Столяров Минск төрмәсеннән торып безнең Ка- рабаска. соңыннан бөтен дөньяга яңгыраган күчеш гөрмә-лагерена илтәчәкләрен дөп-дөрес юраган икән. Карабаста без шактый тоткарландык әле, лагерь «күчеш» дип аталса да. ни сәбәптәндер, безне ашыгыч таратмадылар. бригадаларга бүлделәр. Карабае — минем өчен белем учагы, гыйбрәтләр дөньясы, караңгы күңелемне яктырткан якты кояш булды. Гомерем буе мине газаплаган сорауларга тулы җавапны мин шунда таптым. Минем алдагы тормышыма көч-гайрәт биргән җир улларын, Хәбир Зәйнуллин дәвамчыларын мин монда очраттым. Бөтен дөньядан Жыелган фикер ияләрен, үз халыкларының уңай вә кире сыйфатларын туплаган милләт вәкилләрен кошлар очып кермәс биек коймалар артына бикләсәләр дә. тугры уйфикергә бикләр бармыни?! Ал Iынчы бригадага эләктем, бригадирым куна җилкәле, калын имән кискәседәй гәүдәле, көр үгез муенлы, тәңкә-тәңкә куе кызыл сипкелле, бакыр чыбыклардан җыелган гыгыз чәчле, егерме биш-егерме җиде яшьләрдәге бандеровчы Николай Хохун иде. Яшьләй урысларга каршы көрәшкә катнашып китеп, әз-мәз дары исен дә иснәгән, кан төсе белән дә таныш бу авыл егете үз иленнән Казакълар дөньясына килеп җиткәнче байтак казаннарда кайнаган, Рәсәйнең мут караклары, көяз бурларыннан аңа да килбәтсез гадәтләр йога башлаган, хәзерендә. тотрыклы сәясиләр арасына килеп кереп, үзен табарга, үзен аңларга тырышкан мәле иде. Бригадирларның күпчелеге бандеровчылар, яшьләр, чаялар. Бандера гаскәрләрендә булулары белән мактаналар, урыска баш бирергә бер дә исәпләре юк иде. Бригадаларның күпчелегендә западниклар украин, белорус, поляклар, арага Рәсәй халыклары вәкилләрен дә. сыек шулпага тәм кер гер өчен борыч сипкәндәй, сибеп таратканнар иде. Өч-дүрт көн танышып, үксез баладай читтән-чоттан каранып йөргәч, мине вагонканын икенче катыннан бик сирәк кенә төшә торган карт грузин Александр Хуродзе чакырып алды. Үзем якынайдыммы, сизми калдым, мин аның янына «икенче этаж»га үрмәләдем, без күңелле генә сөйләшеп киттек. Ашханәгә сирәк кенә барып кайта торган бу какча тоткын бүтәннәргә бер тамчы да охшамаган иде. Елмаюын беркемнән дә яшермәгән, үзалдына сүзсез утырганда да якты чыраеннан, төсен җуя башлаган акыллы күзләреннән, аксыл-какча гәүдәсеннән тоташ нур агы та иде Бу кешене ачулы-кырыс, моңсу-сагышлы итеп күз алдына да китереп булмый Гәрчә Александр Хуродзе ун еллык беренче срогын Колыма. Магаданнарда «от звонка до звонка» тутырып куйган. Иртәгә чыгасы дигән көннең кичендә аны чакырып алалар да тагын ун елга хөкем ителүе хакында карар тапшыралар. Хуродзе ун ел дәвамында совет чынбарлыгын шулкадәр өйрәнтән була, «нигә?» дип тә сорамый Ул үтәкүрен- мәле арык, теге ун елында бер тапкыр да кояш күрмәгәндәй тәне зәцгәрсу-көмеш төсенә кергән, дүрт почмакланган беләкләрен жин генә җыеп тора төсле. Чәче, сакал-мыеклары ап-ак. дөнья гайбәтләрен ишеттермәс өчен колак тишекләренә кереп тулган эре-эре төкләр дә агарган Бер күргәндә үк Хуродзеиы дөнья мәшәкатьләреннән ваз кичкән гөнаһсыз фәрештә дип кабул итәсең. Картларның яшьләргә тартылуы, бар булган хәзинәләрен соңарганчы яшьләр белән уртаклашырга тырышуы табигый хәл, әмма мине Хуродзе аерата нык яраны дисәм дә. арттыру булмас. Мин аның үзе белән мең нужа күреп, кыегасп-бәргә.тәнеп беткән кәтилүгенә тутырып, ашханәдән аш алып кайтам, соңыннан аны юам. әмма безнең якын арадашлыкның сере ул түгел иде Хуродзе агай үз башыннан кичкәннәрне тәмләп сөйләргә ярата иле Грузияне сагынып сөйлиме. Колыма-Магаданнарны каһәрләп искә аламы, бер башыннан кичкән мең гыйбрәтләрне тезеп китәме аның тел төбе бер ноктага барып йомгаклана: совет власте мәңгелек түгел, хода шаһит, ут чәнчелеп барып төшәчәк, дөнья иркен сулыш алачак, бары тик коммунистлар хакимияте генә халыклар иреген буып тора, аларнын азатлыгын чикли Мондый фикерләрне Казаннан чыкканнан бирле ишеткәлим. без Зәй ягы балалары Гурий Тавлин. Гәрәй Гәрәевләр дә шундыйрак уйларга килә-китә яшәдек, ә монда сүзне аксакал, мен сынаулар аша үткән, бик күпләрнең иманын үзенә йоктырган, һәр сүзен айлар-еллар буе акылында әүкәләп йөрткән пәйгамбәрдәй адәм әйтә! Әйтәгенәмс сөйли башлаганда чак-чак ишетелгән зәгыйфь тавышы берзаман яңгырый башлый, секция почмакларына сарган тоткыннар әкрсн-өкрен анын тирәсенә тартылалар, без гипнозланган төсле оеп-онытылып анын кискен дәлил ләре. Совет властеның ни өчен чәнчелеп төшәргә тиешлеген исбатлаган кайнар җөмләләрен күңелләребезгә суырып алып тыңлыйбыз Икәүлән- икәү калганда мин аңардан «Чыннан да чәнчелеп төшәчәкме0*- гии сорыйм Ул тирән ышаныч һәм ачыктан-ачык горур чанын «Ә ни өчен мин монда утырам? Без барыбыз да аны бәреп егуга өлеш керткән көрәшчеләр!» дип кабатлый. «Совет империясе таркалачак!» дигән, ул вакыт өчен гаять дәһшәтле, зур эчтәлекле сүзне беренче мәртәбә мин анын авызыннан ишет гем Ул совет власте Грузиядә кылган явызлыкларны. Сталинның үчкә сусаган кансыз бәндә икәнлеген, үзе күргән яки ишеткән чын мисал лар белән ышандырырлык игеп сөйли иде Мин аңа тәмам ташыйк оул;тым Төрмәдә көннәр озын, төннәр ана карат анда да о тынрак Я тасын да. түшәмгә карап, уйлардан чигү-чигәсең. Хуродзе атайны күрмәтәндо дә мин аның барлыгын тоеп, сүзсез генә сөйләшеп ягам Дтапта килт.шдә кыйналган. соңыннан үз-үзенә кул салган белорус хакында уйлыйм Үземне Хуродзеиы. һәлак ителгән ул бичараны хәзерге аң ү тчәвен» салып-салып карыйм Нигә Хуродзе төрмәдә утыра ә тере җанны итүче җал’,.1I мр ирек...' Хуродзе имань......... .... сакламый. иманын һарксм re ачып сала, уртаклаша Совет власте шу i үгакүренм.. ie ш. перогин карпам курка' ' Курка икни 1ИМ.1К ки. у тенен как түгеллеген чама паи Хак |үтел иклп. niiinficp чанчелси TOIIIMACU ш ул' Эх ул сойлпган пайброт 1»рне язын-теркт fiapi.ni букам 1..ум, |.|үбп, кач ул. яп.111 lepk.iu барсам. Ii.infip.ni.ipc анын ла. минем I.I - 97 7 «к у •• J* ю башыма җиткән булырлар иде. Сталинны, совет режимын күрә алмаган, большевизмнан нәфрәтләнгән беренчеләрдән берсе булды ул изге грузин... Яшьләр бер бандеровчылар гына түгел, арабызда урыс егетләре дә бар иде. Танышып киттек. Төрмәдә һәркем- гыйбрәтләр хәзинәсе, тере тарих ул! Әйе, сугыш елларында колхозларга җитәкче булып йә ярым гарипләр. аксактуксак, бөкере-кәкереләр. йә булмаса үтә хәйләкәр, совет властен да алдый алган оятсызлар калды. Колхоз рәисе ул елларда чикләнмәгән власть иде! Сугыш елларындагы власть вәкилләре хакында әле татар әдәбиятында әсәрләр язылмаган. Миңлекамаллар, Айсылулар — миф алар, төпсез әкият. Авылның канын туйганчы эчте рәисләр, райком, райбашкарманың карарларына табынып крестьянның җанын ашады. Бигрәк тә чибәр хатын-кызлар, яшь киленнәр, киленчәкләр, толлар алар аркасында ничек җык күрде! Күпме кызларны бозып мирга чыгардылар шул сасы көзәннәр. Күпме сылуларның алсу күкрәкләрен изделәр?!.. Сугыш алдыннан кызлар әйләнеп та карамаган маңка сарыклар, ханнар, патшалар булып калып, учларында унар хатынны сытып тоттылар... һәм мин шушы Карабае лагеренда моңарчы белмәгән олуг, тарихи вакыйгага тап булдым. Безнең бригадада колхоз рәисләрен үтереп, төрмәгә кергән өч егет бар иде. Митя Шорохов белән Василий Гостев икәүләшеп бер рәисне йомдырганнар. Миша Пермяков ялгызы бер рәиснең күкрәгенә ау мылтыгыннан атып чәнчелдергән. Нигәдер без тиз арада аралашып, якынаеп киттек. Митя озын буйлы, аксыл чырайлы, озын куллы, торна тезле, җеп иренле егет иде. Карыйсың, әле генә күренеп торган күз алмалары эреп югала да ул сиңа күз агы белән генә челәеп гора. Митяга туры карап та булмый, карашы авыр, куркыныч иде егетнең, әләй! Аның янындагы Вася, киресенчә, юкка да шаркылдап көлеп җибәрә торган, наянлыгы, бушлыгы өчен «Чума» кушаматы тагылган мокыт кына Себер баласы иде. Икесенә дә террор өчен егерме бишәр ел каты режимлы лагерь биргәннәр, әмма бу ике үтерүчене янәшә бастырсаң, рәиснең чүпрәк башына җиткән тимернең кем кулында булуын чамалау читен түгел! Вася-чума шул тирәдә юргалагандыр, мөгаен! Баракта бер-бер ыгы-зыгы туа башласа. Вася эһ дигәнче шунда барып җитә. Ыгы-зыгыларны алдан ук сизә торган, кысылырга яратучы борыннар була ич! Миша Пермяковны да мин сәер бер ярату белән яраттым. Ул кабартма шешенке йөзле, симез, салынган күз кабаклы, күперенке сусыл иренле, авыр санлы, тотышыкыяфәте белән арт аякларына баскан көчле аюны хәтерләтә иде. Боларның өчесенең дә әнкәләрен колхоз рәисләре изгән икән. Хатыннар яшь, көчсез, ирләр сугышта вафат, тормыш авыр, рәискә каршы тора аласыңмыни?.. Өйгә килеп йөргәннәр сасы көзәннәр, төнлә-төнлә киләләр икән дә яшь хатыннарны анадан тума чишендереп, тезләндереп, исерек баштан аллы-артлы мүкиләр икән. Малайлар исә аларның кәмитләрен, кыланышларын мич башыннан яки гөлбәчтән тамаша итеп торганнар. Тешләр кысылган, күз яшьләре көзге яңгыр булып аккан.. Рәисләр чыгып киткәч, тавыш күтәргәннәр малайлар, холыксызланганнар, мәктәптә укытучыларына әләкләп караганнар... Әниләре җылый-жылый юаткан, укытучылар бармакларын иреннәренә аркылы куеп: «Тс-с, балалар, тс-с!»—дип үгетләгәннәр, дәшмәскә өйрәткәннәр.

Дәвамы бар