Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛТЫН УРДА ҺӘМ «ИДЕГӘЙ» ДАСТАНЫ

Тарих фәне сәясәттән читтә кала алмый, чөнки анын төп тикшерү объекты үткәндәге сәясәт. Монын шулай икәнле!сн, ягъни тарихның үгкән заманга юнәлтелтән сәясәт икәнлеген XIX гасырның алтмышынчы елларында ук инглиз галиме Джон Сиди исбатлаган Моны исегезгә төшерүемнең хикмәте шунда ки. утызынчы елларда Покровский һәм аның мәктәбен тар-мар иткән дәвердә аларга шушы теорияне инкяр итү йөкләнгән була Ләкин шунысы да мәгълүм булсын: большевистик хакимият, бер яктан, шушыны фаш итеп маташкан булса, икенче яктан, үзе иҗтимагый фәннәрне, шул исәптән, тарих гыйлемен дә актив рәвештә үз сәясәтенең хезмәтчесе итт е. Алтын Урда гарихы да. шул дәвернең мәдәнияте, беренче нәүбәттә. «Идегәй» дастаны да менә шушы сәясәтнең корбаны булды Бүгенге сәясәткә шул тарих кирәк икән. аны тикшерүгә азмы-күпме мөмкинлек бирелә башлавы да табигый Кыска гына вакыг эчендә күренекле тарихчыларыбыз Һади Атласый һәм Газиз Гобәйдуллинга да юл ачылган Дөрес, солтангалиевчелеккә каршы көрәш жәелдерелгәч һәм утызывчы еллар репрессияләре башлангач, аларга да урын калмый Тагар тарихы, тарихи мирас белән ныклап кызыксынган бер гәркем язучы, шулар исәбендә Нәкый Исәнбәт тә. имештер. «Җидегән» исемле сәяси оешма г озег он дип г аспләнә һәм шактый еллар буе җәберләнә килә. Ләкин Икенче бөтендөнья сугышы башлангач. СССР халыкларында ватандарлык рухы тәрбияләү мәнфәгатеннән чыгып, үткән тарихка шактый игътибар бирергә керешәләр Шунлыктан, бу эшкә элегрәк эзәрлекләнә килгән язучылар да гартыла. 1941 елның 4 февралендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Муса Җәлил партия өлкә комитетына «актив ижат һәм җәмәгать эшенә зур стажы булган, ләкин моңарчы аннан читләштерелә килгән язучылар тартылды», дип яза. Җәя эчендә Н Исәнбәт. Г. Кутуй. М Гали исемнәре күрсәтелгән Моңа исә 1942 елда татар мәдәниятенең җәүһәре «Идегәй» дастанының 500 еллыгына әзерләнү сәбәп була. Мондый җаваплы. күп белем һәм мәг ьлүмаг таләп иткән эшкә Нәкый Исәнбәт һәм Нигъмәт Хәкимнәр кирәк була Эшне башкару Алтын Урда тарихын, анын мәдәниятен дә яхшы белүне таләп игә. Язучылар берлегенең шушы юбилейны уздыру теләген ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты хуплый һәм аңа җитәкчелек итүне үз кулына ала Тиз арада юбилей комитеты төзелә, анын рәисе итеп партия өлкә комитетының идеология секретаре Мөхәммәтен билгеләнә. Аңа партия һәм дәүләт эшлеклсләре белән Индус IАҺИРОВ (1936) тарих фанноре докторы, профессор Татарстан ФА огъза-хобврчесс. Татарстаннын атказанган фон низек зесс, күп кено гыйльми хезиатюр авторы Казанда тии † 1993 елның 9 августында Казанда «Аттын Урда: гарихы һәм мәдәнияте» халыкара конференциясендә сөйләнгән нотык. 10. «К У •№ II Т 145 бергә, Нәкый Исәнбәт һәм Кәрим Тинчурин да кертелә. Шунысын дә әйтеп үтәргә кирәк ки. юбилей уздыру ВК(б) Үзәк Комитеты тарафыннанда хуплана, чөнки бу эш партиянең гомум сәясәтенә дә туры килә. Өлкә комитетының беренче секретаре Алемасов кул куеп. Үзәк Комитетка җибәрелгән мөрәҗәгатьтә 1942 елда «Идегәй» дастанына 500 ел тулуы, шунлыктан Татарстан Язучылар берлеге шушы юбилейны уздыру мәсьәләсен күтәрүе аңлатылган Документның белешмә өлеше игътибарга лаек. Анда дастанның чын халык иҗаты әсәре икәнлеге расланган. Беренчедән, шушы бөек дастанның Алтын Урда дәүләте сүнеп барган вакытка, хан тәхете өчен көрәшнең кискенләшкән чорына туры килүе белдерелгән. Кыска гына вакыт эчендә егермедән артык хан алышынган. Тәхет тирәсендәге даирәләр хакимлек өчен үзара cyi ышкан вакытта Идегәйдәй батырлар шул хакимнәр!ә каршы чыгудан да курыкмаган. Алар өчен Туктамыш яки бүтән хан түгел, ә Ил. Идслйорт. халык мәнфәгатьләре беренче урында торган. Менә шуңа күрә дә дастанның төп каһарманы Идегәй булган. Икенчедән, шушы дастанның утызлап варианты табылуы күрсәтелгән Җәм- гысе җиде мен шигъри юл. Шул вариантларның өчесе —кырым татарларыныкы, өчесе башкортныкы, икесе казакъныкы, берсе — нугайныкы, берсе — үзбәкнеке. калганнары татарныкы Бу Идегәйнең халык батыры буларак татар тарафыннан гына түгел, башка халыклар тарафыннан да танылуы һәм кабул ителүе хакында сөйли Димәк, бу дастан төрки халыкларның уртак мирасы. Идегәй батыр турында җырлар һәм риваятьләр ул үзе исән чагында ук барлыкка килә башлаган. Идегәй т урындагы әсәр күп еллар үткәннән соң кемдер тарафыннан төзелгән фальшивка түгел. Тарих андый бозуларны шактый күргән «Идегәй» исә чын тарихи нигезе булган әсәр. Мәсәлән, заманында Алтын Урдага килгән сәяхәтче Ибн Гарәпша Идегәй турында легендалар, сәер истәлекләр барлыгын язып калдырган. Идегәй үлгәннән сон 50 ел үткәч Алтын Урдага килгән А Ассабад: «Миңа очраган һәр кеше аның турыда кызык истәлекләр сөйләде, аның батырлыгын, кешеләргә игътибарлылыгын. хәрби юлбашчылык сыйфатларын тасвирлады», дип язып калдырган. «Идегәй» дастаны— Алтын Урда тарихының сонгы сәхифәләре чагылышы Аның нигезендә халык язмышы ята. Менә ни өчен партия җитәкчеләре шушы дастанның татар халкында ватандарлык хисләрен уятачагына шикләнми һәм юбилейне зурлап уздыруны яклый. Тарих, тел һәм әдәбият институтына дастанны басмага әзерләү эше йөкләнә Нәкый Исәнбәт биш пәрдәле «Идегәй» драмасын яза. Гомумән, бәйрәмгә әзерләнү уңышлы алып барыла Тик менә аны үткәрүгә сугыш башланып китү тоткарлык ясый. Шулай да башланган эш тукталмый 1943 елның декабрендә партиянең Татарстан өлк? комитеты пленумында «Бөек ватан сугышы елларында татар әдәбияты» дигән доклад тыңланырга тиеш була. Анда татар әдәбиятының мең еллык традицияләренә таянырга, халкыбызның «чыдамлык, үз-үзен аямаучан батырлык сыйфатларын тарихтан эзләргә кирәклеге» басым ясап әйтелә. Сугыш елларында дастанга игьтибар кимеми. 1944 елның 18 апрелендә төзелгән бер документта — партиянең Татарстан өлкә комитеты секретаре Никитиннең Кызыл Гаскәр баш сәяси идарәсе башлыгы Рогов исеменә җибәрелгән хатында «Идегәй» дастанын урыс теленә тәрҗемә итү эшенең бүгенге көндә хәрби диңгез флотында хезмәт игүче шагыйрь Семен Липкинга тапшырылганлыгы искә төшерелә. Шушы эшне үтәү өчен, аны янә өч айга хәрби хезмәттән азат итү хаҗәтлеге аңлатыла Шушы хат-үтенеч нигезендә. С Липкин хәрби хезмәттән азат ителә, тәрҗемәче Казанга килә. Әмма дүрт ай үтүгә, әлеге Никитин дастан турында башкача сүз алып бара башлый 1944 елның апрелендә «Идегәй» чын халык дастаны итеп мактала, ә шул ук елның 9 августында шул ук әсәр халыкка каршы феодаллар дастаны дип танытыла Шушы көнне ВКП(б) ҮКында. аның пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Иовчук һәм Никитин ясаган докладлар нигезендә «Татарстан партия оешмасында идеологик һәм масса-сәяси эшнең горышы һәм аны яхшырту чаралары» исемле карар чыгарыла. Бу карарда Алтын Урда гарихын матур буяуларга буяп күрсәтергә тырышкан тарихчыларны. «Идегәй» дастанын киң танытырга омтылучы әдәбиятчыларны милләтчелек хаталары җибәрүдә гаеплиләр. Дастанны тәрҗемәләүче С. Липкин. Нәкый Исәнбәт кебек кимсетелүләргә дучар ител- мәсә дә. гаепләүдән читтә калдырылмый. ВКП(б) ҮКында әнә шул документ кабул ителер алдыннан, сөяркәләрен шампан шәрәбендә коендырырга яраткан Александров С. Липким белән әңгәмә үткәрә. Ул ана: «Сез тәржемә итә торган дастанның каһарманнары кайсы ил патриотлары булган?» —дип сорау бирә. «Ул илнең иссмс Дәште Кь|ңчак. ягъни Алтын Урда», ди шагыйрь җавап итеп Сәер әңгәмә әйбәт кенә тәмамлана. Александров тәрҗемәчегә дастанның басылып чыгачагын белдерә Әмма бу икейөзле вәгъдә була. Югарыда карар аркасында, дастан китап рәвешендә бары тик 1990 елда гына дөнья күрә алды Тәрҗемәсе исә 1991 елда басылды һәм С Липкин Тукай премиясе белән бүләкләнде. 1944 елнын 9 август карары Татарстанда милләтчелек белән көрәшүне башлап кына җибәрә Шуннан соң Казанда партиянең Татарстан өлкә комитеты XIV пленумы уздырыла Анда Үзәк Комитет карары буенча докладны Өлкә комитеты секретаре Малов сөйли Бу доклад 66 биттән гыйбарәт, анда республикадагы идеолог ик, эш бәйнә-бәйнә тикшерелә. Баксаң. Татарстанда урыс һәм татар халыкларының чит ил илбасарларына каршы бергәләп көрәшүен өйрәнү урынына, галимнәребез Алтын Урда тарихын тикшереп яткан, аны прогрессив, икътисады һәм мәдәнияте алга киткән дәүләт итеп күрсәткәннәр, анын төп сыйфаты агрессивлык, урысларга карата илбасарлык булуын онытканнар икән' «Идегәй» исә халыкка каршы, милләтчел бер әсәр, имеш Никитин урынына беренче секретарь итеп җибәрелгән Моратов «Тарихчылар һәм әдәбиятчылар нәкъ менә сугыш елларында ни өчен соң әле Алтын Урданың алга киткән прогрессив дәүләт икәнлеген раслаган черек идеологияне күтәреп чыктылар? дип сорау бирә Аннары фикерен ул болай дәвам итә Бу кешеләрнең бурычы үз гөнаһларын юу. чын фәнгә нигезләнгән, тарихи гаделлеккә туры килгән закончалыкны, республикабызда барган гигант үзгәрешләрне күрсәтә торган әсәрләр тудыру» Алтын Урдага һәм «Идегәй» дастанына менә шундый бәя бирелә Чөнки 1944 елда сугышның язмышы нигездә инде хәл ителгән була Урыс булмаган халыкларның ватандарлык хисләрен дөрләтүгә инде ихтыяҗ бетә Киресенчә, аларны инде үз урыннарына, ятыш икенчел пландагы урыша утыртыр вакыт җигә Дистәләрчә халыклар тарихи ватаннарыннан сөрелә, аларнын тарихи милли дәүләтчелеге дә юкка чыгарыла Большевистик сәясәт икенче юл алгач, татарга да башка язмыш языла Алтын Урдага, аның мәдәниятенә карага рәсми мөнәсәбәт үзгәрмәгән булса да. илленчеалтмышынчы елларда аларга багышланган кайбер хезмәтләр күренә башлый Шулар арасыннан мин М. Сәфәргалиевнен «Алтын Урданың таркалуы» (Саранск. I960) китабын күрсәтеп үтәр идем Урыс җәмәгатьчелегендә дә бу дәүләткә карата яңа фикерләр пәйда була Шуның нәтиҗәсендә, Сарай-Бәркә шәһәрендә археологик казынулар алып барыла, анда табылган матди мәдәният үрнәкләре Саратов шәһәре музеена куела. Кыенлык белән булса да. җирле халык үткәнен, Алтын Урда мәмләкәте тарихын гомуми тарихның бер өлеше итеп гану гамәлгә керә, гаделлек өстенлек ала башлый Мисалга. Лев Гумилев хезмәтләрендә Алтын Урдага чагыштырмача объектив бәя бирелгән, анын тарихыннан сәяси башбаштаклык катламнарын алып ташлау өчен күп кенә мәгьлүмат китерелгән. Бүгенге сәясәт тормышта һәм тарих гыйлемендә гаделлек тантана итүен сорый Алтын Урда дәүләтенең 750 еллыгына багышлап Казанда уздырылган халыкара конференция озак еллар кин җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калдырылган үткәнебезне ачыклауга һәм барлауга саллы өлеш кертте Моннан сон инде галимнәребез «ак таплар»иы бетерүгә җиң сызганып керешер, дип ышанырга мөмкин Алтын Урла һәм аның мәдәнияте халкыбыз тарихында лаеклы урынын алыр, башка илләр һәм милләтләр белән хезмәттәшлектә яшәвебезгә яңа көч өстәр