Логотип Казан Утлары
Публицистика

АТАДАН БАЛА ЯШЬ КАЛА

 

Әдәбиятта шундый сихерле шәхесләр була ки: чоры белән бергә калыккан, бе- Ёгә үскән үз чорының баласы. 1ул чорга килеп кагылдыңмы, аны читләтеп үтеп булмый Әнә шундый искитмәле фигураларның берсе Кутуй. Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев Тумы- шы белән элеккеге Саратов губернасыннан (хәзерге Пенза өлкәсе). Хәсән ага Туфан әйтмешли, «безнең мишәр Пенза мишәре» Хәсән ага Такташ турында да «без нең мишәр Тамбов мишәре» дия иле Нәҗми хакында да шундый сүзләре хәтердә. Чыннан да. яна әдәбият совет әдәбиятының башында торган бу мишәр егетләренә сокланмый мөмкин түгел. Алардагы елгырлык, өлгерлек, дөнья вә урыс шигъри хәрәкәтен яхшы белүләре безгә дә үрнәк бу лырлык Шул хәрәкәт эчендә Кутуй Бүгенге күзлектән караганда яз ганнары артык зур игътибарга ла вьетнам, чех. казакъ, үзбәк, кыргыз, чуваш, мари һ б дистәләгән халыкларның әдәбият сөючеләренә эстетик ләззәт, рухи тәрбия бирде Без еш кына, әйткән сүзебезне ек та түгел сыман. Алай дисәң. Рмемдо: һ. I ак т аш. I. Мни- «Тапшырылмаган хатлар» (1935) скнй. I. Кутуй. бөтен дөньяны урап чыкты. Туган телендә унлап, урыс телендә егермеләп басма күрде. Инглиз, француз, гарәп, корен, албан, монгол.асылын уйлап бетермичә, мәгънәсез тәгъбирләр ычкындырабыз: Имеш. Җәлил. "Алтынчәч»не генә язган булса да Имеш. Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»ны гына язган булса да Алай булмый ул. каләмдәшләр! Шәхес бөтен ваклыклары, көндәлек мәшәкатьләре, иҗади торгынлыгы һәм күтәрелеш мизгелләре белән бер бөтен. Бигрәк тә, Кутуй кебек, әдәбият тарихында тирән эз калдыр ган. аласы биеклекләре әле алла булган кабатланмас шәхеснең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнгәндә ихтирам һәм игътибар белән карарга кирәк Көн кадак Тормыш чүкеч Без Кеше' Бөр чүкечне Сал кадакка. Нык төшер' ■Квн кадак‘ 1325. ек та түгел сыман. Алай дисәң. Рмемдо: һ. I ак т аш. I. Мни- «Тапшырылмаган хатлар» (1935) скнй. I. Кутуй. бөтен дөньяны урап чыкты. Туган телендә унлап, урыс телендә егермеләп басма күрде. Инглиз, француз, гарәп, корен, албан, монгол. Бу — шигырьдә яңа эра ачарга килгән футурист Кутуй. Шул чорда бергә кайнаган Минский, Туфан, Ишморатлар белән янәшә яшәү бәхете эләкте миңа. Сүз Кутуй турында башланып китте исә, йөзләре нурланып, күзләре балкып китә иде. Ул —алар өчен бомба булган. Алар шул шартлау дулкыны белән күтәрелгәннәр, яшәгәннәр. Риза ага Ишморат— Кутуйның яшьтәше. Яшьтәше генә түгел, икесе дә бер айда туганнар— ноябрьдә. Аралары да тулыр-тулмас бер ай гына— егерме җиде көн. Берсенең туган көне 1903 елның 1 ноябре... Кутуйның—28 ноябрь. һәм бу ике яшьти - берсе футурист мишәр, икенчесе дөньяви типтәр — беренче очрашканда ук «мөгез чыгарырга» әзер булганнар. Бу очрашуга сәбәпче шул ук Уфа, аның барлык тамашачыларын таң калдырып, зур осталык белән декламацияләр сөйләп йөргән Габдулла Вилданов. Затлы кызларга, сәхнәгә, бөтен дөньяга гашыйк зат. Бу хакта Риза агай болай хәбәр бирә: «Ул миңа үзенең юлдаш дустын тәкъдим итеп: — Таныш бул, бу иптәш бүгенге әдәбиятыбызны әйдәп баручыларның берсе — шагыйрь Кутуй була. Укыганың бардыр? — Юк, кызганычка каршы, укыганым юк,—дим, Кутуйга кул биреп. — Зарар юк, укыр әле, укыр,—ди Кутуй, ялкынлы күзләрен текәп һәм кулымны каты гына кысып. — Шагыйрь һәм артист Риза Ишморат! —дип тәкъдим итәләр. — Шаяртмагыз!—дим уңайсызланып. - Бүгенгә әле шагыйрь дә, артист та булып өлгереп җитмәгәнсез икән, бер дә борчылма, Казан ул, җаным, өлгертәчәк сине. Шагыйрь итеп тә, артист итеп тә, бик тырышсаң әгәр, нинди булса да берәр өлкәдә «мөгезле шайтан» итеп тә. — Мөгезле шайтан?! — Курыкма, дус кеше,—ди Кутуй,—Казан кадәр Казанга килгәнсең икән инде, берәр өлкәдә мөгез чыгармыйча булмый. Бигрәк тә бүген. Чөнки көннәре шундый Шигырьнең дә, театрның да мөгезлерәге кирәк, үткенрәге...» Бу—нәкъ Кутуй үзе. Егерменче еллар Кутуе. Биредә шуны да искә алырга кирәк, Гаделша 9 яшеннән урыс мәктәбендә укып, урыс тәрбиясе ала. 1912 елда әтисе Нурмөхәммәт абзый, гаиләсе белән Самара губернасындагы Алексеевск авылына күчеп, Кутуевларның күн заводында эшли башлый. Ул биредә урыс мәктәбендә укый. 1917 елда Самара шәһәренә күчеп килгәч тә танылган рус язучысы Александр Неверовның әдәби түгәрәгенә йөри, беренче шигырьләрен урысча яза, ныклап торып шул еллардагы яңа поэзия, бигрәк тә Маяковскийның иҗаты белән якыннан таныша. Әмма аны мишәрлеге, үз халкына хезмәт итәргә чакыруы, 1920 елда —17 яшендә Казанга алып килә. 1924 елда ул «Көннәр йөгергәндә» исемле футуристик шигырьләр китабын чыгара. Сүзләре татарча булса да, бу китаптагы тезмәләр буталчык бер чүп өемен хәтерләтә. 1925 елда алар Ишморат, Әсгать Мәҗит белән берлектә, ачык һавада «Бомба» театры оештыралар. Кутуй ул елларда һәркөн хәрәкәттә, аның белмәгәне, күрмәгәне юк. Ул һәммәсен белә. Ул һәммәсен белә, дигәннән, Татар театрының чын, тулы, намуслы тарихы язылганда егерменче, утызынчы елларны Кутуйдан башка күз алдына да китереп булмый Беренче мәртәбә куелган бөтен тамашаларга ул бәяләмә язып барган. Ул бәяләмәләр ташка басылган хәлдә Татарстанның көндәлек матбугатында калган. Мин әле «20—30 нчы еллар. Татар театры һәм Кутуй» дигән темага фәнни хезмәт тә язылыр дип уйлыйм. Большевистик җиңүлерга чакырып. Син калыктың дөнья өстене Бәхет өчен, якты тормыш өчен Җырлар ява Синең өстеңө. «Сталинга сәлам». 1939. капли авторы да Кутуй. Әмма. бүгенге көн күзлегеннән m mбпп J, < .tL ЧИТе белөн генө мәсхәрәле елмаймаска кирәк Бо- Кшптг «аНИарда ук МӨШҺУР шагыйрьләр боек әсәрләрен фәлән &ги»тЛ>^, л?.Лагышла . , .?ннар Шагыйрь иҗатының әдәби кыйммәтен чи^Аг^пУЛЛ^еЛӨ1^ И П1охеснен әдәби хәрәкәттә калдырганын берничә зур әсәре билгели Хо-та эш күләмдә дә тормый. И туган ил, и матур ил. Калдын бездән еракта. Калсаң да бездән еракта. Күңелдә син һәрчакта "Туган ил». (Хөрәквттаге армия Берлин юды 1944) шагыйрь белән бергә, хәрәкәттәге армиядә барган г»ш. > J 3 /,'3 ,? 1 ол'Да 1 Ь| ,ъ,на кабатламады икән'” Ә чәчмә шигырь нәсер белән язылган «Сагыну» әсәре' ‘ н «Сагындым, бик сагындым сине, туган ил' Мин горур атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим Миңа һәр йортның капкасы, һәр өйнең ишеге ачык Ләкин берсенә до керәсем килми минем Мин ата баба корган илемдәге изге йорт турында уйлыйм һәм шунда тизрәк кайтып керер өчен ьерлинга ашыгам Берлинга мин илем белән аерылу кайгысын моннан сон һичкаичан татымас өчен чиксез ачу белән барам Ачуым шулкадәр көчле, сагы нуым шундый татлы ки, мин түзмим, җырлап жибөром Иле ямьсез, суы тәмсез. Өйгә кайтасым килә' дип җырлыйм мин Без мәйданга керәбез Поляк яшьләре, безне котлап, үзләренең иң матур җырларын җырлыйлар. Әмма минем күңел еракта Мин үзебезнең Кызыл мәй даныбызны сагынам һәм туган илдән килгән хатларны укыйм Дусларым, кар дәшлөрем миннән, сагынасыңмы, дип сорыйлар Минем бугазыма төер тыгыла Мин төерне йота-йота җавап язам Телеграм баганасы олы юлга маяк ул. Сагынасынмы дип сорыйсыз сагынмаган кая ул! Сагындым, бик сагындым сине, туган ил. ...Сагынган саен сагынасы кило Сагынуым шундый көчле булганга кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем Сагындым. бик сагындым сине, изге туган ил! «Сагыну 1944. Хәтеремдә, балачакта шушы нәсерне күңелдән укыганда утауларны кичеп кайткан, балалар алдында күз яшь күрсәтмәгән әткәй йөзен каплап үкси иде. Әйтә куя иде Әнә шул ышаныч харап иткән инде аны. Сугышта үз үзенә ар тык ышану иң куркынычьi Мин әле авылга өйгә кайтып кергәч тә берничә аи ышанмадым Шулай да көчле язган, соңгы сулышы белөн. бәгырьдән өзеп алып... Әйе. 1944 елны Кутуй язган шушы нәсер генө булмаса да. без никадәр ярлы булыр идек. Әдип 1944 елны Казанга вакытлыча иҗади ялга кайта Шул кыска гына вакыт эчендә дә ул «Рөстәм маҗаралары» исемле фантастик әсәр язарга өлгерә Бу әсәрне инде әллә ничә буын укып үсте Аның әдәби дорәҗосг. кыйммәте хакында сөйләшү артык Гадел Кутуига ка юр моңа охшашлы фантастик әсәрләр донья әдәбиятында байтак путчи аның кайсын өлге итеп алгандыр монысы белгечләр эше. Әмма биредә маҗараларның төп герое Ростом Рөстәм Кутуй... _ _ Гаделша Нурмемммет улы Кутуев урыс мектобенло укып берен че шигырьләрен шул телдә язып, соңыннан Казанга килеп татар дөнья сын шаулаткан шәхес. „ _ Ә ипле улы тербияне. нигезле, урыс лоньясы аша ала Әтш енен ачы адоби язмышын белгән кебек, бер гене саяси теркемнөрга ло кушыл мыйча, бер генә төрле «изм»нарга да йөз тотмыйча, уз юлы белән бара. Кайчагында уйлап куям — әтисе эшләргә тиешле йөкне күтәрә бара, лабаса! 1965 елны бер төркем студентлар Ленинградка бардык. Эрмитажда йөргәндә, безнен Казаннан икәнне белгәч, бездән сорашалар: — Как там наш Кутуй? ..Бу сүзләр мине бик тә уйландырды Шуңа кадәр кулыма да алмаган Рөстәм Кутуйны укый башладым. Урыс телендә язучы татар язучысы икән лә бит ул. Ул чакта ук инде мин Хәсән ага Туфан аша аксакалларыбыз белән аралашып яши идем. Алар, ни хикмәттер, Рөстәм Кутуйны танырга теләмәделәр Ә бит казакъ халкы Оджас Сөләйманын урысча яза дип тормады. Ә Фазыл Искәндәр... Ә Чыңгыз Айтматов... Без әнә шулай Кутуйларны югалтып, котсыз калдык. Кутуйның тамыры - кот, котлы... Мин ике чор әдибе—ике Кутуйны бербөтен итеп кабул итәм. Берсе заман колы, икенчесе коллыктан азат булырга, бәйсезлек алырга теләгән өлеш. Рөстәмнең әтисенә 90 яшь булыр иде. Аның яшьтәше Риза ага Ишморат әле яши, иҗат итә. Аккош күлендәге урманда без Рөстәм Кутуй белән янәшә яшибез. Бу хакта еш кына әңгәмә дә куертып алабыз. Уйлап та куям: элек нәсел, тамыр дәвам иткән. Хәзер инде балта белән чабылган. Котлылар Рөстәмнән соң бетәр сыман. Котсызлар гына калыр микәнни? Кикимора телендә язсалар да, нәселнең асылын югалтмаска иде бит. Гадел Кутуй... Рөстәм Кутуй... Аталы-уллы ике зур шәхесне уйлаганда, бабалары Нурмөхәммәт агай җырлый торган җыр хәтергә килә. (Сибгат ага Хәким шулай сөйли иде): Атадан бала яшь кала. Бик күп эшләр башкара. Рөстәм Кутуй әнә шул татар җырыннан яралган урысча язучы әдип тә инде.