Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язмыш

Тагын безнең язмыш чәбәләнә Мәкерләрнең канлы учагында. Күмелмәде микән иманыбыз. Помней сыман, көлләр кочаг ында? Җанда ничә гасырларның көле?? Тарихларда көлләр мең катлам Үпкәләрдә дога эзе иде. һәм яшисе гомер бер саплам. Язмыш-кырпгау кыскан йөрәкләрне. Кара каннар сауган йөрәкне Аглар койрыгына тагып чапты. Лашманчылар и ген сөйрә г те. Себерләрдә безнең гомерләр дә Пычкы чүбе булып сибелгән. Пычкының бер сабын без йолыктык Себер тартты икенчесеннән. Язмыш Болгар җирен телем-гелем Кисеп, телгәләде бәгырьне. Бульдозерлар телем-телем телде Ханнар зира i ында каберне. Безгә ялт ыйсы шул телемнәрне. Дәвалыйсы канлы бәгырьне. Терелтәсе, аннан уятасы. Җир шарының бөтен почмагында Безгә рәнҗеп ягкан каберне. Офыкларда язмыш чәбәләнә Теткәләнеп беткән әләмдәй.Тарих кайтавазы якынлаша_ Каны тамып очкан сәламдәй. Рифкать Закировка Җемелдәүче якты тәрәзәләр Очкын булып куна күзләргә. Поезд. Зингер машинасы кебек. Шпалларны тегә үрләргә. Гүләп ала дөнья колакларда. Гасырларның өне шикелле. Дошман, хакыйкатьне вагоннарга Төяп, себерләргә ки герде Хәтер — юеш селекозлы шахта. Хәтер баса ауган агач күк. Хәтер кыршау булып башны кыса. Көне-төне кыса палач күк. Себер картасына кулны куйсам Бармак арасыннан кан тама. Вагон-вагон җинаятьләр кайта. Кире кайта Кызыл мёйданга. Йөрәкләрдән аккан каннар микән һәр ташында тора беленеп? Шуңа. ахры, кояш нуры төшми. Гөмбәзләргә кала эленеп. Сугым тагарагы булган мәйдан. Әле дә сугымчылар азмы анда? Сугым мәйданы шул. һәм әйләнгән Исеме дә - Кызыл Мәйданга. Монда авыл булган Монда авыл булган. Бу чокырлар Үзәк өзгеч йөрәк авазы. Аумый калган капка баганасы Нәфрәт булып тишкән һаваны. Ул багана шырпы булып кергән Чорыбызның тырнак астына Әй сызлана күңел, үрсәләнә. Дәва таба алмый ярсуга. Шайтан таяклары, тигәнәкләр Баскан ил картлары каберен. Бу авылдан качкан кешеләрнең Тигәнәкләр баскан бәгырен. Шушы җирнең кычытканын ашап Исән калган уллар, кайда сез’! Бу ташландык авыл — сезнең зират. Сезгә дәшү, беләм. файдасыз. Исән килеш сез күмелгән монда. Тигәнәкләр—сезнең кабердә. Исемен җуя авыл! Бу фаҗига Инә булып чәнчи бәгырьгә! Дөньядагы иң кызганыч җирләр — Кеше ташлап киткән авыллар: Кеше киткән, песи, этләр киткән. Хәт га керми уза давыллар. Җырлар, якты уйлар, чишмә киткән. Тик каеннар китә алмаган. Каеннарны тамыр җибәрмәгән. Тамыр - өзелмәскә ялганган. Ә кешеләр өзә тамырларны. Я тганмаслык итеп өзәләр Каеннардан гыйбрәт алсак икән. Алар кала, алар түзәләр. Алар кала. Каян белсен каен Мондый хыянәтнең кинәсен? Бу каеннар белән авылның да Белом изге исеме үләсен. Соңгы теләк тели бу каеннар. Теләкләре бәгырь сызлавы Давылларга түздек, ялгызлыкка. Хыянәткә түзеп булмады Хет бер килеп сүгенсеннәр иде. Йә киссеннәр без бит оч кенә. Кешеләрнең хыянәтен каплап. Авар идек авыл остенә Очып бара Кол Шэриф'нен кылыч тоткан кулы Күктә оча, очкан өзелеп. Без кол булган гасырларны турый. Зынҗырлары кала өелеп Кол Шәрифнең кулы очын бара. Кылыч түгел, яшен уйнатып. Мәрткә киткән иманнарга суга. Каберләрне китә уятып Кол Шәрифнең кулы очып бара. Ки (акларның җанын тойган кул. Кылыч белән түгел, каурый белән Гасырларның сынын койган кул Кол Шәрифнең кулы очын бара. Зыялы кул. Ю!а укыган. Кеше кыйбласының изге ае Намус аңа кылыч тоттырган Кол Шәрифнең кулы очын бара. Эзли күмеләчәк каберен. Белмидер шул күптән җирләнгәнен Үзәгенә минем бәгырьнең Дүрт-биш гасыр яулый бу изге кул Азатлыкның якты таңнарын. Канлы йодрыгында Зөлфәкармы. Соңгы азанымы Казанның?! ' Кол Шариф a i аклы дин галиме, сосг. iuai ыйрь; 1552 елнын 15 октябрендә урыслар Калайны алган кввне. кулына кылыч готып сугышканда. кнгапхана бусагасында тураклана, кабере билгесез Хатирәләр Артта еллар кала, идәндәге Купкан сайгак кебек шапылдап. Хатирәләр борчый, тәрәзәгә Бәргән ботак кебек шакылдап. Хатирәләр койма аша төшкән Исерек күк ишек кагалар. Баш төзәтеп кенә чыгып китми. Чиләк-чиләк канны савалар. Хатирәләр, ялгышларым булып. Яңагыма китереп сугалар. Сугалар да. аннан намусымны Танк кебек таптап узалар Хатирәләр, сөйгән ярлар булып. Эреп ята кайчак куенда, һәм аларнын күпме хыянәтен Таш күк асып йөрим муенда. Ха 1 ирәләр мине сырхау и т кән. Газаплаган күңел саулыгым. Бурыч диңгезендә коендырган һәм бөлдергән иң зур байлыгым. Мин Мин дөньяны кочам, һималае Кулларыма коя ак карын, һималайның чыңлы кыясына Бәйләп куйдым шигырь тулпарын. Мариан иңкүлеге гәпләреннән Алып менеп энҗе бөртеген. Зоһрә кызның калфагына тездем. Әйтте: Төсең итеп йөртермен. Сөйләп тормыйм сезгә Зөһрә белән Булган гыйшык-мыйшык турында Тиешсезне сөйләп йөргәннәрне Җир күп йотты гигез урында. Мин дөньяны кочам. Урманнары Әти яңагыдай тырмыйдыр. Мин бит әтиемне хәтерләмим. Миңа болай әйтеп булмыйдыр. Мин дөньяны кочам. Океаннары Кысылыпкысылып куя йөрәк күк. Җир шары да сулый, яралана. Кеше кебек икән, кирәк бит. Мин дөньяны алам кочагыма. Кемнәр белер аның кадерен? Иркәләүгә беркем чыдый алмый. Сулык-сулык елый бәгырем. Китеп барырсыц Минем гомер яз көнендә эреп һаман кими барган кар сыман. Метеор күк очкан мизгелләре Арасында гасыр бар сыман. Вакыйгалар язгы кар күк тыгыз. Якыная бара заманнар. Өреп кабар тылган шар шикелле Шартлый— хәтта илләр, ялганнар. Язгы кар шикелле минем гомер. Кимегән саен арга кыйммәте. Язмыш һәр мизгелнең күкрәгеннән Яшь бозау күк имчәк эзләтте. Язгы кар шикелле кими гомер. Гөрләвектәй чыңлый язмышым Мин каенда бөре булып калам. Ә син. гомер, китеп барырсың.