Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КЕМ ҖИКТЕ БЕЗГӘ ТӘРӘДДЕТ АРБАСЫН?»

 

Аз санлы халыклар тарихы, аларның кешелек дөньясы мәдәниятен формалаштыруга керткән өлеше турында чынлап торып фәнни нигездә язарга керешәбез генә әле. Бу изге гамәл белән без. Шәрекъ һәм Көнбатыш арасында гомер бакый каршылыклар яшәп килде, бу ике дөнья, ут белән су шикелле, беркайчан да кушылмадылар һәм кушыла да алмыйлар, дигән фикерләрнең дөреслеккә һич кенә дә туры килмәвен тагын бер кат раслыйбыз. Ә шулай да, монда иң мөһиме — колонизаторларның тарихлы һәм тарихсыз халыклар турында ерак гасырлардан килгән карашларына чик кую. Яңа фактлар тарихны яңача яктыртуны таләп итә. Бик күп халыкларның язмышы төенләнгән ил буларак, Русия аларның мәдәниятләрен һәм күркәм традицияләрен дә үз эченә алды Йөзләрчә ел дәвамында татар халкы һинд, кытай, гарәп, грек һәм фарсы кавемнәренең иң гүзәл рухи байлык үрнәкләрен сеңдереп, борынгы мәдәниятләрен саклап калды һәм моңа үз ижади жимешләрен дә өстәде. Гасырлар буена халкыбыз математик Әл-Хәйсам. акыл ияләре Әл-Фараби, Әбугалисина. Бируни, Ибне-Рөшд хезмәтләре, Әл-Мәгарри. Гомәр Хәйям кебек бөек шагыйрьләрнең әдәби җәүһәрләре белән азыкланды һәм аларны бөтен җиһанга таратты Татарның шушы фәннимәдәни казанышлары чит илләрдә дә мәгълүм булып, дөнья халыкларының ихтирамын яулады. Кыз1аныч ки. 1905 елга кадәр күп кенә халыклар «телсез» яшәде, аларның гәжитжурналлары да булмады һәм шуның аркасында тарихлары тиешенчә кәгазьгә төшмичә калды Туган җирләрендә килмешәк хәлендә яшәргә дучар ителгән «инородецлар»ның үз тарихы буенча хезмәтләр язарга омтылулары шунда ук рәхимсез рәвештә бастырылды, аларның әсәрләре нәшер ителмәде. Бу кавемнәрнең тарихлары өлешчә урыс галимнәре һәм язучылары әсәрләрендә, кайбер вакытлы матбугат битләрендә, алдынгы карашлы аерым мөгаллимнәрнең язмаларында гына чагылыш тапты Шуңа күрә бу эштә архив чыганакларын, җөмләдән, урыс булмаган халыкларны изеп һәм буып торучыларның, геноцид дәрәҗәсендә эзәрлекләү сәясәте идеологларының һәм аны оештыручыларның «хезмәтләрен» өйрәнү үтә мөһим. Югары дәрәҗәдәге хакимият әһелләренең ни уйлаганнарын яшермичә бер-берсенә язган хатларында да халыкларга каршы алып барылган вәхшилекнең асылы, дәүләт сәясәтенең «кухнясы» калку ачыла. Н И Ильминский провинциядә яшәсә дә, башкала белән тыгыз элемтәдә торган. Казанда миссионерлык эшенә фикери юлбашчылык итеп, пагша хөкүмәтенең милли сәясәтен калыплаштырган. бөтен көчен куеп татарларга каршы А Рәфыйк Нәфыйгов KopaiuKon һәм шушы юлда үзәкнең рәхмәтенә лаек булган бәндәләрнең берсе. Аның белән Победоносцев «үзе» киңәш-табыш итә, жандармнар шефы граф Д Толстой бу кешенең сүзләренә колак сала. Н И Ильминскийның системасы коры камчыга гына кайтып калмыйча, үтә сыгылмалы, гирән яшсрелгән һәм юхадай мәкер нигезендә корылган була Әйтик, бу кеше ятим калганнарның язмышын жинеләйтүдә якыннан катнаша, шәхсән ярдәм күрсәтә, тәрбия һәм училищелар оештыру проблемалары, китап бастыру эшләре белән шөгыльләнә. XIX гасырда ул урыс имлясы нигезендә яңа чукынучылар очен дәреслекләр нәшер итә, аларга кайбер халык мәкальләре һәм әйтемнәре кергә. Н И Ильминский педагогикада, мәгълүм дәрәҗәдә, балаларның мәнфәгатьләрен исәпкә ала башлангыч сыйныфларда аның ысулы буенча укыту туган телдә алып барыла. Ул сабыйларның табигатен дә яхшы белә һәм сабак биргәндә моңардан бик оста файдалана Шуңа күрә, педагог буларак, аны бөтенләй юкка чыгарып бетерергә ярамый Ләкин, шул ук вакытта, бу кешенең максатын, уй-теләкләрсн оныту да урынсыз. Ул иң элек сабый балалардан хакимият очен җайлы һәм күркәм кешеләр әзерләү очен тырыша Н И. Ильминский, урыс булмаган халык чарның Киләчәге юк, дип раслый Шуңа күрә аның идеологиясе зарарлы һәм әхлаксыз дип бәяләнергә тиеш Ул үз алдына белемле кеше тәрбияләү кебек изге һәм олы максат куймый, милли мәдәниятләрнең үсүенә, камилләшүенә тешетырнагы белән каршы тора Нәкъ менә шуңа күрә мәгърифәтче ролендә миссионерны идеаллаштырыр! а ярамый. Чынлыкта ул гуманист педагог түгел иде. Аның идеологиясе тагар халкын маңкортлаштыруга гына хезмәт итте. Н И Ильминский аша без самодержавиенең бөекдержавачыл. империячел дәгъваларын, хакимлек итүче югары катламның мәкерлелегсн һәм икейөзлелеген тирәнрәк аңлый төшәбез. Кайберәүләр бүген безгә узганнарны идеаллаштырып күрсәтергә тырыша, патша власте Русия очен иминлек һәм мул тормыш чыганагы иде дип тәкърарлын һәм моны халык аңына да сеңдерергә маташа Ә тарих моның нәкъ киресен сөйли. Халык азатлык көрәшен туктатмады, аның мәгърифәтле һәм укымышлы өлеше илбасарлар! а каршылык күрсәтеп килде. Татарның яңадан күтәрелеп, үсеп китүен М Гайнстдинов гыйбрәтле фактлар аша бик ачык күрсәтте5 6 Шәрекь ренессансының тууы һәм үсүе тикшерүче Р Ганиева хезмәтендә дә фәнни нигездә һәм дәлилле яктыртылган2 . Ул монда болгар-тагар мәдәниятенең беренчел чыганакларына тирән анализ ясаган Н Ильминский системасында төп игътибар «инородеп»нын шәхесен рухи яктан изү! ә һәм буйсындыруга, аңарда милли горурлык хисен юк итүгә, тарихи үзаңны тәмам кысрыклап чыгару!а. аның үзенчәлекле милли мәдәнияткә тартылуын бетерүгә юнәлдерелгән иде Шул ук вакыт та, көнбатыш йогынтысыннан һәм заманның алдынгы идеяләре тәэсиреннән шикләнгән, милли баш күтәрүләрдән һәм халык чуалышларыннан курыккан шактый акыллы һәм алдан күрә белү сәләтенә ия бу кеше, котырыш ,ш шовинистлардан аермалы буларак, камчы белән кылычка гына ышанып бетмичә, мәкерле гамәлләрен шик уятмаслык итеп үтә нечкә чаралар аша уздырырга омтыла. Ул бу мәсьәләдә Санкт-Петербург университеты профессоры В Григорьев мәсләгендә тора һәм инородепларпы дин ярдәмендә урыслаштырырга, аларнык аңына урыс халкының рухи яктан калган кавемнәрдән өстен бу туын көчләп сеңдерергә кирәк дип бара. 1872 елның көзендә эшли башлаган Казан инороден укытучылар семинариясе һәм шу 1ай ук чиркәү-мәхәллә мәктәпләре до нәкъ менә шушы максатларга хезмәг итә Ул җитәкче лек иткән бу семинариягә башлыча керәшен татарлары, чувашлар, марилар кабул ителә Ә сектантлар һәм 1’усияиен көнбатыш iy6ep- наларыннан чыккан кешеләр алынмый, җитәкчелек католиклар йогыш ысыннан курка Шулай ук хннверситс! белеменә ия булучылар өчен дә аның ишекләре ябык була. «А‘гарны яшьләргә якын җибәрергә ярамый, чөнки күпне белер!ә омтылган үсмерләр фәнни төшенчәләрне һәм яңа фикерләрне үзләштерергә хирыс булалар». run яза Ильминский’ Бу очракта Ильминский куркуының асыл сәбәп төрен тулысында ачып бетерми Ихласлан япан хаыарынын берсендә ул. мәсәлән. Порецк укытучылар семинариясендә әзер тонын кебек мәгърнфәтле MOIаллимнәр чыгару зарарчы дип белдерә Ул «христиан тәгълиматын тәнкыйтьләп кенә калмыйча. Ходайның үзен ■ М Ганнсг тшиш XVII йөздә татар яңарыш хәрәкәте -Казан утлары». 1992 V 7. 8 6 Р Ганиена Восточный Ренессанс н нон Кул Гатн. КДУ нәшрияты 1981 ст • l.ii.ipciaii Pet публикасы V ык дәүләт архивы 93 фонд, I тасвирлама. 592 ми. 9 бит дә бөтенләй танымаган галим немецларны» эт итеп сүгә. «Безгә мондый галимнәр дә. артык белемле укытучылар да кирәкми».—ди' Болардан күренгәнчә, «педагог» Ильминский балаларны һәм үсмерләрне университет фәне казанышлары белән таныштыруны зарарлы гамәл дип саный Аның карашынча. җирле халык яшьләре материалистик фәлсәфәдән дә мәгълүмат алмаска тиеш була, чөнки бу очракта аларнын уйларга өйрәнүләре, хөр күңелле шәхесләр булып үсүләре мөмкин бит Семинария укучыларын әзерләүдә эшнең гомум теоретик һәм фәнни ягы Ильминскийны бөтенләй борчымый: инородец никадәр аз белсә, шулкадәр яхшы. Университет белеме алган җирле халыкны Ильминский яратмый һәм мондый кадрлар әзерләми Аның мәктәбен узган кешеләр православиега ту| рылык саклап, урыс булмаган халыкларга христиан дине тәгълиматы нигезләрен җиткерергә тиеш була. Үз гомерендә миссионер керәшен Татарларыннан йөзгә якын поп-рухани әзерли, вәгазьче хатын-кызлар укыту хакында хыялланса да. бу ниятен тормышка ашырырга өлгерә алмый Ильминский үзе шактый белемле һәм мәгълүматлы кеше була. Русиянең урыс булмаган халыкларын агартуда нәкъ менә үз системасы кирәклеген дәлилләп. ул бу эшне акрынлап, сиздермичә һәм астыртын рәвештә алып барырга, бер милләтне яки аның аерым катламнарын бер-берсенә каршы куярга киңәш бирә. Ул шушы планнарны гамәлгә ашырганда Англия һәм Франциянең башка илләрне колонияләргә әверелдерү юнәлешендәге халыкара тәҗрибәсен өйрәнергә, аңардан сабак алырга чакыра. Еш кына фәкать камчы һәм мәҗбүр итү чаралары белән колонизаторлык сәясәтен ашык-пошык уздыручы Ю1 ары дәрәҗәле санов- никларны шелтәләп тә ала. Сүзен дәлилләр өчен, ул аларны матбугат аша аваз салган Рәсәй татарлары белән дә куркытып куя7 8 9 . Бу урында аның үзе укытып чыгарган шәкертләре хакында язмасын кигереп үтү гыйбрәтле булыр Менә Рязань епархиясе Касыйм өязе Карамыш авылы рухание Стефан Петрович Данилов Ул керәшен татары, солдат баласы. Казан тирәсендәге авылларның берсеннән Остаз шәкертенең православиягә җаны-тәне белән бирелгәнлеге хакында искәртә. Ильминский карашынча. менә дигән кеше Атасы патша хезмәтендә вакытсыз гүргә керсә дә. урыс туганнар аны «кеше» иткән бит. Денен. милләтен саткан бу мөртәтнең ярап куюы бар. Шуңа күрә Ильминский горурланып: «Без аны үстердек»,—ди һәм рухани Даниловның «урысча дөрес итеп яза алмавын» да хәбәр итә’. Надан булса да ярый, фәкать колонизаторлык сәясәтен генә тырышып үткәрсен Казан керәшен-татар мәктәбе укытучысы Василий Тимофеев (ул да керәшен татары), Ильминскийның әйтүенә караганда, «фәкать авыл мәктәбен генә тәмамлаган. ләкин православие динен чын күңелдән ярата һәм бөтен йөрәге белән аңа тартыла» икән Ильминский җитәкчелегендә В Тимофеев әле 1863 елда ук эшли башлый, ә 1869 елда аңа рухани дәрәҗәсе бирелә10 11 Гомумән, ул бу кешене «алыштыргысыз дин әһеле» дип атый’ һәрвакыт үзе ярдәм һәм химәя итеп килгән укытучы Г. Газыев турында миссионер 1882 елда: «Фәннәрне белүе бик чамалы, ләкин мәсләге дөрес, шуңа күрә төрлечә булышырга кирәк». - ди12 . Аерым кешеләрне санамаганда. Ильминскийның барлык шәкертләре дә такы-токы гына белем алганнар һәм бер калып буенча әзерләнгәннәр. Бу өлге Чыңгыз Айтматов Тарафыннан үтә тәэсирле һәм көчле итеп сурәтләнгән маңкорт ясау операциясен хәтерләтә. Алар алдына бер үк төрле бурыч та куела' дини нигездә халык арасында гауга куптару, аларны бүлгәләү, татарларга каршы нәфрәт орлыклары чәчү (гыйлемнең бу «юнәлеше» аеруча зур хуплау таба), чукынганнарны чукынмаган татарларга, татарларны чувашларга, мариларга, казакъларга каршы'кую. кыргызларны һәм үзбәкләрне, казакъларны һәм калмыкларны дошманлаштырып бер-берсеннән аеру Ильминскийның кайбер шәкертләре һәм фикердәшләре, миссионерлык максатларында. алдынгы карашлы укытучылар өстеннән донослар язудан да тайчанмый. ә сүздә «без моны халык мәнфәгатьләреннән чыгып эшлибез ■ дип лаф оралар Мәскәүдә яшәүче Воронец дигән бер бәндә укытучысына «Ходайны ‘ Шунда ук. 93 фонд. I тасвирлама. 83 эш. 29 бит 8 Татарстан Республикасы Үзәк дәүләт архивы 93 фонд. 1 тасвирлама, 128 В эш. 68 бит. • ' Татарстан Республикасы Үзәк дәүләт архивы. 93 фонд. I тасвирлама. 144 эш, 26 бит 10 Шунда ук. 83 эш. 30 бит ’ Шунда ук, 1286 эш. 154 бит. 12 Шунда ук. 216 бит сүккән өчен» сак астына алынган мөселманнар Ибәтулла Әхмәтов. Бикчәнтәй Рәхмәт у глин. Шаһидулла һәм Камалетдин Вәлиевлар хакында хәбәр итә1 . Иль- минскийның 30 яшьлек шәкерте А. Петров 1891 елда Бәләбәйдән: «Уфа якларында үчеңне мөселман рухы тарафыннан тәмам басылган игеп тоясың Көчсезлегсң- не. ихгыярсызлыгынны аклаудан ике кулның берсе эшкә күтәрелми- Монда урыс lap юк поляклар, жидлар һәм немецлар. Булган урыслар да (табиб, фельдшер. становой) үз йөзләрен, үзләренен православие динендәге урыс кешеләре булуларын югалтып бетергәннәр»13 14 15 , —дип яза Петровлар һәм шунын ише әтрәк-әләмнәр «чувашлар татарлаша» дип оран сала. Ләкин моның белән генә чикләнеп калмыйлар, икс кулларының берсе эшкә бармас;* да. полициягә донослар яудыралар’ Бу бәндәләр үз остазларының киңәшләрен һәм өйрәтүләрен гамәли программа рәвешендә кабул итәләр. Татарларның көчәеп яңадан күтәрелә башлавы 1861 елдан сон башланды дип исәпләгән Н И.тьминский 1863 елдан аларга каршы рәхимсез көрәш алып бара. 1864 елда ул Синодның обер-прокуроры вазифаларын башкаручы кснәз Урусовка юллаган хатында Идел һәм Урал буйлары төбәкләрендә яшәүче халыкларга татар йогынтысы белән көрәшү буенча үз протраммасын бәян итә Ул гөп һөжүм мөселман мәдрәсәләренә каршы юнәлдерелергә тиеш ди (миссионерларның идеологы бөтен бәла-казаны балаларга гыйлем өйрәтүдә күрә) Инде шул чакта ук В. Тимофеевны «алыштыргысыз кеше» дип атап. Казан университеты профессорының А Кәзимбәк тарафыннан язылган дини хезмәтләрен тагар теленә тәржемә итүдәге ярдәме хакында хәбәр итеп, ислам дине «гулы бер хәлендә каралган» хезмә т буларак Саблуковнын язмаларына ют ары бәя бирә һәм «һәр миссионер алардан ислам диненә каршы көрәшү өчен куәтле фәнни корал ала алачак», дип әйтә16 17 Махсус рәвештә тудырылган чикләү шартларында үскән һәм тәрбияләнгән семинария укучылары, надан калсалар да. хаинлек икмәген тир түгеп ала. тормыш тарафыннан тәмам изелгән мескен катламнар арасында хакимнәргә буйсыну хисләре сеңдерә. Бу өлкәдә рухи яктан имтэтелгән керәшен татарлары арасыннан чыккан аерым мөртәт тор зур тырышлык күрсәт.» Семинария жнтәк- челәре исә аларга төрлечә ярдәм итен аларны яклап килә Хәтта дин китапларын тарату кебек эштә дә миссионер руханилар право- славныйларнып кесәсенә керүдән тайчанып тормый Ревизия комиссиясе казнаны тикшерт әттдә күп кенә житешсезлекләрне ача һәм акча үзләштерүдә Н Бобровников белән профессор Машановган шикләнә'. Мәсәлән. 1894 1895 елларда китап сатудан фәкать 1 сум тына тына керде дип теркәлгән була, ә комиссия 1626 сум табыш алынуын ачык тый18 Ләкин миссионерлар һәм атарның төрле учреждениеләре никадәр генә тырышмасын, унышка ирешә алмын Изге Гурии җәмгыятенең тәржемә комиссиясе 1904 сл очен хисабында. «Тагар басмаларын акчага сагын булмый, аларны бушлай өләшергә кала» дип танырга мәҗбүр була' Керәшеннәр арасында эшләүче руханиларның күбесе тумышы белән гагар булу да ярдәм итми 1879 елда Уфа тубернасыттнан Иван Буниита Н И гьмннский чуваш авылына укытучы итеп чуваш телен бе ттән, «татардан чыккан» Гурий Федоровны тәкыим итә" Шу тай ук ул Бәгобой өязенең Сарашлы авы тына укытучы игеп чукынган татар кызы Феодора Гаврилованын билгеләнүен хәбәр итә Хатынын ахырында «Бу туташ миннән урыс бала тарын укытырга да рөхсәт соратан иде. ләкин мин тагар урысны хкыга алмын, ләкин укырга-язарга өйрәт», дип әйтүен житкерә. «Минемчә урыс тар бс тән жирле халык ба та тарын бергә укыгу итюроденларны урыслаштырма хезмәт итәчәк - дип өсти1* ’ Ильмтшский тарафыннан Ьә.тәбәй өязе Үсә авылына укытучы булып билгеләш он Борис Васильев та керәшен татары” 13 Татарстан Республикасы Үзок лоүләг архивы 93фонд. I тас. 23 эш. 156. 185 битләр ’ Шунда ук. I2S ini 34 битләр (шартлы) • Шунда VK. 47 бит 16 Татарстан Рсепуб тикасы Үзәк дәүләт архивы 91 фонд. I тасвирлама. 128 В санлы эш 153 156. 160 бит тәр Бөредәге семинария хакында, чирмешләрне урыслаштыруда гаять мөһим учреж тснис тип яза ■ «Катанский тс теграф». 1906 8 февраль. 3903 сан • 111’11 та ’к 1906. Ю февра ть. 3910 сан (атарст.тн Республикасы Ү ык гәүләт архивы 93 фонд. I тасвир тама 144 ян. 12 бит ■ Татарстан Республикасы Ү ык дәү гот архивы 91 фонд, I тасвирыма. 144 иң. 12бит • Шунда ук 72 бйт '• Шунда ук. 83 эш. 6 9 битләр И Бунин керәшен татарларын шулай күпләп укытучылар итеп куюга карата үзенен шикшөбһәсен дә белдерә; -Керәшен татарлары мәктәпләрендәге бу апостолларны халык арасына җибәреп төрле секталар чәчүебез бар. безнең киләчәк буыннар монын өчен миссионерлык жәмгыятенә рәхмәт әйтмәс»1 , ди. Ләкин ул тынычландыра юрган хат ала: -Немецларныкы кебек керделе-чыктылы булмаган. Ходайга инанырга чакырып рухани орлыклар чәчүче мондый кешеләр күбрәк булсын иде әле. дип яза фикердәшенә Н Ильминский. Алманпар Алданын барлыгын бөтенләй танымый, ди ул.—Безгә мондый галимнәр дә. нык тәрәкькый иткән укытучылар да кирәкми- Иң мөһиме татарларны сыту»', ди ул сүзен төгәлләп Казан керәшен-татар мәктәбендә Ходай кануннары буенча керәшен гагары. Ильминскийның дусты В Тимофеев4 сабак бирә, шунда ук Казан укытучылар мәктәбе остаханәләре каршында чукынган татар Антон Евграфов та эшләп йөри19 20 Ильминскийның мәгълүматларына караганда. Кырынды авылында аның шәкерте, «башлы егет», чукынган татар Василий Леонтьев укытучы булып эшли; Пужучы авылында Казан инородец укытучылар мәктәбен тәмамлаган һәм, Ильминскийның бәясенә караганда, «менә дигән асыл акыллы» керәшен Борис Гаврилов мөгаллимлек итә Бу кеше әлифбаны ар теленә тәржемә итә һәм халыктан мәкальләр, әкиятләр, жырлар һәм риваятьләр җыеп, аларны өйрәнү өчен бай мәгълүмат туплый. Укытучы Яков Никитин да чукынган татар була Ильминский -бик тә сөйкемле» керәшен егете Макар СофроновньГ да укытучылыкка тәкъдим итә. Шулай ук миссионерның жиңел кулыннан В Фармаковский- нын мактавына лаек булган чокынган татар Степан Кузьмин да Сәеткол авылы мөгаллиме булып кигә. Ул Тәгеш кешесе Ф Хәйбуллинга да укытучы урынын табарга ярдәм итә8 . Безнең кулга күренекле совет язучысы Лидия Сәйфулинаның әтисе. Мамадышта туып үскән яңа чукынган татар Николай Сәйфуллин эше дә эләкте 1883 елдан башлап ул башкорт училищеларының берсендә укыта һәм ни очендер аннан китәргә мәжбүр була. Ильминский аның урынына Сембер губернасы крестьяны А. Гатауллинны тәкьдим итә*. Становойларның һәм попларның басымы астында, эштән куылу һәм ачтан үлү куркынычы янау сәбәпле, кайбер укытучылар православиене кабул итәргә мәжбүр була. Мондый фактлар дөрес миссионерлык эше алып бару нәтижәсе. мөселманнарга каршы көрәштә аларның уңышы итеп күрсәтелә. Бөреле өязенең Иске Я.тморза мәктәбе укытучысы Сәйтиев 1886 елда чукына һәм «атакае» Марченко фамилиясен ала. Тагын шундый ике укытучы Гәрәев һәм Пектубаев чукынырга «ризалык» бирәләр10 . 1881 елның II маенда Изге Агакайга язган хатында Ильминский -Чувашлар потка табынудан туктады, ул гына да түгел, христиан чиркәвеннән мөселманлыкка чыктылар. Гомумән, хәтта чукынган чувашлар да мөселман татарларны урыстан артык күрә һәм алар белән тизрәк якынлаша. Уфа һәм Оренбург губерналарында Казан һәм Сембер губерналарыннан күчеп килгән чувашлар 40 50 ел эчендә татар һәм башкорт диңгезенә батып, тәмам татарлашты». дип яза”. Батар өчен татарлар һәм башкортлар диңгезе булмаса да. Ильминскийга Осино12 өязе арларының «татарлашулары» хакында хәбәр итәләр 1891 етның 15 апрелендә В Катаринский миссионерга Оренбургтан язган хатында «Татарның китап гыйлеме кыргыз даирәсенә көчле үтеп керә һәм кыргыз телен татарлаштыра». дип зарлана" Бу очракта урыслашу гамәле генә түгел, ә төрле кавемнәрнең һәм халыкларның үзар; ассимиляцияләшү процессы да барг ан. дисәк, бик дөрес булыр. ' Шунда ук. 25 бит. •' Шунда ук. 29 бит. ' Шунда ук. 128 в эш. 204 бит. * Татарстан Республикасы ү ш болар.га түзеп, мәсьәлә и шен реформадан соң үсешендәге икынса ти һәм социаль-сәяси шартларга килеп терәлә. 28 атарстан Республикасы Ү»•»» ыү.ыт архивы. 93 фонд. I тасвирлама. 378 эш. 22 бит Шунда ук. 24 бит * Шунда ук. 28 бит Русиядә яшәүче башка халыклардан аермалы буларак, татарлар капиталистик тәрәкькыяг юлына бик иртә басты. Төрлечә яраклашып һәм зур маһирлык күрсәтеп, булдыклы татар сәүдәгәрләре, сш кына патша хакимиятенең хәрби* феодал машинасын да үз артларыннан ияртеп, казакъ далаларына. Урта Азиягә үтеп керергә, җитештерү өлкәсенә аяк басарга омтылдылар. Аларны «яңа жирләр үзләштерүгә» урыс эшмәкәрләренең мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән хөкүмәт законнары үзләре этәрде Татар сәүдәгәрләренең дә кайбер өстенлекләре була Алар Шәрекъ белән бик күптәннән багланыш тота һәм ул элемтәләр өлешчә ул чакта да сакланып кала Моның өстенә. телләрнең якынлыгы нәтиҗәсендә. татарлар җирле халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм хаҗәтләрен бик әйбәт белә. Бу омтылышларда ислам дине дә соңгы рольне уйнамый Үз дәүләтчелеге булмау аркасында руханилар катламы мәктәп һәм гыйлем даирәләрен гадәттәгедән киңрәк файдалана. Казагыстан һәм Үзбәгестан белән эш йөрткән теләсә кайсы бай Ходай ризалыгы өчен мәчет, мәдрәсә төзеткән һәм аларга муллалар китерткән Төрле социаль катламнардан чыккан зыялылар күренә башлауга, шәһәрләрдә һәм авылларда мәктәпләр ачыла. Алар, дәүләттән сукыр бер тиен акча алмыйча, зур булмаган иганә исәбенә яши. Татар байлары һәм муллалары телиләрмс-юкмы. патша түрәләре моңа ничек карый — тормышның аларда эше юк, ул үзенекен таләп итә. Тораташ кебек кагып калган феодаль мөнәсәбәтләрдән аермалы буларак, үз урынын алырга омгылг ан капитализм яңа төр соииальикътисади һәм сәяси мөнәсәбәтләр тууга сәбәп була, заманның алдынгы фикерләре тәэсирендә элек артта калган кавемнәр дә үсә башлый Шушы шартларда мәктәп тә бу процессларга битараф кала алмый, сәясәт шаукымы аны да читләтеп узмый. Ә татарлар исә цивилизацияле һәм тормыш-көнкүреш уңайлыкларына күнеккән хаким милләт вәкилләре җитә алмаган кыргын почмакларга да үтеп керә Хәтта Ильминский булып Ильминский. В Катаринскийдан Жилая Коса дигән урынның Ходай каргаган җир икәнен белгәч, үзенең шәкерте Н. Поздневны анда бармаска үгетли, халык эчә торган суны да дистәләгән чакрымнан ташый дип куркыта: «Мин сиңа Бүки каторгасына китәргә тәкъдим итмәс идем. Минзәләдә калуын әйбәтрәк булыр».—ди остаз' Гасырлар буена шушы «каторгада» яшәгән кыргыз малае хакында миссионерлар фәкать XIX гасырда гына искә төшерәләр һәм аңа ярдәм игү теләге белән «яна» башлыйлар. Ә бит анда татарлар да булырга мөмкин, аларның җитмәгән җирләре юк. Ә менә чукынган татарлар мондый төбәкләрдә Христос тәгълиматын тарата алырлар иде! Миссионерлыкның чын асылы, аның «бәндәләрне яратуы» нәкъ менә шушы омтылышларда ачык чагыла да. Жыеп кына әйткәндә, яулап алынган яки кочләп буйсындырылган җирләрдән икътисади файда да алырга кирәкмимени’’ Ләкин патша хөкүмәте моны да җиренә җиткереп эшли алмый. Ильминскийпың татарларны жапы-тәне белән күрә алмавы, аларны «эретергә» һәм ахыр чиктә тулысынча юк игәргә омтылуы шик уятмый. Аның бу дошманлыгы казакъларга. Идел буйларында һәм Себер якларында яшәүче башка халыкларга карата дус һәм туган булып кылану сәясәтендә дә ачык күренә. Аның бу сыйфаты уңай бәяләнеп бүген дә мактала һәм миссионерлык эшчәнлегенә карата төрле фаразлар тууга сәбәп була Н Ильминский үлгәннән соң миссионерлык хәрәкәте бөтенләй тукталмаса да. бераз чикләнергә мәҗбүр була. Яна заман яна мәшәкатьләр тудыра. Бюрократия басымын башка рәвешләрдә ясый башлый «Русиядә яшәүче җирле халыкның хәле» дигән китабында М Миропиев дигән бер бәндә: «Бурятлар һәм якутлар хәзер урыс дулкыннары китереп орг ан ташлы яр хәлендә һәм без ул ярны әлегә җимереп ташлый алганыбыз юк» ди29 30. Миссионерны киләчәк куркьгга. чөнки «Беренче чиратта урыслар «татарлашты». Кавказдагы әрмәннәр һәм Кырымдагы греклар да татар йогынтысына бирелә, урыслар бурятка әверелә бара» Алга таба Миропиев бөтен тәнкыйть утын тулаем татар халкына юнәлтә һәм. алар барлык кавемнәргә дә гискәре йогынты ясый, дигән нәтиҗәгә.килә. «Казанның казакъларга йогынтысы зур. бу бигрәк тә мәктәпләр аша эшләпә».— яна миссионер шуңа җенләнә Ул. Гаепралы тәкъдим иткәнчә, i атарлар Шә- рекътә цивилизация орлыкларын чәчүдә урысларның ярдәмчеләре булырга гнеш, дигән фикергә теше-тырнагы белән каршы килә. «Мондый ярдәмчеләрдән Ходай 29 Татарстан Республикасы үзәк дәүләт архивы. 93 фонд, I тасвирлама. 128 В эш. 208 бит. 30С.-Петербург. 1901. 228 бит безне үзе сакласын, урысмын дошманы булган башка кавемне нигә көчәйтергә?» дип яза. Анардан үзбәкләргә дә шактый эләгә. Ул аларны кәгазьгә төшерү дә оят булган шакшы сүзләр белән сүтә Миссионерлар үзләре очен файдалы мәгълүмат ларны жыя белгән Әйтик. XIX йөзнен ахырында Урал ө лкәсендә, икс женесне дә кертеп, барлыгы 654950 кеше яши Шуларнын 470599 ы казакъ 1X4351 е урыс, ә менә татарларның саны хакында А. Воскресенскнйда мәгьлүма тлар китерелмәтән Анда I9X мәктәп һәм мәдрәсә булып, агарт.г 4113 шәкерт белем алуын күрсәтә 166 урыс һәм урыс-казакъ мәктәбендә 7135 бала укый һәм татын 223 шәхси остаханәләрдә һәм уку йортларында 2709 кеше шөгыльләнә Туртай өлкәсендә жәмтысс 389756 мен кеше яши. шу лардан 359047 сс казакъ 29797 сс урыс (мәктәпләр инспекторы Алекторов бераз үзгә саннар китерә Ул монда яшәүче 342011 кешенең 22632 се урыс ди) Ә татарларның саны фәкать 648 кеше Күрсәтелә'. Эчке Кыргыз Урдасында яшәүчеләрнең саны 275X81 кеше дип алына Шуларнын 270599 ы казакь. 994 е урыс һәм 164Х е тагар. Ләкин шул ук вакытта Воскресенский язмасында Урдадагы барлык сәүдә һәм промышленность эше татарлар кулында дип күрсәтелә Алга таба ул «Без югарыда бәян итс.лтөннәрдән чытып, мәктәп эшен оештыру һәм системалаштыру өчен кулдан килгәнчә тырышабыз Бу җәһәттән, Урдада урыс гыйлемен көчәйтү һәм киңәйтү, ә тагар пропагандасын йомшарту максат ка ярашлы булачак», ди2 . А. Воскресенский төзегән рәсми кәгазьдә белем бирү өлкәсендә империячел патша сәясәтенең татарларга каршы юнәлтелгән булуы аерата ачык чагыла Боларта өстәп монда карагруһ урыс түрәсенең көчсезлсктән тәмам ихтыярсыз калуы да. жирле халыкка карата кулланылган төрле мәкерле гамәлләрнең барып чыкмавы да. яна җирләр «үзләштерү» очен тиешле икътисади мөмкинлекләре булмаган патша хөкүмәтенең гомуми көчсезлеге дә күренә Күңеле төшкән А. Воскресенский барысын да «китеп туган хәлләргә» сылтый «Монда урыс лар ның саны берничек тә артмаганга. Урдада урыс йогынтысын көчәйтергә мөмкин түгел Ә яна кешеләр килми, чөнки монда адәм яшәрлек шарт лар юк. ком да тозлыклар гына. Монда урыслар бик хәерче, татарларга һәм кыргызларга ялланып эшли һәм үзләре дә кыргызлата»'. дигән пәтижә ясый Моннан күренгәнчә, мәсьәлә бу төбәктә 1648 татар яшәүгә һәм миссионер язганча. Урдадагы бөтен сәүдәне һәм промышленностьне үз кулларына алган Уразов. Үгәкев. Хәсәнсв кебек эре сәүдәгәрләрнең гамәлләренә генә кайгып калмый Ул тәмам жене котырып «Татарлар мәчетләрне биш. мәдрәсәләр сала, муллалар гота». дип зарлана Әйе. Епифанов кебек урыс сәүдәгәрләренең тагар байлары белән көндәшлек итә башлау тарын кире кагып булмагандай милләт- тәшләребезнен мондый изге ипләрен дә инкарь итеп булмый Тагарлар да мәгьри<|зә1 зшенең шулай яхшы куелуын татар сәүдәгәрләренең бу г.тык тыir.ii ы на г ыпа кайтарып калдырырг а да ярамый Моны миссионер Воскресенский ү зс да танырга мәҗбүр була «Монда, далада, гадәттә болайрак кабул ителгән: хегм.п- чс яки ялланган тшче сыйфатында кыргыз баенда татар кешесе яши Әгәр ярты гәүлек дәвамында шушы кыргызның гаилә тормышын күзәтсәгез, хезмәтче татарның монда бер көтү кыргыз балаларының мөгаллиме дә. шәхси му г гасы ла булуын күрерсез», гип яза Ни очен соң әле башка милләт вәкилләре дә шул рәвешле далага күчеп ки тә алмаган? Әйе. тагарлар еш кына мохтажлык аркасында монда төпләнергә мәҗбүр булганнар. Татарның сәүдә капиталы, беренче чиратта, хаким милләт вәкил гәрснегг кулы җитмәгән җирләргә омтыла һәм әгәр дә монда ниндидер аерым хәлләр хакында сөйлибез икән, алар турында миссионерлык мәсләгеннән чыгып га әйтергә кирәк Гагар буржуасына, апын артыннан мөселман руханиена горки телле, тормыш-көнкүреше һәм йо галары охшаш булган кан клрд.нис казакъ янына килү а гай кыен булмый Бу кырыс җирләрне үзләштереп һәм ү зенчәлекле мәдәният горен үс герен далада мен еллар дәвамында казакълар яши Андагы авыр тормыш шартларына җайлашып. шушы юбәккә тагарлар, урыслар, украиннар килеп угыра банный Никадәр генә кыеп булмасын. монда да тормыш үзенекен итә Моны фәкать патша хөкүмәте һәм апын тун башлы түрәләре генә аңлый һәм чынбар гык үзе Республикасы у гәк доүлот архивы 9! фон г. I тасвирлама. 6X2 эш. X 9 Ю (ЧГ1 Респэбтих.гсы ү зәк дәүләт архивы 93 фонд, I тасвирлама. 682 ип. 70 бит битләр ’ Шуплгз ук. • Татарстан таләп иткән бу процессларны үстерә алмыйлар. Дөрес. А Воскресенский язган һәм Н Ильминский курыккан татар йогынтысы була. Бу очракта татар буржуасын да. мулланы да идеаллаштырырга кирәкми Ләкин ан-белем таратуны һәм мәгърифәтчелекне аларга гына кайтарып калдыру да дөрес булмас иде Далага матди хәлен яхшыртырга өметләнгән ярлы мөгаллим тартыла, мәктәп-мәд- рәсәләр ачыла, дини һәм дөньяви китаплар китерелә. Шушы елларда казакъ даласындагы Уральск шәһәрендә, үтә авыр шартларда Г. Тукай үсә һәм тормышка юл ала. Соңрак ул хөррият җырчысы һәм бөек шагыйрь булып таныла. Миссионерларны кыргый халыкларны агарту, аларны цивилизация юлына алып чыгу өчен җан аткан изге күңелле кешеләр дип санарга кирәкми. Аксөяк И Бунин үзенең хагында чувашлар хакында «изелгән һәм куркак халык» дип язгач Ильминский бу бәягә каршы килми'. 1866 елның 13 октябрендә миссионерга язган хатында С Нурминский Чирмешләр бөтенләй артта калган кавем, аларны алдап үз ягыбызга тарту берни дә тормый, гик астыртын эш итәргә генә кирәк, чөнки бу кыргыйларда христианлык бик йомшак һәм шуңа күрә алар руханиларга ышанып бетмиләр»31 32 33 34, ди. Нәкъ менә шуна күрә милли хәрәкәтне буар өчен рәхимсез чаралар күрелә. Премьерминистр Столыпинның фатихасы белән 1910 елда «Идел буенда татар мөселман йогынтысына каршы тору өчен чаралар эшләү буенча махсус киңәшмә»’. — үткәрелә. Бу — чынлыкта бөтен бер халыкны тулысыңча кырып бетерергә юнәлдерелгән хөкүмәт сәясәтенең вәхши чагылышы, ягъни битлеген алып ташлаган геноцид иде. Тагарлар г ына түгел, моңа кадәр үк чит диннәр тотучылар исемлегенә кертелгән башка урыс булмаган инородецлар да юк ителергә тиеш була. Руханиларга кушылып, «зирәк» Столыпин мәсьәләне нәкъ шул рәвешле куя Профессор Зайончковский патшаның бу чараларын Русия халыкларын тормыштан мәхрүм итә торган гамәлләр дип атый һәм бу вәхшилек XIX йөзнең 90 елларында башланды, ди35 36 . Үзенә генә мәгълүм фактлардан чыгып, махсус киңәшмә мөселман халыклары хәрәкәтенең башлану вакытын да ачыклый. «Узган гасырның 60 елларыннан башлап мөселман халыкларында исламның эчке рухын җанландыру юлы белән Европа йогынтысын алып ташлау омтылышлары уяна башлады.. Ул үзенчәлекле мөселман мәдәнияте нигезендә барлык мөселман халыкларын берләштерү зарурлыгына китерде»’. Бу очрак га Русия халыкларына, шул исәптән Идел буе татарларына, чьигнан да. нык йогынты ясаган Шамил хәрәкәтенә ишарәләргә булыр иде. ләкин юк, хәрәкәтнең учагы игеп киңәшмә Төркияне атый һәм аны хәрәкәтнең, гамәлләрнең рухландыручы мәркәзе дип белдерә. Бу отышлы була Чөнки, татарларны кысу өчен зур мөмкинлекләр ачыла Киңәшмә эшлеклеләренең карашынча. татарлар үзләренең узгандагы тарихлары һәм географик шартлары буенча «Руси- ядә яшәүче калган барлык инородецлар арасында аеруча зур йогынты ясарга сәләтле». Аларньгң гамәлләре мәктәпләр һәм мөселман руханилары белән бәйләнгән Бу әфәнделәрне империядә мөселман халыкларының 18 миллионга җитүе. берләшкән очракта «аларның урыс дәүләтчелеге өчен дәһшәтле көч булып кигәргә мөмкинлеге куркыта»37 . Үзенчәлекле мөселман мәдәниятенең ничек итеп урыс дәүләтчелегенә янавы хакында г өмән итәргә генә кала. Та rap мәктәпләрен яшьләргә пантөркизм рухында йогынты ясауда, сәяси аерымлануга омтылуда гаепләү дә нигезсез. Хәлиткеч кискен чаралар күрергә чакыручы авторлар мәктәпкә матбугатны да куша, патшаны һәм хакимиятне, чукынган татарлар православиядән ваз кичәчәкләр һәм мәктәпләрдән урыс геле кысрыклап чыгарылачак, дип куркыта. Хәтта иң югары хакимият органнарының рәсми кәгазьләрендә дә наданлык һәм жаһиллек. урыс булмаган милләтләрг ә кара га мәсхәрәләү рухы бәреп т ора. Татарстан Республикасы үзәк дәүләт архивы 93 фонд, 1 тасвирлама. 144 эш, 27 бит 32 Шунда ук, 128 А эш. 134 бит. ' <• Махсус киңәшмәнең» эшчәнлеге һәм аның тарафыннан татар халкына каршы көрәшү өчен эшләнгән чаралар турында безнең •■Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли» дигән китабыбызда кинрәк сөйләнә (Казан. 1964) 35 Зайончковский П. А. Российское самодержавие в конце XIX столетия М . 1970 117 бит Татарстан Республикасы үзәк дәүләт архивы 199 фонд. I тасвирлама, 392 эш. 2 бит. 37 Татарстан Республикасы үзәк дәү ләт архивы 199 фонд. 1 тасвирлама 392 эш. 5 бит Алар, мәсәлән, Оренбургта! ы мөселман линия нәзарәте «тулысыңча» татарлар кулында дип раслый. Бу чеп-чи ялган, чөнки бу әфәнделәр анын башлыгы мөфти М Солтановның акча «шып эшли торган патша түрәсе икәнен, назарияттәге барлык и ьзаларнын «ышанычлы» булуларын бик әйбәт беләләр. Аларга хәтта икс кешенең ришвәт алуы' һәм мөселманнар арасында эшләүче яшерен шымчылар Уфадан «Йонлы» һәм Оренбургтан бөрадарән Кәримовларнын сәүдә йортында эшләүче «Орснбурлы» хакында да мәгълүм38 39 «Ярымкүчмә кыргызлар, арлар, чирмешләр һәм чувашлар арасында татарлар аеруча уңышка иреште. Соңгылары үзләреннән тәрәкъкыйрәк булган татарларның абруена колларча буйсына»2 , дип патша түрәләре башка халыкларны юкка гына мәсхәрәли Уфа губернасы жандарм идарәсе башлыгы 1909 елның декабрендә үзенең 1788 номерлы юлламасында татарларда «Азат». Г Камалның Азат халык», Уральскида чыга тоган «Әл-гасрелжәдид». «Уклар» журналлары. Казанда нәшер ителә торган «Яңа тормыш» газетасы һәм «Яшен» журналы аерылып торалар, дип хәбәр итә40 . Болар ул чакта ябылган демократик органнар була. Аларнын йөзендә халкын гасырларга сузылган жәһаләт йокысыннан уяту өчен күп хезмәт куйган һәм аны патша хакимиятенә каршы көрәшкә чакырган Тукай тора. Аның әсәрләрендә бернинди панторкнзм идеяләре дә. социаль көрәш учагында төрек ялкыны да булмый Алда карап үтелгән материаллар һәм документлар үзләренең кол хәленә төшүләре белән килешмәгән Русия халыкларының исән калыр һәм тарихта үз урыннарын алыр өчен көрәшкә күтәрелергә тиешлекләрен дә күрсәтә һәм шу на инандыра. Алар өчен башка юл калмый Кы паныч ки. революция дә көткән җимешләрне бирми, ә Сталин тираниясенә әверелеп, аларны күпләп юк нт үгә генә китерә. Ләкин куәт жыеп яңадан аякка басу котылгысыз һәм бу процесс үскәннән үсә бара