Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАДЕЛСЕЗЛЕК ТАНТАНАСЫ

Җитмеш ел тирәсе вакыт узгач, сез беренче тапкыр КПССнын иң яшерен һәм серле документларыннан берсенең — милли мәсьәләләрне хәл итүнең сталинчыл үрнәге жиңеп чыгу белән тәмамланган, 1923 елның 9—12 июнендә Мәскәүдә узган 4 нче Киңәшмә стенограммасының текстын укый аласыз «Кулъязма хокукында». «Фәкать партоешмалар өчен генә» һәм. ниһаять. «Үтә яшерен»V VI дигән өч катгый тамга сугылудан чыгып кына да (соңрак мондый билгеләрне фәкать атом-төш коралына кагылышлы документларга гына куйганнар) бу материалларны кеше күзеннән ерактарак тотуга никадәр әһәмият бирелүен аңлап була Киңәшмә карарлары исә нык үзгәртелеп һәм шомартылып коммунистлар өчен үзенә күрә бер инҗил2 булып хезмәт иткән «КПСС резолюцияләрдә...» дигән җыентыкта аерым өзекләр рәвешендә басылып чыга. Бу документларны мөһимлекләре буенча съездлар һәм аеруча җитди пленумнар дәрәҗәсенә кую күп нәрсә хакында сөйли Әле күптән түгел генә «Үтә яшерен» дип мөһер сугылган нәрсәләрнең күбесен белергә өлгергән бүгенге укучы, матбугатта дөнья күргән документлар белән танышып, үзе тиешле нәтиҗәләр ясар, әлбәттә. Солтангалиевне аклау өчен әзерлек эшләре алып барганда авторга Политбюроның күп кенә документлары һәм Сталинның архивы белән танышырга туры килде. Шуның нәтиҗәсендә без ул чактагы вакыйгаларга карата гомум кабул ителгән бәяләмәләрдән аермасы булган үз фаразларыбызны бәян итү мөмкинлеге алдык. Ләкин хәзер 1923 елга әйләнеп кайтыйк. Бу кинәшмә милли сәясәттә яңа чор башлануын хәбәр итте. Аңа кадәр узган партиянең XII сьездында башлыча Ленин мәсләге жинеп чыкты һәм сүздә генә булса да республикаларның мөстәкыйльлегенә хөрмәз белән карау, аларның үзенчәлекләрен исәпкә алу принциплары алга сөрелде. Аңардан сон аерым республикаларда суверенлыкны гамәлгә ашыру, икътисадны торгызу юнәлешендә мәгълүм күләмдә чаралар да күрелә СОЛТАНБӘКЕВ Булат (1928) га.шм. пшрих фәннәре кандидаты. «Генсекның беренче корбаны» китабы һәм йоздән артык гый./ьми хезмәт авторы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ' Бу кйңәшмәдә ясалган чыгышларның өзекләре беренче тапкыр ачык матбугатта АнгоновОвссенконың 1980 елда Нью-Йоркта басылып чыккан «Тиранның портреты» дигән китабында дөнья күрә VI «Инҗил» — дини китап («Евангелие»). 1 Үзәк Комитет карары, кгьнн (Сталинның әмере) белән аны 1920 елнын I 8 «хнтяб ренда Бакуда узган Шәрык халыклары съездына җибәрмиләр Съездда Бакуга кинән Әнвәр паны белдерүе игълан ителә Съездның кайбер утырышларында бу вакыйгам кадәр Бвшкоргсган җиьжчссс постын калдырып киткән 1 Вәтнди дә катнаша ' Бу хакта автор үзенен «Гснсекнын беренче корбаны М. Солтангалиев Язмышлар, кешеләр, вакыт» (Каган. 1991) дигән китабында җентекләбрәк яза ' Чакырылучылар арасында Н К Крупская булмаса да. ул аерым утырышларда катнашкан. Кинәшмә турында өзек-өзек кенә булса да хәбәрләрне Ленин анын аша алган булса кирәк Ленинның «Биохроннкасында» анын 3 19 июньнәрдәге зшләрс һәм биргән йомышлары теркәлгән. Эокн Н» in in Туган Истәлекләр Истанбул. 1969 4ът бит. терек n ICII.I • 1 Стенограмманың бер нөсхәсе В И Ленинга да җибәрелә Кара В И Ленинның Кремльдәге китапханәсе. Каталог М. 1961. 138 б. Җ башлады. Шуңа бәйле рәвештә үзәк идарә органнары һәм беренче чиратта Җир Эшләре Халык Комиссариаты. Финанс Халык Комиссариаты белән җирле хакимиятләр арасында даими рәвештә низаглар чыгып торды Бу мәшәкатьле мәсьәләләрне хәл итүгә РКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы, Оештыру бюросы һәм Секретариат та тыкшынырга мәҗбүр булды. Бу чорда Федераль җир комитеты рәисе. Милләтләр эше Халык Комиссариаты коллегиясе әгъзасы һәм, республикалардагы күп кенә җитәкчеләрнең раславына караганда, Сталинның иң якын кешеләреннән берсе Мирсәет Солтан- галиев милли сәясәттә төп фигураларның берсенә әверелә 1923 елда урыннарда җир фондларын бүлүдә килеп чыккан вак-төяк мәсьәләләрне дә үз кулына алырга маташкан Җир Эшләре Халык Комиссариатының тупас гамәлләрен җайлау максаты белән. Солтангалиев Үзәк Комитетка һәм Халык Комиссарлары Советына еш мөрәҗәгать итә. Аның җирдән файдалануда зуррак мөстәкыйльлек бирүне сораган Башкортстан. Татарстан. Төркестан рес- публикаларын. Калмык һәм Чуваш өлкәләре теләкләрен яклап чыгуы Халык Комиссарлары Советындагы. Ботенроссия Үтәк Башкарма Комитетындагы һәм бигрәк ы Җир Эшләре Халык Комиссариатындагы кайбер җитәкчеләрнең ачуын чыгара. Мәсәлән, РСФСР Жир Эшләре халык комиссары К Мохтаров җитәкләгән даирә Татарстан хөкүмәтенең Идел буенда һәм Казан тирәсендә XVI гасырда Казан ханлыгы алынганнан сон юк ителгән татар авылларын яңадан торгызу турында карарын ризасызлык белән кабул итте. Тарихи гаделлекне торгызу омтылышы «милли тайпылыш» дип бәяләнә һәм Үзәк мона каршы яшерен корәш оештыра Солтангалисвнсн Милләтләр Эше Халык Комиссариаты коллегиясендә. Кырымда. Калмыкстанда. Татарсган һәм Ьашкортстанда йөргәндә ясаган чыгышлары. 1922 елның декабрендә РСФСР Советлары съезды фракциясендә һәм 1923 елнын апрелендә партиянен XII съездында кыю сөйләве' Сталинның ачуын китерә. Республикаларны сортларга бүлүгә кискен каршы чыгу һәм Сталинның гамәлләренә дә тискәре бәя бирү Солтангалисвнсн сәяси язмышын хәл иткән дә булса кирәк. Әлс мона кадәр дә республикалар!а кирәгеннән аргык ташламалар ясалды дип уйлаучы һәм яңаларын төзүгә каршы чыккан Н Крестинский. Е Преображенский кебек зур йогынтылы паргия-дәүләт эшлеклеләрснә һәм ГПУ- нын шәрык бүлеге җитәкчесе Я Пстерска Солтангалисвнсн эшчәнлеге бер дә ошамый 1922 елнын урталарында һәм 1923 елның башларында Солташалиевнс Мәскәүдән җибәрергә икс омтылыш ясап карала. Беренче тапкырында аны партмобил изация уздырырга дигән булып. Тифлиска озаталар, икенче мәртәбә халык комиссары урынбасары Бройдо шикаяте буенча коллегия әгъзасы вазифаларыннан азат итәләр. Бройдоның соңрак тануына караганда, шикаягь Сталинның турыдан-туры күрсәтмәсе һәм басымы астында языла. Ләкин республикалардагы вәкилләрнең бердәм каршы килүе аркасында эш барып чыкмын Сүз уңаенда шунысын да әйтеп китәр!ә кирәк, безнең уебызча, милли эшлеклеләр бу ыгы-зыгыларны урта кул Мәскәү чиновниклары чыт арган дип уйлаганнар булса кирәк Ә Сталин исә бу унышсызлыкларны үзенең абруен төшерә, мнн-миилс! СНӘ тия горган җитди җиңелү дип кабул итә 1923 елнын башында Солташалиев Сталин өчен генә түгел, башка лар күзендә дә бүтәннәргә начар йогынты ясарга сәләтле, үзенә күрә буйсынмау символына әверелгән дигән тәэсир кала Хакимиятнең югары даирәләрендә Солтан- галиев «эшен» һәм анын бәлале хатларын республикалар, беренче чиратта мөссл- ман республикалары лидерларының «үҗәтлеген» сындыру очен файдаланырга тели. Троцкийның истәлекләренә кара!анда. Каменев үтләренең Со.пашаливнс «корбан игеп» Сталинга күренекле эшлекленец «канын ялап карарга» рөхсәт биреп һәм анарда җәзасыз калачагына ышаныч тудырып, зур ялгыш эшләүләреннән бик сгп гарлана торган була Ләкин Лев Борисович бу хакта үзенең баш очында да Сталин кылычы уйный башлагач кына искә төшерә шул. Ә мона кадәр, күпмедер күләмдә Троцкийны искә алмаганда, ул да. башка күренекле эшлеклеләр дә, готтентотлар һәм империализмның башка корбаннары гурынд з кайгыртуны өстен күреп, ил эчендәге милли проблемаларга бармак аша гына карыйлар Бу урында Ленинның партиянен VIII съездында Бухариннан ничек әче итеп көлүен искә алыйк Бөтен гавәм дөнья революциясен көткәндә ниндидер тагарлар яки калмыклар белән баш ватар!а димени инде" Солтангалиевне пычратырга ныклап әзерләнәләр ГПУнын Шәрык бүлеге (1919 елда аны тозүгә Ленин каршы чыга, 20 нче еллар башында ризалаша) «2 нчс парламент», дигән киң күләмле чекист операциясен башлап җибәрә Анын зшчән- ЛС1СНӘ Үзәк Комитет әгъзаларын һәм хөкүмвт башлыкларын да кертеп. Шәрык республикаларының күп кенә нилсклсләре тартыла СССР Үзәк Башкарма Комитеты рәисе урынбасары Н Наримановны да кертеп, мөселман республика тары ның дистәләгән лидерлары ачыктан-ачык һәм яшерен күзәтү астына атына Солтангалисвнсн үзенә килгәндә, аны бик яхшылап «эшкәртәләр» Ганлә сереннән алын вак-гөяк гайбәтләргә кадәр барысы да теркәлә һәм фаш ителә Шым чылар буйсынмас комиссарның нн якын иптәшләре даирәсенә үтеп кер.» юр 1923 елның 4 маенда »ш көне тәмамланып килгәндә Солтангалнсв И тышка урамындагы 21 нче йортка. Үзәк Контроль Комиссиясенә чакырыла Монда коллегия секретаре Шкирягов аны партиядән чыгару һәм инде «элеккеге» ком мунистны ГПУ кулына тапшыру турында алдан әзерләп куелган карарны укый. Ул чакта ГПУ кулга алынуны аңлаткан. Аны моннан Лубянканың' эчке төрмәсенә алып китәләр. Милли эшлеклеләр кашашында киңәшмә җыю фикере Солтангалиев кулга алынып берничә көн узгач туа Башта милли низаглар аеруча кискенләшкән республикалар һәм өлкәләрнең җитәкчеләрен генә чакырырга уйлыйлар, ләкин Политбюрода һәм Оештыру бюросында күп тапкырлар тикшергәч, сабак бирер өчен барлык милли берәмлекләрнең җитәкчеләрен катнаштыру дөрес булыр дигән нәтиҗәгә киләләр Шунысы гыйбрәтле. Политбюро карарында капма- каршы мәсләкләрдә торучыларны һәм берсе икенчесенә дошман кешеләрне чакыру каралган була Сталинның бу тәкъдиме үз халыкларының хокукларын яклау өчен республикалар һәм өлкәләрнең лидерлары берләшүен булдырмау максатына хезмәт итәргә тиеш була. Ул-бу чыга калса, ярдәм итәрләр, дип өстәмә рәвештә урыс милләтеннән 15 өлкә комитеты секретарьлары да чакырыла. Май ахырына Солтангалиев эше тәмам тикшерелеп бетүгә. ГПУ рәисе урынбасары В Менжинскийның әйтүенә караганда, аны сак астында тоту ихтыяҗы калмауга карамастан, киңәшмә башланганда ул әле азат ителмәгән була. Моны киңәшмәдә катнашучыларга өстәмә рәвештә психологик басым ясау һәм ••куркыту» өчен эшләнгән нәрсә дип әйтергә тулы нигез бар. Шулай ук Политбюрода һәм Секретариатта бу сәяси картаны ничек итеп «уйнату» хакында сүз булуы да күренеп тора Дзсржинскийның Политбюро йомышын үтәмәве һәм Солтангали- ев «эшен» тикшерүне үз өстенә алмавы. Менжинскийның Солтангалиевнең төрек һәм әфган дипломатлары белән бәйләш ән булуына һәм башка дәлилләргә шик белдереп Сталинга язган яшерен хаты. Солтангалисвне тиз арада азат итү турында Политбюро карарын тормышка ашырудан баш тарткан Куибышевның һәм Ярославскийларнын •көтмәгәндә» ясаган белдерүләре бу фаразларымны раслый дип уйлыйм. 1923 елның мае ахырында киңәшмәне чакыру хакында сошы карар кабул ителә Ул 9 июньдә кич белән ачыла һәм 12 июньдә кич белән тәмамлана Җиде утырыш була, шулардан алдагы икесе тулысымча Солтангалиев эшенә багышлана. хәер. «Милли мәсьәлә буенча партиянең XII съезды резолюцияләрен тормышка ашыру буенча гамәли чаралар» турында дигәннәрендә дә ул игътибар үзәгендә тора Хиваны санамаганда, киңәшмәгә барлык республикалар һәм милли өлкәләрдән 58 кеше килә. Киңәшмә эшендә Үзәк Комитетның 24 әгьзасы һәм әгъзалыкка кандидаты. Үзәк Контроль Комиссиясенең 6 әгъзасы Милләтләр Эшләре Халык Комиссариаты һәм Коминтерн хезмәткәрләре катнаша Шунысы гыйбрәтле. РКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросына кергән 11 әгъзаның һәм әгъзалыкка кандидатларның 9 ы катнаша. Авыру Ленин һәм Халык Комиссарлары Советы лиләре белән мәшгуль Рыковтан3 кала, барысы да җыела Чынлыкта бу Үзәк Комитетының тулы вәкаләтле пленумы була. _ Киңәшмәдә теләкләре булган барлык кеше чыгыш ясый, кайберәүләр хәтта берничә тапкыр сүз ала Мөнбәргә барлыгы алтмышлап кеше күтәрелә. Солтангалиев «эше» һәм милли сәясәт буенча төп докладларны В Куйбышев һәм И Сталин сөйли. Политбюро әгъзалары Л Троцкий һәм Г. Зиновьев нотык тоталар, киңәшмәне Л Каменев алып бара Фикер алышуларга «без иминлек түгел, ә кылыч китердек» дип белдергән В Куйбышев юнәлеш бирә Инҗилдән алынган бу сүзләр киңәшмәнең рухына бик тә туры килә Чытыш ясаучыларның барысы да Солтангалиевтән баш тарталар. Лубянка «шәүләсе» үзенең эшен эшли Ләкин аларның кайберләре (Мохтаров. Халиков. Фирдәвес. Рыскулов һ. б.). Солтангалиевнең элеккеге хезмәтләрен билгелән үтеп, республикалардагы чирле күренешләрнең сәбәпләрен ачарга тырышып карыйлар. Яна икътисади сәясәт белән бәйләп, алар бөек урыс шовинизмының киң фронт белән һөҗүм итеп килүен күрсәтәләр һәм моны бөтен бәлаләрнең башы дип аңлатырга тырышалар. Ләкин андыйларның.тавышы мөстәкыйль фикер йөртә белә торган эшлеклеләрнс чәйнәп өзәргә әзер торган күпчелек (Ибраһимов. Сәетгалиев. Нимвицкий. Орджоникидзе. Шамигулов. Микоян һәм башкалар) басып китә. Мәсәлән. Кырым АССР Халык Комиссар тары Советы ранее Сәетгалиев (1921 елнын жәендә Советлар съездында аны Татарстанда шундый ук урыннан алып ташлыйлар һәм ул «эзәрлекләнә» торган комиссарга шәхси үч саклый) «солтангалиевчелек» турында сөйләгәндә аның кин таралуын күрсәтер!ә кирәк дип белдерә, низагның кысаларын «шәхси эшмтән киңәйтергә омтыл! ан Куйбышев һәм Сталин тегермәненә су коя. Татарлардан кала, башкорт эшлеклеләре дә үтә кыен хәлгә төшәләр. Алардан үзләренең Вәлндн белән элемтәдә торуларын һәм басмачылар хәрәкәтенә теләктәшлек белдерүләрен тануны галәп итәләр Бу эштә өлкә комитеты секретаре Нимвиикий аерхча зур тырышлык күрсәтә. Ул хәтта башкорт ларга битараф булган Троцкийның да ачуын чыгара 3 Вә.ш гинен 1923 елла зур хат белән Ленинга морәжәигь итүе Сталинга да, гомумән. Политбюро әгъзаларының барысына да мәгълүм була инде Ленинга һәм партиянең башка кайбер эшлеклеләреггә югары бәя биреп, ул Үзәк Комитетта эшләүче күп кенә бәндәләрнең шовинист булуларыннан, атармын җирле халык мәнфәгатьләрен аңламау ларыннан зарлана, партиянең Шәрыктә алып барган сәясәтен шик астына ала Хатында 3. Вәлндн үзенең теләсә нинди сәяси тормыштан читләшергә теләвен һәм гомерен чит илдә гыйльми эшкә багышларга җыенуын сиздереп куя. .Хат: «Сак булыгыз, жибәре лгәгг хаталарның башы Сезнең үзегезгә барып тоташмыймы икән '»'—дигән сүзләр белән тәмамлана 10 мартта Вәлиди Совет җиреннән чыгып китә Ләкин киңәшмәдә аны Ташкентка һәм Уфага сугыш белән килергә җыенган Төркестан басмачылары башлыгы дип тәкъдим итәләр. Залда утыручылар күзендә бу хәл Солтаигалиев- нең «гаебен» тирәнәй гергә тиеш була Кинәшмә бар> анда башка сәяси җәнҗаллар һәм бәрелеш тәр дә булып ала Аларда Скрынник. Мануильский. Троцкий. Фрунзе һәм башкалар катнаша. Киңәшмәдә әлегә кадәр Шәрыктә алып барылган милли сәясәтнең нәтиж.кезлеге ачыла Украина һәм Кавка ыа бара торган процесс һәм каршылыклар үз этләренә генә «куып кертелеп», аларга чик куя алмыйлар Сталин һәм анын тарафдарларының хатта чикләнгән фикер герлелегенә, шул исәптән. милли мәсьәләдә!есснә, нокта куяр!а вакыт җиткәнлеге аңлашыла башлый Башка гамәлләр заманы килен җигә. Бу киңәшмәдә Сталинның доклады, башка чыгышлары кебек үк. гомумән алганда тыныч рухта була. «Боевиклар» ролен башкалар үти Ул хатта киңәшмәдә элек үзен бөтен республикаларның дошманы итеп таныштырган Шәмигулов кебек үтә кызыл интернационалистның, Вәлилн. Со.ттангалиев Алкин. Бүкәйхановка карата йомшаклык күрсәттең, дигән дәгъваларына кискен күтәрелеп бәрелми Киңәшмәдә кабул ителгән карарларга у най бәя бирергә була Алдрнын ни рввешле шәрехләнүләренә һәм гамәлгә ашыры туларына килгәндә монькы икенче мәсьәлә. Солтангалиевнең шәхсән үзенә кагылып. Сталин аны күп гөнаһ тарла гаепли, ләкин аның ачуын кигергән нәрсә Солтангалиевнең шундый боек кешегә рәхмәтле булмавы, һәр әйткән сүзен җөпләп г»рм.гвы иш уйларга кирәктер Сталинның «горек илчесе аның өчен партиябез S зәк Комитетыннан ку гайрак» дигән сүзләре икейөзлелекнең иң югары дәрәж.кс булып яңгырый Чөнки мондый белдерү ясаганда анын сейфын га ГПУның яшерен оператив идарәсе башлыгы Мснжинскийныи Солтангалиевкә ягылган бәла ториең дөрес түгеллеге хакында язу ята Аның чытышындаг ы тагын бер нәрсәгә игьтнбар итегез. Сталии ми г нг мәсьәлә буенча Үзәк Комитет үткәргән киңәшмәләрнең гарихын искә гошерын булып маташа да. монысының 1918 елдан алып дүртенче булуын әйтә Ана 1918-19 елларда уздырылган Шәрык коммунист лары һәм коммунистик оешмалары съездларын гади киңәшмәләр дип атау ку гайрак Әйтерсең лә. аларда үзәк органнар сайланмаган. Ленинның кот таулары булмаган, ә Политбюро әгъзасы Калинин туып килә торган Шәрык компартиясен котлыйм, дип әнгмәгәи Әйе’ Гражданнар сугышы җиңү белән тәмамлангач, хәзер инде тәкәллеф саклап тормасан га мөмкин Солтангалиевнең шәхси язмышына кагылып, жан тиргә батып фаш игү гәр беләгг маташкан җете кызыллардан аермалы буларак. Сталин аны сул тәртибендә трибунал аша җәзага таргу артык, ди Бешен карашка бу киңәшмә генераль секретарь сыйфатында Сталин тарафыннан җентекләп әзерләнгән һәм җиңү китергән беренче »ре бәрелеш була «Грузин НПС1ШӘИ» ул сәяси яктан «өтелеп» чыга. «Татарныкында» исә гулы җиңүгә ирешә Кинәшмә ябылып берничә көн узгач. Солтанг алиевне гормәдәгг чыгаралар Сентябрьдә аны Сталин кабул иг.» һәм гражданнар сулышы турында хатирәләр уртаклашкач, бер елдан соң ана партиягә яңадан керергә бу лышырга вәгъдә игә Аңа комингернда »ш бирергә ышандыралар һәм ут яңа вазифага әзерләнгәндә, '«өченче» дөньяның геополитик мәсьәләләрен өйрәнә башлый. Аның бу эшчәнлеге XX гасырның сәясәт фәнендә үлемсез эз калдыра. Бер ел узгач, аны партиягә алудан баш тарталар һәм шушы көннән башлап Солтангали- ев өчен кулга алулар, сорау алулар һәм җәзалаулар белән чиратлашкан сәяси сукбай, хәерче чиновник тормышы башлана Бу хәл 1940 елның гыйнварына. Лефорт төрмәсе камерасында «әйберләрсез генә чыгарга!» дигән боерыкны ишеткәнче дәвам итә. Киңәшмәдән сон булган вакыйгалар турында берничә сүз Рекорд саналырлык кыска гына вакыт эчендә Киңәшмәнең стенограммасы бастырыла һәм урыннар!а таратыла'. 1923 елның июль-август айларында Үзәк Комитет вәкилләре катнашында документлар барлык республикаларда һәм өлкәләрдә тикшерелә Казанда мондый киңәшмә июльдә була Өлкә Комитеты исеменнән аны җирле ГПУ җитәкчесе Шварп ача һәм алып бара Бу үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли торган күренеш. _ Бөтен Союз күләмендә мондый киңәшмәләр башка уздырылмый. Сабак онытылырлык кына булмый Дөрес. Калининның кушуы буенча. 1926 елда Мәскәүдә РСФСР Халык Комиссарлары Советы рәисе урынбасары Торар Рыску- лов җитәкчелегендә киңәшмә уздырыла. Аңа фәкать РСФСР республикалары вәкилләре генә чакырыла Ул милли азчылык белән эшләүне яхшырту буенча гомуми күрсәтмәләр эшләүгә һәм вак мәсьәләләрне хәл итүгә генә кайтып кала. 1992 елның җәендә Казанда Мирсәет Солтангалиевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан халыкара конференция, күргәзмә кебек дәрәҗәле чаралар уздырылды, аңа багышланган тантаналы кичәне кереш сүз белән Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев ачты. Бөтендөнья татарлары конгрессы көннәрендә дә Мирсәет Солтангалиевнең исеме еш кабатланды Аның хезмәтләре һәм аның хакында китаплар басылып чыкты XX гасырда кешелек җәмгыяте үсешендә милли хәрәкәтнең роле турында ул әйтеп калдырган фикер һәм фаразларның күп очракта аклануы көннән-көн күренәрәк тошә. Ләкин безнең илебездә! е тоталитар режим шартларында аларга колак салучы гына булмады. Режим аны һәлак итте, ә идеологиянең куштан ялчылары исемен явызлык символына әверелдерде. Солтангалиев исеме дөнья үсешенең катлаулы һәм каршылыклы милли характерын аңлауга ирешкән һәм безне низагларга, кан коюга кигерә торган хаталардан сакларга омтылган күренекле сәясәтчеләр һәм фәлсәфәчеләрнең исемнәре белән беррәттән тора. Милли мәсьәлә буенча фәнни әдәбиятта аның фикерләренә таяну, исемен искә алу ешлыгы ягыннан ул. . Ленин һәм Сталиннан кала, өченче урында тора һәм бу хәл үзе генә дә аның дөньяда булган зур абруе хакында сөйли. Ул элеккеге Рәсәй империясе җирлегендә милли-дәүләт берәмлекләрен төрле сортларга аермаганда гына монда: ы халыкларның тыныч һәм имин яшә- вен тәэмин итәргә мөмкин, дип исәпләде. Партиянең XII съездында чыгыш ясап. Солтангалиев милли мәсьәләне Сталинча куюның зур хата булуын һәм җәмгыятьнең бу мәсьәләгә даими рәвештә әйләнеп кайтачагын әйтте Бу кисәтүнең заманча яңгыравын укучыга исбатлап торасы юк. Республикаларның, шул исәптән. Татарстанның чын мәгънәсендә суверенлыгы белән бәйле күп мәсьәләләр фәкать безнең көннәрдә генә хәл ителә башлады Ә аны шушы фикерләре өчен теләсә ничек пычраттылар һәм ботарладылар Мөстәкыйльлек мәсьәләсе бүген дә фаҗш але шартларда хәл ителә, чөнки тәмам азган чирне дәвалау җиңел түгел Солтангалиев үзенең 1920 еллар уртасында ясаган икенче кисәтүендә дә хаклы булып чыкты Ул бу чорда, әгәр большевиклар партиясе җитәкчеле! ендә Совет җәмгыяте империячел үсеш юлын сайласа, аны да моңа кадәр булган империяләрнең язмышы көтә, дип белдергән иде. Солтангалиев үз заманының улы һәм ул якты киләчәк турындагы безнең хыялларның күбесен уртаклашлы. Ләкин ул бер нәрсәдә хаклы булып чыкты Маркс тарафдарлары раслаганча, милли мәсьәлә сыйнфый критерийлар белән йотыла алмын икән 60 нчы еллар уртасында дөньядагь] милли хәрәкәтнең иң бөек эшлеклеләреннән берсе, колониаль бәйлелектән азат булган Алжирның беренче президенты үзен, хәзерге Шәрыкнең башка лидерлары кебек үк. Солтангалиев идеяләре тарафдары дип санаган Әхмәт Бен-Белла аның тууына 100 ел тулу уңае белән җибәргән котлавында «Безнең планета һәм кешелек дөньясы Солгангалиевкә күп нәрсәдә бурычлы!» —дип белдерде Боек гражданиныбызга бирелгән шушы кыска һәм ачык бәя белән килешми мөмкин түгел.