Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОҢ ТУЛЫ язмыш..

. ӘХМӘТ ФӘПЗПНГ.Ң ТУУЫНА *ю ЕЛ яз төндә күк гөмбәзенә күз текәп сокланмаган кеше бармы икән'’ Анда бихисап йолдызлар. Араларында чәчрәп балкып торганнары да аз түгел. Әг ор халкыбызның әдәбият-сәнгатсн мәгълүм бер микъдарда күк гөмбәзенә охшатып фикер йөртә алсак, андагы нн якты йолдызларның берсе, милләтнең паспортын гәшкил итүче затлардан булган Әхмәт Фәйзине дә күрер идек Ул боек Тукайга әдәби һәйкәл салышып, аның хакында беренче романны биргән шанлы прозаик Ул күп санлы каһарман образларын зур осталык белән гәүдәләндерә алган драматург Ул тапкыр телле, уен-көлкегә до. чәнчү-чемегүләргә дә бай шагыйрь. Ул дәртле-ял кынлы публицист Ул бер укудан хәтер түренә кереп ояларлык итеп балалар өчен язган күркәм шагыйрь Ул опера һәм балет сәнгатен татар җирлегендә булдыру өчен жан аямый тырышкан фидакарьләрнең берсе, милли опера, милли балет өчен либретто язуның тәүге үрнәкләрен биргән шәхес, классик музыка һәм совет музыкасы авторларының вокаль әсәрләре сүзләрен туган телебезгә тәрҗемә итүче оста. Ул музыкаль сәнгать әһелләренең якын дусты, музыкаль сәнгатебезнең бүгенгесе һәм туар таңнары турында ихластан борчылып гомер кичергән олы җанлы сәш ать эшлеклесс Күрәсез, анардаг ы талант, белем, тоемлау, тәҗрибә һәм күрәзәлек дистәләгән сәләт иясенә җигеп ашкан иде Әхмәт Фәйзи минем күңелемә беренче тапкыр 1939 елда кереп, түрдән үк урын алды. Шул елньш язында Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында аның «Тукай» драмасы сәхнәләштерелде. Тамашаның эчтәлеге дә. артистларның башкару осталыгы да мине тетрәндергән иде Тукай яшәп киткән чор реаль г әүдәләндерелгән Халык шаг ыйрсн җанлы шәхес итеп сурәтләгән, аны пьедесталга күтәрмичә генә бөеклеген ассызыклаган авторны күрәсем, ана ихластан рәхмәт укыйсым килде. Әмма ул чакта күрешү-сөйләшү насыйп булмады Әхмәг Фәйзи исеме Җәүдәт Фәйзи гаиләсендә телдән төшми иде Кичә Әхмәг Фәйзи килгән иде. бик кытык әңгәмә кордык Әхмәг Фәйзи опера өчен «Сафа» дигән либретто язып тәмамлаган 1944 елда Җәүдәт Фәйзинең «Акчарлаклар» му тыкаль комедиясе сәхнә күрде Бу әсәр тамашачы күңеленә чын мәгънәсендә хуш килде Әхмәт Фәйзи иҗат иткән либретто моша-койгө бай. яшәү дәрте белән сугарылган музыка өчен уңдырышлы туфрак, таянырлык җирлек булып чыкты Спектакльдәге «Зәйтүнә- кәй». «Кәккүк» җырларын халык бик гиз отып алды, үз итте, өзми дә куймый җырлый башлады Фәйрүзә ариясе концертларда еш яңгырады Бу премьерадан сон Әхмәг Фәйзине күрү теләгем отыры көчәйсә дә. тиз генә күрешергә язмаган икән Әхмәг абый белән бары тик 1945 елның җәендә, ул Мәскәүдән кайткач. Татарстан радиотапшырулар комитетының әдәби тапшырулар редакциясендә гаггышгык Сосггечлесс гнул, беренче күрешүдән үк дуслар булып киттек Бу дуслык, музыка сәнгате өлкәсендә бергә киңәш-табыш итеп эгнлөү Әхмәг абыйның com га көннәрен» кадәр дәвам итте Әхмәт абьф Фәйзи Мәскәүдә яшәде, әмма Казанга еш кайгып йөри иде А Татарстан башкаласына кайтканда — без гел бергә була идек, ул Мәскәүдә чагында исә ике арада хатлар өзелмәде 1945- 1958 еллар Бу безнең үзара мөнәсәбәтләр өчен гаҗәеп бер чор: Әхмәт абыйның «Тукай» романының беренче китабын тәмамлавы. «Рәүфә» драмасын иҗат итүе, «Җәлил» операсының һәм «Кисекбаш» балетының либреттоларын язуы, нәфис фильм текстларын татарчага тәрҗемә кылу чоры. Без бу чорда бик аралашып яшәдек. Әле генә санап киткән хезмәтләре өстенә. «планнан тыш» мәшәкатьләр дә өелә торды Яңа җыр текстлары язылды, байтак классик җыр. романс сүзләре татарчага тәрҗемә ителде. Казанга килгән көннәренең байтагын Әхмәт абый Тукай замандашлары белән очрашуга багышлый иде Мин аның Вафа Бәхтияров. Габбас Сайфуллин белән берничә тапкыр очрашуларын хәтерлим Тукай турында истәлекләр туплауның шактый авыр булуын, бу шөгыльдә сабырлык, түземлек кирәклеген Әхмәт абый үзенә генә хас бер юмор белән сөйли иде. Яңа Бистәдә берничә таныш карчыгым бар. Алар Тукайны хәтерлиләр Шулар янына барам Күчтәнәчсез булмый инде. Мәскәүдән дөге, йөзем алып кайтам үзләренә. Ул шул карчыклар белән сәгатьләр буе сөйләшеп утыра икән, кайчагында үзенә кирәк бер сүз дә ишетмичә кайтып та китә икән Иртәнге-көндезге сәгатьләрдә Әхмәт абый иҗат итә Эшләп арыгач, кичкә таба, дуслар белән очрашулары була Опера җырчысы Шәфика Котдусова. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең беренче сәнгати җитәкчесе Зөләйха Әхмәтова белән аеруча еш очраша Сүзләрдә төп тема, мәгълүм инде, музыка, матур әдәбият Бик гадәти-табигый хәл. Зөләйха Әхмәтова хор өчен яңа җырлар язуын үтенә. Шул рәвешле алар озын-озак итеп гәпләшәләр. Мин исә андый вакытларда читтәрәк сүзсез генә утырам. Әдип ансамбльнең хор җырчылары белән дә еш очраша, алардан «онытылган» көйләрне искә төшереп җырлауларын гозерли, үзе жыр осталарына яңа шигырьләрен укый.. Әхмәг Фәйзи халыкның музыкаль иҗаты белән тирәитен кызыксына иде. Шуның бер күркәм дәлиле —«Рәүфә» драмасына «Сибелә чәчәк» җырын кертүе. 1956 елда Бөтенсоюз радиосыннан музыкаль комментатор килгәч. Әхмәт абый аның белән татар халык көйләреннән төзелгән концертны русча аңлата барулы тапшыру оештыру хакында сүз алып барды Моның максаты гаять бай музыкаль хәзинәбезне бүтән халыкларга да төшендерергә омтылу иде. әлбәттә. «Татар халык музыкасының гүзәллеген башка халыклар белән уртаклашыйк. Көйләргә комментарийларны үзем хәзерлим».— диде. Хәзер инде өзеп кенә әйтә алмыйм, ниндидер сәбәп белән ул теләк-омтылыш гамәлгә ашмый калды Опера дөньясының атаклы башкаручысы Шәфика Котдусова өендә Әхмәт абый белән берничә мәртәбә булдык. Шәфика ханым — яхшы пианистка. Үзе уйнап җырлый. Алябьевның Әхмәт абый тәрҗемә иткән мәшһүр «Сандугач» романсын рәхәтләнеп башкара, аннары куанып көлә... 1952 елның соңгы кичендә Әхмәт абый, артист Камал III. мин— өчәү Шәфика Котдусова өендә булдык Күңелле генә гәпләшеп утырганда, сүзебез яшәү һәм үлем мәсьәләсенә күчте Фидакарь хезмәт кешене үлемсез итә дигән фикергә ялгап. Шәфика бер француз язучысының әсәрендәге сүзләрне хәтергә төшерде: яшьләй вафат булган зат кешеләр күңелендә мәңге яшь. матур булып саклана Картаеп үлгән кеше хәтердә карт булып калачак.. Мин яшьләй үлү ягында, тик хезмәтең зур булсын, ди. Кешеләр рәхмәтен ишетерлек, гадел, югалмас хезмәт. . Әхмәт абыйның бу фикергә мөнәсәбәте тәгаен генә истә түгел, әмма хезмәтнең зур булырга тиешлелеге белән ул. һичшиксез, килешкәндер дип беләм Ул көнне без кичке тугызларда таралыштык. Яңа 1953 елны һәркем үз гаиләсендә каршыларга теләде. Менә хәзер дә радиодан Әхмәт Фәйзи шигырьләренә Җ Фәйзи. Н Җиһанов. А Ключарев җырлары башкарыламы. Ф. Яруллинның «Шүрәле». Р Гобәйдул- линның «Кисекбаш» балетларыннан өзекләр уйналамы, күз алдымнан дулкын- дулкын булып онытылмас күренешләр уза башлый. Әхмәт абый. Озын буйлы, ыспай гәүдәле, ак йөзле Зәңгәр күзләре күзлек артына яшеренгән. Иреннәре кабарынкы Карлыкканрак калын гавыш белән мөлаем сөйләшә Җиңел хәрәкәтләрендә, кешеләргә мөрәҗәгатендә, зәвыклы киенүендә зыялылык күзгә ташлана. Казанга килгәндә. сенелесе Зәйнәптә тора. Зәйнәп апа — язу машинкасында оста басучы Ул Әхмәт абыйның ин якын ярдәмчесе, иҗаты өчен уңай шартлар булдыручы Ллар Казан каласының үзәгендә — Бауман урамында торалар, заманында иске Казаннын Европача бай жиһазландырылган “Бристоль» номерлары булган йортта Әмма бу ташпулатмын күркәмлеге югалган инде Кайчандыр балкып торган кунакханәнең бер кечкенә бүлмәсендә Әхмәт абый бирелеп- оныты.тып. ихластан мавыгып, тәм табып ижат итә Бүлмәдә гади бер өстәл, гап- гади карават, китаплар этажеркасы кырыенда телефон Биредә Н Җиһанов. Ә Еники. X. Сәлимжанов. Камал III бик еш булалар Ә «Бристоль»га каршы йорт та (хәзер ул йортның беренче катында Татар ашлары йорты кибете). икенче катта безнең гаилә яши иде Фатирларыбыз каршы күрше булгангамы. Әхмәт абый мина: «Зәйнәп күрше!»—дип эндәшүдән иде Кышларын көндез эшләп талчыккан Әхмәт абыйпын мине шәһәр урамнарыннан урап кайтырга чакыру гадәте бар иде. Ул «Зәйнәп күрше, әйбәт күрше, әйдә чык урамга, үзеңне көтәм. Кремль буйларында йөреп, саф һава сулап кайтыйк», диючән иде Очрашкач, мәгълүм инде, хәл-әхвәл сорашу китә, күңелле гәпләшү, уен-көлке башлана Әхмәт абын телгә гажәп жор. фикергә-сүзгә искиткеч тапкыр, теләсә кайсы сорауга диярлек бик тиз жавап бирүчән зат иде Әхмәт Фәйзи ага сырхаулап киткәч, анын янына, язучыларның «Аккош күле»ндәге дачаларына барганым хәтердә. Күңелен бераз күтәреп булмасмы дип гер инде, анын өс-башын мактый башладым Әхмәт абый. Сез бүген үтә зәвыклы киенгәнсез, билләһи' Зәңгәр буйбуй пижама, чалбарыгыз куе зәңгәр, зәңгәр күзләрегезгә бик иш. бик тә килешә Зәңгәр Әхмәт булып чыгам' диде ул. Безнең әдәбиятыбызда Кара Әхмәт бар Менә инде Зәңгәр Әхмәт тә булды'. Янә дә кайбер хатирәләр 1951 елның жәе. Без Обсерватория урманы аланлыгында Игътибарны тартканы ромашкаларның җилдә талгын гына тибрәнүләре Әхмәт абын күләгәдә ятуны хәерлерәк күрде Ерактан Шәфика Котдусова тавышы ишетелде Ул. Алтынчәч ариясен жырлый-жырлый. Әхмәт абыйга якынлаша Урманда, болында тавыш үзеннән-үзе чишмәдәй агыла Җырлавы җиңе л. рәхәт! Гажәп хәл ария бер гавышка жырлана монда Күңелле бит'” Әхмәт абый елмая Җырчыдан Алябьевның «Сандугачмын жырлавын гозерли Табигать үзе сәхнә дә. оркестр да. 1956 елның 21 апрелендә без. бер төркем әдәбият-сәнгать әһелләре. Казан аэропортында Мәскәүдән Шәфика Котдусова табугын алып кайтучы самолетны көтәбез. Әхмәт абый Шәфика ханымның яшьлн үлү хакындагы сүзләрен хәтерендә яңарта Мәрхүмә яшьләй үлүне яклаган иде Безнеи күңелләрдә ул мәңге яшь. һәрвакыт көләч, һәрвакыт шат Шәфика, олы сәнгатькә бар булдыгы белән гашыйк Шәфика булып сакланыр, диде Олы әдипнең кешеләргә бик игътибарлы һәм ихтирамлы булуын, кайтыртучанлыгын. дуслыкка тугрылыгын ассызыклап әйтәсем килә Ьерзаман котМэг әндә Нәкый ага Исәнбәткә карага янә һич урансыз гаепләүләр ку и алды Партия өлкә комитетыннан зәһәр җилләр исте Әхмәт абый шул көнндрдә Казанга ки теп төшүе белен әйтте: Зәйнәп, мин бүген үк Нәкый ага янына барам. Анын янында булырга кирәк, хәленә керү зарур, диде Мин анып Кави Нәҗми үлемен авыр кичерүен хәтерлим Якшәмбе кон иде Көндезге сәгать оч тирәсе Телефон шылтырый Трубкадан калын карлыкканрак тавыш килә Әхмәт абый икән Зәйнәп, дусларыбызга, бер-беребезгә игътибарлы бутыйк, ди Бу сүзләрнең ник әйтелүен төшенә алмый тордым Дәшмәдем Бик якын кешебезне югалттык. - диде шуннан сон Әхмәт абый Хәзер генә Каин ү.нән Әдип миннән гел респуб гикабызның музыкаль тормышы яңалыкларын сора- шучан иде Спектакльләрне бергәләп караганда да андагы музыка турында җан гы фикер алыпм илек Әйтик. Нәҗип Җиһановнын «Зөһрә» балетының беренче спектаклен бергә карадык Кайту юлында сүз гел шул хакта бу тды Ә берничә көннән «Кызыл Татарстан» газетасында икебезнең уртак фикеребез рецензия дөнья күрде Бер әңгәмә онытылмый. Әхмәт абый, дип мөрәҗәгать иттем мин мөхтәрәм әдипкә «Тукай һәм му иака» дигән темага концерт-лекция оештырырга тәкъдим иттеләр Тынла- учыларны мавыктырырлык итеп сөйлисе иде Башланып китүе«үк үзенчәлекле булсын иде. Ничек башлыйм икән лекциямне? Ә син Тукайның үз сүзләре белән башла.— диде бик тыныч-сабыр гына ул - «Мин кечкенәдән үк җырчы идем» дип башласаң, тыңлаучы шундук колак салыр. «Халык әдәбияты» турында! ы мәкаләсенең эпилогы-хатимәссндә ул бит шулай «Мин кечкенәдән үк җырчы идем».— ди Нәкъ Әхмәт абый киңәшеңчә эшләдем. Концерт-лекцияне халык яратып кабул итте. 1955 ел. Татарстан композиторларының II съездында миңа республикада музыкаль пропаганданың 1 орышы турында доклад ясау йөкләтелде. Әлеге җаваплы чыгышым да Әхмәт ага Фәйзинең эшлекле ярдәме белән әзерләнде. Ул үзе дә съездда таләпчәнлек белән сугарылган бай эчтәлекле чьи ыш ясады. Башкортстан радиосы белән бәйрәмнәргә багышланган алмаш концертлар оештырырга карар иттек. Беренче концерт Аны ничегрәк башларга? Әхмәт абыйдан башкорт дуслар! а котлау сүзе әйтүен үтендем Ул ризалык бирде Әхмәт Фәйзинең «Әдипнең эрудициясе» дигән җыентьпында басылган «I Май тәбриге» (216 217 битләр) дигән җылы дуслык, туганлык тойп ысы белән сөйләнгән чьпышы әнә шулай язылды. Әхмәт абыйның Казанга килүен (төгәлрәге—кайтуын) без, Татарстан радиокомитетының музыкаль редакциясе хезмәткәрләре (музыка белгече Маһинур Җиһаншина. композитор Исмай Шәмсетдинов. мин), һәрвакыт бик көтеп, зары- гып-сагынып каршылый идек. Ни гаҗәп, кәефләребезнең нинди генә чагы булмасын. ул килеп кердеме, күңелләребез күтәрелеп китә иде Чөнки ул юморга бик бай. сөйләшүендә уен-көлке ташып тора, матур итеп шаяра һәм шаярта белә иде. Анын юморында үзебезгә карата үткен тәнкыйть тә ишетә идек Хаталарны кабатламас өчен кыйммәтле киңәшләр дә бирә иде ул. Акыллы кисәтүләр ясаудан да тартынып тормас иде Шул ук вакытта безнең музыкаль әсәрләргә карата уй-фикерләребезне белешерге дә өлгерә иде. 1957 елның язы. Әхмәт абый Фәйзи безнең редакциягә кечкенә гәүдәле, түгәрәк йөзле бер кеше белән килеп керде Язылып ята торган «Кисекбаш» балеты авторы, профессор Г И. Литинс- кий шәкерте, композитор Рәшит Гобәйдуллин,- дип таныштырды. Яңа балетның музыкасы белән иң әүвәл сез танышыгыз әле.. Тапшырулар студиясенә күтәрелдек. Рәшит Гобәйдуллин яңа балетыннан өзекләр уйнады Ә шаяру-мәзәк яратучы Әхмәт абый балет персонажларының берсе булып бии Куллары югары күтәрелә, аяклары әле як-якка сузыла, әле бер урында тыпырдый.. Җитди сүзгә күчтек. Музыка бию өчен җайлымы? — Музыкада Тукай чоры аһәңнәре ишетеләме? - «Кисекбаш» поэмасындагы сатира балетта ничегрәк чагылыр икән'’ Яшь композиторга Тукай дәверендә яңгыраган, бөек шагыйрь үзе искә алган халык көйләрен тыңлаттык 1958 елның сентябрендә «Кисекбаш» балеты Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куелды Ни үкенеч. Әхмәт абый ул балетны күрә алмады. Репетицияләр барганда ул инде каты авыру иде, ә август аенда без әдип белән мәңгегә хушлаштык Радионың музыкаль редакциясендәге очрашулар, гадәттә, шагыйрьгә үтенеч- гозер. тәкъдимнәр белән очлана иде - Әхмәт абый, редакция тынычлык турындагы җырларга бик мохтаҗ, ярдәм итсәгез иде? Сезнен белән киңәшкәннән соң Салих Сәйдәшев турында спектакль әзерләүне планга керттек. Сценарий язуны тизләтә алмассызмы9 Сөйләшүләрнең берсендә һәм миңа язган хатында Әхмәт абый мондый фикер әйткән иде: «Үлгән чагында аның баш очында торган бердәнбер кеше буларак, миңа бу тема бик якын... Сәйдәшне аның мещаннарча баш нючеләрен- нән аерып алып, музыка өлкәсендә еракка-еракка күзе җиткән кеше иттереп бирсәк, ничек булыр9» Шәхеснең олылыгына бик тирән караш иде бу! Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары «Салих Сәйдәшев» радиопостановкасын ифрат тырышып әзерләделәр, бик бирелеп уйнадылар Әлеге постановка сөекле композиторыбыз образын сәнгатьчә гәүдәләндерүдә беренче адым иде. Бервакыт Әхмәт абый Фәйзигә. Менә бу классик романсларны татарча җырлатасыбыз килә. Текстларын тәрҗемә итәргә вакыт таба алмассызмы? —дип мөрәҗәгать иттек Казанга килгәч, аның вакыты сәгатьләп бүлеп куелган булса да. ул музыкаль сәнгатебез өчен мөһим эштән баш тартмады. «Ярый, тәрҗемәләрмен»,—-диде һәм вәгъдәсендә торды. Халык көйләренә сүзләр язуы белән дә бик мәгълүм Әхмәт абый Хәзерге заман көйләреннән «Аккош» һәм «Умырзая»ны халык аның сүзләре белән җырлый Аның тагын биниһая зур бер хезмәте хакында әйтми булмый «Патриот шагыйрьгә музыкаль һәйкәл!» «Җәлил» операсын киң җәмәгатьчелек шулай югары бәяләде Композитор Нәҗип Җиһанов белән Әхмәт Фәйзинең гаять зур уртак тырышлыгы гүзәл нәтиҗәгә китерде Опера-монолог иҗаг ителде Үзәктә бер герой шагыйрь Муса Җәлил күпкырлы холык иясе булып сурәтләнә анда Иң мөһиме көчле рух. сынмас ихтыяр, илгә, туган халкына керсез мәхәббәт Музыкаль һәм әдәби яктан җиренә җиткереп, нәфис эшләнгән бу әсәр Казанда гына түгел, Мәскәү Зур опера театрында һәм Прага опера театрында да куелды. Тагар дәүләт опера һәм балет театры үзенең яшәешен Нәҗип Җнһановның «Качкын» операсы белән башлап җибәрт ән иле Композитор исеме белән янәшә либретто авторы Әхмәт Фәйзи исеме гора Халкыбызның азатлык өчен көрәшен татар крестьяннарының Пугачев явында актив коч булуын чагылдырган опера либреттосыннан соң Әхмәт абый тагын бер тапкыр тарих төпкеленә мөрәҗәгать итте, татар һәм башкорт ха чыкларында киң таралган «Зөлхәбирә бөеге» һәм «Каргада оттырылган Зөлхәбирә» исемле легенда!а таянып. «Зөлхәбирә» дигән драматик поэма язды Бу өевр композитор Мансур Моззаффаров- ны опера язарга рухландырды. (Мансур аганың нн соңгы әсәре булган бу операны «Зөлхәбирәмне Казан консерваториясе студент лары 1992 1993 уку елында киң җәмәгатьчелеккә күрсәтергә җыеналар Алар уггәренен күмәк хезмәтләрен профессор Мансур Мозаффаровнын 90 е глыгына багышлыйлар) Күренекле әдип Әхмәт Фәйзинең иҗаг гшчәнлегендә классикларыбызда)! Г Тукай. Г Ибраһнмов. Г Исхакый. Ф Әмирханның тагар музыкасына җитди нг ыибарынып. профессиональ музыка сәнгатен буздырх. аны үстерү хакындагы ихлас тан кайт ыргуларының дәвамы чагылыш таба Ьу җәһәттән караганда Әхмәт Фәйзи Муса Җәлил белән янәшә юра Күңелләребездә дә бу ике гигант янәшә яшиләр, яшәячәкләр.