Логотип Казан Утлары
Публицистика

Һ. Атласый турында архивлар ни сөйли?

1929 елның мартында Атласов кулга алына. Тентү вакытында аңардан Солтангалиев хаты һәм өч мең томлык шәхси китапханәсе тартып алына. Соңрак. Сталинга адресланган хатында (1935 ел) Атласов үзенең Бөгелмәдә кулга алынуы һәм солтангалиевчелектә гаепләнүе хакында яза. «Солтангалиев белән таныш булсам да, солтангалиевчелекне якламадым. Бөек урыс шовинизмы киң җәелеп, тирән тамыр җибәрде, дип уйлавым белән мин милли мәсьәләдә үземә аерым бер мәсләктә тордым. Мин. пролетариат диктатурасы, бөек урыс хакимлегенә чик куйса да. урысларның башка милләтләр өстеннән хакимлек итү институтын бетерә алмады, дип исәпләдем»,- дип яза ул. 1934 елның апрелендә Мәскәүдән милли республикаларга мөселманнарның бәйсез «Туран дәүләте» төзү өчен яңадан агитация башлап җибәрүләре, шул эшне оештырудагы үзәкне табу, фаш итү һәм юкка чыгару турында ОГПУ күрсәтмәләре җибәрелә. Казан ГПУчытары үзләре өчен абруй казаныр сәгать җитте дип исәплиләр, «үзәк» Татарстанда һәм аның башында Атласов тора, дип карар кылалар. Атласов тирәсендә торучы шымчылардан өчесе аеруча активлык күрсәтә. Менә шундый донос-әләкләрдән кайбер өзекләр..