Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН СӘНГАТЬ МӘКТӘБЕ: ЗАМАН ҺӘМ КЕШЕЛӘР

Быел август аенда боек рәссамыбыз Бакый ага Урманченың фани дөнья белән бәти I юш көненә ике ел тузды Әмма аның ва- фатына әле дә һич ышанасы килми ул һаман безнең арабызда, гомер бакый шулай булыр һәм еллар узган, ерагайган саен уз бе згә һаман якынаер гына mac te пин- за Рәссамның күп меңнәрчә экспонатлы архивында әзе беркайда да басыл.маган язмаларыннан гына да без үзебезне һа ман борчып. кызыксындырып торган әллә күпме сөаль зәрейезгә җавап табар идек Укучы ларыбызга тәкъдим ителгән or штәлекмәкалә рәсем сәнгатебез тарихын шактый киң яктырта Казан сәнгать техникумында Бакый агага ярзпы елга якын гына укырга һә м соңгарак ач ел зш зәргә туры ки ю Шу i ич е i зчендә татар профессиона зь с ынзы сәнгатенә нигез салып калдырырга насыйп булган аңа Технику мда эшләгән дәверендә \з «Чабата үрүче карт». «Чиләк тоткан кыз», «Фонарь кабызучылар». «Шүрәле». «Татар кызы». «Кичү». «Бикбулатов портреты» «Сепаратор янында» кебек бер карауда мәц- гегә истә ка ш торган әсәрләрен иҗит итә Мәкилоне редакциягә Флора ӘХМӘТОВА-УРМЛНЧ1 әзер юн китерде хырыләмер, 1919 елның гыйнварендә мин Казан сәнгать мәдрәск> ән- гатьта академизм һәм классицизмга каршы булган сул группа һ.>мм>< -ш .. ( .■ үз кулына алуга бөтен көчләрен арыф HI ә иде Школада ничә еллар директор булып ипләгән карт рәссам Медведев пиеннән чыгарылган. Лныц урынына. «Свободные Архигекгурно-хуложесгвенные мастерские» дип агалган. ягыш революцион мә.тросө. гали мәдрәсәгә директор булып яшь архшекгорлардан Гаврилов килгән Педагогларнын кубесс яна Искеләрдән зур абруе бу пан Николай Иванович Фешнн калган Павел Петрович Беньков ак гар белән Себсргә киптән Павел Александрович Радимов (элеккеге директор Медведевның кияве) читкә тибәрелгән Ачлыктан качып Мәскәу. ПетерМосагллә мәмкнн гек Б. Урманчсның авгопоргрсгы. 1924 е з бургтан килгән мөгаллимнәр Шестаков. Комаровлар эшли Шулай ук мәркәздән килгән сгуденглар та бар Җыелышлар, студентларның комитетларын сайлау булды. Программа, дәрес тәртипләрен төзүдә, методик комиссияләрдә студентлар үзләре катнаша. Хуҗалык итүгә, иске тәртипкә каршы хәрәкәт бара иде. Әүвәл иске урыс мәктәпләрендә гаскәриләрдәге кебек тәртип булган Мөгаллимнәр. гүрәләр — чиновниклар, ә шәкертләр тәбәга1 , кара халык. Революция — искелекне җимерү, яңа тәртип төзү «Мастерские» дип атауларында да бераз романтика бар. Элек зур осталарга барып өйрәнү өчен сәләтталанттан башка берәр төрл^ ценз-рәсми кәгазь дә кирәкмәгән Өйрәнчек үзе теләгән маэсторга барып, үзенең теләген гарыз итә. Оста теләсә ала, теләмәсә юк. Шәкерт башканы эзли Шәкерт белән остазның ризалыклары бөтен мәсьәләне хәл итә Димәк, бөтен эш оста белән өйрәнчекнең үз кулында, түрә белән кара халыкның мөнәсәбәтендә түгел. Менә шул ике якның да теләген ка гәгатьлән- дерер өчен остаханә булган. Ләкин Советлар илендә остаханәне хөкүмәт, халык хөкүмәте асрый. Урманче. әлбәттә, шул ыгы-зыгыга катнаш лп йөрде Фешин белән 6epia предмет-программа ясау 1.омиссиясендә утырып, халык вәкиле буларак катнашты Мөгаллимнәр сайладык. Алар үзләренең кандидатураларын яклар өчен эшләреннән күргәзмә ясадылар Без — бер группа — Василий Кириллович Тимофеевны сайладык. Ул *зенен ^ик киң колачлап, декоратив рәвештә язылган «Чегәннәр» дигән габлосын куйган иде. Василий Кириллович бу мәдрәсәдә бик күп еллар мөгаллимлек итте. Күп татар балалары аңардан дәрес алдылар Бу елларда студентларның контингенты бик чуар иде Яшь ягыннан да, белем ягыннан да Гаҗәп, революциягә кадәр шушы школада укыганнарның кайберләре бик наданнар иде Мәсәлән — Мазунин Өлкәнрәкләрдән аңлы, белемле. кызык студентлар бар иде. Пузанков дигәне яшь вакыттан иконалар я.ган, Владимирдан Новоселов — Вятка губернасыннан. Күп җирләрдә булган, студияләрдә укыган, бик ягымлы, аңлы егет иде. Казан кызлары да байтак иде. Күбрәге белемгә сусаган, укуны тансыклаган кешеләр булганлыктан, тырышып укыйлар иде. Бер кызык вакыйганы искә алмыйчан булмый. Школада әле. борынгыча, рәссамнар өчен кирәкле буяу, кәгазь кебек әйберләрне сатучы кибет бар иде. Ләкин инде анда бик аз нәрсә калган идс. Буяулар юк. Каян табарга7 Пузанков- ның кул астында буяу изүне оештырдык Аның чиркәүләрдә иконалар язып йөргәндә алган буяу хәстәрләү осталыгы күп файда итте безгә. Казан кибетләрендә булган ботен пигментларны алдык, җитен маен табуы шулай ук кыен булмагандыр. Җитен мае булмаса, киндер һәм көнбагыш мае да ярый Пузан- ковның тырышлыгы аркасында, буяу изәр өчен 3—4 таш такта һәм курантлар табылды. Бер бүлмәдә буяу гзә юрган остаханә ясадык. Остаханәдә эшләүгә карап, буяу ала торган булдык. Кәгазьдән тюбиклар ясауны да Пузанков өйрәт~е. Пузанков соңыннан Казанда калып, сурәтләү эшендә яңа материаллар ачты. Мин /азан сәнгать мәдрәсәсендә озак булмадым. Гаскәри хезмәт өчен Мәскәүгә . үчү мәҗбүрияге ачылгач. Мәскәүдә ВХУТЕМАС’ка керү юлларын эзләдем Болетемә каршы. ПУРР' мине укырга җибәрде. ВХУТЕМАСның нә- гышь факультеты деканы Ф Ф Федоровский мине берсүзсез кабул итеп Древин остаханәсенә куйды. Казандагы кебек, монда да татарлардан һәм. гомумән, төрки халыкларыннан берәү дә юк иде. Казанда нәгышь белән янәшә скульптура буенча Григорий Козлов кул астында эшли башлаган идем. Бу гаҗәп йомшак күңелле, мөлаем большевик мөгаллимнең җитәкчелегендә өйрәнү бик якты истәлек булып калды. Мәскәүдә дә мин ике факультетта өйрәнә башладым Скульптура факультетының деканы Голубкина үзе авыру булганлыктан, аның остаханәсенә йөреп өйрәнергә шунда доцент булган скульптор Борис Данилович Королевтан рөхсәт сорадым. Ул академический рәсемнәремне күрергә теләде. Күрсәткәннән сон. үзенең кул астында эшләргә рөхсәт итте. 3—4 ел чамасы анын җитәкчелегендә скульптураны дәвам иттердем. ' Тәбәга буйсынган, кул астында булган. 2 ВХУТЕМАС. ВУТЕИН рәссамнар әзерли торган югары уку йортлары ’ ПУРР- Революцион хәрби Советы политндарәсс Мәскәүдәге биш елдан артык гомеремнең шәхси ягын калдырам. Мәкаләм татар рәссамнарына гаид' 1926 елнын ятында ВХУТЕМАСны тәмамлап, диплом яклар алдыннан Казанга кайттым. Бер-ике көн үземнең көнкүреш мәсьәләләре белән шөгыльләнгәч, мәгариф нәзарәтенең баш инспекторы Дауд Яналисвка бардым. Ул. минем каршылыгыма карамастан. Казан сәнгать техникумына мөгаллим һәм укыту бүлегенең мөдире завуч итеп тәгаенләде. Эшкә кабул итәргә күндерде. Дауд Яналисв миңа Мәскәүдән үк якын таныш иде. Дауд. мин диплом да алмаган бит әле. дидем. - Синнән диплом сорамыйбыз, эш сорыйбыз,—диде. Техникум «гиректоры Мазунин Казан сәнгать школасын революциягә чаклы тәмамлаган, ләкин сәнгать остасы булып эшләмәгән, сугыштан соң большевиклар партиясенә кереп, түрә булып киткән иде Тиздән ул Мәскәүгә күчте. Анда «Известиягазетасында ретушь белән шөгыльләнә дип ишеттем. 1937 елны аны Митрей Жилов* өендә очраттым Сәяси хаталары булгандыр, хәле шәп түгел иде Директор итеп сәнгатькә һич мөнәсәбәте булмаган Мазулевский дигән берәүне куйдылар. Ул яман кеше булмаса да, эшне белмәг өнлектән, бернәрсә эшләмәде. кәгазьләргә кул гына куя иде. Бөтен эш минем җилкәмә төште Хыялымда— псдаго1ия хезмәте һәм гомер тәртибендә сурәт сәнгатеннән мәхрүм булган татар яшьләрен өйрәтү иде. Шуңа һич көчемне кызганмастан. сәнгать техникумын тәртипкә китерү эшенә керештем ВХУТЕИНиан. хөрмәтле профессорларым кулыннан рәхмәтләр әйтеп диплом алуы.м да онытылган иде (Мина яклаусыз гына диплом бирер! ә карарлары булганын соңыннан, 1957 елда беллем һәм дубликатын алдым.) Б Урманче үзенең Казан сәнгать мәктәбендә укучы шәкертләре арасында Утырганнар г < I и>ан уңга) Барый Дәминов. Бакый Урманче. Мирсәй Әмир. Зәки Мөхәммәтшин. Басканнар Гата Иосыпов, Шакир Мөхәммәтҗаиов. Мөкаддәс Рәхмәгуллин 1928 с t. Рәссамны ң архи вы инан. Техникум, чыннан да. бик кызганыч хәлдә иде. Чынлап эшләүче юк Казанская Императорская Художественная школа өчен махсус салынган гаҗәеп бинаның эче вәйран хәлендә иде. Үзәктән җылыту юк. шәһәр челтәрләреннән алына Д, Жнлоп революциягә хәтле Казан сәнгать техникумын тәмамлаган Н Фсшин торган яктырту юк. кайсыбер бүлмәләрдә генә вакытлы кирпеч мичсыман дүм- гәкләр бар. Күп бүлмәләр ягылмый. Борынгы мөгаллимнәр бүлмәләре бөтен коридор белән томаланган Казан сәнгать мәдрәсәсе бу хәлдән чыгарга тиеш, егетләр-кызлардан нык профессиональ хәзерлек алган рәссамнар, сәнгать осталары әзерләргә, дигән уй минем бөтен анымны биләгән иде. Минем уйларымны белгән кебек, завхоз булып эшләгән, үзе шул техникумның студенты булган Чегодаев дигән бер егет кайбер нәрсәләрне урлап, алган акчасын бирмәстән качты Эзләтеп карадым, табалмадылар Шуннан соң бер тәҗрибәле, өлкән Яшьтәге завхоз таптым, аның белән икәү бинаны тәртипкә китерә башладык Бәхеткә каршы, шул чакта техникум кассасына байтак акча керде. Ул болай булды Революциягә кадәр патша хөкүмәте Пигрәчтә керамика мәктәбе ачкан булган Ул 3—4 ел эшләп, әле нәтиҗәгә ирешә алмый калган. 1914 елда дөнья сугышы башлангач, осталары фронтка китеп, мәктәп вакытлы рәвештә ябылган 1924 елларда аның бөтен җиһазын Казанга — сәнгать техникумына китереп ташлаганнар. Ул шулай яткан. Минем сәнгать мәдрәсәсе идеалы бик киң булганлыктан, бу әйберләрдән файдаланып, керамика бүлеге ачарга ният иттем Казанда сөйләшүләрем нәтиҗә бирмәгәч, бөтен материалны үзем белән алып, Мәскәүгә ВСНХның1 керамика һәм пыяла Главкына киттем Аның башында профессор Философов тора икән. Ул мин укыган сәнгать институтының керамика факультетында укыткан иде. Мин доклад ясадым, керамика бүлеге ачып җибәрү өчен нинди җиһазлар барын күрсәттем (язуда). , - Безгә сатыгыз боларны,— диде профессор, мине гаҗәпкә калдырып. Димәк, безнең кулыбызда кыйбатлы мал бар икән — Юк, хөрмәтле профессор, сез безгә ярдәм итегез керамика бүлеге ачарга, — дидем. Байтак сүз булганнан соң, профессор: Ярый, ярдәм итәбез Ләкин ул остаханә технииум каршында булса да, техникум бүлеге булмас. Безнең идарәдә булсын, безнең каршыла җаваплы булырсыз.—диде. Мин шуңа күндем Эшне башлап җибәрергә егерме мең сум акча бирергә булдылар һәм аны тиздән безнең техникум бухгалтериясенә күчерделәр дә. Инде оста табарга кирәк иде. Кайдан? Кеше эзли башладым, институтның керамика факультеты мөдире булган Филипповка киттем Ул Мәскәүдә берәүне дә күрсәтә алмады Керамика факультетыннан диплом алган студентлар ул юлдан китмәгәннәр, күрәсең Мәсәлән, ташкентлы Тависиев керамикадан һич ни эшләмәде, нәгышь. стан нәгыше белән гомер итте. Томскида бер оста бар, ул Венада укып, өйрәнеп кайткан кеше, ихтимал килер, диделәр, адресын бирделәр. Бу кешегә мин хат язып чакырдым Аннан шундый җавап килде: фәлән кадәр эш хакы, күченер өчен өч вагон, бөтен юл расходларын түләргә һәм Казанда өч бүлмәле өй. Моны без тәэмин итә алмадык, әлбәттә. Башка юллар эзләргә кирәк иде. Әгәр ул чакта минем хәзерге белем һәм тәҗрибәм булса, җиңел хәл иткән булыр идем. Ул вакыт минем керамикадан белемем бөтенләй юк иде. Укырга махсус әдәбият таба алмадым. Зур теләк кенә бар миндә. _ Болай карар кылдык. Питрәчтә чүлмәк осталары бар. Шулар арасында, әлбәттә, шушы керамика мәктәбендә эшләгәннәре дә калгандыр. Иң әүвәл шул мәктәптә бераз дәресләр альт барган бер һәвәскәр рәссам табылды Аның ярдәме белән бер останы таптык. Мич салынды Анда ялгышлар булып, балчыкны яндырганда уңайсызлыклар чыкты. Университетның химия факультетында соңгы курста укый торган ике егетне чакырып, эш тәкъдим иттем. Боларга шундый вазифа йөкләдем: оста (Питрәчтән килгән, ул бик начар укый-яза белә) үзе белгән рәвештә төрле керамика әйберләре ясый. Муфель пичендә, борыннан калган химикатлардан файдаланып һич тарсын- мыйчан яшьләрне чүлмәк түгәрәгендә эшләргә өйрәтә. Ә химик егетләр аның эшләгәнен карап, һәрбер эшен тырышып язып баралар һәм нәтиҗәләрен фәнни тикшерәләр. Үзем бөтенесен тикшереп барам ВСНХның акчасыннан уңышлы файдалану буенча завхоз һәм бухгалтер белән юллар эзлибез. Безгә җылы кирәк, якты кирәк. Шул акчадан экономия ясап, акыл белән файдаланып, техникум бинасын җылыту һәм яктырту системаларын да төзәтергә кирәк Керамика остаханәсенен ВСНХ — Башында С Орджоникидзе торган Халык хуҗалыгы Кгапы Советы. урыны техникум бинасы эчендә булу да уңайлы. 1928 елда инде техникум бинасы тәртипле җылына һәм яктыртыла иде Шул килеш дәвам иткән булса, бу остаханә гаҗәп уңышларга ирешеп, күп сәнгать әсәрләре әзерләп. күп осталар үстереп, зур бер ижади фабриката әйләнер иде Шулвакыт кемнеңдер явыз киңәше, коткысы белән безнең бинага театр техникумын да китереп урнаштырдылар Эчке тәртип бозылды Бу шаукымлы халык, бигрәк тә хатын-кызның күп булуы, аларнын туктаусыз тормышларыннан роман ясаулары безнең остаханәләрдә басылып эшләүнең тынычлыгын харап итте. Икс техникумга бер директор, бер бухгалтерия — экономия, имеш Сәхип Мортазин директор булганда яманлыгын күрмәдем, акыллы кеше иде Бичара 1937 елларда бәхетсезлеккә очрады Әмма театр техникумының завучи Залкинд дигән берәү һәр эшкә тыгыла торган, һәр эшне «белә» торган, һич тиктормас, интриган кеше иде. Соңыннан Мәскәүгә күчте. Иконалар җыя иде Бу кешегә тукталуның сәбәбе - ул шушы дәвер өчен характерлы булган типларның берсе иде. Үзе юрист икән. Казанның Духовная Академиясында хокуктан дәресләр биргән Әллә чукынган яһүди булганмы? Казанда Державинның һәйкәлен урыныннан алуда да Залкинднын катнашы булган икән, дигән сүзләр йордс Кыскасы, аның сәхнә сәнгатенә һичбер мөнәсәбәте юк иде Ник ул татар театр техникумының укыту-өйрәтү эшләренең башына куелган9 Татарча да белми, әлбәттә Минем мөгаллимнәр арасында янә шундый, ягъни һәр эшкә керешә торган берәү булды. Ләкин ул бик намуслы, һичбер интрига ясый алмый, ясамый да иде Бу Михаил Михайлович Хомяков. Катан университеты профессоры М Хомя- ковныгт утлы Нинди белем алганлыгын мин белә алмадым Тарих-филология факультетын тәмамлаган булса кирәк Аяклы энциклопедия Нинди эшне тапшырсаң. шуны эшләргә тотына Бигрәк гә методикаларны үзгәрткән вакытта ул. әлбәттә, тиунын алдынгысы була иде Далътонплан. бригада системасы яисә башка бер ысул белән программа тозәргә кирәк булса. Михаил Михайлович һич карышусыз шуңа керешә Эстетикадан дәрес бирергә кеше кирәк булса, у т әзер Нәтытпь технологиясеннән кеше таба аямасак, ул аны да ала. Бу шагыйрь Мәхмүд Бодәйлинең Наркомздрав булган заманы, ул ук юстиция наркомы иде Мондый мисалларны күп китерергә мөмкин, дәвере шундый революция* Программага татар әдәбиятын керттем Бу һичбер уңайсызлык кылмады Теләсәләр, руслар да керәләр иде. Практикада бу ничек алып барылгандыр, исемлә калмаган Кыскасы, һичбер уңайсызлыгы булмады. Татар әдәбиятын язучы Садри Җә."«» т укы га_и>1с _ ИЯарыда язылганча, техникумның хуҗалык эшләре нинди начар хәлдә булса, укыту-өйрәтү ипләре дә әллә ни тәртиптә түгел. Дөрес, футуризм тарафдарлары сирәгәеп, мөгаллимнәр арасында Федотов. Кашаев. Соко тьский кебек, вакытында бик сул булып йөртән реализм тарафдарлары да йомшарганнар иде Шигырь, театр, сынлы сәнгатьтә футуристларның эше социализм кору очен халыкны революцион рухта тәрбия итә а.тмыйчан. коры искене җимерүдән генә гыйбарәт иде. Шулвакыт борышы. XIX тасыр сәнгате, переднижникларны реставрация кылырта теләүче бер кочле оешма корылды АХРР(Ассоциация Художников Революционной России) Бу оешманын башында II Радимов. А Григорьев. Карев, Христенко кебек сәнгатьтә борышы юлларны яклаучылар булды. Ьоларнын акыллысы. салмак холыклы, юньяны абайлый алучы, чын зыялы, Казан университетында тарих-филолотия факультетын тәмамлап. Казан сәнгать школасында рус әдәбияты мөгаллиме булган шагыйрь соныштан рәссам булып киткән Павел Александрович Радимов иде Б\ кетче, чыннан да. акыл-ун иясе иде Заманында Тукай шигырьләрен дә тәрҗемә иттс Бу оешма тиздән зур коч аллы Казан сәнгать мәктәбенә йогынтысы көчле булды Ит ыибарлы мөгаллимнәрдән А Тимофеев. II Бсньков. хәтта Кашаев да шушы оешмага кереп, алар белән АХРРнын Казан бүлекчәсе көчәйде Бу хәрәкәттә реакцион элементлар да бар иле. әлбәттә. Ләкин бу хәлнең соштать- полигик якларын тикшерү мт тем вазифам да. кодрәтем дә түгел И Репин боларнын рухани аталары иде. Космин. Бродский да шунда Ләкин шуның белән бергә. бу «уңнар» рус сынлы сәнгатенең корифей зарыннан булган В Серов, Врубель кебекләрне анафемага бирделәр Импрессионизм яраксыз модернизм булып тәлкыйн* ителде Архитектурада борышы классицизмга кайттылар Кл.к Толкыйн тәтиен .с . аңлату сицизмга — борынгылыкка борылыш шулкадәр куәтле булды ки. корыла башлаган павильоннарны жимереп, алар урынына борынгы ордерларда тезелгән яңа павильоннар салдылар. Шул ук вакытта милли архитектура формалары күренә башлап, әзербайҗан. грузин, үзбәк архитекторлары милли төзелеш рәвешләрен күтәреп. ВСХВда аларның павильоннары яңадан ясалды. Татарстан павильонын Мәскәү архитектура институтының мөгаллиме Исмәгыйль Гайнетдинов ясады. Бу һәр тарафтан төпле уйланып, урынын, функциясен абайлап төзелгән бина, татар халкының төзелеш формаларын тарихи тергезеп ясалган бина, татар милли архитектура стилен яңа корылыш шартларында торгызуның беренче адымы һәм, чыннан да, уңышлы адымы иде. Әгәр Исмәгыйль шуннан башка бер әсәр дә калдырмаган булса да, аның бөек татар теземчесе дип аталырга хакы бар. Кызганыч ки, бу бина ВДНХ оештырылган вакытта җимерелде. Бу бина һәр тарихи формалардан һәм яңа төзелеш кануннары таләбеннән хасыйл булган бер шедевр иде. Соңыннан И. Гайнетдинов татар опера театрын, елга портын һәм вокзалын корды, һәрберсендә бу төзүченең даһәсе* эз калдырган. 20 еллардагы яңа алымнарга кызыгу дәвереннән соң, 30 елларда зур үзгәрешләр. революцион темп белән юлдан-юлга күчүләр булды. Техника, инженерия алга чыкты Сәнгать, бигрәк тә сынлы сәнгать, сурәтчелек, инженериягә комачаулый торган балласт булды, ахры. Казан сәнгать техникумы да туздырылып, аның Грузинская урамындагы (хәзерге К. Маркс урамы) бинасын авиация институтына бирделәр. Техникумның хуҗалыгы җимерелгән, керамика остаханәсенең бөтен уникаль, кыйммәтле җиһазлары тимер ватыклары итеп утильгә бирелгән иде. Графика факультетының туып кына килгән чагы. Зур кыенлыклар белән, студентларга өйрәнү өчен җыелган ташбасма әйберләре һәм бик кыйммәтле, бөтен Советлар илендә ике генә данә булган офорт станогы шулай ук таратылып, тимер ватыгы итеп юкка чыккан иде. 1929 елның көзендә мин Казаннан ирексез китеп. 1933 нен ахырында яңадан кайткан вакытта2 , Сәнгать мәктәбе Гоголь урамындагы, борынгы Казан өязе идарәсе булган бинада урнашкан иде. Миңа үземнең эшләрем буенча яңа директорны күрергә кирәк булды. Мескен генә кеше икән. Аның сәнгатькә һичбер мөнәсәбәте юк, һичбер эшкә сәләте дә. профессиональ белеме дә юк Хакыйкатьтә сәнгать мәктәбе үзе дә юк иде. Йөрәгемә кан савырылды, күземә яшь тулган иде. 4—5 ел эчендә Казан сәнгать учагы колатылган. Ә мин шушы олугъ зәвык белән ясалган, архитектура әсәре буларак Казанның бөтен биналарыннан аерылып торган төзелеш әсәрен, бозылган төшләрен вакыт мосагадә иткәндә төзәтеп, шунда Идел-Чулман халыкларын өйрәтә торган сәнгать мәгъбәде—мәдрәсәсе булуын теләгән идем. 1913 елларда тышыннан сокланып, бер генә тапкыр эченә кереп күргән, соңыннан 1919—1920 елларда шуның остаханә һәм дәресханәләрендә кинәнеп эшләгән һәм дәрес алган чакларым искә төште. Авыр салмак имән ишекләрен ачкач, сине каршылаган гажәп уйма арысланнар, төрле төстәге витраж тәрәзәләрдән төшкән нурларга ышыкланып яткан, авыр азаптан котылырга тырышкан Самсон фигурасы, уңайлы көтепханәсендә нәфис сәнгать хакындагы китапларны карапукып утыруның рәхәтлеге, остаханә һәм актлар залында тагылган сурәтләрдән "алган әсәрләнү, шәкертләрнең еллык күргәзмәләрендә сөенеч һәм көенеч тойгыларының күңелне дулкынландырулары... Боларның барысы да шушы Урта Идел халыклары яшьләрен. кызларын иҗади шаукымнарга сөрсен, дигән күңел белән, бинаны элекке хәленә, уку-өйрәнү тәртибен иң югары дәрәҗәгә ашырырга, дигән уй белән эшкә керешкән идем. Алда ашкындырырлык, күңелне шашындырырлык перспективалар бар иде. Иртәнге 7-8 дән кичке сәгать 11 ләргә кадәр эшләп, төшлектә генә өйдә булып, кайвакыт остаханәмдә кунып та кала идем. Казан сәнгать школасында архитектура мөгаллиме булган Мюфкеның гаҗәп бөек зәвык белән төзегән бу бинасы3 һәм аның эчтәлеген Казанның иң сокланырлык сәнгать учагына әверелдерү уе мине рухландыра, кичен өйгә кайтсам, иртән ашкынып шунда ыргыла идем. Минем уемча, һәм иҗади, һәм идарә, һәм дә тәрбия итү эшенә монда бөтен мөмкинлек бар иде. Дүрт бүлек ясарга уйлыйдыр идем: нәгышь, уйма белән керамика, төзелеш, графика. Шуларның барсына да инде нигез салынган иде. 1 Даһәсе — гение. 1 Автор 1929 елның 13 августыннан 1933 елның декабренә хәтле Черек күлдә. Бутырка төрмәсендә була һәм Соловки лагерена сөрелә. ’ Хәзерге КАИ бинасы. К. Маркс урамы, 60 йорт Бары архитектураның бездән аерылуы мөмкин иде Чөнки ул чакларда архитектурада ял1 ыз конструкция, рационализм, инженерия хөкем сөрә АХРР яшьләрнең күңелен казана алмады Мәктәпләргә йогынты ясый алмады Мәскәү сәнгать институты студентлары АХРР хәрәкәтенә искелек дип карадылар Хуш. Хәзер инде шул 1926- 29 елларның кыска дәвере эчендә ниләр эшләнде? Әлеге Гехникум эшләрен идарә игү миңа 1926 елда тапшырылды, дидек Карыйм борынгыча ук татарлардан бер студент юк! Бары дүрт егет ирекле укучы (өйрәнүче) булып йөриләр Мортаза Габдуллин. Дәүләтптин. Әхмәгшин. Юсупов Бик эчем пошты Ник бодай? Бөек Октябрь революциясенең тугызынчы елы. Милләтнең, татар культура хәятенең шулкадәр тансыклап көткән сурәтчеләре кайда? Казан сәнгать мәдрәсәсе ирекле белем алу урынына әверелгәннән сон да гагар яшьләре читтә, үги булып йөриләр. Минем билгеләнү июнь-июль айларында булса кирәк Димәк, тиздән техникумга кабул итү имтиханнары башланачак Дауд белән та», р яшьләрен техникумга жәлеп итү турында киңәшләштек Яшьләр һәртөрле технику мг.арга керә Күбрәк авылдан киләләр. Үзенә күрә бу кызык дәвер Күп профильдәге техникумнар ачылды. Күбесе кайсы техникумга барырга икәнен лә әле бик ачык белми. Мәгариф комиссариатына баралар, аннан техникумнарга юнәлдерәләр. «Татарстан» гәзитснә игълаг. бирдем «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналында сәнгать техникумының фоторәсемнәрен кушып мәкалә бастырдым Шулай игеп, техникумга өндәү башланды. Дауд балаларны урнаштыру вазифасын алып барганлыктан, яшьләр әүвәл аңарга баралар иле Әгәр шулар арасында кайсының сурәт ясарга мәйле һәм сәләте булса. Дауд аларны миңа юнәлтә торган булды «Бакый абыйны» сорап кило иделәр 1926 елда, һич булмаган белән чагыппырганда. байтак укучы алдык Ун кеше тирәсе булгандыр 1 Шулар арасында Казахстаннан Мәэмүн Сутюшев. Башкоргстаннан Лгбасар Идрисов. Мирсәи Әмир. Акмәчеттән Солтан Боронду ков. Стәрлетамактан Рәхмәтуллин. Оренбургтан Газизова Бер гаҗәп хәл fy.iapai . Псшпәктән (Фрунзе) килгән Шакир Мөхәммәт җанов Казан университетының медфакын гагглап. сәнгать техникумына керде Башта минем янга кергән иде. Медфакны ташлама, дип үгетләп каралым Юк. техггикумга килде Бик сәләтле иде. бик намуслы Тумыштан сәнгатьнең оригинал һәм прогрессив формаларын яратучы Үзенең эшләрендә дә шул сизелә. Миңа карата лөрмәтле һәм дустанә иде Шул яхшы мөгамаләсен Mini Соловкидан кайткач тә дәвам иттерде Күп еллар Татарстан нәшриятында баш суоәтче буларак хезмәт ит .е Бу хе-мәг аның ку тында булу бик лаек иде Бер үк ьакытта аны ижади ерагайтты, ахрь Мондый мо.гәсм. саф күңелле, пакь айлы кешеләрне мин сирәк очраттым Яна алган шәкертләрнең күбесене г әзерлеге (һәм гомумбслем. һәм сәнгатьтән) түбән иде Бол грны кабул иткән вакытта да миңа бик гайрәт игәргә туры килд< Татарлардан күбрәге авылдан. Агарга мәктәптә үк яхшы рәсем дәресләре алган гомумбелемдә дә тәртипле шәһәр мәктәпләрен тәмамлаган студентлар белән бер дәрәҗәдә укып бару кыен булды Шунлыктан мин Наркомпросның профбелсм бүлеге мөдиреннән рөхсәт алып, мондый белеме җитешмәгән балалар О-..Н аерым гру ша ясап, репетиторлык өчен уннверсите. студенты Суфия ханым • ишеваны чакырдым Чгнага өч тапкыр икешәр сәгать укыйлар иде Бу чара бик уңышлы булып чытты. Тырыг г. укуга сусаган яшьләр уку елы ахырындагы . мтиханнарга кадәр үк сыйныфташ зарын куып җиттеләр Кыскасы. Императорская Художественная школа бинасында, революциягә кадәр бусагасын да атламаган татар яшьләре белем ала башлады «Вольное, туша гель» тәртибен күчерүне мәгъкуль күрдек Аның урынына һәвәскәрләр өчен ял көне курслары, студия ачтык Вакытын кая куярга бслк.ичә й ргән шалоггайлардан котылу нияте белән бу студиядә өйрәнүне гүләү ге ясадык. бу мөгаллимнәргә дә а гына булса да файда итте Ул чакларда сурәтчеләр иҗади союзы юк Бер группа гехникум тирәсендә, башкалары г әзитләрдә театрларда эшлиләр Профсоюзның сәнгать секциясе аларны оештыра иде Соңрак Тагхудогннк гигән оешма булды ’ Әгәр берәр хәлне арггыпып язган булсам, мине д«мн.гг«1р белән төзәтсеннәр (Ь Ур миче искәрмәсе) Инде әлеге дүрт ирекле өйрәнчекләрнең язмышын хәл итәргә кирәк иде Дүртесен дә чакырып алдым. Алдымда утырдылар - Егетләр, ник укымыйсыз, болай селкенеп йөрисез9 дидем Бакый абый, безнең хәл мондый Стипендия алмыйбыз, тамак туйдырырга шәһәр буенча вак-төяк эш эзләп йөрибез Торырга урыныбыз да юк, шунлыктан имтиханнарга әзерләнә алмыйбыз. Имтихан бирмәгәч, безнең стипендия алыр хакыбыз юк Менә шулай артта калдык.. Укырга телисезме соң? Телибез, шулай булмаса, ни эшләп монда йөрер идек, диделәр. Егетләр, әгәр әйткәнегез дөрес булса, мин сезгә бүгеннән башлап стипендия бирәм Начар булса да. гомуми җәмәгать торагына урнаштырырбыз. Укырга һәркөн йөрисез. Артта калган дәресләрне үтәү өчен бүген үк тәртип ясыйбыз, һәр сабактан үзегез сроклар куясыз һәм шул тәртипне мин мөгаллимнәргә бирәм. Вакытында мөгаллимнәр сезнең әзерлекне тикшереп, миңа әйтерләр Әгәр сүзегездә тора алсагыз, үзегез дә бәхетле булырсыз, мине дә сөендерерсез. Бәс, иртәгә беренче стипендияне алырсыз Миңа сабаклар тәртибе, кайчан, кайсы имтиханны бирәчәгегезне язып, кул куеп кертерсез һәм шуннан сон тулай торакка барып урын алырсыз. Әгәр вәгъдәне үтәмичә, беренче сабакта ук берәр чатак булса, мин ул кешене техникумнан бер көн эчендә куам. Сез, егетләр, кечкенә бәбиләр түгел, аңлагансыздыр, дидем. Дәүләтшин дигәне сүзендә тормады, һаман йоклый икән. Ләкин үзе сау. Эшкә өйрәнмәгән Зур тавышлап, куып чыгардым. Оренбурына кайтып китте. Башкалары бурычларын үтәделәр. Курстан курска күчеп, уңышлы рәвештә тех- никумңы тәмамлаганнар. Ул вакыт мин Казанда түгел идем инде. Мортаза Габдуллин соңыннан, Ленинградта Академия курсын уңышлы узып, диплом ала Казанга кайтып, татар драма театрының баш сурәтчесе булып, байгак спектакльләрне бизәгән 1936 елда Мәскәүгә күчеп, анда эшләде. Кызганыч. яшьли саркомадан вафат булды. Миңа хөрмәте бар иде. Әхмәтшин техникумны уңышлы тәмамлап. Томскида татар педагогия техникумында рәсем мөгаллиме булып киткән иде. Бу техникум ябылгач. Казанга кайтып, берничә урта мәктәптә рәсем дәресләре укытты. Йосыпов бик талантлы график иде Гаскәры алынып. ПВОнын Самарада чыга горган гәзитәсендә рәсемнәр ясый һәм шунда кала. Куылган Дәүләтшиннан башкалары, техникум курсын узып, җәмгыятькә файдалы эштә булдылар. Беренче курска алынганнардан һәммәсе диярлек кеше булдылар Сутюшсв Мәэмүн Академтеатрның баш сурәтчесе булып, уңышлы постановкалар ясап, пенсия! ә чыкты. Исән-сау. Казанда яши.V VI Мөхәммәтжанов Шакир Бик сәләтле график булып, Татарстан нәшриятында күп еллар баш рәссам булып эшләде. Гүзәл зәвыклы, яхшыны яманнан асра белә горган ага рәссам булып танытты үзен. Әйткәнемчә, яшьләй вафат. Мөхәммәтша Кәримов (Чиләбедән) музей эшенә китеп, әүвәл Казан музеенда. соңыннан Мәскәүдә эшләп. Революция музеенда уңышлы хезмәт итте Музей- нын баш сурәт остасы булып, реставрация эшендә зур абруй казанды. Хәзер пенсиядә. Мәскәүдә тора.2 20 нче еллардан калган эшләремнең исән саклануына мин тулысы белән аңа бурычлы Мусин китап графикасы өлкәсендә эшләде, Тукайга ясаган рәсемнәре дә бар. Газизова техникумны тәмамла! аннан соң. тутан жире Оренбурга китеп, уңышлы рәвештә нәгышь эшләре белән шөгыльләнә. Бу урында техникумда укып, сәнгать мәйданында эшләгәннәрдән Хәнбәл Алмаевны һәм инде олугъ яшенә ирешкәч, техникумда укырга, белем алырга ният итеп, шуны эшкиндерә алмаган Яхшыбасзны искә алыр! а кирәк Бу'кешене бик кызгандым, вакытында белем алган булса, театр сурәтчесе булып, татар- башкорт культурасына игелеге күп тигән булыр кд.. Хәнбәл кызык, үзенә аерым бер холыклы егет иде. Аның сеңлесе Рабига медфакта укып. Орснбурда табиб булып эшли, диделәр. Хәнбәл музыкант та иде. скрипкада уйнады, 1950 елларда Сәмәркандга, дәдәсе Гыймад Алмаев өендә очраттым. Скрипкасын әле үзе белән алып йөри икән. Бик чарыс' иде Бервакыт дәрескә килми йөрде. 1 1990 елла вафат. VI 1990 елда вафат ’ Чарыс кыр! ый. үткен Хәнбәл, ник дәрескә дәрес йөрмисен'’ дим Шәһәрдә йөрим, диде Ни калган анда сина ’ Менә инде. Бакый абый, мин бит художник, дөньяны, шәһәр халкын тамаша кылам. Ясар өчен күрергә кирәк бит. -диде. Икенче тапкыр сснлссс Рабига миндә портрет-этюдка позировать итеп утырганда күз яшьләре белән сөйләде Бүлмәдә икәү торалар икән. Бүлмәдә тычканнар бар. ди Алапдан сакланып. Рабига өстәл өстен, азык-төлекне жыеп китә Ул өйдән киткәч. Хәнбәл юри өстәл остенә ипи валчыклары гаратып китә икән «Зинһар, Бакый абый, Хәнбәлгә әйтегез, туктасын, тычканнарны качырсын» дигән иде Хәнбәлне ачуланырга булдым. Ләкин ул хәйләле көлемсерәп -'Ничек инде? Тычканнарга да ашарга кирәк бит» диде Шушы Алмасвларга минем симпатиям булды Рабига гади татар кызы киемендә мина нәгышь өчен позировать иткән иде Ул портрет «Татар кызы» исемендә Москәүдә. Шәрык сәнгате музеенда саклана1 Яхья белән Рәүф Алмаев- лар Саратов губернасы Сайман авы тынын Жәлал хәзрәт уллары Барсы да «Мөхәммәдия» до укыдылар ГПУда ипләгән Әхмәтхан Алмаев га шул фамилиядән Солтан Борондуков Бу егет Акмәчеттән (Кызыл-Орда) икән, соңьһгнан белдем Скрипка уйнаган Мин Ташкентта эшләгән вакытта, педагогия институтының рәссмтрафика факультетында эшләгән. Ләкин ни өчендер ул вакыт мине күрмәде Соңыннан Казанда һәм Ташкентта очраштык, өендә кунак итте Солтанның шигырьләре дә бар икән Яшь ти вафат булды Хатыны Рокыя ханым шигырьләрен мина җибәрергә вәгъдә иткән иде Ләкин җибәрмәде Угыллары бар. Ташкентта торалар Бу үз халкын бик сөйгән гаиләнең тормышы мине һаман кызыксындыра, кызгандыра Латыйпов Керамиканы бик яраткан иде Кайда китте хәбәре булмады Баһаутдинов. Моның исемен дөрес агадым микән’ Бик сәләтле егет иде Өфсдә эшләде, дин ишеттем Әхмәт морад Рахмаггкулов. Троицкнда (Яма икала) ишле һәм билгеле Рахмапкулевлардан. Бу фамилиядән игътибарлы хәзрәтләр, язучылар (Әхмодтажет- дин. Шәриф) һ 6 бар Әхмәгморал гехникум тәмамлаганнан сон Өфелә сурәт мөгаллиме, аннан сон Мәскәүда НГИКнын мультипликация бүлеген тәмамлап. Казанда кино миендә. Худфондта. телевидениедә. Мәскәүдә гагар драма театрында эшләде. Кыскасы, сурәт остасы буларак, культурабызда урыны бар Ә.гсгә хәтле дусларча, туганнарча аралашып яшибез Нури Арсланов. Бу данлыклы шагыйребез Казан сәнгать техникумында белем алды. Казахстаннан килгән Беренче гшелон студентларының берсе Яшь вакытында беркадәр сурәт остасы буларак га эшләде. Соңыннан шигыре өстен чыгып, хәзер Нури татар поэзиясенең корифейларыннан Мина бик күңелле Нуришаң мин мөгаллим булган заманда техникумга укырга керүе’ Икенче могыәбәр язучыбыз мәрхүм Мирсәй Әмир техникумның шул вакыттагы хәятыннан матур истәлекләрен дә язын калдырды‡‡ §§. Мин киткәч, бу техникумда Әмирхан дустым Еники дә укып йөргән икән Кайбсрәүләрс. ихтимал, оныты нандыр Новосибнрскндагы Н Хомков, Сызраньдагы Д Хованский кебек шәкертләрем белән әле дә хатлашып, хәбәрләшеп торам Ләкин минем әйтергә теләгәнем сурәтчелек һөнәрен күгәрүдә Казан сәнгать техникумының 1926 елдан башлап гагар культу расына игелек кигер,) башлавы Кайберәүләр бу язганым мактану лнп гәлкынн игү гаре лә мөмкин Халыкка файда кигерерлек ни белән бераз горурлану гөнаһ дип уйлыйм Мин үземнең бурычымны халык алдында үтәргә тырыштым Әгәр »лскткындагы мәкалә минем «Бурлаклар» рәсеме белән ачылды (1935 ел). Рецензия көткәннән артык. Бу күргәзмәдән соң оформительлек дәвереннән стан сәнгатенә (нәгышь. стан графикасы) юл ачылды. Күргәзмәдә катнашкан меңләп автордан 200 нс сайлап, шуларга заказ биреп эшләтү матди ярдәм итү өчен «Всекохудожник»к г исемлек тапшырылды. Бу фәкыйрегез шул 200 сурәтче арасында иде. Мин договор төзеп, аванс алдым Моңар кадәр Д. Лопатников белән шабашкага йөри идек. Оформительләрдән босслар бар. Алар төрле бәйрәмнәр чагында бөтен районнарны бизәү эшен алып, подрядчиклар сыман, вактөяк кисәкләрен төрле рәссамнарга бирәләр иде. Л >зунглар озын булганлыктан, аларны һәр җирдә язып булмый, киң идән кирәк. Көндез андый зур идән булган җирләр — клублар. Анда халык йөри. Шунлыктан «лозгунмнарны (..аргонда шулай атала иде) төнлә белән, кеше йөрмәгәндә озын коридорларда яисә физкультура, бию залларында яза идек Төнлә алар кибеп өлгерә, иртән җыеп алалар Лопатников белән б з шулай байтак эшләдек. Бу заманда сурәтчеләр шул бизәүләрдән хасыйль иткән акчага яшәделәр. 1935 елның башында инде мин үзем бер объедт алдым. Боткинская шифаханәсен I май бәйрәме өчен бизәү эшләрен, ягъч" фасадка зур портре ясау, демонстрация колоннасын сурәт, әү һ. б. фасадка гагып куяр өчен 20 м2 з лыкта Никита Хрущев' портретын ясадым Моның миңа кыенлыгы юк иде. «Л< згун» язуы да кыен булмады. Колоннаны .урәтләү бераз авырлык китерде. Мин.м бу эштә тәҗрьбә юк иде. Язулары җиңел, ә плакатларны мин яхшы яза белмим икән. Е. Седова килеп карагач: Сез бит картина язасыз, плз агиы броска, гадирәк, гомумиләшереп язарга кирәк.—дип аңлатып китте. Седова — ВХУТЕМАС буенча ми ie.v курсташым Райкомда бөтен районны сурәт ләү, демонстрацияләрне бизәү эшләрен алып бара торган комиссияләр бар иде. Шунда без «булдыра» торган сурәтләргә башлык итә. үзе теләгән сурәтчеләргә эш бирә икән Шул комие -иянен әгъзасы буларак, бу объектны миңа бирергә Е. Седова ярдәм иткән иде. 15 кон буена тәүлегенә икешәр сәгать кенә йоклап эшләдем. I Майның иртәсендә эшләремне тапшырып ойгә кайтырга 9 Сәүкы барышы 10Тәклиф итү кушу, әмер итү. ’ Ул р-.кытта ВКП(б)ның Мәскәү шәһәр комитеты секретаре тема, эчтәлек. чыксам Ленинград шоссесы буенча ак эскәтерләр ябылып, төрле тәмле нәрсәләр белән тулган өстәлләр тезелгән. Ак халат кигән сатучылар инде сәүдә итәләр иде Бер-ике сәгатьтән транспорт, трамвайлар туктаячак булганлыктан, мин ашыктым. Беренче килгән трамвайга утырып, өйгә киттем. Тизрәк йоклыйсым килде. Мин уянганда 2 майның тештән сон вакыты иде инде Шулай да була икән! Сурәтчсләрнсн күп эшләгән һәм акча казанган чаклары 1 Май һәм Октябрь бәйрәмнәрен бизәүдә булды Кайберәүләр шул бәйрәмнәрдә эшләп алган акчага көн күрәләр иде Кызыл мәйданны бизәү — ничә еллар буена ике бертуган Стернберг лар кулында булды. Бай яшәделәр, чын босслар иде Провинциядә дә шундый хәл. Шунлыктан ул вакытта стан сәнгате, нәгышь икенче планга күчтеләр. Алар тамакны туйдыра алмый иде 1934 ел күргәзмәсеннән соң стан сәнгате үзенең борынгы урынына менеп алды. Ике зур күргәзмә «Донбасс в живописи» һәм «Индустрия социализма» сурәтчелек дөньясына зур үзгәреш керттеләр Бу фәкыйрь әлеге 200 кеше арасында булганлыктан. 1935 елда «Всекохудожник» белән договор ясап, шул елның көзендә Донбасска. Кадиевкага «Дореволюционный барак шахтеров нацмен» дигән темага картина өчен этюдлар язарга сәфәргә китте. (Кадисвка тормышы аерым язылыр, ул аеры.м маузугь' ) Аннан икс картинага материал жыеп кайтгым Берсе «Татар шахтерларының барагы», икенчесе — шахтер кызның портреты, ул «Лампалар йөртүче» дип аталды Ул заманда осгаханәләр юк Ничек булдырасын, шулай язасың. Өй кысан, урын юк. Халык өйдә юк вакытта киндерне ятак (карават) остенә гәзитәләр җәеп, шуның остенә куеп язам Ике картинамны да жюри яхшы кабул итте Аларның хәзер кайда икәннәрен белмим Инде мин «лозгун»нар язмастан. стан нәгыше белән яши башладым Скульптурага әле һич мөмкинлек юк иде. 1936 елгы «Индустрия социализма» күргәзмәсенә договорны «Ишембайнефть»ко бару өчен төзедем Җәйге бер-ике ай шунда узды Ишембайның үзендә бер ай чамасы эшләгәннән соң, «Ишембай вышкаларының этюды». «Ишембай пейзажы», «Агыйделдән агач чыгару» дигән әсәрләрем туды Шуннан сон Макар районына китеп. Исәкәй дигән авылда туктап, бераз этюдлар яздым, рәсем.тәдем «Колхоз фермасы» дигән картина шунда язылды «Ишембай» да. бу «Колхоз фермасы» да кабул ителделәр. Бу арада вак-төяк график эшләр дә эшли идем. Мәскәүдө ул вакыт «Коммунист» гәзите. «Яшьләр техникасы» һәм «Дәһриләр» журналлары чыга иде. Рәсемнәрне шуларда бастырдым Шушы вакытларда «Шәрык музее» минем берничә эшне алды 1934 елда дүрт-бнш эшемне Татарстан музее алган иде Бу вакытларда Казанда ничек булганын анык белмим Анда «Татхудожник», АХРР эшләде, скульпторлардан Садри Ахун бар иде Мин Мәскәүдә тора идем Шул вакыттагы татар сәнгатенең ни хәлдә булуын кыяфәгләү өчен хәзер мәгълүматым җитмәстер Ләкин бу заманнын характерын анлату өчен 1939 елдагы бер вакыйганы искә алып китәсем килә М.гскәүдә, РСФСР мәгариф министрлыгының сәнгать бүлеге мөдире булырга кирәк. Ральф фамилияле кеше мине чакырып болай диде Татарстан сәнгать һәм әдәбият декадасына әзерлек бара Җыр-бию ансамблен киендерү өчен безгә Казаннан менә шушы ккнзларны жнбәргәннәр Минем исәбемчә, бу бик ярлы күренә Үз фикерегезне әйтсәгез иде Эскизларда чынлап та тагар халкының кием-салымы бик яман хәлдә сурәтләнгән Авылның урта хәлле һәм фәкыйрь халкы чабаталы, алъяпкычлы, гула оеклы, кәвеш, читек кигән рәвештә күрсәтелгән Йолкыш рәсемнәр иде - Әлбәттә, мондый киемнәр бар Ләкин татар халкының киемен моның белән генә күрсәтү сәхнә ансамбле өчен уңышлы булмас, дидем P.I п.ф Әгәр вакыт табып, берничә эскиз ясап безгә күрсәтә алсагыз, мин бик шат булыр идем, дигән мәгънәдә мина гарыэ игте. Берничә көннән Ральф белән очраштык Минем эскизым Ральфка ошады Ул тәмам канәгать булуын изһар итеп, шул вакыттагы Татарстан филармониясенең директоры Николай Габдуллинга минем белән 16 эскизга договор гозергә тәк- лиф итте. Ул хкитлар хәстәрләнгәч, җәмәгатьчелеккә күргәзү, гәмам кабул игүне рәсми гәшгереп. костюмнарны тектерә башлау чарасына керешергә тиешле идек Ральф белән бергә Казанг а бардык Ул вакыт сәнгать бүлегенең башльп ы Назаров дигән бер кеше иде. Аның кабинетында эскизларны элеп куйдык. Петр Сперанский. Петр Дульский. Сутю- шев. Әбҗәлилов. тагы кемнәрдер булдылар, исемнәре хәтеремдә калмаган. Ральф кыска гына кереш сүз әйтте. Мин үземнең эшләремне гарыз иттем. Иң әүвәл мәрхүм Дульский сүз әйтте. Сүзенең мәфһүме11 12 - рәсемнәргә сәнгать батымыннан игътиразым юк Ләкин бу киемнәр бит пролетариат, эшче халык киеме түгел. Без байлар киемен үрнәккә алырга тиешмени? дигәндәй булды. Аннан соң Сперанский: Рәсемнәр һәйбәт Мин каршы була алмыйм Ләкин ни өчен моны Мәскәү кешесенә тапшырдыгыз? Без дә эшли алыр идек. - дигән мәгънәдә сөйләде. Шуннан соң миңа сүз әйтергә кирәк иде. — Киемнәрнең пролетариат киеме, буржуа киеме булырга тиешлеге минем компетенциядә түгел Бу хакта иптәш Ральф аңлатса кирәк Мин үзем белгән татар халкы фасонында ясадым. Әмма Сперанскийга ни жавап бирергә инде9 Петр Тихонович, сез бит ничә еллар татар театрында эшлисез. Шул вакыттан бирле татар халкы кием-салымын эшләргә мөмкин булгандыр бит? Филармониянең Мәскәүгә тәкъдим иткән эскизлары кабул ителерлек булмаган бит. Ул игътиразны филармониягә юнәлдерүегез дөрес булыр Мине гаепләмисездер. - дидем. Ральфның жавабы болай булды: Бер халыкның кием формалары — ул бөтен халык сӨнгате. Киемне кисүчеләр һәм тегүчеләр буржуа түгел. Ул пролетариат кулы, эшчеләр кулы белән ясала Ул — эшче халык һөнәре. Минем белән исәп-хисап та ясамадылар, ягъни гонорар түләмәделәр. Як- яктан төрле сүзләр, жинел уйлы кешеләрне өркетә торган гайбәт таратыла башлаганны сизендем дә. тагын берәр бәла булмасын дип, Мәскәүгә кайтып киттем Эскизларымны да шул килеш Казанда калдырганмын. Берничә елдан соң, төрле вакыйгалар узып, шәкертләремнән берәү әйтте, ул рәсемнәрдән бозып булса да файдаланганнар, һәм минем имза күчерелеп. Ибраһимов дигән берәү кул куйган икән. Хәерле булсын, сәргәрдан2 булып йөргән заманнарда ул хәтле генә эшләр югалмады. Бу вакытларда Мәскәү һәм Ленинград сәнгать институтларында белем алучы яшьләр бар иде. Боларнын мин белгәннәре һәм уңышлы ижади эш күрсәткәннәре Чыңгыз Әхмәров һәм Әнвәр Ишмаметов. Татар сурәт сәнгате культурасына үз өлешләрен тәкъдир итәрлек дәрәжәдә үтәделәр Әнвәр Иш- маметовның Казанга килеп эшләргә теләге бар иде Сабантуе темасына һәйбәг карт ина да язган иде, ләкин ни сәбәптәндер, Казанда төпләнә алмады. Мәскәүдә, гадәттәге сурәтчеләр кебек, заманына күрә кирәге булган таблолар язып, мәгыйшәт игә. Яхшы остаханәсе, яхшы өе бар. Гаилә тәрбия итә' Чыңгыз Әхмәров әле Мәскәүдә. әле Казанда эшләп, соңыннан Ташкентта урнашты. Профессор булды, югары уңышларга иреште. 1926 елда әле сурәтчелек культурасы булмаган татар халкының 50—60 ел эчендә Чыңгыз Әхмәров кебек XX гасыр-масштабы белән үлчәгәндә югары дәрәжәгә ашкан осталар житештерә алуы г орур булырлык бер хәл түгелме? Сонгы рәссамнар — сурәт осталары хакында мәгълүмат сәнгать белгече С Червонная китапларында тупланган Ләкин бөек илебезнең башка республика һәм регионнарында эшләүче татар рәссамнарыннан аның китапларына керми калганнары да бар.