Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАКЫЙКАТЬНЕҢ АЧЫСЫ...

Тормышчан вакыйгаларга нигезләнеп, укучыны ышандырырлык итеп, камил тел белән язылган әсәрләр уныш казаналар «Казан утлары»нда басылган «Тан жиле» романы шунын ачык дәлиле Әйе. Фоат Салрисвнын авыл тормышына бәйләп язылган әсәрләренең дөньяга чыгуы авыл кешссенец уйларын, гамәлләрен ышандырырлык итеп яза белүе — авылда яшәүче автор икәнен ачык күрсәтеп тора Роман беренче битеннән үк үзенә жәлеп итә. көтелмәгән фаҗигале хәлләр укучыны мавыктыра һәм әсәрне бер тында укып бетерәсең Автор биредә ана рухының бөеклеген, аның балаларына мәрхәмәтен, шәфкатьлелеген. изгеле! ен. гаиләдә! е тугрылыгын ачып бирүгә төп игътибарны юнәлтә Язучы үз теләгенә ирешкән, диясе килә. Романда Нуриәсманың кыз вакыты да. аның кияү! ә чыгып, балалар тәрбияләве һәм. ниһаять, өлкән яшьтәге ана буларак, балаларының гаилә корып, матур итеп тормыш итүләренә үзен җаваплы санавы да ышандырырлык ител бирелгән Нуриасманын бөтен гамәле, тормышы табшать белән бергә үрелеп бара Болыннарны, кырларны. Ык буйларын яратуы, таң ату мизгелләренә соклануы һәм аларны йөрәге аша уздыруы Нуриасманыи киң күңелле олы җанлы ана булып җитешүенә уңай тәэсир ясаган Җитмсшенче-сиксәненче елларда эчүчелек аркасында авылларда бик күп фаҗигаләр булуын хәзер беркем дә инкарь итә алмый Гарифҗанның исерек килеш машина руле арпаңда йөрүе, шуның нәтиҗәсендә Рәмзинең үлемгә дучар ителүе. Бәриянең азып-тузып Йөрүе дә ышандыра Нишләмәк кирәк, болар барысы да безнең тормышның чынбарлыгы һәм шул чынбарлыкның әдәбиятта чагылышы Рәмзинең үлемендә турыдан-гуры колхоз рәисе Холту длинный iac6c булса да, ул «судан коры чыга». Бу җинаятьне тикшерү! ә билгеләнгән кешенең дә үз намусын артка ташлап, хокукый таләпләрне санга сукмыйча, төрле юллар белән шофер Гарифҗанның «аек булуын» исбатлауга ирешә Автор мондый хәлләр!ә йомгак ясап болай дип яза «Юк, ул (колхоз рәисе Хоснуллин (С Ш ) ялгыз түгел! Халык җилкәсендә кәеф-сафа корып, җинаять өстснә җинаять кылып, үз башларын гына саклап яшәүчеләр менә шушы идарә йортыннан алып Мәскәүгә кадәр бср-берсе белән бәйләш оннәр» Әйе. аянычка күрә, мондый колхоз рәисләрен торгынлык елларында да. аннан соң да һәр районда очратырга мөмкин Ләкин әсәрдә килешәсе килмә! он бер урын бар Үсмер чакта бергә уйнап үскән, сугыш елларында хатлар алышкан Сәгыйдулла турыга Нурнасма янына кайта һәм ул. баланың кемнән икәнен дә сорамыйча, өйләнә Бик нык яратса да. бөтенләй сорашып тормастан Сәгыйдулланың балалы Нуриасма! а өйләнүен күңел кабул итми Ә бит малайның әнисе Нуриасма фатирдашы Газия иде. Нуриасма бу баланын язмышын ачыклап сөйләп бирсә. Сәгыйдулла каршында аның мәрхәмәтле һәм шәфкатьле кыз буларак абруе тагын да күтәрелер иде Соңгы елларда басылган кызыклы әсәрләр арасында Мәдинә Маликованын «Фидая» романы ла бар Аның романнары бер-бер артлы журналларда басыла, нәшриятта китап булып та чыга Ул төрле профессия кешеләренә мөрәжәть итә Элегрәк язылган романнары врачларга. артистларга. гомумән алганда шәһәр зыялыларына багышланган булса. «Фидая» әсәрендә республикадагы бер районның, шул районга караган берничә авылның, колхозның тормышы, район җитәкчеләренең, колхоз рәисләренең эшләре, мәшәкатьләре, аларның үзара мөнәсәбәтләре эзлекле, һәм. нн әһәмият лесс. укучыны уйланырлык игеп тасвирланган Фидая кызы белән яшьләй тол калган чибәр хатын, райбашкарма рәисенең урынбасары Ана. башка вазифалар белән беррәгтән, районда сәламәтлек саклау »ше йөкләнгән Ул гына да түгел. Фидан Кормаш авылында хастаханә төзүгә җитәкчелек игә. Төзү әйберләренә кытлык булганлыктан, хастаханә төзүне вакытында төгәлләү өчен Нурхановапг күп кыенлыклар кичерергә туры килә Авторның Фидаяны бик күңелсез хәлләргә дучар игүе ышандырамы ’ Әйе. ышан дыра һәм .кариен уңышлы булуы да. һичшиксез, вакыйгаларның эзлекле рәвешгә ягылуында Төзелеш идарәсе җитәкчесе Мнрхужин белән Фидаяның каенлыкта якын мөнәсәбәткә керүләрендә яратып йөргән Давыгынын салкын битарафлыгы. Тависның исе төзелешне әрбәт алып баруы һәм аның җылы карашы сәбәпче була Шушындый катлаулы эчке кичерешләрдән соң, нхгыяр көче сынган, яшь. нрсег хатынның Мир- хуҗнп кочагында хәлсезләнеп катуы артык гаҗәпләндерми Әсәрдәге вакыйгалар барышында Фңдаянын иплекле хатын булуына, глекке тормышында, ир белән яшәгәндә кара таплар булмавына ышанасың Анын райбашкарма рәисе урынбасары хезмәтен башкаруы да каршылыклы фикерләр уятмый Чыннан да, безнең гамәли тормышта, күп кенә районнарда хатын-кызларның партия райкомнарында идеология секретарьлары булып эшләүләрен, башкарма комитетларда җитәкче вазифасын башкаручыларны еш очратырга мөмкин иде. Күп әсәрләр авторы, тәҗрибәле язучы Мәдинә ханым Маликова Фидаяга карата рәхимсезлекне, миһырбансызлыкны ныграк күрсәтмәгәнме? Менә шушы сорау уйланырга мәҗбүр итә. Автор Фидаяны күңелсез ситуацияләргә кертмичә, эшлекле, әхлаклы, намуслы җитәкче итеп күрсәтсә, безнең әдәбиятыбызда татар хатын-кызларыннан яңа, уңай герой барлыкка килер иде Әмма чын тормыш катлаулырак шул! Фидая язмышына дучар булучы хатын-кызлар да еш очрый Минемчә, авторның укучыга җиткерергә теләгәне, бигрәк тә хатын-кызларга әйткән фикере шул күркәм җенеснең җитәкче вазифаларына күтәрелүе мактауга лаек, әмма аларның итәкләрен җыеп йөрүләре кыйммәт... Әсәрдә башка хатын-кызларның язмышы да бик матур тәмамланмый Баллыболын авылында кулына камчы тотып, ирләрчә гайрәтләнеп йөрүче колхоз рәисе Ниса Таштимированың да гөнаһы ачыла Беркемгә дә сиздермим дип, авырын өендә генә төшерсә дә, соңыннан хәлләр катлаулана. «Таш Ниса» үзен янгынчылардан Кормаш хастаханәсенә илттерә. Кайгы өстенә афәт өстәлә. Шул төндә Нисаның йорты, барлык әйберләре белән янып, көлгә әйләнә Үзе дә өй эчендә калгандыр, дип уйлыйлар һәм Фәтхерахман карт ясин чыга Бер төн эчендә Нисаның бик авыр хәлгә калуын колхозчылар гаҗәп хәл итеп кабул итәләр. Кинәт булган бу хәлләр, чыннан да, гайре табигый, әмма әсәрдә чынбарлык итеп бирелгән. «Таш Нисага», авторның рәхимсезлеге нык сизелә Чынбарлыкта колхоз җитәкчесе вазифасын башкаручы хатын-кызлар, сирәк булса да. бар. Соңгы елларда алар күренми инде. Бу романны укыгач «Колхозга җитәкчелек итү хатын-кыз эше түгел, сез табигатьтән бирелгән үзегезнең вазифаларыгызга тугырыклы калсагыз, яхшы булыр иде»,—дигән фикер көчәя Соңгы өч елда уңышлы язылган хикәяләрнең берсе «Зәйтүнәкәй-акчарлагым» (Фәрит Гыйльми) дисәм, һич тә ялгыш булмас Җырларда җырлана торган исеме белән җәлеп иткән хикәянең җисеме дә күңелне кузгатырлык. Берничә җөмлә белән хикәянең эчтәлегенә күз салыйк. Торгынлык еллары дип истә калган елларнын берсендә Казаннан районга олы хуҗа Тимершин килә Бу хәл. шул елларга хас булганча, бөтен районны аякка бастыра. «Уңыш» колхозы рәисе авылның активын җыеп көтеп тора Мәктәп директоры яшь егет Равил интернат бинасы төзү өчен олы хуҗадан ярдәм сорарга өмет итә. Баксаң олы җитәкче Тимершинның эш турында кайгысы да юк, ул районга ял итәргә, бушанырга гына килгән Аны хөрмәтләү өчен райкомның беренче секретаре, колхоз рәисе биеп тора. Олы кунак каен урманындагы «күз яшедәй чиста сулы» күл янындагы кунак йортына урнаштырыла. Язучы, үзенә генә хас хикәяләү алымы белән, зур булмаган әсәрдә ышандырырлык вакыйгаларны тасвир итә. Чыннан да, дистә еллар элек кенә без үзебез мондый хәлләрнең шаһиты идек Гогольнсң «Ревизор» әсәрендә Хлестаковны каршы алган кебек. Өлкә Комитеты секретарьларына да гамәлдә булмаган эшләрне ал да гөл итеп күрсәтүләр яшәде Югарыдан килгән кунакларны хөрмәтләү максатында махсус йортлар, мунча, сауналар төзеп, аларны кыйммәтле җиһазларга төрү модага кергән иде Укытучы кыз Зәйтүнәнең кунак йортына олы җитәкчегә чәй тәкъдим итүче сыйфатында чакырылуы, соңыннан өч җитәкче ирнең аны кыстый-кыстый коньяк эчертергә тырышуларында һәм, ниһаять, чибәр кызның Тимершин белән ялгыз калгач, аңа ныклы каршылык күрсәтүләрендә логик эзлеклелек сакланган Зәйтүнә бирешми, намусын саклап кала. Хатын-кыз өлкәсендә күпне күргән хуҗа гарьләнә һәм, «кызың кыз түгел иде» диеп, колхоз рәисенә янау ташлый. Зәйтүнә, үз намусын саклап калучы буларак, тантана итәргә тиеш иде. Башка автор аны. бәлки, шулай тәмамлар иде. Әмма Ф Гыйльми татар кызларына хас горурлыкны калку итеп күрсәтүне максат итеп куя. Кунак йортын караучы карчыкның «өстерәлчек» дип нахакка сүгүенә чыдый алмыйча, «пычырак дөньяга» нәфрәтләнгән хәлдә, Зәйтүнә сулышына буылып йөгерә дә, йөгерә. Ә бераздан каен ботагында чайкалган кеше гәүдәсен күргән сыерлар сәерсенеп үкерергә тотына. Әйе, автор хаклы: без яшәгән чорда мондый бик тә күңелсез, аянычлы хәлләрдән кешеләр генә түгел,- хайваннар да гаҗәпләнерлек булды Автор хикәяне мавыктыргыч итеп язган Вакыйгаларны уратыбырак язып, хикәянең чишелешенә дә «уравычрак юллар» аша килү ысулын куллана. Монысын инде авторның иҗат итү осталыгы дип карарга кирәк