Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР СОРАУГА —БЕР ҖАВАП

Журналыбызның быелгы 7 8 нче саннарында Фәрит Яхиннын «Ахырзаман пәйгамбәре» исемле әсәренеп Беренче китабы урнаштырылачак «Пәйгамбәрләр тарихы», «Иман» һәм ислам дине һәм тарихына карата язылган башка китаплары белән укучыларыбызга инде таныш булган бу авторыбызга мондый сорау белән мөрәҗәгать иттек: «Бездә басылып чыгачак, Мөхәммәд пәйгамбәр турындагы әсәрегезне язуга нәрсә этәргеч ясады һәм нинди материалларга таянып эшләдегез?». Фәриг Яхин; Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышын һәм тарихи урынын билгеләү буенча эзләнүләрем күптәннән башланган иде. Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли башлаган чагымда мина мәгърифәтче язучы, татар дәһриләренең башында торган Галиәс- гар~ Гафуров-Чыгтай (1867-1942) ижатына багышланган фәнни доклад белән Гыйльми шура алдында чыгыш ясарга әзерләнергә кушылды Әдипнең кулъязмаларын, басма әсәрләрен өйрәнгән вакыт та аның «Исабәт» («Туры юл») китабы минем игътибарымны аеруча биләде Анын бу әсәре 1909 1910 елларда Казанда «Бәянел-хак» матбагасында дөнья күргән Совет чорында әсәрнен икенче китабы Коръәнгә багышланганы басылып чыккан Ә өченче китабы Болгарларда дин кабул итү һәм тагар халкында ислам дине мәсьәләләрен яктыртырга тиеш булып та, ул язылг анмы-юкмы икәнлеге билгесез Галиәсгар Гафуров-Чыгтайның «Исабәт»сндә Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы материалистик рухта, дәһрилек белән сугарылып язылган, галимнәр аның дәһрилек асылы нәрсәдә икәнлеген аңлата алмый йөдәгәннәр булып чыкты Чыгтайның денсезлеген Нәҗип Түнтәрн, Габдулла Тукай тиз сизенеп, тотып алганнар һәм аны моның өчен тәнкыйтьләп тә чыкканнар Дини нәзарәт үзенең махсус бер утырышында «Исабөт»не т икшергән һәм анда ни өчендер лейсезлек, дәһрилекне күрмәгән. Чыг тайның дәһрилеге шунда ки. ул Мөхәммәд пәйгамбәрне тарихи шәхес дип раслау юнәлешендә Коръәнне дә аның үзенә генә кайтарып калдырып. Аллаһы тәгаләнең барлыгын шик астына алган Икенче бер автор Сөнгатулла Бикбулатовның да «Хәзрәте Мөхәммәд» исемле әсәре булып (Казан Мәгариф. 1913). ул да тарихилык принцибына таянып. Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышын яктырткан китап бастырган. Китапның дәһри Чыгтайга каршы язылганлыгы эчтәлектән күренеп тора. Бу әсәрләрнең икесе дә киләчәктә халыкка барып ирешер дип уйлыйм Сошы вакытларда В Ирвинг нын «Жизнь Магомета». В Ф Панованың һәм Ю Б Вахтинның «Жизнь Мухаммеда» исемле китаплары бастырылып, халык арасына таратылды Әмма татар телендә Мөхәммәд пәйгамбәр хакында кулга тотып карарлык китап күренмәде Аның зарурлыгын күздә тотып, һәртөрле ислам җәмгыятьләре миңа мөрәҗәгать игеп тә карадылар. Алар соравы белән мин борышы китапларга чумып, ззләнә башладым. Пәйгамбәребез турында безнең көннәргә кадәр шактый күп риваятьләр һәм хәбәрләр килеп җиткән икән Бу җәһәттән, бигрәк тә «Алгы бармак» әсәре кызык ты булып чыкты «Мөхәммәдия», «Әпварсл-гашыйкыйн». шәригать вә тәфсир китаплары мина таяныч булдылар Шулай итеп, шактый кызыклы материаллар җыелды һәм .гсәрнсң төп умырткасы табылып. Мөхәммәд пәйгамбәр турында язарга булдым Әлбәттә, бүгенге көндә барлык чыганаклар һәм иҗат процессы хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бетерергә мөмкин гүгсл. әмма мин вакыйгаларны горл сурвГ ПрГӨ, хакыйкый мәгълүматлар бирергә омтылдым Укып чыккан язучыларга, галимнәргә ул ошады Мөхәммәд пәйгамбәр тарихи шәхес кенә түгел, ул Аллаһы тәгаләнең сөекле колы һәм илчесе дә Хак тәгалә анын аша җиргә «Корьән»не тараткан, кешелекне рухи һәлакәттән коткарып калган «Ахырзаман пәйгамбәре- дигән әсәрем нокь менә шушы фикерне алга сөрә һәм аны ачыжлап бирү юнәлешендә язылды Максатка ирешә алтаймындырмы монысын укучы үзе әйтер