Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГОЛЪЯР

* • ♦ Галәмнең бу мизгеле Син пәйда бул!ан көне Якты моңымы язның?! Ә җыр. дисәм, яулыгың. Аны кайда калдырдың? Гүя әләмен назның? Эзләп эзләрдән үттек. Тапмадык, кире киттек. Сөйләнде сүзләр азмы? Яулык болгап бу көнне Oiai алмабыз инде Яулыкны., җуйдык аны... Галәмнең гамьле өнен. Ямь гулы бер мизгелен Күңелгә уеп яздым. Мәңгегә ул сөйләсен Як1ы көн хатирәсен.. Яулыгыңны да. язгөл! Рәдиф ГАТАШ (Гатауллин) 1941 etda ппган шагыйрь. *Ирыр булыйк». «Мохвбботка чорхәилт» «Кар астында .«пар» Һ б. татар урыс me i сәрендо басылган \ ннан артык китап авторы Казанда чши н. «К У.« № 4 Рәдиф Гата ш 113 Таллы ярда калган яр! Үз-үзеңне сагынып. Шул чакка хат салган яр! Истә һаман сүзләрең: Кара, нинди яктырды Синең моңсу күзләрең! Бәлки, таплары беткән? Иреннәрем, ахрысы. Аларны юып киткән? ...Таплар, бәлки, еллардан? Гүя таш ярып тапкан Мең газаплы җырлардан? Китсә тап күзләремнән. Җанда моң эзләре лә... Юылмаса гомергә? Рас идеме сүзләрең: — Үбүдән үзгәрдеме — Йолдыз кебек күзләрең... Тал янында калган яр! Күңелемә яңа моң. Яңа эзләр салган яр! Мин ни әйтә алам, яр?! «Карт куенында калач бар»...— Калач, бәлки, язганым?.. «Яшь куенында камчы бар»...— Аһ. үткән шул язларым! «Калачыннан бизәрмен»...— Шуңа җырда ачы моң... «Камчысына түзәрмен»... Гомер, ник тиз агуың?! Кирәкме син. чал акыл. Базар узган — юнь хакың. Мәйданда - яшь йөрәкләр. Хислерәк, көчлерәкләр... Өзә җанны бу җырлар: «Карт куенында калач бар. Яшь куенында камчы бар». Яраткач, түзәсеңдер...— Ник күзендә тамчы бар? Ул да — бәхет яшедер? Минем калач —ачы зар... Иреннәрен утында дөрләде сүз: Хуплыйлармы? Тынлыйкчы гөлләрне без. Кичке җиләстә табигать тын калган. Юк бер афәт гүя, шөбһә бер, ялган... Күк омтылды Җиргәме? Минем йөзгә? ...Уй дәрьямда ике күз дөньян йөзә... Алышынды анда төсләр, сурәтләр... Тетрәнеп, читлеген шакый йөрәкләр. Тоташты соң нинди утлар сулышы? Үбүме бу Җир һәм Күк омтылышы? Шаулады карт тирәк — без, арып, сыенгач... Сөендек иренгә тамчы коелгач.. Төнне сызып үтте синен яшен-сүз: Бәхет түгелме? Янабыз яшибез! Сизәсеңме, гөлъяр? Көннәр кинәттән суытты... Гөлләр күренеп боекты... Осланда— күк монар. К и I өсенме, гөлъяр? Күмелә таныш сукмаклар. Коела сары яфраклар. Җил жан өзгән моңнар Ник елыйсын, гөлъяр?! Күпердән җәй үтте Көздә Ю| алырмы безнең эз дә?! Күңел күнми моңар Син ни дисен, гөлъяр? Яшьлеккә бит көз дә матур Алда күпме язың Кайтыр Кошлар 1 өсләр, нурлар. Синең гөлләр, гөлъяр! Ә мин булмасам бу ярда. Башкалар баш куяр талга. Без яра< кан җырлар Гел яңгырар, гөлъяр! Ә бүген көзге тамчылар. Күңелдә яшь кагыш гамь бар, с ары төстә моңнар Гөльяр Гөльяр Гөлъяр... Үзең китсәң дә—табигатьтә сүзең: Көзге урманда йөрсәм дә берүзем. Ишетәм сине, кыштырдап һәр үлән, һәр куак эндәшә синең өн белән... Алтын төсләр—синең хисләр балкышы, Таныш сукмакта — карашың яктысы... Чаган яфрагы—ул йөрәк сурәтең... Тибәр кебек —бары сулыш өрәсе. Юк, һәр яфрак синнән сәлам — кулъяулык... Миләшләрне үбәм (нигә?) кулга алып... Бу матурлык — безнең җәйдән калганмы? Вәхи көтсәм, намазлыгым — аланмы? Дога укыйм тезләнеп — күктә күзем... Өн ишетәм... валлаһи, синең сүзең! Әлвидагъ. Дүртьюллыклардан — кыйсса Йә, бу алтын җырга хак та алтынмы? Илһамчым, әйт: ничек түлим хакыңны? Зурмы, нәниме — һәйкәлең куярмын, Алтыннан булмаса, сүздән коярмын: Җырда сине тагын күпме күтәрим? Аштың җиденче катына күкләрнең... Менгән саен ераклашсаң да миннән, Төшә калсаң, бел: җирдә дә көтәрмен. Ачы сүзеңә дә ачуым килми ник? Яратуым гел арта, кимеми ник? Салкынлыгыңнан ялкыным үсә тик,— Дөньям яна —бер сиңа күренми. Ник? Хис гән исерек идем - һаман айнымыйм. Яшьлегең җиңде— җиңелдем, аңлыйм мин. Егылган килеш йолдызга кул сузам, Бар бик сәер гадәтләре җанымның. Аерылу һич көтмәгәндә булдымы? Куркып уйлый идем күптән мин моны.. Барсына рәхмәт, үкенәм шунсына: Гөлгә күмәлмәдем киткән юлыңны. Күпме сер җанда чишәргә хакым юк Гафу сорап баш исәм дә — хакым юк... Хис кенә - аек уй өчен акыл юк... һәм акыл җуеп сөйсәм дә - хакым юк! Сездә ниләр? Бездә көзләр, «нәзкәй бил»! Кемгә ничек? Минем бәгърем кисә җил Соңгы сүзең кырау булса да җанга. Үҗәтләнеп, анда әле үсә гөл. Xa i язармы яшьлек? Үткән ни аңа? Күпне кичергән йөрәк еш ята ала . Үлемме йә ярлыкаумы алиһәм. Яз. бер хат-хөкемең белән җәзала! Минем өчен язмыш кулы булдымы Чәчләреңнең тузгыды да дулкыны. Ияртеп китте еракка, йөрәккә «Саклан: упкын!» димәдең лә ул көнне! Mai ур уенга маһир син, билгеле. Белом бу фәнне, димисең, билгеле Хава әбкәң ун мең елдан үрелеп. Кайчан биргән горурлыкка өлгеңне? Ярый әле калды миндә сурәтен. Шуңа карыйм, килсә сине күрәсем . Сөйлим аңа, шигырь укыйм, баш иям Дәшми рәсем ачуың зур, күрәсең. Сипа каршы юләр хис баш күтәрде. Көн 1әшүем. шигем дулкыны бәрде Хәзер тынган, бик юашланган күңел, Җәй узган шул, көннәр көзгә үзгәрде. Бер «гөнаһлы» уй килә гел. көн туса: Бүген хисем сиңа сәер тоелса... Аңлар, дим. Киләчәк... Сине дә анда Моңнарында алып барсын бу кыйсса! Синең миңа ни әйтсәң дә иркең бар... Барсын да гафу иттерер күркең бар Әмма мин дә бәхетле, күр: сөюдә Шөбһә юктыр, шаһлык таҗым-бүркем бар. Синең күзләр, ни әйтим, тиңсез алар. . Яшькелт-соры... тапсыз, гөнаһсыз алар.. Карашыңда гүя асылташ яна: Артык горур... ә бәлки әрсез алар?! Гашыйклар газәлләр язар, гүзәл яр! Рәдифтән, газәл соңында, рәдифләр .. Исмеңне рәдиф алдыннан язмадым «Илгә фаш булсак», нәселең гаепләр! Яшь табигатьне аңламыйм, янәсе.. Мүкләнгәнмыжык бу җаным, янәсе... «Безнең бәхәс, үпкәләшү, сүз. дисең,— Буыннар арасында - дау, һәммәсе!» Бу акылсыз эндәшләрем куркытса. Йә, оялтса сине — илдә сүз чыкса . Ашыгып, баш тартма: гөнаһлы Җирдә Чын бәхетең нәкъ менә шушы булса9 Әллә каян килә аваз яңгырап - Барсы да үткәндә инде, бел, ерак.. Тезләренә баш куйган чагың уйлап. Эзләренә яшь кой... Бу көй' «Әлвидагъ»!