Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

ПРЕЗИДЕНТ РАМАЗАН БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН КОТЛАДЫ Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев 19 мартта мәркәзебез үзәгендәге Мәрҗани исемендәге җәмигь мәчетендә, аннары Әҗем мәчетендә булды Ул Мәрҗани мәчетендә өлкән имам Габделхәбир хәзрәт Яруллин белән сөйләште Илбашы һәр ике мәчеттә дә дин тотучыларны изге Рамазан бәйрәме белән котлады. Очрашу һәм әңгәмәләр барышында дин әһелләре Президентка Татарстан дәүләт орIаннары үткәреп килә торган сәясәтне яклауларын белдерделәр. М Шәймиевны Республика Министрлар Кабинеты каршындагы Дин әһелләре советы рәисе И Хәбибуллин озатып йөрде ИСГ АЙБУЛГА ЭШЛЕКЛЕ СӘФӘР Төркиягә эш визиты белән килгән Татарстан Республикасы Премьер-министры М Сабировны Төркия Республикасы Президенты Т Озал кабул итте. Дусларча узган бу очрашу вакытында ике як җитәкчелеге Төркия белән Татарстан арасында сәүдә-икътисадн һәм шулай ук мәдәни элемтәләрне ныгыту, тирәнәйтүгә ка1ылышлы мәсьәләләр хакында сөйләштеләр. ӘДӘБИЯТ АКСАКАЛЛАРЫ ЯНЫНДА 18 мартта Татарстан Югары Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин татар әдәбияты аксакаллары Гомәр Бәширов һәм Әмирхан Еники белән очрашты 92 яшьлек Гомәр аганың хәлен парламент җитәкчесе хастаханәгә барып белешсә, 84 яшьлек Әмирхан аганы ул, өенә барып, туган көне белән котлады Очрашулар барышында халык язучылары Татарстандагы сәяси, икътисади хәлләр турында сөйләштеләр, фикер алыштылар Бер уңайдан өлкәр әдипләр әдәбиятыбызны һәм сәнгатебезне һәрвакыт күз унында тотулары, милли мәдәниятебезне торгызу эшендә эзлекле хезмәтләре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр. ЯШӘ, «ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН»! Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында «Ватаным Татарстан» (газета төрле елларда төрле исемнәр белән дөнья күрде) газетасының чыга башлавына 75 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә булды Анда газетаның якын дуслары, фикердәшләре, киң катлам җәмәгатьчелек җыелган иде. Матбугат өлкәсендә нәтижәле эшчәнле- ге өчен газета Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне Татарстан Вице-президенты В Лихачев тапшырды һәм коллективка киләчәктә дә уңышлар теләде. Юбиляр адресына «Татнефть» берләшмәсе генераль директоры Р Галиев. Татарстан авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры Ф Сибәгатуллин, Татарстан матбугат һәм информация министры И Әхмәтжа- нов, Татарстан газета-журналлар нәшрияте типографиясе директоры урынбасары 3. Иванишнн, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары 3. Мансуров. Балтач районы, «Татарстан» колхозы рәисе урынбасары Г Латыйпов, Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсе генераль директоры урынбасары 3 Шәрәфиев. «Татарстан хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Р Харис. «Советская Татария» газетасы баш мөхәррире Е Лисин һ б котлау сүзләре белән чыктылар, бүләкләр тапшырдылар Соңыннан Татарстан сәнгать осталарының зур концерты булды. Кичәдә Татарстан Югары Советы Рәисенең беренче урынбасары 3 Вәлисва. Премьерминистр урынбасары И Хайруллин катнашты. БӨТЕНТАТАР ИҖТИМАГЫЙ ҮЗӘГЕ III КОРЫЛТАЕ 19—20 март көннәрендә Казанда, Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында. Ботентатар иҗтимагый үзәгенең (БТИҮнен) III корылтае булып узды Аның эшендә татар диаспорасының БДБ илләреннән килгән күпсанлы вәкилләре. Америка, Төркия, Кытай. Япония кебек чит дәүләтләрдән күзәтүчеләр катнашты. Корылтайда Татарстан Республикасы гражданнарының хәрби хезмәте, качаклар һәм күчеп кайтучыларның хокукларын яклау, җөмһүриятебездән читтә яшәүче милләттәшләребезгә Татарстан гражданлыгын бирү, хосусыйлаштыру, җир турындагы һ б җитдимөһим мәсьәләләр каралды Корылтайда бик күп документлар, шул исәптән Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең яңа платформасы кабул ителде БТИҮнен рәисе итеп (президент вазифасы бетерелде) Чаллыдагы иҗтимагый үзәкнең рәнс-коор- дииаторы Зиннур Әһлнуллин сайланды АНСАМБЛЬГӘ ХАЛЫК РӘХМӘТЕ Халкыбызның горурлыгы, мактанычы булган Татарстан дәүләт җыр Һәм бию ансамбле оешуга 55 ел тулды Шул чор эчендә данлыклы коллектив (ул Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә. «Халыклар дуслыгы» орденына лаек булды) дөньяны аркылыга-буйга ниләргә өлгерде пам чит мәмләкәтләрдә яшәүчеләрне хал- кьюызның бай рухи мирасы, дәртле жыр- оиюләре белән таныштырды м wCMC М|1Ыйга унаеннан. күптән түгел М Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры бинасында зур кичә-кои- церт үткәрелде Татарстанның һәм Россиянен атказанган сәнгать эиглеклесс Л Ку- сгабасва җитәкләгән атаклы ансамбльне олуг бәйрәме белән котларга, җырбию яратучы тамашачылар белән бергә, прсдлриятис-осшмалар. иҗат берлекләре җитәкчеләре дә килгәннәр иде. л ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ КЛУБЫНДА Күренекле шагыйрь Мостафа Ногманның тууына 80 ел тулуга багышлап, биредә өдәбимузыкаль кичә үткәрелде Әдипләрдән Н. Хисамов. М Мәһдиен. Г Зәйнашева һ б. чыгышлары һәркемдә тирән кызыксыну уятты Кичә барышында шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән күпсанлы җырларның яраткан артистларыбыз тарафыннан башкарылуы нур өстенә нур өстәде Халыкара хатын-кызлар көне унас белән, язучылар клубында тагын бер кызыклы очрашу булып узды «Шагыйрәләр йолдызлыгы» дип исемләнгән ул кичәдә (аны Татарстан Язучылар берлеге һәм «Ак калфак» Бөтснтатар хагын-кызлар ассоциациясе оештырган иде) бүгенге көндә актив иҗат итүче төрле буын татар шагыйрәләре кашашты. һәр нке очрашуны да танылган шагыйрә Лена Шагыйрьҗан алып барды АФЗАЛ ШАМОВ ИСТӘЛЕГЕНӘ Танылган язучы Афзал ага Шамовка атап. Казанның Маяковский урамында ул яшәгән йортка истәлек тактасы (авторы скульптор Ә. Әбдрәшитов) кую тантанасы булды Аны кереш сүз белән Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиен ачты. Әлеге тантанада җөмһүриятебезнең мәдәният министры М Таишсв. әдипнең якташлары, әдәбият-сәнгать зш- лсклсләре. җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты ЯҢА ПРЕМИЯНЕҢ БЕРЕНЧЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ Лениногорск шәһәр администрациясе калада яшәп иҗат иткән язучы Шамил Бик чурин исемендәге әдәби премия булдырды Ул ел саен биреп барылачак. Быел әлеге истәлекле бүләккә, беренчеләрдан булып прозада Ә Галиевнын -'Көн яктысы» китабы. поэзиядә II Рочайте әсәрләре, публицистикада Җ Рәхнмовнын язмалары лаек дип табылды Лауреатларга премияләрне тантаналы шартларда шәһәр администрациясе башлыгы. Татарстан халык депутаты Исхак Садриев тапшырды Бүләкләнүчеләргә, диплом белән бергә. 10 мен сум күләмендә акча да бирелде «КАЗАН УТЛАРЫ» —ҺӘР ГАИЛӘДӘ Җөмһүриятебезнең Мамадыш районындагы Норма урман хуҗалыгында эшләүчеләр елнынелында -Казан утлары» журналына бик теләп язылалар Әлеге урманчылыктан баш урманчысы Илдус Мөхәммәтшин үзе дә милләтебезнең төп әдәби журналы булган әлеге басманы аеруча ярата һәм хезмәт алдынгыларын -Казан утлары» белән бүләкләүне үрнәк төстә оештыра белә Шу на күрә, хәзер әлеге урман хуҗалыгында эшләүче һәр гаиләгә журналлар үз вакытында килеп тора -Казан угларыьна 1993 елның икенче яртысы өчен язылу да зур оешканлык белән үтте мөштәриләр (подписчиклар) саны кимемәде УЛЬЯНОВСК ЯҢАЛЫКЛАРЫ Соңгы елларда Ульяновск өлкә администрациясе милли мәсьәләләрне хәл итү уңаеннан кайбер эшләр башкарды Инде менә берничә ел рәттән 10000 тираж белән «Өмет» газетасы чыгып килә Өлкә телевидениесендә һәр ай саен 3 сәгать кенә булса да татар тапшырулары алып барыла Шәһәр үзәгендә мәдрәсә. Халыклар дуслыгы йорты, педагогия училищесында татар группасы ачылды Бу көннәрдә Ульяновскила яшәүче милләттәшләрсбсз өчен тагын бер сөенечле вакыйга булды Ульяновск радиосы буенча татар тапшырулары бирелә башлады Аны журналист Рамис Сафин алып бара Апрель аеннан бантлап шәһәр тамашачылары игътибарына татарча телевизион тапшыруларның вакытын тагын 2 сәгатькә арттыру күздә тотыла Күптән түгел Ульяновск шәһәре үзәгендә төзелгән яна мәчеттә беренче Җомга намазы укылды Әлеге мәчет, башлыча, халык акчасына салынды Кайбер эшмәкәрләр яртышар миллион сум акча.тарын бу изге эшкә бүлеп бирделәр Әлбәттә, өлкә администрациясе дә бу эштән читтә калмады төзелеш материаллары белән дә. акчалата ла һәрчак ярдәм итеп торды Бу икс катлы мәчет берьюлы меңнән артык кешене сыйдыра Ул матур келәмнәр, гос те шамаилләр белән бизәлгән Аның эчен яктырту өчен Төркиядән бәллүр люстра кайтарылды Мәчет эчендә ерактан килүчеләр өчен кунакханә дә булдырылган Ә иске мәчет картлар һәм инвалидлар йорты булачак Яңа мәчет белән янәшәдә генә 2 катты мәдрәсә бинасына .та нигез салынды Тагын шунысын да әйтергә кирәк 200 меңнән артык татар яши торган Ульяновск өлкәсендә моннан 3 ел уск нибары 5 мәчет булса, бүген аларнынсаны 56 га жит- тс Яңа мәчетне рәсми ачу май аенда бута чак Анда илебезнең төрле төбәкләреннән һәм гарәп илләреннән дә кунаклар көтелә