ХАТ КАЛЫПЛАРЫ

Хат —кешелек дөньясында бик борынгыдан ук килеп чыккан аралашу чарасы. Әүвәл заманнарда, язу юкта, хат урынына төрле предметлар җибәрә торган булганнар. Борынгы юнан тарихчысы Геродот' скифларның иранлыларга хат урынына кош, тычкан, бака һәм уклар җибәрүләрен яза Татар халкында кошлар канатына хат язып җибәрү, күгәрченнәр аркылы хат алмашу һ. б. булуы мәгълүм. Ничәмә дәүләтләр төзү, безнең эрага кадәр үк язу куллану, ерак җирләргә сәүдә белән йөрү, башка илләр белән аралашу ихтыяҗы төрки җәмгыятьтә хат язу традициясен барлыкка китергән. Хат язуның стильләре калыплашкан. Соңгырак дәверләрдә шәкертләрнең туган йортларыннан аерылып ерак мәдрәсәләрдә укыган вакытларында хат эчтәлеген камилләштерү, күпмедер дәрәҗәдә калыплаштыру өчен мөмкинлекләр ачылган. Чөнки, ни дисәң дә, шәкертләрнең күмәк зиһен җимешләре хат язу даирәсенә керми калмаган. Ерак солдат хезмәтенә эләккән кешеләргә дә матур итеп өйләренә хат язу фарыз эшкә әйләнгән. Татарча хат язу камилләшүгә күп төрле иҗтимагый сәбәпләр булган Хат язу традициясе, жанр буларак, татар әдәбиятына да килеп кергән. Аның сакланып калган өлгеләреннән иң әүвәлгесе булып Алтын Урда шагыйре Харәз- минең «Мәхәббәтнамә» поэмасы (1354 елда язылган) санала булса кирәꆆ† ‡‡‡. Харәз- минең бу әсәре назым белән язылган мәхәббәт хатларын хәтерләтә. XVIII гасыр татар шагыйрьләреннән калган шигырьләр арасында да хат рәвешендә язылганнары бар. Бу очраклылык түгел, бәлки, татар әдәбиятында Харәзмиләрдән бирле килгән традициянең дәвамы булып тора. Мисал өчен XVIII гасырда язылган бер шигырьдән өзеꧧ§: Гыйшык улдым сәүмәкдин Гөл йөзеңне күргәли. Күзләрең үзбәкенә. һай, Бәндин сәлам айгали. XIX гасырда бу традицияне татар шигъриятендә Габделҗәббар Кандалый дәвам иттерә. Археографик табышларыбыз арасында XIX гасыр ахырында күренекле татар педагогларыннан Фәхрелбәнат Сөләйманиянең шигырь белән фарсы телендә язган хаты бар. XIX гасырда язылган оригиналь хат үрнәкләре дә шактый санда тупланды. Хат язуның бай традицияләре татар халкы арасында гаять киң тарала. Билгеле, шундый шартларда халык арасында хат язу калыплары да туа Алар ярым назым, ярым нәсер рәвешендә язылганнар. Шулай калыплашкан хатларның төрле үрнәкләре бар. Ул үрнәкләрне рәсми хатлар, гаилә хатлары, мәхәббәт хатлары төркемнәренә аерып карарга мөмкин. Алар арасында иң кызыклылары— мәхәббәт хатлары. Мәхәббәт хатлары татар әдәбиятының кече жанрларының мөһимен тәшкил итәләр Искиткеч бай афоризмнар, метафоралар, каламбур рифмалар ярдәмендә язылган мәхәббәт хатларында гүзәл кыз һәм кайнар мәхәббәт тасвирлана. Без монда матурлык төшенчәсен гәүдәләндергән зур һәм бай материалга таянып фикер йөртә алабыз. ' Геродот История в девяти книгах. Изд-во «Наука», Л., 1972. 219 б. ‡‡‡ Борынгы татар әдәбияты. Казан, 1963. 197—208 бб. ’ Татар әдәбияты тарихыннан студентларның практик дәресләре өчен уку материалы Казан. 1967. 6 6 Х Хат язу үрнәкләре татар әдәбиятында XX гасырда киң файдаланыла Шзңа күрә аларнын материалын тарихи үсештә анализлап, мөстәкыйль бер әдәби жанр итеп өйрәнү кирәк Без түбәндә XIX гасыр урталарыннан калган бер кулъязма китаптагы хат яз\ үрнәкләрен текстологик хәзерләп китердек Кулъязма үзе 1983 елгы археография экспедиция вакытында Татарстанның Арча районы Яңа Ашыт авылында Шакиров Зиннурдан алынды Төп нөсхәсе Г Ибраһимов исемендәге институтның мирасханәссндә саклана № I. Хат. Әссәламегаләйкем вә галә мән ләдәйкем" Сез ки гыйззәтле вә хөрмәтле, вә бәлягатьле< вә фәсахәтле’, вә шәрәфәтлс улып торган 1азиз жан гик күргән былбылым, кара кашым, сандугачым матурым Әй жаным. кояш тик көнне йактырткан-балкыткан. ай гик төнне йакгырт кан нурым, бәгърем, жаным. ике күзем, әй сандугачым, кара кашым, әй кү земнен нуры тик күргән жаным вә зифа буйын зифа күрдем, i ашыйк булдым, бнхуш булдым һич ни хәл итәр! ә белмимен Аллаһс тәгаля мине гашыйк кызды. Аллаһе тәгаля үзе мине сиңа насыйп итсә иде Сине табар идем, кичә-көндез синең зарыйлыгың илә Аллаһе гәгалядән телимен Аллаһс тәгаля кавыштырсын иде Амин. Йа мөҗиб4 Алладин Сәлам яздым сезләр!ә. кабул итсөңез безләрдән' Бу хатларны кабул итсәнез. Алла разый булсын сезләргә Әлхәм укыр’ карлыгач, тәсбих әйтер сандугач, дөнья малы һич кирәкмәс, син жанкасм булмагач Бу хатымны кабул итеп ала күр. мина бер кош теледәй хат яза күр' Ике дә кашын арасы, әлиф-ләмнәр язасын, йар исмен барасы аласы, әткәңә, бирсә ярасы Ушбуны язгучынын исме фәлән атлыдыр, агъзы шикәр-балдин татлыдыр, алдым каләм, яздым сәлам, син җанкайга чыдый алмагач № 2. Хат. Әл-хат нисфел мөлякаг**** †††† Әссәламегаләйкем вә галә мән ләдәйкем1 Сез ки фәсахәт былбылы, вә камалят' дөлдслс. әй жанымнын жаны. бәгъремнең парәсе, икс күземнең карасы, тәнемнең рухы, оҗмах хуры, изге исемле, гакыллы уйлы, ширин сүзле, камыш бармаклы, көмеш тырнаклы, алтын иякле, көмеш сояклс. дахтәрләрнен* изгесе, егетлориен көзгесе, сәраөрлс заман* вә тәхсиле кал ям'°. жанымнын җанына бик күп сәлам. Сәлам яздым сиңа жаный ошатып. Төп бу тулган эчләремне бушатып Сәлам яздым сиңа, жаный. бәгърем парәсе, кабул әйләсән. күзем карасы Сәлам яздым сина. жаный. гүзәлем. Синең өчен өзеләдер бәнсм үзәгем Сәлам яздым сина. жегет түрәсе. Синен зифа буен кайдан күрәсе Сәлам яздым язган белен кылма мөлламет. Ки булсын без фәкыйрьләрдин бер галәмәт Сәлам яздым сиңа, жаный зифа буй. Зифа буйыңиы бәнсм куйныма куй Сәлам яздым сина, жаный. у тырып. Икс күземне йәш илән тутырып ' Әссәламегаләйкем в<» галә мәй ләдәйкем сәлам сезгә һәм сезнен янда булучы а ’ Бәлягатьле оста телле ■ Фәсахәтле тәмле телле 4 Мөжнб җавап бирүче • Әлхәм укыр Коръәннең алхәм сүрәсен укыр • Әл-хат нисфел молякат хат-күршүнен яртысы ' Камалят җитешлек †††† Дахтәрләрнен кызларның • Сәрвәрле шман дәрәҗәле шман '• Тәхсиле калям «Коръән» өйрәнү дәвере Аклы ситсы күлмәгемнең есте итәкле, шуңа ал кояр Сөймимен дә түгел, бик сөямен, өйдәгсләр бирми ихтыяр Талларга басып, тал тибрәтеп, анда гына сайрый бер тургай Көнләрдин көнгә саргаямын, синең гыйшкың саргайта бугай. Йырактагы йәшелне — кем әйтәдер шуны үлән дип Мин сагынган тик син сагынсаң, сиң әйтер идең: «Үләм»,—дип. Карлыгач кара, буйны ала. тилпенәдер микән очарга. Алла безгә язган микән, үз хәлалем дибүк кочарга Карлыгач күрсәң атып ал, сандугачлар күрсәң сатып ал. Сагынган чакта бер җырларсың, бу җыруларымны отып ал. Бакылдый үрдәк, бакылдый пиби, бибигайшә дигән күлләрдә. Утсыз да яндым, сусыз көям, син җанкаем исемә төшкәндә. Ишек алларым биш киртә, сандугачлар куна кич-иртә. Син җанкаем берлән бер кавышсак, гомерләребез үтәр бик иркә. Алтын да ияр, ал да мендәр иярләп куйдым чаптарга. Кара кашым, карлыгачым, әйләнә күрмә йатларга. Карчыга каенның башында, канатлары айның кашында Сөешеп-сөсшеп кавышмый калсак, ни әйтербез ходай каршында! Питербург монда ничаклы, әйләнәсе шуның чачаклы Зөләйха Йосыфны ничек сүде, мин сөйәмен сине шул чаклы. Бәнем дә чәчем — болындай, бөгәрләнеп яткан җыландай. Бән сәне дә сагынамын, бишектә йаткан оландай. Гөл бакчасының эчендә кемләр баскан камчат эзенә. Ташламам дибүк вәгъдә куйдың, карама, җанкай, дошман сүзенә. Тәрәзәләрдин карашыйк, бармаклардин балдак алышыйк. Кара да кашым, карлыгачым, ни хыяллар берлән кавышыйк. Гөл бакчаларында кемләр йөри ике кулларына гөл учлап. Син җанкай берлән бер кавышсак, әллә йоклар идек тынычлап. Камчат та бүркең күтәр, күтәр, ике каш араларындин жил үтәр. Бу дөньялар бездин үтәр китәр, сөеп кавышканга ни җигәр Гөл бакчаларына керү берлән гөл чәчәгенә буйалам. Син җаныкаем исемә төшкәч, йокыларым качып уйанам. Бу хатымны кабул итеп аласың. Кош теледәй (җавап язып саласың!) һавалардан очкан ике кош. берсе генә бәйле, берсе буш Дөшемдә күрсәм, күңлем хуш, уянып ла китсәм, куйным буш Атлар җиксәң, жик яхшысын, дугалардин биек башлысын. Йарларны сүвсәң, сүв матурын, ханәфсрдин кара кашлысын. № 3. Хат. Сез ки гыйззәтле вә хөрмәтле улан, җай тик улан күрекле әткәмез һәм раушанә‡‡‡‡ ак сүекле әнкәмезгә безки углыңыз Мөхәммәдкамал илән Әхмәтжан- ‡‡‡‡ Раушанә - нур иясс һуаллаһи әл-мөстәган' Әссәламегаләйкем вә галә мән ләдәйкем! Сез ки гыйззәтле вә хөрмәтле улан, жан тик күрүче әткәмез хәзрәтләринә бик саргаеп, бик сагынып бик күп догаи саламл әребез не ирсал вә тәблигъ әйләдем2 . вә Алла ушандак’ сүвекле мөшфнка’ әнкәмезгә... № 4. Хат. һуаллаһи әл-бари’ Сез ки гыйззәтле вә хөрмәтле, олуг мәртәбә иясе газиз әткәемез идән газиз әикәемезгә мәзкүр углың Гомәрдән бик сагынып, бик саргаеп, бик күптин күп сәламнәребезне ирсал вә тәблигъ әйләдем. вә газиз әбиемсзгә сагынып бик саргаеп бик күптин күп сәламнәремезне ирсал вә тәблигъ әйләдем № 5. Хат. Әл-хат нисфел мөлякат Әй фәсахәт былбылы, сез ки фәхриҗиһан§§§§ ***** сәрвәрс'. заман дин тоткасы, гыйбадәт иясе, ике күземнең нуры, оҗмах хуры, бал-шикәр иренле, инжү деш.тс. сочих сүзле, тәмле телле, камыш бармаклы, комеш тырнаклы, камил гакыллы, зифа буйлы, тал-чыбыктан зифа буйлы, кара кашлы, кара күзле, түгәрәк йөзле, ганжә агызлы. нечкә билле, алтын иякле, асыл сөякле, ахак йөрәкле Ай. җанашым. кара кашым, карлыгачым, алма битем, тәти кошым, син алтын битем, гол йөзем, һәр кич көндезем, сән тагагь* пелләшәсендә’, хәйрат” әндишәсендә" кулым оргучыеән. әв хак әл-хамилә Гали” исмен әй газизем вә сахибе гәмиеземсән” газиз җанашымның чыннан вә чыннан илтифатыңызны үтенеп, сезләрнең жанәбе галияләрсмезне хәер фатихаларымызны китабәт кылып”, сезләрнен х.<ср фатихаларыпышы үтенеп, бик сагынып, бер күреп сөйләшергә зар булып, һәр кичәдә вә көндезендә син җанашымның гыйшкы илән бәгърем коеп, нурлы йөзем саргайып. ашамактан-эчмәктән мәхрүм булып, камил гакылларымдай мәхрүм булып, бихуш булып һаир догаи сәламләребезне күндереп, зинһар, һәрничек булса да. гаеп кылмайсызлар Җаным җиһанымның әрвакы, җисемемнең шав- кысы. җәннәт хуры нәбиеңез иш. һич тә йук сиңа тиңдәш. Әй жанымсән. кайсы багның юл голе сән? Кайу чар” багының былбылы сән? Кайу йыг ачның” шәҗәрс” сән? Вә су синең матур, гүзәл сыйфатыңны һич мөмкин дәгел телсмездә фикер идеп вә күңлемездә фикер идегг бетермәккә һич мөмкин дәгел. телсмез илән тәкьрар кылмак һич мөмкин дәгел. Ак кәгазьгә дифтәр кылып бетермәгә. һич мөмкин дәгел. гәрчә агачлар каләм улса да. җир йөзендәге дәрьялар кара улса да. адәмиләр вә пириләр йазгучы улса да. һич гокәгеп бетерә алмаг айлар, вә кинә мөмкин кадәренчә гаепкә бойурмасаңыз. үзем зчүмдәге серемне син газиз сылу жанкайыма мәгълүм кылмак өчен бер-ике хәреф кенә улса да бер кош теледәй намә йазыгг җибәргән идем, һәр ничек улса да. гаепкә бонурмаңыз Хак тәбарәкә вә тәгаляне бер дип белмәй. үзеңезне зур күреп, без фәкыйрь әл-хакыйрыге хур күреп. Газраил ксби тәкәбберлек кылып, перпуайлык кылмайсән Әчтсрханлар- ның чиясен, ачы була, диләр, пешмәсә. бу кадәр

Реклама